Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ДАҺИ ДУСЛЫГЫ

ХӘСӘН ТУФАННЫҢ ТУУЫНА 115 ЕЛ
Бөекләр бер-берсен яратмый, ул гына да түгел, күрәлми... Талантлар бер - берсеннән
көнләшеп, үҗәтләшеп иҗат итә... Һәм бу көнчеллек бәйгесе еш кына фаҗигагә дә
илтергә мөмкин... Моцарт белән Сальери язмышы — моца ачык мисал...
Шушы фикер «сары» матбугат битләреннән, телевидение-радио тапшыруларыннан
бертуктаусыз агылып, гади кешенец миенә сецдерелә, үрмәкүч авы кебек аныц күцелен
уратып ала. Нәтиҗәдә, рух илчесе булган сәнгать кешесенец, зыялының абруе төшә,
әдәбият-мәдәнияткә игътибар талантларның үзара низагларына, шәхси тормышына
кайтып калып, гаилә- түшәк яссылыгына күчә... Халык исә, үзе дә сизмәстән, акны
карадан аермас сарык көтүенә әверелә бара...
Әйе, зыялылар, милләтнең йөзек кашлары арасында бер-берсенең талантыннан көнләшү
аркасында килеп чыккан үзара низаг-ызгышлар булмаган түгел — булган. Һәм алар әле дә бар.
Хәтта якын туганнар арасында да очрый андый хәлләр. Ләкин бу — типик, кагыйдәгә әверелгән
күренеш түгел. Чын талант иясе исә, һәр чорда да иҗатташының уңышларына сөенеп, аны үзенә
үрнәк итеп куеп яшәгән һәм яши. Эчкерсезлек, гадилек — бөеклек күрсәткече ул. Татар һәм
башкорт шигърияте күгендә мәңгелеккә балкыган йолдызлар Хәсән Туфан һәм Мостай Кәрим
дуслыгы шушы ихлас мөнәсәбәтләрнең ачык бер мисалы булып тора.
Мостай Кәрим Хәсән Туфан шәхесе һәм иҗаты белән узган гасырның утызынчы еллар башында ук,
Чишмә районы Келәш авыл мәктәбендә укып йөргәндә, татар әдәбияты дәресләрендә таныша.
«Беренче күргәндә, мин аны килештереп җитмәдем. Кырыс йөзе, бигрәк тә иңбашына төшеп торган
тузгак чәче (Пушкинныкы кебек бөдрә булса, бер хәл әле) күңелгә ятмады. Күрше Боголюбовка
авылындагы чиркәү кагучы Семённың башы әнә шундый. Әтиемнең знакумы ул. Сүз, әлбәттә, Хәсән
Туфаның дәреслек битендә басылган сурәте турында бара», — дип яза ул әдиптән беренче
тәэссоратлары турында. Туфанның төс-кыяфәте матурлардан булмаса да, аның шигърияте яшь
Мостафа күңелендә җуелмас эз калдыра. «Андагы фикерләр һәм образлар яфрак өстендә әллә кайдан
күренеп яткан вак кызыл җиләк түгел иде, ә яфрак астына посып, сыгылып-сыгылып төшкән сутлы
эре җимеш иде. Моны табу һәм күрү өчен миңа байтак ел кирәк булды. Берзаман шулчаклы мавыктым,
аның эзеннән ияреп китәсем килде. «Күршемнең теләге» дигән бер шигыремне «нәкъ Туфанча»
китереп чыгарырга тырыштым. Ләкин килеп чыкмады. Туфанча язу өчен Туфан, тик Туфан гына
булырга кирәклекне тиз аңладым. Әйткәндәй, әлеге иярчен шигырь теге елларда Хәсән аганың күзенә
чалынган бердәнбер шигырем булган. Азактан үзе әйтте: «Шуны укыгач, бу малайда шаукым
булмагае», — дип уйлаган идем.Озын уналты ел буе: «Онытыгыз. Ул юк инде», — дип тылкыдылар. Аның барын- югын
ачык кына белмәсәк тә, күңел онытмады, ялган әмергә буйсынмады», — дип билгели Мостай
Кәрим үзенең 1988 ел башында язылган «Хәтере калып китмәде» дип аталган
истәлекләрендә.
