Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН

Гадел Кутуй
(Кутуев Гаделша Нурмөхәммәт улы) (1903-1945)
Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаделша Кутуев (Гадел Кутуй). 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1917 елда Самара шәһәренә күчә һәм монда күренекле рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә үзенең беренче шигырьләрен яза. 1920 елда Кутуй Казанга килә һәм политехника институтына укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач аннан китә һәм Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбенең клубында хезмәткәр булып эшли. 1925 елда ул Казан Көнчыгыш педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, 1929 елда аны уңышлы тәмамлап чыга.
1931-1936 елларда Г.Кутуй Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында гыйльми хезмәткәр, мәктәпләрдә һәм 1936-1940 елларда Казан авиация техникумында әдәбият укытучысы булып эшли. 1940 елдан — профессиональ язучы.
Татарстан Республикасының Милли архивында мин Гадел Кутуйның үз кулы белән язылган анкетасын һәм тәрҗемәи хәлен таптым: ТР МА. Р-7083 фонд. 3 тасвирлама. 62 эш. Төп нөсхә. Шунда ук Гадел Кутуйның Молотов район хәрби комиссариатына язылган гаризасы да саклана. Ул рус телендә:
«Я, член Союза Советских писателей, занимаясь литературным трудом, в последние годы нигде не работал, не работаю и в настоящий момент. В грозные дни войны, когда против озверелых фашистов защищать социалистическую Родину встал весь советский народ, я не могу оставаться дома. Прошу принять меня в ряды действующей Красной Армии. Пером и штыком буду бить врага, отдам жизнь за дело партии Ленина-Сталина. Умею стрелять и писать фронтовые заметки. Готов выполнять любое поручение ком-политсостава (я родился в 1903 г., б/п).
Буду ждать вызова, не выходя из дома до 12 часов ежедневно.
Мой адрес: Казань, ул. Комлева, дом 33, кв. 1.
Кутуев Гаделша.
27/VI. 1941».
1942 елның 25 маенда язучы Казанның Молотов район хәрби комиссариатыннан армиягә алына. 1942 елның 1 июленнән — Көнбатыш фронтында бер ел гади солдат. Анда ул партия сафларына кандидат итеп алына. 1943 елның гыйнвар- февраль айларында Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномёт бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, монда ул ВКП(б) әгъзасы була. Аннары гвардия сержанты Г.Кутуй Брянск фронты 3 нче гвардия миномёт бригадасында командирның адъютантлык вазифаларын башкара. 1944 елда аның адресы: 24505-А кыр почтасы.
1944 елның 28 маенда гвардия берләшмәсенең командиры, гвардия полковнигы Михайлов гвардия старшинасы Г.Кутуйны Казанга озак вакытлы иҗади ялга җибәрә. Казанга кайткач, язучы балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле әсәрен яза.
167
Шул елның 11 сентябрендә Г.Кутуй Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә һәм анда хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Шул вакыттагы адресы: 48251-А кыр почтасы.
1945 елның язында Г.Кутуй, сәламәтлеге начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шушы авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 16 июнендә Польшадагы Згеш шәһәренең 2606 хәрби госпиталендә вафат була.
Фронттагы күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен ул Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һәм «Сталинградны саклаган өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Афзал Шамовка
Афзал дус!
Истән чыкмый торган Казанны, кадерле Казанны тагын бер тапкыр күз алдыма бастырган тәфсилле җылы хатың өчен мең кәррә рәхмәт.
Хатыңның минем өчен никадәр шатлыклы булуын шуннан бел: мин аны бөек бәйрәмнең икенче көнендә алдым һәм Москвада башланган бәйрәмне сөекле Казанда тәмам иткәндәй хис иттем үземне.
Матбугат йортының тарихи 5нче катында1 төрле-төрле вакыйгалар булып узды: яхшысы да, яманы да. Шулай да якын ул миңа. Сагындырды. Дөрес, монда мин Әхмәтләрне (күзлекле Әхмәтләрне2), Маннурны3 һәм Разинны күрдем. Ләкин алар Казан турында күп нәрсә сөйли алмадылар. Менә шуңа күрә дә хатыңны йотылып укыдым. Сәрвәр Әдһәмова да шундый бер хат белән шатландырган иде.
