Логотип Казан Утлары
Бәян

Милициянең йөз кызыллыгы

Беренче бүлек

ИГЕЛЕК ҖИРДӘ ЯТМЫЙ

Кереш

«Кешене каторга җәзасына тартасың килсә, көндәлек язарга куш», — дигән

Марк Твен. Андый җәзага түзәрлек ихтыяр көчен үземдә юк дип санап,

тормышымдагы кайбер вакыйгаларны урык-сурык булса да теркәп бару белән

канәгатьләнергә булдым. Уку — энә белән кое казу икән, язу да иләк белән

су ташу кебек буш эш ахры... Тик, ни хикмәттер, язасы килү ихтыяҗы хәтсез,

ә каторжан буласы килми... Чын язучы өчен үз-үзеңне буйсындыру, җиңү

зарур, әмма минем ише каләм тибрәтүчегә артык кырыс шартлар кабул итүнең

зарурияте юк дип исәплим... Роман сырларга алынмыйм лабаса, исәбем,

тормышымдагы кайбер гыйбрәтле хәлләрне истәлеккә генә калдыру.

«Түшәм»ем шулай гына булды бугай, мәгълүм биеклектән өскә таба миллиметр

да артык «үстермиләр». Дөнья рәхәте чигеп, тормышның артына тибеп яшисе

килә, ә көн дә җигәләр, сүгенеп каулыйлар, булдыксызлыгымны фашлап,

чырайга чәпиләр. Түрә булсам, кемне ничек биетергә мин дә бик беләсе, кул

астымдагыларның әле берсен, әле икенчесен чиратка салып, тиле калдыру әмәлен

тиз табар идем кана... Әйтик, иртәнге планёркада бәгъзе белгечеңә шомлы тавыш

белән:

— Әйбәт кенә эшли идең, үзгәреп киттең, син бит мондый түгел идең?!

– дисең. Яки:

— Егетләр, әзрәк башыгызны да эшләтегез, һаман утыра торган төшегезгә

авырлык китерүдән туктарга вакыт...

Һәм башкалар, һәм шуның ишеләр. Бүтәннәрне көн дә «тәрбияләү»

барышында үзеңнең, якыннарыңның тормышын көйләү җаен чыгарасың.

— Юк, болай булмый, мин әйтәм, «КПСС карары — фәләнемә ярады», дип

сафсата сатудан туктарга вакыт...

Ә партиягә югары белемлеләрне алырга ашыкмыйлар икән... Әмма

төшенкелеккә бирелергә кирәкми, максатка ирешү юлы «әнә» генә. Сатучылар

үтемле товарга үтемсезен, әйтик, дефицит хәлвәгә җете тозлы кильки балыгын

таккан заманда яшибез, димәк, миңа да һич югы ике-өч эшчене фиркә куенына

өстерәтергә яки мәсьәләне җиңел хәл итәрдәй зат белән дуслашырга кирәк.

«Дәрт иткән җиңгәсен үпкән», диләр, абзагыз, җәйге ял вакытында шабашкага

чыккач, райкомның оештыру бүлеге мөдире фатирына сыйфатлы ремонт уздыру

насыйп булды. Игелек җирдә ятмый икән, әлеге агаем бердәнбер көнне:

— Син нишләп партиядә түгел? — дигән сөаль бирә...

— Лаеклы микән соң мин ул бәхеткә?

— Лаякыл! — диде абзыкай, кет-кет килеп.

Кем уйлаган шушындый очсызлы гына шаярту кәефне шулкадәр күтәрер

дип. Ихластан кушылып көлдем.

КПСС сафларына кандидат булып теркәлеп күп тә үтмәде, бер кичне

ишегемне форма кигән әфәнделәр какты.

 

Нәкъ синдәй безгә кирәк

Әлеге икәүнең озынрагы, пожарниктыр дип чамалаганым Эчке эшләр

министрлыгының кадрлар бүлегеннән булып, икенчесе районыбызның

милиция җитәкчесе иде. Үзләренә кодалыйлар, хәзерге эш хакым белән

кызыксыналар.

— Өстәмәләре белән йөз алтмыш биш сум, — дим.

— Ә бездә ике йөз утыз. Хәрби дәрәҗәң нинди әле. Сезнең институтта хәрби

кафедра булгандыр ич?

— Запастагы өлкән лейтенант.

— Менә бит. Мин сержанттан башладым, ә син өлкән лейтенант, ә бәлки

капитан булып ук керешәсең. Ә иң мөһиме — партияле булуың.

— Мин бит әле кандидат кына.

— Зарар юк. Райком белән килешенгән. Район үзәгенә толковый участок

инспекторы кирәк. Тора-бара урынбасар да булып куярсың. Райком синең турыда

бик уңай фикердә. Йә, килештекме? Син безнең таләпләргә туры киләсең.

— Бераз уйларга, туганнар белән киңәшергә вакыт бирерсез бәлки.

— Әйдә, иртәгәгә кадәр. Казаннан килгән иптәш белеп китсен, югыйсә сиңа

дигән штатны кире алулары бик тиз.

Хатын да, әни дә, туганнар да минем яңа эшкә китүемне хупламадылар. Әмма

чорыбызның «Свияга» атлы иң кәттә суыткычы ике йөз утыз тәңкә торган бер заманда,

шуны ай саен сатып алу мөмкинлегеннән баш тартырга аңа бит тай типмәгән...

 

Үзгәрерсез

Яңа урындагы хезмәттәшләр ят итми: мөнәсәбәтләр дустанә, ә өлкәнрәкләр

бик теләп минем белән эш тәҗрибәләрен уртаклаша. Беркөн шулай бүлегебез

коридорында университет белемле тикшерүче Хәлил Әмирович очрый, бик

канәгать кыяфәттә кулларын уа, сул йодрыгының өслегенә уң кулының учы

белән шапылдатып сугып та куя һәм елмая.

Сәламемне алгач, шатлыгының сәбәбе белән кызыксынам.

— Әле генә берәүне кулга алдырып, камерага озаттым.

— Эшли башлаганда да мондый хәлләргә куана идегезме?

— Юк. Беренче тапкыр берәүне кулга алгач, камерасы тирәсен өч тапкыр

урадым. Мин аны судка кадәр иректә дә калдыра ала идем, дөрес эшләдемме

икән, дип борчылдым. Ә хәзер, күреп торасыз, шатлыгым эчемә сыймый.

Ничава, Зәет Зарифулыч, сез дә үзгәрерсез. Безнең начальник та:

— Маймылдан милиционер ясап була, милиционердан кеше ясап булмый,

— ди әнә.

 

Беренче чирканчык

Курсларда укырга киткәнче башкалар тирәсендә өйрәнә торырга куштылар.

Тәүге эш көнемне участковый Ногман агай белән башладык. Каяндыр Бөгелмәдән

бер совхозга торба урлап ташыганнар. Ташучы шофёр да билгеле, әмма ул

дөресен әйтмәячәк икән. Менә шуның телен чишәргә кирәк. Шофёрга карата эш

кузгатып, кулга алып, камерага япканда, әңгәмә нәтиҗәлелеге артырга мөмкин,

әмма прокурор рөхсәт бирми, дәлилләр сыек дип киресенә каткан, имеш.

Совхоз үзәгенә урнашкан авыл советы бинасындагы участковый бүлмәсенә

киләбез. Коридор тулы халык, көтәләр, теге шофёр да шунда. Ногман агай,

исереп эшкә чыкмаган, хатынын тукмаган, күршесе белән низаглашкан һәм

башка шундый агай-түтәйләр белән шактый кырыс кылана, ә мин, мыегыма

урап, милициячә сөйләшергә өйрәнеп, шыпырт кына бер почмакта утырам.

Менә чират теге шофёрга җитте. Ул таза гәүдәле, ир уртасы кеше,үзен тыныч,

ипле тота, бер дә кабаланмый. Алай да:

— Ногман абый, рейска чыгасы бар бит, бик кирәгем булмаса тоткарламагыз

әле, — дип, үз чираты җиткәнче, без утырган бүлмәгә алдан пеләшләнә башлаган

башын тыгып алырга өлгергән иде.

— Сабыр ит, апаем, — диде аңа Ногман агай. — Без дә бит монда юкны

чәйнәп, су эчеп утырмыйбыз.

Инде чираты җиткән, керде, тора бер урында таптангалап.

— Менә бу иптәш Минзәләдән килде, — ди Ногман ага, минем якка ымлап.

— Син өченчекөн төштән соң моның ике сарыгын бәрдереп качкансың.

Машинаңның төсе килә, номерың шул. Бик әтәч кыяфәттә кердең дә керүен

апай, давай яхшылык белән сарык бәясен түлә, хакын килешегез, и эшне

шуның белән бетерәбез.

Шофёр, көтелмәгән яңалыктан аптырап калды.

— Кайчан дидегез?

— Саңгырау түгелсеңдер бит?

— Мин таптаттыммы, инәңне сигез-тугыз тиен? — ди бу миңа, ыжгырып

һәм якама үрелә.

— Күрүчеләр җитәрлек анда. Тузаннар туздырып качтың, сбулыч.

— Бездә хулиганлык өчен дә маддә бар энекәш, үзеңне ипле генә тот,

ярыймы, — ди Ногман ага, тавышын күтәрә төшеп. — Боларның Минзәләсенә

утырмага китмәгәең.

— Ногман абый, валлаһи, таптатмадым.

— Хәзер, ышандым.

— Өченчекөн дидеңме? Соң ул көнне мин бит Бөгелмәдә идем.

— Әкиятеңне әбиеңә сөйлә, нишләп соң путёвкаңда Минзәлә тора алай

булгач? Диспетчерың да шулай дип чата-кама килә.

— Башта Минзәләгә дигәннәр иде, аннары директор Бөгелмәгә ычкынырга

кушты.

— Барып, буш кайттым дисең инде?

— Нишләп буш, торба төяп.

— Мә кәгазь. Кайчан чыгып киттең, кайчан кая барып кердең, кем төяде

и кайчан кайтып кердең? Язганнарың расланса, котыласың.

— Ничек котыла? — дип, ярсып, моның каршына ук килеп басам. Түләсен

ике сарыкны, әле берсе аның буаз иде!

— Абый, валлаһи, мин түгел.

— Бөгелмәдә минем энекәш торба заводында эшли, хәзер очына чыгабыз,

бармадың син анда!

— Бардым.

— Кем төяде? Кранчы кем иде?

— Торбаны заводтан түгел, аннан ерак түгел ПМК ихатасыннан төяделәр.

Кранчы Сергей исемле, сары чәчле урыс малае.

Арага Ногман агай керә:

— Ярый, энекәш, әйткәннәреңне тиз генә сырла да рейсыңа ычкын. Кем

төяде анда, кем эләктереп торды, кайчан и кем бушатты?

Шофёр миңа каш астыннан караштырып язарга керешә, ә мин телефонга

тотынам, «Бөгелмә»гә шалтыратып, Сергей атлы егет хакында белешкән атлы

кыланам.

Шофёр киткәч, Ногман агайның авызы ерылды:

— Чуваш әйтмешли, пулты пу, — дип куйды. — Калганын Хәлил Әмиреч хәл

итеп бетерә моның, — дип, кеткелдәп көлде һәм — Милиционер чыга синнән

болай булгач, — дип мине купайтырга да онытмады.

 

Фашистларча җәфалау

Прокуратурага район чигендәге авылда яшәүче ханымнан көчләнүе хакында

гариза кергән. Урынга чыгарга төркем оешып, прокурор урынбасары Җамалыев,

җинаятьләр эзләү бүлегеннән оперативник Галявин һәм мин, яңа кеше, шунда

укталабыз. Тегеләрнең кыяфәт шәп, зифа буй-сын, кара мыек, күзләр майлы,

кыскасы, хатын-кыз игътибарын җәлеп итәрлек ир-атлар. Мин генә әллә кем

түгел, сап-сары калын каш, сипкелле аксыл йөз, әле тегеләр сыман уклау кебек

тырпаеп та тормыйм.

Зыян күрүче ханымның өен тиз таптык, ире, дүрт баласы бар, ә олысы

армиядән кайтып, тракторга утырырга өлгергән. Хатын хәлне сөйли,

юлдашларым алмаш-тилмәш уңайсыз сораулар биреп, мәгълүмат сыгалар.

Өйдә дүртебез генә, Галявин башкаларны ихатада бер-бер эш эшли торырга

кушып озатты.

Сораша торгач, шул ачыкланды: хатын инеш буендагы мунчаларына

су ташыганда, бергә фермада эшләүче терлекче егет килеп чыга һәм моңа

бәйләнә.

— Карышуыма карамастан, ул мине мунчага алып кереп, башымны тупсага

салып, чатлы багана ясап, фашистларча яфалады, — ди хатын.

— Килеп ябышкач, кычкырдыгызмы?

— Әллә нәрсәсенә кычкырасы итмәдем.

— Киемнәрегезне ертмагандыр бит?

— Юк.

— Бу аның сине беренче тапкыр көчләве идеме, әллә элек тә көчләгәне

булдымы?

— Әллә ничә тапкыр яфалады инде ул мине.

Егетләр, күзгә-күз карашып, елмаешып куйдылар һәм тәфтишләүләрен

дәвам иттерделәр. Аннары, хатынга сөйләгәннәрен үз кулы белән кәгазь

битенә яздырдылар һәм имзасын куйдырдылар. Аңлатма Галявин папкасына

кереп урнашкач, опер кинәт кырысланды, хатынның күзенә батырып

карап:

— Син нәрсә бер гаепсез малайны төрмәгә тыгарга азапланасың?! — дип

җикерде.

— Шакир бит, — диде хатын, тәрәзә тирәсендә кайнашкан ире ягына ымлап,

һәм шул мәлдә аның күзләре ялтырап, керфекләренә яшь тамчылары эленде,

— тукмап яздыртты. Менә бу төшләрем кара янып чыкты...

 

Йөгерттереп кенә барып кайтсын мәллә?

— Бүген, Дәет Дарифулыч, сез минем карамакта.

Көмеш чәчле милиция капитаны ОБХСС инспекторы Фәйзи агайның сарыга

буялган «Урал» матаенда Кырынтау авылына юнәләбез. «Кыдыл бодау» диалекты

белән сөйләшергә яратканын белә Зәет Зарифулла улы, шуңа үпкәләми...

Матайны совхоз идарәсе каршында калдырып, бинаның караңгы болдырына,

аннары эчкә үтәбез.

Директор чирләп хастаханәгә эләккән, баш бухгалтер район үзәгенә киткән,

кассир белән терлекчелек бухгалтеры гына эш урыннарында иде.

Фәйзи агай боларны әйбәт белә:

— Сәрия сеңел, бар йөгерттереп кенә директорыгызның шофёрын чакырып

кил, кая торганын беләсеңдер, — ди.

— Әнә генә, — ди Сәрия, тәрәзәдән күренеп торган диварлары зәңгәргә

буялган фин йорты тарафына төртеп күрсәтеп. — Өендә булса кирәк, әле генә

ихатасында кайнашадыр иде.

Сәрия чыгып киткәч, бухгалтер ханымның да теле ачылды:

— Әллә утын урлады дип язганнармы?

— Бар инде. Ниндирәк егет ул Мәсгуть, әти-әнисе исәнме?

— Бригадир ярдәмчесе булып та йөрде, заффермылар да булып эшләп алган

Гыйсметдин малае инде.

— Хатыны почтадамы?

— Әйе.

— Бу егет кайда иде соң үзе? Бер дә күзгә-башка чалынганы булмады?

— Себердән баеп кайтты. Жигулигә утырып. Аннары лесникка ялланды.

Ярты ел чиләнде микән, директор чакыртып, өр-яңа «Нива»га утыртты, иске

директордан калган фатирны, әнә шул фински йортны бирдертте. Моннан

көнләшүче күп инде хәзер. Үзенең абыйсының катыны сырламады микән әле

хатны, бер дә тормышларының рәте юк.

— Алайса, юкка йөрисез дисең инде син?

— Тагын нәрсәләр язылган суң?

— Утын дигән дә икмәк дигән.

— Безнең лесник Сәлахтан рәҗе игелек күреп була. Икмәген ни дияргә дә

белмим.

Әңгәмә шушы урында өзелде: ишектән Сәриягә тагылып диярлек, борчылуы

чырена чыккан, чандыр гәүдәле Мәсгуть килеп керде.

Аны күрүгә, Фәйзи агай.

— Һи, моның ише чикләвекләрне «вату» берни түгел дигән кыяфәт чыгарып,

миңа борылып елмайды һәм күз кысып куйды. Аннары, кырыслана төшеп:

— Мәсгуть Гыйсметдин улы Гыйльметдинов син буласыңмы? — дип сорады.

— Әйе, абый. Бер-бер хәл бар мәллә?

— Укы. Синең өстән язганнар. — Һәм Фәйзи ага анонимканы Мәсгутькә

тоттырды.

Егетнең куллары калтыранды, кәгазь бите дер-дер килде. Ниһаять,

язылганнарның очына чыкты ахры, тамак кыргандай итте, һәм:

— Абый, биш йөк имән утынын лесник үзе бирде, хезмәтемне утынлата

бәхилләтте, язуы бар, — диде.

— Утынны оныт. Сәләхи сиңа түгел, миңа да утын арттыра торган адәм

түгел. Күзе очлы. Бәк вакчыл. Син эпи турында сөйлә.

— Өй әнә, күз алдыгызда. Абыйлар, пожалысты, кай төш кирәк, әйдәгез,

ачам да күрсәтәм.

— Һмм... Бик кыю сүләшәсең бит әле син. Димәк, эпи синең өйдә түгел...

Әйдә. Кабыз «Нива»ңны, әтәңнәр ихатасына урап киләбез.

Машина, капка төбенә җитеп туктагач, егетебез бар кыюлыгын учына җыеп

димме, сорау бирергә батырчылык итте:

— Абый, сезнең өйгә керергә санкциягез бармы соң?

— Ә-әә-ә, — дип сузды Фәйзи агай, сары керфекле ачык зәңгәр күзләрен

түгәрәкләндереп. — Сиңа капылт кына санкция кирәк булдымыни? Үзеңнең

өйгә чакырганда кирәк түгел иде бит... Ярар. Менә бу абыең ихатагыз янында

калып торыр, ә без, синең белән икәү прокурорны урап килербез...

Егет сүзсез калды. Әмма дәшми озак түзә алмады.

— Абый, урлаган идем, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.

— Шулай диген аны, әнәңне эт җыккыры малай. Атаң хәтле абзаңны алдап

торасың. Сүлә. Нәрсә алып кайттың? Кая урнаштырдың?

— Арпа. Базга бушаткан идем.

— Берәр тонна бармы?

— Артыгы белән.

— Тәк. — Фәйзи агай кесәсеннән каләм алып, язып, нидер чутлады һәм

җинаять эше кузгатырлык күләмдә, ягъни илле бер сумлык арпаны төяп, амбарга

илтеп, үлчәтеп тапшырырга кушты.

— Калганы белән нишлим?

— Тапшырган кадәрең җитеп торыр.

Егет, каяндыр дус-ишләрен табыштырып, әйтелгәнне үтәде һәм арпа

тапшырылуы хакындагы язуны Фәйзи агайга кайтарып тоттырды.

Ике ай чамасы вакыт узгач, шул материалны «эш» итүче тикшерүче Хәлил,

Фәйзи абый белән икебезне бергә туры китереп:

— Егетләр, күреп торасыз, эшләр муеннан, утыра торган җиргә кыл да

сыймый, үз материалыгыз буенча эшне хезмәт коллективына җиткерергә,

җәмәгать гаепләүчесе яки яклаучысы сайлатырга кирәк, профилактика буенча

эш планы шуны таләп итә, зинһар иренмәгез, — ди.

Янә сары матайда совхозга укталабыз. Таныш конторга керүгә, безне зурлап

каршылыйлар, директор кабинетына уздыралар, кабинет хуҗасын һәм шофёрын

рация аша эзләү хәстәренә керешәләр.

Алар табылганчы дип «эш» белән танышырга керешәбез.

— 89 нчы маддәнең өченче чәстен кулланган бит бу! — дип кычкырып куя

Фәйзи ага.

— Нәрсә каралган инде өченче кисәктә?

— Ювелирный магазин басучы белән тигезләгән Мәсгутьне безнең Хәлил.

Иң киме өч ел моңа.

— Ничек алай?

— Күрәсезме, протоколда ничек язылган. Ул аннан урысча беләм дип кул

куйдырткан да статьяны бәхәссез тегеп булырлык итеп җавап бирдерткән. «У

менә в голове зародился умысел» дигән җөмлә дә бар монда хәтта. Өстәвенә

«үтеп керү» теккән. Ә үтеп керү өчен какраз өченче чәс.

Хактан да сорау алу беркетмәсендә «безнең ындыр табагы әйләндереп

алынган, мин бикле коймадан үтеп, арпаны үз машинама төяп урлап алып

чыктым һәм әтием яшәгән йортның базына бушаттым», диелгән иде.

— Дәет Дарифулыч, бу бит үз машинамда, дигән. Димәк, җинаять чарасы

буларак машинасы конфискациягә эләгә.

— Инәңнең койрыгы, — дип куйдым мин, аптыраудан гаҗиз калып. —

Себерләрдә бөкресен чыгарып алган машинасын алалар, үзен төрмәгә тыгалар,

көл-талкан килә бит егетнең тормышы!

— Хәлил Әмиреч артыграк тырышкан. Ул кадәр зурга җибәрү пычагымамы?

«Үтеп керү» дигәне артык монда. Югыйсә беренче бүлек чәпәрләр дә иң күбе

ике ел дәвамында айлыгыннан 20% тотып барырлар иде һәм вәссәлам.

Телефонга ябышам. Бәхеткә Хәлил урынында икән.

— Син нәрсә кешене шул кадәр колагыннан батырасың? — дигән соравыма

аның артык исе китмәде.

— Урлашмасыннар! — диде ул кыска итеп.

— Беренче бүлек кенә җитми идеме?

— Мин элек судка сез әйткән төсле җибәргәләдем. Ә анда тагын да

йомшарталар да эш бракка чыгып куя. Шуңа күрә гер тагам хәзер. Юкка

хафаланмагыз, ул ахырдан таман гына булып кала.

Мин трубканы куям да аптырап Фәйзи агайга текәләм.