Әйе, уналты ел буена татар әдәбияты Туфансыз яши... Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек
шагыйрьләр иҗатын искә алмаганда, лозунг-шигарьләрне хәтерләткән буш, шалтыравык
шигырьләр хакимлек иткән заман бу. Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы китергән
югалтулардан милли әдәбиятыбыз әле дә арынып бетә алмады бугай... Һәм менә, ниһаять,
1956 елның июнендә Казанга сөргеннән Туфан кайтып төшә. Тимер юл вокзалында аны
каршы алучы азсанлы әдипләр арасында Башкортстанның бердәнбер вәкиле — Мостай
Кәрим дә була. Моның көлкеле- мәрәкәле үз тарихы бар. Кыскача гына әйткәндә, «Бер
яманның бер яхшысы бар» дигән мәгълүм мәкальгә туры килә ул. Хәер, сүзне Мостай аганың
үзенә бирик.
«...Миңа 1956 елның июнендә Казанда аны (Хәсән Туфанны. — И.Ф.) каршы алучылар
төркемендә булу шатлыгы эләкте. Эләкмәскә дә мөмкин иде. Бик мөмкин иде. Уфа — Мәскәү
— Уфа теплоходының капитаны ярдәм кулы сузды миңа. Ул болай булды. Мәскәүгә барып
әйләнергә, дөнья күрергә, әз-мәз языштырырга ният итеп, теплоходка утырдым. Каютама
керсәм, анда бер әби урнашып алган. Мин капитанга бардым. Ул балалар уенчыгы «Ванька-
встанька»га охшаган бер кеше булып чыкты. «Борчылма, — диде капитан, — бүтәнне
табарбыз». Тар гына караңгы бер каютага мактый-мактый илтеп кертте.
— Әйбәтме? Каютаны әйтәм.
— Әллә инде. Ару бугай.
— Шәп бит! Үзеңнекеннән дә шәбрәк. Янәшәңдә генә ресторан.
— Алай әйбәт булгач, әйдә, котлыйк. Ресторан эшлиме?
— Эшли. Хәзер әйтәм.
Ул чыгып, официантканы ияртеп үк керде.
Һәм башланды котлашу... Кают-компанияне дә, капитан мостигын да, радиорубканы да
котладык. Котламаган җир калмады. Томанлы бер иртәдә комда утырып та тордык. Шөкер,
тиз ычкындык алай. Өченче көнне, таң яктырганда, Казанга килеп җиттек. Минем Идел
агышына каршы ары йөзәрлек хәл дә, капитал да калмады. Казанда төшәргә ниятләдем.
«Ванька-встанька» елардай булып боегып калды. Гомер буе рәхмәт укыйм капитанга. Әгәр
минем каютама теге әбине урнаштырып, миңа «аннан да әйбәтрәген» бирмәсә, Казанга кул
болгап кына уза торган кеше идем мин, югыйсә.
Татарстан Язучылар союзында «иртәгә фәлән сәгатьтә фәлән поезд белән Туфан кайта»
дигән хәбәр таралды. Иртәнге мәлдә яңгыр сибәләп торды. Вокзалга күмәкләшеп төшмәдек
бугай, һәркем үз юлы белән килде. Халык күп түгел иде. Сибгат Хәкимнең, Габдрахман
Минскийның, Гали Хуҗиның, Баян Гыйззәтнең, Мостафа Ногманның барлыгын хәтерлим.
Бүтәннәре истә калмаган. Кешенең аз булуы мине бераз сәерсендерде. Соңыннан төшендем:
имеш, Туфан әле бөтенләй акланып кайтмаган икән. Белмәссең дөнья хәлләрен... Артыңнан
этәрмәгәндә, нигә тагылып барырга?
