Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФРОНТОВИКЛАР

ЦИКЛ

1. Кайту
Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән сугышка китеп,

хәбәрсез югалган солдатны эзтабарлар исеме

һәм адресы чокып язылган алюминий кашык ярдәмендә табып,

2014 елда истәлеген туган шәһәренә кайтаралар.
Күпме алар кайтмый калганнар,

Хәбәрсез-эзсез югалганнар?
Җиде кат күктәдер җаннары,

Табылмаган медальоннары.
Нинди гөнаһ өчен бу җәза?
Ә кайчак була бит могҗиза!
Ияреп алсу таңның җиленә,

Соңгы хәбәр кайта иленә.
Кемдер җиде ят җирлегендә,

Кем туганнар каберлегендә.

Мәңгелеккә ятып калганнар,

Шунда соңгы сулыш алганнар.
Җиңүгә күпме ел үтсә дә,
Язмыш йомгакларын сүтсә дә,

Күпләрнең әле кайтасы бар,

Хәтерләрне уятасы бар.

2. «Герман бүләге»
Әтиләре сугыштан кайтканнан соң туган

балалар турында авыл кешеләре «Герман бүләкләре»

дип шаяртып сөйлиләр иде.
Ике йөзне авыл озаткан,
Тик алтмышы әйләнеп кайткан.
Кемдер кулсыз, кемдер аяксыз,

Адым атлый алмый таяксыз.
Сугыш кырын үткән солдатлар,
Тыныч кырда куркып калмаслар.
Иген үстереп тир түгә ир,

Мул уңышын бирә туган җир.
Аз-маз шатлык килә һәр өйгә,

Тамак туя башлый ипигә.
Ай артыннан айлар агалар,
Авылларда туа балалар.
Кан-үлемнән туйган әтиләр
Чиксез шатлык хисен татыйлар.
Сабыйларда яшәү теләге —
Атамалар — «Герман бүләге».
Җиңүчеләр! Сезгә сүнмәс дан!
Күпләр инде китте дөньядан.
Сез шаяртып көлгән малайлар

Үзләре дә инде бабайлар.

3. Пленда булган
Пленда булып, сугыштан орден-медальләрсез кайткан

авылдашым Хәким абый бакыйлыкка киткәнче

плен газапларын ҺӘМ аннан соң булган ГУЛАГ

газапларын искә алып, гомере буе кимсенеп яшәде.
Җиңү таңы һәркем өчен дә
Якты нурлы булып атмаган.
Плен газабында булганнарның
Күген кара болыт каплаган.
ГУЛАГ тоткынлыгы, мең газаплар...
Авылга кайткач та акланып,
Гөнаһсыз гаепләнүдән куркып,

Ьәр адымын атлый сакланып.
НКВД чакыра. Допрослар
Күңелендә калган уелып.
Тавыш чыкса... «Син пленда булган...»

Искәрмәстән төшә коелып.
Сталин үлгәч, сулыш җиңеләя,

Башка газапламый «органнар».
Тик күңелен кимсенүләр борчый,

Алар җиңеләйми торганнар.
Хезмәт белән хөрмәт яулап ала,

Авылдашлар аңлыйлар кебек.

Җиңү көне, күкрәктә орден юк...

Пәркем аңа карыйдыр кебек.