Логотип Казан Утлары
Публицистика

САГЫШЛЫ САБАНТУЙ

Быелгы Сабан туйлары сагышлы булыр —
Рөстәм Вәлиев арабыздан китте.
Артист гомере үзе бер җыр сыман икән ул: җырның да бит сагышлысы бар, күңеллесе бар,
газаплысы, дәртлесе; тиз онытыла торганы, буыннан-буынга күчеп мәңгеләшкән халык
җырларын да беләбез; кыска җырлар, бар озыннары... Әйтәм ич, кеше гомере үзе бер җыр
сыман... Җырламыйсың икән — димәк, син яшәмисең, бары тик гомер итеп азапланасың гына.
Гади тамашачы өчен җырга табынып яшәү соңгы юаныч кебегрәк ул. Ә чын мәгънәсендә
халыкның танылган артисты булып утыз ел гомереңне сәхнә иҗатына багышлау — ул инде
бәхетле язмыш дигән сүз.
Хәер, Рөстәм Вәлиевнең музыкаль гомерен еллар белән түгел, юллар белән санау
дөресрәктер.
***
1994 елның май азагында миңа филармония директоры Әсгать Сафин шалтыратты. Төмән
өлкәсенең Ноябрьск шәһәренә Илһам Шакиров белән барып килергә кирәк икән. Зур төркем
түгел, гармунчы Рөстәм Вәлиев тә мин генә. Өч кешелек зур концерт куясы, яңа байлар,
«крутой» татарлар чакырганда, андый тамашалар еш була инде. Хикмәт тик шунда гына:
беренчедән, җавапны хәзер үк әйтергә кирәк; икенчедән, эстрадабызның йөзек кашы Илһам
абыйны ихтирам-хөрмәт белән йөртеп, исән-сау алып кайту тулысынча миңа йөкләнә икән.
Рөстәм Вәлиевкә генә тапшырырлар иде дә, егетнең Сөембикә сандыгы чаклы үз баяны бар.
Йөртеп дип, Илһам абый, шөкер, шушы көнгәчә үз аягы белән йөри анысы. Ул чагында әле
аның күзенә операция ясалмаган, ыгы- зыгылы урыннарда янәшәсендә торып, чын
мәгънәсендә күз-колак булу кирәк иде. Аннан соң, кунакка чакырган байгураларның мактана-
мактана сыйлый торган гадәтләре бар...
Тел яшереп тормыйм, Илһам Шакиров белән Рөстәм Вәлиев дигәч, мин шундук
ризалаштым, чөнки бик тә, бик тә популяр буласым килгән чаклар, тамашачыларның
алкышлавын ишетер өчен, Мәхмүт Хөсәен булып та сөйлим, Фәридә Кудашева, Усман
Әлмиев, Габдулла Рәхимкулов булып та «җырлыйм», үземнең сатирик хикәяләремне,
монологларны яттан гына чәчәм... Рөстәм Сәрвәров төркеменә кушылып, Казаннан Уренгойга
чаклы «КАВЗ» («Курган») автобусына төялеп барып җиткәнебез бар. Дөрес, автобусыбыз
белән Сургутны узгач та авариягә очрадык. Ауган автобусның тәрәзәсеннән коелып, кырык өч
градуслы суыкта дүрт сәгать изалана торгач, аякка бастырдылар, Ноябрьск шәһәрендәге кичке
концертка тәки өлгердек.
Тагын шушы Ноябрьск.
Тик монысына самолёт белән барасы. Ни барысы бер концерт өчен!.. Конфет кәгазенә
төренеп үскән бүгенге диатезлы буынның төшенә дә кермәстәй зурлау бу.
Самолёт Сургутка чаклы гына оча, аннан кечкенә шәһәрләр арасында йөри торган
«дизель»гә күчеп утырдык. Алты сәгать буе сөйләшмичә барганыбыз хәтердә: Илһам
139
абый тавышын саклый, Рөстәм Вәлиев Казаннан күтәрелгәндә: «Сабан туйларына кайтып җитә
алсак, яхшы гына, дамы? Соңга калсак, убыток күбәя», — дип бер кәлимә әйткән иде, шуннан
бирле ләм-мим.