Вагоннан нәкъ үзебез көткән Хәсән Туфан сикереп төште. Әмма ул һәркемгә колач җәергә
ашыкмады, сабырлык күрсәтте. Бәлки, ятсыну да, тартыну да, ниндидер кимсенү дә
булгандыр. Яу җиңеп кайтмаган бит. Ачылган кочакка ихлас омтылды.
Вокзал мәйданына чыктык. Яңгыр тагы сибәли башлады. Баксаң, көтеп алган кешебезне
өенә илтергә машина юк икән. Нигә алдан уйланмагандыр инде. Ул чакта машинага кытлык
әлләни түгел иде инде... Сәбәбе бүтәндә булыр. Үкенеп кенә түгел, әрнеп әйтәм монысын:
янәсе, Туфанны каршылау рәсми вакыйгага әйләнергә тиеш түгел. Җәяүледән җавап аз.
Яшь чагында Баян Гыйззәт бик чос, җитез була торган иде. Якындагы яшел «Москвич»ның
ишеген җәһәт кенә ачты да шофёрга кычкырды:
— Туфан кайтты бит!
— Кем? Кем?
ИКЕ ДАҺИ ДУСЛЫГЫ
127
— Туфан!!!
— Нинди Туфан? Кайтса ни...
Мондый аңгыралыкка исе киткән Баян ишеккә башын бөтенләй тыкты. Кызу аңлашу
китте. Тиз арада яшел «Москвич» тырылдый да башлады. Туфан, Минский, тагын кемдер икәү
машинага утырып китте, калганнарыбыз үз җаебыз белән Туфанның өенә юнәлдек. Анда
безне пилмән пешереп көтәләр иде.
Бу мәҗлестә сөйләнгән сүзләрне мин язып та, телдән дә хәтергә төшергәләдем. Әмма
Хәсән Туфанның ничәмә еллар аерылышудан соң үз өендә әйткән иң мөкатдәс сүзләрен кат-
кат искә алам. Без аның «тегендәге» хәл-әхвәлләрен сорашып, аңа кызгану, юату тойгылары
белдерә башлагач, ул кырт кисте:
— Монысын куегыз әле, егетләр. Әйдәгез, үзебезнең әнкәбез Әдәбият, һәрберебезнең
сөйгән яры Поэзия турында сөйләшик. Тансыклар канганчы сөйләшик.
Авыр сәгатьләрдә, кыен елларда күңел төшенкелегеннән, өметсезлектән менә нәрсә
коткарып калган икән аны — әнкәбез Әдәбият, сөйгән ярыбыз Поэзия...»
Күрәсең, бу очрашу Туфан күңелендә дә суынмас эз калдыргандыр. Чөнки, еллар үтеп, яшь
башкорт шагыйре инде данлыклы Мостайга әверелгәч, Хәсән Туфан үзен сөргеннән ка ршылау
мизгелләрен күз алдыннан кабат-кабат үткәреп, истәлек караламаларында болай дип яза:
«Синең дөньяда бармы - юкмы икәнеңне белмәгән хәлдә, вагоннарга, каршылаучыларга
карыйм. Әнә анда... кем ул? — «Бер яшь шагыйрь. Ул — Уфадан». Аннары без өйдә. Өлкән
шкаф... Уналты ел үткән... һаман пичәтле. Шушы өйдән — шушы очрашудан кереп киттек
бүтән гомергә без! Киләчәктәгесенә, менә хәзергесенә... <...>
Тукайчылык белән Мостайлыкның Интегралы булган осталык.
Мин Такташны күрдем нәм инандым,
Алданмадым,
Күргән кебек шигъри Алламны.
Синең белән дә мин, көтмәгәндә,
Ахыргача мәңгелеккә гүя ялгандым.
Истәлек ул бу көн синең, Мостай, Анәңең үк синең классик, бүтәнчә,
Асылда бит бу чор — Бабичларны Инкарь иткән кырыс власть бит».