— Барып кайтсын, йөгерттереп кенә, — ди өлкән хезмәттәшем.

Аңа җавап табарга өлгермим, директор, аңа тагылып шофёры килеп керә.

Күрешәбез.

— Эшләр кай тирәдә инде безнең? — дип кызыксына директор.

Хәлнең хөрт булуын аңлатам һәм Фәйзи агай ярдәм итәргә алынса гына

яктылык күренү мөмкинлеген төшендерәм.

— Дәет Дарифулыч, туктагыз әле. Бәлкем бу мәсьәләгә Рәхим Сабирычның

карашы бөтенләй үзгәдер?

— Шәхси шофёрымны утыртулары миңа абруй өстәр дип уйлыйсызмы? Егетләр,

пожалыста. Берни вәгъдә бирмим, ОБХСС кешеләреннән үзем дә шикләнәм. Ә сездән,

Фәйзерахман абый, бигрәк тә. Сезне бит, артыгызда аты-юлы белән «туры фәлән»

дип сүгәләр, хәтта абзарыгызның стеналары да юкә кабыгыннан, шул кабыкларның

аскы, бер метр чамасы өлеше зәңгәргә буялган имеш. Дөресме? Бетермик егетне.

— Урамда торган йөк машинасыннан урлау бер нәрсә, ә биләмәгә үтеп

кергән өчен закон каты. Тәк, энекәш... Кил әле монда. Утыр, директор абыең

белән минем арага һәм борыныңа киртләп бар.

Мәсгуть, дер-дер килеп, күрсәтелгән урынга кысылды.

— Судта прокурор әйтер, энем бу бит ап-ак, дияр. Син дә аның ак икәнен күрерсең.

Әмма, юк иптәш прокурор, бу кап-кара, диң. Чигенәсе түгел, аңладыңмы?

— Э-э.

— Синең яшь бәрәннәрең бармы?

— Ә? Нәрсә? Сарык бәрәннәреме? Өчәү.

— Яхшы. Судта болай сөйлисең: минем өч яшь бәрәнем бар. Аларга көн

дә яшел үлән чабып алып кайтам. Шуның өчен кабинада кыска саплы чалгы

йөртәм. Директор сүгә, машина утыргычын яшелләтәсең, ди. Шуннан мин үзем

белән капчыклар йөртә башладым. Сиздеңме аерманы? Капчыкларны урлау

нияте белән түгел, ә үлән тутыру өчен йөртә башладың. Директор сүккәнгә!

Рәхим Сабирыч, сез дә аңышып барасызмы?

— Таныйм, сүктем.

— Урып-җыю ничек барды быел? Комбайннар ватылып бик интектермәдеме?

— Һәй, Фәйзерахман туган. Ватылмаган кайларда... Берсе-бер калмый

кырылган көннәр булды.

— Бик хуп. Әнекәш, киртлә колагыңа. «Ул көнне без әбәд алдыннан басуга

сугылдык. Бөтен комбайннар ватылып туктаган иде. Директор миңа кайтып

ашарга һәм зернотокка менеп көтәргә кушты. Үзе, комбайннар эшли башлагач,

беренче олау белән кайтырмын, диде. Мин кайтып әбәдне ашагач, зернотокка

машинам белән кереп, аны күләгә урынга куеп, көтәргә керештем». Аңышып

бак, бернинди үтеп керү юк, син директор кушканга кергәнсең!

— Мин куштым! — дип куя Рәхим Сабирович.

— Син кергәндә биләмә ачык булган. Эпи һаман кайтмагач, ындыр табагы

эшчеләре өйләренә таралган. Ә син, урып-җыю вакытында рәтле йокы

күрмәвең сәбәпле, мәмрәп йокыга талгансың. Уяндың, директорың һаман

кайтмаган. Аннары анда кунып булмый ич, кайтырга җыендың. Ә бәкәйләргә

печәнең чабылмаган. Капчыклар буш кайтмасын дип тоттың да көшелдән арпа

тутырдың. Арпа авыр ул, күп керә. Ну шуннан зерноток капкасына эленгән

ялганчы йозакны алып куеп, чыгып киттең. Ул бикле түгел иде. Аның нинди

икәнен хәзер эт тә исбат итә алмый.

— Мин бит тикшерүчегә бүтәнчә сүләдем.

— Син аңа русча беләм дип кул куйгансың. Ә судта, мин русча начар беләм,

әрмиядә дә, Себердә дә йөреп кайткач, белмим дип әйтергә яхшысынмадым,

тикшерүче кырыс иде, курыктым, һәр әйткәненә аңламыйча риза булып тордым

һәм кул куйдым, дисең и прокурор күпме кысса да чигенмисең.

— Әле бит моның машинасы конфискациягә эләгә.

— Анысын болай. Мин үзем йөрткән совхоз машинасын үземнеке дип йөрим.

Авылда да аны Мәсгуть машинасы, диләр. Аннары үз Жигулиемне жәлләмичә

ничек аның белән йөк ташыйм, яңгырдан соң безнең урамга «Нива»сыз кереп

тә булмый дисең һәм фәләнеңнән ассалар да сүзеңнән кире чигенәсе түгел.

Бер ай чамасы вакыт үткәч, кабинет ишегемне кемдер кыюсыз гына шакый.

Ачсам — Мәсгуть.

— Абый, суд булды, сез әйткәнчә 20% түләү ясадылар, инде миңа нишлисе?

— Бар, бер ярты алып кил, Фәйзи агаеңны кичә генә майор дәрәҗәсенә

күтәрделәр, котлыйк үзен.

Мәсгуть йөгерттереп кенә кирәк-яракны алып килде.

— Бүтән урлашып йөрмә, әнәңне эт җыккыры малай, — дияргә онытмады

Фәйзи ага, кабарга дип печеньегә үрелгәндә.

Честьне кайчан бирәсе?

Казаннан фәрман килеп төшкәч, өч айлык әзерлек курсларына китеп бардым.

Производстводан милициягә рекрутланучылар байтак икән һәм һәммәсе дә

диярлек буйчан, эре гәүдәлеләр. Кайчак шыкаеп та куям, бу әзмәверләр җәберли

башласа нишләрмен, дим. Спортзалда дәресләр башлангач кына шик-шөһбәләрем

җилгә очты. Байтак курсташлар биредә дөм бөрешеп калды, кайсы-берсе турникта

бердән артык тартыла алмый. Ә ике потлы гер хозурында иң тазаларның да

әлләкем түгеллекләре фашланды. Мин уң кул белән унбиш, сулы белән уникене

чөеп, герне идәнгә куйгач, башта аю гәүдәле Мәскәү асты урысы килеп арканы

какты, тумышы белән Бөгелмәнеке булуы исенә төшкән:

— Молодец, земляк, татарча көрәш белән шөгыльләнгәнең әллә каян күренеп

тора, — диде ул, һәркемгә ишетелерлек итеп. Аның артыннан Ульян ягыннан

килгән мишәр егете дә шатлыгын белдереп,

— Рәхмәт, туган, нацию поддержал, — диде. Ә алдагы көндә генә шушы

егет, аркама каяндыр йоккан тузанны кагып:

— Не позорь нацию, — дип киткән иде...

Ай ярым укыгач, кандидатлык срогым тулды һәм, өйгә кайтып, партиягә

кереп килдем. Кайтышлый, райкомның пропаганда һәм агитация (коткы һәм

үгет) бүлеге мөдире Фәләх абзый очрап, каян кайтуым белән кызыксынды:

— Хатының беләме кайтып килүеңне, телефоннан хәбәр бирдеңме? — дип

кызыксынды.

— Юк, — дим. — Ара тар иде.

— Ялгыш эшлисең, егет, — ди бу, көлсу бөдрә чәчле юка башын чайкаштырып.

— Әнә Сәгыйдулла да хәбәр итми-нитми кайтып кергән иде, неудобный

положениедә калды... Алай ярамый, юл бүлегенә кереп булса да башта шалтырат,

аннары өеңә керерсең, — дип киңәш бирә бу авызын беткәнче ерып.

Менә укулар төгәлләнде. Погонга тиешле йолдызлар да кунды. Октябрь

бәйрәме көн, парад киемнәремне киеп, тәртип сакларга чыктым. Башлыгыбыз

безне төрле урыннарга билгели, мин Фәйзи агай янәшәсенә туры килдем.

Октябрь бәйрәмен һәркайдагы кебек безнең райүзәктә дә матур уздыралар.

Кызыл комачка төрелгән «ГАЗ-53» машинасы әрҗәсенә район җитәкчеләре

менеп баскан һәм Кызыл мәйдан хуҗаларыннан ким кыланмыйлар. Анда

райком, райкомол сәркатипләре, военком, прокурор, судья һәм бер-ике гади

хезмәт алдыңгысы. Ә безнең башлыкны, яңа гына бу вазифасында эшли

башлаганга яшьсетеп микән, югарыга алдыруны әлегә зарур санамаганнар. Ул

аста, әлеге «президиум» итәгендә басып тора һәм аның пеләшләнә башлаган

башы тегеләрнең башмагы югарылыгында...

Котлаулар, матур теләкләргә кадәр гимн тыңлыйсыбыз бар икән әле, аны

мәктәп оркестры башкара булып чыкты. Күршем Фәйзи агайдан:

— Честь бирәбезме? — дип кызыксындым.

— Һи, Дәет, — диде Фәйзи агай һәм, трибунага ымлап. — Әнә аннан торып,

матур гына честь биреп торсаң, алай начар чыкмас иде дә, ә биредә, ыгы-зыгы

килгән гавәм арасында, терсәк тырпайтып... Хәер, үзеңә кара.

Як-якка күз салам, начальниктан гайре беркем дә честь бирми. Ул, башын

бормый гына безне барлый, гимнга хөрмәт күрсәтмәвебездән хәбәрдар. Әмма

укучы малайларның гимнны, кайтарып-кайтарып, татарча бормалар кушып

уйнаулары аның безгә ябырылуын тоткарлый. Ниһаять, көй төкәнде, башлыгыбыз

йодрыкларын йомарлап, күзләрен шарландырып, безнең якка ыргылды һәм иң

әүвәле миңа акырынырга тотынды. Акланырга сәбәп тапмый, тик торам, башны

аска иеп. Мине «урыныма» куйгач, чират Фәйзи агайга икән...

— Фәйзи Сәгыйтеч! Ярый, Мирзануров әле генә укып кайтты, ул белеп

бетермәскә мөмкин, өлкән, акыллы остазга чутлап, сездән үрнәк ала торгандыр.

Синең бит инде сыртың саргаеп беткән милициядә эшли-эшли. Син пачыму

гимн уйнаганда честь бирмисең?!

— Гимн булды микәнни соң ул? — дип үтә гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды

Фәйзи ага. — Мин бит аны татарча бию көе диебрәк тыңлаган идем...

Марсель Гыйбатыч мондый җаваптан гаҗиз калып, ни дияргә белми буылып

торганда, безнең яннан җинаятьләр эзләү бүлеге оперативнигы Фәһим Рәшит

улы узып бара иде.

— Фәһим!

— Тыңлыйм, иптәш начальник.

— Син нишләп честь бирмәдең?

— Честьне бит аны гимн уйнаганда гына бирәләр!

— Соң гимн уйналды бит?

— Гафу итегез, иптәш майор, мин ишетмәдем, — диде Фәһим, гөнаһсыз

күзләрен мөлдерәтеп.

Начальник әле беребезне, әле икенчебезне утлы карашы белән «ашап» торды-

торды да, кулын кисәк кенә селтәп, яныбыздан китеп барды. Фәһим һәм Фәйзи

агай, бер-берсенә көлемсерәгән караш ташлап, җилкәмнән кактылар:

— Үрәнерсең әле җавап бирергә, тормыш үрәтә ул, — диде Фәйзи агай,

Фәһим яныбыздан китеп баргач. — Күрдеңме уголовный розыск хезмәткәрен.

Боларның «исәнме» дигәненә дә ышанырга ярамый... Настаяшшый опер!

Мин тирән итеп сулап куйдым.

— Кая, кемнәр арасына эләктем бит, шайтан алгыры...

 

Участковый Илсур

Илсур — чибәр милиционер. Үзешчән сәнгать йолдызы. Милли киемдә оча-оча

«һавадан чирәм йолкып» кем бии дисәгез, ул булыр. Бер дигән спортчы. Баскан

урынында мәтәлчек ясый торганы. Көләч йөзле булгангамы, аны бөтен кеше ярата.

Әмма кайчагында онытылып китә, «салгалый» торган гадәте бар. Сүккәнне бер

дә күтәрми. Бүлегебез башлыгын бермәлне чак кына тәрәзәдән ыргытмаган, ярты

гәүдәсе тышкы якка чыгып асылынган булган, имеш. Әлбәттә, түрәбез теленә хуҗа

булмаган, Илсурның канын катырырдай нәрсәләр ычкындырган күрәсең, ә ул саф

күңелле, ихлас зат, теләсә нәрсә әйткәнне йотып барырга күнекмәгән. Инде эше

буенча гаепләп, «соңгы вакытта исерекләргә беркетмәләр төземисең», дип каезлый

башласалар, үзе белән бергә сыйланган «иптәшләрен» дә аямый, «кер, алкаш!» дип,

сүгә-сүгә бүлеккә алып кайта һәм протокол төзеп, айнытып, өйләренә озата.

Илсур биләмәсенә бару чираты җитте. Ул мине «чик буенда» каршы алды

һәм моның белән икәү, узган-барган машиналарны туктаткалап, тикшергәләргә

керештек. Гаеп тапсак та, эшне артык катлауландырмыйча, кисәтү белән генә

чикләнәбез. Ул да булмады, Илсур катында әллә ничә егет кайнаша башлады:

кайсы безгә эштә булыша, ә кайсылар юлдан ерак түгел елга буенда шашлык

пешерә, бүтән сый-хөрмәтне кайгырта. Мин Илсурдан:

— Болар кем соң? — дип кызыксынам.

Ә ул канәгать кыяфәттә, елмаеп-балкып:

— Болар минем правый рукалар! — дип белдерә.

Баксаң, ярдәмчеләребез шушы тирә колхоз-совхозның урта буын белгечләре

икән.

Илсурның хатыны күз явын алырлык чибәр иде. Моңа прокурор урынбасары

да игътибар иткән, ничектер җаен туры китереп:

— Син интегәсең бер исерек белән, мин туры килдем бер җәфага, әйдә болардан

арыныйк та, китик минем белән Чаллыга, эш тә, фатир да хәл ителә, — дигән.

Әмма хатынның күңеле эремәгән, арада булган сөйләшүне Илсурга тишкән.

...Илсур ул көнне туган көне уңаеннан бераз ял итәргә дип күл буена

дәшкән иде. «Правый рукалар» һәм аны якын иткән хезмәттәшләре учак янына

җыелыштык. Ә дустыбыз юк та юк. Менә бер мәлне иске ак Жигули күренде.

Илсур машинасыннан төшеп, елмаеп-балкып, барыбыз белән дә күрешеп

чыкты. Кабинада арткы рәттә утырган танышыбызга сәлам бирмәкче идек.

— Егетләр, хайван ул, — дип дустыбыз тегенең ягына терсәге белән кизәнгән

хәрәкәт ясап алды, — утыр урыныңда гына! — дип җикерде.

Булачак прокурор шыпырт кына сеңеп кабинада кала, ә без мәҗлесне

башлап җибәрәбез.

Бераздан Илсурдан көндәшен гафу итүен сорыйбыз.

— Әйбәт кешеләр сез, бөтенегез дә, — ди Илсур. — Ну фәләнемне дә

аңламыйсыз. Ярар, кайтканда өе янында калдырырбыз, утырсын әле без ашаган-

эчкән чакта төкереген йотып. Җәза шул аңа...

 

Сафин

Милициягә эшкә кеше кодалау ай-һай кыен иде ул елларда. Әйтик, юл

хәвефсезлеге буенча хезмәткәребез Хәким күрше районныкы, алты ел элек

безгә кунакка килгән җиреннән җирле егетләр белән кызлар өчен сугышып

китеп, милициягә эләккән. Ә начальник өстәлендә милиция уку йортына озату

таләбе язылган хат ята. Моңа әйтә шеф:

— Яки эш кузгатабыз, яки укырга китәсең.

Бу укырга китә. Инде менә, кайтып, юлларда тәртип саклый.

Спорт буенча техникум тәмамлаган Сафин Әнвәр исемле егетне гади

милиционер сыйфатында эшкә алган идек, бик тиздән бу кешегә конвоир

вазифасын тапшырып булмавы ачыкланды. Ул кушылган эшне оныта икән.

Начальник әлеге хәлдән чыгуның оригиналь юлын тапты.

— Әйдә без моны дежур-офицер итеп күтәрик, кырыенда акыллы сержант

булганда, бәлкем өч көнгә бер кизү бүлегендә зарар салмый утыра алыр? –диде

ул пеләшен сыпырыштырып...

Кайвакыт, хезмәткәрләргә пистолет бирүне чикләү турында югарыдан

фәрман килә. Башлык урынбасары Сафинны фәрман белән таныштыра. Ул

да булмый, Чаллыдан ниндидер хулиганнар төркеме кайсыдыр авылга килүе

хакында хәбәр алына. Инде урынбасар Сафинга шунда барачак хезмәткәрләргә

пистолет бирергә куша. Сафин кушканны үтәүдән баш тарта, кемдер бирмәскә

кушты, кем икәнен оныттым, — ди.

— Соң, мин кушкан идем бит, — дип өзгәләнә урынбасар.

Сафин ышанып бетми, начальник әйтмичә биреп булмый, — ди.

Теге тузына башлагач «сына».

— Сез замнач, ә мин бәләкәй кеше, ул-бу булса, сезгә җавап бирәсе, миңа

түгел, — дип кораллар бүлмәсенә кереп китә.

Бер елны Бөгелмә төрмәсеннән зеклар качуы, шуларның берсе, безнең

район кешесе булуы хакында хәбәр алынды. Тиз арада төркем оештырып, әлеге

качкынның авылы башына поскын куйдык. Ягъни иске Жигули кабинасында

өч хезмәткәребез гражданский киемдә сыйланган кыяфәттә юл уртасында

«ял итә». Төне буе утырып чыксалар да, теге качкын авылына кайтмаган. Ә

участковый Сәгыйть, эч пошканнан пистолеты белән уйный торгач, «уймак

чыккан», кабинада ату тавышы яңгыраган. Пуля уйнаучының учын тишкән,

ә сержант Хөснетдиновның беләген сыдырып узган. Табиблар тиешле ярдәм

күрсәтте, берсенә дә гариплек янамый дип тынычландырдылар, әмма бу

хакта министрлыкта белсәләр безнең баштан сыйпамаячаклар иде. Мин

яраланучыларның өйләренә юл тоттым. Сәгыйть хатыны хәбәрне тыныч кабул

итте, ә Хөснетдиновныкы акырып елап ук җибәрде.

— Хатының сине бик ярата ахры? — дигәнемә Хөснетдинов:

— Яратмаска. Бер кич тә борчымый калмыйм бит мин аны, — дип мактанды.

Эшебезне тикшерергә тиздән комиссия киләсе иде, инцедентны йомдык,

югарыга җиткермәдек. Егетләрнең яралары тиз төзәлде, ә Сәгыйть йодрыгы

ныклыгын сынап карарга да өлгерде...

Көзге пычрак вакыт иде. Бик хөрмәтле укытучы апаны Жигулига утырган

егет аламасы баштан-аяк пычрак белән коендырып узып киткән. Моны күреп

торган Сәгыйть тиз генә матаена атланып тегене эзәрлекләгән һәм каршына

чыгып, юл читенә кысып туктаткан. Янәшәдә беркем юклыктан файдаланып,

кабинасыннан чыгарга кыймыйчамы, иренепме утырган егетне тартып алган

да, сулагайлап колак төбенә сылаган.

— Аңладыңмы нәрсә өчен икәнен?

— Аңладым.

— Син әле минем өстән жалоба юлларсың?

— Юк, абый, юлламам.

— Алайса, бар ычкын, карабрак йөр, әгәр тагын бер тапкыр берәрсен

коендырсаң, болай ансат котыла алмыйсың!

Бу кыланмышы өчен начальник нык орышты Сәгыйтьне. Кул озайту

аркасында бүлегебез элегрәк ике тәҗрибәле хезмәткәрен югалткан булган

инде, шуны искә алды. Прокуратура бик тырышкан егетләребезне батырырга.

Баксаң, нәкъ шуларның берсе прокуратура тикшерүчесен броконьерлыкта шик

астына алып, кешесен әйтми генә, атылган поши факты уңаеннан җинаять

эше кузгаткан булган. Арага райком җитәкчесе кереп, эшне йомарга куша.

Ә тегеләр үч саклаган, форсат чыгу белән эш кузгатып, аны күрше районга

биргәннәр, ә болары калага ук күчереп арканлауга ирешкәннәр. Һәм бу юлы

райком секретаре берни кыра алмаган, егетләребезне хөкемгә тартканнар...

...Менә комиссия килде, эшләребезне тикшерде. Спорт ярышлары

уздырып, тиешле нормативларны да үтәдек. Башлыгыбыз боларга көн дә сый-

хөрмәт оештырды: балыгын да тоттылар, шашлыгын да куырып кимерделәр.

Тикшерүнең соңында кызыл почмакка җыелдык. Комиссия рәисе эшләребездән

канәгать икән, кайбер хезмәткәрләребезне мактады да. Шулай матур гына

утырганда кинәт ату тавышы яңгырамасынмы?!. Начальник, үткен кеше,

— Кизү бүлегендә сейф ауды. Күчерергә кушкан идем, — дип аңлатма бирде.

Рәис моның белән килеште күрәсең, сүзен дәвам итте. Әмма кинәт ишек

ачылып, анда йөзе ап-ак булган Сафин күренде.

— Әнә, — диде ул, шомлы тавыш белән. — Теге дурагыгыз тагы атты!

Баксаң бүлектә кизү ярдәмчесе булып утырган Сәгыйть янә пистолеты белән

шаярган. Бәхетенә, бу юлы һичкем яра алмаган.

— Ничек тагы атты? Моңарчы кайда аткан иде ул?

Һәм комиссия рәисе без йомганны ансат кына казып чыгарды.

