Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗ ГОРУРЛЫГЫ

 Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була. Татарлар гына түгел, ә тугандаш төрек, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзәрбайҗан һәм башка бик күп төрки халыклар, шулай ук музыкаларының нигезе пентатоникага корылган Кытай, Корея, Япон һәм Азиядәге башка төрки булмаган халыклар да аны «халкыбыз илһамы» дип әйтә алырлар иде. Якын күршеләребез славян, фин-угыр, ерак күршеләребез булган Европа, Америка, Азия, Африка, Австралия кыйтгаларында да Илһам Шакиров җырын яратып тыңлаучылар күп. Әйтик, узган гасырның илленче елларында Илһам Шакировның Чехословакия башкаласы Прагада үткәрелгән халыкара музыка бәйрәмендә татар халкының бөек җыры «Кара урман»ны акапеллада башкаруын тыңлаучылар бу җырны һәм аның башкарылуын бөтендөнья күләмендәге музыкаль казаныш дип бәялиләр.
1974 елда дөньяның бөек музыканты Мстислав Ростропович беркемгә дә әйтмичә генә Илһам Шакировның бөтен Мәскәү музыка сөючеләрен аякка бастырган концертына килә. Анда Илһамның «Кара урман»ны башкаруын тыңлый һәм шакката. Концерт беткәч, ул сәхнә артына керә һәм Илһамның «Кара урман»ны башкаруына соклануын: «Ты убил меня этой песней», — дип белдерә. Бөек музыкант бөек татар җырчысы белән икәү төшкән фотога автограф язып бирә. Бу фото Илһам Шакиров архивында бүген дә кадерләп саклана.
Атаклы дирижёр, озак еллар Татарстан дәүләт симфоник оркестрын җитәкләгән Натан Рахлин да Илһам Шакировка хөрмәт йөзеннән автографлы фотосын бүләк итә. Анда: «Любимому Ильгаму — от Натана», — дип язылган. Бу — талантлы музыкантның талантлы җырчыга мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.
Илһам Шакиров иҗатына уңай мөнәсәбәт белдерүчеләр арасында күренекле дәүләт эшлеклеләре, музыкантлар, җырчылар, галимнәр, язучылар, гади музыка сөючеләр күп. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, күренекле язучыларыбыздан Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Салих Баттал, Сибгат Хәким, Башкортстанның күренекле язучылары Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗми, татар нәселеннән булган рус язучысы Михаил Львов, күренекле татар режиссёры Марсель Сәлимҗанов, галимнәр Мансур Хәсәнов һәм Миркасыйм Госманов, драматург Туфан Миңнуллин, дистәләгән шагыйрьләребез Илһам Шакиров иҗаты турында матбугатта язып чыктылар.
Сүз дә юк, Илһам Шакировның татар музыка тормышындагы феномены безнең бөтен сәнгать төрләребезнең дә иң югары бәягә лаек икәнен раслаучы бер күренеш ул. Бүген гомумсәнгатебез турында сүз алып барганда без: «Шигърияттә — Тукай, музыкада — Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә — Урманче, сәхнәләрдә — Илһам», — дип әйтергә яратабыз. Бу билгеләмә бүген генә туган күренеш түгел. Әле узган гасырның утызынчы елларында
Илһам Шакиров сәхнәдәш дусты — баянчы Рөстәм Вәлиев белән
123
ук күренекле татар язучысы, сәнгатебезнең төрле төрләре белән тирәннән кызыксынган Гадел Кутуй Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган бер мәкаләсендә, татар шигъриятен билгеләүче — Тукай, музыкасын билгеләүче — Сәйдәш, дигән фикер әйткән иде. Илленче елларда сәнгать белгечләре бу билгеләмәне үстереп «шигърияттә — Тукай, музыкада — Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә — Урманче» дип яздылар. Алтмышынчы елларда җырчы артистларыбыз турында даими рәвештә мәкаләләр язып торган күренекле шагыйребез Сибгат Хәким бу билгеләмәгә Илһам Шакиров исемен дә өстәде. Шулай итеп, бүгенге көндә канатлы сүзгә әверелгән «Шигърияттә — Тукай, музыкада — Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә — Урманче, сәхнәләрдә — Илһам» дигән гыйбарә барлыкка килде. Бу билгеләмә чын мәгънәсендә егерменче гасыр татар сәнгатенең төрле төрләре үсешен, аның ныклы нигезен билгели.
