Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИЗГЕЛЛӘР ЕЛЛАРГА БИРГЕСЕЗ

Ярлыка!
Ашыктым, йөгердем туктаусыз —

Ышандым тылсымлы әкияткә.

Эзләгән табылыр дип белдем,

Таянсам тынгысыз йөрәккә.
Чын сөю эзләдем талпынып,

Яраттым онытып дөньямны:

Үкенеп укырга язганмы,

Хәтерем каләме язганны?
Ашыктым, абындым, егылдым —

Кулларын сузмады беркем дә.

Һәммәбез шундый ук халәттә —

Адашып йөрибез төркемдә.
Атама-анама таяндым,

Дусларга, балама, ярыма...

Аккан су шикелле барысы —

Соң барып җитте шул аңыма.
Ниһаять, мәңгелек Сөюгә

Күзләрем ачылды: яраттым!

Аһ, озак сынадың Син мине,

Ташлама, ярлыка, йа Раббым!

Кисәтү
Шәбез аша тагын күпер киткән,

Алда мине сынау көтәдерме?

Аргы ярга, шиксез, чыгу кирәк

Таштан ташка сикереп үтәрменме?
Шәбез аша күпер тагын киткән —

Сынау көтсә мине, шул төш керә:

Текә ярдан әкрен генә төшәм,

Талгын суы инде өшеттерә.
Юлга чыксам, имтиханнар бирсәм,

Минем хәлне Шәбез уртаклаша:

Күпер киткән чакта, басма сала

Шаулап аккан язгы ташу аша.
Кичеп чыгам кыен булганда да —

Мондый төшләр бер кисәтү кебек:

Туган ягым ярдәм кулын суза

Хәлләремне ерактан ук сизеп.


Гафиллектә
Яулыгыма карап, елмаясың,

Гөнаһларым эзләп, сынагандай.

Ә үзеңне фәрештәгә тиңләп,

Кимчелектән азат санагандай,

Акланасың:
«Гөнаһым юк минем, берәүгә дә

Залимлекләр кылмадым мин җирдә.

Үз-үземне чикләп, эш калдырып,

Намаз укып йөрим әле нигә?
Укысыннар, әнә, «авышканнар»,

Маңгайларын җиргә бәрә-бәрә.

Беркем кайтмый мәңгелеккә киткәч,

Барыбыз да керә шул ук гүргә!»
Бәхәсләшеп көчне сарыф итмик,

Адаштырыр көчләр азмы әллә?

Фәрештәләр тик күкләрдә яши,

Ә гөнаһлар безнең түбәләмә!
Гафиллектә үткән елларымны,

Кичерер дип бары Хак Тәгалә,

Сиңа түгел, Аңа башым иям,

Маңгаемны куеп сәҗдәләргә.


Үз татарым
Үз телеңне белмәү оят,

Дип әйтеп кара гына —

Татарчасын өйрәнмәгән,

Татарың ябырыла.
Сылтый ата-анасына,
Һәм сылтый заманына.
Чит ил телен өйрәнергә,
Керешкән яңа гына.
Рәхмәт яңа заманына,
Заманга тиң аңына,
Төкерә нәсел-нәсәпкә,
«Модасыз» татарына.
Милләтеннән ераккарак
Китәргә дип ашыга.
Хыянәтче икәнлеге
Барып җитми башына.


Хәлләр...
«Тәтәй күлмәк алып кисәм,

Яхшырыр кебек хәлем...»
Роза Хәлиуллина сүзе

Озын кара толымнарны
Сүтә икән вакыт җиле.
Тарата да, агарта да —

Юк дәвасы, юктыр име.
Егетләрнең һушын алган
Күзләреңә күзләр тия.
Синең кебек башка кызны
Башка егет өзелеп сөя.
Тәти күлмәк дип борчылмый,

Толым да юк иңнәрендә.
Джинсыдан да — зифа, сылу

Гамьсез яшьлек илләрендә.
Бүген ул яшь, бүген матур.
Һич эше юк иртәгәдә.
Үзен сөеп карап калган

Карашлардан иркәләнә.
Ул да бер чак картаермы,

Уфтанырмы синең кебек:
— Яшәрер дә идем әллә,

Куйсам яңа чалбар киеп...