Аңлашылуынча, шагыйрь күңелләре уртак дулкыннарда тибрәлеп, бер-берсенә
аваздашлык, аһәңдәшлек тапкан була инде. Тимер юл вокзалындагы танышу, еллар сынавын
үтеп, граниттан да ныграк дуслыкка әверелә. Туфан белән Мостай бер-берсе белән даими
очрашып тора, хатлар алыша, телефоннан сөйләшә. Болар барысы да Хәсән ага Туфанның 2010
елда дөнья күргән биштомлыгында тәү тапкыр басылган көндәлекләрендә һәм хатларында
ачык чагыла. Мәсәлән, «Көндәлек» ләрдән күренгәнчә, 1963 елның 10-16 гыйнвар көннәрендә
Туфан Уфада була. Башкортстан Язучылар берлегенең чираттагы съездында катнаша;
Башкорт дәүләт университетында студентлар каршында чыгыш ясый; каләмдәш-дуслары
Кадыйр Даян, Баязит Бикбай, Сәйфи Кудаш, Гыйлемдар Рамазанов, Ибраһим Абдуллин, Рәми
Гарипов, Муса Гали, Наҗар Нәҗми, Фәрит Исәнголов, Әхтәм Мансур, Рафаэль Сафин, күренекле
сәхнә осталары Арыслан Мөбарәков, Фәридә Кудашева һ.б.ларда кунак була. Кая гына
бармасын, өлкән әдипне Мостай Кәрим озатып йөри. Ул аны тәүге көнне Уфа вокзалында
каршылап, соңгы көнне шуннан ук Казанга озата. Шул ук елның 7-11 февраль көннәрендә
инде Башкортстан делегациясе составында Мостай Кәрим Казанга, Татарстан Язучылар
берлеге съездына килә һәм, кунакханәгә урнашып тормыйча, Хәсән Туфанның йортында яши.
Күрәсең, ике әдипнең дуслык мөнәсәбәтләре бик тыгыз булгандыр, чөнки Туфан
көндәлекләре шактый киселеп, күп кенә шәхси әйберләр басмага кермәгән. Мәсәлән, 7
февраль көне түбәндәге бер җөмлә белән генә чикләнә:
7/II «... Язган хатны яктым, Хәсән абый: андый нәҗесне Казанга китерәсем килмәде», — ди
Мостай».
Нинди хат бу? Туфан өстеннән югары даирәләргә (бу очракта: Башкортстан язучыларына)
язылган шикаять-доносмы, әллә, киресенчә, Мостайның шундыйларга җавабымы? Мостай
Кәримнең үзен тиргәп-сүгеп, Казаннан җибәрелгән хат булуы да бик ихтимал. Кыскасы,
фаразларга гына кала. Тик шунысы төгәл мәгълүм: Фатих Мөсәгыйть кебек
ИЛДУС ФАЗЛЕТДИНОВ
128
«тәнкыйтьчекләрнең Хәсән Туфанны матбугат аша кыйнавы 1970 еллар ахырына кадәр дәвам
итә. Яндырылган хат шуның шаукымы булырга да мөмкин.
Ике шагыйрьнең үзара язышкан хатлары да сакланган. Дөрес, әлегә Хәсән Туфанның
Мостай Кәримгә язганнары гына дөнья күрде. Аларның да тик өчесе — 1960 елда
язылганнары гына. Мостай Кәримнең Туфанга хатлары да вакыты җиткәч (башкорт
шагыйренең 100 еллыгына булса, бигрәк тә яхшы!), басылып чыгар дип өметләнәм. Чөнки
алар инде әлеге ике шагыйрь, ике шәхеснең генә түгел, ә, гомумән, ике халык, ике милләт —
татар һәм башкортның уртак хәзинәсе. Рухи хәзинәсе...
