Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР КӨНЕ

- Бүген Хәтер көне... Онытмадыңмы?
- Юк. Хәтерлим.
- Мәйданга чыгабызмы?
- Юк. Тышта карлы яңгыр.
(Телефоннан сөйләшү)

Каракошның канат очы
Кагылганда болытка,
Яшен уйный мине кочып,
Ьәм пышылдый: «Онытма!»
Давыл узган иде монда,
Ерак-ерак заманда.
Офыкларны каплап алган
Күләгәсе һаман да.
Хәтерлибез!
Әнә мин ул —
Ерып карлы яңгырны,
Сулышын тыңлыйм давылның,
Бәгыремдә тамыры.
Сөйгән ярның толымыннан
Кереш тартам җәягә —
Ук очкан аралык кадәр
Бүген минем бәя дә...
Хәтерлибез!
Хәтер көне
Гасырларга сузыла.
Тузгып калган учакларның
Җем-җем, җем-җем кузыдай
Төнне чәнчеп, ни ул?
Өнме?
Әллә соң бер вәсвәсә?
Карлы яңгыр ява тышта...
Ьәм чәлпәрәмә касә...