Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАБЫНУ


Һәр яңа буын үз элгәреләреннән акыллырак, сизгеррәк, нәзегрәк хисле була, дигән сүзгә тамчы да ышанмыйм. Дөньяда яңадан-яңа ачышлар, технологик уйлап табулар алга таба ыргылган саен, кешедә белем түгел, ә яңа төр җайланмаларга, әйтик, шул ук компьютер, машиналар, телефонның яңадан-яңа төрләренә Илһам абыем турында язарга дип утырдыммы әле мин, әллә үзем турындамы? Икесе дә бергәдер инде, чөнки Илһамсыз мин юк, минсез... Ай-һай, бигрәкләр дә эредән чирттерергә маташа бу, дияргә ашыкмагыз. Әйтәсе килгәнем — минсез, синсез, сезсез, безсез була алмый ич инде бер генә иҗатчы да, килешәсездер. Әгәр дә ул, Робинзон Крузо кебек, утрауда бер ялгызы яшәмәсә, билгеле. Чын иҗатчының һәркайсына да тыңлаучы, укучы, күрүче, бәяләүче кирәк. Бушлыкка иҗат итүнең мәгънәсе юк. Кыскасы, Тукай шигырендәге кебек: «Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса, / Наз итәр кемнәргә гөл, каршында былбыл булмаса...»Ерактан килгән моңыбызның милләт паспорты кебегрәк аерым бер таныклык икәнен, аны беркайчан югалтырга ярамаганын аңлаучы һәм шул моңнарны үз йөрәге аша сугарып яшәүче буын кешеләре ,ияләшү һәм, инструкцияләр кушканча, аларны куллану күнекмәләре генә арта, ә менә белем ягы да, күңеле дә баемый. Күп яшьләр бүген тапкырлау таблицасын да юньләп белми хәтта. Аның өчен машина тапкырлый бит, нигә ятлап интексен ди! Ә дөньяны хис-тойгы аша кабул итү дигәне елдан-ел, күзгә күренеп саега бара. Шуңа күрә инде олыгаю чигенә якынлашкан минем буын кешеләре, ягъни теге гасырның илленче-алтмышынчы елларында туганнар буыны бу җәһәттән соңгы могиканнар булмагаек. XXI гасырның без яшәп яткан елларында музыка-җыр сәнгатен дә, әдәбиятны да, киноны да, рәсем сәнгатен дә коммерцияләшү чире басып алды. Әле әби-бабалары, әти-әниләре моңлы булган буын яшьләренең дә колаклары мүкләнде, күзләре акча сурәтеннән томаланды. Шуңа күрә дә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева җырларыннан милләт йөзен алар инде тиздән таный да алмый башлар, мөгаен...
Безнең балачак, үсмерлек һәм яшьлек елларыбыз, яшәү шартлары ягыннан шактый кырыс вакытка туры килсә дә, милли сәнгатьнең күп төрләре гөрләп чәчкә аткан бәхетле чор булган икән ләбаса! Партия диктаты, һәртөрле кысаларга кертү заманасы димәссең: әллә халыкның моңарчы йомылыбрак килгән дәрте, көч-куәте, милли республикага тиенү белән, өскә бәреп чыкканмы, ул чордагы профессиональ белем бирү (бу очракта бигрәк тә иҗади профессияләрне күздә тотам) бик көчле булганмы, әллә барысы да бергәме, һәрхәлдә Солтан Габәшиләрдән, Салих Сәйдәшләрдән ургылып чыккан иҗат чаткысы, беренче оркестрлы-театрлы аһәңнәрдән күтәрелеп, алга таба чын халыкчан музыкаль спектакльләр, милли опералар, Фәрит Яруллинның кабатланмас «Шүрәле »се, соңра, Европа музыкасы калыбында булса да, Җиһанов симфонияләре, опералары дәрәҗәсенә менеп чарланган. Иәр яңа буын кешеләре үз элгәреләреннән көй-моң, яңа яңгырашлар алып үсә. Бердән, халык үзе — беренче чиратта, татар авылы халкының күңеле чишмәсе, аннан килеп, радиодан, театрларда, сәхнәләрдә яңгырап торган музыкаль әсәрләр — һәр булачак иҗатчының күңелен сугарып киләдер. Илһам Шакиров әнә шул төрле дулкыннар кагышын үз күңеленә җыеп, үз моңында чайкап-юып, тәмам үзенеке итеп, аннары шуны чын халыкчан, шул ук вакытта югары профессиональ дәрәҗәгә җиткереп, халыкның үзенә кире кайтаручы моң иясе булып җитешкән. Үз чиратында, аның моңын тыңлап үскән безнең буын кешеләре — Илһам мәктәбе балалары.