Туфанның Мостайга язган хатлары каләмдәшенең шәхесенә тирән ихтирам, иҗатына саф
сөю белән сугарылган. Шул ук вакытта үз шигъриятенә карата тыйнак мөнәсәбәт (хәтта
артык тыйнак!) күзгә бәреп тора. Мәсәлән, 1960 елның 1 сентябрендә язылганында Хәсән
Туфан болай ди:
«Мин үзем өчен түгел, синең өчен шат: мин, әйтик, кайбер шигырьдә генә шагыйрь. Ә син
шигырьдә генә түгел, мәкаләдә дә, мөгамәләдә дә; Казанда да, Кавказда да, Мәскәүдә дә;
мәҗлестә дә — һәрнәрсәдә, һәркайда да тоташтан шагыйрь. Сагындыра да ала торган, үткән
генә түгел, синдә иҗат, җанлы киләчәккә омтылыш булып тоелган сыйфат бар: киләчәкнең
чиген тоя алу, ачык тоя алу көчле. Аның һәр сәгатеннән, һәр төне-көненнән матур яңалык
табып булачагына ышанасың, билгеле. Синең шигырь, һәр яңа шигырь никадәр бәхет бирә: мин
читатель бит. Һәм шактый азгын — һаман яхшыны гына эзләгән укучы».
Бу сүзләргә бернинди өстәмә дә, аңлатма да кирәкми, минемчә. Барысы болай да
аңлашыла. Шуны гына әйтик: Туфанның Мостай Кәримгә карата хәерхаһлы мөнәсәбәте аның
Уфадагы каләмдәш-дусларына язган хатларында да ачык чагыла. Мәсәлән, 1978 елда Наҗар
Нәҗмигә 60 яшь тулу уңаеннан җибәрелгән котлау телеграммасы түбәндәге кереш сүз белән
башлана: «Башкортстан һәм Татарстан әдәбиятында балкып яшәгән энеләрем һәм
сеңелләрем бар. Алар — Бәшир (Гомәр Бәширов. — И.Ф.), Сибгат (Сибгат Хәким. — И.Ф.),
Мостай һәм син, Наҗар». Хәсән Туфанның иң якын дуслары исемлегенә керү — үзе үк тиңсез
дәрәҗә инде ул, чөнки 1930 елларда бу мәсьәләдә авызы пешеп, күпләрнең хыянәтен
кичергән шагыйрь дуслар сайлауга ифрат җитди карый, һәркемгә ышанып бармый.
Яшьлек дусты, «Галия» мәдрәсәсе буенча сабакташы Сәйфи Кудашка 1963 елның 22
апрелендә язган хатында Туфанның Мостай энесен зур акыл иясе, дипломатия осталыгына ия
шәхес итеп санавы ачык күренә. Монда сүз Башкортстан китап нәшриятында татар телендә
җыентыклар чыгара башлау турында бара. Хәсән ага Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи
Кудашка әлеге эшне Мостай Кәрим белән киңәшләшеп, берлектә башкарып чыгарга тәкъдим
итә. «Бу мөһим мәсьәлә эшкә ашмаган изге ният кенә булып калмасын, кабул булмаган теләк
кенә булып калмасын иде», — ди. Ьәм, чынлап та, нәшриятта татар телендә китап бастыру эше
җайга салына, 60нчы еллар уртасында берничә җыентык дөнья күреп тә өлгерә.
Әлбәттә, бу озакка бармый — республикада татар телендә китаплар 1990 елларда гына
системалы рәвештә нәшер ителә башлый. Әмма Хәсән Туфанның шуңа омтылышы, Мостай
Кәримне бу мәсьәләдә үзенә теләктәш итеп санавы — үзе үк зур мәртәбә, минемчә. Туфанның
1960 елда Башкортстан китап нәшриятында башкортча дөнья күргән «Күңел дәфтәреннән
шигырьләр» җыентыгына кереш сүзне Мостай Кәрим язуы да шул өзелмәс дуслык хакында
сөйли.
Әдипләрнең ел саен диярлек очрашып-күрешеп торуы турында алдарак билгеләп үткән
идек инде. Алар иҗади сәфәрләргә дә бергә йөрешәләр. Мәсәлән, 1962 елда Казакъстанда
узган Татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгында Туфан белән Мостай бергә йөреп кайталар.
Кайту юлында, поездда Хәсән Туфан Мостай Кәримгә багышланган «Чарчадык шактый
кунакта» исемле шигырен яза. 1972 елда Хәсән ага каләмдәшләре Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми,
Гыйлемдар Рамазановлар белән берлектә Урал таулары, Бөрҗән яклары буенча сәяхәт кыла.
Сәфәрне оештыруда Мостай Кәримнең дә өлеше зур булуы хакында сөйләп тормасак та
буладыр инде...
Ләкин Мостай Кәрим белән Хәсән Туфан очрашуларының иң истәлеклесе 1967 елның
көзенә табан була. Монда башкорт шагыйре татар каләмдәшен үзенең туган ягы — Чишмә
районы Келәш авылына алып кайта. Мостай аганың тормыш иптәше Рауза ханым белән
Наҗар Нәҗми дә аларны озатып йөри. Шагыйрьләр якындагы Кызлар тавына күтәрелә, Әүлия
чишмәсенә барып, аның тешләрне камаштырырлык салкын суыннан авыз итә, шунда
күмелгән дәрвиш каберенә баш ия. Хәсән Туфанның «Дәрвиш» кушаматы йөртүен исендә
тотып, Мостай ага аңа: «Дәрвиш белән дәрвиш күреште», — ди. Туфан, шаяруны кабул итеп,
ИКЕ ДАҺИ ДУСЛЫГЫ
129
елмаеп куя.
«Шәйләми дә калдык, — дип дәвам итә Мостай Кәрим үзенең истәлекләрендә, — Бүләк
арасы басуыннан бер төркем хатын-кыз чишмә янына төште. Алар башта зык кубып Раузаны
сырып алды. Бу хатыннарның байтагы сугыш елларында Рауза апаларыннан дәрес өйрәнгән,
бергәләп җәфалар кичергән. Тынычлана төшкәч, ят кунак белән тыйнак кына күрештеләр,
шуннан Наҗар белән миңа чират җитте.
— Сынабрак карагыз әле монавы агаегызга. Таныйсызмы? Йә? — диде Наҗар.
— Әлләче...
— Таныш та кебек...
Авылда үткерләрдән, откырлардан саналган Гөлгайшә исемле кырыклар өстендәге хатын
сөрәнләп үк җибәрде:
— Әстәгъфирулла! Танымаска тагы! Таныйбыз! Тома надан түгелбез дә! Үзебезнең Нади
Такташ абыебыз ич бу! Рәхим ит! Хуш киләсез!
— Хәсән Туфан агайга охшатсам инде... — диде бер яшь килен.
— Дөрес охшатасың, — дип раслады Рауза, үзенең элекке укучысы Гөлгайшәнең хатасын
төзәтүгә куанып.
Гөлгайшә дә тиз үк артка чигенмәде:
— Булсын! Булсын! Кайсы булса да әйбәт! Икесен дә яратып укыйбыз».
Менә шулай, келәшлеләрне зык кубарып, шигърияткә, үзенә җаннарын әсир итеп, Туфан
Казанга, Аккош күленә кайтып китә. Кайтыр алдындагы төндә, Келәш җирендә ул Мостай
Кәримгә багышланган «Җил дә уйчан, каеннар да тынган...» дип башланган данлыклы
шигырен яза...
Мостай ага билгеләвенчә, ике шагыйрьне «аралар да, вакытлар да аерып тормый». «Уфада
да, Казанда да бер-беребезнең ишеген кагып та, какмый да кергәләп тордык, — ди әдип. —
Хәсән Туфанга багышланган өемдәге беренче мәҗлестә кунак хөрмәтенә әйткән сүземне
болай бетердем:
— Хәсән ага! Безнең өебезнең ишеге эчкә ачыла. Кулың буш булмаган чакларыңда аягың
белән тибеп ач та рәхим ит! Һәрвакыт!
Хәсән ага сагаеп тыңлады. Бу мине шаяртмыймы дип, шым гына торып, тышкы ишекне
ачып карады.