Нәтиҗәдә, башлыгыбыз әлеге «кунакларны» тагын бер көн сыйларга мәҗбүр

булды. Ходай саклады, тикшерүчеләр юньле егетләр булып чыкты, эшне олыга

җибәрмәделәр.

 

Профилактика

Тикшерүче Хәлил белән ОБХСС инспекторы Фәйзи агай, әлеге дә баягы

сарыга буялган Урал матаена утырып, каяндыр кайтып барганда, арбасына

азык чөгендере төягән «Белорусь» тракторы очрый...

— Кая аппара бу чөгендерне? — дип аптырый Фәйзи агай. — Бу якта ферма

фәлән юк, ә халыкка әле берни дә өләшенмәде, тукта, бу бит теге атаклы

звеновод Илдар Билалов.

— Билалов бугай шул, — дип килешә Хәлил. — Быел да узган елгы кадәр

уңыш алсаң, сиңа бүләккә җиңел машина — «Москвич» бирәбез дип беренче

секретарь уңыш бәйрәмендә шушыны котлады бит инде.

— Үзе үстерә. Колхозныкы булса да үзенеке саный инде ул чөгендерне.

— Әйдә туктатабыз.

Һәм Хәлил, ГАИ хезмәткәрләреннән алып торган таягын болгап, Билаловка туктарга

боера. Билалов, шактый ара китеп туктый, иренеп кенә кабинасыннан төшә?

— Нәмәгә кирәк булдым апайлар?

— Кая алып барасың чөгендерне?

— Өйгә.

— Колхоздан сатып алганга язуың бармы?

— Пред рөхсәт итә, мин бит көне-төне гел шушы эштә, үз хуҗалыгым дип

бүленә алмыйм. Первый үзе әйткән, бөтен шартларны тудырыгыз дип.

— Хәзер барабыз да чөгендереңне үлчәү аша уздырып, силос чокыры янында

бушатабыз.

— Сез үзегезне кем дип белдегез соң. Мин хәзер Исмәгыйль Вәлиевичкә

шалтыратам. Ул сезгә эш кешесеннән көләргә ярамаганын тиз төшендерер.

— Ә безгә ул карак тотарга, чөгендерне, икмәкне саклауны йөкләде. Рәхим

ит, шалтыратырсың, авто-үлчәгечегездә телефон бар ич сезнең.

Агай, үлчәнергә кергәч, телефон аша «беренче»не эзләп карый, әмма тегесе

ашыгыч рәвештә Казанга киткән икән, ә бу форма кигән кешеләр аның

китүеннән хәбәрдар ахры, каһәр суккырлары, әшәке итеп тәк елмаялар.

Нәтиҗәдә, чөгендерне үлчәтеп кире тапшырталар, аннары колхоз бухгалтериясенә

кереп, касса кенәгәсен күтәртеп, агайдан акча кермәвен тәгаенлиләр, акт төзиләр

һәм әле генә рекорд уңыш үстерәм дип канатланып йөргән колхозчыны, хезмәт

кешесен милиция бүлегенә алып кайтып, камерага ябып куялар. Кылынган җинаяте

уңаеннан Җамалыев эш кузгата да Бөгелмәгә шалтыратып, агайны шундагы КПЗга

озату хәстәрен күрә, вазифалы сабакташыннан «бүген алып китмәсәгез, первый

кайту белән азат итеп, эшемне бракка чыгара, зинһар булыш», ди.

Бер атнадан агайны алып кайталар, ә эше инде судта. Моны, сүз чынлыгы

өчен нәни генә җәза билгеләп суд залында ук азат итәләр.

Фәйзи агай белән бергә шул колхозның рәисенә колхоз бәясеннән бал сорап

барган идек. Рәис, план үтәү зарурлыгы аркасында бераз шикәр комы өстәгән

идек дип боргаланды. Фәйзи агай папкасыннан химик карандаш алып, балга

манды, язып карады, «бер утыз пронсит томыргансыз икән», диде. Баксаң, бал

саф булса, каләм үзәге җебеп, кәгазьгә буяу таралмый икән.

Менә шул балны алып, кассага акча түләгәч, колхоз рәисе белән бераз

гәпләшеп алдык. Теге агайга вәгъдә ителгән бүләк бирелмәгән. Үзе исә, бер

атна югалып торган җиреннән кайткач:

— Миңа чылбырлы трактор бир, балчык урламам әле, — дигән. — Камерада

утырганда ике яшүсмер белән туры килүен, үзен төрлечә каһәрләүләрен сөйләгән.

Иртән торуга моңа әле берсе, әле икенчесе атланып ала да касыгына тибә-тибә

чаптыралар, ара-тирә фәлән тукталыш, төгән тукталыш дип әйттерәләр икән.

Арып егылгач та тынычлыкта калдырмаганнар, мәлгуньнәр...

— Тәҗрибә юклык. Әгәр тукталыш исемен әйткәч кәничний дисә, ул уенны

туктаткан булырлар иде, — дип куйды Фәйзи ага.

— Их, Фәйзи ага... Менә сезнең тырышлык нәтиҗәсе...

— Алай димә, Дәет Дарифулыч, — диде Фәйзи агай каударланып. — Бу

настаяшший прафилактика. Урлашмагыз дип лекция уку чепуха ул, аннан бер

файда да юк. Ә монда безгә бер-ике ел килми йөрсәк тә була хәзер.

 

Башын да ашыйбыз, ашын да

Минем Фәрих атлы дусны баш инженерлыктан башлык итеп күтәрделәр.

Озак та үтми моның өстеннән шикаятьләр яварга тотынды. Шул шалтырата:

— Бүген кич, эшеңнән кайтышлый кагыл әле, — ди.

Барып керсәм, дус табын әзерләгән, матур гына сыйланып утыралар. Фәрих

кызып ук алган:

— Урлавын урладым, әмма тота алмыйсың, койрыкларым җыелган минем,

— дип шапырына. Мине күреп алгач:

— Ооо, нинди кешеләр! Әйдүк, түрдән уз, — дип кыстарга керешә.

Мәҗлесне өчәүләп дәвам итәбез.

Ике көн узгач, Фәрих тагын шалтырата:

— Теге мәлгунь, бер көн калмый сыйлавыма да карамастан, һаман казына,

— дип зарлана.

Иртәгесен Фәйзи агадан сораштырам:

— Йә, эшләр ничек. Алай көн дә кунак булгач, һаман актарыну кыен

түгелме?

— Кайгырма, Дәет Дарифулыч! — дип тынычландыра хезмәттәшем. — Ашын

да ашыйбыз без аның. Башын да!

Кавказ эзе

Таң тишегеннән кизү бүлеге хәбәр ала, «төн уртасында «Алексеевский»

совхозы идарәсе бинасындагы касса бүлмәсен басканнар, тимер идәнгә эретеп

ябыштырып беркетелгән сейфны кубарып алып чыгып киткәннәр».

Сәгать үттеме икән, барча хезмәткәрләр «кызыл почмак» атлы, стена буйлап

Брежнев һәм башка Политбюро әгъзалары портретлары урнашкан җыелышлар

залында утыра идек инде. Болай да бәләкәй буйлы башлыгыбыз Марсель

Гыйбатыч тагын да кечерәеп калган. Биш минут саен министрлыкның төрле

бүлекләреннән шалтыратып:

— Җинаятьне ачтыгызмы әле, нинди чаралар күрдегез, нинди версияләр

калкыттыгыз, — дип йөдәтеп бетергәннәр.

Безгә ярдәмгә политбүлектән бер хезмәткәр киләчәк, аны аэропортта

каршыларга тиешбез икән. Җыелдык, сөйләштек, таңда ук җинаять кылынган

урынга укталган оператив төркем кайтып җитеп, аның җитәкчесе Хәлил Әмиреч

хәлгә ачыклык кертте:

— Йөз мең сум эш хакы кайтасы булган, әмма банкта акча җитмәү сәбәпле,

буш борылганнар. Сейфта ун мең сум тирәсе акча сакланган (заманы өчен

зур сумма). Җинаятьчеләрнең акча кайтудан хәбәрдар булулары, хәл үзгәрүен

искәрергә өлгермәүләре мөмкин. Сейфны кубарганда каравылчы урында

булмаган, көндәгечә чәй эчәргә кайтып киткән. Әле ярый киткән, безгә мәет

кенә җитми иде. Каравылчы һәм кассир безнең белән кайтты, алар белән Фәһим

Рәшитеч шөгыльләнә. Сейф авыр, өч, яки дүрт кеше күтәреп алып чыккан

булырга тиеш. Идарә янында туктап торган ике тәгәрмәч эзен гипс ярдәмендә

төшереп алып кайттык. Эзләр комбайн тәгәрмәченеке булып чыкты. Совхоз

механигы, «Нива»га да шундый тәгәрмәчләрне куйгалыйлар, ди. ГАИ егетләре

райондагы комбайн тәгәрмәче куйган «Нива»ларны барлый башлады. Күрше

районнар белән әлегә элемтәгә чыкмадык.

Икенче көнне политбүлектән Мәмлиев Әнвәр Зиннурович атлы капитан

килеп төште. Элегрәк комсомол комитетында эшләгән, өстенә бер җаваплылык

та алмый, кирәкмәгән төшкә кысылмый, гомуми сүзләр белән генә сөйләшә

торган, шома битле чибәр кеше икән. Кичен янә «кызыл почмак»та җыелдык.

Мактаныр нәрсә юк иде. Беркемнән төпле сүз яки тәкъдим ишетелмәгәч,

мөнбәргә башлыгыбыз Марсель Гыйбатыч чыгып басты.

— Менә өч көн чабабыз, оперативниклар йокыны онытты, тикшерүче

кабинетында йоклый, ә җинаять ачылмый. Политотделдан кеше ебәрделәр, ә

толк юк. Менә Фәйзи абый син биредә иң өлкән кеше, милициядә эшли-эшли

сыртың саргаеп беткән, ать (Гыйбатыч дулкынланганда үзенең мишәрчәсенә

күчә иде), күзгә бәреп ать, мин кайда ялгышам и нәрсә эшләп җиткермибез?

Фәйзи агай урыныннан торды һәм бер авык гадәтенчә уйланып, дәшми

торды. Аннары тамак кырды һәм сөйләргә кереште:

— Марсил Гыйбатыч, иң элек сезнең политбүлектән кеше килүдән файда юк дигән

сүзегез белән килешмәскә рөхсәт итегез. Бик толковый иптәш килде. Төрлесен күргән

бар, Казаннан килеп, эшкә аяк чалып, югары җитәкчелектә безгә карата тискәре

мөнәсәбәт тудырып, бутап йөрүчеләрне дә күргән булды служба дәверендә.

— Сез хаклы, иптәш партия оешмасы секретаре. Әмма ары таба сүзеңне

милиция майоры буларак дәвам итсәң иде.

— Әйтәм. Әгәр бу эш артыннан опергруппа гына йөрсә, эш чыкмаячак.

Чөнки җинаятьчеләр тәҗрибәле, паспортларын төшереп калдырмаганнар. Хәзер

уголовный розыск егетләренә тегеләр калдырган тәгәрмәч эзенә термометр куеп

карап, эзләр суынган икән дип әйтергә генә калган.

— Фәйзи агай, син әллә кая кереп киттең түгелме?

— Хәзер, иптәш начальник, әз генә сабыр итегез. Әмма җинаятьне ачып була!

— Менә шуны сөйлә син.

— Була. Тик бу эштән беребез дә читтә калмаска тиеш. «Мин балалар белән

эшлим», «минем эш паспорт тикшерү», «мин янгынга каршы көрәшәм»нәр

булмаска тиеш. Барыбызның да конкрет эше бар. Хәзер һәркемгә берәр авылны

бүлеп бирәбез, һәм барыбыз да урыннарга барып һәр кешедән рәсми кәгазь

тутырып аңлатма алабыз. Кәгазь боткасы алдашулар булмасын өчен кирәк. Шунсыз

булмый, чөнки барыбыз да юрист, алдашырга өйрәтәсе юк, һәммәбез дә һушлы,

сораштым, нәтиҗә юк дип рапорт сырлап котылу бер нәрсә, ә бер пачка аңлатма

төяп кайту буладыр чын эш. Иманым камил, әгәр райондагы һәр кешене сорашып

чыксак, нәтиҗә булмый калмас, бер йә ике шаһит тапмый калмабыз.

Марсель Гыйбатовичның караңгы чырае яктырып китте һәм ул:

— Фәйзи ага тәҗрибәле кадр, дөрес сукалый, хәзер Хәлил Әмиреч һәммәгезгә

эшне бүлеп бирә, сезгә вакыт бер тәүлек, иртәгә шушында төштән соң

җыелабыз, «вакыт китте», — диде.

Әлеге «җәтмә салып сөзү ысулы» нәтиҗә бирде, шул төнне, дөресрәге таң

алдыннан мәхәббәттә аңлашып авыллары урамыннан йөрүче кыз белән егетне

бәрдерә язып ак «Нива» узып киткән.

— Машина тулы кеше иде, йөкләре авыр булгандыр, күпергә кергәндә юл

чокырына төбе бәрелеп алды, — дигән күрсәтмә бирде гашыйк егет.

Мондый мәгълүматтан соң янәшә-тирә райондагы ак төстәге «Нива»ларны

барларга керештеләр һәм күрше районда җылы яктан килгән шабашчыларның да ак

«Нива»лары барлыгы ачыкланды, җитмәсә ике тәгәрмәче комбайнныкы. Чагыштыру

нәтиҗәсендә гипста сакланган эздәге һәм әлеге тәгәрмәчләрдәге аерымлыклар

шактый охшаш булып чыкты. Шабашниклар туганнар иде, «берсен кулга алсак

җитеп торыр, болар бер-берсен калдырып кача торган халык түгел», — дигән фикерне

Хәлил Әмиреч әйтте. Әмма Казан белән киңәшкәч, икесен кулга алу хакында карар

чыгарды. Кулга алынучыларның яшьрәге, Муса исемлесе, озын буйлы, гел мускул

һәм сеңгердән торган егет ярты кирпеч салып корылган утын сараебыз дивары

яныннан үтешли кинәт сикереп тибеп куйды һәм җимереп төшерде. Кизү бүлмәсендә

дә капылт сикереш ясап түшәмгә түфлие эзен калдырып, һәммәбезне шаккатырды.

Конвоир сержантлар моны саклап йөрткәндә кобурада көнбагыш түгел, ә Макар

пистолеты булырга тиешлеген төшенеп, көрсенделәр...

Сорау алулар нәтиҗә бирмәде. Берсен Казанга алып китеп карадылар. Тик

болар сүзләреннән чигенмиләр, сейф турында берни белмиләр, ә кайдадыр

тәгәрмәч эзе калдыруларын расламыйлар һәм кире дә какмыйлар. Имеш Муса

«Нива» белән авыллар аша йөргәләгән. Рульдә йөрергә өйрәнү өчен төнне

сайлаган. Осталыгы чамалы булу сәбәпле як-ягына бик игътибар итмәгән,

күбрәк юлны күзәткән.

Казанлылар да эш чыгара алмагач, башлыгыбызга:

— Сейфны эзләгез. Сейф табылмаса боларны азат итәсе була, — дигәннәр.

Тагын «кызыл почмак»ка җыелдык. Башлыгыбыз бу юлы да акыл эстәп

Фәйзи агайга мөрәҗәгать итте.

— Йә, Фәйзи абый, инде нәрсә дисең? Чыгарып җибәрәбезме җинаятьчеләрне,

гафу үтенеп?

— Андый нәрсә булырга тиеш түгел.

— Ә сейфны каян табабыз соң?

— Соң аны болар әллә кая куймаган, суга томырган инде.

Паспорт өстәле башлыгы капитан Фарук Зиннәтовның чәрелдек тавышы

яңгырады:

— Җәмәгать, сизәсезме, Фәйзи агай бөтенесен дә белә! Үзе катнашкан ул

сейфны урлаганда!

Марсель Гыйбатыч дөртләп кабынып китте һәм Зиннәтовны «матур» сүзләрне

мул кулланып сүгеп ыргытты. Фәйзи агай исә башлыкның тынычланганын

сабыр гына көтеп алды.

— Һе, суга ташлаганнар, — дип авыр сулады Гыйбатыч. — Бездә бит судан

күп нәрсә юк, күлләр, буалар, җитмәсә «Ык».

— Иптәш начальник, болар моны буага да, күлгә дә илтми, чөнки сейф

әкәмәт зур, яр кырыеннан ташлый башласаң, күренеп, чыгып калырга мөмкин.

Болар моны «Ык»ка томырган.

— «Ык» та озын бит.

— Ярдан төшерсәләр шулай ук чыгып кала торган була. Күпердән аткан

булырга тиешләр, ә алар бездә ике.

— Ике шул.

— Аның берсе әнә генә. Анда өзлексез машина йөреп тора. Җәяүлеләр дә

тик тотмый. Ә Сагындык авылы янындагысы аулак, агачтан ясалган, тәбәнәк.

Болар бит безнең районга шул күпер аша килгән булырга кирәк. «Ык»ның

агымы көчле, астанрак эзлисе булыр дип чамалыйм.

Икенче көн әбәд вакыты җиткәндәрәк әлеге күпердән егерме метр чамасы аста

эзләгән сейф табылды һәм аның эченнән бер эшченең ертык иске киеме, ә киеме

кесәсеннән шабашчыларның адресы, исем-фамилиясе язылган конверт һәм хат та

табылды. Дөрес, бераз җебегән иде алар, әмма экспертлар укырлык иде.

Хәлил Әмиреч, судья белән прокурорны йә сатып алулары, йә куркытулары

мөмкин, җинаятьче өендә тентү узмауны сылтаулап, эшне кире бормасыннар

өчен кемгәдер анда барып, формаль булса да тентү ясап кайту кирәк дип

белдерде. Фәһим, тиз арада шул төбәкне урап, шәпләп кунак иткәннәр үзен,

алар бер дигән халык, дип кайтты.

Эш судтан шома узсын өчен шаһит булуы отышлы, дип Хәлил янә үз

линиясен бөкте. Һәм Мусаны бар гаепне үз өстенә алырга, ә туганнан туган

абыйсын шаһитлык итәргә күндерде.

— Ике кеше төркем чутлана, төркем белән китсәгез срок күбрәк эләгә, болай

син ансатрак котыласың. Аннары син яшь, таза, авырлыкларга түзәрлегең бар,

ә абыең кайта да алмаска мөмкин, — дип инандырган ул аны.

Муса, берсүзсез ризалашкан һәм җинаять эше суд аша, Хәлил теләгәнчә,

терекөмеш кебек тәгәрәп үтте. Дөрес, тикшерүче, шабашчылар белән башка

шартларда вәгъдәләшкән диючеләр дә булды. Хәер, тел ни сөйләмәс.

Ә эшнең уңышлы төгәлләнүе уңаеннан макталуга һәм бүләкләнүгә лаек

хезмәткәрләрне тәгаенләгән хатны мин әзерләдем һәм имза салдыру өчен

башлыгыбызга алып кердем. Гыйбатыч, иртәгә Казанга үзем барам дип алып

калды. Катлаулы җинаять ачу өчен ярдәмгә җибәрелгән Мәмлиев тә искә

алынган иде хатта. Озак та үтми министрлыктан приказ кайтты.

Барыбызны да зурлаган министр. Тик нигәдер Фәйзи агай гына онытылып

калган. Күрәсең, акыллы киңәшләре белән коллектив алдында уңайсыз хәлдә

калдыруын Гыйбатыч гафу итмәгән, фамилиясен сызып аткан...

 

Халык үч алучысы

Фәйзи абыйның кабинеты ифрат тар, Достоевскийның мәшһүр романында

тасвирланган, табутка охшаш Раскольников фатирын хәтерләтә. Анда бер

тимер сейф, бер өстәл һәм аның баш башына ике урындык сыйган. Тагын бер

урындык өченче кеше өчен, анысы ишек катында.

— Кемнедер көтәсез ахры.

— Әнә кереп килә, — ди Фәйзи агай тәрәзәдән тышка ымлап. Мин сине

хәзер бер дус белән таныштырам. Сиңа да Дәет Дарифулыч киләчәктә андый

дусларның кирәге чыгар дип уйлыйм. Бу настояшший опер. Халык оперы...

Капылт ачылган ишектән базык гәүдәле, бөдрә чәчләренә көмеш йөгергән

мөлаем йөзле ир кеше килеп керде.

— Шакып тормаган өчен гафу итегез, эш сәгатендә кәрт сугып ятмыйсызмы

дип тикшерәсе иттем, сездәге кайбер сотрудниклар, бикләнеп шул уен белән

мавыгалар, дип ишеткән бар. Исәнмесез?!

— Гомерең озын булыр, Габделхак, синең хакта сөйләшә идек, бу безнең

яңа зам — Дәет Дарифулыч.

— Бик әйбәт. Менә синең өстән шикаятемне белдерим әле үзенә. Фәйзи

картайды. Мин язганнарны рәтләп тикшерми, һәм хөрдәләп кенә җавап бирә.

Түгәрәкләндермә күзләреңне, район башлыкларының Башкортстаннан май

ташып, районның сөт планын үтәүләре хакында әйтүем. Куркасыз. Куркасыз

егетләр беренче секретарьдан. Ә үзегез коммунистлар.

— Синең мөмкинлекләр бер, безнеке — икенче. Фәләнкем әйтте дә, факт

расланды дип нәтиҗә ясап булмый. Аннары синең жалобаң миңа килеп

җиткәнче итәк-җиңне җыештырырлык вакыт үтә.

— Сезнең хәлне дә аңлыйм. Фәйзи, әйт, тагын каян ташый алар ак майны,

сөт планы һаман үтәлә бит. Ә Башкортстанга чыгып йөрүләр, минем сигналдан

соң чикләнде кебек.

— Шуны да белмисеңме? Чаллы ягында, «Круглое Поле»дәге склад белән

элемтә урнаштырдылар...

— Алайса шунда барып бер засада оештырмый булмас. Фотога төшерәм үзләрен.

Ә син, төлке, тикмәгә генә ычкындырмадың бу информацияңне... Первыйны

минем һөҗүм астында калдырып, берәр эре балык каптырырга җыенасың ахры?

Прокурор яшь, яңа кеше, артык басым ясый алмый билгеле...

