Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАРА ПУЛАТ» СЕРЛӘРЕ

«Казан утлары» журналы өчен музыкаль әсәрләрнең язылу тарихын өйрәнә башлагач, күп кенә музей-архивларга мөрәҗәгать ителде. Дөресен әйтергә кирәк, әлеге мирасханәләрдә сакланган материалларга үтеп керү бик җиңел түгел. Бу дөньяга эләккәч тә, сиңа кирәкле мәгълүмат кулга керәм дип тормый. Кайбер җыр, опералар турында әйтелеп кенә үтелергә мөмкин, кайсылары телгә дә алынмый. Шунда: «Эх, ни өчен ул вакытта теге яки бу әсәрнең язылу тарихын теркәп бармаганнар икән?» — дигән үкенечле сорау туа. Ә бүгенге көн әсәрләренә игътибарлымы соң без? Язучы, композиторларның иҗат лабораториясе белән кызыксынабызмы? Әлеге сораулар 2015 елның мәдәни вакыйгасына әйләнгән «Кара Пулат» опера-риваятенең язылу тарихын өйрәнергә этәрде дә.
«Кара Пулат» — «Зөһрә», «Алтынчәч», «Шүрәле» кебек эпос, риваятькә корылган татар музыкасы ядкарьләренең варисы, соңгы елларда тарихның төрле чорларын яктырткан «Ак бүре», «Алтын Урда», «Алтын Казан» музыкаль әсәрләр циклының дәвамы кебек. «Кара Пулат»та традицион әкиятләргә хас ак һәм кара көчләр көрәше сурәтләнә. Шагыйрь Ренат Харис аны «Янмый торган кыз» риваятенә нигезләнеп иҗат итә. Риваятьнең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: «Туктамыш артыннан килгән Аксак Тимер (риваятьтә Тамерлан дип бирелгән) Болгар шәһәрен утка тота, дәрәҗәгә дә, картлыкка яки яшьлеккә карамыйча, кешеләрне юк итү башлана, хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына. Болгарда ул вакытта патшалык иткән Габдулла хан, шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, гаиләсе һәм якыннары белән иң нык таш пулатларның берсенә — Хөкем палатасына кереп бикләнә. Аксак Тимер гаскәре пулатны яндыра һәм тикшерү барышында хан кызының Хисаметдин исемле мулланың (Болгарда изге кеше була) ак киеме итәгендә янмыйча утырып калганлыгы ачыклана. Үлгән ханның әлеге кызын аның кече энесе белән Тамерлан үзенең пайтәхете Сәмәркандка алып китә...» Пулат янгыннан соң Кара Пулат дип йөртелә башлый.
Ренат Харис әлеге риваятьне нигез итеп алып, аны үстерә, баета. Автор бу турыда үзе менә нәрсәләр сөйли: «Соңгы елларда Болгар тыюлыгы тернәкләнеп китте, «Яңарыш» фонды җитди эшләр кузгатып җибәрде. Әлеге вазгыятьтә халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтергә кирәк иде, ягъни экскурсовод җиткергән коры фактларны ниндидер сәнгать соусына төрергә. Әнә шунда мин уйлана калдым. Болгар шәһәрендәге һәрбер таш легендага әверелгән. Җәмигъ мәчете, Зур манара, Көнчыгыш, Хан төрбәләре — барысы да игътибарга лаек. Алар арасында Кара Пулат мәгърурлыгы белән аерылып тора. Шуңа да мин нәкъ аның белән бәйле риваять эзли башладым. Китапларда берничә версия бар иде, «Янмый торган кыз» риваятенә тукталдым, аңа өр-яңа эчтәлек өстәп, либретто иттем».