Сүз уңае туры килгәндә әйтеп узыйм: Ватан сугышы, ил өстенә төшкән авыр көннәр, явыз дошманга каршы көрәш, изге көрәш кешеләрне үзгәртә. Без Маннур белән ике-өч көн очраша алмыйча йөрдек. Ул кабат-кабат мине сорашкан. Ахрысында очраштык. Бу юлы ул миндә яхшы тәэсир калдырды. Хәтта мине газетага күчерү турында Союзда4 талашып та йөрде.
Кем әйтмешли, бәс шулай булгач, синең белән минем арада дуслык-иптәшлек мөнәсәбәте тагы да җылырак булырга тиешле.
Иҗат эчендәге сүлпәнлек йөрәкне әрнетә. Син хаклы: фронтта булмаган язучы яңа әсәрләр бирә алуы белән генә үзен сугышка катнашучы итеп хисаплый ала. Правлениенең бөтен эше дә шул юнәлештә булырга тиеш. Хисап докладлары җыелышлар, утырышлар саны белән түгел, халыкка барып җиткән хикәяләр, пьесалар, повестьлар, шигырьләр, очерклар, мәкаләләр саны белән ясалырга тиеш.
Акыл бирә дип уйлама. Юк. Москвада мин байтак язучыларны күрдем.
Үзара очрашканда, алар яңа әсәрләр укыйлар, шул турыда бәхәс алып баралар. Бездә дә, безнең әдәбиятта да шулай булсын иде дим.
Күпне белергә тырышкан балаларыңа һәм Гадиләгә' сәламемне тапшыр. Мин әллә ни батыр түгел. Һаман шул ябык чырайлы, чандыр Кутуй. Ләкин юкка гаҗәпләнәләр. Сугышның бик күп серләре бар. Безгә, гвардеецларга, акыл һәм батырлык биргән җитәкчеләребез, менә дигән корал биргән халкыбыз бар.
Мин генә, без генә түгел, сез дә, нык тылда эшләүчеләр дә, дошманны кисәсез. Минем тарафтан үтерелгән фрицларны әнә шулай бүлә башласаң, гаҗәпләнергә урын да калмый.
Шулай да, минем турында яхшы уйда, изге теләктә булган иптәшләргә һәм гаҗәпләнеп сөйләүче гөнаһсыз балаларга рәхмәт укыйм.
Иптәш Сталинның тарихи доклады сугыш әхвәленә яңа яктылык кертте, безнең көчебезне арттырды. Җиңү көннәребез якынлаша. Америка белән Англиядә дә хәрәкәт бүтән төс ала башлады шикелле. Вагыйгалар шуны күрсәтәләр.
Язарга, әдәби әсәрләр өстендә эшләргә вакыт юк. Бары тик Совинформбюро буенча чит ил өчен бер-ике мәкалә генә яза алдым.
Газета эшенә күчәрменме — белмим. Үзара әйткәндә, ул кадәр күчәсе дә килми. Сугышны рядовой килеш уздырасы килә. Син Перекопта булган кеше — үзең беләсең: сугыш эчендә булуның кыен яклары да, күңелле яклары да күп. Хәер, теләсә нишләсеннәр: үзем сорап йөрмим, ә приказ булса китәрмен.
Кем белә — төрле хәл булуы мөмкин. Сугыш бит! Дус итеп, якын итеп сиңа хәрби
ӘЛФИЯ ШАМОВА
168
рәсемемне җибәрәм. Күңелеңдә сакланып калган тавышым онытылса, рәсемемә карап хәтерләрсең.
Гази Кашшафның сәламен алдым һәм җавап итеп үзенә дә Татгосиздат машинкасы сәгать буена баса алган кадәр сәлам юлладым. Барлык иптәшләргә дә сагыну сәламемне тапшыр. Ф. Кәримнең иҗат уңышы — күңелле хәбәр. Бүтәннәргә дә уңыш телим.
Бу юлы Москвада мин озакладым. Китеп барсам да, хатынны Москва, 100, часть №372 адресы буенча яз. Ике-өч ай узса да, хатың мине эзләп табар.
Хуш, туган, семья тормышыңа бәхет, иҗат эшеңә уңышлык телим.
Ком. сәлам белән, Гадел.
9/X. 1942.
Хәмит Ярмигә
Фронтка китүем сәбәпле, мәкаләне очлап бетерә алмадым. Сездә булган театр тарихы турындагы очеркларымнан файдаланып, мәкалә оештыру хокукын сезгә — институтка бирәм.
Сәлам белән, Гадел Кутуй.
12/VIII. 1944.
Гомәр Бәшировка
Гомәр туган!
