Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Казан сөлгесе
Казан!
Нигә синең исемең кирәк төрле чиркәү-соборларга?
Тәре-сурәт — иконаларга?
Ялган әкияти-мифларга?
Чукындыру үзәкләренә?..
(Меңәрләгән алар!)
Бүтән атамалар юк мени?
Ничә гасыр
казыналар казаныңда!
Шәрекъ-гареп төенеме син?
Шатлык-кайгы өемеме син?
Империянең яман шешеме?
Рим, Константинопольләр ишеме?
Каныктылар исемеңә!
«Казанский богоматер,
Казанский икона!..
Төртенепләр дә алалар, берне түгел, икене!..»
Казан!
Ничә тапкыр яндың — көл булдың!..
Ничә тапкыр тордың — гөл булдың!
...Заманында
дары мичкәләре тәгәрәгән җир астында хәзер метро вагоннары!
Тирә-якта —
дөньякүләм спорт-алыш урыннары!..

...Яшәп ятам әле Үзеңдә.
Яшьнәп эшлим әле Үзеңдә!
«Казан ятиме»ме мин?
Берәр хан нәселе торынымы?
Казан! Казан!
Кемгәдер син котёл-казан.
Безнең өчен — Алтын Казан!
...Үсә Казан!
Кыза Казан!
Кыза Заман!
Кыза һаман, булмаса да Ахырзаман.
Таксалар да Сиңа меңәрләгән тәре билгесе, безнең өчен

Син Яшәү өлгесе!
Тормыш дигән
Сабантуйда,
Дөнья күгендә җилферди бирә

Казан сөлгесе!

Казан сөлгесе!


Китә казлар...
Китә казлар Донбасска.
Мин үзем дә уйлап торам шул казлардан калмаска.
***
Гомерем булып, таш басмаса, ташламам, җанкисәгем!
«Шахта» җырларыннан
Телеграмм баганасы
Чәчәк атса кайтырбыз.
I
Донбасска да Донбасстан...
Гасыр буе безнең яклар
Донбасс белән тоташкан.
Күпме яшьләр бәхет эзләп, киткән-кайткан, хатлашкан.
Күпме гомер — шахта белән, күмер белән катнашкан!
Күпләр калган... Ярлар тапкан, йорт корган, никахлашкан...
Яшәешкә җайлашкан.

Тора-бара оныклары руслашкан, хохоллашкан...

...Иң хәтәре — бүген анда ил күген төтен баскан!
Кемнәрдер ут җибәргән бит әллә өстән, әллә астан...

Гади халыкның башында хәсрәтләр хәттин ашкан...

Бер корган тормышны ничек башларга яңабаштан?!
II
Китә казлар Иделгә!..
«Әллә мин дә китим микән,

әллә мин дә кайтыйм микән бабайларым иленә?
Аермалар, һай, бик зур шул Кайту белән Китүнең!
Тамыр булу — мәгънә икән Җирдә гомер итүнең!
Бардыр, бәлки, исәннәрдер ерак авылдашларым?
Калгандыр бит зиратларда нәселебез ташлары?
Төрле тарафларга Язмыш куа адәм башларын!
Китәрсең дә, кайтырсың да, язган булса ашларың...»
III
Киткән казлар бер кайта ул, адашмаса юлларда...
...Безләрдә дә төрлечә шул кешеләр язмышлары!
Хәзер сирәк ишетелә яшь бала тавышлары... .

..Беткән авыллар өстендә тик рәшә балкышлары.

Инеш буйларында калган тирәк ябалдашлары... 

 

Баскыч төбендә утырам...

М.гә

Күземдә яшь.

Сиңа дәшәм.
Ишетмисең. Син ерак...
Күңелемә иш шикелле көне — яңгырлы, елак...
Таянырга Кеше кирәк, җилгә каршы торганда.

...Алтын багана булганбыз икәү бер җан булганда!
***
Кемнәр ниләр сөйләмәсләр! Үз хәлемне үзем беләм!

Төшләремә нигә-нигә керәсең син минем белән?
Хыялдагы күкләремдә, күп йолдызлар күренде лә...

...Әле беркем ишетмәгән бер җыр йөри күңелемдә.

Мәңгелек орыш
Диннәр канга-кан киләләр Кеше иманы өчен.
Җир өстендә сугышалар
Җир асты малы өчен.


Ирешү
Зур нәрсә ул, бәлки, бәхет тәдер! —
Кешеләрнең
Сине
аңлавы да,
ярдәме дә кирәк булмавы.
Кайчан? Кайда? Ничек?
Сабый туган. Яшәү

Иленә исән-имин кичелгән чик!
Бишек — тәхет. Сораулар юк:
Кайчан? Кайда? Ничек?
Ир-ат булган. Җегәр ташый!
Нәр тарафка ачык ишек!
Дөнья тулган сорау белән:
Кайчан? Кайда? Ничек?
Картлык килгән. Дәрман беткән.
Уйларда гел пошаман шик...
Саубуллашу көне килә.
Кайда? Кайчан? Ничек?
***
Җандашларга
Шигыремнән хисләр эзләмәгез.
Сез үзегез миңа сер инде...
Булдыралган кадәр заманында кемнәргәдер нидер сеңдердем...
Шигырь тарихларын актарганда, Безнең исемнәр дә яңара...
...Көзем килде. Мин — ялангач агач.
Яфракларым — сезнең алларда...