Ноябрьскиның 700 кешелек концерт залында безне 31 тамашачы (!) көтә иде Беркая да
афишалар эленмәгән, шомабай спонсор телефоннан шалтыратып кына үзенең дусларын, туган
- тумачаларын җыеп китергән. Ә мәшһүр җырчының килүе турында шәһәр халкы ишетмичә дә
калган. Кыскасы, алдалап-юмалап гаилә бәйрәменә чакырганнар булып чыкты. Ни өчен өенә
генә җыймаган йә берәр ресторанда гына үткәрмәгән гаилә бәйрәмен, диярсез. Илһам Шаки-
ровның чакырган саен өйдән-өйгә кереп, ресторанда ваклап котлап йөрүләргә һич тә
ризалашмаячагын яңа байлар белә иде инде — ул табын сандугачы түгел!
Тоташтан ике сәгатьлек концерт куйдык. Тәнәфес-мазар ясап тормадык.
Мин һәрвакыт үзем яратып тыңлардай җырчыларга гына иярдем. Сәхнәнең ян пәрдәләре
арасыннан күзәтеп, зал уртасына укмашкан 31 туган-тумача өчен сөенеп утырам.
Рөстәм үз җырчыларының, бигрәк тә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә
Шәрифуллина, Рәсим Низамов һәм тагын бик күпләрнең репертуарын яттан белә. Ә Илһам
абый өчен гармунчы Рөстәм уникаль очрак. Җырны шигырь белән көйгә аерып тыңлап
булмаган кебек, аларның янәшәсендә моң, тавыш, аһәң бөтенлеге. Язмаларын тыңлап кына бу
тиклем ләззәт алу мөмкин түгел, аларны сәхнәдә үз күзең белән күреп тыңларга кирәк... Әнә,
озын җыр алдыннан ак баян тирән сулыш ала, җырның исемен искә төшерсеннәр өчен, аккорд
уйнаклый. Күрек сырларында кысылып кына әкренләп моң туа. Рөстәм баянына буйсынып,
Илһам абый су буйларына төшә, Гөлмәрьямне эзләп, болыннарга килә. Ә аннан соң җыр алга
чыга. Инде Рөстәм Вәлиев үзе, Илһам Шакировка ияреп, Сарманга китә, карурманга кереп
адаша, ул арада әллүкиле, моңлы сазлы Кырлай аланына килеп чыга...
Карурмансыз авыллар бар... Чит илләрдә калган ярлар бар... Төзәлми торган яралар... бу
җырларга ничек түзәр?!.
Шигырь башына җыр җитәр, юмор әдәбиятны мәзәк итәр дияргә яратабыз... Юк,
туганнарым, Илһам абый белән Рөстәм исән чагында халык җырлары ятим булмас!
Ноябрьск сәүдәгәре безне аерым кунак йортына урнаштырды. Җаныгыз теләгәнчә яшәгез,
ашыкмагыз, Казан самолёты Сургутка атнага ике тапкыр гына килә, бик ашыксагыз, өч көннән
илтеп куярбыз.
— Балакаем, бик яшь, энергичный күренәсез, без бу өч көндә нәрсә генә эшләп өлгерербез
икән соң?..
Илһам абыйның сәүдәгәр егет адресына әйтелгән шаяртуын Рөстәм ачыклабрак җиткерде.
— Әзи, Себергә җәй килә, билетларны бүген үк сөйләшеп, заказ биреп куйсагыз
иде. Киләсе атнага Татариядә Сабантуйлар башлана, монда бүленеп калсак, халык безне гафу
итмәс...
— Борчылмагыз, тәртип булыр!
— Тәртип дигән нәрсә бик хитрый әйбер ул, балакаем, залыгыз буш иде әнә, инәсен поп
еккыры...
— Илһам абый, мин сезгә полный зал обещать итмәдем. На совесть эшләдегез, на совесть
түлим. Рәхәтләнеп ял итегез, сыйланыгыз...
Най, кызып китеп, бөтен эшне бозып куймагае, дип Рөстәм Вәлиев Илһам абыйның терсәк
өстен чеметеп алды.
