РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ

Сихерле чәчәкләр
Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде. Уяну белән, тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын-аякларын сузып, тәмләп киерелгән иде — дөп итеп җиргә төште. Имгәнү-фәлән булмады, шулай да бераз җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Аз-азлап кимерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.
«Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакыт Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайвакыт була икән? Теләсә кайчан булсын — барыбер түгелмени. Бу төнне Рөстәм йоклау түгел, күзен дә йоммаячак.
Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрде. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сызылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торгандай ал яктылык җәелде.
Рөстәмне курку алды. Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде. Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем- җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй, эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.
Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнде: ул, хәлдән таеп, җиргә егылды.
Кем сорый?
Абага чәчәкләрен ашаганнан соң, Рөстәм белән ул үзе дә аңлый алмаган хәл булды. һәрбер үсемлекнең, һәрбер гөлчәчәкнең кеше әле өйрәнеп җитмәгән хосусияте бар. Әгәр дә фән, гыйлем табигать биргән барлык әйберләрнең дә серләренә төшенсә иде, электр утлары, радио аша рәсемнәр тапшырулар, диңгез асларында карабларда йөзүләр генә түгел, хәзерге хыял җитмәслек могҗизалар туар иде. Шундый заман килер, зуп-зур шәһәрне ел
Дәвамы. Башы 5,6нчы саннарда. буена җылытырга бер каен агачындагы көч җитәчәк, хәзергә фән күзе төшмәгән нинди дә булса гап-гади үлән кешене картлык үлеменнән коткарачак, кешене үлемгә алып барган ютәл авыруыннан азат итәчәк...
Рөстәм белми калды: төн буе яңгыр яуды. Ләкин яңгырның да, яшен
180
яшьнәүләрнең дә һичбер бәйләнешләре юк иде. Абага чәчәкләренең тәэсире ашказаны аша Рөстәмнең бөтен тәненә таралды, яшь тәнгә үзгәреш кертеп, аны изрәтте, йокыга талдырды. Рөстәм бер тәүлектән артыграк йоклады. Уяну белән, ул үзен шундый рәхәт, шундый җиңеләеп киткәндәй хис итте ки, урманнан ничек чыкканын да сизми калды. Ләкин күтәренке кәеф озакка бармады. Инде өйгә ничек кайтып керергә? Тамак ач, өс-баш чыланган. Шул абага артыннан җенләнеп йөреп, нихәтле дәрес калдырылды. Укытучы абыйларга нәрсә әйтергә? Пионер була торып ялганларгамы? Әбиләр әкиятен тыңлап, могҗиза эзләргә урманга бардым, урманда яшәдем дияргәме? Шуны сөйләп кеше көлдерергәме? «Б» классындагы Өтер Вәли бигрәк тә рәхәтләнер инде: «Ышанмагыз, малайлар, шуның сүзенә! Вечно мактана ул! Урманда кундым, дип ялганлый. Әбисе кочагында чикләвек ашап яткан ул!» — дип көләр. Хурлыгы ни тора! «Чынлап та, үзең абага чәчәкләрен ашадым дисең, ә үзең күренәсең... Ничек инде ул алай?» — дип, бүтән малайлар да теңкәгә тиеп бетәрләр. «Эх, әби, әби, сине тыңлап җүләргә калдым!» Бу сүзләрне Рөстәм чын-чынлап әрнеп әйтте. Өйгә кайтып кергәч тә, ул иң элек әбине күрер, җен- пәриләреңне күрмәдем, абага чәчәгеңне учлап-учлап ашадым... ашасам да үзгәрмәдем: күрәм дә, күренәм дә дип ачынып сөйләр.
Бу вакыт ул трамвайлар туктала торган урынга килеп җиткән иде инде. Җәяү байтак киленде, килә-килә өс-башы да кибәргә өлгерде. Почмакта портфельле бер иптәш басып тора иде. Рөстәм аның янына килде һәм:
— Абый, сәгать ничә? — дип сорады.
Рөстәмнең соравы портфельле иптәшне сискәндереп җибәрде. Ул як-якка борылып карады, күзләрен уды, кул сәгатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:
— Сәгать сигез... Ә кем сорый — белмим... Колагыма шулай чагылды, күрәсең...
Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, биисе килде. Димәк, әби ялганламаган, хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс кеше булды. Мөгаен, шулай микән, теге иптәш сукыр түгел идеме дип, Рөстәм трамвай вагонына асылынган ике малай янына йөгереп барып, дәүрәк күренгәненең борынына чиертте. Чиертү яхшы ук каты булды, күрәсең, малай:
— Нишләп син, Кылый, тик торганда борынга чиертәсең? Кутырым барын оныттыңмыни? — дип, юлдашына акырды һәм чалт иттереп аның яңагына сукты. Рөстәмгә бу кызык тоелды. Башланган кыйнашта ул әтәчләнгән шук малайны җиңәргә булышты. Борын эчендәге кутырны шакшылыктан күреп, янә бер тапкыр авырткан борынга чиертте.
Димәк, дөрес! Малайлар да аның күренмәс кеше булуын расладылар. Ул өйгә кайтырга ашыкты. Ләкин өй эчтән бикле иде. Тәрәзәдән карап, әбисен күрде. Рөстәм башта тәрәзә чиертергә дә, «әби, ач» дип кычкырырга да уйлаган иде, ләкин бу фикереннән тиз кайтты, ашыйсы бик килсә дә, ишек ачылганны көтәргә булды. Озак торып та көтә алмагач, ишек дөбердәтте.
— Кем бар?
Рөстәм тиз таныды: әби тавышы иде бу. Инде кем дип җавап кайтарырга? Ул аптырап калды. Бераз дәшми торганнан соң, тавышын үзгәртеп эндәште:
— Бу мин... мәктәптән килгән идем... Рөстәм кайтмадымы?
— Юк, бәбкәм, юк. Кайтмады. Кем буласың? Атың ничек? Әби ишек ачты. Шул арада Рөстәм өйгә кереп китте.
— Ай Алла, — диде әби, — кай арада күздән югалды?.. Ишек ачып та сораучыны күрмәгәнгә гаҗәпләнеп сөйләнә-сөйләнә, әби Рөстәм басып торган бүлмәгә әйләнеп керде. Нәрсәдер карады да яңадан чыкты, тагын керде. Ул йомышын — эшлисе эшен онытты. Рөстәм, әби чыгып китүгә, шкаф тирәсендә актарына башлады. Икмәккә май якканда, кулыннан пычагы зыңгылдап идәнгә төшеп китте. Тавышка әби керде һәм идәндә яткан пычакны алып куйды.
— Күселәр ияләшә башлады, ахрысы. Мәче алып кайтырга кирәк.
АК ҖИЛКӘН
181
Рөстәм әбинең бу сүзләреннән чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. Мин ашаган майны да күсегә сылтарлар микән, дип, ул туйганчы ашады. Кухняга чыгып, әбинең күз алдында йотлыга-йотлыга су эчте. Чүмечне куйганда, янә тавыш чыгарды. Әби табагач алды һәм өстәл астына иелде:
— Ышыт-ышыт, нәләт суккырлары!
Рөстәм, кычкырып көлмәс өчен, телен тешләде. Өстәл артына утырып, әлеге мәгълүм язуны язды. Аны китап эченә салды да дәресләрен карарга кереште.
Гайшә апа кайтып кергәндә, букча өстәлдә ята иде. Ул шуңа ташланды. Рөстәм утырган урыныннан сикереп торды, әнкәсенең муенына сарылырга, йөгереп барып әнкәсен кочарга, күп-күп итеп үбәргә теләде. Ләкин аяклар тыңламадылар. Ул баскан урынында катып калды. Рөстәм үзенең нинди авыр хәлдә калуын хәзер генә аңлады: димәк, әнисе аны күрми һәм күрмәячәк. Рөстәм аның кайгы-хәсрәтен тыңлар, аның елап утыруын күрер, ул йоклаган чакта аның янына барыр, үбәр дә, бәлки. Әтисе белән дә, әбисе белән дә шул ук хәл булыр. Ә алар Рөстәмне юк дип йөрерләр...
Гайшә апа ишегалдына чыгып, улым, улым, дип, Рөстәмне эзләп йөргән чакта, Рөстәм үзенчә бер карарга килде: китәргә булды. Өйдә калса, аңарда әти-әнисен кызгану хисе өстенлек алачак. Аны фронт көтә, башлары киселми калган фашистларның башларын кисәргә кирәк. Ул букчасын алды һәм ишеккә таба атлады. Нәкъ шул чакта әнисе кайтып керде, букчага дип, өстәлгә кулын сузды. Мәгълүм ки, букча озак табылмый торды. Рөстәм, ата-ананың тирән хәсрәтләренә түзә алмыйча, букчаны өстәлгә китереп куйды. Баягы язу килеп чыккач, Рөстәм аны ник язганына үкенде. Аны букчада онытып калдыруына ачуланды. Инде эзләү башланачак, кирәкмәгәнгә йөрүләр китәчәк, бик ихтимал; Рөстәмгә дә комачаулык ясарлар. Ә эзләүдән ни файда? Барыбер таба алмаячаклар ич... Тапсалар ни? Менә бит ул, аларның яннарында басып тора. Күрмиләр генә! Әйе, ата-ана өчен, бүтәннәр өчен хәзер ул бар да, юк та.
