Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТИК ЯРАТЫП КИТИК ДӨНЬЯДАН

Ышаныгыз!
Хаталардан һичкем хали түгел,

Ялгышты, дип, ялгыз итмәгез.

Бураннарда калып, юлдан язсам,

Аерылды, дип, ташлап китмәгез.
Гөнаһларым булса, шелтәләгез,

Юлларыма борылып карармын.

Сүнә төшсәм, җан өрегез миңа —

Ялкынланып тагын янармын.
Үпкәләшкән чаклар булмас, димим,

Болгана да сулар, тона да...
Ьәр йөрәктә хаклык уты яна,

Мин ышанам менә шуңарга.
Юк-бар үпкәләүләр онытылыр,

Хыянәтне генә кичермәм.

Соңгы сулышкача мин сезнеке,

Ышаныгыз миңа, кешеләр!

* * *
«Җырларың ник моңлы?» — дип сорыйлар.

Мин — авылда үскән баламын.
Моңнарны мин, сызылып таң атканда,

Кошлар сайравыннан аламын.
Көз сулышы, диләр, җырларыңда,

Күбрәк язны җырла син, диләр.
Көзләр миңа язны якынайткан

Җырлар алып килә — белмиләр.
Сулар бездә салмак, уйчан ага,

Уйчанлыгым, бәлки, шуннандыр?
Чишмә җыры, моңлы бер көй булып,

Күңелемә кереп тулгандыр.


Тик яратып...
Без һәрвакыт яратырга тиеш,

Яратмау ул — Җирдән юк булу.
Ә ярату — йөрәк тулы әрнү,

Ярату ул — тоташ ут булу.
Утлар бит ул җылытып кына калмый,

Яндыра да көлгә калдыра.
Җаннарыңа сөю бик еш кына

Сары сагыш булып сарыла.
Котылу юк Җирдә сагышлардан,

Котылу юк вакыт-еллардан...
Янсак яныйк, көлгә калыйк, әйдә,

Тик яратып китик дөньядан.


Ни диярләр икән?
Ни мәңгелек икән җир йөзендә? —

Бар да бетә, бар да югала...
Кеше килә, яши. Китеп бара,

Ни кала соң аннан, ни кала?
Дан, дәрәҗә, байлык, югары пост —

Вакытлылар бар да дөньяда.
Мәңге китмәскә күк килгәннәрдән

Ни кала соң Җирдә, ни кала?
Йолдыз кебек атылып үтә гомер,

Җир өстенә түгелеп моң кала.
Әйткән сүзләр, кылган эшләр кала

Хатирәләр булып дөньяга.
Тормыш күкләрендә эз калдырып,

Йолдыз кебек атылып бер үткәч,

Нәрсә калыр бездән кешеләргә?

Ни диярләр икән без киткәч?!


Гаҗәп түгел
Мин елмая идем бар дөньяга,

Мин елмая идем гөлләргә.
Язмыш әллә җәза бирде микән

Кайгы килгәндә дә көлгәнгә?
Хәзер инде шатлык килгәндә дә

Мөнды булып туа җырларым.

Сизеп төрам, еллар узган саен

Нечкәргәнен күнлем кыллары.
Нечкәрсә дә гаҗәп түгел инде,

Өзелер дә әле беркөнне,

Көйли-көйли җирдә ин аһәнле,

Ин сагышлы, мөнлы бер көйне.
Беләм ич мин җирдә сагышларның

Шатлыклардан күбрәк булганын.

Минем күнел, ахры, сыйдыргандыр

Зар-мөннарын бөтен дөньянын...
Мина язган бугай тибрәтергә

Ин-ин нечкә күнел кылларын.
Шуна, бәлки, төрмыш талларына

Моңлы былбыл булып кунганмын.

Бик ямансу булыр әле безгә...
Кар-бураннар мәнге дулый алмас,

Тагын килер язлар әйләнеп.
Бик ямансу булыр әле сина

Якты язлар кергән мәлләрне.
Төшләренә кереп йөдәтермен,

Җәйге таннар сызылып атканда.

Шәфәкъләргә карап монланырсын,

Алсуланып көяш батканда.
Бик ямансу булыр әле сина

Алтын көзләр кергән мәлләрне.

Төшенерсен агачыннан кубып,

Җиргә төшкән яфрак хәлләрен.
Карлар сыман, керфегенә кунып,

Күзләренә синен багармын.
Сагыш-мөнга түзә алмам мин дә,

Күз яшьләре булып тамармын...
Бик ямансу булыр әле безгә...