Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЮКСЫНУ»


Җыр язмышы кош язмышы кебек, Бер
тирәдән үтә юллары,
Йә ул кайчак җиргә егылып төшә,
Күтәрелә яки югары...
«Төшә-күтәрелә», «Җир-Биеклек»... Гади, хәтта көтелгән чагыштыру, капма-каршы кую
кебек. Ләкин шушы дүртьюллык аша Сибгат Хәким җыр- шигырьләрнең төрле язмышлы
булуын төгәл ачып бирә. Әйе, һәр җырның үз тәкъдире, үз тарихы... «Сусау», «Әй, язмыш,
язмыш», «Таныш өянкеләр», «Башка берни дә кирәкми», «Өзелгәнсең сиреньнән» — шагыйрь
сүзләреннән яралган бу җырларның татар сәнгатендә аерым урын алуы бәхәссез һәм аларның
һәрберсенең үз «биографиясе» бар. Бүген без Сибгат ага сүзләренә Шакир Мәҗитов иҗат
иткән «Юксыну» (1938) җырының туу тарихын барларбыз. Гөлшат Зәйнашева сүзләренчә,
«беренче һәм иң яхшы җыры»ның.
«Юксыну»ны Сибгат Хәким булачак тормыш иптәше Мөршидә Вилдановага багышлый.
«Сибгат Хәким. Истәлекләр. Шигырьләр» китабында бу турыда илһамчы үзе менә нәрсә яза:
«Безнең яшьлек заманның авыр елларына туры килде. Икебез дә әтисез ишле семьяда үскән
кешеләр. Бик авырлык белән Казан уку йортларының ишекләрен ачып керә алдык. Сибгат
педрабфак, аннан пединститут бетерде. Мин Казанның фельдшер-акушерлар мәктәбен
тәмамлап, Дөбьяз районында Өнсә дигән авылда эшләдем. Безнең Сибгат белән дуслыгыбыз
мин авылга эшкә киткәч тә дәвам итте. (...) Кияүгә чыгуымны сорап йөрүенә каршы килгән
булып күп йөрттем әле мин аны шәһәр белән авыл арасында. Ялындырып йөргән чакларда,
яшьләр газетасында «Юксыну» шигыре басылып чыкты. Нинди көчле шигырь! Ул мине
тетрәндерде. Иңнәремә канатлар чыктымыни — ничек ярата ул, нинди бәхет!»
Рафаэль Хәким «Эссе о Сибгате Хакиме» («Казань», 2011. №12) язмасында әлеге
мәгълүматны тулыландыра: «Бервакыт Мөршидәнең яшь лётчик белән озак биегәнен күргән
Сибгат Хәким, ачуланып, Казанга кайтып китә. Күп тә үтми газетада әлеге шигырь басыла. Үзе
дә иҗат белән мавыккан Мөршидәгә бу әсәр зур тәэсир ясый һәм ул Сибгат Хәким янына
дуслашырга дип Казанга килә». Рафаэль Мостафин «Шигърият чишмәсе» мәкаләсендә («Казан
утлары», 1966. №11) шигырьнең яралу алдыннан булган психологик халәтне болайрак
тасвирлый: «Лирик герой якын дустын көтә, сөйгәнен сагына (...) Кайчандыр сөйгәне укыган
мәктәп яннарыннан юксынып уза. Иптәшләре белән шау-гөр килеп дусты килеп чыгар
сыман...» Шагыйрь тәнкыйтьче белән бу юллар күңеленә кайчан килүен бүлешкәндер,
күрәмсең, истәлекләргә караганда, алар Рафаэль Мостафин белән еш аралашканнар. Кыскасы,
«Юксыну» — Хәкимовлар гаиләсе тууга зур этәргеч биргән әсәр. Ул Сибгат Хәкимнең «Беренче
җырлар» (1938) тәүге шигырьләр җыентыгына да кергән.