Бу хәл Рөстәмне кинәт олыландырып җибәрде, болай да акыллы иде ул, зурлар сүзенә колак салырга ярата торган иде. Хәзер исә тагы да үсте, җитдиләнде, искиткеч вакыйга аның үзенең дә искиткеч булуын таләп итте. Рөстәм үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш икәнлекне аңлады һәм зурларча акыл йөртә башлады.
Нишләргә?
Рөстәм дә әтисе белән бергә милиция идарәсенә барды. Ул анда Һашим абый белән өлкән начальникның сөйләшүен тыңлады. Башта болар да аңа кызык тоелды, аның шаярасы, кешеләрне шаккатырган әкәмәтләр ясыйсы килде. Ләкин ул, өлкән начальник кабинетында тыңлап утырганда, табигать алдында кешенең никадәр көчсез җан икәнлегенә гаҗәпләнде. Ул менә үсмер бала гына әле, әмма табигатьнең юмартлыгы нинди көчле итте аны. Инде нишләргә? Хәзер үк эшкә керешергәме? Рөстәм бит гитлерчылар тарафыннан җәберләнгән Ватаны турында, таш диварларга бәрелеп үтерелгән балалар турында уйлап йөреп, шушындый зур көчкә ия булды. Димәк, китәргә, кичекмәстән фронтка китәргә кирәк. Аның бурычы хәзер — дошман тылына күчү, эләккән бер фашистны кисү, үтерү, кыру. Шулай эш иткәндә, көн саен ничә фашист солдатын үтереп була икән? Йөзне, ике йөзне... Ә аның болай күренми йөрүе озаккамы барыр? Бәлки, ул иртәгә үк элекке хәленә кайтыр? Фронтка да барып җитәр, күренә дә башлар, дошман аны бер минут эчендә юк итеп ташлар һәм ул, Рөстәм, үч ала алмыйча калыр. Сөйләшәсе иде, берәр галим белән киңәш итешәсе иде. Ләкин ул галимне кайдан табарга?
Әтисе белән Рөстәм дә өлкән начальник яныннан чыкты. Инде кая барырга? Өйгә кайтса, ата-анага карап торып эч пошачак. Кызгану аның көчен, дәртен басачак, ә аңа хәзер нык ихтыярлы, батыр булырга кирәк.
Шулай уйланып кайтканда, ул әтисеннән бераз артта калды. Унике-унөч яшьләр чамасындагы ике малайның чатта тәмәке тартып басып торуларын күрде. Рөстәм
182
якынлашканда, алар нәрсә турындадыр бик әшәке сүзләр кушып сөйләшәләр иде. Ике малайның берсе Рөстәмгә таныш Өтер Вәли, бозыклыгы белән укытучыларның теңкәләренә тигән гаять хәйләкәр, хулиган Вәли иде. Аны күрүгә, Рөстәмнең ачуы килде. Ул, як-ягына каранып, бүтәннәрне күрмәгәч, Өтер Вәлинең авызыннан тәмәкесен алып ташлады һәм: «Тәмәке тартма! Тартма... Сүгенмә! Сүгенмә!» — дип, чалт та чолт итеп яңаклады. Малай абына-сөртенә качты, бу, аның артыннан куып җитеп, тагын өстәде.
Ул, үзендә бераз канәгатьләнү сизгәч, Ленин бакчасына кереп утырды. Мәктәбен, иптәшләрен, укытучыларын сагынды. Аларны күрәсе килү тойгысы шулхәтле көчле булды ки, ул, караңгы булуга да карамастан, мәктәпкә барып чыкты. Аннан өенә кайтты. Һашим абый ишек янында күрше карчык белән сөйләшеп тора иде. Рөстәмгә бу бик уңай булды — ул өйгә керде.