«Кара Пулат» башта синопсис25 буларак барлыкка килә. Шагыйрьнең шәхси архивында саклана торган бу документта «Двенадцать девушек» («Чёрная палата») музыкально-драматическая легенда дип тәкъдим ителә. Сюжетның Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган 12 кыз легендасына нигезләнүе ассызыклана. Синопсис рус телендә, анда әсәрнең нигезе тасвирлана. Сәмәрканд әмире Аксак Тимер гаскәрләре Болгар шәһәре каласын басып алганда, 12 кызны да кулга төшерәләр, араларында Хан кызы булуы да билгеле. Аксак Тимер боерыгы буенча, аны кәнизәк итмәкчеләр, ләкин 12 кыз арасында кайсы Хан кызы икәне билгеле түгел. Хан кызын тану максатында сугышчылар аларны төрле сынауларга дучар итсәләр дә, тугры дус кызлары аны сатмыйлар. Кемдер Хан кызының утта янмаганы турында хәбәр җиткерә. Сәмәрканд әмиренең нөкере кызларны Хөкем сараена алып кереп яндырырга боерык бирә (...) Янгын сүрелгәч, пулат ишеге ачылып, аннан ап-ак киемдә хан кызы пәйда була. Болгар ханының гаскәрләре (араларында Хан кызының сөйгән яры да була) аны коткарып калалар.
«Мин әүвәл синопсис язам. Синопсиста әсәрнең башы белән ахыры логик йомгакка әверелергә, бәйләнеш хасил булырга тиеш. Ләкин эш дәвамында бер сүз, бер җөмлә сюжетны бөтенләй башка якка борып җибәрергә мөмкин», — дип либретто иҗат итүнең серләре белән бүлешә автор. Бүгенге көндә әлеге үзгәрешләрне барлау катлаулы, чөнки
25 Әсәрнең гомуми эчтәлеге
139
компьютер заманында җөмләләрне юкка чыгару өчен бер төймәгә басу җитә! Шул рәвешле, Ренат Харис либреттосының тулаем үзгәрешләрен күзәтергә мөмкинлек юк. Шулай да либретто авторы һәм композиторда сакланган төп нөсхәләр аша әсәрнең эволюциясен күзалларга була.
Либреттоның беренче варианты 2012 елның 1 сентябрендә язылып беткән. Титул битендә «Кара Пулат» рәсеме (Ренат Харис авторлыгында), либретто үзе дә «Кара Пулат» дип тәкъдим ителә. Синопсистагы персонажлар да «исем алганнар». Хан кызы — Нәргизә. «Нар» гарәп телендә — «ут, ялкын», фарсыда — «гранат агачы җимеше», образлы әйткәндә, «бәхетле» мәгънәсендә; «гиз» сүзе исә гарәп теленнән
— «газәл», ягъни «мәгърурлык, бөеклек», шулай ук «ихтирам, мактау, дан, шөһрәт», фарсыда исә күпмәгънәле «гыйззәт» сүзеннән — «көч, куәт, дәрәҗә» мәгънәләрендә. Димәк, Нәргиз — ир исеме, «ялкынлы көч» мәгънәсендә, яисә «ут кебек куәт, бөеклек». Хатын-кыз исеме буларак, аңа [ә] кушымчасы ялгана һәм ул кайбер чыганкаларда — «ут аша узучы», ә фарсыда — «иң бәхетле» мәгънәсендә. Ренат Харис Нәргизәсенә дә әсәр дәвамында, төрле сынаулар үтеп, чын мәгънәсендә ут аша узарга туры килә, либреттоның икенче вариантында аның бәхетле вакыты да сурәтләнәчәк әле. Ягъни исем төрле яклап герой язмышын ачып бирә. Карабатыр
— «кара көчләрне гәүдәләндерүче мәгънәсендә» булса, Мәмәт — «ярдәмче», бу очракта — Карабатырның уң кулы. Әлеге персонажлардан тыш, катнашучылар исемлегендә — чичән, сугышчылар һәм унбер кыз. Вакыйгалар Хөкем сарае янына Аксак Тимер яугирләренең ап-актан киенгән 12 кызны алып килүе белән башлана. Ягъни либреттоның беренче вариантында спектакльдә тәкъдим ителгән Турыбатыр белән Нәргизәнең мәхәббәт линиясе бөтенләй юк.