— Ашау — байдан, үлем — Ходайдан, әзи! Егетләр крутой, безне обидага бирмәсләр... Ял
итик.
Ел дәвамында чәчәкле яз, җиләкле җәй, алтын көз дигән фасыллар юк икән монда.
Сургутны чыгып, Төньяк боз океанына таба юл алсаң, табигать тоташ кырыслана: печән үсми,
әрем биеклеге кәрлә куаклардан гайре агач әсәре дә юк; сайрар кошлар түгел, чыпчыклар да
очып керми ичмасам... Җир өстендә тоташтан кварц комлыгы гына елкылдап ята.
Беренче төн аягөсте үтеп китте. Илһам абыйның йокысы качты. Нишләп караңгы төшми
соң, дип иртәнге дүрткә кадәр йөрде. Ак төннәр икән бу...
Икенче төн табын артында узды...
Караңгы төшмәгәч, Илһам абый һаман йоклый алмый, йокы бүлмәсе белән коридор
арасында йөри.
Филармония директорының исән-сау алып кайт, дип кат-кат тукыганы истә. Ләкин мәшһүр
КАМИЛ КӘРИМОВ
140
җырчыбыз инде икенче тәүлеген йоклый алмый. Ниһаять, Рөстәм Вәлиев тыныч кына, иркә
баланы юаткандай, әйтеп куйды:
— Әзи, бу хәлдә сине самолётка кертмәсләр, әллә ни уйларлар. Ят та северное сияниегә
бак, йокламасаң, ак аюлар янында зимовкага калабыз...
Илһам абый сандугач йокысы чаклы гына черем итеп алды, кайтыр юлга ашыктырды.
Самолётка чаклы «Джип» белән илтәм дип мактанган сәүдәгәр егет безне никтер дизель
поездга чаклы гына озатып куйды.
Маҗараның иң зурысы безне Сургутта көтә иде әле.
Бактың исә, аэропортта безнең исемгә алдан бер билет та теркәлмәгән. Ә инде бүгенге
рейска бөтенләй буш урыннар юк икән. Кыскасы, тагын өч көн буе Казан самолётын көтеп, «на
совесть» түләнгән гонорарыңа кунакханәдән номер аласың, йә инде Рөстәм баянының банкет
җилен иснәп, аэропортта өч көн буе гәҗит укып ятасың...
— Мин базар кенәрие түгел, киттек гостиницага! Инәсен поп еккыры бизнесменнар янына
кире кайту юк! — дип, Илһам абый үз сүзен әйтте әйтүен... Ә бит, билеты булмаса да, ике
сәгатьтән Казанга кайта торган самолёт бар!
Дөрес, Уренгой-Мәскәү поезды да Сургут аша үтә, ләкин ике тәүлек керфек какмаган
Илһам абыйның бу хәлләргә түземе җитәрме?!
Рөстәм, һичкем көтмәгәндә, сандыгыннан баян чыгарды, аны иңенә арканлады, сәдәфләре
коелмаганмы дигәндәй, тавыш гаммаларын барлап чыкты. Ә аннан соң көндәлек шау-шудан
алҗыган, радиоигъланнардан ялыккан, регистрация чиратларыннан таушалган Сургут
аэропортында «эскадрон» көе яңгырады. Бу көйне мин Рамил Курамшин, Максат Гомәров,
Рәгъде Халитов уйнавында тыңлаганым бар иде. Ләкин Сургут аэропортында түгел... Көйне
тыңлаган арада Казанга кайту сусавы да басылган кебек булды. Ләкин соклану озакка
сузылмады, шушы бинада кизү торучы милиционер хатын килеп басты. Бер күрүдә үк
шикләнеп, паспортларыбызны тикшерергә кереште.
Мин әлеге концерт уенының алып баручысына әверелдем, паспортына күрә шәхесләре
белән таныштырып торам. Милиционер кызыбыз кыска торыклы, базык гәүдәле, ак төннәрдән
соң беренче тапкыр офыктан калыккан яңа кояш төсле табак битле, кысык күзле чукча булып
чыкты. Исемен дөрес ишеттемме-юкмы, белмим — Ңытху Тусида, диде. Ну русчасы шәп
үзенең.