Әнисе һәм әбисе йокларга ятканнар иде инде. Әтисе кергәнче, Рөстәм ашап алды, диванга күз салды, шунда ятып йокларга булды. Һашим абый ишекләрне бикләде, кулын юды һәм өстәлдә ачык яткан китапны укырга тотынды. Рөстәм аңа сагынып карап торды. Түзмәде—янына ук килеп басты. Әтисе аңа бик җитди укыган булып күренде, ләкин ни өчендер хәрәкәтсез ята, күзләр менә ярты сәгать инде һаман бер биткә текәлгәннәр. Димәк, атаның уе китапта түгел. Нәрсә турында уйлый икән ул? Рөстәм, кагылыр-кагылмас кына, әтисенең чәченнән сыйпады. Һашим абый башын күтәрде, артка борылып карады. Рөстәм яшен тизлегендә читкә ташланды. Әтисенең нидер эзләгән сыман пошынып йөрүен күзәтте. «Юк, болай ярамый, — дип уйлады Рөстәм, — адым саен саклык кирәк».
Иртәгесен Рөстәм бөтенесеннән дә элек уянды. Ләкин ишек ачып чыгып китәргә, бит юарга уңайсызланды. Нәрсә эшләсә дә, ишетелер кебек тоелды, әбисен күселәр куудан азат итәсе килде. Озакламады, бүтәннәр дә уянды. Әйтелгәнчә, сәгать сигездә өлкән начальник күренде. Өйдәгеләр Рөстәм турында сөйләшәләр, начальник та сүзгә катнашты. Үзе турында мактау сүзләре ишетүгә, Рөстәм куанды да, борчылды да.
Әбисе дә аны мактады:
— Әкиятләр тыңларга бик ярата иде, — диде.
Начальник моны эләктереп алды:
— Әкиятләр? Нинди әкиятләр?
Рөстәм әбигә карады. Абага хакында әйтеп ташлар дип курыкты. Ул хәтта әбисе янына ук килеп басты, әйтә башласа, ничек булса да сүзен бүлмәкче иде. Ләкин әби әйтмәде. Рус телен ватып-сындырып, «рудной сказка» дию белән генә канәгатьләнде.
Начальник Рөстәмнең өстәлен, китапларын карады һәм:
— Букчасы кайда? — дип сорады.
Букча Рөстәмнең кулында иде, шуңа аны күрми тордылар. Тагын ары сугылып, бире кагылып, букча эзләү китте. Рөстәмдә балалык шуклыгы кузгалды, шаярып аласы килде. Әмма бу теләген ул тиз басты, чөнки аңлый иде инде: аның юк кына шаяруы да хәзер могҗиза булып тоелачак. Букчаны начальник алдына өстәлгә китереп куйды.
АК ҖИЛКӘН
183
— Менә шушы мәллә? — дип, начальник аны кулына алды һәм серле итеп:
— Әйе! — диде. Әйе диюе аның: «Нишләп соң мин күрми тордым», — диюе иде.
Тагын ярты сәгать чамасы сөйләшеп утырганнан соң, начальник кайтып китәргә җыенды һәм Һашим абыйны үзен озата чыгарга үтенде. Рөстәм дә алар белән бергә чыкты.
— Улыгызның югалу вакыйгасы мине бик кызыксындырды, — дип, начальник сүз башлады. — Монда без аңлап җитмәгән ниндидер бер хикмәт бар. Беләсезме, нинди нәтиҗәгә килдем мин?
— Юк, белмим, — диде Һашим абый.
Рөстәм, ишетми калмыйм дип, адымын кызулатты.
— Улыгыз монда, Казанда, кичә ул өйдә булган.
Һашим абый шатлану катыш гаҗәпләнде. Шатлыгыннан начальникны култыклап алды, гаҗәпләнүеннән аңа сорау бирде:
— Кем булса күргән мәллә?
— Бөтен бәла дә шунда шул: күрүче юк. Теге хикмәтле язуны ул кичә язган һәм өйдә язган. Ә букча... — начальник сүзен әйтеп бетермәде, туктады. Әйтим микән, әйтмим микән дигән сыман, аз гына уйланып торды һәм дәвам итте:
— Бер югала, бер килеп чыга торган букча сер пәрдәсен ача ачуын, ләкин... хәер, соңыннан... без кабат очрашырбыз әле. Менә нәрсә: ул букчаны мин язу өстәле янындагы кадакка элеп калдырдым. Әйтегез, аңа берәү дә кагылмасын. Ара-тирә күзәтсеннәр генә. Сезнең йорт тирәсенә мин үземнең бер кешемне куйдым. Улыгыз сез күрмәгәндә өйгә кайта һәм букча белән нидер эшли. Хатын-кызга бу турыда сөйләми торырга мөмкин.
— Аңлыйм, аңлыйм, — диде Һашим абый. Начальник Һашим абыйның кулын кысты.
— Хәзергә хушыгыз. Кирәк булсам, телефон номерларымны язып алыгыз: 0-35-46.
— 0-35-46. Рәхмәт!

Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама