Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕШЕЛЕКНЕ НИЧЕК ЮГАЛТМАСКА

* * *
Авыр чаклар була,
Авыр-авыр...
Сыгылып ла төшә,

Иңнәр авырлыктан.
Шундый чакта шифа,
Сихәт табам
Раббым биргән
Күркәм сабырлыктан...
Авыр чаклар була,

Авыр-авыр...

Мөлдерәп лә тула

Күзләр

Үпкә-яшькә...
Бу бит әле

Тәмуг уты түгел,

Бу бит әле

Түгел мәңгелеккә,

Бу авырлык
Сабыр итсәң — үтә...
Авыр чаклар була,

Авыр-авыр...

Сыгылып ла төшә,

Иңнәр авырлыктан...

***
Күп нәрсәгә өйрәнәсе бар әле,

Күп нәрсәне эшли белмим, карале!

Син киткәндә кала алмыйм еламый

Йөри алмыйм тәрәзәгә карамый.
Күп нәрсәгә өйрәнәсе бар әле,

Күп нәрсәне эшли белмим, карале!

Телем-телем теленеп, телгәләнеп

Сагынмаска өйрәнәсе бар әле...


* * *
Көннәр буе бертуктамый

Яңгыр ява,
Тәрәзәне шыбыр-шыбыр
Кага-кага.
Күкне иңләп белмим кая
Болыт ага,
Күңелләрне сагышларга
Сала-сала...
Көннәр буе бертуктамый
Яңгыр ява,
Тәрәзәне шыбыр-шыбыр

Кага-кага.
Җәйнең бүген соңгы көне,

Соңгы төне —
Сызылып кына гомер ага
Белмим кая...
Көннәр буе бертуктамый

Яңгыр ява...
* * *
Юкка чыккан көннәр —

Күпме алар!
Юкка чыккан эшләр —
Дөнья чаклы,
Юкка чыккан дуслар —
Бихисап...
Дус дигәнем юкка чыгармыйм, дип,

Эшләремне юкка чыгармыйм, дип,

Көннәремне юкка чыгармыйм, дип,

Кешелекне ничек югалтмаска?!.


Яңгыр
Бу көн — Син һәм мин.
Бер-беребезне

Сагынып
Елыйбыз без...