Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Адбдулла Әхмәтнең тууына 110 ел
Адбдулла Әхмәт (1905-1976) 1905 елның 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный дигән татар авылында туа. Утызынчы елларда хикәяче буларак таныла, «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр булып та эшли.
Абдулла Әхмәт сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә, алгы сызыкта гади солдат була, яралана, госпитальдән соң — яңадан алгы сызыкта. 1943 елдан башлап сугыш беткәнчегә кадәр ул «Алга, дошман өстенә!» исемле татарча фронт газетасында
Әдхәт Синугылның тууына 80 ел
Әдхәт Синугыл (1935-2004) 1935 елның 15 мартында Башкортстанның Эстәрлебаш районы Куганак-Баш авылында туа. Армиядән кайткач, авыл мәктәпләрендә укытучы, мөдир, китапханәче, Миякә район газетасында тәрҗемәче булып эшли. 1959-1964 елларда Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетында белем алгач, тарих, татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Бераздан Казанга күчеп килеп, «Ильич юлы» (хәзерге «Биектау хәбәрләре») газетасында тәрҗемәче, соңрак район радиоүзәгендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшли. 1967-1970 елларда Татарстан китап нәшриятында
— мөхәррир, ә 1971-1977 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
Ә.Синугыл балалар өчен бик күп шигырь-поэмалар яза, тәрҗемәләр белән дә әдәбиятка үзеннән зур өлеш кертә.