Логотип Казан Утлары
Бәян

МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН
Урманнар артында — балачак
...Кечкенә Фима бернәрсә дә аңламый иде. Урамда ниндидер ямьсез тавышлар ишетелә, ишегалдына уйнарга чыгучы юк; һәрвакыт ягымлы, һәр теләген үтәргә торучы әнисе дә малайга игътибар итми, йөгерә-йөгерә нидер җыя, ниндидер төенчекләр төйни. Әледән-әле күрше апалар йөгерешеп керә, тиз-тиз генә нәрсәдер сөйләшәләр дә тагын чыгып китәләр.
Фиманың әтисе Дмитрий Мерзон исә фатиры һәм гарнизон арасында бәргәләнә иде. Чик буе гаскәрләре белән элемтә юк, бөтен юллар җәяүләп тә, машинага утырып та чигенүче гаскәрләр белән тулган. Кемгә ышанырга, кемне тыңларга белмәссең. Бөтенесе бергә тупланган өр-яңа Т-34 танкларының күбесе, оператив киңлеккә чыга алмыйча, Люфтваффе бомбалары һәм фашист гаубицаларының снарядлары астында янып беттеләр. Яшь офицер ныклы карарга килеп өенә йөгерде.
— Катя, Катерина, — дип кычкырды ул, ишектән керүгә үк кечкенә Фиманы куркытып, — җыен, җыен тизрәк!
Һәрвакыт тыныч иренең болай әсәренгәнен беркайчан да күрмәгән Екатерина Семёновна эшнең җитди икәнен шунда ук аңлап алды.
— Без әзер, — диде ул тыныч тавыш белән, бары тик күзләренең зураеп, йөзенең агарып киткәнлеге генә аның нерв киеренкелеген күрсәтә иде. — Без әзер, нишләргә?
Дмитрий эндәшми генә Фиманы күтәреп алды да икенче кулына агач чемодан һәм берничә төенчекне эләктерде. Екатерина Лиляны җитәкләп, кочагына сыйган кадәр төенчекләр алды да ире артыннан ишеккә юнәлде. Кинәт бусагада туктады да бушап калган фатирга борылып карады. Акыллы иде, шуңа күрә бүтән монда кайта алмаячакларын аңлады. Гасырлар дәвамында бөтен дөнья буйлап сибелеп киткән ата-бабаларының генетик дәрәҗәдә формалашкан интуициясе баш калкытты — дөнья кузгалган, дөнья болганган чак, кире кайтулар булмаячак...
Аста көтеп торган машина әрҗәсенә әйберләрне ыргыттылар да Екатерина балаларны кочаклап кабинага утырды. Дмитрий шофёр ягыннан баскычка басты да тимер юл вокзалына юнәлделәр. Бераз баргач, юлны бертөркем кызылармеецлар белән офицер бүлде:
— Тукта, — дип кычкырды ул, ерактан кулларын бутап, — тукта, .. мать!
ГОМӘР ДАУТОВ
Дмитрий рульдәге солдатка иелде:
— Туктыйсы булма! Ни булса да, туктама! Юкса атам!
Үзе җиргә сикерде, сикергән уңайга кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды да төркемгә төбәгән килеш машина белән янәшә йөгерә башлады.
— Лейтенант, кит юлдан! Машинада минем гаилә! Ике дә уйламыйм, атам! Кит!
Мондый тәвәккәллекне көтмәгән солдатлар як-якка сибелде. Берүзе калган лейтенант калтыранган куллары белән кобурасына ябышты, өстенә килгән машинадан сакланып, читкә сикерергә мәҗбүр булды. Ул арада узып киттеләр, Дмитрий яңадан баскычка сикереп менде. Шул минутта ир-атның тормыштагы миссиясен аңлады бугай Фима: ул таяныч, куркыныч килгәндә яклаучы, утка һәм суга беренче керүче, иң төп авырлыкны күтәрүче булырга тиеш икән.
Тимер юл вокзалына баш тыгарлык түгел иде. Дмитрий бөтенләй икенче якка, вагоннар торган платформага таба атлады. Лиляны җитәкләгән Екатерина аның артыннан чак-чак өлгерә иде. Вагоннарның берсеннән кычкырган тавыш ишетелде:
— Дмитрий! Мерзон!
Дмитрий вагоннан иелгән өлкән яшьтәге проводница хатынга Фиманы, аннан Лиляны тапшырды.
— Ну, Катя, — борылып, хатынның иңбашларыннан тотып, күзләренә карады. — Аңлыйсың, очраша алмабыз, ахры. Бу — гади сугыш кына түгел. Бу — кешелеккә каршы сугыш.
Екатерина үзенең ныклыгына үзе аптырап тора иде. Мөгаен, аерылышу ачысы соңрак килер, ә хәзер бөтен фикер, бөтен көч балаларны моннан алып чыгып китү бурычына тупланган. Вагоннар дерелдәп бер-берсенә бәрелеп куйдылар да әкрен генә кузгала башладылар.
— Катерина, — дип кычкырды проводница, — нишләп торасың? Каласың бит!
— Барыгыз! — Дмитрийның тавышы хәрбиләрчә кырыс яңгырады. — Катя, балаларны сакла!
Екатерина перрондагы халык арасында бик тиз күздән югалган ире ягына озак карап барды. Аларны икенче, ят тормыш, ят урын, ят кешеләр көтә иде. Ике баласын — Лиля белән Ефимны иярткән яшь ханым тәвәккәлләп билгесезлеккә атлады.
***
Гомере буе татар теленә, татар моңына гашыйк булып яшәгән Ефим Дмитриевич Мерзон — милләте буенча яһүд кешесе. Алабуга пединститутында эшли башлагач, мин әлеге шәхес турында торган саен ешрак ишетеп, аның тормышы белән ныклабрак кызыксынырга тотындым. Үз татарың татарлыктан качканда, аның, яһүд кешесенең, үз балаларын да татарча камил сөйләшергә өйрәтеп калдыруы ниндидер бер феномен булып тоелды. Институтыбыз директоры Елена Ефимовнадан әтисе турында сорашкач, элек аны белгән кешеләр белән аралашкач, кочак-кочак хатирәләр, кассета-кассета язмалар туплана башлагач, минем әлеге шәхескә карата булган ихтирамым артканнан- арта барды һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте дә инде.
Ефим Дмитриевич Мерзонның туган шәһәрен, Көнбатыш Украинаның Винница өлкәсендәге Жмеринканы, гитлерчылар 1941 елның 17 июлендә яулап алалар. Бу урында, беркадәр чигенеш ясап, тарихи белешмәгә тукталып үтәсем килә (Жмеринка геттосы әсире Соломон Крапольский хатирәләреннән): «Жмеринка — Киевтан 200 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр, сугыш вакытында 56
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
55
күпне кичерә. Аны сугыш башлануга бомбага тоталар, ә 1941 елның көзенә Жмеринка геттосы инде чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алына, монда тирә-яктан һәм Румыниядән — чөнки бу территория Румыния юрисдикциясенә эләгә — яһүдләрне куып китерә башлыйлар. Шәһәр коменданты румын кешесе була, ә геттоның үзендә яһүдләрдән җирле үзидарә оештырыла. Күпмедер вакыттан соң аның рәисе итеп доктор Герман билгеләнә. Нәкъ менә шул кеше аркасында Жмеринка геттосында тормыш, башкаларныкына караганда, яшәү өчен уңайлырак була».
«Уңайлырак була...» Чәнечкеле тимерчыбык артындагы тормыш хакында болай дип әйтергә, гомумән, мөмкин микән? Гетто хакында яздым да, бүгенге Украинадагы хәлләрне күз алдына китереп, уйлап куйдым: шайтан чәчкән орлыклар нигә шулай үрчемле була икән? Славянск, Крамоторск, Одесса шәһәрләрендәге канлы вакыйгаларны оештыручылар геттодагы тормыш турында хәбәрдар түгел микәнни? Берәү дә «таяк ике башлы» дип уйламый микән? Якты кояш, иркен җир йөзенә һәркем үз бәхете белән туа лабаса, ул бәхет — яшәү яме — безгә Аллаһ тарафыннан бирелә һәм беркемнең дә аны тартып алу хокукы юк...
Дүрт яшьлек Фиманың (әнисе Ефимны яратып шулай атый) әтисе, танк гаскәрләре офицеры, сугышның беренче көннәрендә үк тревога белән кубарылып, ут эченә керә. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк күктә хакимлек яулап алган кара тәреле авиация баш күтәрергә дә ирек бирми. Тыныч вакытта авызларыннан гайрәтләнеп ут чәчкән комиссарлар, беренче ату тавышын ишетүгә үк, персональ машиналарына утырып, көнчыгышка, үзләре сакларга тиеш булган ил түренә качалар. Дмитрий Мерзон кебек сугышчан офицерларның шактые үзебезнекеләр — паникага бирелгән, куркудан кешелеген югалткан үз солдатларыбыз — тарафыннан үтерелә, кайберләре оборона оештырырга тырышып, дошман пулясыннан һәлак була. Шәһәрдә аңлатып булмаслык ыгы-зыгы: әледән-әле сугышчылар төялгән машиналар үтеп тора, тегендә дә, монда да немецларның десант төшерүе, шәһәрнең чолганышта калуы турындагы ялган хәбәрләр тарала.
***
Фима ниндидер ят тавышларга уянып китте. Баштарак кайда ятканын аңламады, як-якка, өскә карады. Сәер, ятагы селкенми, тирә-якта өзлексез йөренеп торган кешеләр дә күренми. Ә, алар бит инде поездда түгел, кичә кич, күз бәйләнә башлагач, урман уртасындагы бер авылга килделәр.
Малай түшәмгә карады. Агач түшәмдә әллә нинди бизәкләр бар. Озаграк карап ятсаң, эткә дә, төтеннәрен бөркеп чабучы паровозга да охшаган сурәтләр күрергә мөмкин. Болай яту туйдыра башлагач, Фима торып утырды. Чалбарын киеп, иңбашлары аркылы эләктерә торган бауларын кия-кия ишеккә юнәлде. Ишекне ачып җибәрүгә, яп-якты кояштан күзләрен челт-челт йомып, аптырап туктап калды. Кояш инде шактый күтәрелгән, ямь-яшел үлән баскан ишегалдының бер почмагында да күләгә калдырмаска теләгәндәй яктырта. Шәһәрнең соры ташына, тузанына өйрәнгән Фима яшел үләнгә шикләнеп кенә аяк басты.
Киләчәктә зур-зур оешмаларны җитәкләячәк, дистәләгән, йөзләгән автомашиналары булган автотранспорт предприятиеләрен бөтен республика буенча беренче дәрәҗәгә күтәрәчәк, Татарстанның иң күренекле сәнгать эшлеклеләре белән аралашып яшәячәк, Ефим Дмитриевич Мерзон исеме белән бөтен Татарстанга танылачак, әлегә кечкенә малай Фиманың татар җирендә беренче адымнары иде.
Ләкин шулай да Украина кунагын иң гаҗәпләндергәне сәер тынлык иде. Колак шулхәтле күнеккән өзлексез тәгәрмәчләр шакылдавы, кешеләр кычкырышы, паровоз гудогы тавышлары юк, әмма абсолют тынлык дип тә булмый. Һава күз күрмәгән, колак ишетмәгән бөҗәкләр, кошлар тавышыннан яңгырап тора сыман. Ул игътибар белән тыңлана башлады: юк, бу тавышлар моңа кадәр булганнарына карый ниндидер билгеле бер тәртипле матур аһәң белән аерылып торалар. Малай үз тормышындагы бик мөһим, бик кирәкле нәрсәсен тапкандай булды. Ул әле моның табигать музыкасы
ГОМӘР ДАУТОВ
56
икәнен һәм әлеге музыканың күңеле түрендә яткан сәләтен уята башлавын, йөрәгендәге иң матур кылларны кузгатып җибәрәчәген аңлатып бирә алмый иде.
Беренче көн тагын әллә нинди тәэсирләр алып килде. Малай ишегалды хуҗасы, төрле төстәге каурыйлардан торган кием кигән әтәч белән сугышты, «га-га» килеп, инде үсеп җиткән, май туплый башлаган бәбкәләрен ияртеп йөрүче казлар, мөгри-мөгри кайтучы сыерлар күрде. Мөгезләрен бик усал кыяфәттә чайкасалар да, аларның бик юаш мәхлуклар икәнен аңлады. Ә менә кәҗә сакалбай усал, әнисе әйтмешли, «вредный» икән.
Алар яши башлаган авыл Башкортстан автономияле республикасының Шаран районындагы Хафиз авылы икәне аңлашылды. Өй хуҗаларының исемнәре Гайсә бабай белән Фәхерҗамал яки, авыл халкы гадиләштереп әйтмешли, Җамал апа икән. Гайсә бабайны малай беренче көннән үк үз итте. Кечкенәрәк буйлы, бераз гына кәкрерәк аяклы, беркайчан да ашыкмый һәм беркемгә дә ачуланмый торган бу бабай Фимага «улым» дип эндәшә. Улым сүзенең нәрсә аңлатканын башта аңламаса да, бабайның ягымлы тавышы, яратып каравы бу сүзнең якын кешеләргә карата әйтелгәнен аңлата һәм малайда иркәләнү хисе уята иде. Ә менә Җамал апа кырыс, эшкә аяусыз. Беркайчан да тик тормый, гомумән, Фима Җамал апаны беркайчан да йокламый, йокының нәрсә икәнен белми дип уйлый башлады. Ләкин кырыс булса да, Җамал апа бик гадел, кайгыртучан. Ашы һәрвакыт вакытында өлгерә, таң тишегеннән гаилә әгъзаларына нәрсә дә булса пешереп куя, тамакларын туйдырмыйча чыгармый. Аяусыз сугыш елларында да бу гаилә ачлыкны бар дәһшәтендә, бар куәтендә татымады. Барысы да Гайсә бабайның мәрхәмәтле һәм игелекле, хатынының гаять дәрәҗәдә эшчән булуы, Екатерина Семёновнаның — ул бу вакытта колхозда хисапчы булып эшли башлаган иде — сакчыллыгы, балалар өчен җанын кызганмавы, авыл халкы һәм йорт хуҗалары белән уртак тел таба белүе аркылы табыла иде. Чөнки гаилә башлыгы, колхоз умартачысы булуы өстенә, үзе дә умарта тота. Рәтен-җаен белеп караганга, кортлар һәрвакыт мул уңыш белән сөендерәләр, Җамал апа исә балны азык-төлеккә алыштыру җаен таба. Ләкин шулай да икмәк кадерле сый булды.
— Бал, бал ашагыз, — диде бервакыт Җамал апа өстәл кырындагыларга, уртага олы табак белән бал һәм юка гына итеп туралган икмәк телемнәре куя- куя. — Балны күп, ипине әз итеп кабыгыз, икмәк бик кадерле.
Беркөн Фима иртән торып урамга чыккан иде, икенче якта тал чыбыгы болгап бер малай йөри. Буйга икесе дә бер чамадарак, ләкин таныш түгел күрше ябыграк күренә. Бер-берсенә бераз маңгай астыннан карашып торгач, малай чыбыгын өстерәп, бу якка чыкты. Шул көнне Фима үзенә Минсәгыйть исемле аерылгысыз дус, ышанычлы иптәш тапты.
Тумыштан авыл малае буларак, Минсәгыйть Фимага бөтенләй икенче дөнья ачты. Яз җитеп, табигать яшелләнүгә, алар урманда. Минсәгыйть юа, күкебаш, кузгалак кебек үләннәрне танырга өйрәтте. Корсак күпкәнче ашыйлар да урман чишмәсенең тешләрне сындырырлык салкын суы белән сусауларын басалар. Өйгә дә җыеп кайталар.
Көннәр җылынгач, буага барырга булдылар. «Күке кычкырды, су керергә ярый», — дип белдерде Минсәгыйть бик белдекле кыяфәт белән. Буа дигәннәре авыл башында икән, инешне аркылы бүлеп куйганнар да шактый гына су җыелган. Монда күбрәк эшкә ярамаган бала-чага мәш килә. Ара-тирә, төшке ашка кайткан яки үтеп барышлый суынып алырга теләгән өлкәнрәкләр дә күренгәли. Кайберләре инде олыларча сүгенеп тә җибәрә, тәмәке тартучылары да бар. Арадан усалраклар бәләкәй малайларны тотып, суның тирән җиренә дә ыргыталар. Тегесе дөньяларны ярып акыра, суга барып төшүгә, бата-калка йөзәргә маташа. Ыргыткан егет-малай үзе китми, карап тора, бата башлауга артыннан ташланып, яшел чирәмле ярга сөйрәп чыгара.
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
57
И сугыш чорының иртә олыгайган балалары... Балачакны күрмәгән буын... Ирләр сугышка киткәч, алар җилкәсендә иксез-чиксез ил, хәрби заводлар, иге- чиге күренмәгән иген кырлары калды. Алар бик тиз җаваплы булырга, теләсә нинди хезмәтне башкарырга өйрәнделәр. «Фронт сызыгы көнбатыш өлкәләрдән генә түгел, ә тылдагы һәркемнең йөрәге аша үтә иде» диюе белән «Кеше язмышларының елъязмачысы» дип танылу алган язучы Ягъсуф Шәфыйков мең кат хаклы. Бу малай-егетләр ризыкның, ярдәмләшүнең бәясен, икмәкнең тәмен — чын тәмен, ризыкның кадерен белеп үстеләр. Алар бер генә нәрсәдән, һәркемгә Ходай тарафыннан бирелгән иң зур бәхеттән — гамьсез балачактан гына мәхрүм булдылар.
Башлангычның югарырак сыйныфларында ук Минсәгыйть белән Фиманың да гамьсезлекләре, Такташ әйтмешли:
Әкияттәге ике бала кебек, Икебез дә кара борынлы. Зурлар кебек, кулны артка куеп, Йөри идек таптап болынны...
йөргән вакытлары үтә, аларны колхозның җиңелрәк эшләренә җәлеп итә башлыйлар. Җиңелрәк эшләренә, дидем дә туктап калдым: үгез яки ат җигеп көлтә ташу җиңел эшме? Йөгең ишелсә? Киребеткән үгез атларга теләмәсә?
Шунысы бар: колхозда эшләгән көннәрдә тамаклары туя иде малайларның. Ашханәдә әйбәт ашаталар, җитмәсә сорап алырга да була. Кич белән Җамал апаның да кырдан кайтучыларга һәрвакыт сөлге белән төреп куелган, шуңа җылы килеш сакланучы ризыгы тора. Фима кайтуга урынга ава. Уч төпләре, көне буе йөргән аяклары кызышып яна, ләкин яшь тән иртәнгә хәтле тагын хәл җыеп өлгерә.
Эшли башлагач, малай ат малының кадерен белергә өйрәнде. Дөресрәге, атны, бу акыллы, затлы хайванны ярата башлады ул. Үгез нәрсә, үгез — үгез инде ул. Куганны да, тартканны да белми, көн үтсенгә тик йөри. Барырга теләмичә туктап калган яки юлга сузылып ук яткан үгезләр тирәсендә елардай булып Минсәгыйть белән күпме бөтерелде алар. Үз вакыты җитмичә барыбер кузгалмый ул мәхлук. Ат бөтенләй икенче, кеше акыллары бар диярсең. Хәтта кәефең бармы, юкмы икәнлекне дә сизә ул. Нәкъ кешеләрчә, һәр атның үз холкы бар. Ә ярыш омтылышына нәрсә әйтерсең? Атланып чапканда гына түгел, йөк тартып барганда да үзен узганнарын авыр кичерә ат. Борын тишекләре киңәя, бөтен гәүдәсе белән сузылып тизрәк барырга тырыша, үзе борылып, хуҗасына баш болгап, пошкырып та ала. Булмый бит, янәсе, чамам юк.
Ат бик еш эләкмәсә дә, атланып та, җигеп тә эшләргә туры килгәләде Фима белән Минсәгыйтькә.
— Мин, үскәч, ат караучы булам, — дип белдерде ул бервакыт Минсәгыйтькә. Тегесе көлде генә.
— Хәзер генә шулай дисең, — диде ул, зурларча теш арасыннан «черт» итеп төкереп. — Син укыган, зур кеше булачаксың. Шәһәрдә яши торган.
Күңеленнән риза булмаса да, Фима дустының сүзләрендә хаклык барлыгын тойды. Әйе, Хафиз — бик күңелле, матур авыл, табигате дә искиткеч. Нәкъ Тукайдагыча:
Ул авылны һич онытмыйм, һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр — хәтфәдән юрган иде.
Кешеләре дә әйбәт. Бер-береңә ярдәмләшеп яшәү бу авыл халкының тормыш принцибына әйләнгән. Кайгыда да, шатлыкта да бергә алар. Ләкин авыл тормышы, хезмәте бик авыр. Бигрәк тә әнисен кызгана Фима. Бик чибәр, яшь хатын аның әнисе. Ләкин ул аны сирәк күрә. Колхозда барлыгы илле генә хуҗалык булуга карамастан, хисапчыга эш җитәрлек. Иртүк торып чыгып китә, малай аны күрмичә дә кала, төшке
ГОМӘР ДАУТОВ
58
ашка кайткач яки кич белән генә очрашалар. Тиз арада бик матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнгәнгә, авыл халкы аны хөрмәт итеп, Катя дип, яшьрәкләр Катя апа дип йөртә.
Беркөнне Фима әнисен көзгегә карап торган хәлдә күрде.
— И Ходаем, — дип авыр сулап битләрен сыпыргалады Екатерина, — бигрәкләр ябык инде үзем.
— Ябыгырсың да, — дип гадәтенчә кырыс тавыш белән эндәште Җамал апа, — ул колхоз эше дип ник шулхәтле бетеренәсең соң? Үзеңне сакла әзрәк.
— Ярар, сакланырбыз да әле. — Екатерина Фиманың җилкәсеннән кочып, бөдрә чәчләреннән сыйпады. — Менә улым үсеп килә, ул саклар, Алла боерса.
Сугыш беткәч тә җиңеләймәде әле тормыш. Күз яшенә чыланган, моңсу, сагышлы бәйрәм булды җиңү көне. Ирләре, уллары сугышта ятып калган толлар, аналар үрсәләнеп еладылар ул көнне. Калганнар фронттан кайтучыларны көтеп яши башладылар. Әмма алар аз, бик аз иде.
Екатерина өметен өзмәде. Ирен эзләп кайларга гына язмады ул. Ләкин өметле җавап ала алмады.
— Юктыр инде, улым, — диде ул Ефимга, бер кичне капка төбендә утырганда. — Исән түгелдер әтиең. «Хәбәрсез югалды» дип язалар. Өчәү генә калдык без.
— Ничек өчәү? Гайсә бабай бар, Җамал апа, Мәүлетҗан...
