Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ ҺАМАН БЕРГӘ ИКӘН?!

Журналның 4нче санында «Әхмәт Гали, Гөлчәчәк Гали» дигән язмам чыккан иде. Шуңа
төзәтмә бирергә туры килә менә...
Гомер булмаганны, бик озак язган идем мин аны. Инде компьютерда җыелгач та һәм хәтта
биткә салынгач та кат-кат өстәттердем, төзәттердем әле. Нәрсәдер төгәл үк әйтелми, нидер
бөтенләй әйтелмичә кала кебек иде. Күптән аралашкан, күңелемә бик тә якын затлар иде шул
бу... Менә бит, үзем дә сизмәстән Гөлчәчәк апа китапларыннан берсенең и семен кабатлап
куйганмын: «Күңелемә якын затлар». (Апабыз мондый затлар арасына мине дә керткән иде
— китаптагы мәкаләсе аша.)
Шулай итеп, редакция хезмәткәрләре Лилия белән Элеонораны да нык кына интектердем
инде, ләкин сукранмадылар тагын, яратып эшләделәр. Тулаем «Казан утлары» өчен дә
кадерле кешеләр иде бит алар. Инде менә журналны типографиягә дә төшереп җибәрдек.
Язмам ярыйсы гына килеп чыкты шикелле. Ләкин шул төндә Элеонорабыз төш күргән.
Төшендә аны... мәрхүм Әхмәт абый битәрләп алган! Гөлчәчәген үзеннән аерып калдырганы
өчен.
Ул язмам ике бүлекле. Әхмәт абый турындагысы «Ул пәһлеван җитәкче иде» дип атала.
Анда шушы образга мач килгәнрәк фоторәсем бирергә кирәк иде. Андый Әхмәт Галиевне
Гөлчәчәк апа белән икәүләп төшкән фотоларының берсендә күрдем мин. (Фотосурәтләрне
электрон почта аша Галиевләрнең оныгы Шамилә җибәрде, рәхмәт аңа.) Һәм Элеонорага шул
Әхмәт абыйны куярга куштым. Аны Гөлчәчәк апабыздан аерып алу бераз кәефне кырды
кыруын, ләкин Гөлчәчәк апа исән булса, моңа һич борчылмас иде, Әхмәт абый хакына бит бу
дигән уйдан юаныч тапкан идем. Инде менә Элеонорабызны юатасы булды. Синең печтик
кенә дә гаебең юк, син кушканны гына эшләдең бит, дип. Фотосурәтне үзгәрткәндә, ул үзе дә
борчылу-фәлән сизмәгән булган. Ягъни аның күңелендә мондый төш өчен «җим» юк. Төшкә
ниләр кермәс, очраклы нәрсә генәдер бу дияр идең дә, тәп-тәгаен гамәлгә төбәлгән бит ул!
Нигә миңа, гаепле кешегә кермәгән соң дигән сорауга исә җавабым бар иде инде минем.
Шушы гаҗәеп затлар турында язганымны өйдә ялгызым гына тагын бер кат карап
утырганда, кинәт балкон ишегенең пыяласы әкертен генә зеңгелдәп куйды. Урта тирәсеннән.
Миннән ярты метрда гына бу. Һәм башымда шундук менә мондый уй туды: Әхмәт абый белән
Гөлчәчәк апа үзләре турында язганымны беләләр һәм шул рәвешле моңа сөенүләрен
сиздерәләр. Мин исә шундук болай дип әйттем: «Төшемә кермәгез, юкса эшләп бетерә алмам».
Уйда гына түгел бу, кычкырып ук әйттем. Нигә алай дигәнемне белмим. Мине сискәндермәс
өчен күңелемә сүзсез генә салынган сорауга җавап бирмәдем микән?
Бу «контакт»ны мантыйк (логика) бизмәненә салып карадым мин үзе. Әлбәттә инде, иң
әүвәл башыма әлеге зеңгелдәү очраклы бер нәрсә генә түгелме икән дигән уй килде. Ләкин
бишенче каттагы ябык балкон тәрәзәсе аша үтеп балкон ишегенә кем орына ала иде соң? Һәм
әле шундый матур, нәфис аваз чыгарып? Җил-фәлән дә кермәде, температура да тотрыклы
һәм салкын да түгел иде. Минем үземә килсәк, ырым-шырым, сихер-михерләргә
ышанмыймын. Психикам да әйбәт дип беләм. Һәрхәлдә, көпә-көндез түгел, хәтта төнлә
йоклаганда да саташканым юк иде әле. Арыган хәлдә дә түгел идем, авырсынмыйча, яратып
яздым мин бу әйберне.
