Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ

МЕМУАРЛАР
Газетачы хезмәтенең үз җай-тәртибе бар, биредә эш вакыты «фәлән сәгатьтән фәлән
сәгатькә» дип бүленми, кайчакта чираттагы санны басмаханәгә тапшыру төнге уникеләргә
кадәр сузылырга мөмкин — әйтик, көн азагына таба КПСС Үзәк Комитетының мөһим карары
имзаланып, редакциягә тапшырыла икән, газетаны өр-яңабаштан биткә салырга туры килә. Ә
«Комсомолка», хәтерегездә булса, көн саен чыга иде, ул атнага алты тапкыр дөнья күрде,
дәрәҗәсе буенча, «Правда» һәм «Известия»дән соң, өченче саналды. Мәртәбәле Ярослав
Кирилловичка көн дә редакциягә килеп утыру мәҗбүри куелмый, аның шәхси планы бар,
шуны эшләсә — җиткән, дөрес, ул-бу була икән, редакция чакыруга ук килеп җитәргә тиеш.
Мөгаен, алдагы көнне шулай төнгә кадәр эшләүләре булгандыр — мәһабәт бинаның
мөхәррирләр катында бер җан әсәре дә юк, хәзер озакламый килеп тә җитәрләр инде, дип
уйлап, аңарчы берәр чынаяк чәй яисә каһвәдән авыз итәргә ниятләп, бер кат аска төшә ул.
Ләкин лифтка якынаюга ни күзе белән күрсен: киң коридор буйлап бер төркем комсомол
җитәкчеләре — алар арасында ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре Евгений
Тяжельников та бар — аңа таба килә. Тяжельниковның урынбасарлары ябык ишекнең әле бер,
әле икенче тоткасына үрелә — һичкем юк, бары тик Голованов кына боларга гаҗәпләнеп
карап тора. Кул сузымы ара калгач, Тяжельников хезмәттәшләренә борыла: «Әле дә ярый
бирегә иртәнге якта сугылып чыгарга иттек, хәзер кемнең үз эшен яратуын, газетага тулаем
бирелүен, хезмәт дисциплинасы белән исәпләшүен белдек инде». Аннары: «Саумысез, Ярослав
Кириллович! — дип, Головановны кысып кочаклап ала да дулкынланып дәвам итә: —
Мәкаләләрегезне, китапларыгызны бөтен Үзәк Комитет белән яратып укыйбыз. Без сезне
болай да ихтирам итә идек инде, моннан соң икеләтә... юк, өчләтә ихтирам итәчәкбез! Кирәк
вакытта — теләсә кайчан — минем янга килешүсез-нисез, алдан сөйләшмичә дә керә аласыз,
«Комсомолка»да кемнең эш аты икәнен белеп китәбез».
Ярослав Кириллович сөйләвенчә, шаркылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып, күзен дә
йоммыйча тып-тын басып тора ул — озак еллар махсус хәбәрче булып эшләү дәверендә
беренче тапкыр иртәдән үк эшкә кил дә, шуның кадәр түрә уратып алып мактасын әле үзеңне!
Бу вакыйганы Ярослав Кириллович болай дип тәмамлады: «Матбугатка кагылышлы
һәрбер җыелышта, ә республикаларда ВЛКСМ Үзәк Комитеты карамагында газета-журналлар
шактый иде, Тяжельников һәрвакыт «Комсомолка»ны мактап, башкала газетасын үрнәк итеп
күрсәткән, минем эш сөючәнлегемә һәрдаим басым ясаган һәм барлык журналистларга
миннән үрнәк алырга кушкан».