— Рәхим итегез, командир, менә минеке. Язучы-сатирик, «Чаян» дигән халык-ара
журналның җаваплы секретаре, СССР Язучылар Союзы члены... Ә бу иптәш — Татарстанның
халык артисты, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премиясе лауреаты Рөстәм
Вәлиев. Ну, мәшһүр җырчыбызны беләсездер инде, Россиянең халык артисты, Тукай премиясе
лауреаты Илһам Шакиров үзе!.. Сез, зинһар, дөрес аңлагыз, без түбәтәй җәеп аэропорт
уртасында хәер сорашып йөрүчеләр түгел...
Һәм мин ситуацияне аңлатып бирдем. Милиционер дикъкать белән тыңлады, тик хәлебезне
ишетмәде генә...
— Ничего, өч көннән тагын самолёт килеп җитә, билетын бүген үк алып куегыз. Юкса
тагын урынсыз калырсыз, — ди. — Ә баяныгызны камера хранениягә тапшырыгыз. Юкса
радиодагы игъланнарны тыңларга комачаулыйсыз, — дип тә өстәде.
— Туташ, — диде Рөстәм, тәртип сакчысын яшәртеп, — мин Сезне таныдым бит. Узган
ел гына әле сез Тобольскида драмтеатр тирәсен саклый идегез... Болай тиз үскәч, скоро
Төмәнгә килеп җитәрсең син, да-а-а!
Ңытху Тусида, үзенчә Казан кунакларын хөрмәтләп, парадка чыккан кадетлар кебек кәч-
кәч атлап китеп барды. Рөстәм, аның адымы ритмына туры китереп, Сәйдәшнең «Совет
Армиясе маршы»н уйнап калды.
Илһам абыйның бөтенләй кәефе кырылды. Филармония директорының нәзерен искә
төшереп, миңа ым какты:
— Черем итеп алырдай ни-нәрсә юкмы? — ди.
— Йоклап алырга теләве әйбәт анысы. Әле Сургутта өч көн буе нужа күрәселәр бар, —
дим.
...Безнең бәхет өчен нәкъ менә Рөстәмнең марш уйнавы кирәк булган икән...
Без аларны теге милиционер кыз җибәргәндер дип уйлаган идек — әзмәвердәй ике агай
туп-туры өстебезгә килә... Килә-килешкә үк алмаш-тилмәш Рөстәмне кочаклап, аркасыннан
САГЫШЛЫ САБАНТУЙ
141
сөяләр.
— Син бит Рөстәм Самарский... Хәмдүнә апа концерты белән Сургутта булдыгыз.
— Да, хәтерлим сезне...
— Шыттырма инде! Көн саен концерт куйган кеше зрительне танып калырга...
— Зрительный память шәп минем. Син, әзи, соңыннан сәхнәгә менеп, Илһамны алып
килегез инде бер, дидең. Дамы?
— Да, точно! Ну хәтер икән үзеңдә... Әйдә, Рөстәм, самолётка утырганчы уйнап кит әле
«Картуф»ны.
— Башка көнне, ямегез. Кәеф юк, братаннар. Илһам абый белән өчебез билетсыз калдык.
— Илһам?! Кая Илһам? Не может быть!
— Монда мин, инәңне поп еккыры. Хотя, ике көннән бирле көзгегә караганым юк, бәлки
мин түгелдер әле бу.
Тагын Ноябрьскидагы хәлләрне сөйләп бирергә туры килде...
Өстендәге униформаларына караганда, болар самолётка йөк ташучыларга охшаган иде.
Рөстәмне тыңлап бетергәч, ашыгып китеп бардылар. Беркая кузгалмаска, шушында гына
көтәргә куштылар.
Көтәбез, вакыт иркен лә безнең...
Күп тә үтми әйләнеп килделәр. «ЯК-40» экипажы белән сөйләшкәннәр, өчебезне дә «куян»
итеп алып кайтырга ризалашканнар. Кеше башыннан 500 меңне түләргә туры киләчәк (1994
елгы тинтәк акча исәбе белән), анысы самолёт һавага күтәрелгәч кенә.
