Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҖИР ШАРЫ РӘИСЕ» ВЕЛИМИР ХЛЕБНИКОВ ТУУЫНА 130 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН

Поэтик фикерләүнең сәерлеге сәбәпле аңлашылмаган, шуның аркасында серле булып тоелган, серлелеге белән кызыксыну уяткан шагыйрьләр дөнья әдәбиятында бик күп түгел. Рус әдәбиятында шундыйларның берсе һәм иң күренеклесе, һичшиксез, Велимир Хлебников.
Ул айның 28нче көнендә туган, катлаулы математик тикшеренүләр аша 28 саны кешелек дөньясының серләрен ача ала торган ачкыч булырга тиеш дигән фикергә килгән һәм шул юнәлештә гомере буе тикшеренүләр алып барган, фәнни эксперимент белән әдәби иҗатны берләштерергә омтылган. Шундый идеяләргә бирелеп китеп, Виктор Владимирович үз исемен Велимирга (Дөнья белән идарә итү) үзгәрткән, үзен Җир Шары рәисе (Председатель Земного Шара) дип атаган. Бу титул аңа Сергей Есенин тәкъдиме белән 1920 елда Харьков шәһәр театрында рәсми рәвештә бирелә. Парадокслардан хасил бу шәхесне Маяковский, Бурлюк, Кручёных һәм башкалар «заманабызның бөек даһие», хәтта «сүзләр Лобачевские» дип атаганнар, шул ук вакытта «Хлебников акылдан язган» дип әйтүчеләр дә табылган.
Аның исемен мин беренче мәртәбә футуризмга кагылышлы рәвештә ишеттем. Безгә, үткән гасырның 60нчы еллар студентларына, профессорларыбыз, әдәбиятта формализм үрнәге итеп, Велимир Хлебниковның «Заклятие смехом» шигырен укыдылар:
О, рассмейтесь, смехачи!
О, засмейтесь, смехачи!
Что смеются смехами, что смеянствуют смеяльно,
О, засмейтесьусмеяльно!.. н.б.
Реалистик әдәбият традицияләрендә тәрбияләнгән, шигырьнең мәгънәсенә өстенлек биргән, фикер матурлыгына сокланган укучыга мондый шигырьләр, әлбәттә, сәер булып күренде, «җитди кеше эшеме икән бу?» дигәнрәк шикләнү дә тудырды.
Әйтергә кирәк, Хлебников 1908-1909 елларда, ягъни иҗатының башлангыч чорында, рус һәм дөнья әдәбиятындагы революцион яңарышка бик җитди караган, һәм аның карашы тотрыклы булган. Ул, хәтта ун елдан соң да, фикерен үзгәртмәгән, киресенчә, яшьлек мавыгуларының нигезен теоретик базис белән ныгыткан. 1920 елда «О стихах» дигән мәкаләсендә ул, үз фикерен куәтләп, күп халыкларның догалары үзләренә аңлашылмаган телдә язылган, шаманнарның сәер сүз тезмәләре дә конкрет мәгънәгә ия түгел, ә шулай да алар кешегә гаҗәеп нык тәэсир итә, дип яза. Шагыйрь Велимир Хлебников өчен иң мөһиме: «Стихи могут быть понятными, могут быть непонятными, но должны быть хороши, должны быть истовенными9...»
Шулай да, Хлебниковның эксперимент рәвешендә, әдәби-эстетик модага бирелеп, неологизмнарга, стильләштерүгә омтылып, «акыл аръягы» («заумь») теле белән язган шигырьләрендә мәгънә бер дә юк, дип әйтү зур хата булыр иде. Аларга, күпмедер дәрәҗәдә, суггестивлык, ягъни, гади логика белән әйтеп биреп булмаган хисләрне, тойгыларны сиздерү, уяту, көтелмәгән фикер бәйләнешләре тудыру, ягъни, ассоциативлык хас.
Билгеле, Велимир Хлебников футуризм колы булып калмаган. Аның төп иҗаты, төп әсәрләре аңлаешлы тел белән, ләкин авангардчыларга хас алымнар белән язылган. Ләкин аларны беркатлы дип һич кенә дә әйтеп булмый. Укыр өчен дә, төбенәчә төшеп аңлар өчен дә алар, чыннан да, шактый катлаулы. Чын футуристик шигырьләрне башка телгә тәрҗемә итү мөмкин түгел, чөнки алар фәкать шул тел нигезендә, андагы сүзләргә шул телгә хас, ләкин көтелмәгәнчә үзгәрешләр кертеп языла. Мәсәлән, «О, достоевскиймо бегущей тучи! О, пушкиноты млеющего полдня!» яки «Крылышкуя золотописьмом тончайших жил...» кебек җөмләләр рус телен белүчеләргә күпмедер анлашыла. Ләкин аларны татар теленә ничек тәрҗемә итмәк кирәк?! Булмый, чөнки мөмкин түгел! Ләкин татар телендә, телнен үз хасиятләре нигезендә чын «татар футуризмы» белән шөгыльләнеп була. Моны заманасында
9 Истовенный (неологизм) — подлинный, татарчасы — чын.
ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ - ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ
119
Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Хәсән Туфаннар эшләп караганнар. Ләкин бу — рус әдәбияты йогынтысында, Хлебников, Маяковский, Каменский, Бурлюкларга иярүдән барлыкка килгән мода гына булган, дип уйлыйм мин.
Ә Велимир Хлебниковнын күпчелек поэмаларын, шигырьләрен, драма әсәрләрен, авыр булса да, тәрҗемә итеп була. Нәм мин шулай эшләдем дә, чөнки ул — гаҗәеп шагыйрь булу белән беррәттән, күпкырлы шәхес тә, кызыклы галим дә, Казан кешесе дә. Казаннын бөек кешеләре белән мактанганда, без һәрвакыт, хаклы рәвештә, рус язучыларыннан Гаврила Державин, Лев Толстой, Сергей Аксаков, Евгений Боратынский, Максим Горький исемнәрен атыйбыз, Велимир Хлебниковны никтер онытабыз. Ә ул — Казаннын олы мактанычы һәм горурлыгы. Тора-бара Казанда Хлебников музее да, Хлебников урамы да барлыкка килер әле, дип уйлыйм мин.
Виктор Владимирович Хлебников 1885 елнын 28 октябрендә калмык далаларында, орнитолог-галим гаиләсендә дөньяга килә. 1898 елдан алып 1903 елгача Казаннын 3нче ирләр гимназиясендә укый һәм аны тәмамлый. Шул елларда күренекле рәссам-нәкышчы (живописец) Павел Беньковтан10 хосусый дәресләр ала. Рәссамлык сәләте ана, еллар үткәч, В.Маяковский белән бергә «Окна РОСТА»да эшләргә мөмкинлек бирә.
1903 елда В.Хлебников Казан университетынын физика-математика факультетына укырга керә һәм Лобачевский геометриясе, саннар сере белән мавыгып китә. Ул «яна космик ан» турында уйлана һәм математик хисаплау ысулы белән «вакыт кануннарын» ачыкларга тырыша, шуларны колачлый алырдай, барлык кешелек дөньясына да анлаешлы «сверхъязык» булдыру идеясенә килә. Ә бу идея аны футуристлар, ягъни «киләчәкчеләр», хәрәкәтенә алып керә.
Хлебников беренче әсәрләрен дә Казанда яшәгәндә яза, димәк, анын шагыйрьлеге безнен шәһәрдә ачылып китә . Ләкин җанына тынгы таба алмаган, бик күп нәрсәләр белән кызыксынган, ялганмасны ялгарга, бүленмәсне бүләргә, фонетика белән математиканы кушарга хыялланган яшь шагыйрь 1908 елнын көзендә, Казан университетын ташлап, укуын Санкт-Петербург университетынын табигать белеме факультетында дәвам итә. 1909 елда шул ук университетнын тарих-филология факультетына күчә. Ләкин 1911 елнын июнендә, «за невзнос платы» сәбәпле, университеттан чыгарыла. Шул көннән анын «сукбайлык» тормышы башлана. Ул ил буйлап сәяхәт итә, төрле шәһәрләрдә була, Октябрь революциясеннән сон вакыты-вакыты белән эшләп тә ала. 1922 елнын 28 (!) июнендә Новгород өлкәсендә, Санталово дигән авылның бер мунчасында гаиләсез, йорт-җирсез, акчасыз, бөтен язганнарын һәм кирәк-ярагын иске капчыкта асып йөрткән бөек шагыйрь, 37 яшенә дә җитә алмыйча, вафат була. Шактый еллар үткәч, Велимир Хлебниковнын җәсәден Мәскәүнен танылган шәхесләр күмелә торган Новодевичье монастыре зиратына күчереп күмәләр.
Синтетик анга омтылган, энциклопедик белемле Велимир Хлебниковнын күпкырлы иҗаты күләмле һәм зур. Анын шигырьләре, поэмалары, драма әсәрләре, фәнни-теоретик хезмәтләре 1928-1933 елларда 5 том булып нәшер ителгән һәм әледән- әле томлыклар, сайланмалар, җыентыклар булып дөнья күрә торалар. Димәк, Җир Шары рәисенен күпкырлы иҗаты һаман да актуаль.
Хлебников әсәрләренен башка телләргә, бигрәк тә — төрки телләргә, тәрҗемә ителү-ителмәве мина билгесез. Нәрхәлдә, мин таба алмадым. Шуна күрә дә бу сәер шагыйрьнен сәер, фәкать рус теленә генә хас «акыл аръягы» үзенчәлекләре нигезендә язылган шигырьләрен татар теле мөмкинлекләренә салып карыйсым килде. Бәлки, тәрҗемә шигырьләр укучыларга кытыршы, мантыйксыз, мәгънәсез, башы-койрыгы булмаган фрагментлар кебек тоелырлар. Алар хаклы булыр, чөнки мин тәрҗемәләремдә Велимир Хлебников шигырьләренен төп хасиятен татар телендә дә сакларга тырыштым. Ләкин барысын да саклау мөмкин түгел. Минем бу хезмәтем, бәлки, Хлебников шигырьләрен төрки телләргә тәрҗемә итүнен беренче очрагыдыр...