Шәхесне заман үзе тудыра дигәннәренә ышанмый кара! Чыннан да, берни дә бушлыкта хасил булмый, күрәмсең. Илһам Шакиров исемле авыл егетенең, татар халкы бәхетенә, Алабуга педагогия институтына керә алмыйча (сәбәбе үзендә түгел, ул хакта инде язганы бар), Казанга юл тотып, җырчылыкка кереп киткән еллары нәкъ менә татар музыка сәнгатенең яңа ыргылыш алган вакытына туры килүен күр син! Бүгенге җыр китапларының күбрәк битләрен әле дә булса илленче, алтмышынчы, җитмешенче елларда искитмәле затлы көйләр язган композиторларның (кайберәүләре композитор дигән исем күтәрмичә дә чын халыкчан көйләр язган!) җырлары алып тора. Саный китсәк, Илһам абыйның консерваториядә Мансур Мозаффаровтан белем алып, композиторның яңа табадан төшкән күп җырларына гомер бирүен, Александр Ключарёвның югары пафослы җырларын башкаруын, Рөстәм Яхин, Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин җырларын халыкка җиткерүен, ә исән чагында үзен аздан гына күреп калган Салих Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл» спектакленә язган көйләрен Камал театрында, актёрлар уены барышында җырлавын, үзе белән бергә баянчы сыйфатында гастрольләргә йөргән Зиннур Гыйбадуллинның көйләрен сайлап алып башкарганын тәфсилләп сөйләп булыр иде. Әле тагын Фәтхерахман Әхмәдиев, Арслан Батыршин, Әкрам Даутов, Рим Хәсәнов җырларының нәкъ менә Илһам абыйның җиңел кулыннан, дөресрәге, затлы тавышыннан халыкка таралуы! Ә сөекле Моңсарабыз — Сара апа Садыйкова белән иҗади дуслыгын сөйләп тә торасы юк инде! Тагын бер җимешле иҗатташы — композитор Ренат Еникиев. Моң эзләп, Өфедән күчә-күчә Казанга барасы юлымда — Чаллыда, КамАЗ автозаводы һәм яңа Чаллы үзе төзелгән елларда, штукатур-маляр булып эшләп йөргән чакларымда, китапханәдә Ренат Еникиевнең «Сигез җыр» исемле ноталы җыентыгын табып карап утырганым истә. Андагы «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек»не һәм тагын берничәсен радиодан ишеткәнем бар иде инде. Болары Илһам абый элеккерәк елларда радиога яздырткан авыл көйләреннән өскәрәк күтәрелеп, эпик-фәлсәфи югарылыкта эшкәртелгән һәм симфоник оркестрга кушылып башкарылган булганга, алардагы тарихи тирәнлекне, гасырлар авазын сеңдергән аһәңнәрен сизмәскә мөмкин түгел иде.
...Диндә потка табынуның гөнаһ икәнлеге әйтелә. Бер Аллалы диннәр иңгәннән соң, Аллаһының берлегенә, бердәнберлегенә өндәүдән калган өйрәтмәдер инде бу. Күчерелмә мәгънәсендә, әлеге өндәү үзеңә пот ясама, ягъни, урысча әйткәндә, не сотвори себе кумира, дип әйтелә. Психологлар күзлегеннән караганда да дөрес инде бу: кемнәндер үзең өчен Алла, табыну объекты ясау кешене иләсләндерә, тормышның бүтән төсләрен күрергә комачаулый. Ул гына да түгел, андый гамәл гомереңне бер генә төрле эзгә сала, хәзергечә әйтсәк, программалаштыра. Минем гомеремне Илһам Шакиров дигән пот программалаштырды. Үзенең бу эшкә шәхсән катнашы булмаса да, бу шулай. Мине Өфедә укып яткан җиремнән кубарып Казанга китерүче дә, анда үткәргән кырык елга якын гомеремдә җыр белән шигырь, җыр белән журналистика арасында буталып йөрүемдә дә Илһам Шакиров «гаепле».