Бу кызыклы вакыйганы әлеге шәхеснең зурлыгы турында күзаллавыгыз мөмкин кадәр
төгәлрәк булсын өчен генә бәян итеп киттем. Менә шушы кеше көннәрдән бер көнне
Малеевкада... рулетка уенына нигез салды да инде. Әле кайчан диген — Василий Аксёнов
тарафыннан тудырылып, Гаребтә басылганнан соң күпме шау-шу,
Дәвамы. Башы 7нче санда. ызгыш-талаш уяткан «Метрополь» альманахы чыккан көннәр иде
бит! Сүз уңаеннан, легендар басманың ике авторына кагылган күп кенә күңелсез
вакыйгаларның шаһите булдык без — шушы кышкы айларны Инна Львовна Лиснянская
белән Семён Израилевич Липкин Иҗат йортында уздырды. Алар төп корпусның беренче
катында, миннән бер бүлмә аша гына яши иде. Мөгаен, Мәскәүдән Малеевкага ике атна буе
бертуктаусыз килеп-китеп торган кара «Волга» ларны миннән тыш та күпләр күреп, исендә
калдыргандыр. Соңрак миңа тугыз ел дәвамында Переделкинода алар белән янәшә торырга
туры килде, без бик якыннан аралаша идек. Семён Израилевич татар классиклары — Муса
Җәлил, Хәсән Туфаннар турында күп сөйләде миңа, күземне ачты, баксаң, алар сугышка кадәр,
утызынчы еллар азагында ук аралаша башлаганнар икән, С.И. Липкин иҗатларын урысчага
тәрҗемә иткән. Татарның төп эпосы «Идегәй»нең дә Семён Израилевич тәрҗемәсе аша
кырыгынчы елларда ук урыс телле укучыларга барып җиткәнен искә алыйк; әсәргә, дөрес,
шунда ук «милләтчелек» ярлыгы тагыла һәм ул озак елларга тыелган әдәбият киштәсенә
менеп кунаклый...
«Комсомолка»ның махсус хәбәрчесе Парижда күчтәнәчләр җыя, аны гаиләсенә, дусларына
тарата, Малеевканы якын күргәнгәме, безне, малеевкачыларны да онытмый...
Малеевкага аяк атлавының беренче көнендә үк (кино башланырга күп вакыт калмаган
РАУЛЬ МИР - ХӘЙДӘРОВ
162
иде инде) Голованов шагыйрь Виктор Гофман белән мине чакырып алды да, көтелмәгән
яңалыгын әйтеп артка утыртты:
— Мин иртәгә биредә казино ачсам, каршы булмассызмы?
Тормыш сөючән Головановтан, аның иксез-чиксез, галәми фантазиясеннән теләсә нәрсә
көтәргә мөмкин иде, әмма легендар Генрих Сапгир яшәгән иң ерак коттеджда рулетка уйнау...
бусы да була алырмы икәнни?! Без, дөресен генә әйткәндә, югалып калдык, гәрчә провокация
турында башка килеп карамады — андый кеше түгел иде Ярослав Кириллович. Ул, телебезне
йотканны күреп, хәйләкәр елмайды:
— Тыелган уеннар уйнар өчен яшь каләм ияләренең кавырсыны ныгымаган, ахры, әле?
Аның бу сүзләре кайнар ялкын сыман җанны өтеп алды — ирексездән, әтәчләнә
башладык:
— Алай ук рәнҗетмәгез инде, теләсә кайчан уйнарга риза, әмма без, караңгы халык,
сезнең кебек Парижлар белән Лас-Вегасларда йөрмибез бит, кем өйрәтер соң?
Шатлыгы йөзенә чыккан Головановның көлүе күкне ярды:
— Мин тагын, Малеевкага Лубянканың кара машиналары ешлагач, шыр җибәрдегезме
әллә, дип шикләнгән идем инде, бу тиктормаслар да куркып калгач, бетте, янды барлык
хыялларым, дип тә уйлап куйдым. Ә уен кагыйдәләренә килгәндә... бернәрсәсе юк аның,
иртәгә минем бүлмәдә җыелгач, барыгызга да берьюлы аңлатып бетерермен.
Язучыларны кино залына дәшкән соңгы кыңгырау шалтырауга:
— Теләсәгез, тагын бер-ике дустыгызны ияртә аласыз, үзем дә премьерага берничә кеше
чакырдым, — диде дә, аска йөгереп төшеп китте — ул кино карарга җыенмый иде. Фильм
караганнан соң туган искитмәле хис-кичерешләрдән, иртәгә буласы рулетка уеныннан,
кинодагы исерткеч күренешләрдән әсәрләнеп, кичен бүлмәмә кереп киткәч тә, язу өстәленә
утыра алмадым (гәрчә иртән язган биш бит материалны тагын бер карап чыгарга ниятләгән
идем) — минем кешеләр янына чыгасым, алар белән аралашасым килде.