Екатерина моңсу гына елмаеп куйды:
— Алар үзләре, без — син, Лиля, мин — үзебез. Мөгаен, шушында калырбыз инде. — Екатерина бераз тукталып торды. Ефим ниндидер мөһим сөйләшү буласын сизеп тынып калды, урынсыз сүз кыстырып, әнисен бүлдерүдән курыкты.
— Әйбәт халык бу якларда, — дип сүзен дәвам итте Екатерина, — син бу халыкның күңелен аңларга тырыш. Үз көчеңә таян, үзеңә генә ышан.
Екатерина урман артына төшеп барган кояшка, көнбатышка карап, тагын тын калды. Караңгылана барган урман офыкта күгелҗемләнеп торган берән- сәрән болытлар белән кушылып, әллә нинди серле күренеш тудыра иде. Ефим олы малайлардан ишеткән әкиятләрне исенә төшерде. Имеш, урманда шүрәле яши икән. Үзе явыз да түгел, ләкин бик тә шаян икән, шуңа күрә кешеләрне кытыклап уйный башлый, ди. Уйный-уйный чамасын оныта икән дә, кеше кытыкланудан көлә-көлә үлеп китә, ди.
— Һәрвакыт чама бел, — дип дәвам итте әнисе, аның уйларын сизгәндәй,
— бернәрсәне дә — яхшысын да, начарын да арттырып эшләмә. Усал булсаң
— асарлар, юаш булсаң — басарлар, ди. Ә менә урта гына кеше булсаң — ил агасы ясарлар.
— Нигә, әни, эшеңне күрсәләр әйбәт бит инде. — Малайның үзен зурларга тиң күреп сөйләшкән әнисе белән фикерләрен уртаклашасы килде. — Әнә бит, мәктәптә әйбәт укыганнарны мактыйлар, бүләкләр бирәләр...
— Уку бер нәрсә, Фима, — әнисенең тавышы әкрен булса да серле һәм катгый иде, — уку бер нәрсә, тормыш — икенче. Син укуда әйбәт бул, кеше эшләгәнне эшлә, кеше кыланмаганны кыланма. Кешенекенә кагылма, үзеңнекен бирмә.
Алар ул кичне бик озак утырдылар. Ефим бик олы, серле тормышка кагылганын, әнисенең шул тормышта югалып калмаска, үз урынын табарга өйрәтә башлавын аңлады. Авыл өстенә иңә барган караңгылык бу серне тагын да көчәйтә, колакларны зыңлатырлык тынлык аша галәм сулышы тоелгандай була. Юк, Хафиз авылы белән генә чикләнми икән дөнья, алгысытып, алга чакырып торган олы тормыш бар. Ул әнә урманнар артында, анда зур эшләр башкарыла, әнисе ипләп кенә малайга шул тормышка юл күрсәтә, сукмак сала. Тагын бик мөһим нәрсәне аңлады малай: аңа ышаналар, аңа өметләнәләр. Ул үзенә бик тә кадерле ике кешегә — апасы һәм әнисенә таяныч икән.
Алга китеп булса да шуны әйтик: әнисенең сүзләрен төгәл үтәде Ефим. Иң беренче — татар халкын яратты һәм үз итте ул. Юк, әнисе әйткәнгә генә түгел,
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
59
дөньяны татар милли менталитеты аша кабул итү рәхәт иде аңа. Характерына туры килә торган сыйфатлар татарларда күп — эшчәнлек, сабырлык, максатчанлык.
Халык аның өчен, беренче чиратта, Хафиз авылы кешеләре иде. Аны да яраттылар монда. Авыр еллар булуга карамастан, үзләренчә яраттылар. Иркәләнүләр, төче сүзләр әйтешү юк, әмма көлтә ташыганда йөгең ишелсә, иң усал малайлар да ташлап китмәсләр, сүгенә-сүгенә төяшерләр, бастырыгын тарттырып бәйләшерләр. Гайсә бабай һәр очракта нишләргә икәнен әйтер, Җамал апаның, кайчан гына кайтсаң да, сиңа дип аерып куйган ашы булыр.
Тагын Тукайга мөрәҗәгать итми булмый:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем...
Музыкаль сәләтен дә татар моңы аркылы тормышка ашырды Ефим. Мәскәү, Питер кебек шәһәрләрдә яшәсә, бәлки нота өйрәнер, пианино, скрипка кебек катлаулы музыкаль инструментларны да үзләштерер, дөньякүләм танылган классикларның атаклы әсәрләрен башкарыр иде. Ләкин тормыш арбасына иртә җигелергә туры килде, сугыш аның язмышына үз төзәтмәләрен кертте, ул аны Татарстан җирлеге, татар дөньясы һәм татар моңы белән бәйләде.
Өч яктан урман белән уратылган авыл уртасыннан болынга, көтүгә чыгып барган малайны күз алдына китерергә тырышам. Кояш ялкау гына күтәрелеп килә, авыл урамын каплаган чирәм өстенә мул булып чык төшкән. Иртәнге салкыннан җилкәләрен җыергалап, әледән-әле иснәнеп куя. Авыл очына чыгып җитүгә, маллар як-якка сибелеп, ябырылып ашый башлыйлар. Малай туктала, борылып өйләр ягына карый. Яшьтәшләре әле йоклыйлар. Их, җылы юрган асты, иске генә булса да йомшак мендәр. Ул башта авыз эченнән генә көйли, аннан эчтән чыккан сагышка түзә алмыйча кычкырып җырлый башлый.
Җыр — юата да, жыр — эшкә дә дәртләндерә ул чорда халыкны. Авыл зур булмаса да, бала-чага күп, мәктәп гөрләп тора. Укытучылар, ирле-хатынлы
ГОМӘР ДАУТОВ
Шәйгали абый белән Хәят апа Шәйхрамовлар, мәктәпкә терәп үк салынган кечкенә генә йортта яшиләр. Гомерләре балалар белән үтә. Беренче-икенче сыйныфларны — Хәят апа, өченче-дүртенчеләрне Шәйгали абый укыта.
Мәктәптә яратып укыды Фима. Тышта буран сызгырганда, җылы бүлмәдә серле хәрефләр дөньясында бик рәхәт. Кайчакта гына эссе итеп ягылган мич изрәтеп җибәрә, ләкин янда утырган тиктормас Минсәгыйть һич йоклап китәргә ирек бирми. Нәкъ алда утырган кызнын умыртка баганасына яки кабыргасына бөкләнгән бармагы белән төртеп чырыйлатып кычкырту берни тормый ана. Фима алай булдыра алмый. Ярыша-ярыша атта чабарга, текә ярдан баш белән суга чумарга, урманда ин биек агачнын очына ук менәргә дигәндә, берәүдән дә калышмый, ә менә мәктәптә парта арасына кереп утырдымы, ниндидер көч игътибарын укытучыга юнәлтә дә куя. Мөгаен, зыялылык, буыннан-буынга килгән эчке тәрбия укуга, белемгә шундый хөрмәт уяткандыр. Һәрнәрсәнен үз урыны һәм вакыты — шуны генетик дәрәҗәдә анлау һәм тоемлау тота иде малайны. Шул нәрсә аны гомере буе озата барды, шуна күрә нинди генә постта эшләмәсен, беркайчан да кул астында эшләгәннәргә йөзен ертып кычкырмады... Ләкин куркалар, хөрмәт катыш буйсыну белән буйсыналар иде ана.
Сугышлар тынып, халык һәр Ходай бирмеш көнне дәһшәтле кара хәбәрләр көтеп каршыламый башлаган вакытларда, Мерзоннар гаиләсе өчен дә зур яналык булды. Колхозда исәп-хисап эшләрен бер дә ялгышмыйча, төгәл һәм вакытында үтәп барганын исәпкә алып, идарә аларга гаиләсен ияртеп вербовка белән читкә чыгып киткән кешенен өен бирергә карар чыгарды.
Кем ныграк сөенгәндер: әнисеме, апасы Лилямы, Ефиммы — әйтүе кыен. Гайсә бабай белән Җамал апа, балалары Сәкинә белән Мәүлетҗан бик яхшы кешеләр булсалар да, үз өен — үз өен инде ул. Ефим үзен ир кеше, чын хуҗа итеп тойды. Өй котлап, Гайсә бабай ике умарта бирде. Бирде дигәч тә инде, алар үз урыннарында, түр бакчада калдылар, бабай, гадәтенчә, карап торырга, балын аертып бирергә вәгъдә итте. Шунын өчен Ефим булдыра алганча ана булышты, Екатерина да әле тегеләй, әле болай ярдәм итеп торды. Гомумән, аерым яшәсәләр дә, алар гел бергә булдылар, бары-югы дигәндәй, уртак, бәйрәмнәрдә бергә табын корып яшәделәр.
Ефим буйга үсте, җилкәләр ныгып, беләкләр калынайды. Монда килгәндә сабый гына иде, хәзер әнә, төптән таза, һәр эшне сытып эшли торган үсмер егет булып килә. Уйламыйча сүзен әйтмәс, әйткәне ныклы булыр. Яшьтәшләре, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, анын сүзенә колак салырга мәҗбүр, чөнки һәрвакыт диярлек хаклы була, теләсә нинди эшнен нинди дә булса файдалы ягын күреп сөйли. Чөнки Ефимнын табигый акылы авылнын һәм крестьяннын практик яктан нигезләнгән фәлсәфәсе белән кушылып, чын мәгънәсендәге дөньяга тормышчан мөнәсәбәт комплексы формалашып килә иде.
Җинү тормышка әллә нинди үзгәрешләр алып килде. Тормыш кына түгел, кешеләрнен күнелләрендә дә әллә нинди үзгәрешләр булды. Ялгыз калган толларнын кайберләре ирләрен көтүләрен дәвам итте, көн эшләде, төн эшләде. Аларны өмет яшәтте, балаларнын киләчәге яшәтте. Кайберәүләр, барысына да кул селтәп, агым унаена йөзә башлады. Андыйлар колхоз эшендә дә көн үтсенгә йөрделәр, балалары да үз көннәрен үзләре күреп, кайда нәрсә тапса, шуны ашап, игелекле кешеләр мәрхәмәте белән яшәделәр.
Сугыш тәмамлану Катяга да йокысыз төннәр алып килде. Бердән, Хафиз авылын күрше колхозга кушып куйдылар да ул хисапчы эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Дөрес, эшсез калмады, ул хәзер шәхси хуҗалыклардан сөт җыя, ләкин элекке дәрәҗәдә түгел инде. Физик хезмәткә күнекмәгән ханымга җәйге челләдә, карлы-бозлы янгырда ат җигеп, кырыгар литрлы бидоннар күтәреп 62
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
61
ташу авыр иде. «Балалар» дип тешен кысып эшләде, сер бирмәскә, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырышты.
Икенчедән, күңелендә өмет яшәсә дә, акыллы хатын буларак, Катерина иренең исән булуына ышанып бетмәде. Исән булса, хәбәр бирми калмас иде Дмитрий, андый кеше түгел. Хатыны, улы белән кызы өчен үлеп тора иде. Аңа бик рәхмәтле Катерина, шуңа күрә дә хушлашканда: «Балаларны сакла!»
— дип әйткән сүзләрен бер генә минутка да истән чыгармады, ул сүзләрне үтәр өчен барысын да эшләде. Ләкин... «Кечкенә балалар — кечкенә проблема, олы балалар — олы проблема», диләр бит. Әнә, Ефим, Лиля үсеп килә. Үскән саен бит аларның таләпләре дә зураячак, укырга, эшкә урнаштырырга кирәк. Аллага шөкер — шушы урында Катерина эченнән саф татарча «Аллага шөкер» дигәненә игътибар итеп, үзенә-үзе елмаеп куйды — балаларны саклап кала алды бугай, иң куркыныч вакытлар артта калып килә. Ә бит алар кебек читтән килүчеләр күп иде, төрлесенең язмышы төрле. Шушында җир куенында ятып калучы балалар да булды.
Җилдә, кояшта йөреп, авыр крестьян тормышында гәүдәләре тупасланган авыл хатыннары арасында Катерина нәфис-нәзакәтле йөз чалымнары, сылу гәүдәсе белән аерылып тора. Дулкынланып торган кап-кара чәчләре йөзенең аклыгын, дөрес, тигез сызылган чалымнарын ассызыклап, тагын да күркәмләтеп җибәрә. Аны күргән ир-ат заты үзе дә сизмәстән тураеп куя, кепкасын кыеклатып сала, бүген кырынмаган булуына эчтән генә үкенеп ала. Ләкин хатынының күзләрендәге үз бәясен белү билгеләре һәркемне билгеле бер дистанциядә тотарга мәҗбүр итә иде. Чибәр хатын-кызның, гадәттә, булганны да, булмаганны да кушып, гайбәтен чәйнәргә яраталар, ләкин Катерина турында авылда авыз чайкаучы булмады. Төрле имеш-мимешләргә юл калдырмавы юк- бар сүзгә азык бирмәде.
Ләкин. аһ, тормышта шул ләкиннәр булмаса икән. Авыл тормышы, ни генә әйтсәң дә, авыр. Гайсә бабай ярдәм итә, күз-колак булып тора торуын. Яз көне, бәрәңге утыртыр вакыт җитә башлауга, көн саен кереп чыга: «Кызым, җирегез әзерме; орлыгыгыз бармы; әгәр утыртырга җитмәсә, бездән кереп алыгыз». Рәхмәт яугыры, үз балалары кебек кайгырта. Әмма аңа гына салынып та булмый, һәркемнең үз тормышы. Хуҗалыкта ир-ат җитмәгәнлеге нык сиздерә.
Шактый озак уйлангач, Катерина тәвәккәлләргә булды. Сугышның башында ук кулын имгәтеп кайткан Хаҗиев Бастам дигән бригадир белән эшлиләр иде. Авыл зур түгел, көн саен, хәтта көнгә берничә тапкыр аралашырга туры килә. Очрашкан саен бригадир үзенең битараф түгеллеген сиздерергә җай таба, бергә тору хакында җитди тәкъдим дә ясады. «Әй, — дип өзгәләнде Катерина,
— нишлисең, синең гаиләң бар, балаларың үсә». «Әгәр бергә булмыйбыз икән,
— дип үз сүзен сөйләде Бастам, — читкә чыгып китәм. Көн саен сине күреп тыныч йөри алмыйм мин».
Сугыш беткән елны алар бергә тора башладылар. 1946 елны кечкенә өйдә яңа туган ир баланың тормыш дәгъва иткән тавышы яңгырады. Хуҗалыкка да җан керде, койма яңартылмаса да, киртәләре алыштырылып, тураеп басты. Өйалды түбәсеннән дә яңгыр үтми башлады. Шулай да ничектер уңайсыз иде кечкенә генә авылда мондый катлаулы тормыш. Бастам элекке хуҗалыгын да, балаларын да онытып бетермәде, печәнен дә алып кайтты, утынын да әзерләште. Үзенә бер кәлимә сүз әйтүче булмаса да, Катерина аның хатыны белән очрашканда уңайсызлану хисеннән арына алмады.
— И-и, — дип елмайды тегесе, бер җай белән икәү генә калганда шул хакта белдергәч, — гел аптырама, Катя. Гаепләмим мин сине. Нишләтәсең, Ходай биргән чибәрлегең бар, ир-ат җүләр бит ул. Күңеле алгысыган, әллә кайларга китәм дип сөйләнә иде инде. Анда кайда, нишләп йөргәнен кайлардан беләсең, монда, ичмасам, күз алдымда, ярдәме дә тия. Гаепләмим мин сине...
Ике хатын озак серләште ул көнне. Шушы көнгә җиткергән сугышны каһәрләп елашып та алдылар, балалар, аларның бүгенгесе, киләчәге хакында сөйләштеләр.
ГОМӘР ДАУТОВ
62
Ир белән яши башлагач, Катяны иң гаҗәпләндергәне — Ефимның яңа туган энесе Әнискә мөнәсәбәте булды. Югыйсә, Бастам белән малай бик ачылып китмәде, ике арада ниндидер киеренкелек бар иде. Ә менә бишектәге энесе янында сәгатьләр буе утырырга мөмкин. Катяның сиздермичә генә күзәткәне бар: сабый янында Фима яктырып китә, болай да көләргә генә торган күзләреннән очкыннар чәчелә, хәтта кап-кара бөдрәләренә хәтле көлә сыман тоела. Тегесе дә абыйсын бик тиз таный башлады, ябык арба өстендә таныш йөз күренүгә, тешсез авызы ерылып китә, очардай булып кулларын, аякларын болгый башлый, үзе «гы-гы» килеп нидер сөйләнә. Моны күреп торган Катя әллә шатлык, әллә сагыш яшьләрен сөртеп, ишегалдына ашыга.
1949 елны кызлары Әнисә туды. Бала үз бәхете белән туа, ди халык. Яңа кеше яңа шатлык алып килсә дә, үсеп килүчеләрен дә кайгыртырга кирәк — шул уй соңгы вакытларда Катяның күңелендә торган саен ныграк тамыр җәйде. Белеме, дөньяга карашы киң кеше буларак, ул балаларының тормышта үз урыннарын табуын тели иде. Әйе, Бастам хуҗалыкны алып бара, Лиля белән Ефимны җылы сүз белән иркәләмәсә дә, кул күтәреп какканы юк. Дөрес, ул Әнис белән Әнисәне дә артык төчеләнеп ярата белми, характеры шундый. Ул эш кешесе, һәрнәрсәгә «файдалы-файдасыз» дигән практик ноктадан чыгып бәя бирә. Гомумән, авыл халкы шөкер итә белә: дөньялар тынычланганга, көн саен кара хәбәрләр килүдән туктауга, хезмәт көне өчен азмы-күпме иген бирә башлауга ул канәгать. Ләкин һәр кечкенә генә нәрсәгә дә канәгать булып яшәсә, кешелекнең прогрессы тукталып калыр иде. Халык та аска карап шөкер ит, өскә карап фикер йөрт, ди бит.
Катя күреп тора: Лиля да, Ефим да авыл этикасы кысаларында акыллы, ярдәмчел булып үсәләр. Ләкин киңлек, олы дөнья җитми. Тар монда, табигый сәләтне үстерер өчен аралашу даирәсе дә, мөмкинлекләр дә юк. Әхлаклы шәхес булу әйбәт, әмма дөнья шулай корылган инде, җәмгыятьтә үз урыныңны табар өчен кешеләр белән тыгыз аралашып яшәргә, кирәк чакта этешә-төртешә белергә дә, яхшы белем алырга да кирәк. Уку, эшкә урнашу перспективасы булган җир кирәк.
Канатлар ныгыганда
1951 елны Мерзоннар Хафиз авылыннан 25-30 чакрым гына ераклыкта булган икенче авылга — Татарстан автономияле республикасына караган Урыссу совхозына күченделәр.
Урыссуга күченергә үзен-үзе озак әзерләде Катя. Авылдан бик гаярьләр, бик тәвәккәлләр генә китәргә сәләтле, чөнки гади колхозчының паспорты юк. Ул мәңгегә җиргә береккән. Шулай да кемдер авыл советы рәисен юмалап белешмә ала, кемдер әллә кайлардан эшче куллар эзләп килгән вербовщикның ялган вәгъдәләренә ышанып чыгып китә, кемдер армиядә хезмәт иткән җирендә төпләнеп кала. Хафиз авылы егете Кәрәмулла, колхоз тормышыннан котылып, Урыссу совхозына эшче булып урнаша алганнарның берсе иде.
Кәрәмулла ял көне авылга кайткан саен, Катя аларга йөгерде, совхоз тормышы, яшәү шартлары турында сораштырды. Әйтергә кирәк, урман уртасында утырган Хафиз белән чагыштырганда, Урыссуда олы, интенсив
тормыш кайный иде. Ремонт цехы һәм мастерское, җиләк-җимеш бакчасы, фермалар гөрләп эшләп тора. Хөкүмәт оешмасы булганга, авыл хуҗалыгы техникасына да кытлык юк. Читтән килеп урнашкан һәркемгә торыр урын бирәләр.
Ә бер атнада Кәрәмулла аны үзе эзләп килде.
— Катя апа, — диде ул, бик мөһим хәбәр әйтәсен сиздереп, — совхозда кара эшкә кеше җитәрлек. Менә анда хәзер как раз бухгалтерлар кирәк дип ишеттем. Сез бит эшләгән кеше, белемегез дә бар...
Катя кичне, Бастам кайтканны көчкә көтеп җиткерде.
— Китик, — диде ул, иренә хәлне аңлаткач. — Мондагыдан начар булмас. Миңа эш бар, сиңа тем более.
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
3. «К. У.» № 3 63
Бастам эндәшмәде, аска караган килеш ашавын белде. Йөзенә карап ни уйлаганын белерлек түгел.
— Җидееллык мәктәбе бар, — дип дәвам итте Катя. — Дүрт бала бит безнең, дүрт бала...
— Юк! — Бастам тәлинкәсен этеп куйды. — Китмим. Үзең теләсә нишлә.
Катя үзен теге вакытта, 1941 елны Жмеринка вокзалындагы кебек салкын кискенлек биләп алганын тойды. Әйе, Бастамны аңлый, ул — теше-тырнагы белән шушы җиргә береккән кеше. Үзе дә бик яратты бу авылны, кара ачлык елларында саклап калган халыкка да бик рәхмәтле. Ләкин тормыш дәвам итә, һәркемнең яхшыракка омтылырга, булган мөмкинлекләрен тормышка ашырырга тырышырга хокукы бар лабаса.
Икенче көнне таң беленә башлаганда, Катя колхоз идарәсендә иде. Колхоз рәисе, фронтовик, хатынның гозерен тыңлагач, беркавым эндәшмичә утырды.
— Ярар, Катерина, — диде ул аннан соң, — сине без тота алмыйбыз. Син ирекле кош, телисең — Урыссуга, телисең — үзеңнең ягыңа кайтып китә аласың. Әнә, үзең сөт җыеп йөргән атны алырсың, олаучы бирербез, әйберләреңне җыйна. Илтеп кайтырлар.
Тагын җыену, тагын билгесезлек. Бу юлы берәү дә кумый, дәһшәт булып өстә каракош та бөтерелми. Ләкин кирәк. Әниләренең җыенганын тавышсыз гына карап утырган сабыйларның киләчәге өчен кирәк.
— Аллага тапшырдык, — дип пышылдады Катя, арбадагы төенчекләр өстенә балаларны тезеп утырткач.