...Алтмышынчы еллар башында безнең Башкортстанда бердәнбер радиодан Мәскәү белән Өфе генә сөйләп тора иде. Өфе радиосы үз тапшыруларын нигездә башкортча алып барса да, республика халкының зур күпчелеге татарлар булганга күрә, концертларда татарча җырларны да еш тапшыралар иде. Илһам Шакиров дигән яшь җырчыдан иң элек кайсы җырны ишеткәнемне хәтерләмим, алай да «Имәннәр шаулый», «Яшь наратлар», «Әниемә хат» җырлары исемдә калган. Жырчынын әллә нинди йомшак-куе тавыш белән, иркен бер рәхәтлек, хөрлек тойгысы биреп җырлавын, сөттән каймак аерткандай аерып алып, сабый күңелемнең иң югары киштәсенә салып куйганмындыр, күрәсең. Жырлавын көтеп ала торган булып киттем. Соңрак күрше-тирә авыллар өчен зуррак бер үзәк ролен үтәгән Иске Турай авылындагы радио-ноктадан, ял сәгатьләрендә, Казан радиосы каналын тоташтырып кую гадәткә кереп китте. Кибет янындагы багана башыннан да, өйләрдә дә җырлый Казан — үзе бер бәйрәм! Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Фәхри Насретдинов, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемнәрен һәм тавышларын, әнә шулай, әле Өфе аша, әле Казан радиосыннан ишетеп-танып үстек. Әти дә, әни дә җырларга ярата, әти гармунда уйный. Калага барсалар, яңа чыккан җыр тәлинкәләрен алмый кайтмыйлар. Өйдә алар инде бер киштә, әмма Илһам абыйныкын күпкә соңрак, мәктәпне тәмамлаганда гына кулга төшердек. Мин авылда әле дә иске патефоныбызны боргалап, аңа иске пластинканы урнаштырып, Илһам абыйның «Гөлмәрьям»ен, «Казакъ кызы сөйгәнем»ен тыңлап алам. Әйтерсең лә яшьлеккә кайтып киләм. Ә ул җырлар бүген дә искерми икән бит: беркөн Өфенең «Юлдаш» радиосыннан яшь бер җырчы башкортчалап Заһид Хәбибуллинның «Казакъ кызы...»н җырлап ята...
...Мәктәптә укыганда, үзебез куйган концертларда Илһам Шакировтан откан җырларны башкармый калмый идек. Тугызынчы-унынчыны күрше авылда, Иске Турайда укыдык. Шул елларда радиодан Мансур Мозаффаровның Мөнир Мазунов сүзләренә язган «Туган як» җырын еш тапшыралар иде. Отып алып, сәхнәдән мин дә җырлый идем шуны. Үзем җырлыйм, үземнең колагымда гел Илһам тавышы яңгырап тора, аның аһәңе, аның тавышы белән җырлыйм, янәсе. Хәзерге караокеларда еш кына очрый бу җыр көе. Ритмын тизәйтеп эшкәрткән булсалар да, көйнең бүген дә тансык икәнен танымый булмый. Илһам абый башлап җырлаганга шулай озын гомерледер ул. Соңрак Мансур абыйның «Хәерле иртә»се колакка килеп керде. Студент чакта мин аны радиога да яздырттым әле. «Дулкын» җыры да Илһам абыйдан соң халык күңеленә үтте. Менә Нәкый Исәнбәт шигыренә үзе иҗат иткән көй — «Син сазыңны уйнадың». Бу җырны көнозын тыңлый алам: аны тыңлаганда, бүген бездән нык ерагайган, ә кайчандыр мәдәниятебезнең затлы бер өлеше булган Шәрык мотивлары, әкияти баглар-бостаннар, кулыбыздан төшкән сазлар, сорнайлар күз алдына килә...
