Логотип Казан Утлары
Публицистика

Балалар әдәбияты ник үги?

Соңгы вакытта яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында аеруча күп сөйлиләр һәм язалар. Ләкин ватанны ярату хисе үгет-нәсихәт белән дә, төрледән-төрле директивалар ярдәмендә дә тәрбияләнә алмый торгандыр. Бу вазифаны бездә гомер-гомергә нәфис әдәбият башкарып килде. Балалар өчен иҗат ителгән бәян-хикәяләр, шигырь-поэмалар яшь буынны үз ана телендә матур итеп сөйләшергә дә, язарга да, образлы итеп фикерләргә дә өйрәтә.

Мин үзем малай чакта, йөз меңләгән яшьтәшләрем кебек үк, «Ялкын» журналын һәм «Яшь ленинчы» гәзитен (хәзерге «Сабантуй» журналы!) укып үстем. Әгәр алар үзләренең төп вазифалары саналган октябрят, пионерлар тормышы турында гына язып матавыкланса, мин, ихтимал, әлеге басмаларны алай ук көтеп тә алмас идем. Иң кыйммәте – «Ялкын»да да, «Яшь ленинчы»да да язучыларыбызның повесть-хикәяләре, шагыйрьләребезнең көлтә-көлтә шигырьләре басылып чыга иде. Белмим, ул чакта аларны укудан да ләззәтлерәк куаныч булды микән? Булса да – шул үзең гыйшык тоткан классташ кызыңның илтифатлырак күз карашын искәреп калу гына булгандыр инде...

Ни аяныч, бүген көндәлек матбугатта балалар әдәбияты дигән мөкатдәс бер жанр безнең күз алдында җан тәслим кылып ята. Татар балалары өчен язылган әдәби әсәрләрне хәзер бер басма да кирәксенми бугай.

Дөресен әйткәндә, бүген балалар әдәбиятына хәерхаһ булган бердәнбер мәркәз – ул Татарстан китап нәшрияты. 100 яшен тутырып килгән нәшриятыбыз яшь буынны элгәрләребезнең күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбия кылуда гаилә һәм мәктәпнең иң зур таянычы, ярдәмчесе булып торды, һәм әлеге вазифаны хәзер дә лаеклы рәвештә башкарырга омтыла. Гәрчә, без бүген балаларның китапны чагыштырмача аз укуы яки бөтенләй укымавы турында әледән-әле искәртергә яратсак та, чынлыкта хәлләр башкачарак тора. Шөкер, әлегә бездә балалар һәм яшүсмерләргә атап чыгарылган әдәби китапларга – һәм чәчмә, һәм тезмә әсәрләргә – ихтыяҗ гаять зурдан. Әйтик, нәшрият ел саен уртача 5-10 мең тираж белән 25-30 исемдә балалар китабы бастырып чыгара һәм алар тиз арада сатылып та бетә икән. Дөрес, бу өлкәдә шактый җитди проблемалар да бар, ди нәширләр. Мәсәлән, хәзер яшь укучыларыбызга тәгаенләнгән югары сыйфатлы, заманча әсәрләргә зур кытлык күзәтелә. Сәбәбе дә аңлашыла кебек: балалар матбугаты балалар әдәбиятын кирәксенми, ә бер китап нәшриятына гына күз текәп тору иҗат дәртенә дәрман өстәмәскә дә мөмкин. Ә бит элеккерәк чорларда бездә махсус балалар өчен генә язган дистәләгән каләм әһелләре, аның үз корифейлары да бар иде. Бари Рәхмәт, Дәрҗия Аппакова, Зәкия Туфайлова, Әминә Бикчәнтәева, Ләбибә Ихсанова, Хәкимҗан Халиков, Шәүкәт Галиев... Балаларның ничә буынына тел ачкычы биргән, күпме нарасыйларны ана теле бишегендә тибрәткән тәрбиячеләр дә, мөгаллим-мөгаллимәләр дә булган алар. Хәзерге гайре табигый шартларда да балаларыбыз өчен яхшы әсәрләр иҗат итү татар язучысының намус эше саналырга тиештер. Заманында бу вазифаның үтә дә мөһимлеген аңлап Г.Тукай да, Дәрдемәнд тә, Һ.Такташ та, Г.Ибраһимов та, М.Җәлил дә, Ф.Кәрим дә, Х.Туфан да, Т.Миңнуллин да язган. Алар үрнәгендә, бәлки, безнең балалар матбугаты да балалар әдәбиятына йөз белән борылыр.