Пассажирлар перронга чыкканчы безне урнаштырып өлгерергә кирәк иде. Иң әүвәл, этеп
йөртә торган йөк арбасына утыртып, Илһам абыйны илтеп куйдылар... Аннан соң Рөстәмне
алып киттеләр... Миңа дигәндә никтер озакладылар. Хәер, Илһам абый белән Рөстәмне генә
аермасыннар. Мин үпкәләмим, поезд артыннан җәяү кайтырга да риза дип үртәлеп торганда,
тимер арба минем арттан да килеп җитте...
Самолётка керсәм — Рөстәм, бармен алъяпкычы бәйләп, лимонадлар әрҗәсендә утыра. Ә
Илһам абый икенче пилот утыргычында... Йа, Хода, аның каршында прибор өстендә прибор!
Мин түзмәдем (филармония кушканча күз- колак булдым), әйттем:
— Илһам абый, зинһар өчен дип әйтәм, шаярган булып берәр приборга кул тидерә күрмә!
Мәтәлеп төшәрбез. Самолёт язмышы синең кулда! — дим.
Аннан соң... Пассажирларны кертер алдыннан салонны контролёрлар тикшереп чыга икән.
Мине туалетка бикләп тордылар. Аннан соң... Шыгрым тулы самолёт, кургаштан коелгандай
авыр гәүдәсен көч-хәлгә күтәреп, Казан ягына юл тотты.
Иң мөһиме безнең исән-сау кайтып җитү түгел, иң мөһиме — Рөстәм Вәлиев район
Сабантуйларына өлгерде. Кайбер көннәрдә, мәйдан таралып беткәнче, аның бишәр авыл
җыенында чыгыш ясаганы бар. Миңа ышанмасагыз, Зөфәр Хәйретдиновтан сорап карагыз.
Каян беләмме? Мин дә бит җырлы-биюле вакыт үлчәмендә туйганчы яшәп алдым...
Ниһаять, түгәрәк тәрәзәдән Казан каласы күренгәч, сискәнеп куйдым.
— Рөстәм, Сургут агайларының исемен сорап өлгердеңме? — дидем.
— А как же! — Рөстәм туганнарча сөенеп куйды. — Мөслим егетләре алар. Вахта белән
эшләп туйганнар. Хәзер бит буровойда түләүләр пүчтәк, ди. Аэродромда эшләү хаклырак,
диләр...
***
Маҗара ул адреналин гына түгел, маҗара — йөрәк күтәрә алмаслык стресс та.
2000 елның җәендә Рәсим Низамов төркеме белән Уфага җыендык. Ерак ара түгел, 520
чакрым, концерттан соң шул көнне үк кайтып китәсе, төн уздырыр өчен генә кунакханәләрдә
акча туздырып ятканчы, юлда булуын хәерлерәк. Үз өеңдә ялың шифалы, үз мендәреңдә йокың
тәмлерәк. Хәзерге җырчыларга Уфа ни дә Самара ни, Мәскәү ни дә Новгород ни...
Элек кенә ул, Казаннан концерт килә дисәләр, колхоз базарына терәлеп торган Шәле халкы
да артистларга өй борынча фатир сайлап, хәлдән килгәнчә сыйлап, йокысы туйганчы
кундырып, тагын килерлек итеп хөрмәтләп озата торган иде...
Иртәнге дүртләр иде инде. Казанны чыгу белән, «Газель» йокы бүлмәсенә әверелде. Рөстәм
Вәлиев, йоклаганга сабышып, шофёрны уяу күзәтә: гаебен эзләп, юл кагыйдәләрен күпме
бозганын санап, кирәксә кисәтерлек итеп кенә. Әтисе гомер буе шофёр булып эшләгәч,
КАМИЛ КӘРИМОВ
142
Рөстәмгә дә кечкенәдән машина «җене» кагылган, правасы һәрвакыт кесәсендә, хәтта
йоклаганда да баш астына салып ята.
— Братан, син әле мәрттән айнышмаган, кичә күңел ачкансың димме, давай рульгә үзем
утырам.
Шуны гына көткәнме, ике әйттермәде, шофёр минуты белән туктап, салонга күчеп утырды.
Рөстәм Вәлиев тизлек ярата, юлга чыкса, үзенең ашкынуын тыя алмый... Инде Рәсим
Низамовның йокысы качты.