Ул гыйнвар киче хәтеремдә гомерлеккә сакланып калды: йомшак кына, ялкау гына —
нәкъ кинодагыча! — ябалак кар төшә, мондый вакытта ысылдап-ысылдап алырга яраткан
төньяк җиле дә тавыш-тын чыгармый; сукмаклар, аллеяләр, коттеджларга илткән юллар
кырып себерелгән гүя — чип-чиста, баганаларда янган ут яктырып узган-киткән кешене
сәламли. Ул вакытта электрны экономияләү турында уйлау да юк! Ә бит, баксаң, соңрак
ачыкланганча, без шып-шыр торгынлык заманында яшәгәнбез икән... Баш очында, кино
режиссёрының тылсымымыни, салкыннан туңып-туңып алган алмаз йолдызларны
янәшәсенә җыеп, туп-тулы ай балкый...
Иңнәренә кар яткан зәңгәр күлмәкле чыршы янында басып торганда, кемдер миңа дәште.
Башымны күтәрүгә, баскычтан төшеп килүче Игорь Волгинны күреп алдым, йөзенә чыккан
куанычына, елмаюына карап фикер йөртсәң, көне уңган булырга охшый, яхшы гына язгандыр
бүген, мөгаен, дип уйладым. Бөтен дөньяны онытып, кыза-кыза, «дошман дулкыннары»нда
бүген Борис Парамонов чыгыш ясавын, тапшыруында берничә нәрсәне аңлап бетермәвемне
сөйләргә тотындым мин, башымда туган һәрбер сорауны аңа юлладым һәм шул арада ук
тирән, төпле җаваплар ишетүдән әсәрләнеп калдым — шулкадәр белемле икән ул лабаса,
гыйлеменең чиге юк, ирексездән аңа өлкән кешегә — абыйга караган кебек карый башладым,
дөрес, бу ихтирамым Мостай Кәрим дәрәҗәсенә җитмәде — анысы алдында туфрак булып
ятарга әзер идем.
Хушлашыр алдыннан гына Головановның тәкъдиме турында искә төшердем мин, һәм бу
чараның аны кызыксындыра алуына тамчы да ышанмыйча, болай, бернинди максатсыз-нисез
әйтеп салдым:
— Игорь, иртәгә рулетка уйнарга барасың килмиме?
Шаяртып әйтәм дип аңлады булса кирәк, бераз мыскыллырак тавыш белән:
— Рулетка уйнарга? Ә казино кайда, Глуховодамы? — дип сорады.
Миңа Ярослав Кирилловичның ни-нәрсә кылырга уйлап торганын тәфсилләп сөйләп
чыгарга туры килде.
— Голованов? Алайса, җитди нәрсә инде бу... Ә ничек уйнарга җыенасыз
— чынлапмы, яисә кәнфит кәгазенәме? — Волгинның табигый сакчыллыгы уянды. Ул,
әлбәттә, нәрсәнең ничек икәнен шунда ук аңлап алды: гәрчә, минем кебек, «Тайванец»ның
язмышына шаһитлек итмәсә дә, Инна Львовна, Семён Израилевичлар белән якыннан
аралашканга, кара «Волга»лар турында да, комарлы уеннар өчен җәза бирелгәнен дә белә иде.
ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ
163
Игорь гүя яңа гына минем баштан үткән фикерләрне чүпләп алды — яшь чагында ук зирәк
иде ул.
Ялгышканымны аңлап, вәкарь белән генә:
— Фантикка уйнарга бала-чагамыни без, — дидем.
Кинәт ул туктап калды, аннары, күзендә азарт очкыннары кабындымы, бик кызыксынып
тагын бер миңа күз ташлады да:
— Шәп фикер бу! — диде. Мин аннан мондый сүз ишетергә мәңге әзер түгел идем. —
Рулетка, тәрәзә артындагы кышкы төн, тычкан уты да төшмәслек итеп капланган пәрдәләр,
ишеккә «пароль» шакып керү, куелган акчалар, азарт, җиңү, җиңелү, гаҗәпләнү, ачыргалану,
өметләрнең җимерелеп төшүе, җиңел табыш! Кызык, бик кызык фикер!