Икенче вариантта (ул 2012 елның ноябренә карый) әсәргә яңа персонаж — Турыбатыр — Нәргизәнең сөйгәне килеп керә. Бу вариантта мәхәббәт темасы алгы планга чыга дисәң дә ялгыш булмас. Әсәр туйга әзерлек күренешеннән башлана. Финалда 11 кыз янып бетә, Нәргизә белән Турыбатыр, бөтен сынауларны узып, бергә калалар. «Мәхәббәт темасы — мәңгелек темаларның берсе, әгәр дә ул юк икән, гадәттә, спектакль озак яшәми, тамашачы күңеленә үтеп керә алмый. Әнә шуны күздә тотып, Нәргизә һәм Турыбатыр тарихын булдырдым да», — дип бәян итә Ренат Харис.
Өченче вариант исә эш барышында туа. Режиссёр да, композитор да әсәргә үз өстәмәләрен алып килә. «Кара Пулат» — композитор Эльмир Низамовның татар сәнгате үсешендә зур жанрларны үзләштерү буенча икенче тәҗрибәсе. «Кара Пулат» либреттосының да, «Алтын Казан» мюзиклы кебек үк, халык иҗатына нигезләнүе композиторда бөтенләй башка музыкаль чишелеш тудыру теләген уята һәм шул максаттан ул опера жанрына мөрәҗәгать итәргә була: «Х1Х гасыр итальян һәм рус операларының романтик теле, ХХ йөзнең эксперименталь европа опералары миңа һәрвакыт якын иде. Соңгыларында мелодик аһәң драматургия һәм эксперимент хакына корбан ителә. Ә татар музыкасы — минем өчен, беренче чиратта, вокаль музыка. Шуңа да «Кара Пулат» музыкасын башыннан ахырына кадәр җырлана торган итәсе килде. Шул максаттан, традицион романтик опера һәм ХХ гасырның катлаулы опера теленә мөрәҗәгать иттем», — ди композитор. Музыка белгечләре фикеренчә, Эльмир Низамов нәкъ әлеге урталыкны тапкан да. Опера арияләренең җырлап торуы исә аларның татар мелизмнары белән баетылуына бәйле. Әкияти сюжетта яшь көйязарның романтик сәнгати фикерләве тагын да ачыграк сизелгән кебек. Композитор әңгәмәләрендә, операда мажор ноталар юк дәрәҗәсендә, дип ассызыкласа да, нәкъ менә музыка ярдәмендә әсәр тулысы белән яктылык, чисталык
гәүдәләнеше буларак кабул ителә. Гәрчә «Кара Пулат» драматик вакыйгаларга нигезләнсә дә. Әсәрнең музыкаль жанрын билгеләүдә галимнәр әлегә уртак фикергә килә алмады. Шуңа да бу мәкалә кысаларында жанр авторлар версиясе — опера буларак тәкъдим ителә. Чөнки безнең максат — «Кара Пулат»ка әдәби-музыкаль анализ ясау түгел, аның язылу тарихын барлау.
Композитор «Кара Пулат» әсәре буенча эшен либретто кулына килеп кергән көнне үк — 2012 елның гыйнварында башлаган. «Либреттоны укып чыккач та, Нәргизәнең ахыргы ариясе күзгә ташланды һәм шунда ук бу өлешен язып куйдым. Минем «Кара Пулат» шуннан башлана», — Эльмир Низамов «Кара Пулат» турында сөйләгәндә, «минем» сүзен
ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА
140
еш куллана. Бу очраклы түгел. Музыкаль әсәрләр
— берничә авторның иҗат җимеше һәм, табигый ки, аларның һәрберсенең үз әсәре. «Кара Пулат» та һәрбер иҗатчы «кулы»нда үзенчә формалаша һәм шуңа аның тууы, сәхнәгә менүе алар хәтерендә үзгә сакланган.
«Либреттоны кулга алгач, берничә тапкыр укып чыгам, аңларга тырышам, аннан материалны берничә зур бүлеккә бүләм, зур бүлекләрне — тагын да кечерәккә. Әсәрнең гомум музыкаль канвасын барлыйм. Аннан соң гына һәр бүлек буенча аерым эшләргә тотынам. Әгәр дә көй өчен сүзләр җитмәсә, Ренат Харистан өстәмә текст язуын үтенәм яисә, киресенчә, кыскарта башлыйм. «Кеше исеме янмый» дигән теманы (хор өчен) озак эзләдем. Ул реквием кебек яңгырарга тиеш иде, шул ук вакытта татар мөнәҗәте кебек гади, ләкин бик үтемле булырга да. Әнә шул халәтне бик озак эзләдем», — ди Э.Низамов, әсәрнең язылу тарихын искә алып.
Ташлар яна, корыч яна, суларны ялкын ялмый... Дөнья яна, гомер яна — кеше исеме янмый!
«Кеше исеме янмый» музыкаль темасы «Кара Пулат» спекталендә лейтмотив кебек яңгырый. Композитор аны башында һәм ахырында гына кулланырга ниятләсә, режиссёр Георгий Ковтун бу музыканы, вокализ буларак, өченче өлештә
— Нәргизәдән, дүртенче өлештә чәчәннән думбрада башкарттыра.
Музыка язу бер нәрсә, аны оркестровкага салу — бөтенләй икенче. Кайбер композиторлар бу эшне башка кешегә тапшырырга да мөмкин. Ләкин Эльмир Низамов өчен әсәренең нинди тембр, буяулардан «киенүе» бик мөһим һәм ул әлеге эшкә музыка язу кебек үк җитди карый. «Оркестровканы мин «Новая музыка» камера оркестры өчен яздым. Ул зур оркестр түгел, шуңа партитурада аңа өстәмә бәрмә һәм тынлы уен кораллары керттем. Оркестрны көчәйтүче шушы уен коралларыннан башка мин теләгән музыкаль янгырашка ирешү кыен булыр иде», — дип аңлата композитор. Шуны билгеләү мөһим: әгәр дә «Кара Пулат» өчен симфоник оркестр тәкъдим ителгән булса, табигый инде, партитура башка булыр иде. Ләкин композиторларга нинди шартлар тәкъдим ителә, алар шуларга ярашырга мәҗбүр. Бигрәк тә опера кебек зур әсәрне сәхнәгә чыгару мөмкинлеге булганда! Чөнки музыкаль-театраль жанрларның ак кәгазьдән иҗат ителүе һәм сәхнәгә менүе, драма әсәрләре белән чагыштырганда, сирәк күренеш. Бу исә иҗат процессының катлаулы булуына бәйле. Бүгенге көндә либретто авторы да, композитор да зур жанрларны фәкать заказ буенча гына башкара ала, чөнки аларны «өстәл»гә язу вакыт, энергия, көчне суга салуга тиң. Ничек кенә булмасын, «Новая музыка» камера оркестры (җитәкчесе — А.Гулишамбарова) премьера көннәрендә Эльмир Низамов музыкасының төрле төсмерләрдән торган буяуларын нечкә зәвык белән тамашачыга җиткерә алды.
