Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Һади ТАКТАШ
Сандугач сайрауларына рецензия
Без шагыйрьләрне начар җырлары өчен эт итеп сүгәбез: моның өчен диалектика
материализмы белән яки турыдан-туры күсәк белән коралланган тәнкыйтьчеләребез бар.
Ләкин җыр фронтында дөньяда хәзергә кадәр һичбер кузгатылмаган, һичбер кул тимәгән
урын бар.
Татарстанда зур-зур урманнар, матур-матур елгалар бар. Шул урманнарда, елга
буйларында сайраучы меңнәрчә сандугачлар бар.
Алар җәй буена су буйларындагы әрәмәлекләрдә, урманнарда җырлар сочинять итеп
яталар һәм, редактордан һичбер рөхсәт алмый торып, шул сочинять иткән җырларын
җырлый бирәләр.
Әле бер генә тәнкыйтьчебез дә аларның җырларына тәнкыйть, рецензия биргәне юк. Ул
җырларның идеология яклары һичбер тикшерелгәне юк.
Бу йонлы колак, канатлы урман шагыйрьләре бәлки буржуа җырын җырлый
торганнардыр. Алар бәлки төрек, гарәп илләреннән Татарстанга кайтып пантюркизм
җырларын җырлап, үзләренең идеяләре белән массаны сугарырга маташа торганнардыр...
Берничә факт алыйк.
Борнаев солтангалиевче кебек кайбер кешеләр партия директиваларын үтәргә дип
авылларга, сыйнфый көрәшнең кызган бер урынына җибәреләләр. Ләкин алар урман
араларында, күл буйларында йөреп, сандугачларның җырларын тыңлап, шуңа исереп,
сыйнфый көрәшне бөтенләй онытып кайталар.
Специально сандугачлар тавышын тыңларга дачага чыгучы Тарпищев (Тарпищев Хөсәен.
1884-1943. Дәүләт эшлеклесе) кебек кешеләргә сандугачларның тәэсире тагын да зуррак
була.
Алар шул әрәмәлекләрдә сайраучы сандугачларның тавышларын тыңлый- тыңлый
теория чыгаралар.
— Татарстанда матур елгалар бар.
— Татарстанда гөлгә күмелгән урманнар үсә.
Ул матур урманнарда моңлы итеп сандугачлар сайрый, аларның тынычлыкларын бозучы
якын-тирәдә сыйнфый көрәш тә юк.
Шундый матур илдән аерып, Татарстан колхозчыларын социализм төзим дип ничек итеп
Донбасс кебек ерак илләргә җибәрәсең?
Татарларны үзләренең җәннәт кебек матур илләреннән ничек итеп урыс-улак арасына
олактырасың?
Сандугачлар йогынтысының никадәр тирән булуын бу теорияләрдән бик яхшы аңлап
була.
Бигрәк тә Тарпищевнең кайчандыр «сул» булып йөрүләрен, аның 22 нче елларда шул ук
Донбасс эшчеләре арасында «суллар» сүзләре астында русификация теориясен таратып
йөрүләрен искә алганда, бу бигрәк тә ачык булып күз алдына килеп баса.
175
Дөрес, Татарстанда матур урманнар да бар.
Гөлгә күмелгән әрәмәлекләр дә бар.
Сандугачлар да сайрый.
Татарстан эшче-колхозчылары, партиянең социализм төзелеше өчен көрәшкә чакыру
тавышын ишетү белән:
— Матур урманнарны да, сандугачлар тавышын да онытып, Донбасска, күмер фронтына
11 мең эшче бирделәр.
Вокзалда социализм төзү фронтына ирекле рәвештә Донбасска баручы 420 кешелек яңа
бер эшелон туктаган.
Оркестр вокзалны яңгыратып пролетариатның бөек маршын уйный.
Бу марш «сандугачлар» җырын күмә.
Эшелондагы шахтёрларның йөрәкләре бу чакыруга җавап бирәләр:
«Без — ударниклар, тауны тишәрбез,
Күмер пластларын без — ишәрбез.
Күмердә булган бишьеллык планны
Дүрт елда арттырып без үтәрбез».
1931


Мөхәммәд МӘҺДИЕВ
Көндәлектән

1980, август. Нукус-Каракалпакстанда йөрибез. Габдулла Шамуков белән бер машинада...
Шамуков тәгәри-тәгәри көлә. Минем «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» дигән язмамда
«Бетховен һәм Казиле Зариф» дигән бүлек бар. Шамуков тәгәри: «Разница бик зур бит, каһәр»,
— ди.
***
Укытучы бер малайны сүгә рус теле дәресендә:
— Ну что стоишь, отвечай, что стоишь?
— Стойса ни.. (торса ни дигәнне әйтә).
***
Сугыш вакытында кыш көне врачлар килеп бөтен мәктәп баласына ниндидер бер
кызгылт таблетка йоттырдылар. Ике көн буе авыл арасындагы кар өсте кызыл хәрефләр,
фамилияләр белән чуарланып торды.
***
Бәләкәй малай солдаттагы абыйсына хат яза: «Сыер буаз, ала каз күкәй сала башлады,
абзар түбәсен көрәдек, сыерчыклар килергә тиеш...» Иң ахырда: «Түтәй, кияүгә бармыйча
гына, бала тапты...»
***
Берәү хат яза: «Фәлән көнне, фәлән поезд белән син мине каршы ал, сиңа кунакка киләм»,
— ди.
Тегесе җавап бирә:
— Сине каршы ала алмыйм, үземнең энекәшне җибәрәм, ул сине кулыңдагы каз түшкәсе
буенча таныр, — ди.
***
Колхоз председателе әйтә:
— Үз хатының янында әтәчләнеп булмый, чөнки синең бөтен кимчелегеңне белүче кеше бу
дөньяда бары ул гына.

Гамил АФЗАЛ
Казан шагыйрьләре

Син гади Гаффар, Мин гади Саттармын. Син мине якла, Мин сине
яклармын. Син мине макта, Мин сине мактармын: Син — даһи
Гаффар, Мин — даһи Саттармын.
***
Кешеләрдән, сүздән, эштән туеп, Өстәленә кәгазь, каләм куеп,
Эшлекле кыяфәт чыгарып чырайга, Кабинет саклый ул, Шөкер
Ходайга.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Нәбирә Гыйматдиновага

^зучы дигән исемне алыр өчен,
Ходай безгә бүләк иткән гомер җитми:
Бер бетәшкән хикәяне яза-яза,
Миләр кайный, бәгырь корый, күзләр бетли.
Без интеккән әдәбият фронтында,
Ничек димсең җиңү яулый бу Нәбирә?
Чөнки аңа повестьларын, төн утырып, Багучылар, сихерчеләр язып
бирә.


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.