Тагын шунысы да бар: аз гына да курку, шомлану галәмәте сизмәдем мин ул чакта. Һәм
аннан соң да әле. Әйтерсең лә тап-табигый бер эш инде менә! Әхмәт абыйларның миңа, миңа
гына түгел, бер генә җан иясенә дә аз гына да начарлык эшләмәячәкләренә ышану күңелгә
тирән сеңгәнлектәндер инде бу. Адәм балаларындагы көчтән мең тапкыр зуррак көчкә ия
булсалар да, курыкмас идем мин алардан. Болары гына түгел, гаҗәпләнү дигәне дә булмады
әле хәтта. Шундый кешеләрнең бер-бер артлы дөньядан китеп баруы үзе гаҗәп
тоелганлыктан микән инде бу? Әллә мондый шәхесләр белән бүтән беркайчан да аралаша
алмаячагым белән килешергә теләмәүдәнме? Шул чакта җанга махсус тыныч халәт иңдерелде
микән дип тә уйлап куйдым әле.
Менә шундый хәл, җәмәгать! Булганны төп-төгәл бәян иттем мин сезгә, хикмәтен
165
аңлату исә көчемнән килми. Акыл аңлап җиткерми, күңел исә Әхмәт абыйлар белән контакт
булганлыгына аз гына да шикләнми.
Теге төш исә берөзлексез борчып торды мине. Ьәм, ниһаять, журналда фоторәсемнең чын,
тулы вариантын һәм ошбу кичерешләремне чыгарырга кирәклекне аңлап җиткердем.
Гөлчәчәк апабызның 80 яшьлек юбилеенда төшерелгән фото бу. Бәйрәм кичәсе 2008
елның 5 апрелендә Мил- ли-мәдәни үзәктә үтте. Әхмәт абыйны Гөлчәчәк ападан гына түгел,
менә шушы бәйрәмнән дә аерган булып чыгам бит инде мин, димәк!
Табигый ки, бу хикмәтле хәлләрдән соң әлеге ике адәм баласының тормышына тагын бер
кат күз салмыйча кала алмый идем инде мин... Юк, тикмәгә генә килмәгәннәр алар дөньяга.
Күпләр кебек җил уңаена гына яшәп, эзсез-нисез китеп бармаганнар. Әйдәгез, кайбер тормыш
мәлләрен бергәләп янә искә төшереп алыйк әле.
1991 елны Татарстандагы завод-фабрикаларның нибары 2 проценты гына
Татарстанныкы иде. Компрессор заводының башлангычы аларны 92 процентка җиткерергә
мөмкинлек бирде! Арча районының Сеҗе авылында Әхмәт атлы ир бала дөньяга килмәсә һәм
бу заводның директоры итеп куелмаса, бар да искечә калган булыр иде. Чөнки Татарстан
хакимияте Әхмәт абый моңа тагын ике заводны күндергәннән соң гына тотынды бу эшкә.
Компрессорлары бөтен Рәсәйгә диярлек таралган заводка исә Мәскәү тарафыннан бик көчле
икътисади басым ясала. Заказлар 38 процентка кими, 1570 кеше эшсез торып кала, алган
компрессорларның акчасы элек 4 көндә килеп җитә торган булса, инде айлар буена килмичә
тора. Мондый хәлдә бөтен башка директорлар да «Биреләм!» дип ике кулын күтәргән булыр
иде. Өч орден иясе, техник фәннәр докторы, җете миле һәм куш йөрәкле Әхмәт Галиев түгел
ләкин.
Эшсезләр янә эшле була, хезмәт хакы шәп кенә арта, өч меңнән артык гаилә фатирга
тиенә!. Ул җитәкчелек иткән чорда заводның эшләп чыгару куәте — 3,5 мәртәбә, хезмәт
җитештерүчәнлеге исә 2,2 мәртәбә арта, заводның суыткыч машиналары алты Халыкара
премия ала. Ул үзе исә АКШның Библиография институты карары белән «1995 елның Дөнья
Кешесе» дип танылды.
Күп кенә татар түрәләреннән аермалы буларак, Әхмәт абый малай чагыннан алып
вафатынача чын татар кешесе булып яшәде. «Иң шәп милли тәрбияне миңа урыс малайлары
бирде», — шулай дип сөйләгән иде ул. 5нче класста Яңа Чүрилегә йөреп укый башлагач,
сабакташлары аны бик тә Алексейга әйләндерергә телиләр, аңа гел шулай дип дәшәләр. Болай
гына үзгәртә алмагач, ике малай дәрестән соң ияреп китеп, «йодрык дәресе» бирмәкче була.
«Үзләренә күбрәк эләкте», — диде Әхмәт абый.
Күпләрнең миллилеген эреткән түрә тормышы да «Алексей» ясый алмады аңардан.
Европа шәһәрләрендә халыкара конкурс бүләкләрен алганда да татарча гына сөйләгән ул.
Чыгышы инглизчәгә тәрҗемә ителеп барган... Татар мәдәниятенә дә ярдәме күп булды аның...
Җиңелмәс заводны 1996 елны директорын эштән җибәреп кенә җиңә алдылар!