— Син аның белән таныштыңдамы? Әллә өстәл дә суктың?

— Сайлаулардан соң кереп чыктым. Өстәленә дә суктым.

— Сарык булып яшәмим, арыслан булып үләм дидең инде?..

— Әйттем кәнишне. Энекәш, минәйтәм, син яшь кеше. Хезмәтеңне

хыянәттән башлама. Узган атнада безнең сайлау участогында закон боздылар,

кузгат эш, менә сиңа минем исемнән гариза! — Абый, аңлатып сөйләче, — ди

бу, йомшара башлап.

— Безнең участокта сайлауларда «беренче»гә 100% тавыш бирелде дип район

гәзите язып чыкты. Менә гәҗит! — дим. — Шуннан ни? — ди бу. — Мин һәм

гаиләм каршы тавыш бирдек, минәйтәм.

— Сайлау комиссиясе эшендә хилафлык тапмыйм. Бәлкем сез хәзер генә

шулай тыпырчынасыздыр? — дип карыша прокурорым.

— Комиссиядә минем алдынгы комбайнчы улым утырды. Кыскасы, безнең

участок рәисе районныкына шалтыратып: «Бездә ЧП, первыйга алты кеше

каршы тавыш биргән», — дип әйтә. Ә «беренче»нең алтылы чыбыгы Дифгать

Сираевның коты ботына төшә, артык бюллетеньнәр бармы, — дип сорый. Бар,

ди рәис. Сал шуларны. Ә бозыкларын яндыр, юк ит, ди.

Агаебыз үзе сөйләгәннәренең эффектын чамалар өчен әле миңа, әле Фәйзи

абыйга текәп карый һәм дәвам итә:

— Менә шундый хәлләр, Фәйзерахман. Прокуратурадан чыккач, шул

тирәдәге каен ышыгына посып торам. Ярты минут та үтмәде, закон сакчысы

атылып чыкты, як-ягына каранды һәм райкомга төбәп йөгерде.

— Синең шикаятең буенча эш ачылмаячак, — диде Фәйзи агай көлемсерәп.

— Бигрәк тә шәп. Миңа Үзәк Комитетка язар өчен җай ачыла. Бар бит КПСС

Үзәк Комитетының «Гражданнарның хатларына, үтенечләренә игътибарлы

мөнәсәбәт» турындагы карары. Шуның нигезендә мин теләсә кайсы инстанциягә

хат язам һәм алар миңа мәгълүм срокларда җавап бирергә тиешләр, кулларын

«по швам» куеп, миңа Хөрмәтле Фәлән Фәләнеч дип, түбәнчелек белән...

 

ГКЧПга алхәбәр

Телефон шалтырый. Райкомның хокук органнары белән эшләү йөкләтелгән

инструкторы Гуляемҗанов кушаматлы Мөнәвир Гыйлемҗанов икән.

— Карале Зәет, әле генә сыра кайткан. Синсез арткы ишектән кереп булмый.

Тимерҗан абыйның да бик барасы килә, бәлкем шул тарафка шуышырбыз?

— КПСС карарына каршы чыгу булмасмы соң? Хәмер эчәргә ярамый бит

халыкка. Ә коммунистларга бигрәк тә. Указда, беләсеңме, ни дип әйтелгән?

— Ташла әле юләр сатуыңны. Әйт, барабызмы, юкмы?

— Фәйзи абыйны ияртүгә каршы түгелсездер бит, арт ишекләрне ул тагын

да ансат үтә.

— Сез икенче каттан төшеп, урамга чыкканчы, без килеп җиткән булабыз!

Хактан да, киенеп урамга чыксам, Мөнәвир белән Тимерҗан абый килеп

баскан. Тәмам сусаганнар, коргаксыганнар ахры.

— Сәлам!

— Сәлам! Кая Фәйзи абый?

— Әз генә сабыр итик, хәзер чыгып җитәр.

— Уф, егетләр, сезгә ияргән мин карт җүләр. Эш сәгатендә сыраханәгә

баруыбыз Сәет Хәйриевичкә ишетелсә, бетте баш.

Көн төшкә авышкан, караңгылы-яктылы мәл, һәм ябалак-ябалак кар ява.

Урам уртасыннан ике исерек бара. Кочакланышканнар, авырдан атлыйлар.

Минем формадан икәнне дә аңларлык хәлдә түгелләр. Безнең яннан узып,

бераз киткәч, тазарак гәүдәлесе кырт туктый. Ә юкасы әлеге көтелмәгән манёвр

нәтиҗәсендә сөрлегеп тезләнә һәм, ташбакага охшап, аркасына әйләнә. Әмма

хәле бар икән әле, ничек кирәк, алай аяклана.

— Апайлар, бу Болынкырмы? — дип сорый тазарагы.

— Әйе.

— Әйттем бит, — ди бу, юлдашына терсәге белән кизәнеп. Ә тегесе

дәшми.

Болар юлларын дәвам итәләр, әмма базык гәүдәле кабат туктап, юкасы

кабат карда аунап ала.

— Иртәме, кичме?

— Кич.

— Әйттем бит! — ди базык гәүдәле һәм юлдашына тагын терсәген күтәрә.

Болар ничек кирәк, алай юлларын дәвам итәләр. Әмма озакка түгел. Ике-өч

адым китүгә, инде юкасы туктый һәм инде көррәге карга барып кадала.

— Стоп! — ди чандыр гәүдәле ир, бармагын иреннәренә куеп. —

ГКЧПланды...

Шаккаткыч хәл, әлеге әңгәмә ГКЧПга бер ел кала булды.

 

Мичкәләр арасында

Ул арада Фәйзи агай да чыгып җитте һәм без урам тутырып сыраханәгә таба

ашыктык. Райкомда парткомиссия рәисе вазифасындагы Тимерҗан агайның

кылтаясы килеп китте ахрысы:

— Нәрсә, егетләр, исерекләргә карата чара күрү әллә беттедәме? Сез бит

форма кигән кешеләр, битарафлык күрсәтергә оялмыйсызмы? — дип сайрый

башлады.

— Борчылма, Тимерҗан Мирхафизәнеч, бу исерекләрне безнең сержантлар

әллә кайчан тәрәзәдән күрде инде. Милиция бүлеге турыннан алып керү яхшы

түгел, райком тирәсенә җиткәннәрен көтәләр булыр...

Сыраханә мөдире мине күргәч балкып ук китте. Егетне сырага су кушканы

өчен җавапка тарта башлаган булганнар. Шуның бертуган апасы минем уң як

күрше.

— И, Зәет абый. Яхшылыгыңны ничек кайтарыйм дип йөри идем. Менә әйбәт

булды. Сез складка үтегез, хәзер яңа мичкә ачам, — дип өтәләнә егеткәй.

— Әлбәттә, яңаны ачасың, әнәңне эт җыккыры малай. Дәү абыйларыңа су

кушканын эчертмәссең бит инде, — дип сукранып куйды Фәйзи абый. Кара аны,

икенче кат эләксәң, Дәет Дарифулыч әйтте дип тору юк, ишетсен колагың!

Складның тимер рәшәткәле бәләкәй бердәнбер тәрәзәсеннән яктылык әллә

ни төшми икән. Тезелеп киткән мичкә рәтләре арасыннан түргәрәк узып,

шакмаклы ашханә өстәле тирәсенә урнашабыз. Ул арада сыраханәче егет

алдыбызга икешәр бокал сыра китереп куя.

— Сыра өчен акча алам, ә бу ярты — күчтәнәч, — ди ул һәм өстәлебез

уртасына тантана белән бер шешә «Столичный» чыгарып утырта.

Без карышып тормыйбыз, хәзинәдә барыннан җитешеп, тотасын тотып бетергәч,

караңгы һәм шыксыз бүлмәдән тизрәк яктыга чыгарга омтылдык. Тимерҗан абый

белән Мөнәвир сигарет кабызды һәм без салмак кына кайту якка атладык. Райпо

идарәсенә җитәрәк барыбызны да уртак фикер биләве ачыкланды.

— Егетләр, аракы Дәлифә складында. Тик ул аны райпо рәисе язуыннан

башка җибәрми, — диде Фәйзи абый.

— Кабинетында ут бар, сугылып чыгыйк булмаса, — диде Тимерҗан агай,

кет-кет көлеп.

Хозурына тезелешеп, берсеннән-берсе хәтәр ир-егетләр килеп кергәч, рәис

каушап калды.

— Бер-бер хәл бар мәллә? — дип ысылдады, кинәт тавыштан өзелеп.

— Әлегә юк, — диде Тимерҗан абый. — Әмма безнең гозерне үтәмәсәң,

дөнья хәлен белеп булмый.

— Рәхим итегез, нинди гозер?

— Безгә хәзер үк ике, юк, ике аз булыр, өч ярты кирәк.

Рәис калтыранган кулы белән числолык битен йолкып алып, нәрсәдер

сырлады һәм Фәйзи агайга тоттырды...

 

Исәнме, Мәүҗидә апа!

Текә, тар баскыч буйлап икенче каттан төшеп барганда, Зәлифә очрап тора.

Ул тулы гәүдәсе белән һәммәбезне рәттән стенага сылап уза.

— Дәлифә, чәк кенә сабыр ит, үскәнем. Кая бик хәтәр ашыгасың? — дип

эндәшергә өлгерә Фәйзи агабыз.

— Түрә чакырта, — ди Зәлифә, дәү мут күзләрен уйнатып һәм райпо рәисе

кабинеты ишегенә ымлый. Аннары калку күкрәген хәрәкәткә китереп тирән

итеп бер көрсенә дә, юрамалый хафалы кыяфәткә кереп, аты-юлы белән, — и,

Ходаем, тагын фәлән итәргәдер инде, — дип өсти һәм, чәк кенә түзегез, хәзер

чыгам, — дип, кабул итү бүлмәсенә йөзеп кереп китә...

Бернишләр хәл юк, көтәбез. Мөнәвир ниндидер мәзәк очрак турында сөйли.

Шаркылдап көлешәбез. Тимерҗан агай гына көлми.

— Сезгә рәхәт, — ди ул. — Сез котылдыгыз.

— Соң, нәрсә аптырап торасың? Син дә барып кил койма буена.

— Шту син. Әгәр берәрсе күрсә? Сәет Хәеричкә барып ишетелсә? Койманың

теге ягында Мунча Мәүҗидәсе яши бит...

Мәүҗидә дигәч, сискәнешеп куябыз. Хактан да хәтәр хатын. Ике бите кып-

кызыл булып, кызышып, эссе бәреп, ә шәле астыннан саргылт чәчләре ташып

чыгып, тузгып тора. Урамда узып барганда, теләсә кемне тәк дуамал туктатып,

син фәләннәрнең кызын боздың, җирбит, төгән юньсезлекне эшләгән идең,

анаң тегеләй, атаң мондый иде дип бөтен урамны сасытырга, кем булуыңа

карамастан, йөзеңне җыртырга күп сорамый. Райпо складлары тирәсендә дә

уралырга ярата: «Фәлән кемнәргә итәк астыннан нәрсә озаттыгыз, миңа да

бирегез», — дип теләгән-теләмәгән әйберен алмый калмый.

Ә Зәлифә чыкмый да чыкмый. Тимерҗан агайның да сабыры төкәнде,

күрәсең, ул да без юешләгән такта коймага барып капланды... Тик маңгае белән

койманы озак сөзеп тору насыйп булмаган икән, Мөнәвир, ап-ачык итеп:

— Исәнме, Мәүҗидә апа, — дип куймасынмы?

Тимерҗан абый «ә» дигәнче чалбарын төймәләп, безнең якка «ялт» борылып,

тураеп басты. Әле бер, әле икенче якка каранды. Баксаң, Мөнәвир шаярткан

гына, Мәүҗидә апа һич кайда да күренми булып чыкты.

— Әле ярый беткән иде, — дип куйды Тимерҗан агай, сүрән генә.

Ниһаять Зәлифә дә күренде. Шешәләр һәм закускага дип бер пачка печенье

алып, мәдәният йорты артындагы бакчага киттек. Шундагы агач диваннарның

берсенә чүмәшеп, мәҗлесебезне яңартып җибәрдек. Башта агач диван утыру өчен

салкын сыман тоелган иде, ике шешә бушагач, зыянын тоймый башладык.

— Егетләр, сезгә мине күтәреп алып кайтырга туры килмәгәе, — дип куйды

парткомиссия рәисебез, уңайсызланып кына.

— Сез нәрсә инде, Тимер абый. Бу суыкта моның белән генә кем исерсен?

— Минем монда балак катты. Менә бу тәре, — Тимерҗан абый бармагын

Мөнәвиргә төбәде, — менә бу җүнсез... Дурак. Тотлыга торган булып калсам

шунда...

 

Кувалдин

Ул көн, каядыр тоткарланып, эшкә соңарып килдем. Бусаганы атлап

узганда, иртәнге җыелыш тәмамланган, ә бер төркем хезмәткәрләр, таралырга

ашыкмыйча, кизү бүлмәсе янында таптанып, мине көтеп торалар иде.

— Егетләр бер-бер хәл булды мәллә? Кайда Марсель Гыйбатыч, машинасы

күренми?

— Ул прокурор белән бергә ашыгыч рәвештә Казанга китте.

— Ә ник җыелып торасыз?

— Дәет Дарифулыч, сед Кувалдинны белә идегезме? Беднең якташ. Чаллыда

яши иде? Бик чибәр нәселләр инде, сеңелләре дә күд явын ала торган, музыка

укытучысы.

Кылт итеп ике-өч ай элек кенә ГАИ хезмәткәре, чи урыс егете Сергей

Кувалдин белән саф татарча сөйләшеп торуыбыз искә төште.

— Син өйләндеңме әле? — дигән соравыма:

— Әй, б... к... марҗа алдым инде шунда, — дип биргән җавабы хәтергә килде.

Егетләрнең кыяфәтләре шактый сүрән иде.

— Кувалдинга ни булган?

— Асылынган.

— Китсәнә! Тиздән әти булам дип торганда. Ничек алай...

— Алабуга-Чаллы юлында бер лихачны эзәрлекли. Теге буйсынмый. Ахыр

чиктә тәгәрмәчләренә ата.

— Һәм теге шофёр җан-тәслим кыламы?

— Пычак та булмый. Машинасыннан йолкып чыгарып, Кувалдин моны

бүлеккә алып кайта, беркетмә тутыра. Беркетмәгә кул куяр өчен ике пүнәтәй

кирәк бит, үдегез беләсез, беддә генә шундый валакита. Японнарда андый нәрсә

юк дип укыдым. Кувалдин ике удгынчы хатынны пүнәтәйлеккә күндереп алып

керә. Чибәр, ягымлы бит, хатын-кыдга сүде үтә торган. Әлеге ханымнарның

берсе корсаклы да икән. Беркетмәне ядып бетереп, теге хатыннар кул куя

башлагач, теге лихач сикереп торып көмәнле хатынның корсагына тибә. Һәм

Кувалдин, үден тыеп кала алмый, моның ияк астына сылый. Ияк чатный.

Баксаң лихач дигәне бик дәү түрәнең малае икән. Кувалдинга прокуратурада да теш

кайраучылар булган, аларның дусларын да правасыз калдыргалаган чөнки, үтенечләрен

санга алмаган. Әнә беддә эшләп китте бит, Илсурның хатынына бәйләнгән Җамалыев.

Шул анда өлкән тикшерүче икән хәзер. Кувалдинга әйткән бу:

— Гаебеңне танысаң, судка кадәр иректә калдырам, югыйсә хәзер үк

яптырырга кыҗрыйлар, — дигән.

Кувалдин гаебен танып кул куйган да кайтып асылынган... Бүген күмәләр.

Менә без, берничә хезмәткәр коллегабызны озатырга бармакчы булган идек,

Гыйбатыч рөхсәт бирмәде. Асылынып үлүче солдатларны да төнлә күмәләр,

андый үлем белән китүчегә хөрмәт юк ул, ди.

— Прокурор барында шулай дидеме?

— Әйе.

— Ә нишләп ул барында сорадыгыз.

— Нишлик соң, Дәет Дарифулыч?

— Барыгыз. Марсель Гыйбатыч — мәнле егет, прокурор катында гына шулай

әйтергә мәҗбүр булгандыр...

Соңгы вакыйгадан соң әллә нишләп озак дәверләр кулга каләм алынмаган.

Ихтимал, мин дә үзгәргәнмендер. Үзең өчен отышлы булмаган хәлләрне

язасы да килми бит ул. Әмма, стаж тулуга пенсиягә аткарылгач, язмаларыма

кабат әйләнеп кайтылды... Йомгаклый торган өлешкә тотындым. Моңарчы

язганнарымда чынлыктан бигрәк шаярту күбрәк. Милиция мәктәбендә ул фәнгә

дә өйрәтәләр бит. Ә менә бусы, соңгысы — чын... Бары чын гына.

Икенче бүлек

ИБЛИС ХОЗУРЫНДА

 

Фәнни эзләнү

Галиханның совхоз башлыгы булып эшләп китүе үзе бер әкәмәт. Исеме совхоз,

асылда, үзбаш яшәсә мантымасмы дигән өмет белән, аптыраганнан «Йолдыз»

колхозыннан башка чыгарылган бригада, ягъни утызынчы елларда ук, ә бәлки

аннан элегрәктер дә, арурак кешенең беләге, дим микән инде, юанлыгындагы

усак, юкә бүрәнәләрдән бурап салынган, эчтән-тыштан балчык сылап

катырылгач, известь белән агартылган, әмма төс ташлавына да байтак гомерләр

узган, түл түбәле, җиргә сеңеп утыручы, капка коймасы йә юк, йә авыш шөкәтсез

өйләрдән гыйбарәт Шабан атлы урыс авылы иде ул. Яңа оешкан совхозга идарә

бинасы итеп, район үзәгендәге мәдәният йорты бәдрәфен хәтерләткән, шуның

кебек үк санэпедимстанция таләбе буенча ала-кола акшарланган каравыл өен

тәгаенләделәр. Урамнары саз да чокыр, ә район үзәгенә барыйм дисәң, юлы

— юк. «Халкы ялкау, үнәрсез, самогон чөмерәләр, кулларыннан өч тиенлек эш

килми, ә лыгырдарга һәм шикаять юлларга булдыралар», дип зар елап, район

җитәкчеләренең байтак колак итен ашаган мактаулы «Йолдыз» колхозы рәисе,

әлеге авылдан котылуын ай буе «юган» дип сөйләделәр.

...Төн йокламый чиләнүләре бушка китмәде Галиханның. Баксаң, рәтле хуҗа

булганда кем дә җир җимертеп эшли икән, район үзәгендәге мактау тактасында

кепка кигән озынчарак йөзле, саргылт чәчле һәм зәңгәр күзле урыс агай һәм

марҗа түтәйләрнең дә елмаюлы сурәтләре күренгәли башлады... Шабан үзгәрде,

татарлаша төшеп, олайды, урамнары асфальтләнде, стадионлы һәм иркен спорт

залы булган урта мәктәпкә, фонтан атып торган ихаталы мәдәният йортына, ике

катлы, тышы мәрмәр оны белән штукатурланып, эчке диварлары полировка дип

аталучы, өслеге ялтыравыклы, пычкы чүбен катырып ясалган такталар белән

зиннәтләнгән идарә бинасына, бассейнлы балалар бакчасына, автоматика белән

җиһазланган өр-яңа фермалар, гаражлар, техника төзәтү үзәкләренә тиенде,

яшь гаиләләр өчен төзелгән йортлардан яңа урамнар барлыкка килде. Совхоз,

үз көче белән район үзәгенә кадәр юл күтәртеп, чуерташ түшәгәч, өстенә битум

агызып, асфальт ягып, «үтүкләүне» районның юл оешмасы хәл итте. Гомергә

рәтле сулык күрмәгән авыл янәшәсендә балык күле хасил булды, хуҗалыкның

карабодай басуларын читләүче каенлыкларны умарталыклар тутырды, мал

асрыйм дигәннәргә нәфесе күпме, шулкадәр силос, печән һәм катнаш азыкны

«К-700» тракторы белән өй борынча китереп, ишегалларына аудару гадәткә

керде. «Асрасыннар, эшләсеннәр, мантысыннар, эшләп кеше үлми, терлек азыгы

белән проблема булмаска тиеш», — дип куырды Галихан. Берзаман совхозда эчеп

йөрүчеләр гел төкәнде. Директорның үзен исәпкә кертмәгәндә, әлбәттә.

— Нишләп урып-җыю чорында берүзең урамда мондый хәлдә? — дип

кызыксынучы район вәкилләренә аның җавабы гел бер булды:

— Фәнни эксперимент бу. Мин Русиядәге авылларны чәчәк аттыру турында

хезмәт язам, фән хакына кайбер сынауларны үз өстемдә үткәрергә туры килә...

«Русияне татар гына рәткә кертә ала», дигән нәтиҗә чыгаручы да табылган

Шабанда. Харитонов фамилияле отставкадагы подполковник авызыннан

яңгыраган әлеге ачыш.

Тора-бара яңа совхозда җиңел машиналарга ия булырга хыялланучылар

борынлый башлый. Галихан, кызылармияче тапкырлыгы күрсәтә, машина

җитештерүче заводлар белән уртак тел табып, кышын, мәшәкать кимегәнрәк

чорда арзанлы эшче көчләрен шуларга юллый, юнь хакка итен, балын озата һәм

совхоздашларын район өлешенә керми генә тәгәрмәчле итү җаена ирешә...

Шулай инде, безнең авылның Минзифа апа әйтмешли, хәерченең

алъяпкычына бер соскы җылы борчак салсаң, хисләнеп китә икән дә, борчагы

чәчелә, имеш... Шабаннар рәхәткә чыгып яши генә башлаганнар иде, көннәрдән

бер көнне капылт кына районда җитәкчелек алмашынып куйды...

 

Чуан өстенә кутыр

Яңа башлыкны өлком сәркатибе Ганиевнең авылдашы дип юрадылар,

чөнки ул райкомны райкум дип әйтә, имеш... Башлыкка ияреп аның бер көтү

яраннары килде һәм болар үз абруйларын яңа җирлектә ныгытуны урындагы

уңганрак, фикере булганрак җитәкчеләрне типкәләүдән, тапаудан башладылар.

