Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Чит ярларда
Мин таныдым монда үксезлекне,

Ялгызлыкның сары сагышын,
Мин таныдым монда Гомеремнең
Кысыр болыт булып агышын.

Минем өчен монда таллар өнсез,
Минем өчен үги бу ташлар,

Минем өчен түгел кыяларны

Кандай манып куйган балкышлар.

Үз ярларым миңа шундый кирәк,
Шундый газиз булып тоелды.

Сагынуым чит яр суларына

Ак чәчләрем булып коелды.

Чит ярларга басып карап каттым:

Нинди җилләр миңа тигәндер?
Үз ярымнан, бәлки, Мине дәшеп
Берәр таныш дулкын килгәндер.


Бер ялгызым керәм сентябрьгә
Сентябрьгә керәм үләннәрем,

Алмаларым белән хушлашып;

Салкын йолдызларга өмет баглап,

Сары аем белән дуслашып.
Яңгырларын алып, Август аен

Җиргә җәеп керәм тын гына:

Эзләремдә сары сулар кала,

Яфрак ята бүртеп шым гына.

Сукмакларым кала учак ягып,

Көймәләрем кала ярларда,

Тәрәзәдә алсу таңнар кала,

Усал этләр кала арада.
Хыянәтләр, вәгъдәләрең кала,

Синең җылың кала башкага,
Йөрәгемдә, исемеңне уеп,

Син торгызган кара таш кала.
Бер ялгызым керәм сентябрьгә:

Туң баланнар яна таң булып,

Офыкларым тау артында ята,

Әле беркемне дә җылытмаган,

Утлы кочак кебек йомылып.
***
Чәчәкләр бөгелде җиргә, Җиңүе шул булгандыр —
Чылатып кына үтмәде, Елатып үтте яңгыр.
Яфракларны җилләр йолка Көзнең килүе чындыр.
Чылатып кына үтмәде, Елатып үтте яңгыр.
Йөрәктә ут сүнәр-сүнмәс, Яндыра алсаң, яндыр!
Чылатып кына үтмәде, Елатып үтте яңгыр.