— Шулай икән дә ич!.. — дип куанды сабый табигатьле шагыйрь. — Минеке кайсы якка
ачыла икән?
Без көлешергә керештек. Димәк, һәр квартираның тышкы ишеге эчкә ачылуга ул моңача
игътибар итмәгән». Әйе, шагыйрьләрнең фатир ишекләре дә, күңел ишекләре дә бер-берсе өчен ябылып
тормый. Юл төшсә дә, төшмәсә дә, алар бер-берсе янына ашыга. 1968 елның бөркү июль
көннәрендә Мостай Кәрим Горький шәһәреннән (хәзерге Түбән Новгород. — И.Ф.) машина
куып кайтышлый, тезгенне (ягъни рульне) Аккош күленә тартып, Туфан йортының тупса
төбенә килеп туктый. Кичкә кадәр икәүләп сөйләшеп утыргач, эңгер-меңгер төшкәч, алар
татар әдипләре Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Абдулла Әхмәт, Риза Ишморат, тагын берничә
язучы белән учак ягып, якындагы урманга бәрәңге тәгәрәтергә чыгалар. Иртәгесен иртән-
иртүк Хәсән Туфан Мостай Кәримнең «лоцманы» булып, аңа «Волга»сы белән кайтыр юлга
чыгарга ярдәм итә.
«Ул мине нәкъ Уфа юлына чыгарып бастырды. Хушлашыр өчен без машинадан чыктык.
— Хәзер инде юлны белдем. Кире килгәндә адашмам. Әйдә, үзеңне Казанга илтеп куям, —
дидем мин, — чынлап әйтәм!
— Оһо-һо! Шәбәйгән бу кучер егет.
— Алайса, әйдә, бергәләп Уфага китик.
— Монысы ярап калыр иде дә...
— Әйдә машинага! Мөнҗиягә юлдан хәбәр бирербез.
Ул беравык икеләнеп торды.
— Юк инде. Шагыйрьләр булсак та, алдан уйланмаган эшне эшләр яшьтән узганбыз.
Ул юл читендә басып калды. Мин киттем. Азактан үкенде ул шул сәфәргә бергә
чыкмаганына. Мин дә үкендем. Әле дә үкенәм...» — дип яза Мостай Кәрим 1988 елда.
Әлеге очрашуның үзенчәлекле җимеше булып, Хәсән Туфанның түбәндәге шигъри
юллары кала:
Менә шундый моңсу көннәремдә
Казаннарга килеп чыгасың да,
Аккош күлендәге ак каенга
Пегасыңны бәйләп куясың да,
Тик күршедән кергән кебек кенә,
Торагыма килеп керәсең...
Сагынуларым, димәк, сиңа, Мостай, Барып җитә, җитә, күрәсең.
Әйе, Хәсән Туфан гомер буе Мостай дустын, Уфадагы каләмдәшләрен сагынып яши.
Мостай Кәрим билгеләвенчә, «шагыйрьләрне ул яшенә-картына, ыруына, затына аермады. Йә
шагыйрь дип таныды, йә бөтенләй танымады. Сәйфи Кудаш, Сәгыйть Агиш, Баязит Бикбай,
Кадыйр Даян, Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Гыйлемдар Рамазанов, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин,
Әнгам Атнабаев һәм башка бәгъзеләр белән мәҗлес уртаклашты, дусларча әңгәмәләргә керде.
Аның белән һәр очрашу дөнья ваклыкларын онытып торырга һәм тормышның, кешеләрнең,
сәнгатьнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итә торган иде».
