Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

XXI гасыр мәкальләрен - авторлы мәкальләрнелсыю дәвам итә. Шәпләрен китап итеп бастырып чыгарачакбыз.
• Язын кар астына ут керер, итәкләр астына кот керер.
• Төтенсез ут йөрәк янганда гына була.
• Көчек олы бурзайга караганда күбрәк өрә.
• Татар барда хәтәр юк, хәтәр барда татар бар.
• Йөгәнсез теләк богауга илтә.
• Нигезенә хәзинә күмелгән йорт бәхетсез булыр.
• Сыраханәдән сырхауханәгә бер адым.
• Җирнең чуаны — вулкан.
• Пычак та кайрый белмәгән ир ни пычагыма!
• Азат булыйм дисәң, сүзеңнең колы бул.
• Бүрелеген җуйган бүре бүрек булыр.
• Чөгендер суы кан түгел, тәхетсез хан хан түгел.
• Ач бүре айны каргап улый.
• Күке әлиминт түләми.
Рабит БАТУЛЛА


• Карга каркылдаганнан гына күк күкрәмәс!
• Нигезең нык булмаса, түбәң кыек булыр!
Флёра МӘРДАНОВА.


Тукай районының Күзкәй авылы
• Ирексезнең иреге — иҗат...
• Сарылганнан сагай.
Светлана ГАЗИЗОВА