Композитор сүзләренә караганда, «Кара Пулат»ны иҗат итү өч елга сузыла. Операның төп тема һәм арияләре беренче елда язылса да, әсәрне кую-куймау мәсьәләсе килеп баскач, эш тукталып тора. 2014 елның маенда сәхнәләштерү турында төгәл карар чыккач кына, ул эшне яңартып җибәрә һәм быелның гыйнварында режиссёр Георгий Ковтун белән берлектә аны төгәлли. Чөнки профессиональ режиссёр һәрвакыт әсәрне үз күзаллавынча дөньяга чыгара. «Кара Пулат»ны куючы
141
«КАРА ПУЛАТ» СЕРЛӘРЕ
Операдан күренеш
Санкт-Петербург режиссёры Георгий Ковтун Татарстан тамашачысына 80нче еллар ахырыннан таныш. Муса Җәлил исемендәге Казан татар дәүләт опера һәм балет театрында соңгы елларда аның куелышындагы «Кыйссаи Йосыф», «Пер Гюнт», «Спартак», «Алтын Урда» балетлары, шулай ук «Кармен» операсы — һәрберсе аерым игътибарга лаек. «Кара Пулат»та режиссёр Ренат Харис белән өченче тапкыр очраша һәм әлеге очрашу нәтиҗәсендә драматургик материал да шактый үзгәрә. Мәсәлән, Георгий Ковтун Турыбатырны сөеклесе күз алдында Аксак Тимер сугышчылары тарафыннан җәзалап «үтертә». Һәм, иң мөһиме, финалда Нәргизә башка кызлар белән беррәттән һәлак була. Режиссёр тарафыннан әсәрнең финалы үзгәртелүенең төп сәбәбе — ханнарның да гади кешеләр белән бер дәрәҗәдә булуын ассызыклау. Ренат Харис баштарак бу үзгәреш белән килешмәсә дә (чөнки риваятькә каршы бару), соңрак аны тормышчан финал буларак бәяли: «Нәргизә үзе өчен корбан булган кызларның үлеменнән соң ничек яшәр иде бу җирдә, киләчәктә аны нәрсә көтәр иде? Мин беркайчан да куючы режиссёр белән бәхәскә керергә тырышмыйм. Музыкаль әсәрләрне өч автор «бар кыла», әгәр аларның һәрберсе үзен бер автор итеп тоймый икән, спектакль таркала. Кайвакыт концептуаль үзгәрешләр булса, каршы чыгарга мөмкинмен, ләкин анда да әсәрнең идеясе дөрес борылыш алмавын күрсәм генә. Техник сәбәпләргә бәйле үзгәрешләр дә бар бит әле. Мәсәлән, «Кара Пулат»та кызлар хоры биегәннән соң, аларны шул минутта ук җырга күчермәс өчен (ул очракта вокал ягы аксаячак!), режиссёр 4-5 минутлык тыналыш кирәклеген әйтте. Нәтиҗәдә, Турыбатыр һәм Нәргизә дуэты туды». Әйе, концептуаль үзгәрешләрдән тыш, «Кара Пулат»ның өченче вариантында Турыбатыр белән Нәргизә һәм Турыбатыр белән Карабатыр дуэтлары өстәлә. Композитор бу ике яңа дуэт язылуы турында менә ничек искә ала: «Ул вакытта премьера чыгарга бер ай гына калган иде, шуңа мин ашыгыч рәвештә Ренат Хариска шалтыраттым, һәм ул ике көннән өстәмә сүзләр җибәрде. Нәргизә белән Турыбатыр ариясен күз ачып йомганчы иҗат итсәм, Карабатыр белән Турыбатыр дуэты авыррак бирелде».
Кыскасы, Георгий Ковтун эш барышында әсәргә шактый үзгәрешләр кертә. Либреттодагы концептуаль үзгәрешләр әсәрне бөтенләй башка яссылыкка күчерә һәм, безнең фикеребезчә, опера моңардан ота гына. Ак көчләрнең җиңүе белән тәмамланасы финал трагедия төсмерен ала. Ил язмышы өчен көрәшкән Турыбатыр үз үлеме белән трагик герой дәрәҗәсенә күтәрелсә, кызлар үлеме тугрылык темасын алга чыгара. Уңай геройлар котылгысыз һәлакәткә дучар булсалар да, опера рухи җиңүне раслый. Шул ук вакытта алдарак әйтелгән техник сәбәпләргә бәйле үзгәрешләр (өстәмә ария, биюләр кертү) драматургик яктан эзлеклелекне какшата. Нәтиҗәдә спектакль кайбер урыннарда аерым сюжетлардан торган җыелма тамашаны хәтерләтә. Бу исә, үз чиратында, сюжетка
142
схематиклык өсти.