Үзенең бөтен иҗаты, табигать биргән гаять үзенчәлекле, моңлы, бик тә милли, үтемле, җанга якын тавышы белән бергә Илһам Шакиров халкыбызның бөек һәм катлаулы тарихы, бу өлкәдәге фәнни эзләнүләр белән кызыксынучы, сәнгатебезнең һәр тармагы — әдәбияты, театры, сынлы сәнгате, архитектурасы, классик музыкасы белән һәрдаим кызыксынучы, ул гына да түгел, шушы өлкәләрне һәм гамәли, һәм фәнни яктан яхшы белүче иҗтимагый шәхес тә. Ә бит җыр сәнгате, сәхнә әһеле булу ягыннан бик талантлы, ләкин туган халкыбыз тарихы белән аз кызыксынучы яхшы, яраткан артистларыбыз да юк түгел. Алардан аермалы буларак, Илһам Шакиров туган халкыбыз тормышының, рухының борынгыдан килгән чын милли үзенчәлекләрен тирән белгән, алар турында теләсә нинди әңгәмәгә, бәхәскә фәнни төгәллек белән катнаша ала торган сәнгать эшлеклебез. Аның бу үзенчәлеген инде узган гасырның алтмышынчы елларында, ягъни моннан 40 еллар элек үк тотып алган, ул чактагы яшь археолог, тарихчы, соңыннан Татарстанның атаклы галиме Равил Фәхретдинов 1973 елда Илһам Шакировның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында «Жырчы» дигән китап бастырып чыгарды. Бу — Илһам Шакиров турындагы беренче китап иде. Шул ук вакытта галим Равил Фәхретдиновның да дөнья күргән беренче китабы иде. Бу китап һәм анда әйтелгән фикерләр бүген дә актуальлекләрен югалтмаганнар. Әлбәттә, яшь галимнең яшьләрчә дәртле китабы 30 яшьлек җырчы исеменең дөньяга тагын да киңрәк таралуына шактый зур этәргеч булгандыр.
Илһам Шакиров... Без, жыр, музыка сөючеләр, бөек жырчы Илһам Шакиров исемен, аның жыр-моннарын никадәр генә яхшы белсәк тә, аңа чиксез соклансак та, күбебез әле аның нәсел-нәсәбе, тарихи әби-бабалары турында аз беләбез. Моңа, беренчедән, Совет чорында аерым шәхесләрнең революциягә кадәрге булган нәсел-нәсәпләре, туган-тумачалары, аларның тормышлары белән кызыксынуга игътибарсызлык, ул гына да түгел, аны өнәмәү хакимлек итсә, икенчедән үзебезнең шәхси тарихыбызны оныта баруыбыз сәбәпче. Ә бит безнең тирән тарихка нигезләнгән иҗтимагый гореф- гадәтебез буенча һәр кеше үзенең җиде бабасына кадәр булган нәсел-нәсәбен белергә тиеш. Большевиклар хакимияткә килгәнче татар халкы арасында шәҗәрәләр төзү, нәсел агачын булдыру һәр кешенең изге бурычы булып саналган. Аллага шөкер, соңгы елларда күп кенә зыялы гаиләләрдә шәҗәрәчелек, ерак нәсел-нәсәпләр тормышын өйрәнү хәрәкәте яңадан яңарып килә. Әйтик, Татарстан хакимиятендә эшләүчеләрнең һәрберсе диярлек үз шәҗәрәләрен, нәсел агачларын булдырдылар.
2005 елда, Илһам Шакировка 70 яшь тулган елны Татарстан Республикасының Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды «Жыен» тарафыннан бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапта Илһам Шакировның шәҗәрәсен һәм нәсел агачын төзеп нәшер итүне максат итеп куйды. Бу эш күренекле язучы, бөек шәхесләребезнең борынгы нәсел-нәсәпләрен архивлардан эзләп табып тәртипкә салучы галим Дамир Гарифуллинга йөкләнде.