«Биредә халык бик өркәк, катырак кычкырсаң, артларына да утыралар», — дип,

чикы-чикы көлә-көлә мактанышты, куанышты якташлар үзләре генә калган

чакларда... Аларга булышырга теләүче җирле «түзәм ич!»ләр (тузумецлар) дә

табылды урыннарда һәм, шикаятьләр ташкыны хут алып, тикшерү оешмаларына,

шул исәптән безгә дә эшне арттырды.

Бер кичне Галихан фатирым ишеген какты. Байтак хуҗалыклар сөт планын

үти алмый иза чиккән, чит өлкәләрдән ак май сатып алып кайтып, шуны әвеш-

тәвеш ясап, «дәүләт алдындагы бурычларын» ничек кирәк алай каплаган бер

вакытта, Галихан мәсьәләне урында хәл итү әмәлен тапкан. Халык контроле

егетләре атна буе казына торгач, аноним хатта язылганнар раслана дип тапкан,

өч центнерга кадәр сөт тапшыручыларга ул да литрына, башка хуҗалыклардагы

кебек үк 22 тиеннән түләгән, ә инде ярты тоннага кадәр җиткезүчеләргә,

базардагы кебек 30дан тамызган, аны да арттыручылар өчен бәя 50гә һәм тонна

чиген үтүчеләр өчен 75 тиенгә сикергән... Халык контроленә ярдәмгә өстәмә

көч, КПСС райкомының парткомиссия җитәкчесен дә юнәлткәннәр.

— Нәфес бөек көч, миңа хөрәсәнлеккә чыккан кешеләрне игә китерү мөһим,

татар игосы да игә китерү дигән сүздер әле, мин үз кешеләребезне җиргә

беректерәм, дип чата-кама килгән Галихан. Ә нишләп хәзер генә ябырылдыгыз,

нигә элек бер дә дәшми идегез, дип ярсыган. Ә тегеләрнең үз туксаннары

туксан, моннан язмача аңлатма таләп итәләр, имеш...

— Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, сиңа сугыласы иттем.

Ниемә ниндидер анонимка аркасында дөнья кубара соң болар? Элек андый

хәл юк иде, ләбаса, — дип сукранды алдынгы хуҗалык җитәкчесе.

— Яңа себерке каты себерә, дип аңлап була моны.

— Халык контроле белән парткомиссия инде атна буе казына. Чуан өстенә

кутыр дигәндәй, сине дә китереп кушарга мөмкиннәр, имеш. Миңа нишләргә

боерасыз соң инде хәзер?

— Прокурор белән сүдияне мунчалар кертә-кертә, ничә еллар кунак иттең,

фаразлап кына утырмасыннар, ярдәм итсеннәр!..

— Безгә материал килеп кермәде бит әле, диләр. Бер киресенә катса, уртак

тел табу кыен, үзең сөйләшеп карамыйсыңмы, дип сиңа сугылырга киңәш

итте акыллырагы...

— Яңа хуҗалар алдында котлары ботларына төшкән, шуңа сылтау табып,

боргаланалар.

— Алай гына микән?.. Синдә компромат булуы да ихтимал, имеш. Аңлап

җиткермәдем, әллә үзләрен, әллә мине күздә тоттылар.

— Пычак йөзеннән йөри торган эштә бит, алны-артны, уңны-улны

киртәләми булмый. Ә райкомның бюро членнары? Алар ничек? Очраганда

сине кочаклап күрешәләр иде шикелле? Җил-яңгырдан ышыклыйлармы әз

генә булса да?

— Асларына җибәрүләреннән оялган сыман, очраганда йә читкә, йә аска

карыйлар.

— Аңлашыла. Берәрсе синең белән сөйләшсә, икенчесе күреп, әләкләргә

мөмкин.

— Кыенлык килгәндә беленә икән кемнәрнең кемлеге...

— Асыл хакыйкатьне аңлавыңны хәерлегә юрыйк. Ә инде сөт белән әвеш-

тәвешеңдә җинаять составы бар икән, безнең бер ГАИ җегете авылдашларына

әйтмешли, «хәлегезне аңлыйм, но помочь не могу».

— Нинди состав? Төзелештә аккорд премия системасы кулланыла, Зәет. Бу

прогрессив ысул санала. Мин аны сөт җитештерүдә үзебезнең эшчеләргә карата да

кулландым. Безнең хуҗалыкта һәр ихатада диярлек үзенә күрә капиталь кечтеки

шәхси ферма хәзер. Малны күп асрыйлар, һәм терлек-туар люкс шартларда,

хуҗаларының яратуын, мәхәббәтен тоеп яши. Шул абзарларны кушылышта

күзалласаң, шактый мәйданда фермалар шәһәрчеге килеп чыгар иде. Ә андый

шәһәрчекне авыл читенә чыгарып салыр өчен, беләсеңме күпме чыгым кирәк?

Коммуникацияләр уздыруы гына да алтын бәясенә төшә. Юлын күтәрергә,

капка-коймасын корырга, каравылчылар штаты булдырырга, белгечләр китертергә, ә

алар өчен фатир мәсьәләсен хәл итәсе була... Әле бит һәммә корылманы карап,

ремонтлап тәртиптә тоту бар. Һәм маллар ул очракта, яхшы дигәндә казарма

шартларында яши. Эшкә барып кайту өчен дә артык вакыт сарыф ителә дигән сүз.

Мал да интегә, терлекче дә эшерелә. Әле терлекче, караган малының авызыннан

өзеп өйдәгесе өчен урлаша башлаячак. Сөткә өстәмә түләү, күренеп торган

чыгымнар янәшәсендә төкерек кенә. Әле бит шул кызыксындыру аркасында

бездә ел да терлекнең баш саны арта, нәсел эше яхшыра, һәр сыердан сөт елдан-

ел күбрәк савыла. Син бит беләсең, җинаять составы өчен, усал ният булу шарт.

Бездә, кайбер... кабакбашлар, ирек куйсаң, халыкның үз хуҗалыгында җитештергән

сөтен кибеттәгенең чирек бәясенә җыярлар иде! Аларның нияте изге, минеке

явызмы? Ә бит планнарны арттырып үтим, хезмәт хакы лимитына сыешам. Әнә,

«Йолдыз» рәисен герой ясар өчен аңа планнар ел да әзәйтеп җиткезелә, һәм ул

аларны беренче кварталда ук «үтәп», республика матбугатында һәр бирмеш ел

мөрәҗәгать белән чыга... Мин, аннары Дилүс абый, тагын бер-ике эш аты бар әле

районда, «Йолдыз» хуҗасы ишеләр йолдыз алсын дип кәҗә маебызны чыгарабыз.

Эшләре дөм бармый торган хуҗалыклар, әрмән яллап, ничек шәп типтерәләр, ә?

Үз татары эт чутында, аларга тишек тиеннәр генә оча, кызларын көньяктан килүче

кара кавем бозып бетерә, нигә шуларда казынмыйсыз?

— Синдә дә шабашчылар җитәрлек. Дөрес, синекеләр татар, әмма схема

шул ук ич. Яшерен-батырын түгел, милициянең мондый җинаятьләрне фаш

итү мөмкинлеге дә чикле.

— Ә ник чикле?

— Чөнки хәерче авыл клублары һәм мәктәпләрнең финанс эшчәнлеген,

әнә, Казан карамагындагы текә КРУ инспекторлары тәфтишли, ә миллионнар

туздыручы колхоз-совхозлар тирәсенә аларны якын җибәрмиләр. Районның авыл

хуҗалыгы идарәсе штатындагы, идарә башлыгы күрсәтмәсеннән карыш та тайпыла

алмый торган бердәнбер исерек ревизор гына бимазалый сезне еллар дәвамында. Ә

ул, кирәкмәгән полосага танау тыкмый гына түгел, безгә борын төртер өчен җирлек

калдырмый, койрыкларын җыештырырга булыша... Менә синдә инде җиде ел

шабашник Сәгыйдулла бригадирлык итә. Агызмаса да, тамызмый калмыйдыр?

— Кулыма аннан тиен дә алган юк. Син минем эш өстәленнән беркайчан

да ришвәт дип бирелгән тамгалы банкнотлар таба алмыйсың. Ә андый гаепне

бүтәнчә дәлилләү әмәле әле уйлап табылмаган!

— Кардан ак, судан пакь дисеңмени үзеңне?

— Эш барсын өчен кемнәрнедер көйләми булмый билгеле. Ә Сәгыйдулла

кирәк чакта тирәмдә урала һәм, әйтик ресторанда, официанкага яки бүтән

өчен чыгымнарны үз кулы белән үз кесәсеннән, үз иреге белән чыгарып түли.

Бәлки икенче юлы мин, яки башка мәҗлестәш түлидер?

— Ләкин син үзеңне артык акыллыга санап, ялгыша күрмә. Олы абзыйлар

кыздырып торганда кемне дә булса таш капчыкка җиткерүнең әллә ни

катлаулылыгы юк. Кәшилүк булып йөрүчеңне дә койрыгына басып, сайрату

җаен тапмаслар дип хаталанма.

— Зәет Зарифулыч, син бит дөнья күргән кеше. Законга гына карап торсаң,

авыл халкын хәерчелектән мәңге йолып булмый.

— Ә бәлки авылда эш барырга тиеш тә түгелдер? Карл Маркс авылны идиотлар

оясы дип санаган. Ленин, крестьяннан бау ишеп була дигән. Казанда, таныш тел

галименнән ишеткәнем булды, крестьян сүзен татарчага тәреҗан дип тәрҗемә

иткән... Ә менә син шул тәреҗаннарга якты көн тудырам дип азапландың...

— Соң син дә авыл малаедыр ләбаса!

— Авыл малае дигән төшенчәнең юридик мәгънәсе юк....

 

Китә белеп китү

— Ау сезоны ачылды дисең инде, алайса? — дип куйды Галихан, авыр

сулап.

— Совхозың халкын шәп яшәтеп, район башлыкларын һәм бер очтан

хезмәттәшләреңне, коллегаларыңны авыр хәлдә калдыруыңны аңламый идеңме?

Килгән абзыйлар алдында икенең бере: яки үз булдыксызлыкларын тану, йә

синнән арыну.

— Их, булмады берәр җавапсыз эштә эшләп. Совхоз директоры бик җаваплы

эш бит ул, Зәет Зарифулыч, — дип куйды Галихан, тирән көрсенеп...

— Ә нинди җавапсыз эш бар соң бу дөньяда, син кызыгырдай?

— Райкомның беренче секретаре, мәсәлән. Хуҗа булып «трай» тибеп йөри,

берни өчен җавап бирми, ә бүтәннәрне утка тыга...

— Утка тыгуы бер хәер, яманрагына турыламасын. Сиңа, бүгенге шартларда

иң кулае — районнан чыгып таю.

— Арттан түбәгә ормассыңмы соң? Ормаслармы? Хәзер бит күпчелек

районнарда Ганиев койрыклары...

— Хәстәрен күрмәсәң, анысы да ерак йөрмәс...

— Соң, бәлки берәр акыл бирерсең? Салып сөйләш димме соң? Кая, берәр

нәрсәң бармы?

Суыткычта яртылаш башланган «ак» табылды, аш тәлинкәсенә банкадан

тозлы кыяр бушаттым.

— Хәзинәдә бары.

— Исәнлеккә!

— Сездә отставкадагы подполковник Харитонов... — дип керештем мин,

кыяр кисәген йотып җибәргәч.

Галихан маңгаена сугып алды, урыныннан җәлт кенә сикереп торып, тәрәзә

янын урап килде.

— Димәк, шикаятьне Харитоша сырлаган, — диде ул, йөткеренә башлап.

— Ә бит мин аңа, җәяү йөрмәсен инде бу мескен дип, калдык бәягә совхозның

«ГАЗ-69» машинасын сатмакчы идем... Тот ите ашасын инде, алай булгач.

— Шикаятьне кем оештыргандыр, белмим. Белсәм дә әйтмәс идем, әлбәттә.

Тикшерүчеләрең үзләре сырласа да гаҗәп түгел... Килеп ябышырга сәбәп кирәк,

рас эш кушылган, үтәми булмый. Ә Харитонов әйбәт кеше. Дөрес, ялкаурак

бераз, бүтәннәрнең терлек асрап, мантуларын авыр кичерә. Язса да үпкәли

алмыйсың... Машина дип ымсындыргансың да сузгансың. Бүген үк күр шуны.

Кысмырланма, эт күңеле бер сөяк, алып бар ярты әрҗә аракы. Сыйласын

Усаклы авылының ферма мөдире Зәкиев белән ветфельдшер Нурыевны.

Эшләре хөрти ул егетләрнең, чучка балалары кырылудан килгән зыянны өлешчә

болардан каерып алалар. Шуларны кырый калдырды прокуратура. Бик уңай

момент, сайратам дигән кешегә.

— Тукта, мин бернәрсә дә аңламадым?

— «Беренче»гә ияреп килгән баш ветврач Заһидуллин белән танышмы

син?

— Аның монда ни катнашы бар?

— Сабыр ит... Менә шул Заһидуллин, Нурыев белән Дәкиев күз алдында

әрмән бригадиры Погосяннан күпмедер акча алып, кесәсенә шудырган.

— Шудырса нәрсә?

— Әрмәннәргә төзегән ферманы акшарларга кирәк. Сиптергечле махсус

машинага бу бер көнлек эш. Заһидуллин оешмасында андый агрегатлы

машина бар. Баш ветврач шуны җибәрергә вәгъдә биргән һәм җибәргән. Менә

шуларны яздырып аласы иде Харитонның кесә магнитофонына. Вәт, язманы

алып каласың аннан, ә «Газ-69»ны, рас вәгъдә иткәнсең, бир, тилмертмә яхшы

кешене.

— Һаман берни төшенмәдем?

— Минем исемгә шушы хакта аноним хат һәм магнитофон кассетасы

салынган бандероль килә.

— Кемнән?

— Син оештырасың!

— Миннән стукач ясап маташасың чтоли?

— Тыңлап бетер. Хат авторы, әгәр чара күрмәсәгез, Мәскәүгә хәтле тәпилим

дип яный! Миңа яный... Һәм шунда ук синең һәм Дилүс агай кебек булдыклы

кадрларның хаксызга җәберләнүләрен бәян итә. Аныңча, сезне, нидер өмет

итепме шунда, кысалар, бөгелмәгән өчен эзәрлеклиләр! Мин бит үзең яз димим.

Харитоннан үтенсәң, сүзеңне аяк астына салмаячак...

— Һәм син моңа законлы ход бирмәкчеме?

— Юк, билгеле. «Беренчегә» «күчтәнәчегезне» күтәреп керсәм, ни диярсең?

Сине, яхшылык белән районнан китәргә күндерү хәерлерәк булуын сеңдерсәм?

Артыңнан ук түбәңә җинаять эше белән тондырмасыннар дисәң, юлы шушы.

Заһидуллин бит беренчегә туган тиешле... Заһидуллинның үсәсе бар. Һәм

«беренче»гә аның пычрануы кирәкми. Сине тыныч кына озату миңа йөкләнер

дип фараз кылыйк...

— Ә нәрсәгә дип син миңа яхшылык эшләргә булдың соң әле? Тәк,

дуамал?

— Юньле егет булганың өчен дисәм, җитеп торырмы? Килмешәкләрнең

узынуы миңа да ошамый, дип тә өстисеме? Чират бит Зәеткә дә җитәргә мөмкин,

рас мөстәкыйль кадрларга, үзең әйтмешли, ау сезоны ачылган...

— Ә аңлатма белән нишләргә? Халык контроленнән бүген өч рәт

шалтыраттылар.

— Язмасаң, эт котырту була. Язсаң — утырган ботакны чабу. Яшьрәк чакта

ат җигеп фермада эшләүче бер колхозчыны тоткарлап, вак караклыгы хакында

протокол төзегәнем хәтергә уелып калды. Әбәдкә, брезент астына силосын,

көрпәсен салып өенә кайтканда эләктергән идем. «Гаебемне таныйм» дип, менә

бу турына үз кулың белән язып, кул куй, дим моңа. Язуын пажалысты, үзең

мәтәштер, кул калтырый, минем сырлаганны эт тә таный торган түгел, сәнәк

сабыннан нечкәне тоткан юк, имзаны кая кирәк шунда хет унны куям, аннары

авылдашларны да шаһитлыкка чакырып хур итә күрмә, гаепне 200 пронсит

таныйм, ялгышлык миндә, дип сиптерә бу. Икенче көнне сүдия каршына

баскач, җен алмаштырды диярсең, күз дә йоммый алдаша, гаебен танымый.

Баксаң, беркетмәгә дә, имза шикелле сырлап, «Алмадым» дип язган икән. Хет

майлы буяу белән киндергә рәсем төшер — хөкем залы, мантия кигән сүдия

аптырашта, терлекче мыек астыннан астыртын елмая һәм мин торам, формадан,

кара коелып... Чыктык урамга.

— Үпкәләмә, Мирзануров, акча да юк чак, мин ул курмыны көн дә алып

кайтам, бүтән берәр вакыт тотып җәзага тартырсың, исән-сау тор, яме, — диде

дә китте дә барды шул тапкыр кеше.

— Шуннан?

— Утырган да шуган. «Уң кулны каймыктырдым», дип аңлатманы үзләреннән

яздыр да, «Әкият» дипме анда, бүтәнчәме «имза» сырла... Асылкош аягыннан

эләкте, уен тузы бездә, дип куана торсыннар... Кодрәтле күренү бик күңелле,

ахмак калулары бик яман...

 

Чүлмәкне өч тапкыр тутыру

Ай да үтмәде, Галиханыбыз исән-имин күрше районга күчеп урнашты.

Аңа анда да хәерче һәм өметсез, бармый да, таралмый да торган хуҗалык

тапшырганнар. Икенче көнне үк шул совхозның ферма мөдире кереп:

— Малларга ашатырга юк, — дип зарланган.

— Суй бер сыерыңны, — дигән Галихан. Һәм түшкәне машинасына салып,

каядыр чыгып та киткән. Икенче көнне үк, әллә Бөгелмә элеваторыннан әллә

Чаллыдагы ниндидер тегермәннәнме, «отход» исеме астында очсыз бәягә

көрпәле он кайта башлаган... Яңа ел бәйрәмендә үз хуҗалыгында эшләүче

өлкәннәрне, ә икенче елны Җиңү көнендә районның барча сугыш ветераннарын

почта аша күчтәнәч тулы пакет юллап куандырган. Әздән күңел була, әздән

хәтер кала, ди безнең татар. Аннары әле аның «олыласаң олыны, олыларлар

үзеңне» дигәне дә бар. Кыскасы, Галиханны биредә күпләр, бигрәк тә «прастуй»

халык үз күрә, сүзен тыңлый, зурлый һәм ярата башлаган. Ә илдә «үзгәртеп

корулар» хутка киткәч, тумыштан бирелгән эшмәкәрлек талантына тагын да

хут ачылган... Төрле калаларда кибетләр, кафелар, рестораннар ачкан Галихан,

аракы заводлары төзеп, сафка бастырган. Әмма авылны да ташлый алмаган...

Бакчы, нинди хан сараенда яшәп ята Дәүләтхан малае, шаклар катмалы... Чит

яктан кайтартылган саргылт һәм аксыл кирпечләрдән чигеп салынган зиннәтле

өч катлы йортның тәрәзә пыялалары, тыштан көзге булып күренеп «алдаша».

Йорт артындагы офыкка ялганган зәңгәр күл дә, олуг көзгене хәтерләтә. Мине

көткәннәр ахры, биек таш коймага бер өзеклек булып, челтәрле тимер капка

ачык тора. Өй түрендә — җете яшел чирәмлек.

Үтә күренмәле зәңгәрсу күпертмә түбә астыннан бераз баргач, киң

баскычлардан өскә күтәреләм, холлга үтәм һәм әкәмәт зур Татарстан гербы

төшкән, боздай ялтырап торган шома мәрмәр идәнгә аяк басам. Диварлар,

беренче катта кытыршы йөзле эре, зәңгәрсу төстәге шакмакланган ташлардан

өелсә, өске каттагылары чыршы борыслардан бурап күтәрелгән. Югары катларга

алып менүче баскычлар иркен. Каен, имән паркет идәннәрдә аю, юлбарыс, тагын

ниндидер шәп җәнлек тиреләре ауный, урыны белән калын иран келәмнәре

түшәлгән. Зур авызлы камин каршындагы ханзакәдән асылташлар белән бизәлгән

саплы кылычлар чыгып тора. Ә түрдә, төрле-төрле алтатырлар беркетелгән кызыл

бәрхет эчлекле тәрәзә сыман пыялаланган күргәзмә тартма астында, камыштан

үрелгән баскыч шүрлеккә берничә концерт гармуны кунаклаган. Күрәсең, бирегә

халкыбызның сәнгать осталары да эзләрен суытмый...

Юыну бүлмәсенә кергәч, көзгеләрдән ян-як, ас һәм өскә ябыштырылган

төрледән-төрле тәтиләрдән, ялтыравыклы тотка һәм ырмаулардан кайтарылган

нурлар чәбәләнүенә юлыгасың... Алтын йөгертелгән торбалардан гади генә су

акмыйдыр кебек. Хактан да, составында көмеш кушылмалары бар дип табылган,

Октябрь революциясенә кадәр аракы ясауда файдаланылган изге чишмәдән

килә икән ул бирегә...

— Ашханәгә үтик, — диде, шушы хан сараеның иясе Галихан әфәнде.

Хатыны Фәридә ханым иң әүвәл алдыбызга коштабак белән җиңелчә

тозланган кара сарык ите китереп куйды. Анысы белән эш бетүгә, табынга ак

гөмбә ашы, аннары каз ите турап пешерелгән тирән эчле бәлеш килде...

— Хәдистә ашказанының өчтән бер өлеше ризык тагын шул хәтлесе су, ә

калганы һава өчен диелгән, — дип куйдым мин.

— Ә синең бер савытны өч тапкыр тутыру турында ишеткәнең бармы?

— дип елмайды Галихан.

— Чүлмәккә башта таш, аннары ком, һәм су салыпмы?

— Нәкъ...