— Кума шулхәтлек, кая ашыгасың. Учти, рессорлар сыгылганчы төялдек! Тау менгәндә
тизлегеңне «пониженный»га куй.
— Ты чё, әзи?! Машина — зверь! Тарта!
Чаллының ГЭС күперенә «ашыгыч ярдәм» машинасы кебек килеп кердек... дигәндә генә
«УАЗик» йөткерә-йөткерә сүнеп калды. Стартерны көчәндереп тә кабыза алмагач, этеп
маташтык. Күпер уртасына чаклы тир түктек — юк, исе дә китми, төчкерми дә!
Бер «КамАЗ»га тагылып, күпер астындагы автосервиска килеп бастык. Эш сәгатьләре
башланырга бер сәгать бар икән әле.
Артистлар машинасы дигәч, фирма директоры бик тиз килеп җитте. Рөстәм аны шундук
танып алды.
— Равил, братан! Син бит бу! Олы кызыңның туен «Корстон»да үткәрдек. Ну гулять иттек! Кече кызың
да үсеп беткәндер инде,
туена дәш... — дип
тезепме-тезә. Сүзне
акланудан башлыйсы
килми, юлда йөрүнең
кануны бер: кем рульдә —
шул ватучы!
Бер сәгать чамасы
актаргач, ватылуның
сәбәбен әйтеп бирделәр:
терсәкле валы бөгелгән ди!
Рәсимнең чыраенда сүгенү
чалымнары яшьнәде...
— Көчләгәнсең дви-
гательне, Рөстәм абый!
Син бит машинаның
бишенче тизлеген генә
беләсең. Башка вакытта
исем китмәс иде. Ну бит
«Юбилейный» залында аншлаг, билетлар ун көн алдан сатылып беткән!.. Давай, Самарадагы сиңа машина
бүләк иткән дусларыңа шалтырат, вертолёт җибәрсеннәр...
— Егетләр, борчылмагыз, әнә, минем «бычок»ка күчереп төягез. Юл кәгазьләре
Рөстәм Вәлиевтә булыр. Ә сезнеке әйләнеп кайтырыгызга төзәтелер.
Автосервис хуҗасына бер төркем рәхмәт яуды!..
Башкортстан безгә караганда ике сәгатькә ашыгыбрак яши. Югалткан вакытны да кушып
санасаң, хәйран җыела.
— Менә хәзер, Рөстәм абый, куала инде! Өлгермәсәк, даныбыз бөтен Урал буена китә
— тавына да, елгасына да...
Мин төнлә яза торган кеше. Шуңа күрәдерме, көнем белән төнем буталган. Ерак сәфәргә
чыкканда, минем урын шофёр янәшәсендә. Радио, магнитолаларын сүндерәм — үзем сөйлим.
Йокыны качыра торган вакыйгалар күп ул миндә. Кемне нәрсә кызыксындырганын
чамалыйм... Ләкин Рөстәм Вәлиев бу мәсьәләдә четереклерәк: сәясәтне ишетергә дә, белергә
дә теләми ул; спортка исе китми; кызлар, дип авыз ачсаң, минем андыйга вакытым юк, дип
кырт кисә; кулына гәзит йә журнал тотканын да күргәнем булмады.
— Рөстәм, туган якка кайткалыйсыңмы?
— Самарсыз булмый. А как же... Бу кайтуда авылларга чыктык. Мәктәпләрдә очраштык.
Ну сыйлап күрсәттеләр!
— Элек филармониядә лекторий бүлеге бар иде. Көндез — мәктәптә, кич клубта
очрашулар оештырып, берәр районны йөреп чыга идек.
— Хәтерлим әле. Туры килде...
— Хәзер дә шуны яңартасы иде. Мәктәпләргә керәсең дә курайның, кубызның, сорнайның
ничек ясалганын уйный-уйный сөйлисең! Ә?!.
— Булмый, хәзер оланнар бик эмоциональный... Үткәнендә курайны чаңгы таягыннан
эшләп була, кубызны гармун теленнән бөгеп тә ясыйлар, дип сөйләгән идем.
— Вәт, әйбәт ич инде.
