Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Өч йолдыз - туган җирем
Туган җирем, сихри балачагым,

Иң кадерлем минем — Азнакай.

Ә Җәлилем — ул бит тормыш юлым,

Гомер күгемдәге якты ай.
Газиз анам ярып җанын биргән,

Азнакаем — белем һәм канат.
Ә Җәлилем — хезмәт юлымдагы

Иярләнгән ярсу, тугры ат.

Булат ӘЮПОВ


Бергә чигик
«Бисмиллаһи» — диеп, сүзем башлап,

Олы келәм килә җәясем.
Шул келәмне җир өстенә салып,

Дога белән килә чигәсем.
Җир өстенә матур келәм кирәк,

Чигәр идем алтын төсләрдән.

Бизәк куеп көмеш укалардан —

Күңелдәге якты хисләрдән.
Келәм уртасында дога булсын,

Бергәләшеп чигә башларга.
Тузмаслык та, уңмаслык та итеп,

Җәелгәндә дә кыя-ташларга.
Иярләнгән атым, туган җирем —

Безнең өчен ул бит — Татарстан.

Ә йөрәге аның — мәркәзебез,

Тукаебыз сөйгән хөр Казан.
Шушы өч йолдызым — Туган җирем,

Газиз анам белән тиң алар.
Аналар да , без дә бер сүнәрбез,

Бу йолдызлар мәңге янарлар.
Ай-кояшның барын искә алып,

Йолдызларны сипсәк һәр читкә,

Шул келәмгә баскан берәүнең дә

Күңеле булмас иде ширектә.
Зөһрә кызны көянтәсе белән

Чигәр идем төсле җепләрдән.

Чигү сапламнарын алыр идем

Хур кызлары эрләр сүсләрдән.
Соңламыйча, эшне башлыйм әле,

Хәерлегә булсын бу эшем.

Җир-Анага кадер-хөрмәт булып

Керсен иде бераз өлешем.
Расиха ГЫЙЛЬФАНОВА


Күрәсезме?
Әй сез, шаян җилләр, әй бураннар,

Бу якларга каян килдегез?

Дөньяларда нинди яңалык бар,

Юлыгызда ниләр күрдегез?
Очрагандыр матур зур калалар,

Мәрмәр таштан горур биналар.

Йөзәр катлы искитмәле йортлар,

Чит илләрдә бар ди бит алар!
Әй шаян җил, күрдеңме соң әле

Авыл кадәр генә бистәмне?

Йортлары да бик күп түгел аның,

Булса да шул ничә дистәдер...
Ә шулай да матур урамнары

Сокландыра күпләр күңелен.

Тезеп-тезеп куйган якты йортлар

Тәрәзендә кояш түгелме?
Тырыш халкы белән дан тота ул,

Нефтьчеләр безнең — чын батыр!

Күңел биреп эшли алар эшне,

Яллары да уза бик матур.
Нинди генә эшкә тотынса да,

Җәлиллеләр — алгы сафларда.

Шаулап-гөрләп, бик күңелле уза

Бәйрәмнәр дә безнең якларда.
Горур яши халкым, чөнки бистә —

Герой исемен йөртә торган җир.

Аны искә алып, сәлам булып,

Йөрәкләрдән агыла шигъри җыр...
Күрәсезме, җилләр, әй бураннар,

Нинди күркәм минем Җәлилем.

Кечкенә ул, ләкин төш кенә ул —

Миңа илһам биргән үз илем.
Флүзә ГРИГОРЬЕВА

Яшәү мәгънәсе
Яшәүнең мәгънәсе нидә?

Шул сорау борчый һаман.

Йокысыз үткән төннәрнең

Шәмнәре булып янам.
Берәү әйткән: көрәштә, дип,

Бардык аның артыннан.

Офыкларның аръягында

Гөлбакчалар бар сыман.
Берәү әйткән: тормышта, дип,

Яши халык төрлечә.
Кемнәр йөзә балда-майда,

Кемдә кайгы бер мичкә.
Яшәү мәгънәсе шундадыр,

Тынгы белми һич йөрәк.

Яшәү мәгънәсе — мәгънәсен

Эзләүдә булса кирәк.
Лилия ГОЛЕМОВА


Гомер
Чәчкәләрнең гомере кыска, диләр,

Кыска ул тик кеше гомере.

Чәчкәләрдәй сокландыра белә

Кешеләрнең йөздән тик бере.
Чәчкә гомерләре кыска, диләр,

Яшәп кала алар, ичмасам.
Кеше гомере чып-чын гомер була,

Җиде кабат ямау ямасаң.
Көн эчендә шиңгән чәчкәләр дә

Өлгерәдер нурын чәчәргә.