Бастам эштә калды. Озатырга да кайтмады. Кич белән буш өйгә кайтып керәчәк. Катя шулай уйланып олау артыннан атлады. Ярар, иренең үз ихтыяры, ул үз язмышын үзе сайлады. Лиляның бик исе китмәде күченүгә. Әллә күрсәтми генә. Биш яшьлек Әнискә арбада бару кызык кына. Әнисә әле вакыйгага бәя бирерлек түгел, кузгалып китүгә, ул кулларын яңагына җайлап куйды да йокыга талды. Катяның йөрәген иң әрнеткәне Ефим булды. Күренеп тора, китәсе килми малайның Хафиздан, ай, килми. Боегып, йомылып калды, хәтта буйга да кечерәеп киткән сыман. Ләм-мим бер сүз дәшми, ләкин күзләрендә чайкалган сагышны күрмәс өчен Катя аңа таба карамаска тырыша. Авыр, бик авыр кичерә бу бала күченүне. Еламый да ичмаса, үз эченә бикләнгән дә арбага тотынып тик бара. Үз иркендә булса, мөгаен, кузгалмас иде.
Береккән җирдән аерылу ачысын Ефим Мерзон беренче тапкыр шунда татыды. Әле алда зуррак давыллар булачагын, ачырак җилләр бәгырьләрне кисәчәген Ефим да, Катя да белми иде. Киләчәктә тауны тауга бәреп эш итүче, йөзләгән кешеләрне җитәкләүче Ефим Дмитриевичка җылы кәнәфиләре өчен җаннарын шайтанга сатарга әзер бюрократлар белән көрәшәсе, якты кояш астында яшәүгә хаклы икәнен исбат итеп, Минзәлә, Чаллы кебек шәһәрләргә барып урнашасы, автотранспорт оешмаларын бөтен республикага үрнәк булырдай дәрәҗәгә күтәрәсе бар. Барысы да алда, барысы да булачак, ә хәзергә әле малай куәт иңеп килүче җилкәләрен салмак кына чайкалдырып, артка борылып карамас өчен күзләрен җиргә төбәгән дә Ык елгасы аръягындагы Урыссу совхозы ягына таба атлый. Кайтачак әле ул монда, зур кеше булып кайтачак... Минсәгыйть, Язкар белән очрашачак әле ул. Ә Татарстан моңсу гына елмаеп, үзенең тарихында матур хатирәләр калдырачак улын көтә иде.
***
Барысы да уйлаганга карый күпкә җиңел булып чыкты. Катяны бухгалтер итеп бишкуллап алдылар, атна-ун көн дигәндә, яңа төзелеп беткән, халык телендә «финский» дип йөртелгән йорт бирделәр. Кечкенәләргә ясле дә, балалар бакчасы да булды. Катя баш-аягы белән эшкә чумды. Бу инде 50 хуҗалыклы «Игенче» колхозы түгел. Совхозның акча әйләнеше генә дә йөзәрләгән мең сумнар белән исәпләнә. Шуның өстенә дистәләгән трактор, машина, комбайн. Җиләк-җимеш бакчасы дәүләт
ГОМӘР ДАУТОВ
64
эчендәге дәүләт кебек яшәп ята. Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга һич вакыт юк.
Халкы да бик чуар, төрле яктан җыелган, төрле язмышлы, төрле характер һәм менталитетка ия кешеләр. Фронтовиклар җиң сызганып, исән калганнарына шөкер итә-итә, җир җимертеп эшләп йөриләр. Тамак ягы бераз рәтләнеп, якты йолдыз булып өмет җемелди башлаган вакытлар.
Урыссуга күчкәч, Ефимның боегуы озакка бармады. Яшь, сәламәт рух болай да озак күңелсезләнеп йөри алмый ул. Ефим исә аралашучан, үзен яраттыра да белә. Уйламыйча сүз сөйләми, олыларны олы, кечеләрне кече итә. Яхшы атланып эш сорап, күзгә кереп йөрмәс, кушканнан баш тартмас һәм һәрвакыт җиренә җиткереп башкарыр.
Эш дигәннән, килгән елның декабрендә Ефим терлек азыгы ташучы булып эшли башлады. Таныш хезмәт, тик хәзер инде, Аллага шөкер, үгез җигүләр юк. Атлар да көр, уйнаклап торалар, иртән абзарга кереп, малкайларның «кетерт- кетерт» башак ашауларын ишетү үзе бер рәхәт. Йөк ишелсә дә куркыныч түгел, беләктә көч, күкрәктә гайрәтнең ташып торган чагы. Хәер, каты кул бастырыклап төягәч, йөге дә ишелми инде аның. Кырдан олаулар тезелешеп кайтканда, егет-кызлар тавышыннан тирә-як яңгырап тора. Ул да булмый, кемдер үзен-үзе дәртләндереп җыр суза:
. Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәлә микән.
Шул җитә кала, әле тегеннән, әле моннан тавышлар килә башлый:
— Ефим.
— Әйдә, беркөн җырлаганны...
— Ефим, әйдә.
Ефим тәртип өчен генә карышып ала:
— Җырлыйлар бит инде.
Шунда ук «Күбәләк»не туктаталар:
— Әй, сандугач, туктап тор әле.
— Кайткач моңаерсың.
Җыр башлаучы инде туктаган, ул хәтта каршы да әйтеп азапланмый. Аңа җырлау кирәкми дә бугай, җыр темасын кузгату җитә. Белә: оста барда кулың, мулла барда телең тый. Ә җыр мәсьәләсендә оста да, мулла да бер — Ефим.
Менә хәзер аңа сүз бирделәр, иксез-чиксез күк астындагы карлы басу уртасында табигать сәхнәсе маэстрога — Ефимга бирелгән. Атлар пошкыруы гына бүлгән тынлыкны егетнең әле чынлап торып ныгып та җитмәгән, әмма әллә кайдан, бәгырь төбеннән чыккан тоныграк тавышы ярып җибәрә:
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна? - Уйларыңны килә беләсем.
Кызлар кыеклап та, турылап та җырчы егеткә күз аталар. Һәрберсе кара бөдрәләре дулкынланып бүрек астыннан чыгып торган, искиткеч итагатьле, елмаюы белән тирә-якны яктыртып җибәрүче егетнең җырын үзенә кабул итә:
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя, Кемне болай сагынып көтәсең?
Атларның алдан барганнары инде авылга кереп килә. Ишегалдында йөргән карт-коры тураеп, кулын каш өстенә куеп, йөкчеләр ягына карый:
— Катя малае инде бу...
— Шул инде. Бигрәкләр белеп җырлый.
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
3.* 65
— Ие, авылда әрәм булып калмасын иде инде мондый тавышы белән.
Мәктәп букчаларын чана итеп шуучы малайлар бермәлгә туктап кала, хәтта алардан калмаска тырышып «ләң-ләң» килеп чабулаучы авыл этләренә кадәр, башларын кыйгайта-кыйгайта нидер аңларга тырышып, кыр ягына борылып багалар. Ә аннан авылга җырның соңгы куплеты килеп керә:
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?!
Совхоз зур, маллар күп. Сыеры да, сарыгы да көн саен ашарга сорый, алып кайтып кына өлгерт. Мал азыгы ташырга, гадәттә, нинди дә булса һөнәре булмаган яшьләрне куялар. Түләү — тоннадан, ягъни күпме күләмдә ташыйсың
— шуңа карап акчасын язалар. Кырдан саламын-печәнен, складлардан онын- көрпәсен китерделәр, барысын да эшләделәр. Ләкин бу эштәгеләр алышынып кына тора. Чөнки яшьләре җитүгә, егетләрне армиягә алып китәләр, кызлар
— кияүгә чыга да уңайрак, җайлырак эшне кайгырта башлый, кайберсе фермага сыер савучы булып керә, анда акчасы да күбрәк.
Катя бухгалтериядә үз эшен энәсеннән җебенә хәтле белүе, халыкка ягымлы булуы белән тиз арада үз кеше булып китте. Улы үскән саен, киләчәккә ышанычы ныгый. Тормыш әкрен генә көйләнә, ләкин әле максатларга ирешелмәгән. Ефим авылның күз өстендәге кашы кебек егет, бер генә бәйрәм, бер генә мәдәни чара да аннан башка үтми. Сәхнәгә бер чыгып басса, кабат-кабат чакырып җырлаталар. Җәмәгать эшләренә дә өлгерә, бигрәк тә комсомол булып алгач, өмә, күмәк эш оештыруны аңа тапшыра башладылар. Чөнки моңы белән генә түгел, төпле сүзе, эш рәтен белүе белән дә башкалардан аерылып тора һәм, иң мөһиме, үз артыннан ияртә белә. Хәзер һөнәр, нинди дә булса һөнәр кирәк.
ГОМӘР ДАУТОВ
1956 елның май ае иде. Беркөнне төшке ашка Катерина гадәттәгедән ашыгып кайтып керде. Өстәл янына утырышкач, беркавым сүзсез генә ашадылар.
— Ефим, — дип сүз башлады Катя, — ничек эшләр?
— Әйбәт, әни.
— Эштә хәлләр ничек?
Ефим аптыраган кыяфәттә бер апасы Лиляга, бер Катяга карап куйды.
— Анда ни булсын инде? Сыерлар, сарыклар, шулар арасында — без.
— Сыерлар, сарыклар шул. Җитәр, мөгаен. Тимерче цехына молотобоец булып барасың килмиме?
— Килә, кәнишне...
— Иртәгә үк конторага барып гариза язарсың. Бүген генә сөйләшеп утырдык, урын бар. Эше дә ул хәтле тыгыз түгел, яллары да булыр.
Иртәгәне дә көтмәде Ефим, әнисенә үк ияреп барып, гариза калдырып кайтты. Һәм икенче көнне үк тимерчелеккә эшкә чыкты.
Дөресен генә әйткәндә, мал азыгы ташып ялыккан иде. Бигрәк үзәккә үтә торган, миләрне киптерә торган бертөрлелек туйдырган иде. Көн дә бер юл, көн дә бер үк эш, бер үк хәрәкәтләр. Үзең үк малга әверелерсең, билләһи.
Тимерчелектә исә чын мәгънәсендә иҗатка урын бар. Дөрес, чүкеч бәрүче
— кушканны гына үтәүче, ләкин тимер үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә. Белеп кыздырырга, чамалап сугарга кирәк. Аннары соң, күпме техника монда! Ефим бик кирәкле нәрсәсен тапкандай булды. Сизде: бу дөнья аныкы. Машина- тракторлар — аныкы. Беренче көнне цехка килеп, куәтле тракторлар, «ЗИС» машиналары арасында калгач та, томан белән өртелгән хәтеренә Жмеринкада калган уенчык йөк машинасы килде. Ләкин хатирәләргә вакыт юк, олы яшьтәге тимерче абзый ниндидер тимер балканың бер башыннан тоткан да, шау-шуны җиңәргә тырышып, аңа кычкыра:
— Тот теге башыннан, идрить-тидрить...
Кичләрен клубка чыкканда, кулларын бик озаклап сабын белән юа Ефим, тик күзәнәкләренә үк сеңгән машина мае барыбер бетеп җитми. Бетерергә бик тырышмый да инде, күрсеннәр, пролетариат, эш кешесе. Йөрешләре, үзен тотышларына хәтле үзгәрде егетнең. Әледән-әле ычкынган шаян сүз, янып-җемелдәп торган күзләр, тик торганда да кычкырып җырлап җибәрүләре кәефенең күтәренке икәнлеген күрсәтә.
Катя аңа карап сөенеп бетә алмады. Ефим халык теленә кереп бара, гел уңай яктан үрнәк: әле концертта җырлавын сөйлиләр, әле аның кул астындагы бертөркем яшьләрнең күмәкләп берәр эшне эшләп ташлауларын мактап телгә алалар.
— Каян килеп чыкты бу Мерзон, — дип куйды беркөн партком секретаре,
— аннан башка ике кулсыз булыр идем.
Кәгазьләргә күмелеп утырган Катеринаның йөрәгенә сары май булып ятты бу сүзләр, ләкин сиздермәде, ишетмәмешкә салышты. Кайткач, каядыр җыенган Ефимга бик озак карап утырды. Әй сөенер иде Дмитрий хәзер улын күрсә. Шушы сугыш дигән афәт кайларга гына таратмады кешеләрне. Ләкин яшәү көчен җиңә, канда булган, ана сөте белән кергән күркәмлекне бетерә алмады. Алтын кайда да алтын булып кала, тутыкмый ул, асыл сыйфатларын җуймый. Аккан су юлын таба, әнә алар да, бернинди ярдәмсез, үзләре, бары үз көчләре белән, җәмгыятьтә урыннарын таптылар. Тфү-тфү, болай барса, Ефимның да киләчәге зур булырга ошый.
Ефим күрә, сизә иде әнисенең аның белән горурланганын. Өметләрен акларга, ана горурлыгына лаек булырга тырышты. Гаилә таянычы икәнлеген аңлау җаваплылыгы да егетне әхлак кысаларында тотарга мәҗбүр итте. Клубка 68
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
67
чыкса да, бервакытта да клуб артындагы караңгы почмакларда хәмер чөмерүчеләр арасында булмады. Һәрвакыт бина эчендә, мөдир кабинетында йә концертка әзерләнделәр, йә булачак комсомол җыелышының көн тәртибен тикшерделәр. Авызларына аракы эләккәч кызучанраклар да Ефим булганда тынычланып калалар иде. Бердән, егет төптән чыккан, Ходай куәтне кызганмаган, мал азыгы ташыганда, зур-зур капчыкларны уйнатып кына күчерүенә күпләрнең кызыгып карап торганы бар. Икенчедән, ниндидер эчке бер көче дә бар. Тавышын күтәрмәс, үз итеп, шаярып кына эндәшер, ләкин теләсә нинди агрессия, диңгез дулкыны кыяга бәрелеп тынычланган кебек, аның белән сөйләшкәндә үзенең башлангыч импульсын югалтыр.
Советлар илендә бер гадәт яши иде. Дөрес, халыкның матур бер традициясе ул — өмә оештыру. Ләкин халыкны гомер буе бушка эшләтергә хыялланган коммунистлар аны бик еш кулландылар. Урып-җыю, печән өсте, бәрәңге алган чорларда совхоз администрациясе дә еш кына күмәк хезмәткә чакырып халыкка мөрәҗәгать итә иде.
Менә бүген дә совхоз халкы печән өмәсенә чыкты. Көннәр, Аллага шөкер, аяз, чак кына җиләс җил исеп тора. Комсомол оешмасы, әлбәттә, мондый чараларның үзәгендә. Өмәгә иң теләп чыкканы һәм сөенгәне, мөгаен, яшьләрдер. Яшьлек — яшьлек инде ул, һәрнәрсәдән кызык таба белә. Бертөркем егетләр-кызлар җыелган җирдә һәрвакыт уен-көлке, җыр, шаян сүз. Өстәвенә, бер-береңә мөнәсәбәт белдерергә, үзеңне күрсәтергә моннан да уңайлырак форсат була аламы соң?
Ефим иртәдән аяк өсте. Аңа берничә егет белән печән җыюны тапшырдылар. Кемдер тырма белән күбәләп тора, болар шуны ат белән тарттырып яки йөккә төяп, эскерт куючылар янына ташырга тиешләр.
— Мин печәнне ташласам да, печән мине гомергә ташламас, ахры. Әйдә, егетләр, утырыгыз, — дип, өстенә изүләре ачык иркен ак күлмәк, дулкынланып, ишелеп торган чәчләре өстенә кыеклатып кепка кигән Ефим, йөк ташу өчен җайлаштырып, тирән итеп ясалган, халык телендә «чытыр арба» дип аталган арбаның алдына утырып, дилбегәгә тотынды. Колхозның эре токымлы, сыртлары елкылдап торган аты алты-җиде ир утырган арбаны «эһ» тә итмичә басу түренә алып чапты. Баштагы мәлдә шау-шу килеп, йөкләрне бик тиз төяделәр. Төйи торалар, Ефим эскерт куючылар янына илтеп, аударып тора. Төшкә таба җегәр кимеде, тавышлар да басыла төште, ләкин көнбатышта каракучкылланып пәйда булган болыт һәм шул яктан ишетелгән тонык кына гөрелдәү кешеләрне ашыктыра башлады.
— Иптәшләр, яңгырга эләкмичә генә бетерәсе иде эшне, — дип, партоешма секретаре дә «Бобиг»ына утырып килеп җитте.
Иркен кырга сибелгән печән кибәннәре күзгә күренеп кимесә дә, җитәрлек иде әле. Йөкне аударгач, Ефим атны арбага басып куалый, ат та, үзе дә тиргә баткан.
— Өлгерә алмыйбыз, әйдә безгә төяшергә барыгыз, — дип кычкырды ул бер килүендә. Озын сәнәк белән эскерт өстенә биреп торучы ике ир сәнәкләрен кыскарак саплыга алыштырдылар да арбага сикерделәр. Ефим атның киң сыртына дилбегә кагуы булды, туры бия эре адымнар белән басу түренә ыргылды. Кинәт колакларны ярып чатырдаган тавыш яңгырады, эскерт өстендә торган ике ир, нишләгәннәрен дә аңламастан, аска сикерделәр. Барысы да җиргә чүкте, хатын-кызларның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Башларын күтәреп карасалар, әле генә юыртып барган ат, башын табигый булмаган хәлдә артка ташлап, җирдә ята. Арба янга ауган, камылга тәгәрәгән ирләр, тузанга буялып, сүгенә-сүгенә җирдән күтәрелеп азапланалар.
ГОМӘР ДАУТОВ
Беренче булып якындагы хатыннар аңга килде.
— Ни булды? — диеште алар, йөгереп килеп ирләргә булыша-булыша.
— Әй, хатыннар, — дип кычкырды берсе, — монда килегез әле тизрәк. Арбаны күтәрегез, Катя малае аста калган.
Ул арада башкалар да килеп җитте, «ә» дигәнче арбаны бастырып куйдылар. Аркасы белән яткан Ефимның йөзе ап-ак, иреннәреннән кан качкан. Кепкасы әллә кайда читтә ята, чәчләре табигый булмаганча тузган, киемнәреннән җиңелчә генә әллә пар, әллә төтен күтәрелә.
— Әстәгъфирулла, — дип куйды берсе, — әллә яшен сукканмы?
Күпне күргән фронтовик ирләрнең берсе халыкны аралап уртага үтте.
— Шуңа охшый, — диде ул, — көрәк алып килегез, башын гына чыгарып калдырып, җиргә күмәргә кирәк. Тиз бул! — дип кинәт кычкырып җибәрде ул янәшәсендә өнсез булып торган малайга — ... мать! Кеше үләргә ята, ул авызын ачкан...
Шулай эшләделәр дә. Бераздан, төбенә мул итеп печән түшәлгән арбага җигеп, совхозның нәсел айгырын китереп җиткерделәр. Ефимны арбага күтәреп салулары булды, егет телгә килде. Халык өнсез калды: Ефим кычкырып «Сарман»ны җырлый иде. Фельдшер үзенә-үзе ышанмыйча иелеп авыруның йөзенә карады: юк, аңсыз, әмма җырлый.
— Да, — дип кепкасын салып, маңгаен сөртте әле генә көрәк сорап кычкырган ир, арба кузгалып киткәч, — да! Безнең белән авылда әрәм булып ята бу егет. Яшен суккач та җырлый алган кешене күргәнем юк иде әле.
***
Яшен шаукымыннан тиз тернәкләнде Ефим.
— Атны бәргән, — диделәр. — Дилбегә буйлап ат тотучыга да эләккән.
Яшь организм, яшәүгә омтылыш, көчле рух аны тиз аякка бастырды. Берничә көннән ул инде иптәшләре арасында иде. Бу вакыйганы көлеп кенә искә ала башладылар. Дөньяны ал төсләрдә генә күрүче, гел биеклеккә, алга омтылучы яшьлек ерак киләчәктә бу күңелсез вакыйганың авыр нәтиҗәләр китереп чыгарачагын белми һәм уйлап та карамый иде әле.
1958 ел Ефим өчен истәлекле булды. Беренчедән, аны тимерче итеп күчерделәр. Авыл хуҗалыгы өчен аеруча җаваплы май аенда булды бу хәл. Бу инде ни кушсалар, шуны үтәп йөрүче чүкеч сугучы гына түгел, ә мөстәкыйль эш алып, аның башкарылуы өчен җавап бирүче дигән сүз. Кырларда эшләүче һәр техника — чәчкечме, ургычмы — барысының да төзеклеге, кирәкле детальләр белән тәэмин ителеше тимерчеләр өстендә. Нәр тырманың һәр теше тимерче кулын таләп итә.
Янып, яратып эшләде Ефим. Тимерчелек цехының шау-шуы, мазут, солярка исе, механизаторларның тупас-самими шаярулары — барысы да яшәешнең аерылмас өлешенә әверелде.
Бервакыт, кар инде күренеп алган, ләкин әле ныклап катырырга өлгермәгән ноябрь аенда, авылдагы берничә егетне конторага җыеп алдылар да болай диделәр:
— Илебез зур эшләр башкара. Авыл хуҗалыгына партиябез аеруча зур игътибар бирә. Техниканы белгән яшьләр кирәк. Кемнәр Бөгелмәгә механизаторлар курсына барырга тели?
Беренче булып Ефим кулын күтәрде. Аңа ышанырга, иярергә күнеккән егетләр, бер-берсенә карашып алдылар да шулай ук ризалык белдерделәр.
Совхоз директоры белән партоешма секретаре бер-берсенә карап куйдылар. Мерзонның лидерлык сыйфатларын күрәләр, беләләр, бүген җибәреләчәк 70
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
69
группага аны кертүләре дә юкка түгел иде. Авылда туып-үскән егетләрнең юк сәбәпне бар итеп курсларга барудан баш тарту мөмкинлеген дә уйладылар да, алдынгы карашлы, кыю, башкаларны үз артыннан ияртергә сәләтле Мерзонны укырга китәргә тиешле группа исемлегенә кертергә карар иттеләр. Ышанычларын аклады егет, димәк, аңа зуррак эшләр дә ышанып тапшырырга була.
Күңелдәге мондый ышанычның материаль гәүдәләнеше 1963 елның соңгы аенда Ефим Мерзонны бүген Азнакай районына караган М. Вахитов исемендәге совхозга ВЛКСМ секретаре итеп билгеләүдә чагылыш тапты.
***
Ефим халык телендә кыскартылып Вахит дип йөртелгән совхозга декабрь аенда, Яңа ел алдыннан килеп төште.
— Шушындадыр инде комсомоллар, — дип, маңгаена «Клуб» дип язылган бинага ымлады «ГАЗ-51» машинасы шофёры, — чак кына тегендәрәк — идарәләре.
— Рәхмәт, абый! — Ефим фанера чемоданын кар өстенә куеп, зәңгәр төтен бөркеп кузгалып киткән агач әрҗәле машинага кулын болгады да тирә-якка карана башлады. Калкулыклар уртасына урнашкан Җиңү посёлогы кар юрганы ябынган. Ләкин юллар, монда төзелеш барлыгын сиздереп, ком, кирпеч тузаны белән капланган. Көн уртасы булып, халык төшке ашка таралгандыр, ахрысы, урамда йөрүчеләр юк диярлек. Тимер чыңына, машина-трактор гөрелтесенә күнеккән колакларга мондагы тынлык сәер тоела иде. Моңсулана башлавын сизгән егет, уйларыннан арынырга теләгәндәй башын чайкап куйды да, чемоданын кулына алып, клубка таба атлады. Эчтә шау-шу, яшьлек авазы... Кергән мәлгә Ефим кемгә мөрәҗәгать итәргә белми аптырап тора иде, янына чуар күлмәк кигән, җилкәсенә шәл салган кыз килеп туктады.