Хәзер инде без бөек җырчыбызның нәсел-нәсәбе турында билгеле бер күләмдә мәгълүматка иябез. Дамир Гарифуллин Илһам Шакировның атасы ягыннан сигез буын бабаларын ачыклый: Илһамның әтисе Гыйльметдиннең әтисе Габделнасыйр. Аның әтисе Габделхалыйк. Д.Гарифуллин тарафыннан Теләнче Тамак авылында табылган ике китап эченнән чыккан кәгазьләрдә Илһам Шакировның бу бабаларының балалары,
124
Оста тимерче буларак Гыйльметдин абзый Яңа Бүләк һәм күрше авыллардан килеп тимер чүкетүче авыл кешеләре белән якыннан аралаша, алар белән тормыш хәлләре турында гәп кора. Авыл кешеләре арасында да төрлеләре бар бит, утызынчы елларда, шәхес культы котырган чакларда, кемдер аның теле озын дип КГБга шикаять яза. 1937 елның 8 октябрендә Гыйльметдин агайны кулга алалар. Бу вакытта әле Илһамга ике яшь ярым чамасы гына була, һәм ул, әлбәттә, әтисен хәтерләп бетерми.
Гыйльметдин агай 1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә ачлыктан һәм авырудан җәфаланып җан бирә. Гаиләдәге алты баланы тәрбияләп үстерү Илһамның әнисе Нуриәсма өстенә төшә. Ул чактагы газапларны Илһам еш искә ала. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри, үзе һәм абыйсы үргән чабата сатып та йортын сагынып Яңа Бүләккә кайта. Юлда һәрвакыт япа-ялгызы бар тавышына җырлап йөри ул. Яңа Бүләк һәм Теләнче Тамак урманнары, чәчәкле болыннары, иген кырлары әле бүген дә яшүсмер Илһамның моңлы тавышын саклыйлардыр, сагыналардыр кебек.
Теләнче Тамакта урта белем алган һәм педагогия институтына укырга барып та, анда җан азыгы тапмаган, бөтен җаны-тәне белән җыр дөньясын гына яраткан Илһам Шакиров 1954 елны Казанга, музыка училищесына юл ала. Ул Казанга китүен беркемгә дә әйтмичә авылыннан качып диярлек чыгып китә. Моңа кадәр инде ул Теләнче Тамак мәктәбе үзешчән түгәрәгендә катнашып, тирә-як авыл сәхнәләрендә, туйларда беренче чирканчык ала, җыры белән авыл кешеләрен шаккатыра.
Училищеның беренче курсында ук Илһам Шакировны Татарстан радиосына чакырып
оныклары һәм оныкларының балалары турында мәгълүматлар бар. Аларның барысы 80 кешегә җыела. Ә Илһамның дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче буын бабаларының (Габделгазиз бине Габдулла бине Ишкилде бине Үтәгән бине Алпар) бала-чагалары турында мәгълүмат юк.
Шулай итеп, Илһам Шакировның бүгенгә билгеле булган иң ерак сигезенче бабасы Алпар була. Татар тарихында, аның топографиясендә һәм кеше исемнәре арасында киң билгеле булган бу исемнең килеп чыгышы турында тарихи белешмә табылса бик кызык булыр иде. Әмма бу мәсьәлә киләчәккә кала бирә.
Инде Илһам Шакировның әти-әнисе һәм үзенең тормышларына, тәрҗемәи хәлләренә күз салсак, монда да бик гыйбрәтле хәлләр күрербез.
Илһам үзе Сарман районының Яңа Бүләк
авылында туып-үсә (хәзер бу авыл Тукай районына керә). Аның әтисе Совет чорында гына төзелгән бу авылга гаиләсе белән күрше Таулык авылыннан күченеп килә һәм шунда төпләнеп кала. Аңлашыла ки, бу вакытта Илһам әле тумаган була.
аз-маз тамак туйдыралар. Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән хәерчеләрнең күп булуы аркасында Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. «Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде», — дип хәтерли ул. Болар — атаклы Илһам Шакировның беренче гонорарлары була.
Шушы интегүләр, хәерчелек белән Бөек Ватан сугышы да үтеп китә. Тумыштан башаягы белән җырга гашыйк Илһам Шакиров күрше Теләнче Тамак мәктәбендә урта белем ала. Укыганда көн саен булмаса да, атнага берничә мәртәбә туганнарын, туган
Илһам Шакировныц шәҗәрәсе
Бөек җырчыны дөньяга тудырган әнисе
— Нуриәсма
эфирдан җырлата башлыйлар. Озак та үтми, радиокомитетка радиотыңла- учыларның йөзәрләгән хатлары ява. Аларның барысы да радиодан тагын-тагын-тагын Илһам Шаки-ровны җырлатуларын сорыйлар. Әмма җыр сөючеләрнең әнә шулай яратулары яшь егет өчен бик күңелле булса да, ул чорда көндәлек тормыш алып бару, кием- салым бөтәйтү, тамак туйдыру бик җиңел булмый. Музыка училищесында укыган еллар турында Илһамның шәриктәше, соңыннан күренекле татар композиторы булган Фасил Әхмәтов «Без өчәү идек» дигән мәкаләсендә болай дип хәтерли: «Аның торыр җире дә юк иде, без аны шул училищеның подвалында яшәүче ятимә апаның бер бүлмәле фатирына урнаштырдык.