...Колхозлашу елларында Дәүләтханны, кулак дип гаепләп, гаиләсе белән

бергә чатнама кышкы суыкларда ат чанасына төяп сөрәләр. Хатыны да, ике

кызы да, юлда үпкәләре шешеп, гомерлеген алып әрәм булалар. Егерме елдан

соң алтмыш яшен тутырып кайта Дәүләтхан абзый туган авылына. Кара күн

куртка киеп, кыекча кызыл яулык бәйләп, боларны сөрүдә башлап йөргән

комсомолка кыз кияүгә чыкмаган, кырыкка җитеп килә икән инде, тота да

шуңа өйләнә... Галихан туа...

Алтмышка җиткәч, нәрсә дип бәби апкайттыгыз, тинтәкләр, диеп гаеп итүче

әче телле авылдашларга: картайгач, улым минем тамагымны туйдырыр, әле

минекен генә түгел, бик күпләрнекен туйдырыр ул, дигән Дәүләтхан ага....

 

Бәйрәм ашы — кара-каршы

...Хак әйткән... Менә мин дә аның улында сыйланып утырам бит әле.

— Килүең әйбәт булган, — дип каршы алды Галихан. — Синең чират иде.

Синдә сыйланган бар иде бит, бәйрәм ашы — кара-каршы булса яхшы.

— Исәп тигезләшә дисең, алайса?

— Безгә элегрәк үк аралашасы булган, — дип елмая Галихан. — ...Прокурор

һәм сүдия белән бик әйбәт яшәгән идек, кана...

— Икесен дә кесәгә салган идем дисең инде?

— Эш кешесенә алар белән араны җылы тоту хәерле.

— Синеңчә ничек, кесәгә салынмый торган прокурор була аламы?

Галихан җитдиләнә төште.

— Мин аңлыйм, — диде ул, ияген чайкаштырып. — Ике икең дүрт

кебек сорауларга реакциямнән чыгып, алдашканмы, дөресен әйтәме, дип

тәгаенләмәкче буласың?

— Әңгәмәдәшеңнең ихласлыгына ышанмыйча торып, нинди җитди сөйләшү

булуы мөмкин?

— Ярый. Алайса, логиканы эшкә җигеп карыйк. Юрфакка укырга «төртми»

кереп булмый. Конкурс су буе. Ә ни өчен зур? Кешене төрмәгә тыга торган

вазифага каян килә шундый кайнар мәхәббәт? Эш хакы ул кадәр баш китмәле

түгел ләбаса закон капчыкларының? Шик-шөһбәләргә, гайбәткә җирлек

җитәрлек... Булачак хөкемдарларның остазлары кем һәм нинди? Ике пләмәш

юрист булырга җыена минем, укырга керткән өчен дә буш итмәдек, сессия

барышындагы имтихан-зачётлар өчен дә кыркыштыра торалар. Димәк, яңа

пешкән хокук сакчыларының беренче адымы, остазларының шәхси үрнәгенә

ияреп, белем эстәгәндә тоткан чыгымнарны кайтару икән, аклап булмаса да,

аңлап була торгандыр?.. Ә башланган эш — беткән эш. Әйткән ди бит бер

прокурор, безнең хезмәт хакы ташка үлчим, әле ярый отпускнойлар зур, дип.

— Милиция пуля астына керә-керә каптырган җинаятьчеләрне дә коткара бит

шул эргә сөмекиләре, — дип куям үзалдыма һәм тешләрем шыкырдавын сизеп алам.

— Аннары безнең егетләр эштән сүрелә, ялгыш юлга да кереп китә башлыйлар!..

— Син сүрелмәгән идең дә, озаталар икән дигән сүз чыккан. Бәлки ачыктан-

ачык сөйләшербез? Артка су кергәндә, адәм рәтле егетләрнең фикере кыйммәт

йөри, шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтүем.

Галихан, елмаеп күз кыса. Мин дә көлемсерим.

— Һаман шул ахмаклык,беркатлылык харап итә... Бәлки ишеткәләгәнсеңдер,

ничә еллар инде, һәр айны диярлек, бер «КамАЗ» машинасы югалды, ике

«КамАЗ» машинасы югалды, дип гел хәбәр алып торабыз. Моңа артык ис

тә китмәде, калада шундый көчле идарәләр бар, эзләсеннәр, тапсыннар, дия

идек. Ә бер көн, завод капкасыннан чыгарылган безнең районга кайтасы

ике йөк машинасы «эрегәч», әллә нәрсәсенә тыкшынасы иттем. Җинаятьләр

эзләү бүлегендә сәләтле егетләр бар минем, йон төбенә төшә торган, текәләр

арасында элемтәләре шактый гына. Өч көн дигәндә машина каракларын таптык,

җиде кешене кулга алдык, гаепләрен көнендә таныдылар. Кыскасы, чибәр

егетләрнең вазифалары бүленгән: кайсы машинаны кала читенә чыгара, кайсы

шуны күрше шәһәргә куа. Анда кузов һәм двигатель номерларын үзгәртәләр,

кабаттан буйыйлар, документларга төзәтмә кертәләр дә җылы яктан килгән

кара малайларга тапшыралар... Еллар буе боларны борчучы булмаган. Кулга

алган көнне үк өйләрендә тентү дә уздырдык, әллә ни мактанырлык байлыклар

табылмады. Җинаять, беләсең микән, кылынган биләмәдә тикшерелергә тиеш,

егетләрне икенче көнне бездән алып киттеләр. Һәм шуннан бирле тынычлык

бетте. Комиссия арты комиссия килә, тырнак астыннан кер эзлиләр, эшләргә

дә ирек бирмиләр, тегесен-монысын чокып чыгарып табалыйлар. Хәер, нәрсә

сөйләп торырга, уңайсыз кадрларны аулау һәркайда бертөрле...

— Сиңа болай да күп түзделәр.

— Үзеңне бел инде. Татарстан гимны көе өчен Рөстәм Яхинга «Ока»

бирделәр, ә син, урып-җыюда үзен күрсәткән комбайнчы малаеңа «Жигули»

ачкычы тоттырып, асылда шулардан аһаһайлап көлдең. Дәү абзыйга кереп, әй

уңган да инде бу Галихан, ниләр майтарып ята бит, районнарында президент

итеп куярлык егет ул дип олылыйлар аны, диебрәк берәрсе кереп мактаса,

беттең бит?!. Минем, гафу ит, алай ук чиктән чыккан юк әлегә. Ә тешләрнең

үткенлеген чынлап торып бер сиздереп алырга күптәннән кыҗрыйм.

— Гел сорыйсым килеп йөри, ни ашкындыра сине? Гаделлекме? Аңларга

тиешсең, бездәге дәүләт милкенә кул сузу дип аталучы гамәл, ул бит Мәскәү

атлы гуҗдан бер толыкман өлеш йолку гына. Үзәк, ил өлкәләренең җелеген

суырып, аларның яшәү һәм исән калу шартын шулай көйләгән. Син байтак

кыю һәм һушлы җитәкчеләрнең кулларына суктың. Ни пычагыма? Күр, машина

каракларын ничек биеткәнсез, ай күргән, кояш алган. Әлбәттә, алар пешка.

Син бит тузларны «яндыра» язгансың, инәңнең баш бармагы. Машина саткан

акчаларның еллар дәвамында кемнәр кесәсенә акканын белмәскә, син бит

дивана түгел. Нигә күрәләтә утка керергә? Нәрсә алгысыта?

— Ау комары... Ишетүемчә син дә ауга хирыс. Лицензия алып, пошига,

кабанга тәвәккәллисең дип беләм. Киек үтерүнең ни кызыгын табасыздыр,

мин дә аңламыйм. Гөнаһлымын, бер мәлне хезмәттәшемә ияреп, аэрочанага

утырып, үземнең дә җан кыярга чыкканым булды. Очраткан бүребез әллә ничә

көнгә җитәрлек итеп, бүселгәнче туенган булган. Куабыз. Ул бичара коса-коса,

йомышларын үти-үти интегеп чаба. Атып алгач, тиресен салдырыйк дисәк,

тотар җире калмаган... Вәт шундый хәл... Ә җинаять кылган кешене аулау күпкә

кызыграк. Бик көчле, зирәк, талант иясе шәхесләр очрый... Алыш дисәң алыш.

Аларга ярдәм итүче «көчлеләрне» сүрелдерү, адаштыру исә сәнгать дәрәҗәсендәге

уен. Мизхәт Исмаевны белсәңме?! Бөтен нәрсә буенча ялтырый бит инде, оешмасы

ихатасын— түрен Яңа ел уңаеннан да иң матур итеп шул бизәтә, үзешчән сәнгатъ,

спорт ярышларында да оешмасы гел беренчелекне тота. Беләсең инде.

— Мидәкне әйтәсеңме?..

— Әйе. Вәт шуңа карата эш ачтылар бервакыт. Чакырганны да көтми үзе

килеп, кабинетта ят кешеләр бар дип тә тормый тезләнде. Һәм аякка ябышып,

акырып еларга тотынды. «Мин ятимлек күрдем, башны бетермә, ни кушсаң

үтим, кемне сатарга кирәк сатам, ярлыка гына, бер юлга калдыр», — дип

үрсәләнә. Бар, ычкын, күземә күренмә, — дип көч-хәл сөреп чыгардым.

— Аны Казандагы башлыгы да эшеннән алып атарга омтылып караган.

Алдына тезләнеп, елаган, дип сөйләделәр. Күзенә терәп, шул хакта төрттергән

идем, Мидәкнең тамчы исе китми.

— Мин бер тезләндем. Аның каравы миңа хәзер бүтәннәр мең тезләнә,

дип аһаһайлап көлә. Үзеннән баш тарткан хатын-кызны да өч көн дә тотмый

эшеннән куа, имеш... Һәм сиңа да ярдәм күрсәткәли дип сөйлиләр...

— Мәгълүмати өлкәдә генә.

Аскы катта

Йортның подвалы аша күрше бинага күчәбез. Ансында мунча, ындыр

табагыдай бассейн, бильярд, кино залы, тагын әллә ниткән хөҗрәләр урнашкан.

Үлгәнне белми чабынганнан соң, салкын сулы бассейнга чуму бик хозур икән,

тәнеңә меңләгән инә кадалгандай була. Ирексездән тизрәк күп баскычлы ләүкә

буйлап югарыга үрмәлисең. Анда кызгач, тагын салкынга чумасың. Шәбәреп

чыгасың да, янә эссе кирәк.

Коенып аргач, мең сихәтле үлән суларын өстән коеп, сөртенми кибендек тә

чишенү залында махер халатлар киеп алдык. Галиханның хезмәтчеләре уңган,

күзгә күренми генә барысын да уңайлап торалар... Без чыгышка табын әзер,

хәмер-шәраб, җиләк-җимеш, яшелчә һәм кабымлыкларның ниндие генә юк.

Сусынны басыйм дисәң, куыклар атып торган тәмле сулардан авыз ит, яки

кайнап торган самавырдан чәй дә эчәргә мөмкин.

Диварда, майлы буяу белән киндергә ясалган һәм шактый мәйдан биләгән

рәсем игътибарны җәлеп итте. Картинаның астына «Җенләнгәнче» дип язып

куелган. Анда мәҗлес сурәтләнә. Мул табынны ярым шәрә хатын-кызлар һәм

ир-атлар сарган. Мәҗлестәшләр сәрхуш, күзләрендә ут уйный, ә кайберләренә

йөнтәс койрык һәм тояк чыга башлаган...

— Минем сиңа килүнең сәбәбен тәки сорамадың? — дидем мин, мөлдерәмә

рюмкага үрелеп.

— Һәрхәлдә, кулга алырга килмәгәнсеңдер? Зәет, син уңайсызланма,

яхшы машинада йөрисең килә икән, китереп ат, сүз чынлыгы өчен черек

Москвичыңны, баш на баш алмаштырам да бирәм. Бәлкем улыңны берәр чит

илгә укырга кертәседер? Мондый вакытыңда аякта нык торып калу өчен кайбер

позитив үзгәрешләр кирәк ул тормышта.

— Безнең эштә бер сатылып дан чыгарсаң, очсызланган, сорап та тормый төртеп

аударылуга калган кыз хәленә төшәсең... Син мине теге дусларың белән бутама.

Галихан көлеп җибәрде.

— Өч айдан пенсиягә аткаралар түгелме соң?

— Каударланма, галстугыңа басарсың.

Әңгәмәбезне телефон чылтыравы бүлде.

Галихан трубканы алды, кем тыңлавын әйтте. Аңа борчучы озаклап нидер

сеңдерергә азапланды. Азактан Галихан, анысын үзегез карагыз, диде һәм

трубканы элде.

— Минем белән кызыксынмыйлардыр ич?

— Чираттагы янау... Бизнесмен булуның уңайсыз яклары бар инде аның.

Очасың икән, мылтык төбәгәннәренә аптырыйсы юк.

— Моны болай калдырып булмый бит инде?

— Минем телефон «контора»га ялганган. Теләсә нишләсеннәр.

— Алардан да төрлесен көтәргә була...

— Кит дип әйтмим, ник килдең, дигән ди бер җиңгәчәй, абыйсы юкта

кырына килеп яткан каен энекәшенә. — Эш кирәк икән, рәхим ит. Миңа, күреп

торасың, синдәй егетләр кирәк. Ике катлы коттедж әнә, тәрәзәдән күренеп

тора, машина бирәм, урынбасар кәнәфие бушады, әле күптән түгел генә атып

киттеләр, ишеткәнсеңдер?..

Ашыкмый гына торып, каршыбыздагы тумба өстенә кунаклаган телевизорны

кабызам. Якубовичның «Могҗизалар кыры» дигән тапшыруы бара икән...

— Ишетүемчә синдәй акча капчыклары өчен мондый уенның үзгәрәге бар?

«Иблис хозурында» дип атала. Сине шул уен аша мантып киткән, диделәр,

бездән киткәч?

— Бар андый уен.

— Менә мин шуңа килдем.

— Ә беләсеңме, уенга эләгү өчен кабахәтлегеңне расларга кирәген.

— Тәүбә итәсемени?

— Тәүбә ул ваз кичү белән бәйле. Үлгәч җәннәт өмет итеп. Ә монда,

киресенчә, шул әшәкелегең өчен бу дөньяда әҗер дәгъва ителә...

— Булдыра алмам дип уйлыйсыңмы?

— Кем, кем, әмма син — кабахәт түгел!

— Ә үзең? Үзеңне ничек раслый алдың соң андый сыйфатта? Син бит бездә

эшләгәндә совхозың халкын коммунизмга чыгара язган кеше. Әле яңа урында да

мантып киткәч, дини календарь чыгаручыларга булышкансың, язучыларга кафе

ачкансың, мәчетләр, янә килеп чиркәү дә салдыргансың. Тау халкына ярдәм юлларга

да йөрәгең җиткән диделәр.. Ә бит «акыллы кешеләр» мәчет хозурында халыкара

рок-фестивальләр, «арткы якның алтыны» дигән конкурслы сыра бәйрәмнәре

уздыра, галим яллап китап яздырып фәнни исемнәр, бонуслар ала...

Галихан тирән көрсенеп куйды .

— Әле алар минем каладагы «Аргамак» ресторанымда бушлай тыгына. Эчеп

исереп алсалар — сугыш чыга. Тәртипкә чакырган сакчы егетләрдән, сезнекеләрне

җәлеп итеп, үч алалар... Фәттахны беләсеңдер, бурычы миллионга җитте,

кайчан түлисең дигән идем, кодасына зарланган. Анысы бездәге катыборынга

шалтыраткан. Өчесе пайга кереп мине акылга утыртырга керештеләр бер мәл.

Кызлар белән мунча кергәннәрен видеога төшертеп бәйләнүләреннән чак

туктаттым. Болардан халыкка ни тоз, ни он, игелек кылу мәҗбүрияте алдында

калсалар, әти мәрхүм әйтмешли, тизәкләрен мыскалга салалар...

— Ә син нәрсә саласың мыскалга?

— Мин чиновник түгел, ә ирекле бизнесмен. Үзем бер дәүләт. Яшермим,

һөҗүмнәр булгалый, чолганышта калгаларга туры килә. Адреаналинга кытлык

юк. Хәлбуки, кешеләргә игелек эшләмәсәң, куандырмасаң, мондый йөккә

түзәрлек тә түгел.

— Ничек уенга үтә алдың соң, алай әйбәт тә булгач?

— Күпме генә изгелек эшләсәм дә, минем урыным тәмугта, — диде ул, ачы

сагыш белән. — Аракы бизнесы белән шөгыльләнәм, — дип белдерүем булды,

мониторда «уенга кердең» дигән язу чыкты. Уйнадым һәм оттым да бугай. Инде

тагын уйныйсы килә, һәм бүтән юл да калмады кебек, минем бит егерме дүрт

миллардлык мөлкәтне законга турылап, талап димме, акцияләштереп диясе

микән, сеңдереп маташа кәнәфиле агайлар... Уенга кабат керә алмыйм. Кагыйдә

кушмый. Ә бүтәннәрне тартырга ярый, тик үтмиләр... Инде кемнәрне генә

чакырып бакмадым. Хәтта киллерны да. Экраннан «син рухи берәмлек түгел,

чара гына» дигән җавап чыкты. Күрше районның райпо преды: «Мин карак,

официант һәм зиначылык хадиме дә» дип әтәчләнгән иде, «эш урыныңның

язылмаган вазифалары сиңа акча янчыгы булу, килгән кунакларны кызлы мунча

кертеп, ашатып-эчертеп озатуны йөкли, уенга үтмәдең», дип язу чыкты. Янә

бер таныш җитәкче дус бар, хатын-кыз мәсьәләсендә ут бөрчәсе, ә компьютер,

«син шәхес түгел, ә фәлән нәрсәнең гәүдәләнеше» дигән бәя чыгарды.

— Мин үтәчәкмен.

— Җаны теләгән — елан ите ашаган. Бел: өч теләге үтәлә отучының. Берсен

миңа сарыф итәсең. Дума депутаты мандаты кирәк. — Галихан, муенын кулы

белән ышкып куйды, ачы көлемсерәде. — Менә болай кирәк. Калганын үзең

кара. Татарстанга суверенитет сорасаң да, сүзем юк...

 

Хәсислеккә имтихан

Тәвәккәлләп компьютер каршына утырам. Бармакларым клавиатурада бии

башлый...

Мәктәптә укыган чакта, кыш көне бәдрәфкә йөгереп керүемне һәм пес итеп

торган бер сабакташымның баш киемен салдырып, кая борылса да үз «чишмәсе»

астында тотуымны, ә аптыраганнан, бүрекне коткару ниятеннән чүгәләгәч,

шуны башына батырып киертеп чыгып йөгерүемне язам. Ә компьютерда

«зек менталитетлы халык яшәгән илдә мәктәпләр өчен табигый шаяру, уенга

үтмәдегез» дигән язу чыкты.

Гөнаһсызга гаепләнеп, камерада җәберләнеп, асылынып үлгән бер бичара

язмышын бәян итәм.

— Дәүләт — көчләү аппараты. Үтмәдегез.

— Болай булмый, — диде авыр сулап Галихан. Соңгы мөмкинлегең

калды дускай, кая ашыгасың? Синең төнге уникегә кадәр вакытың бар. Яз,

рәхәтләнеп бер шәп роман. Гонарары җилле булачак!.. Ялганлауда табибларга

һәм сезгә тиңнәр юк лабаса. Табиблар, фәлән-фәләннәр итеп дәваладык дип

фантазияләрен сырлый, соңыннан, пациент үлә калса очын таба алмаслык

итеп һәм сез... Каза күрүче үзе тотып тапшырган җинаятьчене көн-төн, армый-

талмый еллар дәвамында каулавыгыз турында...

Сөялгә басты Галихан, шәхси мәнфәгате үлчәү тәлинкәсенә салынгач, итагать

саклап торуны урынлы санамый күрәсең... Ярый. Рас суга кердек, димәк йөзәргә

кирәк. Янә бармакларны эшкә җигәм. Роман тек роман...

«...Мәктәптә укыганда хикәяләр-шигырьләр язып мавыктым. Унны

тәмамлагач, университетның татар филологиясе бүлегенә барып кердем. Укуым

тәмамлангач, язмаларыма мәйдан биргәләгән газетага эшкә урнаштым. «Икмәк

булса җыр да була», «Дуңгызчылык — табышлы тармак» дигән мәңге искермәс

исемнәр астында мин дә мәкаләләр сырладым... Телевидениегә чакырдылар.

Татарча авылга кагылышлы тапшырулар бер калыпка куыла икән биредә,

һаман бер балык башы: персидәтел әйбәт, малларга курмы бирә, авылда яшәргә

була! Тора-бара, үз бүрттерүләремә үзем ышана башлап, каланы калдырасы

иттем. Ә авыл мәктәбе укытучысының вазифалары тавык чүпләп бетерешле

түгел... Баксаң, балаларны укыту, дәфтәр тикшерүләрдән тыш аның җилкәсенә

сайлауларны уңышлы уздыру, авыл хуҗалыгын тауга күтәрү максатында

агитаторлык, үзешчән сәнгатьне алга сөрү, кара көзгәчә, өстән өшәндергеч

яңгырлар коеп торганда, колхоз басуыннан бәрәңге чүпләү, кышын колхоз

базында чери башлаган шул бәрәңгене аралау кебек мәшәкатьләр өстәлә

икән... Бу бит гомерлек җәзага үз теләгең белән күнү... Әле бит киләчәктә

укытучының дәрестә һәр әйткән сүзен, уйлаган уен, хәрәкәтен берәмтекләп

теркәү шәйләнә...

Тукай Шүрәлесе сыман «Бу бәладән кем килеп йолкыр мине» дип гаҗиз

калып торганда, өебез ишеген погон таккан кешеләр какты. Милициягә эшкә

кодаларга килгәннәр, участковый вазифасын башкару өчен педогог белеме

кулай, диделәр.

Беренче эш көнем истәлекле булды. Киләм урам буйлап. Каушыйм.

Кызарынам. Әле бит минем чәч тә җирән, каш-керфекләр дә ак һәм, өстәвенә

сипкелләр дә мул булгач, йөз ерактан ук янып күренгәндер инде, балигъ

булмаганнар белән эшләүче инспектор Хәмидуллин миңа ымлап кычкырып

җибәрмәсенме:

— Егетләр, карагыз әле, карагыз, милициянең йөз кызыллыгы килә!