— Сез Ефим Мерзонмы? Мин совхоз үзәк усадьбасының беренчел комсомол оешмасы секретаре Дания булам, Әхмәдиева, — дип танышуны да, таныштыруны да бергә кушып тезеп китте ул. — Сезне күптән көтә идек, әйткәннәр иде. Кызлар, — Дания бинаның түренә, сәхнә ягына борылып кычкырды, — килегез монда, бер егет белән таныштырам.
Рәсмилеккә әзерләнеп килгән һәм мондый өлгерлектән, темптан югалып калган Ефим нәрсәдер әйтергә өлгергәнче, бер төркем егетләр, кызлар арасында калды.
— Нәкъ вакытында.
— Егетләр артмас.
— Чибәр үзе! — Моны әйткән кыз пырхылдап көлеп җибәрде дә иптәшләре артына качты.
Тагы да чаярагы биленә таянды:
— Өйләнгәнме?
Маңгайга бәреп әйтелгән бу сораудан кызлар тагын бер кат чыркылдашып алдылар.
Шул арада ияләшеп өлгергән Ефим бүлмәне яктыртып елмаеп җибәрде:
— Өйләнмәгән. Чыгасыңмы?
Бүрәнә ярыгыннан да көләргә торган кызлар бөтенләй тезгеннән ычкындылар:
— Мине ал, үкенмәссең.
— Юк, юк, жирәбә салабыз, кемгә чыга, шуңа өйләнә.
Яңа ел концертына әзерлекнең бүтән юлга кереп киткәнлеген сизгән Дания ике кулын да югары чөйде:
— Стоп! — Тавышы хәтәр икән, Ефим йөзенә усаллык төсмерләре чыккан кызга карап алды. — Стоп! Нәрсә монда кияү бүләсез?! Нигә җыелганны оныттыгызмыни?
Әкренләп тына башлаган кызлар төркемен ерып, берничә егет килеп исәнләште:
— Рәшит.
— Талибулла...
ГОМӘР ДАУТОВ
70
Дания дилбегәне кулдан ычкындырмаска булды:
— Хәзер, әйдә, мин сине башта фатирга урнаштырыйм.
Җитез генә барып плюш бишмәтен киде, шәлен урады.
Ефимны Дусаева Миңнесорур апаларга урнаштырдылар. Эшкә уңганлыгы белән күпмедер дәрәҗәдә Җамал апаны хәтерләткән бу хатынның Сәлимә һәм Марс исемле кызы белән улы бар икән. Сәлимә әле мәктәп баласы, Марс исә армиядә, җәйгә кайтырга тиеш, ди. Миңнесорур апаның аны сөйләмәгән көне юк. Әнисенең сүзләре буенча Ефим аны дөньядагы бар эшне дә булдыра алучы, гаять уңган һәм тәртипле егет итеп күз алдына китерә башлады. Солдат улының фотосын күрсәтә-күрсәтә, бөтен йөзен балкытып сөйләгән Миңнесорур апага карап, кайчакта әнисен исенә төшерә дә йөрәге кысылып куя. Ул да шулай түгел идемени? Әйе, Екатерина Семёновна Ефимның уңышларына сөенгәнлеген тышына чыгармады, ләкин карашында, искиткеч ихтирамлы мөнәсәбәтендә улына ышанганлыгы һәм аның белән чиксез горурланганлыгы ярылып ята иде. Мондый вакытларда Ефим тәрәзәгә карап бераз сүзсез утыра да әкрен генә җырлый башлый:
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам — юаткан, Иркәләп уйнаткан Әниемнең җылы кочагы.
Тавышланмаска тырышып аяк очына гына басып йөрүче Миңнесорур апа сыгылып төшә.
Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда, Ял сорагач керфек очларым, Җыр көйләп, тирбәтеп, Йоклаткан изрәтеп Әниемнең җылы кочагы.
Ефим үзенең кайдалыгын оныткан, кар баскан тауларга караган күзләре берни дә күрми. Сәлимә белән Миңнесорур апа инде яшереп тормыйча кочаклашып үксиләр.
Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән, Яшәргә көч биргән Әниемнең җылы кочагы.
— Үтерә бу бала, — дип сөйли Миңнесорур апа икенче көнне эшкә баргач, — бәгырьләрне өзә. Бигрәкләр юксына инәсен. Ул тавышы, ул моңы.
Килгән уңайга Ефим эшкә чумды. Яңа елга концерт әзерләделәр, бөтен оештыру, программасын төзү кебек эшләрне Ефим үз кулына алды. Берәү дә атап тапшырмады моны, ләкин үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, сорау туган саен аңа мөрәҗәгать итә башладылар. Ул тиз арада лидерга әверелде, һәркем белән уртак тел тапты. Мәдәни-агарту эшләре генә түгел, администрация белән элемтәләрне дә җайга салды, комсомол оешмасының документациясен, утырыш протоколларын тел-теш тимәслек дәрәҗәгә җиткереп тәртипкә китерде.
Элегрәк эленке-салынкы уза торган җыелышлар, яңа секретарь белән эшлекле, проблемаларны — рәсмиме, шәхсиме — уртага салып сөйләшә, ситуациядән чыгу юлларын бергәләп, киңәшеп эзли торган күренешкә әйләнделәр. Ефим беркемгә дә боерык яки күрсәтмә бирми иде, башта барысын да тыңлап чыга, һәркемгә фикерен әйтергә мөмкинлек тудыра, аннан соң гына үзенең мөнәсәбәтен белдерә, нәкъ шулай кирәклеген кире каккысыз дәлилләр белән нигезли һәм тавышка куя. Аның тимер логикасы, ышандырып сөйләве теләсә нинди үз киресенә беткәннәрне дә фикереннән кайтырга мәҗбүр итә һәм, гадәттә, карарлар бертавыштан кабул ителә иде. Партоешма да, совхоз администрациясе дә егетнең үткенлеген, эшлекле
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
71
сыйфатларын тиз күреп алдылар, әледән-әле яшьләрне оештыру, югарыдан төшерелгән күрсәтмәләрне тормышка ашыруны аңа тапшыра торган булдылар. Ефим берсеннән дә баш тартмады. Гадәтенчә ашыкмыйча гына, барысын да төптән уйлап, җиренә җиткереп башкарды.
Аңа өзлексез мөрәҗәгать итәргә шулхәтле ияләшкәннәр ки, бервакыт сәхнәдә «Галиябану» спектаклен уйнаганда, бер егет «Хәлил, нишлисең син?» дип мөрәҗәгать итәсе урында, «Ефим, нишлисең син?» дип ычкындырды һәм бөтен залның көлүенә сәбәпче булды.
Җәйләр җитеп, бөтен дөнья яшеллеккә төренгән матур көннәрнең берсендә фатир хуҗабикәсе Миңнесорур апаның улы Марс кайтты. Солдат формасындагы төз гәүдәле егет бөтен урамны балкытып елмайган хәлдә капканы ачуга, ишектән әнисе каударланып килеп чыкты да кулын сузып улына таба атламакчы булды, ләкин аяк астында сөенче бүләге өмет итеп буталган бала-чагага уралып, тукталып калды.
— Пай, рәхмәт төшкерләре, — дип сукранган булды ул, кесәсеннән кемгәдер урман чикләвеге, кемгәдер конфет өләшә-өләшә, — калмас дип куркасызмыни!
Өй тиз арада күрше-күлән, туган-тумача белән тулды. Олы һәм көтелгән кунак төшкәч һәр өйдә була торган ыгы-зыгы башланды. Тиз арада аш салып җибәрделәр, Сәлимә күбәләктәй очып кына кибеткә барып кайтты.
Солдат кайту хәбәрен Ефим идарәдә ишетте. Миннән башка да мәшәкатьләре җитәрлектер, борчымыйм дип, ашыкмады, төшке ашны совхоз ашханәсендә генә ашады да, кичкә таба кырга китешли, өйгә сугылды.
Чыннан да, йортта халык бераз кимегән, иң беренче килгән кунаклар инде таралышкан. Солдат өстен салып, майкадан гына болдырда утыра иде.
— Марс.
— Ефим, — дип егетләр кул кысыштылар.
— Әйдә, бәбкәм, нишләп бик озакладың, — дип каршы алды Миңнесорур апа, — утыр әйдә. Сәлимә, Сәлимә дим, аш бүл Ефим абыеңа...
Ул сүзен әйтеп бетергәнче, Сәлимә коштабак белән аш күтәреп чыкты, тоз- борыч тезде, калын итеп ипи турап куйды.
Марс та өстәл артына утырды. Кашы белән генә ымлап Ефимнан сорап куйды.
— Әйдә берәрне.
— Юк, рәхмәт, әле басуга, фермага барасы бар. Аннан, ул акбашлы малай әллә ни дус итми мине.
— Кирәк тә түгел. — Марс елмаеп куйды. Күренеп тора, ул бүген аракысыз да бәхеттән исерек иде. Почмактагы чаршау артыннан Сәлимәнең абыйсына сөеп- яратып күз сирпеп алганлыгы күренеп кала. Әйтмәсә дә сизелә — горурлана кызый абыйсы белән.
Кич белән Ефим капка төбендә озак кына уйланып утырды. Кайчандыр Хафизда әнисе белән шулай утырганнар иде. Аның әйткәннәре бүгенгедәй исендә, һәрбер сүзен үтәп барырга тырыша Ефим. Апасы Лиля, кечкенәләр Әнис һәм Әнисә белән калды алар хәзер. Барысы өчен дә Ефим җаваплы, аңа карап торалар. Шөкер, ул үзен күрсәтә алды, яхшы аты бар, аңа ышаналар. Пөнәре дә бар. Дөрес, укырга кирәк булачак, ләкин анысы качмас. Гаилә, үз оясын корырга кирәк аңа хәзер. Нәрсә әйтсәң дә, яшь бара, 28 ел гомер үтелгән. Бу хакта инде Миңнесорур апа берничә тапкыр читләтеп-читләтеп кенә сүз кузгаткалады, кызлы гаиләләрне сөйләп, уңай сыйфатларын мактап- мактап алгалады.
Ефим үзе дә уйлана ул хакта. Ләкин күңелгә хуш килеп, язмышын бәйләрдәй кеше генә күренми. Юк, бар матурлар да, бар эшчәннәр дә, акыллылар да... Әмма, әмма... Нидер тота, нидер сабыр итәргә куша егеткә. Җамал апа әйтмешли, вакыты җитмәгәндер.
Җәйләр үтеп, көзләр дә җитте, урак өсте башланды. Әле җәяү, әле ат белән комсомол секретаре кырдан кырга чапты. Игеннәр уңган, күзләрне сөендереп дулкынланып утыралар. Төннәр салкынча була башлады, ерак офыкта, комбайн
ГОМӘР ДАУТОВ
72
утлары белән ярышып, әледән-әле аҗаган уйнаганы күренгәли. Авыл өстендә көнен дә, төнен дә ашлык ташучы машиналарның гөрелтесе, ындыр табагында молотилка шавы яңгырап тора. Тузанга баткан, йокыны оныткан кешеләр ябыгып калдылар, гасабилы, ачулы сөйләшә башладылар. Совхоз директорыннан алып быел гына комбайнчы ярдәмчесе булып чыккан яшүсмер малайга кадәр һәркем икмәк язмышы өчен борчылып, көннәр аяз торган вакытта уңышны җыеп калырга ашыктылар.
***
Вәсилә гаиләдә дүртенче бала иде. Апа-абыйлары белән чоры өчен гади генә булган өйдә, башта аяк астында буталып, аннан өлкәннәрнең йомыш-юлына йөгереп, өй эшләренә катнашып үсте.
Әтисе Гайнелгыйлем абзый Габделхаков искиткеч тәртипле, классик татар зыялыларының — Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә тасвирланган татар зыялыларының тормыштагы гәүдәләнеше иде. Беркайчан да сүгенмәс, сүгенү түгел, хәтта беркемгә дә тамак ярып кычкырып ямьсезләнмәс иде. Революциягә кадәр алар нәселе тирә-юньдә мәгърифәтчеләр буларак таныла, Азнакай районының Уразай авылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итәләр. Өстәвенә бөтен авылга бер сепараторның да бары тик аларда гына булып, бар халыкның сөт аертырга аларга йөрүе бу гаиләне авылның үзенчәлекле бер үзәгенә әверелдерә.
1917 елгы революция үз артыннан ил өстенә тагын да канлырак зилзилә, тугандашлар сугышы алып килә. Илнең астын-өскә актарып ташлый бу вакыйгалар, язгы ташкын бөтен чүп-чарны өскә күтәргән кебек, җәмгыятьтәге җыен әтрәк-әләм дә калкып чыга, шәһәрдә дә, авылда да җитәкче урыннарга үрмәли. Гайнелгыйлем абыйларның да мәдрәсә эшчәнлеге туктатылып, сепараторлары тартып алына.
Төшенчәләр үзгәрә. Аллага ышану — Ленин-Сталин идеясенә ышану белән, ата-анага хөрмәт партиягә хөрмәт белән алыштырыла. Гомер-гомергә булдыклылык билгесе булган байлык инкарь ителә, ярлылык, хәерчелек мактала, сүздә генә түгел, чынлыкта да чабата түргә менә. Гарәп хәрефләре белән язылган китапларны — диниме ул, дөньявимы, мөһим түгел — өй борынча җыеп алып, яндыра башладылар.
Гайнелгыйлемнәр өеннән дә олавы белән төяп чыгып киттеләр аларны. Әтисе, бичара, гомер буе җыйган рухи байлыкны алып китүче ат артыннан ишегалды уртасына басып карап калды. Чал керә башлаган сакалы дер-дер калтырый, иреннәре тавышсыз гына әллә дога, әллә бәддога укый. Күкрәктә янган ачуы чытырдап кысылган йодрыкларында гына күренә. Гаиләдәгеләрнең берсүзсез буйсынып эшләвенә, авылдашларының һәрвакыт хөрмәт белән карауларына күнеккән әтисен җилкәләре салынган, башы бөгелгән хәлдә күрү кыен иде Гайнелгыйлемгә.
Әтисе кабул итә һәм аңлый алмаса да, Гайнелгыйлем яңа тәртипләрнең озакка икәнен аңлады. Артың белән киртә җимереп булмый, аерым шәхеснең генә каршы булуы бөтен ил буйлап дәүләт дәрәҗәсендә барган процессларны туктата алмый. Дәүләт ул — көч, ул — армия, чиновниклар өере, җәзалау органнары булган көч. Иң яхшысы — килешү, бөтенесе чәршәмбе дип кычкырганда, пәнҗешәмбе булса да, исән калу өчен бөтенесе белән бергә чәршәмбе дип кычкыру. Денем өчен түгел, көнем өчен, ала карга булып йөреп әллә ни кырып булмаячак. Шулай фикер йөртте Гайнелгыйлем һәм эчтән белгәннәрен укый-укый комсомол булды.
Ул көнне атасы каядыр барган җиреннән кайтып кергәндә, кашлары җимерелгән, йөзе караңгы иде. Абзар тирәсендә нидер эшләп йөргән Гайнелгыйлемгә карап та тормыйча, бик җилләнеп өйгә кереп китте. Егет давыл буласын сизеп, куырылып куйды. Балтасын баз өстенә кертеп ташлады да, булачак вакыйгаларны көтеп, бүкәнгә утырган килеш Чатыр тау янындагы тау тезмәләрен күзли башлады.
Чыннан да, озак көттермәделәр. Болдырга чыгып баскан әнисе, кулын каш өстенә куйган килеш, егеткә эндәште:
— Улым, Гайнелгыйлем, кер әле, әтиең чакыра.
Гайнелгыйлем кергәндә әтисе түр сәкедә, күзләрен йомган хәлдә, стенага сөялеп
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
73
утыра иде. Әллә арып хәлсезләнгән, әллә йокымсырап ук киткән.
Егет эндәшми генә бусага буена чүмәште. Бераздан әти кеше күзләрен ачып, хатынына карап сүз башлады. Тыныч кына сөйләшсә дә, эчтән ярсуы тавышының зыңлап торган киеренкелегенә бәреп чыккан:
— Менә, баланы үстерәсең-үстерәсең дә, ул синең башыңа кәкәй итә икән. Хәзер безнең кирәк юк аңа. — Әти кеше, ниһаять, улы ягына башын борды.
— Каян барып чыктың син ул эт өере янына? — Тавышы ачудан кысылып, сүзләре ысылдап чыкты.
— Әти, хәзер заманы шуларныкы. Эт дисеңме син аларны, әллә кем дисеңме, эш башында комсомоллар, коммунистлар, авылны...
— Бәтелдәмә әле, җил тегермәне кебек куалама, — карт үз гомерендә беренче тапкыр улының кызу сөйләшүен кимчелек итеп күрсәтеп, аңа кисәтү ясады.
— Кая чабасың, ашыкма. Авылны. Бер көнлек аларның гомере. Мондый имансызлык белән яшәп була димени?
Гайнелгыйлем исә тагы да кызулап, әтисе туктатканчы дигән кебек, ашыгып- кабаланып сүзен дәвам итте:
— Ай-һай, бер көнлек микән? Бик каты тоталар халыкны. Халык бит ул, әти, үзең беләсең, көчне генә аңлый. Бөтен ил буйлап бит ул, бөтен ил буйлап. Әнә, гәҗитләрне кара.
ГОМӘР ДАУТОВ
«Гәҗит» сүзе әтисен котыртып кына җибәрде:
— Төкердем мин аларның гәҗитләренә, — дип урыныннан сикереп торды соң чиккә җитеп ярсыган карт. — Гәҗит! Гәҗитмени бу?! Менә элек гәҗит иде ул! Дин турында, мөселман дөньясы турында язалар иде. Боларның бар белгәне ярлы-ябагай, революция... Ул көтүче Шәмсиләр, үзенә өй дә салып керә алмаган, хатын алып хатын белән дә тора алмаган Гайфиләрне белмиммени мин! Кыскасы, шул, — әтисе Гайнелгыйлемгә таба бала башы чаклы йодрыгын болгап алды, — бүтән күрмим сине ул ат караклары — комсомоллар, коммунистлар янында.
Өлкәннәргә буйсыну, ата-ананы хөрмәт итү кебек гасырлар дәвамында калыплашып килгән халык традицияләрендә тәрбияләнгән егеткә кыен булды ул вакытларда. Ләкин ул заманаларның тиз генә кире кайтмаслык булып үзгәргәнен күрә, сизә иде, шуңа күрә үз дигәнен итте. Әтисе йокыга киткәнче өйгә керә алмый йөргән вакытлары да булды. Мондый вакытларда әнисе өйдән шыпырт кына йә пешкән бәрәңге, йә ипи кыерчыгы алып чыгып, Гайнелгыйлемгә бирер иде дә чыштыр-чыштыр өйгә кереп китәр иде.
Вакытлар үтә, тәртипләр катылана барган саен, Габделхак ага да тынычлана төште. Эчтән килешеп бетмәсә дә, улының хаклы, заман белән бер аяктан атларга кирәклеген аңларга мәҗбүр булды, ахры.
Коллективлаштыру башлангач та, Гайнелгыйлем оештыручылар сафында ук булмаса да, колхозга керүчеләрнең беренчеләреннән иде. Һәрвакыт индивидуалист булган крестьян өчен чит һәм сәер яшәеш иде колхоз тормышы. Ләкин кеше барысына да өйрәнә, барысына да күнегә икән. Тора-бара уртак басу-кырларга, уртак ындырларга да өйрәнделәр. «Минеке» дип канына сеңгән авыл кешесе «колхозныкы» дигән төшенчәгә ияләште, колхозныкын үзенеке дип кабул итте.
Сугыш башланганда, Гайнелгыйлем өйләнгән, балалар атасы булган иде инде. Тормышлар да түгәрәкләнеп килә, хезмәт көненә дә олау-олау икмәк ала башлаганнар иде. Кечерәк кенә булса да, үз өе, бакча башында мунчасы бар. Ихатада каз, кош-корт, бала-чага тавышы, абзарда сыер мөгри, сарыклар бәэлди. Урманай авылы кызы булган хатыны Шәмсия ачык йөзле, ирне ир итеп таный торган, эшкә уңган. Ни кирәк тагын кешегә? Яшә, яшәвеңә, балаларның уңышына куанып яшә дә яшә, югыйсә. Юк, адәм баласы күңеле фетнәле, һаман җитми аңа. Шул җитмәгән артыннан куып, булганын да югалта аннары.
1941 елның җәендә Уразай урамнары мәет чыккан йорт кебек тын калды. Урамнар буп-буш, карты-яше, барысы да эштә. Озакламый кара хәбәрләр килергә тотынды, кешеләр хат ташучыны куркып көтә башладылар.
Озакламый бер кулы гарип булу сәбәпле фронтка бармый калган Гайнелгыйлем абзыйга колхоз рәисе вазифаларын йөкләделәр. «Грамотаң бар, — диде райком секретаре бюрода, — авылны, аның кешеләрен яхшы беләсең. Онытма, монда да фронт».
Эшләгән кеше үзе генә белә ул елларда рәис булуның нәрсә икәнен. Районнан эш, күрсәткечләр, уңыш таләп итәләр. Кеше юк. Өйләренә барып керәсең, сәке тутырып бала-чага йоклый. Иң олысына 12-13 яшь. Буыннары да ныгып җитмәгән, тезләрен иягенә кадәр тартып китергән дә, авызын ярым ачып, сабыйлар йокысы белән йоклап ята. Үзе дә аруның соңгы чигенә җиткән, куллары ярылып, күз кабаклары йокысызлыктан шешенгән хуҗа хатын, рәисне күрүгә, бәрәңге пешереп йөргән җиреннән барып, малайны уята башлый. Тегесе тора, күзләре ачылмый, шул хәлдә абына-сөртенә юынырга чыгып китә. Иртәнге аш — ике бәрәңге. Шул хәлдә аңа көне буе урак урасы бар. Боларны күреп торган Гайнелгыйлем абзыйның йөрәге сызды, тамагыннан аш үтмәс булды. 76
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
75
Маңгаена җыерчыклар ятты, күз алдында ябыкты, яңак сөякләре калкып чыкты. Хет ашарга булсын иде әзрәк, ашарга! Эштән баш тартмыйлар, ләкин көч, хәл җитми. Их, бирергә иде бераз икмәк, бар югыйсә колхозның запасы, ләкин катгый куелган — бөтенесе хөкүмәтнеке! Сугыш, хәрби чор законнары!