Вакыт иртәнге 5. Ә безнең йокларга ятканыбыз юк әле. Син, материалист кеше, бәлки «ник?» дип сорарсың. Урынлы соравыңа җавап бирәм. Башта үткән елның соңгы көнендә һәм төнендә эш күп иде. Өстебезгә йөкләнгән бурычны үтәдек. Кич җңткәнне сизми дә калдык. Аннары, арылган булса да, кызып янган тимер мич янында тәнебезне юк-бар нәрсәдән тазартып утырдык. Яңа ел керим дигәндә, табынга утырдык, сине дә искә алып, касәләребезне күтәрдек. Телләр ачылып китте. Жңтмеш тапкыр чәй кайнаттык. Эчтек тә соң, малай!
Гариф5 бүген часть буенча дежурный, мин бу юлларны язганда, ул постлар тикшереп йөри. Үзе түзми, яныма кереп чыга, сәлам язарга куша. Менә Ярмакеев7 та: «Мин дә аны беләм бит, миннән дә сәлам яз!» — дип утыра һәм Казанны сагынып, авыз эченнән генә нәрсәдер көйли. Ибрай Газый исә, әдәбият турында гәп алып арыды да йокыга талды.
— Мә, укы, — дип Гариф синең хатларыңны миңа да укытты. Хатларың җылы язылганнар; без шәрәфләрне дә искә алуың өчен чын күңелдән рәхмәт. Мин җавап итеп, сагыну сәламе юллыйм һәм Яңа ел белән котлыйм.
Гариф ул озын хат язарга ярата, кыска язарга күңеле бармый, ә озын язарга йә кәефе, йә вакыты булмый. Әмма сине искә бик еш ала. Шуның өчен дә син аны озак язмый торуы өчен кичер. Ул нечкә күңелле кеше (гаҗәп яхшы иптәш икән). Чын әдип шундый булырга да тиеш.
«Намус» дигәнең намуслы булып чыксын, тынып калган әдәбиятыбызга җанлылык кертсен. Үзең әйтмешли, сиңа бәхет китерсен, аны укыячак без бәндәләргә дә күңелле сәгатьләр алып килсен.
Эшебез гөрли кебек. Йокысыз төннәр нәтиҗәсендә туган хезмәт күңелдә татлы канәгатьләнү тудыра. Мин үзем вакытның иң күп өлешен алгы кырыйда уздырам. Җәфасы теңкәгә тисә дә, матур очрашулар бөтенесен дә оныттыралар. «Разин, исәнме? Землянкадагы төтен эченнән сине күреп, искә алдым да сәлам язарга булдым. Миннән сәлам, ә мин Ярмакеев булам». Хатымны кулымнан тартып алып, бу юлларны Ярулла язды. Янәсе сагынганын белдерәсе килгән. Хатымны дәвам итәм. Әдәби әсәрләр өстендә эшләргә вакыт бөтенләй дип әйтерлек юк. Шулай да уйланырга, киләчәктә язар өчен булса да тәэссоратларны кәгазьгә теркәп калырга тырышабыз. Гариф шулай да 2-3 хикәя язып ташлау җаен тапты. Шулардан берәрсен әлманахка җибәрер дип уйлыйм. Ибрай да, иҗат кыенлыкларын кичереп, хикәя тудырырга маташа. Миннән хикәя туармы, юкмы, туса, кайчан туар — белмим. Һәрхәлдә, үзем канәгатьләнерлек әйбер яза алсам, җибәрермен. «Менә сиңа, туган ил» дигән шигырь җибәрәм, шуңа тагын «Иртәнге уйлар» шигырен дә кушарга мөмкин (Ул «Кызыл Татарстан»да гына басылып чыккан иде). Хикәя бирү, әлбәттә, яхшырак булыр иде. Кем белә — бик ихтимал, илһам килеп язылып та куяр.
169
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
Әмма язасы килә дә соң! Ел түгел, 2-3 ай гына булса да язу өстәле янында утыру бик тә кадерле булыр иде. Каһәрләнгән немецларны тизрәк җиңеп, өйгә кайтасы иде дә җиң сызганып язып утырасы иде. Тизрәк тусын иде шул көннәр!
Сездә кыш, дисең, матур бураннар була, дисең. Ә биредә кар бөтенләй юк. Бары тик чеметеп ала торган салкын җил генә бар. Туган ил сагындыра. Карын да аның шикәр итеп ашар идем.