Тәмәке тартырга дип урамда, бүлегебез ишеге катында бөялеп торган булачак

хезмәттәшләр дәррәү көлеп җибәрделәр.

Эшләп киттем ару гына. Өч айлык әзерлек курслары үтеп кайткач,

бишекле матай бирделәр. Колхозда белгеч булып эшләүче, мин укытучы

чакта иренеп кенә кул чугы сузган яшьтәшләр йөгереп килеп күрешә

башламасыннармы!..

Хезмәтемнең асылына тиз төшендем, иң мөһиме — үзеңә беркетелгән

биләмәдә кылынган җинаятьләр ачылырга тиеш. Әйтик, ун җинаять теркәлеп,

алтысы ачыкланса, ачылганлык алтмыш процент. Шул саның узган елгыдан

түбән төшмәсә, мактаудан башка сүз ишетмисең. Әмма җинаятьчеләр тәҗрибәле,

этлек кылган урыннарда паспортларын төшереп калдырмыйлар. Менә монысы

тез астына суга, тормыш арбасы тәгәрмәченә тәпәч тыга. Димәк, сан матур

саклансын өчен нишләргә? Теркәтмәскә! Ачылгач та теркәп була ич аны, нигә

ашыгырга? Башкача хут калмый, теркәлгән, әмма ачылмый калганнарыннан

да арыну җайлары бар. Әйтик дуңгыз фермасыннан чучка малаен «суктылар»,

ди. Кемнәрдер шашлык куырып, учак урынында эч-башларын, тире-тоякларын

калдырып киткән. Иң әвәле арба төбенә терлек азыгы түшәп өенә кайтып

баручы терлекчене туктатып, аңлатма аласың. Ул инде, урлаган силосы-сенажы

өчен беркетмә төзеп вакланмасаң, ферма тирәсендә бүреләр йөрүе хакында

рәхәтләнеп сөйләп бирә. ...Банка белән өч литр сөт чәлеп кайтучы сыер савучы

апа моның сөйләгәннәрен шулай ук очынып раслый... Ферма мөдире дә яңа

туган чучка малайларын көн дә санап, керемгә алдыра башламавың хакына

рәхмәт йөзеннән, терлекчеләрен куәтләргә, яшь пионер сыман, һәрвакыт әзер...

Менә милиция бүлегенә кайтасың, килеп керәсең начальник кабинетына.

Җитәкчең, ут йотып сорый синнән:

— Ачып кайттыңмы, асыпмы?

Кәгазьләреңне китереп саласың өстәленә. Анда чучка малаеның урланмавы,

ә бүре тарафыннан харап булуы бәйнә-бәйнә дәлилләнгән. Җитәкчең, эш

кузгатылмау турындагы карарыңа ашыгып имзасын сырлагач, прокурорга

юл тотасың. Сукрана-сукрана булса да анысы да кулын куя. Нәтиҗәдә, эш

күрсәткечләрең ал да гөл.

Шеф, минем эшчәнлектән мәмнүн икән, ОБХССка, яки җинаятьләр эзләү

бүлегенә оперативник булып күчәргә тәкъдим ясады. Шунсыз синнән урынбасар

ясап булмый, ди. Яңа эштә очраклы ачылган җинаятьләр уңаеннан хикәя,

повесть хәтта роман уйлап чыгару зарур булып чыкты, имеш син җинаятьчене

эзәрлеклисең, бер-бер артлы берсеннән-берсе тапкыррак чаралар күрәсең, ә ул

тоттым дигәндә генә һаман-һаман ычкынып китә, шамбы балыгыдай кулдан

шуа, күз алдыңда парга әйләнә! Әмма муенына ыргыткан элмәгең көннән-көн

кыса бара һәм мәкерле җинаятьче, җилкә чокыры белән синең сулышны тоюдан

гаҗиз булып, каушый, ялгыша башлый да җып-җылы килеш салган җылымыңа

үзе үк барып керә... Талант та бар, фантазия дә җитәрлек, университетта

алган белем дә ярап тора. Әле бит милиция мәктәбендә каракларны, канун

бозучыларны төпсез чуманга утырту фәнен дә сеңдерделәр. Әлбәттә, сырты

саргайган җинаятьчеләр бу китапны синнән күбрәк укыган. Шуннан ни?..

Аларны алдый алмасаң аптырыйсы юк. Аның каравы гавәм күзенә шул махсус

белемеңә таянып күпме кирәк төтен җибәрәсең...

У-уу, мин язган кыйссалар: теләсә кайсы буенча хет спектакль куй, хет кино

төшер. Иманым камил, экраннарга чыккан фильмнар безнең ишеләр сырлаган

әкиятләргә нигезләнгән... Тагын бер ысул бар икән әле безнең арсеналда.

Ачылмый асылынып калган «эш»ләрне берәр җитдирәк җинаять кылып

эләгүчегә «тегеп» була . Аны шуңа күндерәсең. Бездә бит Америка түгел, кылган

җинаятьләр өчен каралган сроклар кушылмый... Авыр җинаять өчен тиешле

зуррак срок, бүтән җинаятьләр өчен тиешле бәләкәйләрен «йота»... Кыскасы,

милицияне финанслап куәтләндермичә дә күрсәткечләрен күркәм тоту өчен

хутлар калдырылган... Бездә бит һәр ведомство закон проектын үзенә кулай

итеп үзе әзерли. Ятим бала үз кендеген үзе кисә диләрме әле. Ә депутатлардан

шуларны хуплату, кем әйтмешли, «үзе бер роман».

Мин үстем. Калага күчерделәр. Министрлыкка алу хакында да сүз булган бугай.

Әмма аңа хәтле булган бер вакыйгага тукталмый үтү ярамастыр. Мөгаен нәкъ шул

чактагы гамәлләрем уенга узу-узмавымны хәл итәр дә... Эш болайрак булды.

...Бер эшмәкәр, бурычка алган акчасын түләмәгән. Тимер юлда озаткан

товары вагоны белән югалган һәм бу алган кредитларын каплый алмый. Моңа

яныйлар. Бүтән чарасы калмагач, безгә килгән. Ә бүлекнең мөмкинлеге чикле,

яныйлар дип килгән һәркемне сакларлык хәле-куәте юк. Шеф моңа шуны

төшендерде, үзең ялласаң гына инде, — ди.

— Акчам булса түләп кенә котылыр идем, — ди бу.

Әңгәмәгә мин кысылдым. Үземнең этне алып торырга тәкъдим иттем. Эт

зур минем, ашарына һич җиткереп булмый. Эш өчен файдалы югыйсә, әмма

бүлегебез чыгымнары исемлегендә шуны туендырырлык паек каралмаган.

Алдырны үзем алып бардым гозерчебезгә. Эшкуарның хатыны әкәмәт чибәр

икән. Күренеп тора, бер-берсе өчен өзелеп торалар. Әлеге егет бизнеска да

хатынын бәхетле итәм дип керешкән булган күрәсең һәм башта эше тәгәрәп

барган. Аннары чатаклык чыккан. Кредиторы әйткән, хатыныңны миңа

сөяркәлеккә озат, бурычыңны кичерәм, дигән. Бу тегенең бугазына ябышкан.

Нәтиҗәдә срок куеп, типкәләп озатканнар...

Атна үттеме-юкмы, бар да тәмамланды, оператив төркем белән фаҗига

булган урынга миңа чыгарга туры килде: үзен дә, хатынын да, минем этне дә

өйләренә кереп атып чыгып киткәннәр... Кайткач, начальник кызыксына:

— Ачып кайттыңмы, асыпмы?

Белеп торам инде, хәле мөшкел, узган атнада министрлыкта, коллегиядә

өшкереп кайтарганнар, күрсәткечләр тагын да түбән тәгәрәсә артына тибеләсен

төшендергәннәр. Агаем, өметсезлек белән кулын алга селти.

— Заказлы үтерүнең кайчан ачылганы бар? — дип авыр сулый.

— Бернинди заказлы үтерү дә булмаган, — дим мин, татлы көлемсерәп.

— Нәрсә, нәрсә?

— Ул яшәгән элитный йортта безгә очып кергәли торган бер төнге күбәләк

бар. Анда шул очрап тора. Әлбәттә очраклы рәвештә. Ул менә нәрсәләр хакында

җиткерде, рәхим итеп аңлатмасы белән танышыгыз. Бу хакта «күбәләгебез»

гәҗит журналистының да колагына токмач элде.

— Кая, бир әле монда...

Аңлатмада «төнге күбәләк» бик тә гыйбрәтле кыйсса бәян итә. Баксаң

ул бизнесмен хатынының танышы булган. Хатын бәлагә таруларын сер

итеп кенә моңа «тишкән», ирен коткару хакына хәтта панельгә чыгарга әзер

булуын әйткән, бай клиент табасы иде дигән. «Күбәләк», бизнесмен ире өйдә

юк көнне моны төнге клубка алып бара һәм шунда бер бай оригинал белән

таныштыра. Артыграк хәмердән авыз иткәнгәме, ханымыбыз чишелеп китеп,

хәлен тәфсилләп аңа да аңлатып бирә, «на всё согласна» дип тә ычкындыра.

Теге агай шунда ук кесәсеннән алып, пачкасы белән валюта тоттыра һәм өенә

чакыра. Өйдә шул ачыклана: ханым белән ир үзе түгел, ә аның эте кавышырга

тиеш, имеш... Бер атна вакыт узгач, хатын әлеге бәндәне үзе эзләп таба...

Теге риза була. Ханым үзе кичергәннәрне энәсеннән җебенәчә «күбәләк»кә

яшермичә сөйләп барган. Ә фаҗига көнне бизнесмен ире көтмәгәндә кайтып

кереп хатынының маҗарасына юлыккан һәм башта аны, аннары этне, аннары

үз-үзен атып үтергән...

Шеф укып бетерде һәм авыр сулап:

— Мәрхүмнәрнең туганнары тавыш-тын чыгармас микән соң? — дип

куйды.

— Мондый гайбәтнең кемгә кирәге бар?

— Ә син бер дә курыкмыйсыңмы?

— Нәрсәдән? Теге «күбәләк»не тыңлаган журналист, шушы уңайдан миңа

да сораулар яудырды.

— Ни дидең инде?

— Күк бия саташуы, — дидем.

— Ә теге кредиторны йолкып карасак?

— Өметсез эш. Ул бит Ганиевкә туган тиешле. Аннары безнең кулда нәрсә

бар соң ул кадәр?

— Шулай дисеңме?..

Икенче көнне үк «журналист тикшерүе» гәҗиттә дөнья күрде. Башта андагы

«версия» белән килешмәгән хәлдә, мәрхүмнең туганнарын тинтерәттек. Гәҗиттә

фамилияләр язылмаса да, ямьсез фаразның кем хакында икәнен алар тиз төшенде.

Һәм чын гаеплеләрнең фаш ителүенә өмет өзделәр күрәсең, эшебездән нәтиҗәлелек

таләп итеп йөдәтүләрдән тыелдылар. Һәм абзагыз, тәвтишләү срогы чыкты дигәндә,

«журналист версиясе» белән килешеп, эшне ябып та куйды... Башлыгыбызның

артына типмәделәр. Туган ягымда мин кызыккан урынга вакансия ачылу белән,

мөмкинлекләрен эшкә җигеп, ул миннән котылды, мине үзеннән коткарды...

Язудан туктадым. Ә компьютер дәшми, гөжли дә гөжли... Галихан бер утыра,

бер тора, бер сәерсенеп беренче күргәндәй миңа карап ала... Дулкынлана... Менә

монитор тарафыннан авыр сулаган сыман тавыш ишетелгәндәй булды, әкрен

генә хәрефләр оеша башлады һәм экранда «сез уенда» дигән язу эленде.

Уен-муен

Кинәт янәшә-тирәбез яктыра башлап, стенадагы сурәттәгеләргә җан керде

һәм без мәҗлес уртасында калдык.

— Йә, бәгърем, сөйлә, ни телисең? — дип кызыксынды чибәр, мөгезе

асылташлар белән бизәлгән пәри кызы һәм дустанәлек белдереп, җебеп тормау

кирәклеген сиздереп, койрыгы белән җиңелчә генә сыртыма сугып куйды. Өч

теләгеңнең берсен әйтеп бак.

— Галиханга Дума депутаты мандаты...

— Анда эләккәч татар телен кытай иероглифларына күчерү зарурлыгы

турында тәкъдим кертүдән курыкмаса, тырыштырырбыз. Шефның таләбе

шундый.

Галиханның шунда каушауданмы, тавыш киселде.

— Шул гына җитмәгән иде, — дип пышылдады ул.

— Ишетмим.

— Ризааа!!! — дип кычкырып җибәрде кинәт тавышы ачылып куйган Галихан,

һәм кесәсеннән алып туташка кыйммәтле ислемай сузды... Туташ шаркылдап

көлеп җибәрде, урынында сикергәләп, койрыгын уңга-сулга айкады.

— Хәзер шефны урап чыгам.

Һәм алдында чигүле кулъяулык шае альяпкычы гына бар гүзәлкәебез, кәс-

кәс атлап, кай арада барлыкка килгән ике катлы ишек аша үтеп юк булды.

Озак та үтми ул янә күренде һәм хәтәр елмаеп:

— Алы...гыз манда... тыгызны, — дип бәләкәй кенәгәне миңа сузды. Ачып

карасам аһ иттем, мөһер сугылган, киләчәктә сайланачак спикерның имзасы

ярылып ята... Китапчык кинәт кенә кулымнан йолкынып ычкынды һәм

«канатларын» җилпи-җилпи Галиханның куенына кереп китте...

Һәм хыялындагы «катырка»га тиенгән Галихан шунда ук эреп юк та

булды.

— Миңа моннан үтәсеме? — дип сорадым, кулындагы бүләк ислемаен иснәп

торган туташтан.

— Тәрәзәгә күз ташлыйсыгыз килмиме соң?

Туташ чакырган тәрәзәгә якын килеп, тышка карыйм һәм сокланудан

телемне шартлатам. Анда берсеннән-берсе матур агачлар, үләннәр, чәчәкләр

үсә, фонтаннар ата. Бакчаны, төбен зәңгәрсу чәчәкләр сарган тирән сусыз

елга урталай бүлә, ә текә ярларын өч урында утлы гирляндалар белән

бизәлгән асылмалы күперләр тоташтыра. Күрше ярда заманча материаллардан

корыштырылган чукча чумы, индеецлар виквамы, казакъның тирмәсе, янә

килеп шалаш, чатыр, палаткалар һәм тагын әлләкемнәрнең әллә ниләре тезелеп

киткән. Һәркайсының ишеге төбендә ике гүзәлкәй сигарет тартып тора...

— Болар бит койрыклы түгел, каян юнәттегез? — дип кызыксынам.

— Төнге клублардан арендалыйбыз. Хакын түләгәч, кая чакырсаң шунда бара

ич сезнең кавем... Иң кыйбатлылары биредә. Вакытыгыз җитәрлек әле, бәлки

урап килерсез, калган ике теләгегезнең берсе хисабына. Тәвәккәлләгез. Тик

шунысы бар, кайтканда күпердән бик каты йөгереп чыгарга кирәк. Чабасың,

ә басмалар арттан коелып бара. Шундый аттракцион.

— Кайтышлый җитезлек калыр микән соң?

— Алыгыз нашатырь спирты. Шул ярдәм итәр. Сез үтәчәксез. Биредән

кайсы көнне зерә дәү корсаклы абыйлар да чабыша, бот чабып, эчләр катып

күзәтәбез.

— Егылып төшүчеләр җан тәслим кыламы?

— Имгәнмиләр дә.

— Алайса күпердән очудан ни мәгънә соң?

— Мәгънә бар, — дип хәйләкәр елмая туташ, күзләрен уйнаклатып.

— Күрәсеңме, аста, әнә анда, комырыкта «Зәңгәр Хыял» атлы бар бар. Аска

очкан кешегә бүтән юл юк, ул шунда барып кереп, һәм барланып арт ишектән

чыга да әнә теге баскычтан бу якка күтәрелә.

— «Зәңгәр Хыял» дисең инде?

— Зәңгәр.

— Минем төс түгел. Шушымы ике катлы ишегегез?..

— Рәхим ит, өскә мен... менә бу баскычтан, аннары туры бар, — дип

елмайды койрыклы гүзәл танышым. — Бәлки җиләнегезне монда эләрсез

дип стенадагы бер кадакка төртеп күрсәтте. Чыннан да монда эссерәк икән,

тирли башлавымны тойдым һәм плащымны калдырып, челтәрле баскычтан

күтәрелеп, ике катлы ишек аша эчкә омтылдым. Керүгә, котым алынып кире

чикмәкче идем дә, кабул итү бүлмәсенең ишек тоткасын яңадан табып булмады.

Кая карама астына учак ягылган корымлы казаннарда пошкырып сыеклык

кайный. Үтә дә зур берсенә акбур белән «Казанга мең ел« дип сырлаганнар.

Кайберләрендә «Мин монда булдым, фәлән углы фәлән, төгәненче ел» дип тә

тырналганнары бар һәм әлеге исем-атлар арасында таныш кебек тоелганнары

да байтак. Йөри торгач төшендем, бу үзенчәлекле дизайн, шундый «а ля тәмуг»

стилендәге джакузилар... Алар кырындагы өстәлчекләрдә «Татарстан» дигән

язулы аракы шешәсе, кырлы стакан һәм өлеш тәлинкәсендә парлары чыгып

торган сарделькалар. Джакузиларның кайсында нефть бокырдый, кайсында

«Кызыл Шәрыкъ» сырасы чайпала, «Татарстан сөте» айкалганы да бар. Мин

болар аша коенып үтеп, шәп басым белән Татарстанның минераль сулары

бәргән душ астында пакьләнгәч, башлыклы йонлач халат киеп, өстәлчек янына

утырам, кырлы стаканга салып хәмер уртлыйм, сарделькасыннан авыз итәм.

Тәмле, шайтан алгыры, чит илдән кайтартылган чучка итеннән, ахры...

— Тукта әле. Бүген нинди көн соң? Атна кич ләбаса. Әбием, төштән соң атна кич

җомга санала башлый, дия иде. Ә мин шундый изге көндә кая килеп каптым...

Түрдәрәк безнең ишеләр белән әңгәмә бара икән инде. Авыл сәхнәсе сыман

гына калку урында кәнәфиләргә чумып, имтихан алучылар утыра. Мөгезләре

дә бар кебек үзе, әмма калын чәчләре астыннан күренмиләр генә бугай. Һәм

шулар алдында берәү, райком бюросына эшкәртергә чакыртып алынган җитәкче

хәлендә, уртага басып хисап тота...

— Заманасында кабинетымда мин сөйләшкәндә бина тетри, урам яңгырый,

мәйдан шаңлый иде... Татар теле, татар мәдәнияте, татар мәгарифе ише вак

мәсьәләләр минем рухны беркайчан да җилкетмәде. Татар телән рәтләп

белмәдем, кирәген дә тапмадым, ни өчен — чөнки мин асыл интернационалист.

Эшләдем дә эшләдем. Йөрисең республиканың фермаларын карап, һәм бер

мәлне кеше йөземе ул, дуңгыз танавымы, аермасын тоймый башлыйсың... Һәм,

көннәрдән бер көнне, мин тетрәтеп торган мәйданга килеп җыен әтрәк-әләм

миңа «долой» дип кычкыра башлады...

— Син ни телисең соң? — дип кызыксына Баш Имтиханчы.

— Үтилләштерегез мине заманага яраклы итеп. Миллионер ясагыз, канса

да канис.

— Уенга кергәнче синең миллионың бар иде.

— Дуллоровый. Дуллоровый миллионер булма келим.

— Тәк... Сөт короле бар инде безнең. Нефть, аракы, сыра, дару, банк,

фән, дин өлкәләренең ияләре бар... Әйдә, сине ит короле итәбез. Ит дигәч

тә, беләсеңдер инде, колбасаны ничек һәм нәрсәдән ясаганнарын... Булдырам

дигән кешегә миллиард эшләү дә кыен булмас...

Кинәт әллә каян барлыкка килгән баскыч култыксасына охшаган, очы-

кырые күренмәгән озын колбаса барлыкка килде һәм бу шуңа атланып түбәнгә

таба шуып төшеп китте. Бушап калган мәйданга итләч битле мәһабәт гәүдәле

агай чыгып басты.

— Бөтен акча нефть белән газда. Безгә, мескен авыл районнары главаларына

нишләргә? Көн-төн эш, көн-төн эш. Икмәк үстер, терлекләрнең нәселен

яхшырт, һәм башкалар, һәм башка шуның ишеләр.

— Беләбез без сезнең нәсел эшен ничек яхшыртканыгызны... Бер кызыйны

туеннан җилтерәтеп алып чыгучы син түгелме соң инде, киявеннән аерып?

— Эш бик авыр бит безнең. На всю катушку бушануларсыз булмый… Үз

районыңда да рәхәт күрмәсәң, кая китә ул?!

— Йә, нәрсә кирәк? Акча гына сорама. Синең карамакта кеше җитәрлек,

әмәлләр күп, сык, булдыра алган кадәр, авызың белән кош тотып йөрмә.

— Сыгабыз да... бүтән якны да онытмыйбыз, анысы. Әле менә район

җирләрен энекәшкә турыладым. Инвестор исеме биреп. Элеккеге колхозчылар

алдында чыгып сөйләде:

— Җир, — диде, — хәзер безнеке. Ни кушсак шуны эшлисез. Малларыгыз

безнең рөхсәттән башка көтүлекләргә чыкса атабыз, урлыйсыз икән —

утыртабыз. Шикаять язып ерак китә алмаячаксыз — кояшны су сибеп сүндереп

булмый! — диде.

— Вәт минем беренче теләк, менә шул асыл егетне, урынына малаен

калдырып, кызлар күп укый торган берәр институтка ректор итәсе иде...

— Мондый ректорлар илгә кирәк, гозерең үтәлде дип исәплә. Икенче

теләгеңне әйт?

— Җенси куәтне арттырмый булмас. Рас энекәш шундый эшкә керә, аның

игелеген без дә күрмәсәк, халык дөрес аңламас, хи-хи-хи.

Баш Имтиханчы ишарәсенә буйсынып, койрыклы туташ моңа банкада

ниндидер авыр исле сыекча китерде.