Ел буена аның аягыннан шул кирза итек төшмәде. Менә шундый иде яшь Илһам Шакиров. Мирсәет Яруллин, мин, ул — өчәү бергә Кекин йорты ашханәсенә йөрибез, беребезнең акча бетсә, икенчебездә кырып-себереп табыла...»
Илһам Шакиров җырчы буларак киң аудиториягә нәкъ менә радио аша таныла. Әмма ул чын профессиональ җырчы булу өчен радиотыңлаучыларның йөзләгән, меңләгән мактау хатлары гына җитмәячәген яхшы аңлый һәм музыка училищесының беренче курсын тәмамлауга ук, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Ул инде училищеда укыганда ук халыкка танылган җырчы булса да, аны консерваториягә ике куллап кабул итәләр.
Консерваториядә ул чит ил, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре белән таныша, рояльдә башка студентлардан яхшырак, профессиональ дәрәҗәдә уйный, музыка теориясен һәм тарихын тирәнтен өйрәнә. Консерваториядә ул тәҗрибәле музыка укытучысы Елена Абросимовадан дәресләр ала, аның иң яраткан укучысы була.
Консерваториядә укыганда аны танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров аеруча якын итә. Ул Илһам Шакиров башкаруы өчен махсус җырлар яза.
Инде иҗади яктан шактый өлгергән һәм халык арасында танылуга ирешкән җырчы консерваториядә укыган һәм аны тәмамлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән чакларында чын мәгънәсендә киң халык массалары арасына чума — ел буенча диярлек гастрольләрдән кайтып керми. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, СССРның төп шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә чыгышлар ясый, чит илләргә турнега чыга. Дөнья картасының ул гастрольләрдә булган урыннарын карасаң гаҗәпкә калырлык: Хельсинки, Истанбул, Киев, Баку, Ашхабад, Ташкент, Фрунзе, Алма-Ата; Россиядә: Мәскәү, Ленинград, Саратов, Әстерхан, Уфа, Куйбышев, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Владивосток һәм башка йөзләрчә кечерәк шәһәрләр, меңнәрчә авыллар.
Шушы бетмәс-төкәнмәс гастрольләрдәге сәхнәләрдә, радио һәм телевидениедә башкарган, патефон тәлинкәләренә язылган йөзләрчә исемдәге җырлары белән Илһам Шакиров бөтенхалык мәхәббәтен казана.
Әмма иң мөһиме — Илһам Шакиров һәр җырында туган татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңны, көйне үзенә генә хас булган кабатланмас тавыш, гүзәл аваз, көчле рух белән тамашачы күңеленең иң тирән, иң нечкә кылларын тибрәтә, шуның белән чын халык җырчысы биеклегенә күтәрелә. Әгәр дә Илһам Шакиров бер генә дәүләт бүләге алмаган булса да, барыбер «халык җырчысы» дигән бөек исемне йөртер иде. Ләкин Татарстан хакимияте Илһам Шакиров иҗатын һәрвакыт югары бәяләп килде. Республикабыз хөкүмәте тәкъдиме белән ул «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемне алды, «Россиянең халык артисты» булды, аңа республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Әле күптән түгел, 2000 елның 28
Язучы Гәрәй Рәхим белән алар тормышта да, иҗатта да дуслар
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА - 80 ЯШЬ
5. «К. У.» № 2 127
апрелендә Россия мәдәният министрлыгы һәм музыка сәнгатен үстерү буенча Чайковский исемендәге фонд Илһам Шакировка Россиядәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган «Алтын Апполон» премиясен тапшырды. Ә бит бу премиягә Россиянең мәшһүр җырчылары һәм музыкантларыннан Ирина Архипова, Андрей Эшпай, Татьяна Устинова, Михаил Шишкин кебек атаклы сәнгать әһелләре генә лаек булган иде.