Тукай әйткәнчә, сүз башым бит Шүрәле иде. Үсмер чакларымнан ук Илһам Шакиров җырлары дөньясына чумуымны сөйли башлаган идем бит әле. Казанны күрәсе бик килсә дә, әллә кайда — җиде җир читендәге калага ничек барып җитмәк кирәк? Ул елларда турыга юллар юк, автобус маршрутлары салынмаган. Кырык чакрымдагы Туймазы станциясеннән Уфа—Казан поезды үтә дә үтүен, моннан Казанга бер тәүлек чамасы барырга кирәк, диләр, Бөгелмәне, хәтта Ульянны да узып. Кая инде җыр дип, шигърият дип, кесәңдә җилләр уйнап торганда, өстеңә кияргә юньле кием булмаганда, шулкадәр еракка китәсең ди! Өфе якынрак, анда таныш-белешләр дә бар. Мәктәпне тәмамлагач, нефть институтына укырга барып кердем. Өфе — ул сиңа Шах авылы түгел инде, зур кала! Биредә филармония бар, «һөйләп-йырлап» тора. Ара-тирә Казаннан да концертлар килгәли. Берзаман, ни күзем белән күрим, Илһам Шакиров афишасы! Черниковка бистәсендәге иң зур Мәдәният сараена йөгердем — тизрәк билет алып калырга кирәк! Минем өчен ул көнне шул концерттан да мөһимрәк эш булмагандыр. Чөнки тулай торактагы бүлмәмдә, ятагым каршында инде күптән Илһам Шакировның, «Азат хатын» журналыннан кисеп алып, үзем матурлап кысага куйган фотосы эленеп тора. Начар гына сыйфатлы булса да, мин күргән беренче төсле (!) фотосы! Кыскасы, мин инде җырчыдан үземә пот ясап өлгергән, аның моңының татлы агуын эчкән идем. Сәхнә җыр белән ачылып китте:
Килдем сезгә, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагынып, канатланып-очып, Кош канатлары түгел иңемдә, Җыр канатлары минем күңлемдә...
Соңрак, күпкә соңрак, инде Казанга килеп, үзем табынган җырчы белән якыннан танышып, күрешеп-сөйләшеп йөри башлагач, ул бу сәламләү җырының, концертка башлам буларак кирәк булганга, үзе җырлый торган «Кама буе — туган як» җырыннан үзгәртеп-кыскартып «мәтәштерелгән» икәнен көлеп сөйләде. Аның каравы, концерттагы бүтән җырлары нинди бит — авыл көйләре «Өнсә», «Күн», Сәйдәшнең «Җәй айлары»...
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА - 80 ЯШЬ
131
Ул төнне йоклап та тормадым шикелле — кичә концертта күргән сап-сары кримплен кәчтүмле, озын, зифа буйлы җырчымны кабат-кабат күз алдыма китереп, аңа беренче шигыремне яздым:
Сары каз бәбкәсе кебек Сарыны кигән идең, Агач яфраклары күек Саргаям, дигән идең.
Иделен сагынган йөрәк Озакка түзәмени, - Өфе җиле, вак яңгыры Үзәкне өзәмени?
Шулкадәрле моңаюга, Елмайсын кояшмыни:
Болытларның, еламаска, Күңелләре ташмыни!
Икенче көнне дә, ничектер билет табып, тагы концертка киттем, бу юлы инде чәчкә гөлләмәсе тотып. Җырчымны якыннан күрәсе килә бит, ә чәчкә бирүчене берәү дә сәхнәдән куып төшерми. Чәчкәләр арасына шигыремне дә кыстырдым, дер-дер калтырап, менеп, ниһаять, үзен якыннан күреп, кулын кысып төштем. Шуннан китте! Миндә физика, математика, статистика кайгысы калмады. Башта бер генә төрле уй — Казан, Илһам, җыр, шигырь! Ике курсны бетергәч, ни булса, шул булыр дип, укуны ташлап, Аллага тапшырдым да, Чаллыга, КамАЗ төзелешенә эшкә киттем. Ни дисәң дә, Чаллыга Казан якынрак бит инде. Анда янә Илһам абый концертлары! Бу юлы мин билет эзләп йөрмим, ә «Энергетик» сараеның сәхнә артына, кулиса янына — артистларның юл өстенә үк кереп утырам, чөнки инде ярты ел чамасы үзем шул Сарайның берьюлы ике сәнгать коллективында
