Логотип Казан Утлары
Публицистика

Без тарихта эзлеме?

«Без тарихта эзлебез» дигән, Тукай шигыреннән алынган матур гыйбарәне горурланып җилфердәтү күңелле ул, әлбәттә. Бүтән сүзләр белән булса да, мондый фикерне рус зыялылары да әледән-әле тәкрарлап тора. Әмма бу... «Нинди тәгаен эз калдырдык соң без?» дигән сорау куелганчы гына шулай. Хәзергә кадәр үзен Рәсәйдә беркем дә уздыра алмаган ХIХ гасыр фәлсәфәчесе П.Я.Чаадаев (сүз уңаеннан әйтим: русның татардан чыккан бөек затларыннан берсе) Рәсәйнең дөньяга бер генә фикер дә бирә алмаганлыгын әйтә. Ул гына да түгел әле: язмышның сәер бер этәрешеннән соң, халыкны тәрбияләргә тиешле әхлакый тәгълимат эзләп, руслар инде череп барган, халыклар җирәнеп караган Византиягә төбәләләр.

Һәм менә татарлар җәмгыяви-сәяси даирәдәге фикри казанышларын руслар белән уртаклаша алырлык заман килеп җитте. Үткән гасырның 90нчы еллар азагындарак мин мәкаләләремнең берсендә русларга, алардан аермалы буларак, милекчелеккә каршы психологик чир йоктырмаган татарларга Рәсәйне хакими бюрократия китереп керткән тупиктан чыгарырга комачауламаска тәкъдим иттем.

Дөньяның тарих фәнендә, Русьны монгол-татарлар яулап алганлыгын теркәп кую белән беррәттән, татар халкының, аның элитасының, «совет коммуна фашизмыннан» бөек милләт буларак котылып, Рәсәй халкына демократлашырга, бюрократия хакимлегеннән арынып, тормышның хуҗасына әверелергә ярдәм итүе дә теркәлгән булыр иде.

Әгәр дә Татарстан икътисад реформасын мин тәкъдим иткән вариант буенча үткәрсә, ул җәмгыяви гаделлек мәсьәләсен хәл итә алган иң демократик җөмһүрияткә әйләнәчәк. Бу вариант шуннан гыйбарәт. Иң әүвәл исәпләргә кирәк: Рәсәйдә нәрсәләр бар һәм аларның чын бәясе күпме? Җирнең өстендәге һәм астындагы бөтен байлыкны, мал-мөлкәтне кертеп. Шуны акция итеп, җан башына бүләсең яки банкта исәп ачасың. Ләкин бу өлешеңне сата да, тота да, бүләк итә дә алмыйсың инде. Ягъни үз өлешеңне сатып эчеп, милексез дә калмыйсың, башкаларның акцияләрен арзан бәягә сатып алып, бүтәннәр исәбенә баю да мөмкин түгел. Ләкин синең бу өлешең тик кенә ятмый, үрчи бит. Монысы инде – дивидендың, аны теләсә нишләтә аласың. Әйтик, заводта син – эшләүче генә түгел, завод инде уртак милек булып, анда синең өлешең дә бар. Димәк, һәркем бик тә тырышып, күңел биреп эшләячәк, нәтиҗә бөтенләй башка булачак бит. Аерым кешегә дә әйбәт бу, җәмгыятькә дә.

Татарстан халкын милек хуҗасы итү икътисади якны гына түгел, сәяси якны да хәл итәчәк, җөмһүриятнең мөстәкыйльлеген үтә нык итәчәк. Урыс та, чуаш та, мари да инде: «Тимәгез Татарстанга!» дип әйтәчәк. Кызганыч ки, әлегәчә мондый юл сайланмады шул...

Күп милләтле дәүләтләр тормышында низаглар ешаю милли корылыш мәсьәләсен фәнни яктан янә ныгытып тикшерү ихтыяҗын тудырды. Бу – без татарлар өчен дә авыр, хәтта ки газаплы мәсьәлә...