Операның Тинчурин театрында куелуының символик мәгънәсе бар кебек. Узган гасырның 30-40 нчы елларында нәкъ менә әлеге бинада опера һәм драма труппасы чиратлашып уйный. Ул вакытта бу күренеш бина юклыктан килеп туган мәсьәлә булган. Хәер, «Кара Пулат»ның драма һәм комедия театрына өйдәш булып керүе дә нәкъ шуңа бәйле. Телибезме-теләмибезме, массив декорация, костюмнар өчен Тинчурин сәхнәсенең кысан булуын танырга мәҗбүрбез. Пространство тарлыгы куелышның дәрәҗәсен төшергән кебек тәэсир калдырды. Бу уңайдан иҗат төркеме дә шактый авырлыкларга юлыккан. Мәсәлән, Тинчурин театрында оркестр чокырының кечкенә булуы музыкантларны тамашачы залына күчерергә мәҗбүр итә. Ә бит музыкаль театр кануннары буенча оркестрның тамашачы янында урнашуы акустик яктан дөрес түгел, шул ук вакытта эстетик як та бар бит әле. Сәхнәнең кысан булуы «Кара Пулат»та катнашучылар санын да кыскартырга мәҗбүр итә. Либреттода 12 кыз булса, сәхнәгә алар җидәү булып менә. Кызлар саны кыскаргач, табигый, сугышчылар саны да азая. Ягъни киң масштабка дәгъва иткән әсәр камерный буларак дөньяга чыга. Әлбәттә, «Кара Пулат»ның драма театрында куелуы — бер чирканчык кына. Ул «Яңарыш» фонды заказы белән Болгар тыюлыгында туристларга күрсәтү максатында махсус иҗат ителә, һәм быелгы җәй аны тере декорацияләр — Кара Пулат хөкем сарае янында уйнау планлаштырыла. Шулай да әлеге операның нәкъ менә Тинчурин театрында старт алуы Казанда музыкаль театр кирәклегенә тагын бер кат инандырды. Егерме еллар элек күтәрелә башлаган мәсьәлә бу уңайдан тагын да актуальләшә төште. Операда катнашкан Голнара һәм Рүзил Гатиннар, Артур Исламов, Денис Ханбаба кебек солистларга гына түгел, консерваториядә белем алган һәм аны тәмамлаган башка яшь җырчы, композиторларга иҗат итәргә мәйдан булдыру зарур. Чөнки, ихтыяҗ булмау сәбәпле, күпләр Мәскәү, Санкт- Петербург, чит илләргә китәргә яисә шоу-бизнес белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Татар музыка сәнгатендә сыйфат яңарышы, ягъни ренессанс булсын өчен дә кирәк безгә музыкаль театр. Дөнья музыка мирасы белән чагыштырганда, бу өлкәдә безнең җиңүләребез зур түгел. Моның сәбәбе татар профессиональ музыкасының, аерып алганда, академик музыканың бик яшь булуы. Шуңа бу мирасны баетырга, тулыландырырга, төп игътибарны аңа юнәлтергә кирәк. Музыкаль театр ачылу исә Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов әсәрләрен барлау, аларга яңа караш ташлаудан тыш, яңа опера-балет, мюзикл, оперетта, рок-опералар тууга этәргеч булыр иде.
Кыскасы, «Кара Пулат»ның куелуы бик вакытлы һәм кирәкле булып чыкты. Татар дөньясында ул чыннан да зур вакыйгага әйләнде. Киләчәктә «Кара Пулат»ны музыкаль, әдәби яктан тирән анализлаган фәнни эшләр дөнья күрер, сәнгати кыйммәтенең ни дәрәҗәдә икәне ачыкланыр. Әлегә исә «Алтын битлек» театраль премиясенең экспертлар советы, музыка белгече Елена Черемных аны «оперетта, мюзикл» номинациясендә «Алтын битлек»кә тәкъдим итү идеясе белән чыкты. Бу үзе үк «Кара Пулат» дәрәҗәсенең югары булуына ишарә.