— Эч шуны! Борыныңны җыерма, дәү абзыегызныкы дип хис ит.

— Артыннан бер чүмеч спирт белән ярты бәкәй булса, кәкәй дә үтә!

— Сораганнарын китерегез!

Һәм агаебыз күзләрен чытырдатып йомып, сулышын туктатып, эре-эре

йотымнар белән банканы бушатырга кереште. Максатына ирешкәч, бер

кызарынып, бер яшелләнеп дигәндәй, укшымас өчен җан тартышты, аннары

тынычлана төште, авызын киң җәеп елмайды һәм:

— Булды. Урнашты, — дип, кикереп куйды... Янә бер чүмеч спиртны җиңел

генә авызына озаткач, ярты бәкәйне, кимерчәкләрен чытырдата-чытырдата

ашап та бетерде.

— Өченче теләгегез? — дип кызыксынды имтиханчылар.

— Килгәндә истә иде, оныттым. Минем гел шулай: эчсәм ашыйм, ашагач

хатын-кыз кирәк. Күплек санда булса, тагын да шәп! Ярый, Тукай премиясе

бирерсез! Ашыгыч түгел, күләме бераз арта төшсен, түлке.

Кинәт дивар ачылып китте һәм анда асылмалы күпернең иңлерәге күренде.

— Менә шушыннан аргы ярга тиз генә йөгереп чыгарга кирәк. Тәтәйләрнең

нинди сорты кирәк, бар да аргы якта.

— Тизлекне ничек арттырырга соң? Минем тәкать калмады сезнең белән

такылдап торып... «Уйлама син юк-барны, уйла бергә йоклауны», ди татар

халык мәкале!

— Әнә теге өстәлдә нашатырь спирты бар, янә килеп пурген. Икесе дә

булыша торган нәрсәләр... Ха-ха-ха...

— Һәй, кая килеп кая китмәгән, — диде алып агай һәм сөзәргә җыенган

үгез сыман ыжгырып, күпергә кереп китте...

Мәйданчыкка, җилкәсенә төшеп торган чаларган озын чәчле, зифа буйлы

интеллигент күтәрелде һәм тотлыга-тотлыга үзенекен такылдый башлады.

Имеш татар халкына профессиональ музыка кирәк. Янәмәсе ул консерватория

белемле композитор, өстәвенә пианист.

— Пьяница дип тә өстәмәдеме, — дип хахылдап куя кайсыдыр.

Әмма зыялы шәхес ул әйткәнне үткәреп җибәрә һәм үзенекен сайрый, имеш

ки эфирда татар җырлары дип тәкъдим ителә торган нәрсәләр татар җыры

булудан ерак торалар...

— Син нинди көферлек кылып монда килеп эләктең соң, хөрмәтлем? — дип

кызыксынасы итте Баш Имтиханчы.

— Әллә тагы.

— Татарга чын музыка да, чын җырчы да, чын композитор да кирәкми.

— Кирәк. Сәйдәш, Фәрит Яруллин, Латыйф Хәмиди, Хәйдәр Бигичев, Таһир

Якуп язмышларыннан чыгып әйтәсездер? Әйе, Габдулла Рәхимкулов, Сара

апалар да хакимияттән рәтле-башлы кадер-хөрмәт күрмәде. Чөнки аларны,

Зифа апа Басыйрова әйткәнчә, халык яратты!!!

— Яхшы, ни телисең соң, моң сакчысы?

— Сөембикә турында опера, Олуг Мөхәммәднең җиңүе, «Казанның

алынуы» кебек тематика буенча рәссамнарыбызның күргәзмәләре, Сөембикәгә

һәйкәл,чын татар мәктәпләре, чын татар опера һәм балет театры, чын татар

консерваториясе, чын татар музыкасы мәктәпләре, чын Татар университеты,

кыскасы милләткә тын алырга һава сорыйм.

— Тукта, син үзеңне кая эләктем дип беләсең?

— Югарыга!

— Салган баштан анда ашып була дип уйлыйсыңмы? Кем сине безгә

юллады?

— Мәҗлескә дәштеләр. Сыйланылды. Аккордеонда уйнадым. Бер

эшмәкәрнең бу изге җанны фәрештәләр катына озатыйк, дип хихылдаганы

истә калган. Мин сезнең кемлекне чамалый башладым бугай...

— Телисеңме, берәр чит илгә озатам. Үз оркестрың булыр.

— Юк, — диде интеллигент, чал башын чайкаштырып, — койма буенда

ятып, ачтан үлсәм үләм, ә Казаннан китмим.

— Озатып куегыз үзен.

— Койма буенамы?

— Ишетеп тордыгыз ләбаса теләкләрен: Казанда, койма буенда, ачтан...

Композитордан бушаган мәйданчыкка телеэкраннарда еш күренгәләүче

бәндә килеп чыкты.

— Кем бу? — дип кызыксынды Баш Имтиханчы.

— Мине дә белмәгәч нишләп кенә утырасыз соң сез монда? — дип тузынуын

белде күпертмә чәч. — Милләт өчен мин эшләгәнне төясәң ат та тарта алмас.

Мин — Минзур Синзурович Түбәнүбә!

— Милләтенә зур хезмәтләр куючы нишли биредә?

— Борчылмагыз тәкъсир, ул үзенең үткән гомерен шулай бәяли.

— Әйт, ни телисең?

— Милләт сәнгатен үстерү өчен унике миллион сум акча бюджетта чагылыш

тапсын!

Кинәт әллә каян чүп һәм сайлау бюллетене салына торган ачык урналар

пәйда булып, Минзур Синзурович Түбәнүбә боларның берсенә уң, икенчесенә

сул аягын киде дә тартмалар моны каядыр очыртып алып китте...

Менә уртага аюга атланган, нибары галәфи чалбар гына кигән ир-ат пәйда

була.

— Теләгең?

— Русия илбашы булу.

— Россия — демократик дәүләт, кандидатураңны күрсәтәсең һәм лаеклы

булсаң, сайланасың.

— Ул әле күп кавемле дәүләт тә. Әйтегез, төрле кавем юлбашчыларының

миләрен ничек лашпырдатып әйләндереп капларга? Каты кылансам

көнбатыштагылар дөньяны сасытачак...

— Алар маймыл тоту әмәленә каршы чыга алмый...

— Ысулның асылы нидән гыйбарәт?

— Папуаслар агачка тар куыш ясап, шуның эченә чикләвек салалар.

Маймыл тишеккә кул тыга, чикләвекне учлый һәм эләгеп кала. Учына эләккән

чикләвекне калдырырга комсызлыгы рөхсәт итми. Аңлашылдымы?

— Ахырынача түгел.

— Кәнәфи биләүче бюрократларына сортына карап нефть скважиналары,

завод-фабрикалар, рестораннар, гипер-супермаркетлар, башкасын тоттырасың...

Ә гади күпчелек шымытыр учлый.

— Ә иҗади интеллигенцияне нишләтим?

— Бака кабарт.

— ....

— Төрле титуллар, мандатлар биреп, шулардан югары катлам әтмәллә.

Аннары, иләк белән су ташу, комнан бау ишү сымаграк вазифалар оештырып,

шуларны урынбасар дипме, арбаның бишенче тәгәрмәчеме дип атап, мәзлүм

каләмдәшләренең каткан ипие хисабына 80-100 мең сумлык окладларга утырт.

Менә сиңа әкәмәт югары көчәнешле кыска ялганыш. Нәфрәт югарыга китми,

сиңа менеп җитми дигән сүз...

...Чират миңа җитте. Мин дә шул калку мәйданчыкка чыгып бастым, ә

имтиханчыларым Т хәрефле өстәл тирәли тезелешкән. Бар да калын чәчле. Шуңа

күрә чәчләре астында мөгезләре бармы-юкмы икәне шәйләнерлек түгел.

— Әйт теләгеңне!

Шулчак миңа әллә нәрсә булды. Шайтан алгыры, монда бит хәсислек

тарафдарлары утыра! Болар бит мине кысрыклаучы эшем ияләрен якынрак

күрәчәк? Их, кая килеп, кая китмәгән!

— Татарстанга тулы мөстәкыйльлек, аның егылган дәүләтчелеге торгызылуын

телим!

— Кендегегез чишелмәсме икән? Кайчак ни теләгәнегезне аңлап бетермисез.

Сөргеннән кайткан кырым татарларына калдырып киткән йортларын кире

бирмиләр, яңа йорт салырга җир бүлми тилмертәләр. Казан татарының кабер

ташлары чиркәү нигезендә ята. Мөселманнарның ае, шашлык ите кисәге сыман,

тәре хәнҗәр аша үткәреп, чиркәү гөмбәзенә беркетелгән. Менә ничек раслана

дәүләтчелеккә хокук! Син үз халкыңның җиңүчән рухын терелтер өчен, аны

шуңа охшаш гамәлләргә күтәрергә сәләтлеме соң?

— Ай-һай...

— Азатлык алу бер хәл, әле шуны кулдан ычкындырмау өчен, дошман дәүләт

халкына гына түгел, ә киләчәктә куркыныч тудырырга мөмкин барча кавемнәргә

каршы астыртын рәвештә этлек арты этлек оештыру кулай. Монысына ничек

карыйсың?

— Тискәре. Гадирәк юл юкмыни азатлыкка?

— Бар, әлбәттә. Әйтик, сине шундый вәкаләтле итсәк, халкыгыз санынча

дуңгыз үрчетүгә ничек карыйсың? Хуҗабызга багышлап башкалагызның бер

матур мәйданына һәйкәл салдыруга да каршы түгел. Әйтик, Ленин бабагыз

урынына. Аңа табыну бетте бит инде, юкка урын били!

Каршыда экран барлыкка килеп, анда кәҗә башлы куркыныч җан иясе

пәйда булды.

— Шәп бит!

— Бу шартларыгыз милләтне тәмуг кисәүләренә әйләндерүне күздә тота кебек?

— Димәк, син татар халкының дәүләтчелеге торгызылуын теләмисең булып чыга?

— Илең турында уйлама, үзең турында уйла, — дип язганмы әле бер халык

шагыйрегез. Үзеңә ни кирәк? Бәлки кемнедер ил-күз алдында хурлыкка

калдырасыдыр?

— Сез аның кем икәнен беләсез.

Һәм мин каршымда кинәт пәйда булган ике катлы ишек аша әбәләнеп,

кабул итү бүлмәсенә чыгам. Анда кадакта элеп калдырган плащымны эзлим.

Җитмәсә мөгезле туташ та каядыр олаккан. Ул ара да булмады, ишек төбенә

«м 666 дж» дигән номерлы шәп бер машина килеп туктады һәм аның шофёры

миңа утырырга ымлый.

Миңа нидер булды, төп башына утыртулары ачысыннанмы, плащсыз калу

да шуңа өстәлдеме, «Татарстан» маркалы хәмер артык куәтле идеме, теге

туташның киштәгә элеп калдырган букчасын эләктердем дә машина артына

кереп утырдым. Юл буе шуның эчендәге шалтыравык нәрсәләр белән уйнап

кайттым. Кайта торгач, андагы визиткалар, бизәнгечләрне идәнгә үк чәчеп

җибәрдем шикелле... Әллә кемнәр белән бутала икән бу хәерсез...

Машина «ә» дигәнче өемә кайтарып куйды. Хәер, Айдамы, кайдадыр туктап

кече йомыш та йомышланды бугай.

Бәла аяк астында

Таң атарга ерак калмаган икән. Өйгә кайтып авып, бер-ике сәгать черем иттемме-

юкмы, инде торырга да вакыт җиткән. Бер стакан каты кайнар чәй эчтем дә эшкә

ашыктым. Озак та үтмәде, кизү милиционер «сезгә килгәннәр» дип телефоннан

хәбәр итте. Килүче Галихан шофёры булып чыкты. Баксаң, «тегендә» сумка югалу

зур күңелсезлек тудырган, бассейн диварындагы сүрәттәгеләр терелеп, Галиханның

якасыннан бөтереп алганнар, мөгезле туташның долларлары тулмый, имеш...

— Мин алмадым, — дип мыгырдандым.

— Алгансыз. Сез бит уйнап кайткансыз. Әнә сезне кайтарган шофёр кабинада

утыра. Ул шулай ди.

Мин машина ягына күз ташлыйм һәм кичәге танышым, оялчан гына елмаеп,

миңа кул болгый.

— Әйе, уйнадым бугай шул... Аһ, юлда туктап һавага да чыгылды бугай...

Шунда төштеләр микәнни? Бик күпме?

Минем эч «жу» итеп куя. Инәңне корт чаккыры, бу бит йөз мең доллар

дияргә дә күп сорамас

— Шактый. Безнең акча белән утыз мең чамасы. Хуҗаның кесәсендә унбиш

мең бар иде, калганын үзе түләсен дип, сезгә озатты.

— Чак кына сабыр ит.

Йөгерә-атлый бүлегебез коридоры буйлап алга омтылам.

Ишекләрне йолыккалыйм. Тәк, юл хәрәкәтендә тәртип саклаучылар урында

түгел, каядыр китеп олакканнар. Аптырагач, тикшерүчегә барып егылам.

— Бөтен өмет синдә, дим.

— Миндә каян акча булсын? — ди бу.

— Хет каян тап.

— Тентү вакытында протокол белән алган бакслар сейфта ята, арада чыннары

да бар. Шуларны алып бирсәм генә инде.

— Эшеңнең срогы кайчан чыга?

— Ике ай бар.

— Бир. Чыны кирәк. Получка алуга түлим.

— Сез бик дулкынлангансыз, башыгыз да чатный бугай, менә монда

участковый Зөфәр алып кайткан үлән тамырлары салып эшкәртелгән көмешкә

бар, каплагыз берәр стакан булса да.

Мин акыллы киңәшкә колак салам.

Аннары банкнотларны алып чыгып шофёрга тапшырам... Ул иренмичә,

кат-кат санап кабул итә. Күрәсең, аның алдында ышанычым мәңгегә югалган.

Ләкин бу мине әллә ни борчымый.

 

Соңгы хат

Баштан үткән әлеге хәлләр мине тәмам чыгырдан чыгарды. Хәер, яшәү

маятник сымак инде ул: әле чөя, әле түбәнгә томырыла.

Стаж тулуга пенсиягә аткардылар. Галиханга барып эшләргә ният бар иде...

Өлгермәдем... Кемнәрдер башына җиткән... Яман хәбәр тиз йөри, диләр,

көнендә иреште. Аннары, өч-дүрт көн узгач хаты килде. Теге дөньядан язган

сыман тоелды... Күрәсең хат кайдадыр тоткарланган, почта эшендә андый

хәлләр булгалый бит...

Сәлам, Зәет туган! Сиңа бу хатны Галихан яза. Сәлам шулай ук хәләл

җефетеңә, балаларыңа. Сәлам соңында язылачак сүзләргә күчәм. Бизнес —

минем өчен сәнгатьнең бер төре булды. Баштарак дәү агайлар, безнең хозурда

әниләре чели алып кайтканны зарыккан кош балалары кебек кайнаша иде.

Гарәп илләренә чыкканда бүләккә минем ханзәкәдән Златоуст осталарыннан

эшләткән зиннәтле кылычларны алып киткәләделәр. Ваграклар, авызларына

берәр айны җим салырга онытсаң, үзара, әллә сиңа да китермәде, миңа

да тамызмады бит ул бу юлы — ди-ди, сукранышырга, юлга киртә-корта

торгызырга керешерләр иде, рәхмәт яугырлары... Инде бар да үзгәрде, уңышлы

бизнесың бар икән, өлешкә керәләр, аннары тулаем тартып алулары да ерак

йөрми. Ваграклар да азды, китергәнеңне кулың белән бергә йолкып алырга

әзерләр... Соңгы вакытта төрлесен уйлыйм. Әгәр минем белән бер-бер хәл

булса, казына күрмә. Үзең дә тотынма, дусларыңны да алгысытма. Җеп очы

ерак, ул чәрексез һәм кайда кирәк шунда өзеләчәк.. Тәтегә басучыны табудан

мәгънә дә бәләкәй — үзең беләсең, ул бер чара гына, аңа эш бирүчесе һәм

корбаны кемлеген белү ни пычагыма... Ә менә гаделлек эзләгән атлы актарыну,

тәфтишләү барышында гел кирәкмәгән мәгълүматлар табып, булмаганнарын

да өстәп кайбер «дуслар» минем хакта гайбәт куертулары бик мөмкин. Халык

күңелендә матур булып каласы килә һәм моңа хакым бераз бар дип өметләнәм.

Хәтерлисеңме, син әйткән идең, безнең хезмәт, эш урыннарыннан явыз ният

белән файдаланучыларга һәм спекулянтларга каршы көрәш алар җиңде, шуңа

күрә иң элек БХСС ны бетерделәр, дип. Ә мин, юк, социалистик милек бетте,

шуңа хезмәтегез табигый рәвештә төкәнде, ирек җиңде, аның нигезе ирекле

бизнес, шул өстен чыкты, дип очындым... Баксаң, безнең сыман иреклеләр,

үзгәреш дулкыны өскә чыгарган күбек кенә булган. Вакытлыча күренеш. Минем

әтине талап, иленнән сөргән өер варислары дилбегәне тиз кыскартты... Хәзер

һәр өлкәдә, тармакта йөзсезләр канат яра... Талантка көн бетә.Бизнеста ирек

юк икән, башкача була да алмый. Теге уенның төп шартын белә идең микән,

син сорамадың, мин әйтмәдем шикелле. Уенга катнашуның хакы, гомерең

фаҗига белән очлануына ризалашу иде...

Хат, көне, елы күрсәтелеп, кул кую белән тәмамлана. Тукта, бу бит аның

имзасы түгел. Монда бит имза шәкелендә сырлап, «Хушыгыз» дип язылган...

 

Актыккы сүз

Галихан мөхтәрәм зат иде, мәрхүмкәй. Кайда эшләсә дә, олы була белде.

Бар, әлбәттә, әллә ниткән югары урыннарга үрмәләүчеләр. Кәнәфиләре биек,

вөҗданнары сыек, халыкка игелек эшләү мәҗбүрияте алдында калган очракта,

Дәүләтхан ага әйтмешли, тизәкләрен мыскалга салалар... Авылдашым, бозаулар

караучы Минзифа апа әйтмешли, җир җирәнгечләре...

...Кемнәр белән генә аралашмыйсың бу тормышта. Һәм бер очрашу да

юкка гына түгел, ахры. Байтак еллар элек, эре генә хуҗалыкның умартачысы

белән юлларыбыз кисеште. Шикаять язганнар иде өстеннән, имеш, хуҗалык

балының бер өлешен керемгә алдырмый гына сатып ята...

— Син бик вакчыл кеше, — диде ул, күзгә батырып карап. — Әгәр, күпмедер

өлеш керемгә алынмаган икән, димәк хуҗа шулай хәл иткән. Хуҗалыкны алып

бару илдә шулай корылган. Сездән сорап тормаганнар . Минем гөнаһым юк. Бал

кортлары белән намуссыз кеше эшли алмый, алар бик чиста җан ияләре, сездән

сизгер һәм мәгънәлерәк. Миңа бәйләнүдән тукта һәм мин сиңа үземнең эш

серемне өйрәтим. Пенсиягә чыккач, каңгырып йөрмәскә, тормышка тотыныр

өчен бер үнәрең булыр...

Суырылып кереп киттем бит шул кәсепкә. Эштән озатканда бирелгән

акчаларыма әрҗәле «УАЗ» машинасы алып җибәрдем. Умарталарымны бер

карабодай басуыннан икенчесенә шуның белән күчереп йөртәм. Ике авыл

арасындагы агач күпер генә хәвефкә сала, тәки төзәтмәделәр шуны, берәрсе

җимерелеп кадалганны көтәләр булыр...

Тагын нәрсә әйтим. Язу сәләте барлар килсен милициягә, сынап карасыннар

каләмнәрен... Бармактан суырып иҗат итә торганнары да уңайсызланып

тормасын.

Язмаларымны күздән үткәргәндә бер мәсәл искә төшеп куйды.

Чаян, елга ярында ташбакага ялына.

— Зинһар, аркаңа кочтырып күрше ярга алып чык, юкса бу ярда ашарыма

калмады, — ди икән.

— Бик алып чыгар идем дә, чагарсың дип куркам, — дигән ташбака.

— Син мине кем дип белдең, — дип өзгәләнгән чаян моңа бик тә рәнҗеп.

Ташбака түзмәгән, чаянны аркасына алып күрше ярга йөзеп киткән. Барып

та җиткәннәр, чаян моны чаккан да. Ташбака сыртына әйләнеп төшкән һәм

дүрт аягын дүрт якка ташлап хәлсезләнеп ята икән. Менә ул көч-хәл белән

телен әйләндереп:

— Син нишләдең? Чакмыйм дип вәгъдә биргән идең ич, — дия алган.

Чаян кытыршы кырыс чыраен капшавычы белән кашып куйган һәм:

— Менә мин шундый хәшәрәт инде, — дип моның яныннан китеп

барган...

Язганнарымны кемнәрдер укыса, минем хакта да шулай уйламагайлары

дип куркып куям...

***

Милициядә эшләп ялга чыккан танышымның язмалары шушында төгәлләнә.

Ул күптән түгел генә юл һәлакәтенә юлыгып харап булды. Балалар төялгән

автобусны «УАЗ»ы белән узып, килеп керүе булган, уртадагы терәкнең нигезен

су ашап бетергән булган икән, күпер җимерелгән. Үлеме, сабыйларның

котылуына сәбәп булган. Аны зиратка озатышырга халык байтак җыелган иде,

җеназасын мин дә күтәрештем. Зиратка барып җитеп, җәсәден җиргә куйгач,

авыл мулласы сорый куйды:

— Әйбәт кеше идеме бу җәмәгать?

— Бик әйбәт кеше иде. Гадел иде... Кайчандыр балалар да укыткан. Инде

аңа сират күпереннән имин узуны Хак Тәгалә насыйп итсен, — диеште

авылдашлары...

Әманәтне мәрхүмнең хәләл җефете тапшырды, бәлки төзәткәләп кая да булса

бастырырсың, диде. Мин инде аның гозерен аяк астына салмаска тырыштым,

ник дисәгез, күчтәнәчкә бер банка бал да алып килгән иде.