— Ничек кенә әле! Миңа соңыннан хат килде. Балаларны хулиганлыкка үрәтеп киттегез,
дигәннәр, физкультура складында бер чаңгы таягы исән калмаган. Курай килеп чыкмаган,
сыбызгы ясаганнар. Мәктәпне кубызлы итәбез дип баянны сүткәннәр... Алай-болай кылларын
сүтеп маташмасыннар тагы дип пианиноны бикләп куйдык, дигәннәр.
— Димәк, моңың белән сихерләгәнсең үзләрен...
Уфада кунарга туры килде, кеше машинасына ышанып, төнге юлга чыгарга базмадык.
Киңәшә торгач, бер профилакторийга илтеп куйдылар. Режим белән ял итә торган җирдә кичке җидедән соң ашату юк икән.
Биюче кызлар, каравылчы егетнең башын әйләндереп, ашханәдән зур табак белән сигез
кашык алып чыктылар. Юлда тамак ялгарга туры килсә дип сумка төбенә салынган «куян
күчтәнәчләре»н шул табакка турап тутырдык. Ысланган колбаса телемнәре, өч йомырка,
томатлы горбуша консервысы, ярты кыяр, ике сытык помидор, кабыгында пешкән ике
бәрәңгене болгата торгач, бик тә үзенчәлекле ризык килеп чыкты. Без аны «Уфа салаты» дип
атадык. Рөстәм табакка озак кына карап торды да... ашамады — җирәнде. Аның сумка төбендә
һәрвакыт «дошерак» токмачы була, шуңа салыр өчен, бәләкәй җылыткыч белән стаканда су
кайнатырга кереште.
Җиде кашык калай табакны шакылдаткан арада Рөстәм үзенең иң яраткан темасын
башлады.
— Кич атна көнне «Тургай» ресторанында банкетта эшләдем. Шәһәр администрациясенең
бер бүлек начальнигы туган көнен үткәрде. Ну өстәлләр... тау- тау өелгән. Кызыл икраның дүрт
төрлесе була икән — моңарчы белмәдем, кара икра агач кашык белән ашарлык иде. Ак
балыкның, ышанасызмы-юкмы, биш төрлесе бар икән. Ул фруктылар Таиландтан махсус рейс
белән кайтартылган. Коньякның унике сорты, виски алты исемдә... Вообщем, табынны сөйләп
күрсәтер өчен минем Консерватория белемем генә җитми.
— Ашап бетерделәрме соң? — дип бүлдердем мин Рөстәмне.
— В том то и дело. Шул килеш калды.
— Вәт кухаркалары кинәнә икән!
— Юк шул. Килеп керде дүрт амбал. Өстәл янына бастылар, ресторан хезмәткәрләрен
чакырдылар. Сезгә шундый приказ, имеш, табыннан бер тамчы да ризык алмыйсыз, барысын
да сыпырып капчыкларга тутырасыз, мусор контейнерларына илтәсез. Если берәрегезнең кул
сузганын күрсәк, имеш, бөтен коллективыгызны куып таратабыз, лицензиягезне алабыз.
— Бомжлар рәхәтләнәчәк икән.
— Юк шул, әзи, теге амбаллар мусоровоз көтеп калды.
— Хет үзең сыйланып өлгердеңме?
— Мине нәрсә, дөя дип белдеңме, атнага җитәрлек итеп ашап-эчәргә.
— Меңьеллыкта нәрсә кыланганнардыр әле болар?!
— Да...
Рөстәм Вәлиев, банкетны күз алдына китереп кенә, «дошерак» токмачын сыпыртуын
белде.
***
Моңны ташка язып булмый. Инде шактый күптән арабыздан киткән Фәйзулла Туишев,
Фәйзи Биккинин, Гали Җәмлиханов, Мохтар Әхмәдиев, Оркыя Ибраһимова, Рәис Сафиуллин
һәм тагын бихисап талантларыбызның гармун аһәңе бәгыребезгә сеңгән, күңелдән күңелгә
күчеп, онытылмаска дучар ителгән. Югалтулар арасына Рөстәм дустыбыз да китеп өстәлде.