— татар хорында һәм урыс вокаль ансамблендә җырлап йөрим, хакым бар. Ике көн рәттән көненә икешәр концерт карап, Илһам абыйны сигез сәгать дәвамында якыннан күреп, хәтта бераз сөйләшеп тә алып, бәхеткә тиенәм. Ул чакны язган шигырьләр сакланмаган. Бер елдан соң, Казан дәүләт университетына кереп, өр- яңадан студент тормышына чумгач, Илһам абый концертларына йөреп тә карадым инде! Спорт сараен шыгрым тутырып та җырлады ул. Бүтән кечерәк залларны инде әйткән дә юк. Рим Хәсәновның әниләргә багышланган җырын (бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, утыңны сүндермичә мине көт...) ул елларда телдән төшерми кабатладылар. Шул ук композиторның «Кышкы романс»ы да, аны Өфедә Фидан Гафаров инде җырлап күрсәткән булса да, Илһам абый башкаргач, яңача яңгыраш тапты. Вадим Усманов (урыны оҗмахта булсын!) җитәкләгән «Идел» ансамбле Илһам абыйның бик күп җырларына үзенчәлекле аһәң бирде. Ә Сара апаның Мостай Кәрим шигыренә язган «Өченче көн тоташ кар ява»сы! Илһам абый аны үзәк өзгеч сагыш белән дә, сугышка дәһшәтле нәфрәт хисе белән дә җырлады. Кайда хәзер андый җырлар?!
Күпме генә күрсәм дә, концертларына йөрсәм дә, миңа һаман да аз кебек тоела иде. Чөнки елның бер вакытында аның бригадасы Советлар союзының әллә кайсы почмакларына гастрольгә китеп югала. Ташкенты, Алма-Атасы, Төмәне, Әстерханы
— барысы да Илһам җырын тансыклый. Бервакытны, гастрольдән кайтуына, мондыйрак шигырь әтмәлләп җибәрдем:
Көз көне җылы якларга Китә кошлар, диделәр. Шакиров та шулар белән Бергә кышлар, диделәр.
Җырчының и.җат коллективы
132
Сүзләре әллә рас килде — Табалмадым эзләрең, Кош каурыйларыдай калды Радио-зәписләрең!
Яз килгәч, кошлар да кайтыр, Көннәре матур торса. Шакиров та шулар белән Кайтыр, Алла боерса!
Кайтты. Тагын нинди генә концертларда, нинди генә кичәләрдә җырламады! Берсендә хәтта аның белән бер концертта җырлау бәхете дә тиде үземә. Бу Хәсән Туфанның юбилеена багышланган кичә иде, ул чактагы — Камал, хәзерге Тинчурин театры бинасында. Без анда университетның «Каз канаты» исемле бию ансамбле белән чыгыш ясадык, «Зәңгәр шәл»дән өзек күрсәттек шикелле истә калган. Мин анда Мәйсәрә рәвешендәрәк, башлап җырлыйм. Ә Илһам абый ни җырлады икән? Мөгаен, Туфан шигыренә язылган «Ромашкалар»ныдыр, һәм бер җыр белән генә дә калмагандыр.
Илһамны аллалаштыруыма аның «күләгәсе» чик куйды: минем белән бер үк тулай торакта, Кызыл Позициядә яшәп-укып ятучы энесе, бертуган апасының улы артымнан йөри башлады. Ул да, абыйсына охшап, озын буйлы, матур тавышлы егет иде. Коридорның бер башында «Кара урман»ны сузып җибәрсә, күпләр тулай торакка Илһам килгәнме әллә, дип, ишектән башларын тыгып карыйлар иде. Әмма җырның бер-ике юлыннан ары китә алмый җырлаучы, тыны җитенкерәми иде ахрысы...
Мин, күктән төшеп үк җитмәсәм дә, җиргә бераз якыная башлаган студент, үземнең табыну объектына ничектер тынычрак карый башладым. Хәтта ниндидер эчке эгоизмым тойгысында, мондыйрак шигырь язып аттым:
Мин генәме табынучы
Тик берәүгә дөньяда: Минем кебек янып-көеп Йөрүчеләр күп алар.
Тик минем табыну үзгә, Тик минем денем башка:
Сәҗдә кылмыйм, мәҗүсиләр Табынгандай кояшка.
Табынам үзем тапканның Иң асыл җәүһәренә, Баш идертә алган көчнең Рухыма тәңгәленә!
