Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХЛАК САГЫНДАГЫ ШАГЫЙРӘ

ЙОЛДЫЗ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Укытучы хезмәте белем бирү белән бергә балаларга әхлакый кыйммәтләрне аңлату, үстерү һәм тәрбияләүдән гыйбарәт. Шуңа күрә дә балаларга әхлак тәрбиясе бирү көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Ансыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Без
— укытучылар, балаларда әхлак тәрбиясен матур әдәбиятка мәхәббәт уяту аша тәрбияләргә тиешбез.
Без — XX гасыр балалары, бөек Тукайдан алып Шәүкәт Галиевка кадәр шагыйрьләрнең шигырьләрен укып үстек. Балаларга атап шигырьләр язу хәзер дә дәвам итә. Замана үзгәрә, дөнья үзгәрә, балалар да. Балаларга ияреп балалар шигърияте дә үзгәрә.
Балалар өчен язучы шагыйрьләр бүгенге көндә дә шактый. Алар заман сулышын тоеп яшиләр һәм иҗат итәләр. Шундыйларның берсе — Йолдыз Шәрапова. Аның иҗатына тукталуыма иң элек шагыйрәнең шигырьләре һәм алып барган тормыш рәвеше сәбәп булды. Үз гаиләсенә (4 бала) ятимә кызны сыендыруы белән шагыйрә генә түгел, ә чын мәгънәсендә Бөек Ана исеменә лаек батыр йөрәкле хатын кыз булуы да! Шундый затлар гына үсеп килүче яшь буында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләрдәй шигырьләр иҗат итә аладыр, андыйларга ышану җиңел, аларның сүзе хикмәтле!..
Ислам динендә әхлак мәсьәләләре мөселманны характерлаучы төп сыйфатларның берсе булып тора. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрлек вазифаларын үти башлагач, кешеләргә әйткән: «Мин сезгә әхлагыгызны камиллеккә ирештерү өчен җибәрелдем»,
— дип. Йолдыз иҗатында балаларны Ислам дине аша әхлаклы итеп тәрбияләүгә әһәмиятле урын бирелә. Ул үзенең «Икәүләшеп укыйбыз» шигырендә бала белән әбинең дөньяви һәм дини белемнәр үзләштерүен уен формасында шаяртып һәм бик тә үтемле итеп сурәтли. Шул
170
ук вакытта гыйлемнең кайсы яшьтә дә кирәкле булуына төшендерә. «Рамазан аенда» шигырендә әбисе оныгына ураза тоту, моның өчен никадәр ихтыяр көче һәм тырышлык таләп ителү әхлак тәрбиясе бирә. Гомумән, Йолдыз, балаларда үзенең иҗатына кызыксыну уятыр өчен, бик үтемле алымнар куллана белә. Шигырьләренең исемнәрен уку белән үк, бала аның шигырьләренә тартыла, эчтәлеге белән кызыксына (мәсәлән, «Антенналы бәрәңге», «Шигырьле чәй», «Җавапсыз сорау» һ.б.).
Йолдыз Шәрапова иҗатында әти-әнигә карата хөрмәт, гаделлек, тырышлык, хезмәткә мәхәббәт кебек әхлакый сыйфатлар кызыл җеп булып сузылган. Күркәм холык, югары әхлакның кеше тормышындагы әһәмиятен тойган хәлдә, шагыйрә балаларны кызыклы маҗаралы хәлләр, чагыштырулар аша мавыктыргыч итеп төшендерә ала. Мәсәлән, «Бур буран» шигырендә әниләр сүзен тыңламауның начар бетүен; «Көйсез көн» шигырендә көйсез баланың көйсез көнгә тиңлеген; «Калган эшкә кар ява» шигырендә ялкаулыкны кар гына күмә алмаганлыгын үз укучысына җиткерә. «Тылсымлы сүзләр» шигырендә никадәр тәрбияви мәгънә бар: гаиләдәге дустанә мөнәсәбәт, татулык, җылылыкның кирәклеге «Хәерле» сүзе аша аңлатыла.
Барыбыз да балалар кебек үк хәерле көннәргә, хәерле гамәлләргә, хәерле мөнәсәбәтләргә мохтаҗбыз. Шагыйрә шигырьләрендә шаярту стиле җитдилеккә борыла һәм укучысын уйландыруга этәрә. «Алдау уены» шигырендә, уен барышында уйламыйча әйтелгән сүзнең ятим бала йөрәген никадәр телгәләвен күрәбез. Туган җирнең якынлыгы, изгелеге Йолдызның «Адашкан песи» шигырендә, шәһәрдә авылын сагынып, тилмереп яшәүче песи образы аша чагылдырыла.
Шагыйрәнең «Васыять» шигыре балаларга тормыш девизы кебек язылган. Сугышта һәлак булган бабайның хәләл җефетенә юллаган кулъязмасында балаларын кайгыртып язылган васыяте аша ул үз укучысына түбәндәгеләрне җиткерә: «Аяклары исән булсын, Җирдә калсын эзләре». Ач-ялангач чорда балаларны ачлыктан һәм өшетми сакларга», дигән васыятен кулланып, шагыйрә матур яшәүнең төп кыйммәтен әйтеп бирә. Яхшы гамәлләрең белән җирдә эз калдырырдай Кеше булу — яшәешебезнең асылы, мәгънәсе! Әлеге омтылышка ирешүдә Йолдыз Шәрапова иҗатының үз өлеше, үз урыны бар. Шагыйрәнең язу үзенчәлеге: шигырьләренең мавыктыргыч һәм җайлы укылышлы булуы бала күңелен шигърияткә тарта. Төрле образлар аша баланы эш сөяргә, матурлыкка омтылырга, күркәм холыклы, юмарт һәм кешелекле булырга чакыра ул. Шагыйрә, заман сулышын күз уңында тотып, балаларны уйланырга мәҗбүр итә — кирәгеннән артык телевизор, компьютер каршында утыру һәм башка тискәре күренешләр йогынтысыннан саклану юлларын күрсәтә. «Үзебез компьютер тычканын тотып, әхлагыбызны песи хөкеменә калдырмасак иде!» — дип кисәтә кебек ул һәммәбезне!
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Йолдыз Шәрапова балалар әдәбиятында ныклы урынын булдырды, аның шигырьләрен балалар яратып укый. Шигырьгә, әдәбиятка тартылган баланың киләчәктә дә тәрбияле, иманлы булуына өмет бар.

Зөлфия ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Актаныш районы Такталачык коррекция интернат-мәктәбенец татар теле нәм әдәбияты укытучысы