Хәсән Туфанның Уфадагы дуслары янына соңгы килүе 1976 елның август аенда
була. Нәкый Исәнбәт белән бергә каләмдәшләрендә кунакта булып, яшьлегендә белем алган
«Галия» мәдрәсәсенә, иҗатташы Рәшит Нигъмәти каберенә сәфәр кылгач, Наҗар Нәҗми
аларны Агыйдел пристаненнан пароходка утыртып озатып кала. Ә инде Казанда Туфан
йортыннан башкортстанлыларның эзе суынмый. Мостай Кәрим белән Хәсән Туфанның соңгы
очрашуы 1980 елның ахырында, татар халкының бөек шагыйренә 80 яшь тулуга багышланган
юбилей тантаналарында була. Биш көн буена әдипнең өеннән кеше өзелми. Сәйфи Кудаш,
Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр аның иң кадерле кунаклары була. Аларның берсе дә бу
очрашу соңгысы булыр дип күз алдына да китерми. Ләкин язмышлардан узмыш юк шул... 1981
елның 10 июнендә Хәсән ага Туфанның йөрәге тибүдән туктый...
Бу урында Мостай Кәримнең Туфан дустының үлем тәэссоратларыннан туган юлларын
китерү урынлы булыр. «Мин аның сырхау чагын да, кәрсез чагын да, өметсез чагын да
күрмәдем, — ди ул. — Казан зиратында аның соңгы төяге янына килеп баскач та, монда Хәсән
Туфан ята, дигән төшенчәне аңым кабул итмәде. Аяк очына кызыл чәчкә салдым. Чәчкә түгел,
күкрәгемнән суырып алып, йөрәгемнең бер кисәген салдым».
Мостай ага Кәримгә Туфан рухын, Туфан шигъриятен, дустының саф күңелен аның
вафатыннан соң да якларга туры килә. «Үзгәртеп кору» чорлары җитеп, татар
җәмәгатьчелегенең билгеле бер өлешендә, аеруча яшь ислахчылар арасында, үткәннәрне
кабаттан бәяләү, мәдәни мирасны ревизиягә тарттыру кебек омтылышлар барлыкка килгәч,
131
Хәсән Туфанга каршы да уклар атыла башлый. Янәсе, совет җәмгыятенә каршы көрәшмичә,
«гаделсез» система белән килешеп яшәгән икән ул. Димәк, нинди генә олы талант булмасын,
милли әдәбият тарихында аңа урын юк. Һәм янә, сугыш елларындагы кебек, Мостай Кәрим
Ватанын, яшьлек елларын, яу кырында ятып калган каләмдәшләрен, Туфан рухын яклап,
төрле «иман саткан как башлар»га каршы күкрәге белән чыгып баса. Аның «Өч тулпар» (1991)
шигыре Тукай, Такташ, Туфан рухларын шундыйлардан яклау өчен язылган. 2001 елда иҗат
ителгән «Казан», «Сәфәр» шигырьләрендә дә бөек Туфанның күркәм образы гәүдәләнеш таба.
Ә инде 1994 елга караган «Тәңребез төшемә керде» шигыренә эпиграф булып Хәсән Туфанның
«Ходайны күрдем төшемдә» дигән мәгълүм юллары хезмәт итә.
Шагыйрь өлкән каләмдәше, остазы белән очрашу-күрешү, әңгәмәләшү мизгелләрен
һәрчак күңелендә яңартып яши. Мәсәлән, аның гомер ахырында, 2001 елда иҗат ителгән
«Таңгы сәгать иде» шигырендә Хәсән Туфан белән Аккош күле буенда очрашуы сурәтләнә.
Туфанны югалту Мостай Кәрим өчен ярты җанын югалтуга тиң була дисәм дә, һич
хаталанмамын, мөгаен. Соңгы елларында язылган шигырьләрендә мәшһүр Мостайның
үткәннәрне, инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләрен сагынып яшәве ачык күренә...
Әйе, Мостай Кәрим белән Хәсән Туфан дуслыгын бөек затлар арасындагы эчкерсез, ихлас
мөнәсәбәтләр мисалы буларак барыбызга да үрнәк итеп куярлык. Кыйблалар буталган,
һәрнәрсә, шул исәптән дуслык та акча белән үлчәнгән бүгенге болгавыр заманда бигрәк тә...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, филология фәннәре
кандидаты, Башкорт дәүләт университеты
доценты, «Тулпар» журналының җаваплы
сәркатибе