Үпкәләмә
Рәнҗеттеләр... Үпкәләдең.

Таш хәзер куеныңда.
Томырырсың йөзләренә —

Чыксын тик җае гына.
Ләкин җае ерак йөри,

Авырая бара таш.
Бөкрәйде инде билең,

Җимерелде күз вә каш...
Рәнҗеттеләр, үпкәләдең —

Җибәр соңга калганчы,

Чүп шикелле бер үпкәләү

Яман чиргә азганчы.

Очып китсен, онытылсын,

Нур кунсын күзләреңә.

Гомер буе үпкә саклый

Җанында — җүләр генә.
Алга таба атла да кит

Борылмыйча үткәнгә.
Көлке булып тоелыр бер

Рәнҗүең дә, үпкәң дә.

Өмет
Җәйләр буе чәчәк аткан,

Җимеш биргән бакчаларны

Кай арада көзге төсләр,

Көзге хисләр биләп алды?
Озын кышлар кичәсе бар

Кабат чәчәк атар өчен.
Уйлый бакча, шуңа кадәр

Җитсә иде, диеп, көчем.
Шул бакчаны үстерүче
Әби-бабай һич тик тормый:

Алла боерса, яз чәчәрбез,

Дия-дия орлык җыйный.


Шигырь язма, Натали!
«Үземнекеннән дә туйган,

Шигырьләрең укымыйм», —

Дип язган хаты сакланган

Хатынына Пушкинның.
«Үземнекеннән дә туйган»...
Туйдырадыр шигырь дә

Хискә тулы һәрбер юлы

Көйдереп тамса бәгырьгә.
Нәрбер сүзе — кан тамчысы,

Кадерле — балаң кебек.
Сулкылдый тирән ярадай,

Җаныңны меңгә телеп.
Такмакны тиңләп шигырьгә,

«Аю биетә» кемдер.
Чын шагыйрьләр, ай-һай, сирәк,

Шигырьчеләр йөз, меңдер.
Натали язганнарда да

Куркадыр алданудан.
Кадерле яр!.. Кадерле сүз!..
Гомер тора янудан.
Бу турыда тарихта тик

Хатирә калыр инде.
... Аһ, Натали, язма шигырь,

Борчыма шагыйреңне!..
***
«Очты-очты, торналар очты...» 

Онытылган тәрәз төбемдә
Син бүләк иткән китап.
Кояш нуры төсен алган,

Актаргандыр җил кат-кат.
Яткан тәрәзә төбемдә -
Беткәнгәме укылып?
Зарланган, күрәсең, җилгә:
«Китсәң иде очырып...
Очырыплар китсәң иде
Калмагач кадерләрем.
Оныттылар шигырь аша
Очып китсен, онытылсын,

Нур кунсын күзләреңә.

Гомер буе үпкә саклый

Җанында — җүләр генә.
Алга таба атла да кит

Борылмыйча үткәнгә.
Көлке булып тоелыр бер

Рәнҗүең дә, үпкәң дә.
Аралашкан көннәрен».
Үткән шул яшьлек таңнары,
Хет сагынма, хет сагын...
Җиле көчле булган ахры,
Очкан... очкан китабым!


Узма, гомер!
Үтмә, җәй, үтмә, көз, үтмә, кыш,
Никадәр ләззәтле бу гомер!
Бүгенгә сөенгән күңелем Кичәне сагынып тилмерер.
Үтмә, төн, үтмә, таң, үтмә, көн,
Челтәрдәй үрәмен һәрберсен —
Җаныма, тәнемә сеңдереп Нәр яңа бизәген, һәр төсен.
Киләсе көннәрдән куркаммы?
Ник сузам вакытны — билгесез...
Арсам да, талсам да, янсам да,

Мизгелләр елларга биргесез.
Бер туктау, бер яну, талпыну —
Минеке, минеке барыбер.
Инәлеп сораган чагымда
Узмыйча торсаңчы син, гомер!


Редакциядән.
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез.