Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРЧА СУЛАРЫ

Ана су
ЛИРО-ЭПИК ЦИКЛ
И газизем — и атам —

Каерылып атны тартаек,

Ана Иделгә кайтаек,

Идел багына ятаек.
«Идегәй» дастаныннан.

«Иделе бер — чишмәсе мең» — баксана...
Идел суым, агар юлың тапсана,
Гасыр кичеп, гасырларга аксана,

Олы диңгез ярларына каксана.
Шанлы кала Итилгә син тиң идең,
Уең тирән, күңелең белән киң идең.
Болгарың һәм Кыпчагыңны үз күреп,

Багларыңа сыендырган син идең.
Күз-күз булып бәреп чыккан кизләүләр

Күзәнәгең булып синдә тибәдер.
Инешләрдән куәт алган елгалар
Дәртләреңә дәрман алып киләдер.
Аналарча сабыр-салмак агышың,

Үзәгеңә йоттың микән сагышың...
Кочагыңда бала сулар тирбәтеп,
Диңгезләргә алып китеп барышың.
Чайкал, Идел, ялларыңны кабартып,

Дулкыннарың үчтекиләп уйнатып.
Кизләүләрең барлыйм әле бер кайтып...
Татыйм әле садә чишмә тәмнәрен,
Җанга күчсен туган якның гамьнәре.
Җилдер мине, җилдәй җитез уй-атым,

Арча җире — болын, сулар буйлатып.
Йөзек салыйм чишмәләрнең учына,
Уйга талган догаларны уятып.

Ашыт су
Куе урманның төбендә

Куерып аккан Ашыт су...
«Идегәй» дастаныннан.

Кайларга чабасың томырылып,

Кай ярга кагасың каерылып?

Ашкынма, Ашыт су, китәргә,

Җан иңгән ягыңнан аерылып.
Кайчандыр бу җирдә имәннәр

Шаулаган, хакыйкать даулаган,

Һәм төрки бабалар — ашиннар —

Кашлыкта1 киекләр аулаган.
Суларың-сыйларың халкымны

Ачлыктан аралап калгандыр.

Коткарып зәмһәрир суыктан,

Михнәтле-афәтле елларда

Имәннәр башларын салгандыр...
Ә бүген, саеккан хәтернең

Уятып әрнүле ярасын,

Син, көмеш тәңкәле еландай,

Тын гына шуышып барасың.
Агасың язмышың ярыннан,

Мул сулы Иделгә уй тотып.

Туган як озата сәфәргә,

Баласын озаткан анадай,

Борчылып, сагаеп, ут йотып.
Ашыт су — ашин су, ашлы су,

Ялганып ярсулы Илләткә,

Тоташып тын сулы Иделгә,

Җай гына сәяхәт итәсең,

Диңгезгә терек су илтәсең.
Онытма ашин су икәнең,

Үпкәндә кыялар итәген!


Шушма су
Шушма буе әрәмәлек, Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам, Өзелеп-өзелеп сагынгач.
Җырдан.

Шушмабашның чишмәсеннән
Юл аламы Шушма елга?
Йөгереп китеп, Нократ суны

Куып тота «шошым» елга.
Туган җирнең кан тибешен

Хәтерләтеп ага-ага,

Гасырларны кичкән елга

Малайланып кая чаба?
Ниләр кайный бәгырендә? —
Кайчак тын ул, кайчак алкын...
Шушма елга һәр фасылда
Төрләндереп тора холкын.
Язлар җиткәч, җаны түзми:
Бер тулышып, ярсып ала.
Күңеленнән ташкан хисләр,
Балдак-балдак алкаланып,
Җәйләүләрне басып ала.
Агымсулар-ярсулар да
Күмәкләшеп гомер итә:
Нократ — Шушма, җитәкләшеп,
Чулмангача барып җитә.
Бер нарасый чишмә суын
Чал Иделгә алып китә...
Баласытып карамагыз:
Челтер-челтер нәни чишмә
Инешләргә кушылып чаба,
Елгаларга барып кага,
Дәрьяларга юлны таба,
Кире кайта болытларда:
«Шошым» җиткәч, Шушмаларга
Ләйсән яшьләр булып ява,
Моңы таныш, көе яңа...


Казан су
Кара урманның төбендә
Каралып аккан Казан су.
«Идегәй» дастаныннан.
И Казан су, Казан су,
Күпне күргән-белгән су;
Арча җанында тибенеп,
Дөньяларга килгән су.
Газиз елгам Кесмәсемне
Кочагына алган су,
Сабый чишмә-инешләргә
Өлкән апа булган су,
Башларымнан сыйпый-сыйпый,
Чәчләремне юган су.
И Казан су, Казан су,
Таң дөрләгән шәфәкъларда
Ут тергезеп янган су,
Шул шәфәкъка бәгыремнән
Яшьлек хисем тамган су.
И олпат су, өлкән су,
Канлы яшьләр эчкән су...
Халкым белән ил шатлыгын,

Ил хәсрәтен кичкән су...
 Каралыплар агасың,

Гел боега барасың,

Ялый-ялый ярларыңның

Иске-яңа ярасын.

И Казан су, Казан су,

«Җир кендеге» — бер чишмәдән

Җан тибешен тапкан су.

Сеңелләрен барлый-барлый,

Казаныма чапкан су,

Богылтауга3 каккан су,

Йөз кизләүнең күзе белән

Ак кирмәнгә баккан су.

Заман аһын тоясың,

Хисеңне ник тыясың?

Ярларыңнан ташмак булып,

Чаптарланып куясың...

Ана Идел күкрәгенә

Исемеңне уясың...

Сәфәр башың — Казанбашың, —

Шулдыр синең гомер башың,

Онытырга кыймассың,

Исәрләнеп кочкан чакта

Мәгърур диңгез кыясын...

***

Арча ягым, изге җирем-суым,

Мин бит синең газиз бер балаң.

Нәни инешеңдәй, зур елгалар

Куенына кереп агалам.

Агымсулар кебек, була минем

Тын чагым да, алкын чагым да...

Әмма һәрчак саф ниятләр белән

Иңем куям көчле агымга.

Үз фасылым белеп, ташып алам —

Ярсу җанга ярлар тардыр ла...

Шаулы диңгезләрнең куәтендә

Тамчы гына дәхелем бардыр ла.

Газиз Арчам, мин бит күкрәгеңдә

Иркәләнеп аккан инешең.

Мин бәхетле, дәртле агышыңа

Куәт бирсә йөрәк тибешем.

Арча ягым, данлы-шанлы ягым, —

Ашкын елгаларның юл башы,

Чишмәләрең дәрьяларга җитсен,

Юлын табып Идел йорт аша.

Синең гадел язмышың да шулай

Ил-җир язмышына тоташа.