Шулай да беркөн түзмәде Гайнелгыйлем, районга барып, беренче секретарьгә керде. «Иптәш секретарь, — диде ул, — аз гына икмәк бирик халыкка. Аларга эшләргә кирәк бит». «Габделхаков, — секретарь нигәдер читкә карап сөйләде, — Габделхаков, син миңа кермәдең, мин сине күрмәдем».
Әлеге сүзләрнең мәгънәсен Гайнелгыйлем юлда кайтканда гына аңлады. «Теләсәң нишлә, — дигән икән аңа секретарь, — ләкин тавышы-сүзе чыкса, үзең җавап бирәсең».
Озак уйлады Гайнелгыйлем. Бер яктан, бөтен колхоз икмәге — хөкүмәтнеке. Икенче яктан — кешеләр дә бит хөкүмәтнеке. Ачка шешенә-шешенә алар кем өчен тырыша соң? Әгәр авыл үлеп бетсә, тфү-тфү, әйттем исә кайттым, яки берничәсе генә китеп барса да, димәк, илгә икмәк җитештерүчеләр кими бит. Максат бит колхозчыларны ачлыктан үтерү түгел, мөмкин кадәр күбрәк икмәк бирү. Ничек ди әле Ленин, «бер адым артка, ике адым алга», диме?
Шулай фикер йөртте колхоз рәисе һәм тәвәккәлләргә булды. Хисапчы белән утырып бар булган байлыкны исәпләделәр дә чәчүгә ярамаган чүпле, ләкин он итеп ипи пешерергә бик тә ярый торган бодайның бер өлешен халыкка таратырга булдылар. Хисапчы нәрсә, ул кушканны гына үтәүче, бөтен җаваплылык рәис өстендә. Гайнелгыйлемнең монда да ата йортында алган дини-әхлакый тәрбиясе үзенекен итте, ул икмәкне һәркемгә тигез итеп түгел, ә иң мохтаҗларга, колхоз кырында иң күп көч куйганнарга мулрак бирдертте. Инде сугыш афәте үткән, ирле гаиләләр дә бар. Ирләренең кайберсе районга йөреп эшли, ир-ат булган йортта күпкә җиңелрәк. Ә итәк тутырып бала белән утырып калган толлар бик авыр гомер кичерәләр — беренче чиратта аларны кайгыртырга тырыштылар. Коммунистларның атеистик тәрбиясе нәтиҗәсендә Алладан, мәчеттән, димәк, изгелек һәм мәрхәмәтлелек тойгысыннан бизгән халык Гайнелгыйлемнең үзен куркыныч астына куеп ярдәм итәргә омтылышын аңламады. Юк, халык түгел, ә үзенә кимрәк өлеш тигән хәллерәк кешеләр кабул итмәде моны. Шул төнне үк кара пәрдә ябылган тәрәзә, бикле ишекләр артында колхоз рәисенең «корткычлыгы», дәүләт байлыгын әрәм-шәрәм итеп, таратып ятуы хакында хат язылды. Мондый хатны кемгә җибәрәсе икәнен, аның нинди нәтиҗәләр китерәчәген белә иде язучы.
Бер көннән соң, төнлә, Габделхаковларның ишеген кактылар. Вәсилә инде йокларга яткан иде, ләкин, ниндидер куркыныч килгәнне сизеп, тынсыз калды. Ишектән кергән ике кеше белән әтисе быдыр-быдыр нидер сөйләштеләр дә каядыр җыена башладылар. Әнисе, ашыга-каударлана, нәрсәгә тотынырга белмичә нидер җыештырды, нидер төйнәде. Гайнелгыйлем башын иеп, авыр атлап чыгып киткәч, Шәмсия бик озак үкседе. Кешеләр каршылык күрсәтергә базмасалар да, этләре Карабай хуҗаны каядыр алып китүләре белән килешә алмады. Беркемгә дә явызланмаган, өйнең ялгыз түгеллеген белгертер өчен генә һау-һаулап куючы Карабай, бу ике кешегә өйгә кергән вакытта ук, нишләптер ярсып-ярсып өрергә тотынды. Тегеләр ничек кирәк, алай бусаганы атлауга, тышкы яктан ишекне тырмый-тырмый шыңшый башлады. Кире чыкканда да кырыйларында үрле-кырлы сикереп, хуҗасының кууына, кычкыруына карамастан, аякларыннан, итекләреннән тешләргә тырышып изаланды. Машина кузгалгач, үз-үзен онытып, тәгәрмәч астына керердәй булып, артыннан чапты. Шофёр аты-юлы белән сүгенде, авылны чыгуга, машинадан сикереп төште дә кобурасын ачты. Авыл өстенә җәелгән үле тынлыкны пистолет тавышы икегә яргандай булды. «Кара козгын» янәдән кузгалып киткәндә, ачык
ГОМӘР ДАУТОВ
76
авызыннан кан агып чыккан этнең арткы аяклары тартылып-тартылып куя иде.
Кара еллар, куркыныч чорлар... Ил өстендә ач үлем уйный, кызарып баеган офыклардан ерткыч тиран үзенең чираттагы корбанын эзләп җир өстен күзли сыман. Коръән Кәримнең мәрхәмәтлелек принципларында тәрбияләнгән Гайнелгыйлем исемле бер татар баласы кешелексез режимның чираттагы корбаны булып төрмәгә утыртыла. Хатыны Шәмсия берсеннән-берсе кечкенәрәк дүрт бала белән өйдә кала.
Ләкин, Ходайның рәхмәте, халык гел кара эчле кешеләрдән генә тормый шул. Ни генә әйтмә, яхшы кешеләр күбрәк. Колхоз рәисен кулга алып, ай үтәр- үтмәс, авыл халкы исеменнән Казанга аны яклаган, аклауны сорап мөрәҗәгать иткән хат килеп иреште. Әйтергә кирәк, дәүләт милкенә кул сузучы, халык дошманы булып саналган кешене яклап тавыш бирер өчен, ул вакытта бик зур батырлык кирәк була.
Яхшы көйләнгән машина кебек эшләүче репрессия машинасы да кайчак аксаклап куя икән. Ни хикмәттер, авыл халкы язган үтенеч үзенекен эшләдеме, «җинаять»нең дәлилләре җитмәдеме, нәрсә булса да була, бер елдан соң кайтып төште Вәсиләнең әтисе. Әтисе капкадан килеп кергәндә, кызчык өй күләгәсендә чүпрәкләрдән корыштырган курчаклары белән дөньясын онытып уйнап утыра иде. Гайнелгыйлем баскыч төбенә килеп утырды да кыюсыз гына якынлашкан сабыена сау кулын сузды. Әтисенең тир, тузан исе килеп торган, эре шакмаклар төшкән күлмәгенә борынын төртеп озак утырды Вәсилә. Сагыну, юксынуларны аңларлык түгел иде әле, ләкин моның бик тә мөһим вакыйга икәнлеген, тормышларында зур үзгәрешләр булачагын йөрәгенең әллә нинди кыллары белән сизенде.
Ул кичне йокларга яткан әтисе белән әнисе чаршау артында бик озак сөйләшеп яттылар. Рәхәт иде Вәсиләгә аларны тыңлап яту.
Икенче көнне таң белән Гайнелгыйлем районга китте. Беренче секретарь аны ничектер гаепле елмаеп каршылады.
— Утыр, Гайнелгыйлем, — секретарь исеме белән сөйләште, — утыр. Сөйләп җибәр, нинди планнар белән йөрисең?
— Нинди планнар булсын инде арестантның, иптәш секретарь. Архангельскига урман эшенә кеше җыялар икән, язылырга килдем.
— Шулай дисеңме? — Секретарь кулларын кушырып беркавым бик игътибар белән өстәлгә төбәлеп сүзсез утырды. — Китәргә дисең инде, алайса. Ә без монда иптәшләр белән киңәштек тә сине партиядә восстановить итәргә булдык.
Сүзләренең тәэсирен белер өчен, Гайнелгыйлемгә карап алды. Ләкин тегесенең ни йөзендә, ни тотышында эчке кичерешләрен сиздерердәй галәмәтләр күренмәде.
— Рәхмәт, иптәш секретарь, — Гайнелгыйлем нидер әйтергә теләп, тукталып калды, — ышанычыгыз өчен рәхмәт. Ләкин юктыр, мин сезнең генә түгел, ә партиянең ышанычын аклый алмадым бит...
— Юк, юк, мин генә түгел, бюро хәл итте бит синең партия сафларына кайтуыңны.
— Анысы шулайдыр, бюродыр. Ә мине хөкем иткәндә, бюродагы иптәшләр кайда иде соң? — Элекке рәис дулкынланудан торып ук басты. — Ник әнә шул, әнә шул, иң кирәк вакытта яклап чыкмадылар соң алар?
— Да брось, Габделхаков, — беренченең тавышында тимер ноталар яңгырады. — Әйдә, демагогия белән шөгыльләнмә. Булган — үткән, хәзерге белән яшәргә кирәк.
— Кара сакалың үзеңнән калмый, ди. Җай чыгуга теләсә кем судимость белән күзгә төртәчәк, «үзеңнең кем икәнеңне бел» генә диячәк. Аннары үземне үк пычратучылар белән бер үк авылда ничек яшим мин? Ул оятсызлар ояла белми, алар өчен оялып, аларның кабахәтлеге өчен оялып, күзләренә карый алмыйм, урамда очрасалар, читкә карап үтәм!
— Кара әле, Гайнелгыйлем, — секретарь янәдән дустанә тонга күчте. — Кара әле, сиңа аңлатып торасы юк бит инде, без органнар эшенә катыша алмыйбыз. Үзең дә инде, — беренченең бармаклары өстәл өстендә биешеп алдылар,
— тавышсыз гына ерып чыга алмадың. Авылыңда кемнең-кем икәнен белми
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
77
идеңмени, кирәгенчә бирергә иде, тамаклары тыгылсын иде.
Бераз сүзсез утырдылар. Гайнелгыйлем авыр гына урыныннан торды:
— Рәхмәт барысы өчен дә. Әмма күңелем кайтты шул. Кешеләргә дә, эшкә дә. — Кепкасын рәтләп куйгандай башын селкеп алды да дәвам итте.
— Тормышымны яңадан, ак кәгазьдән башлап карарга исәп. Рәхмәт.
Авылга ашыкмыйча гына кайтты. Көзнең тымызык, пәрәвез җепләре очудан туктап, әбиләр чуагының тәмамланып килә торган чагы. Көз — үткән елга йомгак ясый торган вакыт. Нәкъ менә көз көне гомернең үткәне, тагын бер елның вакыт чоңгылына китеп югалганы аермачык сизелә. Игеннәр инде җыеп алынган, халык бәрәңге белән мәш килә. Табигать кышкы йокыга хәстәрләнеп итәк-җиңнәрен җыештыра, үткән матурлыкны сагынып, яңгырлар рәвешендә яшь коярга әзерләнә.
Районда катгый сөйләсә дә, тиз генә чыгып китә алмадылар әле. «Кыш үтсен, — диде хатыны Шәмсия, — итәк тулы бала белән кая барып төшәрбез бит. Көтик бераз...»
Хак сөйли, риза булды ир. Дөресен генә әйткәндә, хатынның кузгаласы килмәгәнлеге сизелә, ләкин иргә каршы да килә алмый. Тәрбиясе андый түгел. Аннары соң Гайнелгыйлем дә ике сөйләргә яратмый. Ышансаң, берүзе дә чыгып китәр.
Карлы-буранлы кышны ферма, ындыр табагы тирәсендә төрле эшләрдә чуалып үткәргән Гайнелгыйлемнең язга таба тәмам түземе бетте. Ташулар китеп, бераз юллар төшүгә, районга барып, Архангельскига китәргә язылып, белешмә алып кайтты да юлга кузгалдылар. Бөгелмә тимер юл вокзалына тирә-як районнардан җыелган, якты, матур, бәхетле киләчәк төзергә тиешле совет кешеләрен мал йөртә торган вагоннарга кертеп төяделәр дә, паровоз озын, сагышлы гудок биреп, кузгалып та китте. Кемнәр генә юк иде монда: акчага өметләнүче егет-җилкенчәк, җитәкчеләр белән килешә алмаучы ирләр. Әмма иң күбе колхоз тормышыннан гарык булып, моннан да начаррак булмас әле дип, бәхет эзләп кузгалучылар иде. Урысы, татары
— бөтенесе бергә. Гаиләлеләр аерымрак почмакка тупланып, барын-югын уртак итеп яшәргә тырыштылар. Ярдәмләшергә, бала-чагага күз-колак булырга да шулай уңайлырак иде. Поезд кыскарак вакытларда тукталып торганда, ирләр станциядән тиз-тиз азык-төлек юнәтергә йөгерә. Шул вакытта кем-нәрсә сатып алып өлгерә, кузгалгач уртага салып, бергә тукланалар.
Бала-чага егылып төшмәсен өчен ачык ишеккә аркылы куелган такта киртәләргә таянып, Гайнелгыйлем уйга калды. Поезд ашыкмыйча гына бара, үзе белән әллә кемнәрне әллә кайларга алып бара. Ни көтә аларны? Ашыкмадымы Гайнелгыйлем? Беткә ачу итеп тунны утка якмадымы? Сорауларның очы- кырые юк. Нишлисең, эшләнәсе эшләнгән, күңелдә әйтерсең ниндидер юеш, кара таш ята. Дөнья шыксыз, чит булып тоела. Болай йөрергә тиеш идемени газиз башлар, әгәр тормышлар болганмаса. Безгә генә төшкән бәла түгел, дип юанырга гына кала. Ярый ла барган җирдә бу гарип кулы белән эш таба алса. Барып чыкмаса? Кайларга барып бәрелер. Кайтып егылыр җире дә юк, авылга җиңелеп кайтуны күз алдына да китерә алмый.
Вагонның түр башында гармун тавыш биреп куйды. Бөгелмә егете Вагыйз бу. Типсә тимер өзәрдәй егет көрәктәй куллары белән төймәләрнең ничек җаен табадыр, әмма аның кулында гармун могҗизалар тудыра инде. Нәрсә куып чыгаргандыр егетне туган оясыннан, берәү дә белми, әмма җырлаганы гел туган ил турында:
Урман эчендә яшел болында
Кырау алмасмы кызыл миләшне?
Үзебез яшьләр, йөрибез сәфәр, Ятлар сөймәсме безнең кәләшне?
Ул җырлаганда хатын-кыз елый, ирләр, үз уйларына батып, кара коелалар. Хәтта бала-чагага кадәр бермәлгә тынып кала. Менә хәзер дә Вагыйз чираттагы җырын — дөньяга сибелгән татарның ачы, горбәтлектә үткән, шуңа мәҗбүр иткән язмышын
ГОМӘР ДАУТОВ
78
каһәрләгән җырын башлады:
Карлыгач кара, муены ала,
Һаваларга очып югала;
Бәхетле бала өйдә кала, Бәхетсезләр китеп югала.
Моңа кадәр игътибар иткәне булмаган икән Гайнелгыйлемнең, татар җырларының бик күбесе чит җирләрдә йөрүчеләр тарафыннан чыгарылган икән. Бәхет эзләп, мал эзләп ил гизгән егетләр, йөреп-йөреп тә теләкләренә ирешә алмагач, сагыш-моңнарын көйгә салганнар:
Сандугач сайрар җир түгел, Сайрар иде — туган ил түгел, Йөгереп кенә кайтыр идем, Йөгереп кенә кайтыр җир түгел.
Ул көнне Вагыйз кичкә кадәр йөрәкләрне өзгәләде. Йокларга һәркем авыр тойгы белән ятты.
Икенче көнне уянганда, поезд туктаган иде.
— Ярославль, — дип аңлатты проводник, — көндезге икеләргә хәтле торачакбыз.
Бу сүзләрне ишетүгә, Гайнелгыйлем тиз-тиз җыена башлады. Исәбе монда яшәүче сеңлесе Мөзәянәне барып күрү иде. «Белмәссең дөнья хәлен, — дип уйлады ул, — әллә күрешәбез, әллә юк».
Калганы куркыныч төш кебек булды. Коры ерганак аша үтә торган күпердә Гайнелгыйлем кәгазьдәге адреста күрсәтелгән урамны сорап бер егеткә мөрәҗәгать итте. Тегесе башта аңламый торды, аннары соң чәйнәлеп беткән папиросын төкереп, баздан чыккан тонык тавыш белән: «Пойдём, покажу», дип алдан кузгалды. Күперне чыгып җитүгә, алда тагын ике кеше күренде, Гайнелгыйлем нидер сизенеп күз кырые белән артка күз ташлауга, анда да ике шәүлә чайкалганын күрде. Юл күрсәтергә алынганы да борылды, ияге белән генә ишарәләп күпер төбенә күрсәтте. Тирә-юньдә этле җан да юк. Гайнелгыйлем йөрәгенең еш-еш тибә башлаганын сизде. Күпер төбенә төшүгә, тегеләргә борылып басты.
— Ну, чё, — дип сүз башлады черек теш, — давай всё что есть, некогда нам.
— Мужики, — Гайнелгыйлем, аякларын җайлабрак басып, кепкасын арткарак этеп куйды. — Деньги у меня есть, но я их вам не отдам. С семьёй едем в Архангельск, если деньги оставлю вам, детишки с голоду помрут.
— А нам по... — дип пычрак итеп сүгенде өрәкләрнең берсе. — Россия большая, выкрутишься.
«Пычаклары юк, — дип нәтиҗә ясады Гайнелгыйлем, — булса күрсәтеп куркытырлар иде. Димәк.» Фикерен очлап тормады, һәр мизгел кыйммәт, авылдагы калай әтәчләр белән очрашканда, үзен берничә тапкыр коткарган алымны, искәрмәстәнлекле кулланды — кырыннан үтеп артка чыгарга азапланганына сугып та җибәрде. Тегесе, гәүдәле генә булса да, көпшәк икән, кискән агач кебек җиргә ауды. Калганнарының күзләрендә аптырау галәмәте күренүгә, Гайнелгыйлем инициативаның үз кулында икәнен аңлады. «Или хәзер, или бетерәләр мине». Ышанычлы итеп алга атлады, иң алда торганның күзләренә караган килеш, үзенең өстенлеген тойган хәлдә йодрыгын тегенең нәкъ ике каш арасына утыртты. Беренче очраган черек тешлесе, «убивают» дип акырып, коры елга буйлап йөгерә башлады, калган икесе дә аңа иярделәр. Ләкин Гайнелгыйлем егылганнарны истән чыгарып, мавыгып китте, берсе аңына килеп, аякка басып өлгерде. Арттан башына китереп сугуга, дөнья караңгыланып, күз алдында бер көлтә очкыннар чәчрәде дә каядыр убылып төшеп китте.
Ыңгырашып күзен ачып җибәрүгә, аркасына әйләнде дә, төенчек итеп култык астына бәйләгән акчаларын капшады. Костюмы да, төенчек тә юк, күлмәк кендегенә
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
79
хәтле умырып төшерелгән. Башы үтереп сызлауга карамастан, ашыга-ашыга аягүрә басуы булды, дөньяның күз алдында әйләнүенә, күңеленең болгануына чыдый алмыйча, җиргә чүкте. «Болай булмый, поезд китсә, Шәмсия нишләр берүзе» дигән уй күңелне айкап алуга, торып басты да, иреннәрен чәйни-чәйни, вокзалга таба атлады. Күз төпләре кара янган, бите-башы канга буялган ирен күрүгә Шәмсия өнсез калып, лып итеп вагон идәненә утырды да, кем икәнен дә карап тормыйча, кырыенда йөргән баланың башын күкрәгенә кысты. Гайнелгыйлемне вагонга күтәреп менгерделәр, кемдер калай кружка белән чәй китереп тоттырды, кемдер йөгереп җылы сулы комган, чиләк алып килде. Ыгы-зыгы арасында ирнең телен көчкә әйләндереп әйткән сүзләреннән эшнең нәрсәдә икәнен аңыштылар.
— Ярар, Гайнелгыйлем абый, — дип юатты яшьли тол калып, бала да табарга өлгерә алмаган, туп кебек түгәрәк гәүдәле Галимә, — аптырама. Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән. Совет илендә яшибез лә.
Баш сызлавы кими башлаган Гайнелгыйлемгә дөнья гаме кайта башлады:
— Шәмсия, — дип эндәште ул, көеп ярылган иреннәрен ялый-ялый,
— Шәмсия, акчаны алганнар бит, нишлибез?
— Да подожди, Гилем, — дип сүзгә кушылды Бөгелмә урысы Егор, — не беспокой жену, что-нибудь придумаем.
Шәмсия ике хис уртасында бәргәләнә, әле һаман аңына килә алмый иде. Бер яктан, иренең исән-сау булуына сөенә, икенче яктан, җиде ят җирдә бер тиенсез калуларына гаҗиз булып, нишләргә, үзен кая куярга белми. Төнлә ирен алып киткән вакытта үз илендә, үз өендә, туганнар арасында иде. «И Ходаем,
— дип эченнән ачыргаланды хатын, борчылганын иренә күрсәтмәскә тырышып.
— Бу балаларга ни ашатырбыз? И Ходаем.» Саташулы, бастырулы йокы белән төн үтте. Дөньяда гамьнәре булмаган тәгәрмәчләр тыкылдый-тыкылдый һаман алга бардылар, Чатыр тау, Стәрле елгасы, анда үткән гомер торган саен ерагая барды. Ишек ярыгыннан көн яктысы саркылып керә башлауга, Гайнелгыйлем белән Шәмсия урнашкан почмакка Вагыйз килде.
— Кара әле, Гайнелгыйлем абый, — диде ул, аякларын бөкләп вагон идәненә утыра-утыра, — без кичә иптәшләр белән уйлаштык та, — ул кесәсенә тыгылды, — уйлаштык та, монда бик күп түгел инде, ну ачтан үлмәскә җитәрлек. Уйлаштык та, — сүзләрендә бутала-бутала, Вагыйз кесәсеннән бер төргәк тартып чыгарып, берни аңламыйча утырган Гайнелгыйлем белән Шәмсиягә сузды, — хәл кадәренчә ярдәм итәргә булдык, бераз акча җыйдык. Хәл кадәренчә инде...
Гайнелгыйлем төенчекне учына кыскан килеш, рәхмәт тә әйтә алмыйча, ишектән артка таба йөгергән урманга карап, озак утырды...
***
Халык юкка гына «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер дөя», димәгән икән. Беркайда да пешереп куймаганнар, кайда да бер дөнья. Эше начар түгел, граматолы булуын искә алып, учётчик итеп куйдылар Гайнелгыйлемне, ләкин баракның чаршау-фәлән белән генә бүлеп алынган бүлмәсендә, бердән, гаилә белән яшәү бик авыр иде, икенчедән, чит-ят дөнья, бөтенләй икенче мохит һич кенә дә кабул итәргә теләмәде иркен басу-кырларга, туганнарның һәм дусларның теләктәшлегенә таянып яшәргә күнеккән татар баласын. Монда һәркем үзе өчен, һәркем мин дип яши. Берничә тапкыр кыен хәлдә калган хезмәттәшенә ярдәм иткән Гайнелгыйлемгә сәерсенеп карадылар.
Бигрәк тә хатыны Шәмсия авыр кичерде мондагы тормышны. Сагынуына чыдый алмыйча көн елады, төн елады. Боегып, ябыгып калган хатынына карап ирнең дә эче сызды, ләкин бирешмәскә тырышты. «Үтәр» дип уйлады, «күнегер» дип үзен-үзе юатты.
ГОМӘР ДАУТОВ
80
Тел белмәгәч, аралашыр кеше табу да авыр иде Шәмсиягә. Аннары соң мондагы хатын-кыз ничектер әрсез, бары тик үзенекен генә эшләп өйрәнгән, беркем белән дә исәпләшмиләр. Кычкырышу, әшәке сүз белән кешенең битен ерту аларга берни тормый. Үз гомерендә сүгенү сүзе дә ишетмәгән Шәмсиянең аларның хәтта үзара талашканда әйткән сүзләреннән дә колаклары кызара иде. Әтисе яһүд, әнисе марҗа булган Валя түти генә хатынның хәленә керә, киңәшләр биреп аны яклый иде. Гаҗәп, кайдан өйрәнгәндер, әмма Валя азмы-күпме татарча да сукалый һәм шуңа күрә Шәмсиягә туганы кебек якын тоела иде.
— Син алардан не бойся, — дип өйрәтә иде Валя түти Шәмсияне, — сами по себе они хорошие. Тормыш авыр, быт не обустроенный, вот алар шундый наглый булырга научились. Син дә научишься.
Шулай да өйрәнә алмады Шәмсия. Беренче мәлләрдә тешен кысып түзсә дә, яңадан «кайтыйк» сүзен ешрак әйтә башлады. Ире эндәшмәде. «Балаларга да кыен, — диде хатыны, беренче класска барган Вәсиләгә ишарәләп, — олылары әле русча аңлашалар, бусы бигрәк бернәрсә аңламый бит».
Икенче юлы сүзне Вахит совхозыннан башлады. «Камилә апа яза, — диде ул җайлап кына, кичке аш вакытында калын итеп туралган ипи телемнәрен ире алдына этәреп. — Вахит совхозы бик күтәрелеп киткән икән. Эш бар, ди. Квартир да бирәләр, ди».
Гайнелгыйлем эндәшмәде, авыр итеп көрсенде генә. Эчендә нинди утлар янганын үзе генә белә, кешегә генә күрсәтми, хатыны тагын шуңа ялкын өсти.
Мондый сөйләшүләр ешайганнан-ешайды. Шәмсия әле Вахит совхозын, әле Урыссуны мактап сөйләде. Азнакай, Әлмәт якларында нефть табуларын, кешеләрнең шунда эшләп акча алуларын да искә алды.
Беркөнне ир түзмәде.
— Тәк, — бала башы чаклы сыңар йодрык өстәлгә ятты, ләкин Шәмсиянең эченә өмет тулы җылы йөгерде, чөнки «тәк» янап түгел, ә ниндидер карар кабул ителгәнлеген аңлатып, йомшак ноталар белән әйтелгән иде. — Тәк, бу ай бетсен, квартальный премия алабыз да Аллага тапшырып кузгалабыз. Вахитка кайтабыз.
Шатлыгыннан сикергәләп китәсе килсә дә, Шәмсия яулыгын рәтләгән булып, бәреп чыккан шатлык яшьләрен сиздермичә генә сөртеп алды. Әтиләренең һәр сүзен шомраеп тыңлап утыручы олы кызлары Фәния килде дә бер сүз әйтмичә әтисенең биленнән кочып алып, битен аның күкрәгенә яшерде. Кыз тавышсыз гына елый, мөлдер-мөлдер яшь түгә иде, Гайнелгыйлем моны күлмәгенең мизгел эчендә юешләнеп чыгуыннан аңлады.
И-и ул вакыттагы шатлыклар! Әйберләрне җыйнап төйнәгәндә, Шәмсия очып кына йөрде, битләре алсуланды. Иренә шулхәтле яратып карый, әйтерсең лә яңа өйләнешкән парлар. Гайнелгыйлем дә моны сизә, хәләлен кочыплар аласы килә, әмма кырыс кыяфәтен югалтмаска тырыша. Җилкәсеннән тау төшкән кебек сизә, күңеле бердән җиңеләеп, яктырып китте, әледән-әле балалар белән шаярып ала, ул да булмый, Шәмсиягә булышырга тотына. Ир белән хатын ике арада туган җылы аңлашучанлык, икесе генә белгән татлы ләззәтне тойган хәлдә, шул күтәренкелекне сакларга тырышып, бер-берләренә бик игътибарлы булдылар.
Мулланур Вахитов исемендәге совхозда аларны бик җылы кабул иттеләр. Совхоз администрациясе дә, авыл кешеләре дә Гайнелгыйлемне электән үк яхшы белгәнгә, монда үзләшеп калу аңа җиңел булды. Төрле җирдән җыелган халыкны бергә туплап яшәүче, гаять зур җирләргә ия бу хуҗалыкка хөкүмәт бик нык ярдәм итә, шуңа күрә фатир да, техника мәсьәләсе дә, нигездә, хәл ителгән. Кил, яшә һәм эшлә генә. Балаларга бакчасы да, мәктәбе дә бар. Әмма Гайнелгыйлем хөкүмәт торагында яшәп, аңа бәйле булырга теләмәде. Урнашып, беркадәр баш-күз алуга, Уразайдагы йортларын сүтеп алып кайтып, яңа ихата торгызып та куйды. Моны алар һич авырсынмыйча, очынып эшләделәр. Гайнелгыйлемне иң гаҗәпләндергәне балалар булды. Читтә боек кына, сүзсез генә йөриләр иде, монда, әйтерсең, чәчәк аттылар.
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
81
Күзләрендә нур, шау-гөр, ни кушсаң, шуны һич карулашмыйча эшләп куялар. Тәкъсин белән Фәния җәй буе әле кырда, әле терлекчелектә эшләделәр. Әхтәм белән Вәсилә дә кул арасына керә, хуҗалыктагы тавык чүпләп бетермәстәй эшләрне ялт итеп эшләп куялар.
Дөньялар да, Аллага шөкер, уңайга китте, халыклар атасы дип саналган мыеклы агай Сталин үлгәч, халык төннән, алып китүләрдән курыкмый башлады. Иң мөһиме — тамак ипигә туйды, иң гаҗәбе — динне һәм дин тотучыларны эзәрлекләми башладылар.
Беркөнне Гайнелгыйлем ничектер, гадәттәгедән кабаланыбрак кайтып керде. Шәмсияне сүзсез генә түр якка чакырып алды да ярымпышылдап нидер сөйләшә башладылар. Хатынның өзек-төтек «И Ходаем, ярар, кайчан» дигән сүзләре ишетелеп торды. Кире чыкканда икесенең дә йөзе бәйрәм алдыннан була торган тантаналы тынычлыкта иде.
— Кызым, — дип эндәште Шәмсия Вәсиләгә, — син тиз генә идәнне юып чыгар әле. Мин тузаннарны сөртә торам.
Ник, нәрсә дип сораштырырга өйрәнмәгән кыз шунда ук эшкә тотынды. Аңа гына түгел, башкаларга да эш тапты әнисе, өйдә кемне дә булса каршы алырга җыенганда була торган ыгы-зыгы купты. Вәсилә юынтык суларны бакча артына түгеп килгәндә, урам капкасында авылның иң өлкән кешесе Салих бабай күренде. Ул туп-туры йортка узуга, тагын өч ир-ат күренде. Болар бераз яшьрәк, ләкин сугышларны үткән, инде пенсия яшенә җиткән кешеләр иде.
Вәсилә ишегалдында эшләрен бетереп өйгә кергәндә, 7-8 кеше җыелган иде. Түр якта кем урындыкка, кем идәнгә тезләнеп утырганнар да салмак кына гәпләшәләр. Ниндидер мөһим вакыйга буласын сизеп, гаилә кешеләре аяк очына гына басып йөриләр, пышылдап кына сөйләшәләр. Ул арада Гайнелгыйлем торып басты, башкалар да кузгалышты.
— Ярый, җәмәгать, — әтисе торып, ирләргә йөзе белән борылды. — Без монда изге ният белән, җомга намазына дип җыелдык. Тәртибе буенча мин, җомга намазын укучы имам буларак, башлап сезгә хөтбә укырга тиешмен. — Әтисе башын иеп бераз сүзсез торды. — Әл-хәмдү-лилләһи...
Вәсилә әтисенә шаккатып карады. Нинди генә серләр яшеренми икән кешедә! Кайлардан белә, кайчан, кемнән өйрәнгән ул аларны?
Бераздан Гайнелгыйлем сүзен тәмамлады, утыручыларга арты белән борылып, йөзен кыйбла ягына юнәлтте. Ирләр дә аякка бастылар, ике саф булып тезелделәр. Гайнелгыйлем ике кулын күтәреп колак яфракларына кагылды:
— Аллаһу әкбар.
Моңарчы ишетелмәгән моңлы бу тавыштан Вәсилә каз тәне чыкканын тойды. Ниндидер ят, шул ук вакытта үтә дә таныш, кайчандыр яшәгән, әмма саташулы авыр чир аркасында онытылган дөньяның ишекләре ачылгандай тоелды. Өйгә илаһи тынычлык иңде, һәркем үтә дә серле, кирәкле вакыйга барганлыгын тоеп, үзләре шуңа катнашмасалар да, намаз укучыларга уңайлы шартлар тудырып, хәл кадәренчә өлеш кертергә тырышты.
Мондый җомга намазлары алга таба атна саен кабатлана башлады. Ул көнне Вәсилә, әнисенең әйткәнен дә көтмичә, идәннәрне юып, өйләрне җыештырып куя. Энеләре Хәмит белән Әнәс исә җомганың җаваплы көн икәнен белеп, йә шауламаска тырышалар, йә ирләр килер алдыннан бөтенләй өйдән чыгып китәләр иде.
Вакыт үз җае белән ага торды, еллар бер-бер артлы тезелешеп үттеләр дә үттеләр. Вәсиләнең абыйсы Тәкъсин авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, Фәния апасы әтисе белән совхозда эшли. «Уң кулым» дип әйтергә ярата аның турында Гайнелгыйлем. Чыннан да Фәния һәр эшне батырып эшләде, берсеннән дә баш тартмады. Яңа урында, яңа нигездә аның гаиләгә ярдәме бәяләп бетермәслек булды. Ул үзе өчен түгел, туганнары өчен яшәде, укысыннар, диде. «Кеше булгач, мине онытмассыз», — дип шаярта иде.
ГОМӘР ДАУТОВ
82
Укуны тәмамлагач, Вәсилә ике классташ кызы белән Ивановога, тукучылар хәзерли торган училищега укырга керде. Бөтен Союзның төрле почмакларыннан җыелган халык арасында кемнәр генә юк иде. Кызларның аракы эчкәннәрен күреп, Вәсиләнең исе китте. Ирләр мәсьәләсендә дә талымсызлар күп. Ләкин татар авылы әхлагы, өйдә укылган намаз һәм әтисенең вәгазьләреннән ишеткәннәр кызны үз кысаларында нык тотты. Дөресен генә әйткәндә, җирәнә иде ул андый яшәештән, аракы сасысы килеп торган егетләр белән хәтта сөйләшүне дә үзенә түбәнлек санады. Группадашлары арасында Азнакай якларына хас булган кара тутлы, шомырт кара күзле, озын толымлы һәм зифа буйлы кызның чибәрлегеннән көнләшеп, гомер бер генә килә, әрәм итмә, дип, юлдан яздырырга, үзләренә ияртергә теләүчеләр дә булды. Вәсилә көлде генә. Гел укуда булды, өйдән ярдәм юк, шуңа күрә стипендиянең һәр тиенен санап тотты. Шөкер, тамагы да ач булмады, башкалардан калышмастай киенергә дә җитә иде.
Училищены гел «бишле»гә генә тәмамлаучы буларак, аңа теләгән шәһәренә китү мөмкинлеге бирделәр. Кыз Казанны сайлады. Ул килеп төшкәндә, сентябрь ае иде, 1 нче октябрьгә килерсең, диделәр. Вәсилә авылга юл тотты.
— Әйбәт булды, кызым, кайтуың, — дип каршы алды аны әтисе. — Әйбәт булды, бик вакытлы, бәрәңге ала башлыйбыз.
Бу — 1964 елның көзе, совхоз халкы «икмәк» дип янып, үз-үзен онытып яшәгән вакыт иде. Кырлардан, ындыр табагыннан өзлексез комбайн, трактор гөрелтесе ишетелә, кичке серле офыкны ерып, нәрсәләрдер вәгъдә итеп, аҗаган уйный. Авыл өстендә кипкән арыш, бәрәңге сабагы исе, өйләрнең утлары ярты төн авышканчы сүнми, клуб алдында яшьлек шавы, гармун моңы...
***
Габделхаковлар өендә күңелле шау-шу. Олы абыйларыннан башка барысы да җыелган. Кичке аштан соң кызлар бизәнергә-төзәтенергә керештеләр. Вәсилә тәмам шәһәр кызы булган, табигый чибәрлеге өстенә, арзан булса да, заманча итеп тегелгән күлмәге аны тагын да күркәмләтеп җибәрә. Кара, озын чәчләре дә бик килешле итеп, кыстырып җыелган, йөзенең төгәл, дөрес чалымнарын ассызыклап, авыл кызларыннан аерып, парикмахер кулы тигәнлеген күрсәтеп торалар.
— Әйдә, абый, — кыз көязләнеп көзге алдында боргаланган җиреннән Әхтәмне култыклап алды, — боларны көтсәң.
— Урлап китмәсеннәр, — дип гадәттәгечә басынкы гына киңәш бирде Фәния, Вәсиләдән бушаган көзгегә килә-килә.
Алар килеп җиткәндә, клубның эче дә, тышы да кайнап тора иде. Эш дип күңел ачмыймы, ардым дип ятып йоклыймы инде яшьлек! Җырлап эшли, уйнап яши торган вакытлары бит.
Әхтәм болдырда тәмәке тартып торучы егетләр белән исәнләшеп калды, Вәсилә баш кына какты да эчкә узды. Уртада түгәрәкләнеп торучылар аны шундук үз яннарына алдылар. Ул арада Әхтәм дә кереп басты, абыйлы-сеңелле яңа башланган вальс көенә биеп тә киттеләр.
Вәсилә ишектән кергәч тә тукталып калган, кем беләндер басынкы гына елмаеп, сөйләшеп торучы, кара плащлы, йокысызлыктан күзләре кызарган, битен ике-өч көн кырылмаган сакал каплаган кешегә ымлап, абыйсыннан сорап куйды:
— Кем бу? Бер дә күргән кеше түгел.
— Кайсысы? Теге, кара плащлысымы?
— Әйе.
— Ә, Мерзон ул, безнең комсомол секретаре.
— Мерзон? Урысмыни?
— Әллә тагын. Татарча сөйләшә ул.
Бу юлы инде Вәсилә ишек ягына кызыксынып күз ташлады... һәм кинәт кызара
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
83
башлаганын тойды, егет бик игътибар белән кызга карап тора иде. Уңайсызлануын яшерер өчен, ул биюле уенга кереп китте, ләкин элекке ваемсызлыгын кайтара, Мерзонның кара күзләрен тоюдан арына алмады. Сәер, рәхәт халәт иде бу, Вәсилә башта абыйсына эндәшергә уйлады, аннан үз-үзенә көлеп куйды: мине егетләр күзли дип әләкләшсенмени инде.
Кайтырга алар үз очларының бертөркем кызлары белән чыктылар. Урам парлап та, төркем-төркем дә таралышкан егетләр-кызлар белән тулган. Көз, үзенә генә хас булган караңгы төненең кара канаты белән авылны төреп алган да аның тынычлыгын саклый. Тик кешеләр генә тынычланырга теләми йөриләр, көлешәләр, җырлыйлар... Аларга ияреп казлар каңгылдашып ала, ябалак уһылдап куя. Әкренләп аяк тавышлары тына, парлашып беткән яшьләр дә пышылдап сөйләшүгә күчә. Йокы аралаш борчылып алган төн дә тынычлана, кара юрганына тагын да ныграк төренә.
Үзләренә якынлашкан саен, Вәсиләләр төркеме дә сирәгәя барды. Югары очка алар күрше кызы һәм аларга ияргән тагын бер шәүлә кайтып җиттеләр.
ГОМӘР ДАУТОВ
Аның арттан килгәнен белсәләр дә, кызлар сизмәмешкә салыштылар, юк-бар сүздән дә кычкырып көлештеләр.
— Ахирәт, — дип пышылдады Вәсилә, — үземне генә калдырма мине моның белән.
Ниндидер хәйләне сизенеп, атылып килеп җиткән егетнең борын төбендә келә шалтырап ябылды.
— Вәсилә, — дип эндәште егет капка аркылы, — минем исемем Ефим.
— Шулаймыни, — дип сулышын тигезләргә тырышып җаваплады кыз, — ни бар, нишләп йөрисең, Ефим абый?
— Капка аркылы сөйләшәбезмени?
Кинәт кенә Вәсиләгә бу тавыш ошый башлады. Әйтерсең күптәнге танышын очратты, бик күп уртак сүзләрне сөйләшәсе, хатирәләрне уртаклашасы бар аның белән. Бу тавыш шулхәтле тыныч, шулхәтле ышанычлы, аңа бөтен серләреңне сөйләргә мөмкин сыман.
— Ефим абый, — кыз келәне ачарга сузылган кулын көчләп диярлек кире төшерде, әмма сүзләре үзе сизмәстән бераз иркәләнебрәк, назланыбрак чыкты,
— бүген соң инде, иртәгә килерсез, яме.
Икенче көнне Вәсилә егетне күзләреннән генә таныды, бүген ул көязлекнең үзе иде: кырынган, өстендә энәдән чыккан костюм-чалбар, аякта бик яхшы, шыгырдап торган ботинкалар. Уен беткәнне дә көтмәделәр, клубтан бергә чыктылар, урамнарны, тыкрыкларны урадылар, сөйләшеп туя алмадылар.
Таң беленә башлаганда, кайтып юрганына төренеп яткан кыз бер нәрсәне аңлады: Казанга бармаячак ул, туку фабрикасы аннан башка гына эшләячәк.
***
Миңнесорур апа Ефимдагы үзгәрешләрне тиз сизде. «Берсенә эләккән безнең егет, — дип уйлады ул. — Юньле кеше баласы гына булсын».
Авылда сүз, хәбәр тиз йөрүчән. Ике-өч көн үтүгә Ефим белән Вәсиләнең очрашулары беркемгә дә сер түгел иде. «Бәрәкалла, бик әйбәт, егетебез чыннан да үткен икән. Нәсел-нәсәбе яхшы, кыз да сүз тидерерлек түгел», — дип сөенде Миңнесорур апа үз баласы кебек якын күргән Ефим өчен.
Ефимның үз гомерендә бу хәтле хисләр һәм уйлар өермәсе эчендә калганы булмагандыр. Әнисенең вафатыннан соң ул апасы, сеңелесе, энесе өчен җаваплылыкның аңа, бары тик аңа гына төшкәнен белә. Өйгә килеп хуҗабикә булган кеше ничек карар аларга? «Өйләнү — түгел сөйләнү», диләр, өйләнү
— ул гомерлек. Икенче яктан — күңел җилкенә, йөрәк боерыклар белән яши алмый. Хет нишлә, күз алдында гел Вәсилә, егет әледән-әле эчтән генә кыз белән сөйләшә башлый. Хәтта бәхәсләшеп тә алалар.
Атна-ун көн үтүгә, Ефим тәвәккәлләде, бер сулышта кызга хисләрен дә, киләчәккә планнарын да аңлатып ташлады. Ташлады да, нәрсә әйтер икән дип, сүзсез генә көтә башлады. Әмма гаҗәп, уңай җавап алачагына үзе тамчы да шикләнми иде.
Вәсилә башта көлде, аннан моңсуланып калды... һәм ризалыгын белдерде. Ул көнне алар таңгача киләчәк белән яшәделәр. Уртак тормышларында булачак һәр адымны Ефим һәрьяклап нигезләп аңлатып сөйли иде. Аның хаклы икәнен аңласа да, кыз кайчакта болай, юри генә каршы төшә, тегесе исә елмаеп кына үткәреп җибәрә. Вәсилә аның тормышчан фикер йөртүенә, кешеләрне, дөньяны тирән белүенә һәм төгәл бәяләр бирүенә исе китте. Рәхәт иде Ефим белән, үзен ышанычлы түбә астында, якланган һәм сакланган итеп хис итте.
Калганы тиз булды. Вәсиләләр бәрәңге алып, төшке ашка кереп киләләр иде, урамда алар өенә таба килүче партоешма секретаре Әнвәр абый Булатов 86
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
85
белән Ефим күренделәр. Хатын-кызлар кереп китте, әтиләре авылның рәсми кешеләрен каршыларга капкага юнәлде. Вәсилә, яңакларына ут капканын тоеп, әнисенә сиздермәс өчен, мич алдында аш-су белән булаша башлады. Ул арада болдырда аяк тавышлары ишетелде, ирләр өйгә керәләр иде.
— Исәннәрмесез! Мактап йөрибез икән, — дип барысына да берьюлы сәлам бирде Әнвәр абый.
— Исәнме, Әнвәр, — дип җавап бирде Шәмсия мич алдыннан гына, табак- савыт шалтырата-шалтырата.
— Синең, Гайнелгыйлем, өйгә килеп кергән тузан бөртеге дә кая кунарга белми йөридер дә оятыннан чыгып качадыр. Кызларың бик уңганнар бит, — дип сүз дилбегәсен үз кулына алды авыл коммунистларының җитәкчесе.
— Аллага шөкер дисәм, сиңа дөрес булыр микән инде, — дип шаян тонны дәвам итте Гайнелгыйлем абзый, — Аллага шөкер, зарланырлык түгел.
— Кызлы өйгә тузан кермәсә дә, җен ияләшә башлый, ди бит, — дип әңгәмәгә кушылды Ефим.
Ирләрнең гел кызлар турында сөйләшүеннән нидер сизенгән Шәмсия апа Вәсиләгә батырып карап алды. Анысы берни сизмәгән булып аш бүлүен белде.
— Алла да җен генә әле телегездә. — Әнвәр абый алдына аш китереп куйган Фәниягә рәхмәт әйтте дә Гайнелгыйлем абзыйга таба борылып утырды. — Үтә дә дөньяви, үтә дә җитди эш белән килдек әле без.
— Соң, юкка йөрмисездер инде олы башыгызны кече итеп. Йә эш белән, йә йомыш беләндер.
— Менә, егет үзе әйтсен әле. — Секретарь кашыгына тотынды.
— Гайнелгыйлем абый, бу авылныкы булмасам да, мине беләсездер инде.
— Ефим дулкынланудан рәсми тонга, «сез»гә күчеп сөйли иде. — Миңнесорур апаларда торам, Урыссуда йортым бар, һөнәрем бар. Кыскасы, — Ефим тирән сулыш алды да суга сикергән кеше кискенлеге белән әйтеп куйды, — мин, без,
— комсомол секретаре бераз буталып алды, — без Вәсилә белән өйләнешергә булдык һәм мин сезнең ризалыгыгызны сорарга килдем.
— Алай, — дип сузды хуҗа, бармакларын өстәлдә биетә-биетә. Аннан кинәт исенә килеп, кыстарга тотынды. — Җитешегез әле, әйдә, җитешегез. Суынгач тәме булмый бит аның. Шәмсия, чык әле, — Гайнелгыйлем абзыйның кинәт булган сүздән югалып калганлыгы, шуны күрсәтмәс өчен хатынын чакыруы сизелә иде.
— Менә нинди токмачлар куера бит әле монда, — дип, чаршау артыннан чыккан җәмәгатенә карап сүзен дәвам итте ул. — Мин колхоз йомышы белән килгәннәр дисәм, алар кыз кодалап йөриләр икән.
— Егетне мактап торасы юк. — Әнвәр абый бушаган табагын этеп куйды да, маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын алдындагы сөлге белән сөртеп алды. — Дөресен генә әйткәндә, аның өйләнүе безнең файдага түгел. Өйләнгәч, хатыны белән квартирада тора алмый бит инде ул, китәчәк үзенә, Урыссуга. Ә ул монда алыштыргысыз кеше. Эчми, тартмый, эш рәтен белә, олыларны олы, кечеләрне кече итә. Үлеп торалар үзе өчен.
— Шулайдыр, әйбәттер егет. Кинәтрәк бит менә...
— Нигә, — Әнвәр абый шикләнеп Ефимга карады, — Вәсилә әйтмәдемени? Тукта әле, вообще-то кыз үзе беләме соң?
— Белә, белә, — дип сүз катыштырырга ашыкты Ефим, көлүен тыярга тырышып.
— Без белмибез, — диде Гайнелгыйлем абый, — шуңа аптырап калдык бит. Кызым, Вәсилә, чык әле монда.
ГОМӘР ДАУТОВ
Бөтенесе борылып, кыяр-кыймас чыгып баскан кызга карадылар.
Аш табыны җыелганда мәсьәлә уңай якка хәл ителгән иде инде. Әтисе кунакларны озатып кереп, түр башындагы артсыз урындыкка утырды да сүзсез калды. Аралыкта Шәмсия апаның: «Ну, кызый, безгә әйткән булсаң, ни була иде инде. Әзрәк әзерләнеп торган булыр идек», — дип ишетелер-ишетелмәс Вәсиләне тиргәгәне ишетелә иде.
— Чыгыгыз әле монда. — Хуҗаның тавышы талчыккан булса да, ачулы түгел. — Әгәр кылтаеп урысча сөйләшкән булса, риза булмый идем. Исем-фамилиясе ят булса да, үзебезнең кеше бу, бер күрүдә күңелгә ятты.
***
Туйны Урыссуда үткәрделәр. Туй көнне яңгыр яуды. Ефим «Умырзая» җыры белән кыз ягыннан килгән кунакларның һушын алды. «Да, — диеште тәмәке тартырга чыккан ирләр, — булдыра. Да...»
Ефим һәрвакыттагыча тыныч, бөтен мәшәкатьләрне уйлап, бөтенесен төптән уйлап оештырган иде.
Апасы Лиляның ахирәтләре, күршеләр бик нык ярдәм итте.
Икенче көнне тагын табын корып, яхшы гына кәефләнеп алган кунаклар шау-гөр килеп, Вахит совхозыннан алырга килгән йөк машинасына бик озак төялделәр, ирләр җырларга азапланды, хатын-кыз китәргә ашыкмаган җәмәгатьләрен этә-төртә кузовка менгерде. Саубуллашулар, вәгъдәләр, үзләренә кунакка чакырулар белән капка төбе кайнап торды. Яңгыр изрәткән юл буйлап салулый-салулый киткән машина артыннан кул болгагач, яшь килен өйгә керде. Өйдә җыелмаган өстәл, тау булып өелгән табак-савытка бераз карап торгач, алъяпкыч бәйләде, җиңен сызганды.
Ефим икенче көнне үк эшкә чыкты. Эшчәнлеген, ышанычлы икәнлеген беләләр иде, сөт ташучы машинаны тапшырдылар. Авылда үтә дә җаваплы эш бу, чөнки машина һәрвакыт төзек булырга тиеш. Һәр Ходай биргән көнне ул көнлек савымны район үзәгенә ташып тора, илтә алмый икән — сөт ачый. Ефим иртәнге сәгать дүрттә тора, аның белән Вәсилә дә кузгала. «Кая ашыгасың, сиңа савымга өлгерәсе юк бит», — дип тә әйтеп карый Ефим, ләкин ире чыгып киткәндә йоклап калуны хатын күз алдына да китерә алмый. Бергәләп чәй эчеп алгач, Вәсилә ишегалдына чыга, кош-кортка ашарга салып, сыер савып кергәнче, Ефимның сеңлесе Әнисәнең дә мәктәпкә барыр чагы җитә.
Яшүсмер кызларга хас булганча ябык, абыйсы кебек кара күзле, кара чәчле Әнисә Вәсиләне беренче көнне үк үз итте, ачылып сөйләшә, серләрен уртаклаша торган булды. Җиңгәсе дә якын итте, өсте-башы бөтен, тамагы тук, ятимлеген сизмәсен дип тырышты. Ефим исә сеңлесе дигәндә җанын ярып бирергә дә әзер.
«Искитмәле, — дип уйлап куя кайчак Вәсилә, — бу хәтле яратуга олы җанлы кешеләр генә сәләтледер. И Ходаем, бәхетемне күпсенмә!»
Әнис инде студент. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Әледән-әле, сәбәп белән дә, сәбәпсез дә, кайткалап тора. Ул кайтуга, Вәсилә бар булганны табынга чыгара, берәр нәрсә пешерер өчен тагын да иртәрәк тора. Атна-ун көн эчендә егеткә ит куна, тазарып китә.
— Корсак тулгач, тире тартыла да, күз йомыла, йокы килә башлый, — дип шаярта ул, өстәл буеннан кузгалгач, — ятсам, кичкә хәтле тора алмыйм, кая, берәр эш юкмы?
Бу гаиләдә бер-берсенә кечкенәдән үк искиткеч ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнгән. Лиля иң өлкәне булса да, тормыш дилбегәсенең Ефимда 88
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
87
икәнлеген барысы да берсүзсез таныйлар, шулай кабул ителгән. Ул, матур сүзләр язарга ярата торган каләм әһелләре әйтмешли, чын мәгънәсендәге «алтын багана» иде. Ефим үзе дә моны андый, андый гына түгел, бөтен кыл бөртекләре белән тоя иде. Ул үзенен бурычын гаиләдәгеләрне матди яктан тәэмин итү дип кенә карамый, ул аларга әти дә, әни дә булырга тырыша, әхлакый тәрбия, дөньяга дөрес караш формалаштыруны үз мисалында тормышка ашырырга омтылып яши. Анын омтылышын Вәсилә дә күрә, бөтен йөрәге белән анлый һәм ире күрсәткән үрнәккә лаек булыр өчен, кулыннан килгәннен барысын да эшли иде.
Сөтне озак ташырга язмаган икән, бераздан Ефимны автомеханик итеп күчерделәр. Вәсилә дә балалар бакчасында эшли башлады.
Ефимны яна эшендә дә яраттылар, чөнки, бердән, эш рәтен белә. Теләсә нинди техниканын көен таба, иренми, трактор кабынып эшли башлаганчы механизаторлар белән бергә була. Һәрвакыт запаслы, көймә комга килеп терәлгәндә мөрәҗәгать итсәң, кирәкле запчастьны табып бирер. Дөрес, моңа нинди юллар белән ирешкәнен Ефим үзе генә белә. Техника күп, авыллар гөрләп тора, һәркайсына запчасть кирәк. Склад, база мөдирләре янына якын килә торган түгел. Алар үз дәрәҗәләрен белеп, теләсә кем белән исәнләшмиләр дә хәтта. «Бирергә» дип директор кул куеп җибәргән кәгазьне дә борып җибәрергә мөмкиннәр — юк, бетте-китте. Ефимнын кешене таный, аралаша белү сәләте бик ярдәм итте. Үзе хәмерне сөймәсә дә, бик күнелле мәҗлесле кеше, теләсә нинди компаниядә үз кеше булып китә. Акчадан бигрәк дуслык бәяләнгән заманда ул бик күпләрнен күнеленә ачкыч тапты.
— Иркенрәк тун киеп кил иртәгә, — дип күпмәгънәле ишарә ясады Бөгелмәдәге тимер юл буенда урнашкан складларнын мөдире, бер өстәл буенда сыйланып утырганда, — автопаркка барырбыз.
Сорашып, төпченеп тормады Ефим, ләкин икенче көнне автопаркта әлеге кинәшнен бик тә урынлы икәнен анлады.
— Бу минем дус, — дип таныштырды склад мөдире Ефимны автопаркнын тәэминат бүлеге начальнигы ярдәмчесе белән. — Әйбәт кеше, үзе мондамы?
— Юк, бүген шәһәрдә совещание, шунда китте.
— Кыяфәтен юк, әллә башын авыртамы?
— Бар инде әзрәк. — Ярдәмче кәефсез һәм сөйләшәсе килмәгәнлеге күренеп тора иде.
— Кая, әйдәле, аяк өсте тормыйк, — склад мөдиренен монда үз кеше икәнлеге күренә, — керик әле синен почмакка.
Паркнын аулак бер почмагында, күзгә ташланмаслык итеп урнаштырган вагончыкка үттеләр. Склад мөдире, шкафта хуҗаларча актарынды, стаканнар, ипи кисәкләре чыгарып куйды. Хуҗа да күзгә күренеп җанланды, Ефим үзеннән ни теләгәннәрен анлап, «На всякий случай!» дип җин эченә кыстырып кергән акбашны өстәлгә чыгарып утыртты.
— Бала табу берни түгел, похмельне бирмәсен Ходай, дигән ди бер хатын, — дип шаярта-шаярта, бөкесен бәреп чыгарды да шешәне склад мөдиренә сузды. Тегесе ике стаканга аракы койды.
— Нигә, Ефим, үзен эчмисенмени?
— Юк, эчми ул, — дип кыска тотты сүзне склад мөдире.
— Әйдә, Хәбип абзый, исәнлеккә.
Ирләр стаканнарны куйгач, беркавым сүзсез тордылар, ах-ух килеп ипи кисәге чәйнәделәр, битләренә алсулык йөгерде.
Рәхәт чикте ул көнне Ефим. Парк бай, базаларда, складларда ниләр генә юк.
ГОМӘР ДАУТОВ
— Моны сиңа бирә алмыйбыз инде, — диде Хәбип абзый, Ефим барып тотынган бер запчастька ымлап, — шул, кыстырып чыксаң гына инде.
Капкадан тәэминат начальнигы урынбасары озатуында чыкканда, тун арасына кыстырган шестерналар, ременьнәр авырлыгыннан Ефим көчкә йөри иде. Әмма күңеле күтәренке, иртәгә атналар буе тик торган тракторларга җан керәчәк чөнки.
Яз — авыл өчен бөтен тереклекне уятучы көч кенә түгел, яз — авыл халкы өчен яңа тормыш, хезмәт дигән сүз. Көннән-көн ныграк җылыткан кояшка сыртларын куеп, укра чүпләгән кошларның чыр-чуына рәхәтләнеп торган сыерлардан башлап райком секретарена кадәр яңа дәрт, ашкыну белән яши башлаган вакыт бу. Яз борчулар, мәшәкатьләр дә алып килә. Җырларда җырланган игенченең даны хәзер атларның көрлегенә түгел, техниканың төзеклегенә бәйле. Көзге уңышның язмышы ремонт мастерскойларында, машина-трактор паркларында, гаражларда хәл ителә. Тракторлар гөрләп эшләп утыра икән — җирең сөрелгән, тырмаланган, чәчелгән булыр. Машиналар йөгерек хәлдә икән — ашламасы вакытында кайткан, уңышың яңгырга эләкмичә амбарга кереп утырган булыр.
Шундый киеренке язгы көннәрнең берсендә, совхоз администрациясендәге гадәти иртәнге җыелыш тәмамланганда, партоешма секретаре директорга эндәште:
— Трофим Сидорович, хәл итәсе бер мәсьәлә калды бит әле...
— Нәрсә тагын? — Урыннан кузгала башлаган директор кире урындыгына чүмәште.
— Завгар билгеләнмәгән бит әле. Кеше юк.
— Ничек юк? Әнә, әзер кадр бар — Мерзон. — Мәсьәләне хәл ителгәнгә санап, директор аякка басты. — Монда уйлап та торасы юк. Приказ әзерләгез.
Ефим, шулай итеп, икенче көнне гараж мөдире булып уянды. Дөресен генә әйткәндә, болай да мөдирлек вазифаларын башкара иде инде ул. Ләкин рәсми рәвештә хезмәт хакы ала, документларга кул куя башлавы әлеге иртәнге җыелыштан соң булды.
Ефим эшли башлагач, гараж, мастерской күзгә күренеп үзгәрде. Элек гаражның түбәсеннән су үтә, теләсә кайда тимер-томыр, кулланылган май тутырылган чиләкләр ауный иде. Иң беренче эш итеп өмә оештырдылар — бина ялт итеп калды. Көн чабып, төн чабып, яңа мөдир материал кайтартты, яңгыр яуганда елап утыра торган түбәдән су үтми башлады. Кешеләр дә үзгәрде. Сынып чыккан, эшкә ярамый торган запчастьне кая туры килсә, шунда ыргыта торган механизаторлар үз эш урыннарын пөхтә тота, кайтып киткәндә җыештыра, хәтта себереп куя торган булдылар. Әмма иң мөһиме — Ефимда алар хуҗа белән бергә яклаучы да күрделәр. Механизаторларның хөкүмәт эшеннән тыш шәхси тормышы да барлыгын яхшы белә иде ул. Беркайчан да, беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмады. Моны бик тиз аңлаган халык аңа хәтта гаилә проблемалары белән дә мөрәҗәгать итә башлады. Эчеп кайткан ир өендә дулый, хатыны Ефимга йөгерә. Яшь киленнең төн уртасында тулгагы башланса, хуҗа Мерзоннар ишеген шакый. Ефим тора, радиаторы катып ярылмасын өчен суы агызып куелган машинасына кайнар су тутырып кабыза да район үзәгенә, больницага алып китә. Аннан турыдан гына эшкә киткән чаклары да булды. Моны ул һич авырсынмыйча эшләде.
Урамнарда челтер-челтер гөрләвекләр агып, тау битләре ала-кола төскә кергән вакытлар иде. Вәсилә иртән күңеле болганып уянды. Урыныннан да үзен мәҗбүр итеп кенә кузгалды, Ефимны эшкә озаткач та, нәрсәгә барып 90
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
89
тотынырга белмичә йөрде дә урынга барып ятты. Төшке ашка кайткан ире хатынның суырылып калган йөзен, әледән-әле укшып куйганын күрде дә, ай- ваена карамыйча, район үзәгенә алып китте. Олы яшьтәге табибә Вәсиләне игътибар белән карап чыкты да елмайды:
— Нәрсә дим, котлыйм.
— Ни белән? — Вәсиләнең башында уйлары чуалды.
— Сез йөкле, ханым.
Коридорга чыккач, Вәсилә иренең күзләренә тутырып карады. Дүрт ел көттеләр алар бу сүзне. Дүрт ел икесе дә эчтән көеп, шуны тышка чыгармаска тырышып яшәделәр...
Кешечә, гади генә итеп шатлана һәм эшли белми иде шул Ефим, барысын да соң чиккә җиткерә: сөенсә, үзе генә түгел, хәтта ай белән кояш та бии башлый, эшләсә, түп-түгәрәк итеп, тел-теш тидермәслек итеп куя. Ә, юк, хезмәт белән куанычын дөньяга чыгарса да, кайгысын-көенечен берәү дә күрмәде, үзе генә белә иде. Йомыла, эндәшми йә бөтенләй чыгып китә, күзгә-башка күренми.
Ул көнне исә Ефим бөтен саклап тоткан запчастьларын механизаторларга өләште. Кич, таралышыр вакыт җитәрәк, ирләрне мастерской почмагында такта белән бүлеп алынган будкага җыйды да, кесәләреннән ике акбаш чыгарып, өстәлгә утыртты. Ирләр бер-берсенә карашты, Ефим исә өзлексез шаяртты, үзе, гадәттәгечә, стаканга кагылмады.
Ефим белән Вәсиләнең беренче кызлары туган көн авыл хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәм көненә туры килде. Игеннәр җыеп алынган, һаман усаллана барган җил кызыл, сары төсләргә төренгән агачларны йолкый, кырлар буйлап яфрак куып уйный иде. Гомерендә беренче тапкыр Ефим район үзәгендә бу көндә үткәрелә торган тантанада катнашмады. Ул көнне әти кеше бала тудыру йортына бер капчык алма, шампан шәрабе, чәчәк букеты тотып килде. Шатлыгы белән бергә көенечле күз яшьләрен дә күп күргән шәфкать туташларының болай канатланган һәм юмарт кеше белән беренче кат очрашулары иде.
Светланадан соң ике ел үтәр-үтмәс икенче кызлары — Елена дөньяга аваз салды. Аннан өченче бала — Ирина туды. Ире үзе сыңар аваз чыгармаса да, Вәсиләнең Ефимга ир бала бүләк итәсе килә иде. Өченчесе дә кыз булгач, хатын үртәлеп елады. «Ирең килгән» дип хәбәр биргәч, тәрәзәдән карады, анда Ефим басып тора, ике ягында ике кызлары — Светлана белән Лена. Үзләре дә курчак кебек итеп киендерелгән, күз явын алырлык кызлар кулларына курчак тотканнар. «Бүләк итеп әтиләре алып биргән», дип уйлады Вәсилә. Икенче кат тәрәзәсенә Ефимның тавышы ишетелде:
— Вәсилә, хәлләрең ничек?
— Әйбәт, тагын бер кызыбыз бар.
— Молодец! Күрсәт әле.
Вәсилә кулындагы төенчекне тәрәзәгә якын китерде. Светлана белән Лена шыбырдаша, ике яклап әтиләрен тарткалый башлады. Ул чүгәләп балаларга нәрсәдер әйтте дә яңадан тәрәзәгә борылды:
— Тере курчак алып кайтабыз дигән идем кызларга, «шулмы, исеме ничек?» дип сорыйлар. Кара әле, миңа монда Амалия: «Вәсилә Гыйлемовна кыз булганга бик борчыла, елый», — диде. Син ул эшеңне туктат. Ник борчыласың? Кыз ни, малай ни — барысы да үзебезнеке. Ә монысы гел Лиля апага охшаган бит...
— Ярар, Ефим, ярар. — Кинәт җиңеләеп, тынычланып калган Вәсилә саубуллашып кул болгады да бәләкәчен имезергә утырды.
— И-и-и, бәхетледер син, Вәсилә, — дип куйды Бәйрәкә Тамак хатыны, — безнекеләр килми, килсә дә исерек була.
ГОМӘР ДАУТОВ
90
— Әйтмә дә, — дип җөпләде икенчесе. — Без монда чагында нишләпләр яталар икән, сыер савылды микән дип йөрәкләр яна. Синеке әнә, ичмасам, наять булып йөри.
Вәсилә үзалдына елмаеп, инде яшьләре кипкән күзләрен сөртеп алды. Анысы шулай, Ходайга мең шөкер. Хатын мыс-мыс итеп яткан бәбиен күкрәгенә кысып, артыннан сөеп куйды.
***
Еллар үтте, тәгәрәшеп балалар үсте, Мерзоннар гаиләсе Урыссу совхозының аерылмас бер өлешенә әверелде. Ләкин беркайчан да, беркайда да дөнья үзгәрешсез тормый. Кемдер килә, кемдер китә дигәндәй, совхоз директоры Трофим Сидорович та олыгайды, Ефим исә торган саен халык арасында абруй яулады. Күпләр инде аны директор урынында күрәләр иде.
Ләкин, шагыйрь әйтмешли, «аһ, дәрига», без һәм халык теләгәнчә генә булса икән! Нәкъ шул вакытта зур гына түрәнең малаена урын кирәк була. Яңа директор килә. Ләкин инде Ефим Мерзонның да эшлекле, әзерлекле һәм оператив киңлеккә чыгарга әзер кадр икәнлеген райкомда күреп алган булалар. «Менә, — диләр аңа, район үзәгенә чакырып, — сиңа Урыссу АТПсы. Оешманың хәле мактанырлык түгел, син — коммунист, партия сиңа предприятиене алдынгы сафларга чыгаруны бурыч итеп куя».
Ләкин Ефимның эшлекле сыйфатларын райкомда гына түгел, Казанда да яхшы беләләр иде, җиләк-җимеш һәм яшелчә совхозы башкалага буйсынганлыктан, аны тиз генә җибәрергә теләмәделәр. Күпмедер вакыт ул әле тегендә, әле монда эшләп йөрде.
Хезмәт сөючән кеше буларак, аңа партия һәм халык исеменнән пафослы сүзләр кирәкми иде. Ул болай да ни-нәрсә, кайда нәрсә җитмәгәнлеген, үзенең бурычын яхшы белә. Аңа бары бер нәрсә кирәк — комачауламасыннар. АТПда үткәргән беренче киңәшмәдә үк әйтеп куйды: «Иптәшләр, һәр нәрсәдә тәртип кирәк. Үзебездән башлыйк — бүгеннән бер-беребезгә исем-отчество белән эндәшә башлыйбыз. Без — җитәкчеләр нинди, халык та шундый булачак. Үзебезне үзебез һәм бер-беребезне хөрмәт итәбез икән, эшчеләр дә безне хөрмәт итәчәк». Үзе үк беренче үрнәкне дә күрсәтте. Киңәшмә беткәнне аңлатып, урыныннан кузгалды да эксплуатация начальнигына эндәште:
— Әнәс Хәмидуллович, территорияне карап чыгыйк әле.
