Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЖАУ — ИҖАТ МӘЙДАНЫ

1991елда Ижауда «Яңарыш» газетасы чыга башлагач, әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләргә зур мөмкинлекләр туды. Удмуртиядә һәм Әгерҗе районында яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, прозаиклар анда үз әсәрләрен бастырып, каләмнәрен чарлады. «Әдәби сәхифә», «Ижау — иҗат мәйданы» битләре, һичшиксез, халыкка кирәклеге, якынлыгы ягыннан да әһәмиятле булгандыр. Инде, 1997 елда, җирле авторларыбызның 350 биттән торган «Язмышлар авазы» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыгу күпләрне зур иҗат мәйданына тартты. Удмуртия җиреннән иң беренче булып Риза ага Шәфи Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды. Газета каршында әдәби түгәрәк оешты, җитәкчесе Ибраһим Биектаулы иде. Соңгы 11 елда «Яңарыш»та каләм чарлаган 23 авторның 45 китабы Казан, Ижау, Чаллыда дөнья күрде.
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре арасында төзелгән килешүнең (аңа 2005 елның 16 декабрендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Егор Загребин кул куйдылар) нәтиҗәсе буларак — Удмуртия төбәгендә яшәп иҗат итүче биш язучыбыз Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләренә әгъза итеп алынды. Удмуртия Язучылар берлеге каршында Риза Шәфи исемендәге татар язучылары бүлеге оешты. Казан, Әлмәт, Чаллы Язучылар оешмалары белән элемтәләребез ныгыды. «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталары, «Казан утлары», «Мәйдан», Удмуртиядәге «Луч», « Кизили» журналларында авторларыбызның шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары еш басылу аларга иҗат дәрте өстәде. «Яңарыш» газетасының «Әдәби сәхифә», «Ижау — иҗат мәйданы» битләрендә классик татар язучылары, бүгенге көндә иҗат итүче авторларның әсәрләре даими басыла. Шулай ук удмурт, рус язучыларының хикәяләрен, шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп, газета битләрендә чыгару традициягә әверелде. Язучыларыбыз Гыймран Сафин, Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшлиләр. Удмурт язучылары Егор Загребин, Вячеслав Ар-Серги, Өлфәт Бәдретдинов, Алексей Елцов, Ада Диева һ.б. авторларның әсәрләрен укучылар яратып кабул итәләр. Воткинск каласында Риза ага Шәфи һәм Удмуртиянең Пирогово авылында Биктимер Гәрәев яшәгән йортларга мемориаль такта куелды. Шулай ук Риза Шәфи исемендәге премия булдыру да зур әһәмияткә ия.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең Удмуртия төбәгендә иҗат итүче авторларга игътибары артуы, Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе, нигезендә, читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итүен тою безгә иҗади көч өсти. Казан, Әлмәт, Чаллы язучыларының Удмуртиядә үткәрелә торган чараларда катнашулары, мәктәпләрдә һәм районнарда халык белән очрашулары традициягә әверелде, онытылмаслык хатирәләр калдырды. Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның Удмуртия төбәгендәге иҗат эшләренә күзәтүче, ярдәмче булып билгеләнүе безнең иҗатчыларга терәк булды. Ул язучыларыбызны, шагыйрьләребезне якыннан белә, әсәрләре белән танышып, аларны китап итеп яки газета-журнал битләрендә бастырып чыгарырга булыша.
Иҗат итүчеләр арта бара. Гүзәл Исхакова, Кәүсәрия Нуруллина, Асия Корбангалиеваларның иҗатларына әдәби берләшмә утырышында уңай бәя бирелде.
111
Проза өлкәсендә Гөлфия Исхакова, Зөһрә Вәли, Наилә Харисова, Дилфәр Хәсәнов, Гыймран Сафин, Шиһабетдин Садыйков, Әлфирә Низамова, Гөлфидә Мәрдәнова актив иҗат итә.
Барысы да ал да гөл генә түгел, билгеле, хәл итәсе проблемалар бихисап. Иҗат мәйданына яшьләрнең аз килүе борчуга сала. Сер түгел, 60-70нче еллар Ижауда «Ижмаш», «Ижсталь» кебек заводларның шаулаган чоры булды. Татарстан һәм Башкортстаннан күп гаиләләр Ижауга күчеп килде. Шулай ук ул елларда югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрне башка төбәкләргә эшкә җибәрү гамәлдә иде. Мәсәлән, мөхтәрәм шагыйрьләребез Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин Казан Авиация институтын тәмамлаганнан соң, 1970 елда Ижау «Радиозавод»ына килеп, аннан иҗат эшенә актив кушылды. Шагыйрә Гөлфия Исхакова да Татарстанның Лениногорски районыннан Воткинск каласындагы машиналар төзү заводына эшкә билгеләнә. Хәзер алар — Татарстан, Удмуртия Язучылар, Россия Журналистлар берлекләре әгъзалары.
Хәзер исә хәлләр башкачарак — яңа агым тукталды, диярлек. Ижауга күчеп килүчеләр бик аз. Димәк, язучыларны, журналистларны үзебезнең төбәктәге яшьләр арасыннан табарга һәм үстерергә тиеш булабыз. Шул максаттан җирле язучылар, «Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре Удмуртиянең татар сыйныфлары булган мәктәпләрендә очрашулар үткәрәләр. Шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре «Яңарыш»та басылган талантлы балалар белән редакциядә түгәрәк өстәл артында утырып, иҗат итү серләренә өйрәтәләр. Шигырь һәм берникадәр әкият жанрында эш бара кебек. Бу урында, шагыйрь Ибраһим Биектаулы, «Яңарыш»ның «Алтын йомгак» битен алып баручы Рилия Закирова, Ижау татар гимназиясенең татар теле укытучысы Рәзинә Гафурова нәтиҗәле эшли.
Шуны да өстәп әйтим: яшь буенча без инде өлкән. Бүгенге көндә язучыларыбызның уртача яше 60тан артып китә. Бу исә, яшьләр белән эшләмәсәк, яшь талантларны барламасак, шактый аяныч хәлдә калуыбыз хакында сөйли. Иҗат берлегебезне саклап калыйк, яшәтик дисәк, безгә бу хакта бүгеннән ныклап уйларга кирәк.


Ринат БАТТАЛОВ,
Удмуртия Язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге җитәкчесе