Яшермим — табынам сиңа, Илһам бирүче Аллам, Тик онытма: Аллаларны Мин үзем сайлап алам.
Тагы да соңрак, инде филармониядә, Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә эшләп чыгып, тагы бераз укып, газета редакциясендә эшли башлагач кына, Илһам абый белән якыннан танышып, дуслашып китәргә насыйп булды. Инде мин — Казанда унбиш еллап «тоз ашаган», дуслыкны да күргән , хыянәтне дә кичергән кеше, хисләр дә утыра башлаган , идеализм чиреннән дә арынганмын. Бервакыт, дуслар белән ниндидер кичәдәнме, концерттанмы кайтып килгәндә , Бауман урамы чатында Илһам абыйны очраттык. Арада аны якыннан белүче музыкантлар да бар иде. Шаулашып-гөрләшеп сөйләшә торгач, Илһам абый безне, берничә яшь кешене, өенә чакырды. Анда чәй эчеп, тагы нидер йоткалап утырдык та таралыштык. Алга таба ничектер тагын юллар кисеште, аралашып киттек. Бергәләшеп пылау пешерәбез, балык кыздырабыз. Сөйләшеп сүз бетми. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт: җор телле, Тукайны яттан белә, ике сүзнең берендә аның шигырьләреннән, темага туры китереп, афоризмга әверелгән гыйбарәләр кыстыра. Әйтик, сүз, бер нәрсәдән икенчесенә сикереп, онытыла язганда, кире кайтып, туктале, сүз башым бит Шүрәле, дип куярга мөмкин. Берәр нәрсәгә артыграк сөенсәң, янә Тукайдан «фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт, вәт, Печән базары халкы күңле шат», дип төрттерә.
Бертуган апасының улы шагыйрь Хәйдәр Гайнетдинов ҺӘМ аның улы Марат янәшәсендә
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА - 80 ЯШЬ
133
Нинди моңлы кеше, ә үзендә никадәр юмор тойгысы дип уйлап куясың! Хәер, ул нәкъ халыкның үзе кебек ич инде — моңлы да, боекмас та!
Җырчыны өй шартларында, гадәти тормышта да, сәхнәнең алдында гына түгел, артында да күп күргәнгә, аның белән бергә төрле шәһәрләргә концертлар белән дә чыккалаганга күрә (Иваново, Саратов һ.б), холкын өйрәнәсең, төрле ягына күз төшерәсең. Ул синең өчен Аллаһы Тәгалә булудан туктый, ләкин аңа карап кына кумирыңа карата хөрмәтең, яратуың бер дә кимеми. Киресенчә, баштагы табынулы хисләр аны гап-гади кеше буларак та, шул ук вакытта кабатланмас, бөек җырчы буларак та аңлау, хәтта хәленә дә керү кебек тойгы белән алышынды. Менә абыкамның (дусты Хәмдүнә Тимергалиева аңа шулай, «абыкам», дип дәшә) чираттагы бер юбилее алдыннан язган шигырем:
Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп, Иң беренче кабат күргән кебек, Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен Хәтерегез алсын изге күреп!
Гади дә ул, кайчак хәтта ямьсез, Нинди булса, шундый булып калсын. Гадилеген тоя алмый торып, Бөеклеген аның аңламассың.
Сез карагыз аңа сөеп-назлап,
Нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз: «Ул да фани...» Тик бер өмет җанда — җыр мәңгелек!
Тагы ни өстим? Үзеңә пот ясап, уңдыңмы син, әллә туңдыңмы, дип сорар кемдер. Уңу ни дә, туңу ни? Кемгәдер уңу — шәхси бәхет, гаилә, бала-чага чыр-чуы, ә кемгәдер халкың белән бергә, аның моңын ишетеп, сөенечләрен, уңышларын, үсешен күреп, үзеңне шуңа багышлап яшәү. Үзем хакында алай зурдан кубып сөйли алмасам да, Илһам Шакировны әнә шулай яшәп китәр өчен җибәрелгән пәйгамбәр сыйфатында күрәм. Үземне исә шул пәйгамбәрнең канат очы булса да тиеп киткән кеше итеп сизүем белән бәхетле тоям. Миндәй хыялыйлар булмаса, пәйгамбәрләр дә булмас иде, мөгаен.