Мондый хәлләр бик җентекләп язган пьесаларда гына кабатланырга мөмкин, шушы
вакытта аның күз алдына моңарчы җиде кат йозакта сакланган дөнья килеп баскан, бу дөнья
аның җанын күптән алгысытып, кытыклап торган булырга тиеш
— ләкин боларның барысын да мин соңрак - өч елдан соң гына белдем әле.
Шулай хушлаштык. Мин артыма борылып карадым — баганадагы утлар сүнгән инде,
хәтта ай да — төн хуҗасы — бердәнбер болытны мендәр итеп йокыга талган, Малеевканың
тыныч аллеяләрендә беркемнең дә аяк тавышы ишетелми. Шулкадәр матур көн тәмам иде.
Иртәгәсен кичке аштан соң, Игорь белән Голованов яшәгән йортка юл тоттык. Без килеп
кергәндә рулетканың исе дә чыкмаган иде әле. Унлап минут үттеме икән
— Гофман пәйда булды, аңа заманында бик популяр язучы Пётр Проскуринның улы ияргән
иде. Без Игорь белән бер-беребезгә карашып утырган арада яшь егет тумбочканың
почмагында виски шешәсе белән берничә кырлы стакан күреп алды
— ни гаҗәп, мондый савыт диңгез артыннан килгән эчемлеккә килешә иде — бу да, күрәсең,
Кириллычтан күчтәнәч булгандыр. Ул вакытта виски товарны валютага гына биргән
«Берёзка» кибетеннән кала беркайда да сатылмый иде. Яшь кунак, сый-нигъмәтнең бүгенге
уенчылар өчен хәзерләнгәнен аңлап алып, шунда ук аның бөкесен борып чыгарды,
кәгазендәге язуны күреп: «О, «Баллантайн!» — дип куанырга онытмады, хәтта сикереп тә
куйды бугай әле, аннары, җиңел, йомшак кына итеп
оста бармен, диярсең! — савытларга бүлде дә безгә сузды. Мөгаен, әлеге эчемлекне тәү кат
күрүе түгелдер — әтисе Пётр Лукич чит илләрдә еш басыла иде — табигый ки, «Берёзка»
лардан да еш һәм мул файдалангандыр алар. Игорь минем колагыма пышылдарга ашыкты:
«Бу бала өметле күренә, үз-үзен ничек иркен, рәхәт, тыныч хис итә... Ә син тораташ булып
каткансың!»
Озакламый Голованов пәйда булды. Безнең тарафтан бүлмә уртасына этелеп куелган
өстәлгә ике зур яссы җиңел тартманы ташлады гына, чыннан да, алданрак Игорь әйткәнчә,
ишеккә кемдер шартлы рәвештә шакый башлады, хуҗа кеше кунакларны каршы алырга
чыккан арада Игорь тәрәзә пәрдәсен тагын да ныграк тартып куйды.
Кара «Волга»да килгән дүрт ир-ат безнең күршеләр икән — икесе Рузадагы
Кинематографчылар Иҗат йортында, икесе — Композиторлар Иҗат йортында яшәп ята. Без
моңарчы еш кына аларның шәрабханәсенә сугылгаладык — ул, ялгышмасам, тәүлек буе эшли
иде, урман буйлап турыга өч чакрым юл үтәсе — ләкин яшь вакытта бу ара сизелмәде, билгеле.
Композиторлар, киночылар йортларында тәртипләр бездәге кебек катгый булмады —
Домбай яисә Чегеттәге кышкы курортлар диярсең, анда яшәүчеләр безгә сирәк килде — берәр
таныш-белешен күрергә яисә кино, театр өчен кирәк кешене табар өчен генә кереп
чыккалыйлар иде.