Әлеге язмада мин яраткан музыкантыбыз, Татарстанның Халык, Россиянең атказанган
артисты Рөстәм Вәлиевнең тик ике генә иҗади сәфәре турында яздым. Утыз ел эчендә ул бер
генә көн дә чыгыш ясамый калмагандыр, мөгаен. Ул елларны 365 көнгә тапкырласаң, никадәр
каһарманлык арифметикасы килеп чыга. Ялсыз- нисез титаник хезмәт, иҗатка мәхәббәт һәм
күпме маҗара... Моңа ничек кеше йөрәге түзсен!!!
Йөрәге туктаган, диделәр...
Ник туктаган соң ул?
Өч дистә ел эчендә, күпме сәфәргә чыгып, аның сәламәтлегенә зарланганы булмады. Сәхнә
мәйданында берәү белән дә конфликтка кермәгән кеше... Әллә инде, «Россиянең атказанган
артисты» дигән мактаулы исем бирелгәч, соңгы атналарын артыграк сөендеме?.. Белмәссең,
яшьләй килгән үлем һәрвакыт кыңгыр сер инде ул.
Шунысы кызык: Рөстәмне һәр җырчы үзенең баянчысы итеп исәпли иде.
Гармун — моң сандыгы. Татар язмышы моңнан яралган. Ничекләр итеп сыйган соң безнең
язмыш шушы гармун эченә... Тыгызлап тулгандыр.
Соңгы елларда Рөстәм ике сандык күтәреп йөрде. Сикәлтәле юлларда ул аларны үзеннән
дә ныграк саклый иде. Бер сандыкта Италиядән машина бәясенә алынган затлы эксклюзив
баян. Гастроль машинасы мактаулы юлларыбызда бер чөеп алса һәм шулчак, тәүбә-тәүбә,
САГЫШЛЫ САБАНТУЙ
145
ялгыш кына сәдәфе батып, берәр теле кысылып калса... Кичекмәстән Италиягә путёвка
әтмәлләп, баянны төзәттереп кайтасы була икән. Рөстәм Вәлиевнең якын дусты Ринат Вәлиев
гел Италиядән кайтып керми әнә...
Банкет заллары да аның эш урыны. Гаеп түгел, дәүләт күләмендә татар эстрадасын үзенә
тупларлык концерт оешмасы булмагач, талант мин-минле олигархлар, инвесторлар, вак-төяк
бизнесменнар һәм үтә саран спонсорларга хезмәт итәргә мәҗбүр. Балаларны үстерәсе, гаиләне
кешечә тәэмин итәсе бар. Гармуның сулышыннан да банкет исе килә инде, дип шаяртам, ул
банкет индустриясендә мөлкәтле әфәнделәрнең, туган-тумачадай берләшкән чиновникларның
кыланышына үртәлеп кайта торган иде.
Рөстәмнең икенче сандыгында хан малайлары уенчыгына охшатып эшләнгән вак-вак
гармуннар булыр, әллә дистәдән артык шунда... Ул гармуннар арасында курай, кубыз, сорнае...
Гармуннан туя белмәде, кайда вараксинчы осталарны күрсә — шундук заказ бирә. Рәсим
Низамов белән гастрольдә йөргән чакта, Нефтикамскида яшәүче бер останың өенә барып,
концертыбызга соңга кала язды. Тагын тальян күтәреп кайтты, телләренә бассаң, төрле төстәге
лампочкалары яна башлый. И, Рөстәмнең сөенүен күрсәң — былбыл тотканмыни! Болай
уйнавы кызыграк ич, тамашачыга гел яңалык кирәк, ди.
Гармун дигәннән, улы Исламның «Акчарлак» гәзитендә (2014 ел, №15) хәбәрче белән
әңгәмәсен укыдым. Әти үлгәч, икенче көнне үк аның гармуннарын сорап шалтыраттылар,
берәүгә дә бирмибез, дигән. Мин Рөстәмнең улы белән горурландым!
Кеше меңләгән җыр арасыннан үзенең язмышын эзли.
Сабантуйлар сагышлы булыр быел. Рөстәмнән ятим калган тамашачы «Кил син, кил син,
үзең кил...» дип, әле һаман үзенең сөекле гармунчысын көтәр.