Хуш, туган. Иптәшләргә сәлам әйт.
Уңышлык һәм сәламәтлек теләп, сәлам белән, Гадел.
Бу хатка кушып, ике рәсем җибәрәм. Кирәк булса, кайсын булса да файдаланырсыз. Ләкин үтенәм: көлеп төшкәнен югалтмагыз, гаиләмә язылган хат ул.
1/I. 1945.
ТР МА. Р-6529 фонд. 1 тасв. 113 эш. 1, 1 әйл. бит. Төп нөсхә.
2/III. 1945. Гомәр туган!
Хатымны ничек итеп башласам да, канәгатьләнмәм төсле. Без бер табын кешеләре булсак та, бер-беребезне белмичә һәм, дөресен әйтим, шуңа омтылмыйча яши идек. Без бит укучылар гына, әдәбиятка кызыксынып караучылар гына түгел, әдип булырга тырышучылар да. Безгә бер-беребезне белергә, иҗатта үзара булышлык итәргә кирәк. Мин сине, һич ялганламыйм, сүзгә саран, эчке кичерешләргә ярлы һәм коры (сухой) кеше дип ялгыш уйлап йөри идем.
Инде менә хатың килеп төште. Шигъри җылылык, тирән хис-тойгы никадәр бар анда! Хатынны укып чыккач, ник мин аның белән элек-электән үк таныш түгел», дип әрнеп утырдым. Фикеремне дустым Гарифка әйттем. Ул: «Һәй, гаҗәп, ялгыш уйда йөргәнсең, бик сөйкемле кеше ул!» — диде. Минем дә, нәкъ син уйлаганча, бергә буласы, бергә утырасы, тәмле сөйләшәсе килде.
Сугыш кешеләрне генә түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә үзгәртә. Хак сүз әйтәсең, сугыштан соң әдәбиятыбыз гөрләп үсәргә тиеш. Чәй дә эчтек, гәпләштек тә, хәтта җылаштык та дип әйтергә мөмкин. Мин кайтып төшкәндә, аның теше авырта, аягы сызлый иде. Терелеп киткәндәй булды. Инде сиңа хат язып утыра. Аның турында язып тормыйм. Ул булмаса, миңа бик күңелсез булыр иде.
Эшебез ярыйсы гына бара. Әмма Казан сагындыра.
Бик каты зәмһәрир жил кузгалды. Мондый начар һавада йә җылы өйдә яхшы китап укып утырасы, йә театрда яхшы музыка тыңлап ләззәтләнәсе килә. Менә кар да ява башлады (Россия карыдай матур түгел, ләкин җепшек, җир дә кабул итми үзен, җил очыртып әллә кая алып китә), агачлар сыкрый, түбә калайлары улый. Илгә кайтасы килә.
Хуш, туган, эшеңә уңышлык телим. Сәламәт яшә, рухың күтәренке булсын. Иптәшләргә сәлам әйт.
Иң яхшы теләкләрдә калып, сәлам белән, Гадел.
P.S. Ибрай һәм Гариф үзләре сиңа хатлар яздылар, хатыңны җыйнаулап укыдык. Анда күтәрелгән мәсьәләләргә үзләре җавап язалар. Дүртебездән дә сәлам.
ТР МА. Р -6529 фонд. 1 тасв. 113 эш. 3, 3 әйл. бит. Төп нөсхә.
Искәрмәләр
1 Тарихи 5 нче кат — элек Татарстан совет язучылары союзы идарәсе урнашкан кат.
2 Күзлекле Әхмәтләр — шагыйрьләр Әхмәт Ерикәй (1902-1967) һәм Әхмәт Фәйзи (1903-1958).
3 Шәйхи Маннур (1905-1980) — язучы.
4 Союз — СССР Язучылар берлеге.
5 Гадилә — Афзал Шамовның тормыш иптәше.
6 Галиев Гариф Закир улы (Гариф Гали, 1903-1985) — язучы. 1941-1946 елларда армия хезмәтендә. 1943 елның гыйнварыннан Мәскәү хәрби округының «Кызыл сугышчы» һәм Беренче Белоруссия фронты политидарәсе чыгарган «Кызыл Армия» фронт газетасы редакциясендә җаваплы сәркатип.
7 Ярулла Ярмакеев (1905-1968) — «Кызыл Армия» газетасының мөхәррир урынбасары.


Хатларны ҺӘМ искәрмәләрне Әлфия ШАМОВА әзерләде.