Логотип Казан Утлары
Публицистика

Булмышлар

Күктән төшкән бәхет

Бу хәлләр Мәскәүнең Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган чакта булды. Яшь артса да, бездән балачак беркатлылыгы чыгып бетмәгән иде әле.

Институтта ул вакыттагы Советлар берлегенең бөтен төбәкләреннән килеп, әллә ничә милләт балалары белем ала. Мин күбрәк үзебезнең төрки кавемнәр һәм Кавказ, Балтыйк буе вәкилләре, рус егетләре белән аралашырга тырышам. Бурят шагыйре Нажмил Нимбуев, Таулы Алтайдан — Бронтой Бедюров, руслардан Юрий Кузнецов, Александр Гаврилов, балкарлардан Мөхәммәт Геккиев, Али Байзуллаев белән көне-төне диярлек бергә йөрибез. Бары — бергә, югы уртак дигәндәй, һәммә нәрсәбезне бүлешеп яшибез. Яшь чагында кешегә күп нәрсә җитмәсә дә, безгә иң җитмәгәне акча иде. Стипендия нибары 28 сум, аның да бер өлешен тулай торак өчен тотып калалар. Бу акчаны без тартып-сузып ике-өч атнага җиткерәбез дә соңгы атнада ачлы-туклы көн күрәбез. Ә инде кемгәдер нәшрияттан яисә гәҗит-журналдан гонорар килсә, ул көн барыбыз өчен дә бәйрәмгә әверелә иде.

Әлеге дә баягы акча бөтенләй бетеп, һәммәбез өчен дә кара көннәр башланган вакыт иде. «Казан утлары» журналының соңгы санында минем бер туплам шигырьләрем басылды, бөтен өмет шуның гонорарында. Вахта янындагы почта тартмасын көненә берничә тапкыр төшеп карасам да, гонорар һаман килми дә килми. Шулай пошаманга калып утырганда, минем бүлмәгә балкар егете шагыйрь Мөхәммәт Геккиев килеп керде. Үзенең авызы ерык, кулына ниндидер кәгазь тоткан. «Менә, сиңа күптән көткән гонорарың килде, йөз егерме сум!» – дип, керә-керешкә миннән сөенеч алырга тырышты бу. Билгеле инде, минем баш күккә тиде. Ләкин бүген — якшәмбе, почта эшләми, тешне кысып булса да, тагын бер көн ураза тотарга туры киләчәк. Мөхәммәтнең моңа да җавабы әзер икән. «Берәрсеннән бурычка алып тор, бу кәгазьне күрсәтсәң, теләсә-кайсы бирә инде сиңа». Мөхәммәтнең тапкырлыгына куанып, тиз генә тугызынчы катта яшәүче башкорт шагыйре Габделхак Игебаев янына чаптым. Ул Югары Әдәби курсларда аена йөз илле сум стипендия алып укый, җитмәсә, киң күңелле, шактый ук юмарт кеше. Кыскасы, берничә минуттан шәмәхә егерме бишлекне тирләгән учка йомарлап, мин каршы йорттагы гастрономда чиратта тора идем инде.

Ул көнне барча дус-иш җыелып, тулай торак бүлмәсендә төне буе бәйрәм иттек. Дүшәмбе иртән ишек шакуга уянып китсәм, каршымда бик моңсу кыяфәтле Мөхәммәт басып тора. «Разил дус, зинһар өчен, ачуланма. Кичә мин бераз шаярттым бит. Ул акча бланкысын мин шимбә көнне почтадан алып, үз кулым белән генә тутырган идем. Ә син, беркатлы шагыйрь, шуңа ышандың, пичәте булмаганына да игътибар итмәдең. Борчылма, барыбер киләчәк бит ул гонорар. Мин аны бераз ашыктырдым гына...»

Мин, ни әйтергә белми, телсез калдым. Шулчак Мөхәммәт: «Ә кичәге бәйрәм шәп булды бит! Мәңге онытылмаслык!» — диде дә мине кочаклап алды. Без икебез бергә шаркылдап көлеп җибәрдек. Чыннан да, әгәр Мөхәммәтнең шундый шуклыгы булмаса, мин ул гонорарны ничек алганымны, нәрсәгә тотканымны да белмәс һәм андый мәңгегә онытылмаслык бәйрәм дә оештыра алмас идем.

 