Бөек Ватан сугышы елларында аның бу җыентыгын Шакир Мәҗитов еш кулга
149
ала. Кайчандыр Сибгат Хәким үзе бүләк иткән китаптагы
шигырьләр арасыннан «Юксыну» дигәненә юлыга һәм төн
эчендә аңа көй яза. «Зифа Басыйрова» китабында
(Татар.кит.нәшр., 2011) Флүр Баһаутдинов билгеләгәнчә,
«таң атып, яктыруга, хөкем карары көтеп, Заһит Хәбибуллин
янына йөгерә. Композитор дустын зур иҗат уңышы белән
котлый: көй чыннан да әйбәт була».
Шакир Мәҗитов — Оренбург егете, кечкенәдән музыка
белән кызыксынса да, артист Сакаев йогынтысында театр
училищесына укырга керә. Оренбург, Әстерхан
театрларында артист, режиссёр булып эшли, бу театрларда
аның пьесалары да куела. 1939 елда ул Казанга килә һәм
академия театрында эшли башлый. Театрлар өчен музыка
да язгалый. Мәсәлән, Шәриф Камалның академия
театрында куелган «Карга оясы» спектакле өчен язган
Шахтёр егет җыры үз заманында популяр була. «Юксыну» —
Шакир Мәҗитовның композиторлык иҗатында хәлиткеч
роль уйный. Моңарчы көйләр язу аның өчен мавыгуларның
берсе генә булса, Сибгат Хәким шигыренә иҗат ителгән җыр
иҗатчының киләчәген билгели дип фаразларга мөмкин.
Әлеге әсәрнең
Шагыйрь генә озак вакыт әлеге җыр барлыгыннан
хәбәрдар булмый. «Фазыл чишмәсе» җырлар китабының сүз халык арасында зур популярлык яулавы аңа канатлар куя һәм ул, җитди рәвештә
композиторлык эше белән шөгыльләнү максатыннан, Юрий Виноградовтан дәресләр ала
башлый. башында (Татар.кит.нәшр., 1974) бу турыда ул болай дип яза: «Беренче җырым турында мин
1942 елның көзендә Калинин фронтында, Ржев янында, өйдән килгән хаттан белдем. «Синең
җырыңны халык яратып җырлый», — дип язылган иде. Ул чакта миндә җыр кайгысы түгел
иде. Плащ-палатканы бөркәнеп, хатны укыдым да кесәгә тыктым һәм җыр турында шундук
оныттым».
Казанга Сибгат Хәким 1946 елның апрелендә генә кайта. Очрашу-күрешүләр, тормыш
матавыклары белән җыр барлыгы искә төшми, ләкин көннәрнең берендә урамда ул артист,
«Юксыну»ның беренче башкаручысы Зифа Басыйрованы очрата. «Үз җырыгызны
тыңлаганыгыз бармы сезнең?» — дип сорады ул. Шунда ук мине радиокомитетның
студиясенә алып кереп, берүземә җырлап та күрсәтте. Ул җыр «Юксыну» иде. Җырны мин
кызыксынып тыңладым, һәм шулвакыт Зифа Басыйрова минем күңелемдә әле генә булып
узган авыр сугышның бөтен кичерешләрен «Юксыну» аша халыкка җиткергән онытылмас бер
образ булып гәүдәләнде», — дип яза соңыннан автор бу хакта «Халык язмышы — шагыйрь
язмышы» (Татар.кит. нәшр., 1979) китабында.
