Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ «АГУЛЫ КАЗАН»НАН ИСӘН ЧЫГУЧЫЛАР АЗ

Сүзне 1нче, 2нче саннарда чыккан романнан башлыйк әле. «Патша солдаты Әхмәтнәсир»
бу. Чаллыда яшәүче Хәким Галидән язган аны. Өч гасыр элек Оренбург якларында яшәгән
татарлар, башкортлар тормышы сурәтләнгән әлеге романда. Борынгы бабаларыбызның яшәеш
күренеше, башкарган эшләре гаять төгәл тасвирланган. Әлбәттә инде, әсәрнең төп герое
Әхмәтнәсирнең образы аеруча бай сурәтләнгән. Героебыз Пётр I гаскәре сафында төрекләргә
каршы Азов походында (1695-1696), аннары шведлар белән озак еллар (1700-1721) Төньяк
сугышларында катнаша. Пөҗүмгә барганда каты яралана...
Пич шикләнмим, авторга рәхмәт сүзләрен укучыларыбыз күп әйтәчәк әле...
Бөек Ватан сугышының җиңү белән төгәлләнүенә киләсе елда 70 ел тула. Шул уңайдан
журналда махсус сәхифә ачып, сугыш турында документаль язмалар, хатирәләр биреп барасы
иде. Сугыш ветераннарының үзләреннән дә сөйләтеп. Исән ветераннар бар әле алар, бар!
Укучыларыбызның игътибарын былтыргы 12нче санда чыккан, «Нинди җир ул
Суслонгер» дигән хатирәгә дә юнәлтәсем килә. Сугыштан исән кайткан Мөхәррәм Шәрипов
язып калдырган аны.
«Суслонгер» дигән сүз минем өчен һич тә гади генә яңгырамый. Чөнки ул «агулы казан»да
әтием Абдулла да кайныйсы булган. Ходай үзе саклап калгандыр инде. 1941 елның июнь
азагында повестка килә аңа. Суслонгерга баручылар Бакалтай пристанендә инде пароходка
төялергә торганда өч ир-ат чабып килеп, әтиемне кире Казанга алып китәләр. Шушы бер эшче
(шорник) булмаса, «Точмаш» заводында минометлар җитештерү туктап каласы икән бит!..
Бөгелмәдәге танышым Рәмзис Кадыйровның әтисе Рәхим абый Суслонгерда ачлыктан
үлгәндә кала. Үзе теләп фронтка китә — бу лагерьда үлемнән котылуның бердәнбер юлы шул
була. Китаплардан укып беләм, Муса Җәлил дә булган монда, аны да фронтка ашкынуы исән
калдыргандыр инде.
Исләрең-акылларың китәрлек! Җитмеш елдан артык вакыт узды, тик бер генә язучы да
Суслонгер темасына каләмен тибрәтеп карамады әле!..