«Наполеон» коньягы
Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда, безнең иҗат семинары җитәкчесе
мәшһүр шагыйрь, йөзләгән популяр җыр авторы Лев Ошанин булды. Сугыш
елларында гаиләсен Казан һәм Чистай калалары сыендыргангамы, үзе дә беркавым
133
шунда яшәп алгангамы, әллә башка берәр сәбәбе булгандырмы, ул һәрвакыт миңа
карата аталарча җылы мөнәсәбәттә булды. Студент чакта ук үзенең өенә һәм дачасына
кунакка чакырып, ач вакытта тамагымны туйдырып, юлга акча биреп озатып кала иде.
Мин институт тәмамлап Казанга кайткач та, Чаллыга күченгәч тә, араларыбыз
өзелмәде, ул — минем янга, мин аңа барып, һәрдаим аралашып яшәдек. Шуңа күрә
аны һәрвакыт сагынып искә алам, шуңа күрә дә аңа гомерем буена рәхмәтле.
1982 елны Лев Иванович мине хатыным Алия белән үзенең 70 яшьлек юбилей
бәйрәменә чакырды. Тантананың беренче, иҗат өлеше Мәскәүнең атаклы Әдипләр
йортында (ЦДЛда), зур залда узды, анда юбилярның шәкертләре исеменнән сөйләү
өчен миңа да сүз бирделәр. Бәйрәмнең мәҗлес өлеше шул ук бинада урнашкан
ресторанның Имән залында оештырылган иде. Юбилейга Мәскәүнең затлы-зыялы
кешеләре чакырылган, төрле республикалардан, хәтта чит илләрдән дә кунаклар бар
иде. Кунаклар күплегенә карамастан, Лев Иванович беркемне дә игътибарсыз
калдырмый, һәркемгә җылы сүз таба, килүчеләрне елмаеп каршы ала, китүчеләрнең
һәммәсен кочаклап-үбеп озата. Саубуллашканда, ул минем кулга гаҗәеп затлы,
безнең ишеләрнең моңа кадәр төшенә дә кермәгән «Наполеон» коньягы тоттырды
һәм, ике кулын иң өстемә куеп: «Угостишь от моего имени своих близких друзей,
если это возможно, пригласишь и моего друга Раиса Беляева», — диде.
Чаллыга кайткач, мин бу «Наполеон»ны кеше күзе төшми торган җиргә, диван
башындагы тумбочкага яшереп куйдым. Исәбем ничек кенә булса да Лев
Ивановичның әманәтен үтәү — Рәис Кыямовичны кунакка дәшү иде. Ләкин бу бик
ансат эш түгел, ул кем дә мин кем дигәндәй, ничек итеп инде тик торганда шәһәр
башлыгын юньле мебеле дә булмаган шып-шыр фатирыңа чакырасың?! Әмма
барыбер җае чыкты бит моның. Рәис Кыямович көннәрдән бер көнне Чаллының мин
җитәкләгән Язучылар җыелышына киләсе итте. Җыелыштан соң минем кабинетка
кергәч, ниһаять, бөтен кыюлыгымны җыеп, Лев Ошанин юбилее турында сөйләп
киттем, аннан сәламнәр дә тапшырдым. «Рәис Кыямович, мин монда янәшәдә генә
яшим. Вакытыгыз булса, бәлки, бер татар шагыйренең сез биргән фатирда ничек яшәп
ятканын күреп чыгарсыз? Лев Ивановичның сезгә дигән күчтәнәче дә бар анда», —
дип тә әйттем. Ни могҗиза булгандыр, Рәис Кыямович ялт итеп сәгатенә карап алды
да: «Киттек!» — дип кул селтәде.
Фатирга килеп керүгә мин иң элек «Наполеон» янына ташландым. Ә ул — юк,
коньяктан җилләр искән! Инде нишләргә? Рәис Кыямович алдында адәм хурлыгына
калам бит. Аптыраудан кызарып-бүртенеп, аның янына чыктым да фатирым
бүлмәләрен күрсәтә башладым. Рәис Кыямович минем кабинеттагы китап шкафы
янына җиткәч, капыл туктап калды, киштәдәге китапларны алып карый-карый, таныш
авторлары хакында үз фикерләрен әйтә башлады. Безнең белән бергә килгән язучы
Газиз Кашапов та сүзгә кушылды. Болар китаплар белән әвәрә килгән арада мин
сиздермичә генә күрше бүлмәгә чыктым да телефоннан янәшәдәге гастроном
директорына — авылдашым Рафаэль Сәхәбинең ГПТУдагы сабакташы, дустыбыз
Илһамга шалтыраттым. «Синдә «Наполеон» коньягы бармы? Юк, дисеңме? Алайса,
үзеңдә булган иң яхшы коньякны алып, өч минутта минем фатирга килеп җит!
Калганын килгәч аңлатырмын».
134
Китап киштәсе белән танышып, миннән яңа гына язган берничә шигыремне
укытканчы Илһам килеп җиткән, кухняга табын әзерләп куйган иде. Коньякның исеме
«Москва» булгангамы, Рәис Кыямовичның күңелеңдә шик уянмады, ул, Лев
Ошанинга рәхмәт әйтә-әйтә, рюмкага авыз тидерде дә саубуллашып чыгып китте.
Ә «Наполеон» коньягы югалуның хикмәте бик гади булган. Энекәшем Рәмзилгә
мин фатирымның ачкычын биргән идем. Чаллыга килгәндә ул, мин өйдә булмасам да,
безгә кереп, бераз ял итеп, чәй эчеп чыга иде. Бу юлы дуслары белән килгәнгә, болар
чәй белән генә канәгатьләнмәгәннәр, мәй эзли башлаганнар. «Минем абый запассыз
тормый ул!» — дип, дуслары янында мактанып та җибәргән энекәш. Эзли торгач,
яшерен урыннан табып, мактый-мактый коньякның башына да җиткәннәр. Мин
ачулана башлагач, ул, гөнаһсыз күзләрен сабыйларча челт-челт йома-йома:
«Наполеон — заманында безнең илгә һөҗүм иткән кеше бит. Шуңа күрә рәхәтләнеп
башына җиттек без аның, абый», — дип акланырга тотынды.