Голованов кунакларга чишенергә булышты, кыйммәтле-кыйммәтле итальян һәм француз
кайры туннарын аптырамыйча гына үзенең идәндә аунаган сары могҗизасы өстенә ыргытты
— мондый затлы киемнәр дә күпләрдә көнчелек хисе уята иде, аннары, һәммәбез турында
җылы сүзләр әйтеп, үзара таныштырып чыкты. Ике тартма өстәлгә бушатылды һәм күз
алдында юк урында кечкенәрәк рулетка барлыкка килде, дөрес, чынында гранит булырга
тиеш урыннар — пластмассадан ясалган, ә Манчестердан кайтарылган яшел кыйммәтле
тукыманы шундый ук төстәге калын картон алыштырган иде.
Киночылар белән көйчеләр уенның кагыйдәләреннән хәбәрдар иде, шуңа күрә Ярослав
Кириллович «ликбез» уздырган арада алар, тәмәке тартып керәбез, дип коридорга юл тотты
— бу гамәлләре, дөрес тоеп алган булсам, Головановның канәгатьсезлеген уятты. Ярослав
Кириллович калганнарга ун минут дәвамында уенны аңлатты, кагыйдәләр җиңел, аңлаешлы,
РАУЛЬ МИР - ХӘЙДӘРОВ
164
бәхәсле урыннар туарга тиеш түгел кебек иде, без барыбыз да тын алмыйча тыңладык, ләкин,
никадәр генә гади тоелмасын, Волгин барыбер Головановка берничә сорау сибеп атты —
әйтик, теләсә кем крупье була аламы? Хуҗа кеше андый хәл көтмәгән иде, ахры, гаҗәпләнеп
Игорьга текәлеп торды да: «Юк, теләсә кем түгел», — дип җаваплады. Аннары, бераз тынлык
саклаганнан соң, тагын тезеп китте: «Чын казинода клиентның отышы өчен крупье түгел, ә
оешманың хуҗасы җаваплы. Безнең очракта оешма хуҗасы вазифасын да крупье башкара,
шуңа күрә ул, җиңүчегә тиешле сумманы түләү мөмкинлеген тәэмин итә алыр өчен, акчалы
кеше булырга тиеш. Дөресен әйтергә кирәк: крупьега бәхет сирәк елмая. Гадәттә уенчылар
бер-берсен ота яисә бер-берсенә оттыра. Аның каравы, җиңүчегә биреләсе акча җитәрлек
түгел икән, калганын крупье үз кесәсеннән өсти, ә уенчыларның күпчелеге җиңелсә, куелган
акча оешмага, ягъни мәсәлән, бу очракта — крупьега күчә. Бүген, башлап җибәрер өчен, әлеге
вазифаны мин үтәрмен, бер позиция өчен куелган ставканың бәясе егерме тиеннән артмаска
тиеш дип килешәбез, чөнки позицияләр күп булачак. Шыр ялангач калып, банкротка
чыкмаган очракта, мин киләсе уенда да крупьелыкка дәгъва кылырга мөмкинмен, тискәре
шартларда — башка кешегә, арагыздан берәүгә, мине алыштырырга туры киләчәк».
Голованов өстәл янына кире җыелышкан киночылар белән көйчеләргә сынаулы караш
ташлады — болар, ахры, бик хәлле затлар иде, кесәләрендә җилләр уйнамыйдыр...
Бер минуттан соң Ярослав Кириллович мажордом тавышы чыгарып: «Господа, ставка
ясагыз», — дип игълан итте да уен башланып китте.
Валлаһи, «господа» сүзе минем колагымны ярып керде, сез ул елларда «господа»лы
уйнауның, хәтта чынлап булмаса да, ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген күз алдына да китерә
алмыйсыз. Безнең очрак турында әйтмим дә инде... Ул-бу килеп чыкса, мөгаен, монда
Головановны да бернинди танышлыгы-белешлеге коткарып калмас иде, Русиядә вакытыннан
иртә онытылган гыйбарә раслаганча, күп нәрсәгә ирешкән кешедән күбрәк сорала да. Үземнең
эшче-крестьян чыгышым белән анык тойдым мин — «господа» сүзе, чыннан да, нинди генә
контекстта бирелмәсен, идарәне кулларында ныклап тоткан коммунистик режим белән
идеологик яктан һичничек тәңгәл килә алмый иде.
