Логотип Казан Утлары
Публицистика

Көз калдырып китә кошлар...

Бу дөньяда кеше дигәнең дә оча-оча китеп югаладыр.

1979 елның август урталары иде. Әнкәй, ниндидер йомышы төшеп, Кукмарага барган җиреннән өч китап алып кайтты.

— Иртәгә туган көнең икәне исемә төште дә... китап кибетенә сугылдым әле... — диде ул, бераз тартынгандай итеп. — Менә, 20 яшеңә миннән бүләк булсын...

Әнкәйнең һәдиясе «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» дигән сериядә чыккан, төс-кыяфәте белән бер-берсенә игезәкләр кебек охшаган, тышлыгына канатлы ат рәсеме төшерелгән шигырь мәҗмугалары иде: «Еллар чалымы» (Марсель Галиев), «Кул бирәм» (Зиннур Мансуров), «Елның бишенче фасылы» (Эдуард Мостафин). Ул чакта бу шагыйрь абыйларның икесе белән бераз танышлык бар иде инде. Матбугат йортында да, гәзит-журнал редакцияләрендә дә ара-тирә очрашкалап торабыз, көндәлек матбугатта басылган, җеген җеккә китереп, вәземләп язылган шигырьләрен укып та кинәнәбез. Ә менә Эдуард Мостафин, ни үзен, ни иҗатын рәтләп белмәгәнгәдер инде, минем өчен бөтенләй дә ачылмаган шигъри утрау булып чыкты.

[caption id="attachment_26885" align="aligncenter" width="250"]eduard Эдуард Мостафин[/caption]

«Елның бишенче фасылы» белән миңа әнә шулай, табигатьнең тәмам тулышкан бер мәлендә очрашып, хушланып утырырга туры килгән иде. Җылы яратучан канатлылар кавеме озын-озак сәфәргә әзерләнә, төшләрендә күкне иңләп адарынган йорт казлары да алар артыннан очарга талпынып матавыклана, үлән-агачлар сутына да сизелер-сизелмәс кенә сарылык йөгерә башлаган...

Ни гаҗәп, китапта урын алган күпчелек шигырьләр дә җәйдән көзгә узып баручы чичән мосафирның үз күңел халәтенә бик тә аваздаш иде:

Зәңгәр күктә кыр казлары,

Күлләрдә күләгәсе.

Әллә инде канатланып,

Шуларга иярәсе?

Һәм ул иярә дә, чөнки канатлы җанга җирдә көн итү, тормышның мең төрле вак-төяк мәшәкатьләренә абынып, гел дә дөрес яшәүче кешеләр арасында каңгырап, бәрелеп-сугылып гомер сөрү үтә дә кыенга туры киләдер. Шуңа күрә аның яшьрәк чагында, үз-үзенә урын табалмыйча, дөнья гизеп, михнәт чигеп йөрүләре дә яхшы аңлашыла. Шул ук вакытта очар кошны күктә дә, җирдә дә һәрдаим хәтәр сагалаганын шагыйрь бар вөҗүде белән тоеп, белеп тора. Нишләмәк кирәк, очыштагыларга әнә шундый язмыш юралган...

Эдуард Мостафинның бар иҗаты диярлек сарыга манылган. Ул хәтта шигырьләрен дә сары кара белән язгандыр күк тоела. Урамда яз тантана итсә дә, аның бүлмәсендә көз хакимлеге урнашкан; скрипкә моңы хыялларның сары көзе булып түгелә; күктә сары яшен уйный, сары кошлар оча; учка сары тамчылар исе сеңеп кала; эзләрне сары сулар юа; тәмәкенең сары төтене бүлмәдәге гөлләрне шиңдерә... Һәм, ниһаять:

Кошлар китә яфракларны коеп,

Дүрт тарафтан явып көз керә.

Бәйсезлекнең сары төсен күреп,

Чылбырына ятып эт өрә.

Белмим, эт халкы төсләрне аерадырмы-юктырмы, ә менә үз бәйсезлегенең ни өчен сары төстә икәненә ул бик яхшы төшенә булыр. Бәйле бәйсезлекнең ис-косын да, төс-төсмерен дә бәйдәге эттән дә шәбрәк белүче җан иясе, ихтимал, юктыр да әле. Ләкин нишләсен, аңа да сары тәкъдиренә күнәргә, күбәләкләр куып йөргән көчек чагын төшендә күрә-күрә өнендә сөяк-санак көтеп саргаерга туры килә...