«Таныш өянкеләр» (Татар.кит.нәшр., 1997) китабында Гөлшат Зәйнашева Сибгат Хәким
белән Зифа Басыйрованың төгәл очрашу урынын ассызыклый — Горький урамы, 15 нче йорт,
ягъни радиокомитет янында. Ул әлеге очрашуның шагыйрьнең берничә көнгә Казанга
кайткан вакытына туры килүен дә яза. Мәгълүм ки, Сибгат Хәким 1941 елның июнендә
армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә,
аннан кыска сроклы хәрби курслар тәмамлап, ул, чыннан да, 1942 елның кышында Казанга
кайта. Байназар Әлмәновның Татарстан Республикасы милли музей фондларында сакланган
шагыйрь портретына да нәкъ менә «Бөек Ватан сугышыннан командировкага кайткач
төшерелгән» дип аңлатма бирелгән. Ләкин ул вакытта җырның әле тумаган булуы ихтимал
(җырның 1942 елда язылуы гына билгеле). Сибгат Хәким истәлекләрендә «1942 елның
көзендә Калинин фронтында, Ржев янында, өйдән килгән хаттан белдем», дип конкрет язган
икән, бу очракта шагыйрь сүзләренә таянабыз. Хәер, әлеге мәгълүмат безнең эзләнүдә әллә ни зур роль
уйнамый. Иң мөһиме, җырның чын мәгънәсендә халык
күңеленә үтеп керүе. Хәсән Хәйри Сибгат Хәкимнең 1976
елда чыккан «Сайланма әсәрләр» җыентыгының кереш
сүзендә «Сагыну» җырының төрле төбәк-районнарда 32
варианты җырлануын билгеләп үтә. Әлеге вариантлар
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төрле
елларда җыелган. Сибгат Хәким «Азат хатын» (1976, №4)
журналында моңа карата үз фикерен болай дип белдерә:
«Юксыну»ны хәзер инде минем җыр дип әйтүе дә читен.
Минем текстның бары тик нигезе генә торып калды.
Дөресрәге, халык аны үзе яңадан язды шикелле».
Мәсәлән, авторның «килер юлларыңнан күзем алмыйм»
дигән сүзләре еш кына «кайтыр юлларыңнан күзем
алмыйм» белән алыштырыла. Бүген яшь җырчы Айгөл
Хәйри «син киләсе юлдан күзем алмыйм» вариантын
куллана. Сибгат Хәким «Җыр язмышы» мәкаләсендә
(«Халык язмышы — шагыйрь язмышы» китабында)
мондый вариант турында да искәртеп үтә: каршы
дүртьюллык бу. Ни кызганыч, архивларда Сибгат
аганың үз кулы белән язылган нөсхә сакланмаган,
гомумән, аның кулъязмалары бик аз — күпчелек Эш бетүгә, ашыгып өйгә кайтам, Кемдер көтә микән,
юк микән?
Гәүдәләрең йөри күз алдымда, Ә үзең юк, юк бит син,
иркәм.
Әлеге юлларны «Юксыну» җырына эпиграмма итеп
кабул итәргә дә мөмкин. Сибгат Хәким шигыренә хас
нәзакәтле тыйнаклыкка капма- материаллар машинкада басылган. «Казан» милли мәдәният үзәгендәге Милли мәдәният
музее фондларындагы шагыйрь архивында «Давыл чәчәкләре» («Давыл чәчәге: шигырьләр
һәм поэмалар» җыентыгы, Б.Бикбайның кереш сүзе белән, 1962 елда Уфада башкорт телендә
дөнья күрә) китабы өчен әзерләнгән басма текстлар арасында «Юксыну»ның бары машинкада
басылган варианты саклана (басма текстлар нәшрият өчен әзерләнгән 1930-1960 еллардагы
әсәрләрне үз эченә ала). Әлеге архивта җырга кагылышлы тагын бер документ күзгә ташлана
— Шакир Мәҗитов кызы Зөбәржәтнең Сибгат агага тәгаенләнгән хаты. Ул композитор
вафатына 4 ел тулган елны — 1972 елның 15 сентябрендә язылган. Зөбәрҗәт анда шагыйрьгә
«Синең җырың» мәкаләсе өчен рәхмәтен җиткерә, шулай ук бу хатта әтисенең вафаты
алдыннан әйткән сүзләре белән уртаклаша: «Үзем үлсәм дә, җырларым кала. Халкым яшәсен!
Ул яшәсә, мин дә яшим!»
Әйе, «Юксыну» — беренче чиратта, үзешчән композитор Шакир Мәҗитов исемен
мәңгеләштергән җыр... «Шагыйрьдән халыкка таралган бәхетле җыр»... Югарыга күтәрелгән
җыр...