Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС

Кешеләр китап аша язучы белән танышалар, спектакль карап артистларны таный башлыйлар, еш кына сәхнәдә режиссёрны күреп, аңа кул чабалар, ләкин күпләр режиссёрның нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңлап бетерми. Кемдер аны камчы тотып, артистларны камчылап йөри торган Карабас Барабас дип уйлый, кемдер артистның юбилеенда сәхнәгә чыгып, юбилярга акчалата бүләк бирә торган кеше дип күз алдына китерә. Әлбәттә, бу алай түгел, әлбәттә, бу ялгыш фикер. Театр сәнгатендә режиссёр — төп фигура. Аның бер ягында автор иҗат иткән пьеса булса, икенче ягында — буш сәхнә белән бер төркем артистлар.
Менә шул кәгазьгә язган текстка җан өреп, артистларны, композиторны, рәссамны, сәхнә эшчеләрен берләштереп, тиешле юнәлешкә җибәреп, залда утыручы җиде йөз кешене ышандырырлык спектакль тудырыр өчен, кендек әбисе кебек җиң сызганып, маңгай тирен агызып эшли торган кеше кирәк — ул кеше режиссёр була.
Бу эш — искитмәле ихтыяр көче, интеллект һәм бик зур рухи байлык таләп итә. Артистлар да, язучылар да күп, режиссёрлар исә бармак белән генә санарлык.
Марсель абый бу эшнең виртуозы иде. Алай гына да түгел, Ходай Тәгалә режиссёр сәләтенә юрист, оратор, дипломат, коммерсант талантын да кушып, нәтиҗәдә халкыбызның Марсель Сәлимҗанов дигән горурлыгын, милләтебезнең бөек шәхесен тудырган.
Без бит милли театрда эшлибез. Безгә туган телне сакларга, милли рухны үстерергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта бик үк матур булмаган күренешләргә дучар булабыз. Теле ачылып килә торган бала белән әти-әнисе русча гына сөйләшәләр. «Нигә татарча да сөйләшмисез, нигә балагызга татар теле дә өйрәтмисез?» дип сорагач, «аннан ни файда, татар теле белән нинди институтка керә ала да, кайда бара ала ул», — дип җавап бирәләр. Аңлыйсызмы? Туган телдә сөйләшүдән файда эзли башладык. Өч тәңкәлек файда булмаса, туган телдә сөйләшмибез дә. Балаларыбыз инглизчә, французча, немецчә сөйләшәләр, русча сөйләшеп — русны сата, япон теле өйрәнәләр, ә туган телен өйрәнергә теләмиләр.
Марсель абый университетта юрфакта да укыган, Мәскәүнең данлыклы ГИТИСын да тәмамлаган, Россия күләмендә спорт мастеры да булган, төрле милләт кешеләре белән дә аралашкан, ә туган телне онытмаган, милли рухны югалтмаган. Каян килгән соң аңа көчле рух? Әлбәттә, совет мәктәбеннән түгел. Ул рух аңа әти- әнисенең, әби-бабасының тәрбиясе белән сеңгән.
Шунысын да онытмыйк: Марсель абыйның әтисе Хәким ага яшь чагында «ата комсомол» була. Утызынчы еллар, Сталин чоры... Ләкин Хәким абый баласын татар рухында тәрбияләгән, баласына татар теле өйрәткән. Ә Марсель абыйның әнисе Галия апа Нигъмәтуллина — «купец первой гильдии» гаиләсеннән. Революциягә кадәр яшәгән миллионер сәүдәгәрләребез мәчетләр салганнар, татар мәктәпләре ачканнар. Алар милләтпәрвәр булганнар. Ә бүгенге миллионер сәүдәгәрләребез, кызганычка каршы, балаларына милли тәрбия бирү түгел, алар белән татар телендә сөйләшә дә алмыйлар.
Ләкин милләт тел белән генә чикләнми. Аның башка яклары да бар. Әйтик, Марсель абый татар көйләрен үлеп ярата иде. Җәй көне балыкка баргач, учак янында утырганда: — «Әюп! Җырла әле!» — дип, Әюптән җырлавын сорый иде. «Әюп» дип без мәрхүм Наил Әюповка дәшә идек. Ул искиткеч тавышлы, тумыштан җырчы булып яратылган артист иде. Әюп җырлап җибәрә иде. Үкереп, улап түгел, шыпырт кына, йөрәгеннән чыккан хисләренә ияреп. «Ык сулары»н, «Кандыр буе»н җырлый иде. Әюп җырлый, Марсель абый елый иде. Үксеп, бәргәләнеп түгел, җырны тыңлап уйларына чума да ике күзеннән мөлдерәмә тулган яше агып төшә. 172
Күз алдыгызга китерегез: Марсель Сәлимҗанов елап утыра. Аның җыры да матур инде, Әюп тә шәп җырлый. Ләкин бу — Марсель Сәлимҗанов дигән шәхеснең ни дәрәҗәдә
нечкә күңелле булуын күрсәтә торган хәл.