1969 елдан бирле шушы хуҗалыкта эшләүче Әнәс Хәмидулла улы яңа начальникны территория буенча алып китте. Дөрес, мактанырлык түгел. Коймалар агач, өстән чәнечкеле тимерчыбык тарттырылган. Ләкин керергә- чыгарга теләгән кешегә һич комачаулый торган түгел, чөнки җепсәләре черегән тактага бер тибү җитә — куба да чыга, рәхим ит, теләсә нәрсәне алып китеп була. Машиналар иске, ике көн йөрсә, бер көн ремонт кирәк. Диспетчер йорты
— Ютазыдан сүтеп алып килеп салынган, мунча хәтле генә йорт.
Озак йөрделәр. Әнәс Хәмидуллович яңа хуҗаның — Ефим Дмитриевичның
— күзләрендә гамь һәм борчу күрде. Эксплуатация начальнигы булып озак еллар эшләү дәверендә аңа күп җитәкчеләр белән эшләргә туры килде, ләкин моның кебек практикны, һәрнәрсәне төшенергә тырышучыны очратканы юк иде. Барысын да күрергә тырышты, һәр почмакны тикшерә, йөргән саен кашлары җыерыла, вакыт-вакыт онытылып, борын эченнән көйли башлавы нәрсәдер исәпләве, тирән уйларга чумуы хакында сөйли. Кинәт кенә сорап куйды:
— Торак, фатир мәсьәләләре ничек?
Югалып калган Әнәс Хәмидуллович бераздан:
— Сезгә райком белән сөйләшергәдер инде бу хакта. Сезнең бит гаилә,
— дип башлаган иде, Ефим Дмитриевич аны бүлдерде.
— Юк, сез мине аңламадыгыз. Миңа димим, эшчеләрнең дим.
Әнәс Хәмидуллович тагын да аптырый төште. Ничек инде, әле бит монда
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
91
запчастьларны таптырасы, гаражлар, машиналар, әле бит, әле бит...
— Әнәс Хәмидуллович, — Мерзон көне буена беренче тапкыр саран гына елмаеп куйды, — әгәр кешеләрнең эшкә теләге булса, барысы да була. Без алардан таләп итәргә генә түгел, ә бирергә дә тиеш.
АТПда күптән төзелә торган, инде «сакаллы» төзелешкә әйләнгән йорт бар иде. Шунда киттеләр. Икенче көнне йорт тирәсендә ыгы-зыгы башланды. Төзүчеләр бригадасы да табылды, өмәгә чыккан халыкның, кеше артык күп булганлыктан, кайберләрен кире кайтарып жңбәрергә дә туры килде.
Мерзон килгәч, «сакаллы» төзелеш кенә түгел, бөтен автотранспорт предприятиесе таяк тыккан кырмыска оясына охшап калды. Ике-өч ел эчендә агач койманы таш дивар алыштырды, территориягә асфальт җәелде. Подвалы белән үзәк склад, бер ягында машина юа, икенче ягында техник күзәтү үткәрә торган җайланмалар куелган бина сафка басты. Гаҗәп, коллективта үзара мөнәсәбәтләр дә танымаслык булып үзгәрде. Кеше эшкә теләп килә, ябышып ята торган булды. Үгетләп, сүгеп йөрүнең кирәге калмады.
Барысы да әйбәт, предприятие гөрләп тора. Республиканың Күчмә Кызыл байрагы Ефим Дмитриевичның кабинетын бизи. Татарстанның транспорт министры Александр Павлович Обыденнов киңәшмәләрдә шәхсән үзе Мерзонның кулын кысып, башкаларга үрнәк итеп куя. Ләкин Ефим эчтә ниндидер канәгатьсезлек сизә иде. Эштә вакытта бу хакта уйланырга җай юк, өйгә кайткач, өч яктан өч бәләкәч әйләндереп ала да, бөтенесе каядыр китеп югала. Шулай да эчтә нидер утыра, нидер бимазалый.
Җәйнең көзгә кереп бара торган бер көнендә ничектер иртәрәк кайтырга туры килде. Урыссу совхозыннан посёлокка йөреп эшли торган ун чакрым араны ул үз уйларына батып үтә. Бүген дә, үткән көнгә анализ ясап, кырларга гамьсез генә күз йөгертә иде. «Нишләп һаман кукурузны җыеп алырга куллары җитми?» дип уйлады... һәм кинәт эчтә утырган канәгатьсезлекнең сәбәбен аңлап алды: авыл тарта икән аны! Дөресрәге, авыл хуҗалыгы — менә нәрсә якын икән күңелгә! Бу хис аны шулхәтле биләп алды ки, хәтта кайтып керүгә чыр-чу килеп урап ала торган кызлар да, әтиләренең борчулы икәнлеген сизеп, тынып калдылар.
Ир белән хатын озак сөйләштеләр ул кичне.
— Ялгышасың, Ефим, — диде Вәсилә, иренең кире авылга кайту теләгенә җавап биреп. — Ялгышасың. Бер асфальтка чыккан кеше яңадан басу юлына төшми инде ул.
Ләкин уйлаганын тормышка ашыра торган кеше шул Ефим. Берәр атнадан беренче секретарьга керде. Исәбе — Урыссу совхозын (ул вакытта аны Подгорный дип тә йөртәләр иде) автотранспорт предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгы итеп алу. Бик тә, бик тә файдалы хезмәттәшлек булачак иде бу. Ефим китергән, икътисади яктан нигезләнгән дәлилләргә «ә» димәде, «җә» димәде, игътибарсыз гына тыңлады да уйларга вәгъдә итте Беренче. Сизде Ефим: тәкъдиме райкомга ошамады, ләкин бер башлагач, ахыргача барырга карар кылды. «Совхозга да, предприятиегә дә файда булачак, — дип уйлады ул. — Документлар тәртиптә, мин үз кесәмне кайгыртмыйм, дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәм».
Ләкин эш күрсәтү урынына купшы сүзләр сөйләп, җайлы һәм авырлыкларсыз гына яшәргә өйрәнгән партия әһелләренә халык та, хөкүмәт тә кирәк түгел шул. Аларны үз кәнәфиләре, җылы кабинетлары ныграк кызыксындыра. Беркем түгел, әнә шул тормышның реаль таләпләреннән уттан курыккан кебек курыккан бушбугазлар җимерде инде Советлар илен. Ефимны да гафу итә алмады тынычлыгы бозылудан курыккан партократия. Җиң сызганып эш башлаган Ефимны, ярты ел үтәр-үтмәс, районга чакырып алдылар. «Бик авылга ашкынасың икән, — диделәр аңа бюрода эшлекле кыяфәттә утыручылар, — әйдә, Бәйрәкә Тамакка колхоз рәисе булып бар».
Ефим башлаган эшен ярты юлда калдырасы килмәвен, гаиләсе барлыгын, кызларның рус мәктәбендә укуын, Бәйрәкә Тамакта исә мондый мөмкинлек
ГОМӘР ДАУТОВ
92
булмавын аңлатырга тырышып карады. Ләкин җитәкчеләре төртеп күрсәткән һәр корбанга өерләре белән ташланырга өйрәтелгән бюро әгъзалары тыңларга да теләмәделәр, берсен-берсе уздыра-уздыра Ефимны формализмда, партия карарларын үтәмәүдә гаепләргә тотындылар. Күрсәткән хезмәтләре дә, иң артта сөйрәлгән АТПның республика күләмендә алгы сафка чыгуы да, коллективның җитәкчесе өчен җан атып торуы да, перспективадагы планнарның масштаблы булуы да — берсе дә исәпкә алынмады. Әллә нинди гөнаһларда гаепләп, бюро Ефим Мерзонны эшеннән азат итү турында карар кабул итте.
Ирнең ниләр кичергәнен хәтта Вәсилә дә аңлап бетермәде бугай, чөнки Ефим үзенә йомылды, беркем белән бер авыз сүз сөйләшмәде.
Аны сакал-мыек басты, һәрвакыт гаять пөхтә киенүче кеше булса да, кулына ни туры килсә, шуны элеп йөри башлады. Башында беренче ак чәчләр күренде, хәтта гәүдәсе дә бөкрәя төшкән кебек иде. Әйтерсең, ул гаделсезлекне күңеленнән генә түгел, ә чын физик авырлык буларак күтәрә. Вәсилә аны еш кына бакча башында күрә, күзләре каядыр еракка караган, әмма аларда бушлык, ул берни дә күрми, ахры. Сораштырып, сөйләштерергә тырышып та карады хатын, Ефим эндәшмәде. Бары бер тапкыр, кечкенә кызлары Ирина әтисе турында бөтен класс алдында нахак сүз әйткән малай белән сугышып, елап кайтып кергәч, аны алдына утыртып, болай диде:
— Кызым, минем хакта нәрсә әйтсәләр дә ышанма.
Шул көнне Вәсиләнең эченә җылы йөгерде — дөньядан өметен өзгән кеше тавышы түгел иде бу. Гадәттәгечә тыныч яңгырый, димәк, ул нидер уйлый, уйлый гына түгел, ниндидер планнар кора.
Алай уйлады, болай уйлады да Вәсилә, үзе райкомга барып карарга булды. Белә бит Ефимны: авызы тулы кан булса да төкермәячәк, беркайчан да баш имәячәк. «Кызулык белән кирәкмәгәнен дә әйткәндер, — дип уйлады хатын юлда, — анда да кешеләр утыра бит, аларның да бәлки ачулары килгәндер. Ләкин бит ачуланып кына яшәп булмый дөньяда. Аңлатып карыйм әле Ефимның да бик авыр кичергәнен, минем китапханәче булып эшләгән акчага гына өч балалы гаиләне яшәтеп булмаганын...»
Бик ышаныч белән барса да, райком бинасына якынлашкач, адымнары әкренәйде Вәсиләнең, күңеленә шик үрли башлады. Коридорда әзрәк басып торгач, күз күргән кеше дип, агитация-пропаганда эшләре буенча китапханәчеләр белән даими элемтәдә торучы өченче секретарьга керергә булды.
— Исәнмесез, Ансил Мирзиевич, — дигән тавышка кәгазьләргә күмелеп утыручы ир башын гына күтәреп карады да тагын өстәлгә иелде. Бераздан күзләрен Вәсиләгә төбәде, ишарә белән утырырга кушты.
— Сөйләшергә дип килгән идем, Ансил Мирзиевич. Ефим бит яхшы белгеч, неужели бер эш тә юк инде?
— Соң, ул бит без тәкъдим иткән эшкә барырга теләмәде. Бәйрәкә Тамак нәрсәсе белән ошамый аңа?
— Ошау-ошамаудан түгел. Бердән, өч кызыбыз да рус мәктәбендә укый, олысы инде тәмамлау алдында...
— Вәсилә Гыйлемовна, беренче чиратта, Мерзон — коммунист. Партия кая куша, шунда барырга тиеш.
— Ләкин партия кешенең шәхси тормышын сызып ташлый алмый бит...
— Икенчедән, — өченче секретарь хатынны тыңламый инде, ул артында гранит стена булып торган партия бюрократиясенең ышанычлы терәген сизгән хәлдә сүзен дәвам итте, — икенчедән, без аңа Урыссуда да эш тәкъдим итәбез, фермаларга көтүчеләр җитми әнә.
«Көтүче? — дип уйлады хатын эченнән. — Менә син инде ул көтүче, бүтән эшкә ярамыйсың. Кәгазь тутырудан башканы белмисең».
— Туктагыз әле, — секретарь кинәт нидер исенә төшкәндәй алга авышты.
— Сезне ирегез җибәрдеме минем янга? Үзе куркамыни?
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
93
Вәсилә ирексездән елмаеп җибәрде.
— Әнә телефон, шалтыратыгыз. Ефим өйдә, берүзе. Трубканы үзе алачак. Сорарсыз, ул җибәрдеме, әллә мин сезнең кешелеклелегегезгә ышанып ялгыштыммы. Шалтыратыгыз!
Хатынның елмаюы секретарьның ышанычын бермә-бер киметте, урындык аркасына ята төшеп, күзләрен өстәлгә төбәде. Вәсилә чыгу ягына юнәлде, ишектә тагын борылды:
— Егылганны кыйнарга, бер ялгызга өер белән ташланырга оста сез. Ләкин Ефим бик яхшы белгеч, эш кешеләре, халык аны югары бәяли. Югалмаячак ул, алтын җирдә ятмый.
Өйгә кайткач, иренә райкомга баруы, сөйләшүе турында бер сүз дә әйтмәде. Белә: Ефим горур, үз бәясен үзе белә, хатынының болай йөрүен өнәмәячәк. Ул беркайчан да, беркемгә дә ялынмады, тәлинкә тотмады. Һәрнәрсәгә үз көче, үзе белеме, булдыклылыгы белән иреште. Партиягә ышана иде ул, шуңа күрә үзенә карата булган гаделсезлекне аеруча авыр кичерде. Шушы берничә атна эчендә аның дөньяга мөнәсәбәтендә, инануларында кискен үзгәрешләр барлыкка килде. Партиягә бик күп чит, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар кереп оялаганын аңлау килде аңа.
Партия — идеология, ләкин гомер-гомергә тормышны хуҗалыкчылар алып барды, бара һәм барачак. Бертөркем бюрократлар Ефимны өнәп бетермәсә дә, аны югары бәяләүчеләр дә юк түгел иде. Беркөн Мерзоннар өендә телефон шалтырады, трубканы алган Ефим республиканың транспорт министры Александр Павловичның тавышын ишетеп, ирексездән елмаеп җибәрде. Сөйләшкән саен йөзе яктыра, кашлары языла барды. Ул көнне Вәсиләне бөтенләй икенче — үтүкләнгән күлмәк, чалбар кигән, елмаеп торучы, юк сүздән дә кызык табып шаяртучы Ефим каршы алды. Министр Мерзонны Минзәлә автотранспорт предприятиесе җитәкчесе итеп билгеләве хакында хәбәр итте.
***
Ефим бер атнадан служебный «Волга»да кайтып төште. Һәрвакыттагыча пөхтә киенгән, күзләрдә гамь. Кызларның шатлыгына чик-чама юк иде, әтиләре дә тулысынча алар иркендә булды. Кичке якта гына, мул әзерләнгән табын янында Вәсилә белән икәүдән-икәү генә калдылар.
— Андагы эш, — диде Ефим, — аңлатып бетерә торган түгел. Ну, беренче секретарь, Хәмәдиев яхшы кабул итте. Беренче тапкыр кергәч тә әйтте: «Синең учётный карточкага язганнар белән сине эшкә якын да китерә торган түгел. Но министр сине бик югары бәяли, ә мин аны бик хөрмәт итәм, ул юкны сөйләмәс. Димәк, йә кәгазьдә язылганнар ялган, йә синең бик көчле дошманнарың бар».
— Нәрсә дидең?
— Аңлатып тормадым. Хәмәдиевка бит сүз кирәкми, эш кирәк.
— Тырыш инде, Ефим, балалар үсеп килә бит...
— Беләм, — балаларны искә төшергәч, Ефим елмаеп куйды, — эшләмәгән эш түгел. Ярар, ятыйк булмаса, үзеңне бер алып барып күрсәтермен әле андагы хәлләрне. Анда тездән саз, койма юк, территориядә кәҗәләр йөри...
Баш-аяк белән эшкә чумгач, Ефим сирәгрәк кайта башлады. Гыйнварның чатнап торган бер көнендә, чираттагы кайтуында Вәсиләгә:
— Минзәләдә, беләсеңме, кемне очраттым? — диде.
— Кемне? — дип кызыксынды хатын.
— Фәрит белән Миңнегөлне хәтерлисеңме? Сарманда, теге, бик матур җырлаучылар.
— Хәтерләмичә, хәтерлим. — Вәсилә газ плитәсе буеннан ире каршына килеп утырды. — Алар да Минзәләдәме?
— Фәрит Минзәләдә. Райкомда эшли.
Фәрит белән Миңнегөл группадашлар иде. Алабуга пединститутының филология
ГОМӘР ДАУТОВ
94
факультеты, рус-татар бүлеге студентлары. Көләч йөзле, гармунчы егет белән нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган, җор телле мишәр кызы шулхәтле пар килгәннәр иде, иптәшләре аларның киләчәген бары бергә юрап кына карады һәм шулай булды да. Шаулап-гөрләп торган студент тормышыннан олы дөньяга алар инде ир белән хатын булып, кулга-кул тотынышып атладылар.
Сарман районы Рангазар авылында яшь пар Мифтаховларны күтәреп үк диярлек алдылар. Ләкин алар монда озак тоткарланмадылар. Белемле, сүзгә оста Фәритне тиз арада район комсомол оешмасының оештыру бүлегенә эшкә чакырдылар. Бүлекне моңа кадәр җитәкләгән Әхтәм Габделхаковны профессиональ техник училищега директор итеп күчерделәр дә Фәрит белән алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашып калды. Икесе дә яшь, бер үк район үзәгендә яшиләр, яңа тормыш башлаган, гаиләле кешеләр. Аралашып, кунакка йөрешеп гомер итәләр.
1981 елның яз башы. Әхтәмнең туган көненә, Фәрит белән Миңнегөл, гадәттәгечә, баян күтәреп килделәр һәм шунда ук мәҗлеснең игътибар үзәгенә әйләнделәр. Мәзәк сөйләп көлдерү, сүз әйткәндә төртелеп калган кунакка шаян сүз кыстырып, кыен хәлдән чыгару дисеңме — Мифтаховлар барысын да үзләренә каратты. Бераздан баян телгә килде, Миңнегөл яңгыравык тавыш белән җыр башлады. Шулвакыт түрдәге өстәл буеннан берәү гаять тә аһәңле, күкрәктән чыккан моң белән аңа кушылды. Бу шулхәтле көтелмәгән һәм матур чыкты ки, бер мизгелгә Фәрит гармун төймәләрен бутап алды хәтта. «Ефим... Ефим Дмитриевич... Урыссудан» дип пышылдашып алды өстәл буе. «Әхтәмнең бертуганы Вәсиләнең ире. Бик зур кеше, зур начальник», — дип аңлатма бирде тирә-яктагыларга барысын да белүче бер ханым.
Фәрит белән Миңнегөл тыныбрак калганнар иде, Ефим Дмитриевич үзе Фәриткә эндәште:
— Моны уйный аласыңмы?
Ул вакытта бик популяр булган «Аерылдык урман юлында» күңелләрне әллә кайларга алып китте. Һәркем үзен яңа тормыш юлы, яңа сукмак башында торган кебек хис итте.
Мәҗлестән эчке бер җылылык хисе белән таралыштылар. Ирләр хатыннарына бик игътибарлы булды, йөрәкләрдә тормыш мәшәкате белән күмелеп калган мәхәббәт уты баш калкытты. Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт күрсәтеп кул бирештеләр, беркем дә тамак ярып, исерек тавыш белән җырларга маташмады. Итагатьле, затлы Ефим Дмитриевич янында һәркем үзен тыйнак, тәртипле тотарга тырышты.
Инде менә Минзәлә җирендә очраштылар. Монысында инде мәҗлестәшләр булып кына түгел, хезмәттәшләр булып. Һәм бу очрашу тора-бара чын ирләр дуслыгына, гаиләләр дуслыгына әверелде.
МОҢНАР БУЛЫП КАЙТЫРМЫН
«Эшләгәнгә — эш, ашаганга — аш», диләрме әле? Ефимның эштән бәхете булды инде. Үзеннән соң ул һәрвакыт матур эзләр, күркәм эшләр калдырды. Урыссу совхозы мастерскойларының тәрәзә төпләрендә ул эшләгәндә гөлләр үсеп утыра иде. Урыссу поселогының автотранспорт предприятиесе дә ул эшләгәндә заманча җиһазландырылган оешмага әверелде. Ташландык хәлгә килгән, көчкә-көчкә сөйрәлеп барган Минзәлә АТПсы да Ефим Дмитриевич җитәкли башлагач, күзгә күренеп үзгәрде. Территорияне таш койма белән әйләндереп алу һәм асфальт җәю, ашханә төзү, яңа машиналар кайтару белән генә билгеләнми иде яңа җитәкченең уңышы. Баштагы мәлләрдә Ефим Дмитриевичның башлангычларын, яңалыкларын күпләр бик сак кабул иттеләр, хәтта эштән китү белән куркытырга омтылучылар да булды. Ләкин тиз арада шофёрлар бу үзгәрешләрнең файдалы икәнлеген аңлап алдылар, коллективтагы атмосфера күзгә күренеп үзгәрде, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте яхшырды.
«Әгәр Минзәлә АТПсын рәткә кертсәң, Чаллыга күчерәбез сине», — дигән иде министр. Сүзендә торды, Чаллы автотранспорт җитәкчесе лаеклы ялга китүгә, Ефим Дмитриевичны билгеләделәр. Ай-һай кыен булды баштагы мәлләрдә! Бердән, бөтен өйрәнелгән яшәеш җимерелгән, хуҗалыкның, сәяси- иҗтимагый тормышның рәте-чираты югалган туксанынчы еллар башы иде бу. Акча юк, эш юк, запчастьлар юк — кыскасы, юктан башка нәрсә юк. Булмаганны булдырырга, шәхси танышлыклар аркылы элемтәләрне җайга салырга, кайда үгетләп, кайда ялынып, ә кайда исә хәтта янап та йөк ташу өчен заказлар табарга туры килде. Ләкин ничек кенә булмасын, шәһәрнең генә түгел, бөтен илнең икътисады параличланган вакытларда да Ефим Дмитриевич кул астында эшләүчеләр хезмәт хакын вакытында диярлек алып бардылар.
Икенчедән, шәһәрнең ул вакыттагы хуҗасы Алтынбаев белән мөнәсәбәтләр, йомшак кына итеп әйткәндә, шактый киеренке иде. Хуҗаның бу урынга үзе теләгән кешене утыртасы килгәнен аңлады Ефим Дмитриевич, ләкин предприятие Транспорт министрлыгы карамагында булганлыктан, Александр Обыденнов бу урынга нәкъ менә Ефим Мерзонны тәгаенләгән иде. Дөрес, Алтынбаев тиз күрде Мерзонның эшлекле сыйфатларын, мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртте.
Чаллы предприятиесен гомеренең соңгы көненә хәтле җитәкләде Ефим Дмитриевич. Вафат буласы көнне дә шифаханәгә китерелгән кәгазьләргә, эшчеләргә өч айлык премия бирү турындагы карарга кул куйды. Әҗәл агай якынлашканын, аның салкын сулышын сизеп, кырыенда утыручы кече кызы Иринаны күрше палатага кереп киткән Вәсиләне чакырырга җибәрде. Йөгереп килеп җиткән Вәсиләгә нидер әйтмәкче иде, әйтә алмады, кулын күтәреп сөеклесенең битеннән генә сыйпады да күзләрен йомды. 2001елның 27 августы, Ефимның яраткан ел фасылы, җәйнең көз белән күрешергә әзерләнгән, республика кырларында комбайннар гөрләгән, кичләрен аҗаган арыш камчылаган вакыт иде...