Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛЕМНЕ САГЫШ БИЛӘДЕ

Туган телем
Туган телдә сөйләштем мин бүген,

Күңелем китте гүя ачылып.
Күпме матур уйлар, әйтелмәгән сүзләр

Тел очымда торган басылып.
Туган телдә сөйләштем мин бүген,

Сүзләремне кат-кат барлады.

 Үз телемнең нинди матурлыгын,

Тәмлелеген бүген аңладым.
Туган телдә сөйләштем мин бүген,

Күңелем тулы татлы сүз икән.
Туган җирдән читтә яшәгәчтен,

Сабыр гына булып түз икән.


Татарым
Кайларга сибелгән татарым,

Калдырган ул газиз Ватанын.
Нужасын төягән иңенә,

Еракка юл алган иленнән.
Кайларга сибелгән татарым,

Өметен беркайчан өзмәгән.
Тырышкан, тырмашкан, җан аткан,

Бәхетен читләрдән эзләгән.
Кайт әле Казанга, татарым,
Бу — йорты бабаңның, атаңның.
Күңелдән уелмас, хәтердән җуелмас
Казаның — ул синең, бердәнбер Ватаның.


Көз
Соңгы яфрак төште өзелеп —

Алтын көзнең соңгы бизәге.
Карадым да аңа, нигәдер,
Күңелемне сагыш биләде.
Көзләрне ник моңсу, дибез без,

Көзләр дә бит матур, күрегез.
Гомеркәйләр көзгә үрмәли,
Көзләргә авыштык үзебез.
Сары төсне сагыш, дибез без,
Сары төс ул — кояш бизәге.
Ә шулай да карап көзләргә,
Күңелне бер сагыш биләде...


Соңлаган сөю
Кем уйлаган, көзләр килү белән,
Сөю килер диеп яңадан.
Әйтерсең лә күңел яралары
Булмаган да, күптән ямалган.
Йөзләремә еллар эзен салган,
Чәчләремне кырау каплаган.
Тынгы белмәс ярсу йөрәк кенә
Яшьлек дәрманлыгын саклаган.
Саф йөрәгем гүя серле сандык,
Уй-хисләрем тирән бикләнгән.
Шул ачкычны тапшырырдай кеше

Синме икән, диеп шикләнәм.
Италия, Сан-Марино