Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Чибәрлекнең карлы-кодрәте һәм

Матур төшләр күргән күзләрең,

Төн уртасы төсле толымнарың,

Тилерттеләр минем сүзләрне.

Шатлык үреп биргән бу такыя

Нинди вәсвәсәле, карагач...

Ялгызлыкта озак очкан козгын

Калдыргандыр аны, арыгач.

Буй-сыныңның кардай аклыгында

Тиккә түгел мондый купшылык —

Бер-беренә ишетелсен кеше

Галәм өне булып, җыр булып.
***
Үлгәндә атлар — сулыйлар,

Үлгәндә үләннәр — корыйлар,

Үлгәндә кояшлар — сүнәләр,

Үлгәндә кешеләр — җырлыйлар.


Ягъни-кешеләр
(Па-люди11)
Кош, биеклеккә омтылса,
Оча күккә,
Панна, биеклеккә омтылса,
Кия биек үкчә.
Аяк киемем булмаганда мин,

Барып, базардан аламын.
Нинидер бер борынсызы
Сатып ала балавыз.
Җаны-рухы булмаганда, халык
Керергә мәҗбүр күршеләренә

Нәм түләргә олы түләм —
Мәхрүм ителгән булса җан-рухтан!..

11 Рус телендә «пасынок» дигән сүз бар.

«Па-люди» шуна охшатып ясалган неологизм.

«Па» — якобы мәгънәсендә.

***
Еллар, кешеләр, бар халыклар

Мәңгелеккә китәләр Агымсу кебек.
Табигатьнең сыгылмалы көзгесендә

Йолдызлар — ятьмә, без — балыклар,

Аллалар — караңгылык янында шәүлә.
Курган
***
Кешеләр!
Кояш яктысына батырып дөмектерик дошманлашуны!
Уйдырма йолдызлар плащын киеп йөриләр
Кыю ният балалары,

Кыю гакыл улы — Көтәм шуны.
***
Мәскәү, син кем?
Сихерлисеңме, әллә сихерләндеңме үзең?
Азатлык чүкисеңме,
Әллә богаулымы үзең?
Маңгаеңны нинди уйлар жыерчыклый?
Син — дөньякүләм заговорчы.
Башка вакытта син, бәлки,
Якты тәрәзәдерсең,
Ә, бәлки, тәжрибәле мәчедерсең:

Шәкертләре арасында,

Язу өстәле янында,
Иске киталар каршында

Катып калган
Акыллы галимнәр,
Үткер пычаклар астында,

Тәрегә кадакларга кушамы фәннәрне?
О, үзгә йөз еллыклар кызы,

О, дары тулы мичкә —

Богаулар шартлаткычы.


Баш тарту
Үлем карарын

Имзалауга караганда,

Йолдызларга карау

Күпкә рәхәтрәк миңа.
Татар сөңгесе кагылган һәрни

Җиргә бөгелеп төшә дә әрни.

Хатын-кызларны ялангач иткән

Себер гаскәре Себергә киткән.
Курган батыры, үләрдән элек,

Кыскан Еврейнең тимер битлеген4.
Сызгыра йомран, якында өне,

Тиз үтә тора курганның көне.
Төлке өере уйнаган була,

Чегән урлаган ат чаба дулап,

Бер запорожец курган астында

Ята гасырлар сәгатен тыңлап.

Миңа, бакча аша үткән чакта,

Гөл-чәчәкләрнең, баш иеп,

«Ул үзе!» дип, пышылдавын

Тыңлап йөрү
Мине үтерергә теләүчеләрне
Үтерергә җыенган сакчыларның

Кара мылтыкларын күрүдән

Күпкә рәхәтрәк.
Шуңа күрә дә мин

Беркайчан да,
Әйе, беркайчан да

Хаким булмаячакмын!


***

Халыкта өметсезлек.

Җан елый. Балалар күзендә

Арыш көлтәсен җиргә бәреп,

Батый шәүләсе.

Ул көнчыгышка китеп барды,

Самолёт җырына ияреп.

Башак юк... аларны ачудан

Дала да, үрләр дә —

Ходай орган чак...

Көнчыгышка кача качак.

Ялкында һәммәсе.

***
(Вафатына 1 ай кала язылган шигырь. — Р.Х.)
Тагын да, тагын да
Мин сезгә
Йолдыз.
Кайгы-хәсрәт диңгезчегә,
Әгәр дә каегына һәм йолдызына
Ялгыш юнәлеш
Сайласа:
Кыяга бәрелеп ватылачак,
Сайга утырачак.
Кайгы-хәсрәт сезгә дә,
Миңа таба йөрәк юнәлешегезне
Дөрес алмаучылар:
Ташка бәрелеп үләчәксез,
Ташлар сездән көләчәк,
Сез миннән
Көлгән кебек.


Ренат ХАРИС тәрҗемәләре.