Гөлчәчәк Кәрим кызы да — гаҗәеп зат. 19 яшендә үк авылларында драмтүгәрәк
җитәкчесе була ул. Казанда пионервожатый итеп билгеләнгәч, СССРның иң шәп
пионервожатые булып таныла! Ьәм... «кире рекорд»: әдәби иҗатка җитмешне узгач, ягъни
язучыларның күбесе инде иҗаттан киткән яшьтә килә ул. Ьәм җуелмас эз калдырып өлгерә.
«Тулгак», «Өзелгән өмет» бәяннары, «Газзәбану» романы бу (өчесе дә безнең журналда
басылды). «Тулгак» укылыш җәһәтеннән Милли китапханә үткәргән конкурста икенче
урынны алды. «Тулгак» китабын бер сулышта укып чыкканымны мәңге онытасым юк. Иптәш
кызымның купега кереп урнашканнан соң: «Син бүген чәй эчәсеңме?» — дигән сүзләрен
колагыма да элмим. Елый-елый китапның соңгы битен япканнан соң да шактый гына
уйланып яттым әле». Мәрхүмә каләмдәшебез Алсу Хәсәнова сүзләре бу. «Газзәбану»ның
популярлыгы исә тагын да зуррак булды. Егылыплар укыды аны халык. Һәм эчтәлек ягыннан
да саллы ул. Башкортстанның Яңа Кангышлы авылыннан Луиза Миңнеханова редакциябезгә
менә болай дип язып җибәргән иде: «Авторның бу гүзәл әсәргә түккән һәм үз йөрәге аркылы
үткәргән хезмәтләрен Раббым саваплардан кабул итсә иде, аңа романындагы хәрефләре
санынча шатлык илә уңышлар китерсә иде дип тели-тели укып чыктым. Шулкадәр яратып,
аерыла алмыйча укыдым, күршемә, авылдашларыма да сөйләдем. Күпме хатын-
кызларыбызга фәһем һәм тәрбия, әдәп-хәят алырлык искиткеч әсәр булган бу...» Монысы исә
әдип Фирдәвес Хуҗин сүзе: «Хатын-кызларыбызның хисләргә бай эчке дөньясын болай тирән
ача алган әсәр укыганым юк иде әле минем». «Үзеннән- үзе укыла торган матур тел белән
166
язылган» — мондый фикерне төрле вариантларда ким дигәндә 12 әдип һәм укучы әйткән!
Аларның берсе — Гөлчәчәк апага Язучылар берлегенә керү өчен тәкъдимнамә биргән Аяз
Гыйләҗев: «Теле камил, саф татарча». «Тулгак» турында бу. Кызганыч ки, Аяз ага шунысын
гына укып өлгерде шул!
Педагог, мәктәп директоры, язучы гына түгел, иң әүвәл чын шәхес иде Гөлчәчәк Галиева.
Җиде ел элек язган шигыремдә болай дип әйткән идем мин аның турында:
Хаксызлыкка йоны тырпаядыр, Мәкерне ул күрә үтәли.
Теле нисез аның... каптырмасыз — Дәшми калмас Гөлчәчәк Гали.
Мондый Гөлчәчәкне бик тә ихтирам итәр иде Әхмәт абый. Ләкин яратып, гашыйк хәлдә
яши алыр иде микән аның белән? Шөкер, менә мондый Гөлчәчәге дә бар иде шул аның:
Төн йокламый чыга ала, жәлләп Занзибарда үлгән атларны. Колагыннан
тартып үстермәкче Күңеленә якын затларны.
Сеҗенең Галиябануы белән Хәлиле булдылар алар әүвәл. Җир шарында аларга тиң пар
булды микән? Авыр сынаулар үтеп тә 63 ел буена бер-берсенә гашыйк хәлдә яши алган ир
белән хатын?!
Редакциягә килгәч, Гөлчәчәк апа кызларыбызга болай дип сөйләгән:
— Кер уганда күлмәген битемә китереп, бу бит Әхмәтемнең күлмәге, бу бит Әхмәтемнең
исе! — ди торган идем.
— Сөйдем, сөелдем, әле дә сөям! — бусы Әхмәт абыйның сүзе.
Үткән елның 11 маенда Әхмәт абыйны саташуга якын тетрәнү хәлендә күрдем мин!
Хатыным Дания белән аларның Нагорныйдагы өенә, берни белмичә, Гөлчәчәк апа җан тәслим
кылып ярты сәгать чамасы гына үткәч килеп кергәнбез бит без!..
Әхмәт абый Гөлчәчәк апасыз бары 258 көн генә яши алды... Сеҗе зиратында янәшә ята
алар...
Менә бу дүрт шигырь юлы Әхмәт абыйныкы:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлчәчәк.
Сиңа булган мәхәббәтем Гүремә кадәр җитәчәк.
Алай гына микән, Әхмәт абый?
Теге язмамда мондый җөмлә бар иде: «Болай дип әйтү ярамыйдыр да инде, ләкин Әхмәт
Мөхетдин улы белән Гөлчәчәк Кәрим кызы оҗмах бакчаларында да бергә, җитәкләшеп
йөрерләр кебек тоела миңа». Хәзер бигрәк тә шулай тоела бу...