Нечкә күңелле булса да, эш турында онытмый иде. Театр пьесадан башлана, пьесаны язучы иҗат итә. Шуңа күрә Марсель абый гел татар язучылары белән аралаша, алар белән дус иде. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов аның гаилә дуслары булды. Алар йөрешәләр иде. Сөйләшәләр, киләчәккә планнар коралар, чөнки фикердәшләр иде. Аларның дуслыклары иҗатларында да чагылыш тапты. Ә күпме яшь язучыга юл ачты Марсель абый? Ризван Хәмид, Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев — барысын да театрга Марсель абый китерде.
Ярый, язучылар белән сөйләшеп, аралашып та була. Анда бит әле бер төркем артистлар күзенә карап тора. Нәрберсенә роль кирәк. Алар белән уртак тел табарга кирәк. Күп кенә театрларда режиссёр иң җиңел юл белән китә. Камчылы Карабас Барабаска әверелә. Алай да эшләп була, алай да эш бара. Ләкин андый эшнең нигезе черек була. Көчләп, куркытып иҗат кешесен эшләтеп булмый . Театрда фикердәшләр иҗат итәргә тиеш. Бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап, тоеп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Марсель Хәкимовичның уңышлы хезмәтенең сере дә шунда — ул коллективка үз гаиләсенә караган кебек карады, артистларны үз балалары кебек кабул итте. Шуңа күрә артистлар да аңа ихтирам, хөрмәт белән карадылар. Җан жылысы белән җавап бирделәр.
Гомер уза, нишлисең бит... 67 яшендә Марсель абый безнең арадан китеп барды. Күп театрлар, баш режиссёры китсә, тарала, сүтелә, һәрхәлдә пыскып яши башлый. Марсель абый үлгәч тә, күп кеше: «Театр белән ни булыр? Театр таркалмасмы, үлмәсме?» — дип уйлагандыр.
Монда да Марсель абыйның бөеклеге чагылды. Ул күптән инде: «Мин киткәч, театр кем кулына калыр? Әти-әнием эшләгән, Тинчурин, Сәйдәшев иҗат иткән театр ни хәлдә булыр?» — дип борчылды. Һәм ул театрда туган, сәхнәдә уйнап үскән Фәрит Бикчәнтәевнең режиссёр сәләтен күреп, башта театр училищесында укытып, аннан, Мәскәү институтына юл күрсәтеп, Фәритне режиссёрлыкка этәреп җибәрде. Фәрит укып кайткач: «Менә сиңа сәхнә, менә сиңа артистлар, нәрсә куярга телисең, ничек куярга телисең — үз эшең, рәхим ит!» — диде. Марсель Хәкимович хаклы булып чыкты, Фәрит аның өметләрен аклады. Театр үлмәде, киресенчә, яңа сулыш алып, кан яңартып алга китте. Колумбия, Төркия, Финляндия, Кытайга барды. Англиядә гастрольләр уздырып кайтты. Әлбәттә, Марсель Хәкимович чорындагы театр түгел бу. Аның эстетикасы, уйнау алымнары үзгәрде. Бу Фәрит теләге, Мәдәният министрлыгы таләбе түгел, бу — заман таләбе. Театр алга барырга тиеш. Алай булмаса, бер урында таптанса, ул тынчый башлый, сазлыкка әверелә. Ә Камал театры киресенчә яшәреп, алга омтыла. Димәк, Марсель абыйның эше дәвам итә.
Бездә Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» пьесасы буенча куелган спектакль бар иде. Муса һәм җәлилчеләрнең үлеме турында. Финалда минем персонаж — Яшь шагыйрь — палачтан: «Син кем башларын кисәсеңне аңлыйсыңмы?» — дип сорый. Палач Туфан Миңнуллин сүзләре белән аңа болай дип җавап бирә: «Әйе, мин кеше башларын кисәм. Кеше үлә инде. Кемдер бүген, кемдер бер елдан соң үлә. Үлемсез кеше юк! Үлем чүп ул! Менә үлгән кешедән соң идея кала. Идея яши. Аны бернишләтеп тә булмый. Идея — үлгән кешенең эшен дәвам иттерә, аның исемен яшәтә!»
Марсель абыйның идеясе — татар театры иде. Татар милләте иде. Ул безгә һаман: «Театрны саклагыз. Татар театры яшәсә — татар халкы яшәр; татар театры булса — татар милләте булыр!» — дип әйтеп килде.
Кемнедер мактаганда, кайвакыт скептиклар тарафыннан: «Алыштыргысыз кешеләр юк», — дигән фикер ишетергә туры килә. Аларга минем җавабым: әйе, алыштыргысыз кешеләр юк, бар — кабатланмас шәхесләр. Безнең өчен кадерле кешеләр — Кариев, Тинчурин, Сәйдәш, Марсель Сәлимҗановлар — кабатланмаслар!