Рулетканың тамашалылыгы җәлеп итте, Голованов артыннан күзәтү үзе кызык иде — ул,
туры килгән номерны атауга ук, бер мизгел эчендә, чын крупье диярсең, җитез генә, тиз,
ишарәләр кылып, озын көрәкчеге ярдәмендә фишкаларны җиңелгәннәрдән алып
җиңүчеләргә этеп китерә иде, һәм һәр юлы яңача, көтелмәгәнчә — нәкъ артист инде менә! —
эшләде ул моны. Ә фишкалар тукымада, ягъни, дөресрәге, картонда калса, аларны шаярып-
көлеп, берәр фәлсәфи җөмлә дә кыстырып җибәргән булып, үзенә тартып ала иде. Рулетканың
«хуҗасы» шулкадәр оста кылана иде ки, тәнәфестә, вискиның төбенә төшеп килгән чакта, яшь
Проскурин Игорь белән миңа дусларча гына әйтеп ташлады: «Ярослав чит илләрдән кайтып
керми, чит телләр белә, сәләтле... Шикләнеп тә куям: Монте- Карло яисә Лас-Вегаста крупье
булып та эшләштергәләмиме икән бу? Тикшерергә кирәк әле». Без Игорь белән кабат бер-
беребезгә караштык — егет, чыннан да, бик игътибарлы һәм куркусыз иде.
Халык тиз арада уенның тәмен тоеп алды: кемдер ике-өч, кемдер — биш, яисә аннан да
күбрәк позициягә куя башлады, ә Проскурин, гомумән, артык уйлап- нитеп тормыйча гына
фишкаларын теләсә кайсы буш урынга сибәргә тотынды
— әллә ни җиңмәде дә, җиңелмәде дә. Хәер, чираттагы тәнәфестән соң аңа да бәхет елмайды
үзе: шулкадәр аз акча куеп та, ярыйсы гына уңыш алуга иреште. Җиңелеп баручы киночылар
белән көйчеләр, крупьеның күзгә күренеп «баеганын» абайлап, ставкаларны берәр сумнан
ясыйк, дип тә карадылар — әмма Голованов әүвәл әйткән сүзеннән чигенмәде, уен четерекле
өлешенә күчеп килә иде: вак-вак тәнәфесләр ешайды, кемдер тәмәке пыскытырга
бүленгәләде, чөнки Голованов, үзе «төтен суырмагач», эш кабинетында (бүлмәсен шулай дип
атый иде ул) һичкемгә тартырга рөхсәт бирмәде, калганнарыбыз дусларча эчкәләп-капкалап
утырды. Руза кунаклары буш кул белән килмәгән: ике яңа озын шешә «Столичная» аракысы
һәм кабымлык
— калай савытта килограмм ярымлык искитмәле югослав ветчинасы, авырлыгы
килограммнан ким булмаган, кисәкле-кисәкле, чи килеш ысланган колбаса (ул вакытта
мондый затлы ризык фәкать рестораннарда һәм махсус кибетләрдә генә сатыла иде), шулай
ук киселгән һәм юка махсус кәгазьгә төрелгән ниндидер диңгез арты сыры алганнар иде.
Мондый патшалар табынына күз ташлаганнан соң Игорь минем колакка иелде: «Боларның
буфеты яхшырак сыман».
ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ
165
Кыскасы, премьера матур гына башланып матур гына дәвам итте, һичкемдә кайтып китү
теләге тумады. Чираттагы тәнәфестән соң, ниһаять, кунаклар Ярослав Кирилловичны үз
ягына аудардылар — ставкалар берешәр сумнан ясала башлады, бу хәбәргә Проскурин аеруча
куанган иде дә бит, ул хәтта кул чабып та җибәрде, әмма Голованов аны тиз үз урынына
утыртты: «Бу сезгә кагылмый, яшь кеше, сез элеккечә куячаксыз». Шуннан соң студентның
бар хис-кичереш-эмоцияләре шартлап чыктымыни — баксаң, аңарда чеп-чи артист яшәп ята
икән лә! Ләкин бу юлы Кириллыч сүзендә торды, Проскурин, үз чиратында, китәм дип
никадәр генә янаса да, китмәде — калды.

Дәвамы киләсе саннарда