Эдуард Мостафин бар булмышы белән ирекле, бәйсез холыклы, туры сүзле, хәйләсез, эчкерсез, әмма тормышта һәм иҗатта үз-үзен яклый белмәүдән гаҗиз, үтә дә беркатлы инсан иде. Затлы шагыйрь икәнен белсә дә, ул беркайчан да һаваланып, Язучылар берлеге тирәсендә нәрсәдер дәгъвалап, әрсезләнеп йөрмәде, әдәби ыгы-зыгылардан да гел читтәрәк торды. Бик күп талантларга хас хәйямләнү кәсәфәте аңа да ят түгел иде. Берничә тапкыр минем үземә дә аның белән табын корып, сәйран кылып утырырга туры килгәне булды. Шунда ул, сүз иярә сүз чыгып, Мәскәүдә, М.Горький исемендәге әдәбият институтында укып йөргән чагында, урысның зур шагыйре булып танылачак Николай Рубцов белән якыннан аралашуы, аның «босяк»лыгы турында үзенчә яратып та, гыйбрәт итеп тә сөйләгән иде. Үтә дә фаҗигале язмышлы бу шагыйрьгә (35 яшендә аңа шигырь язып йөрүче үз мәгъшукасы кул сала) ул, ничектер, кумир итебрәк тә карый иде шикелле...

Еллар узар, көннәрнең берендә татар галәме Эдуард Мостафин атлы чын шагыйрен дә югалтыр. Ә аңарчы ул, «Әдипләребез» китабында язылганча, үз фатирыннан читләштерелеп, йортсыз-җирсез калыр, төрле җирләрдә кунып йөрергә мәҗбүр булыр. 1997 елда исә көтмәгәндә-уйламаганда бөтенләй юкка чыгар. Шагыйрьне эзләүче дә, эзләтүче дә табылмас. Дәфен ителмичә дә, сәер шартларда вәйран булган каләмдәше рухына Ркаил Зәйдулла шигъри дога багышлар:

Җилләргә соң әллә кушылдыңмы,

Әллә болытларга сарылдың?

Бездә әле моңарчы шәхес культы елларында җаны кыелган, яисә Ватан сугышында шәһит киткән шагыйрь, язучыларның гына каберләре юк иде. ХХ гасыр тәмамланып килгәндә аларга тагын бер каләмдәшебез өстәлде. Яшь кенә килеш дөньядан киткән башка кайбер язучыларыбызның да үлеме ачылмас сер булып калды...

Дөресен генә әйткәндә, Эдуард Мостафинны без тәмам онытып бара идек инде. Ярый әле Марсель Галиев йокымсыраган хәтерләребезне сискәндереп уятып җибәрде. Аның «Безнең мирас» журналында (2014 ел, 5 нче сан) дөнья күргән «Бишенче фасыл» дигән мәкаләсе шагыйрьнең исемен әдәбиятка кабат кайтаруга бәрабәр булды, дисәң дә ярыйдыр. «Шагыйрь үзенең кабатланмас каләм иясе, шигърият каланчасының югары кимәлендә урын алган талант иясе икәнен раслады, — дип яза ул чордаш каләмдәше хакында. — Язу, иҗат эшен кәсеп итү, урындык биләү именнән өстен күргән, чын шагыйрьлек иманына тугры калган, затлы каләмле шәхес иде ул».

Ә инде затлы каләмле шагыйрьнең бар булган әсәрләрен туплап, затлы китап чыгару — без исәннәрнең шигърият алдында да, каләмдәшебез рухы каршында да мөкатдәс бер бурычыдыр.

Эдуард Мостафинның әлеге дә баягы сарыга манылган, «Ван Гог» дип исемләнгән классик шигыре бар:

Сары кояш. Сары яңгыр.

Сары болыт. Сары җир.

Сары урам буйлап атлый

Сары уйлы сары ир

Бар да сары. Сөю сары,

Тоташтан көз язмыш та.

Сары карлар сарылалар,

Сары икән бу кыш та!

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Өстәлдә сары чәчәкләр,

Сары хәмер савытта.

Даныннан авыз да итми

Бер гөнаһсыз даһи ята

Париж кадәр табутта.

Әйе, бүген Ван Гогның күрер күзгә гади генә тоелган, сары көнбагыш сурәтләнгән натюрморты да зиһенгә сыймас зур акчалар белән бәяләнә. Ә үзе исән чагында ул бик авырлык белән нибары бер генә картинасын сата алган, диләр.

Бу әсәрендә шагыйрь, Ван Гог язмышы турында уйлана-уйлана, үзе хакында да искәртмәдеме икән? Ни әйтсәң дә, ул да дөньяның сарыга манылган мәлләренә үлеп гашыйк иде ич...