Логотип Казан Утлары
Мәкаль

ХАЛЫК ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ

• Ат башында нукта, кызлар күзе чукта.
• Кыз бала — өй зиннәте.
• Кызлар бүрәнә ярыгындагы таракан ботыннан да көләләр.
• Егет кыз алгач тәүфыйк таба.
• Кыз акыллы егет эзли, егет матур кыз күзли.