Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛЕНДӘ ӘЛЕ НӘРСӘЛӘР БАР, — КОШЛАР ШУНЫ ҖЫРЛЫЙ НИБАРЫ...

Хәсән Туфанга

Сандугачка нигә буй-сын,
Нәрсәгә аңа бизәк?

Таңда бер сайрап җибәрсә,

Биш кат өзелә үзәк.

Шагыйрьгә нигә чин кирәк,
Нәрсәгә аңа титул?
Патшалар ятлап алырлык
Шигырьләр яза бит ул.
1968

***

Таңгы сәгать иде
Сандугач баласы кебек

Шат яшәек дөньяда.
Җырдан.

Берчак Туфан белән таң җиткердек
Май башында «Аккош күле»ндә,
Кошлар сайрый, өзелеп сайрый кошлар —

Нәрберсе тик үз телендә.
Нәкъ Туфанча мөлдерәмә итеп,
Бокалларга коела ал шәраб.
Офык чите капылт чайкала да
Алсулыкка чума бар тараф.
Нурлар эчеп, отыры сайрый кошлар —
Газапмы бу? Бумы тантана?
Мин дустыма әйтәм: «Бөек шагыйрь,
Шуңа анык җавап тапсана».
«Миңа мәгълүм түгел аларның, — ди, —

Ни шатлыгы, җаным, ни зары.
Күңелендә әле нәрсәләр бар, —
Кошлар шуны җырлый нибары...»
Шушы булды җавап асылы —

Миңа гади бер сер ачылды.
2001

Өч Тулпар
Соңгы вакытта Казан матбугатында Тукай, Такташ,
Туфанга карата кадерсез сүзләр күренгәли башлады.

Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
Бу өч Тулпар тартып җилә
Татар рухы арбасын.
Сикереп төшмәс шул арбадан

Татар, кайда бармасын.
Сандугачка нигә буй-сын,
Нәрсәгә аңа бизәк? Таңда бер
сайрап җибәрсә, Биш кат өзелә үзәк.
Пәйгамбәрен сатмас милләт
Әллә нинди хакларга.
...Әмма яман хәбәр-хәтер
Килә безнең якларга:
Чүп ыргыталар Тукайга,
Таш аталар Такташка,

Хөкем итәләр Туфанны

Иман саткан как башлар.
Бу — халыкның тамырына
Балта чабу түгелме?!
Шундый хәлләргә шаккатып,

Рәнҗи башкорт күңеле.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,

Җаным күкләргә аша.
1991