«Алтын Апполон» премиясен алганда инде Илһам Шакировка 65 яшь иде. Профессиональ җырчы өчен бу шактый зур яшь. Гадәттә җырчылар иҗаты 40-45 яшьтә табигый рәвештә сүрелә башлый, күп җырчылар инде бу яшьтә сәхнәгә бик сирәк чыгалар, чыксалар да җырларын фонограмма ярдәмендә генә тыңлаучыга тәкъдим итәләр. Ә табигать Илһам Шакировка тавышны шул кадәр мул итеп биргән, ул әле бүгенге көнгә кадәр сәхнәдә фонограмма (артистлар аны «фанера» дип йөртәләр) кулланмый. Сиксән яшьлек артистның сәхнәдә һаман табигать биргән үз тавышы белән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдыра, чиксез сокландыра.
Сиксәнгә җиткән җырчыбыз хәзер инде сәхнәгә бик еш чыкмый, чыкса да берике җыр башкару белән чикләнә. Тамашачы зәвыгының нәзбереклеген, нечкәлеген тирән тойган җырчы үз бәһасен, димәк профессиональ артист бәхәсен төшермәү өчен шулай эшли. Илһам Шакиров җырын тыңларга теләүчеләр өчен хәзер әллә күпме аудио һәм видео язмалары, ягъни дисклар чыгарыла. Рәхим итегез, Илһам Шакировның яшьлек тавышы, яшьлек моңнары белән танышыгыз!
Сәхнәгә еш чыкмаса да, Илһам Шакиров әле бүген дә татар сәнгате әһелләре — музыкантлар, композиторлар, театр артистлары, язучылар, галимнәр белән якыннан аралашып, алар белән гөрләшеп яши. Менә инде ун елдан артык ул җәйнең иң матур бер көнендә Казан янындагы атаклы Аккош күле ярында «Илһам сәйраны» дигән күңел ачу җыены оештыра. Ул анда ким дигәндә 50-60 күренекле сәнгать әһелләрен, дусларын чакыра, үз куллары белән бик оста һәм тәмле итеп шашлык һәм пылау пешерә. Бу осталыкка ул ярты гасыр буе йөргән гастрольләрдә өйрәнгән.
«Илһам сәйраны»нда күренекле сәнгать әһелләре тәмле азык белән сыйланалар һәм бүгенге сәнгатьнең торышы, аның уңышлы һәм кимчелекле яклары, сәнгатебезнең һаман үсә баруы өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр. Әлбәттә, сәнгать кешеләренең һәрберсе сәйранда әйтелгән фикерләрне үзләренең киләчәк иҗатларында файдалана.
Күптән түгел Илһам Шакировның туган төбәгендә, ул үзе, аның якташлары, туган-тумачалары татлы суын эчеп үскән чишмәне тантаналы рәвештә ачу булды. Якташлары тарафыннан матур итеп төзекләндерелгән ул чишмәгә «Илһам чишмәсе» дип исем биргәннәр. Чылтырап аккан чишмә янына бик күп авыл кешеләре, артистлар, язучылар, журналистлар җыелган иде. Шагыйрьләр ялкынланып шигырь сөйләделәр, Илһам Шакиров чишмә чылтыравына кушылып моңлы җыр җырлады. Чишмәне ачуда катнашучылар ел саен «Илһам чишмәсе» янына җыелып хезмәткә көч-куәт, иҗатка илһам алырга дип килештеләр.
Узган елның җәендә Бөек Болгар җирендә борынгы ата-бабаларыбыз, бүгенге милләттәшләребез һәм кунаклар, бала-чагалар һәм киләчәк буыннар хөрмәтенә архитектура һәм сәнгать ягыннан гүзәл итеп төзелгән Акмәчет ачылды. Республикабызның «Яңарыш» фонды рәисе, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чакыруы буенча, Илһам Шакиров бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләре белән Акмәчеткә сәяхәт ясады. Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре илаһи Акмәчеткә һәм изге Болгар җиренә сәҗдә кылдылар. Бу сәяхәт, бу очрашу күпләрнең күңеленә тирән уелып калды. Илһам Шакиров бу изге җирдә озаклап дога кылды.
80 еллык гомер... Шуның 65 елы диярлек даими рәвештә сәхнәләрдә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән. Һәм шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора. Бу — Илһам авазы... Бу — Илһам җыры... Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы!..