Кайчагында гомерләр дә җитми

Чын кешечә итеп яшәргә.
Эльвира ИХСАНОВА


Шундый бер төш күрдем
Гаҗәп тә соң инде, гаҗәп тә соң,

Ниләр генә керми бу төшкә.
Бер бабайны күрдем бүген төштә,

Шундый ябык, шундый бетәшкән.
Аягында тишек кирза итек,

Иске шинель кигән өстенә.
Күренеп тора, тормыш дигәннәре

Аямаган аны һич кенә.
«Исәнмесез, бабай, ни хәлең бар?
Ярдәм кирәкмиме миннән? — дим, —

Шәфкатьлелек һәм дә игелекләр

Ташып тора, бабай, синнән», — дим.
Ә ул миңа текәп карап торды,

Күз карашы җанны актарды.
«Төсең таныш, олан, син кем улы?» —

диеп бабай җавап кайтарды.
«Әниснеке, Иске Минзәләбаш

Кәлимуллин Әнис улы мин.
Әни — Римма, Сафин Нәгыйм кызы...»

Үзем никтер авыр сулыймын.
Бабай шактый сүзсез калып торды,

Сизеп торам, елый башлады.
«Күз ышанмый, белдем, син бит, олан,

Оныгым», — дип әйтеп ташлады.
«Зарифулла — исемем, бабаң булам,

Сөйләгәндер сиңа Әнисем.
Олан, хәзер үзем күргәннәрне

Килде бераз сиңа сөйлисем.
Мең тугыз йөз кырык икенчедә

Сугышка, дип, мине алдылар.

Килеп каптым шунда Суслонгерга,

Чын тәмугка илтеп салдылар.
«Сугыш» дигән уен уйнаттылар,

Агач мылтык белән «ут ачтык».

Ялангачлык, ачлык җиңде безне —

Якты дөнья белән хушлаштык.
Каберем юк, олан, безнең башлар

Чокыр, канауларда ятадыр.
Безнең җаннар гына туган якка

Моңсу кошлар булып кайтадыр.
Рухыбыз бит дога өмет итә,

Тойсын шуны безне белгәннәр.

Сөйләшсеннәр безне искә алып,

Рәнҗемәсен читтә үлгәннәр».

Гаҗәп тә соң инде, моңсу да соң,

Менә шундый бер төш күрдем мин.

Бабам белән төштә күрешкәнне,

Түкми-чәчми сөйләп бирдем мин.

Рәис КӘЛИМУЛЛИН


Боз күңел

Боз сөңгеләренә кояш

Елмая, күзен кысып.

Шуңа да эри инде боз

Һәм җиргә тама тып-тып.

Күңеле — каты, йөрәге —

боз, диләр бит синең хакта.

Яратып бер карыйм әле,

Яныма килгән чакта.

Бозның да күңеле — йомшак,

Шаккатып карап торам.

Кояшның елмаюыннан

Тамам-тамам, дип тора.

Сине бер елмайта алсам,

Күңелләрем булмасмы?

Боздай салкын йөрәгеңә

Сөю кереп тулмасмы?

Әнисә МИНҺАҖЕВА


Бер сүз җитә

Бер сүз җитә җанны яраларга,

Ярсып-ярсып үксеп еларга.

Бер сүз җитә җанны дәваларга,

Кайгылардан сине араларга.

Өметеңнең соңгы шәме сүнсә,

Ярдәм сорап, кемгә дәшәргә?

Яшәү-үлем — күз-каш арасы,

Мәңге яшәү? Юк шул чарасы.

Күзләреңдә синең нур балкыса,

Бу дөньяда рәхәт яшәргә.

Сүзләрнең дә җанга якыннарын

Кирәк икән әйтеп каласы...

Әлфия НОГМАНОВА


Сагыну

Шәһәрдә бик рәхәт яшәсәм дә,

Йөрәк калган икән авылда.

Гомер узган саен дәшеп тора,

Төшкә кереп, Суыр тавы да.

Урманнарга гүя ямь өстәгән

Тукраннарның томшык кайравы.

Таш тавының челтер чишмәләре,

Чирәм чүпләп йөргән казлары.

Ак кышларда яуган мамык карлар,

Инешемнең текә ярлары,

Яшел келәм җәйгән борма юллар,

Челтәр шәлле көяз таллары.

Төшкә кереп чакыргандай тоела

Авылымның шаулы язлары.

Туган йортның газиз капкасы да,

Кайтып шакыр, диеп көтәдер.

Оясына кунып, канат кагып,

Сыерчыкларымның сайравы,

Шәһәр кочагында яшәсәк тә,

Сезне сагынып гомер үтәдер.

Гөлсинә ӘКСӘНОВА