Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ»ның 1100нче САНЫ!

Халкыбызның әдәби барлыгын бөтен җиһанга танытучы «Казан утлары» журналының июнь аенда 1100нче саны дөнья күрә. Әле кайчан гына аның 1000нче санын кулыбызга алган идек... Башкалабыз Казанның төзелүенә 1000 ел тулуны олы тарихи вакыйга буларак тантана иткән көннәр иде ул. Тарихындагы эзләрен дистәләрчә гасырлардан барлау һәркемгә дә насыйп түгел. Дәүләтчелегебез тарихы да дистәгә якын дәүләтләргә бүленеп, дистәләрчә гасырлар белән исәпләнә ич!
Иманыбыз таҗы — хак динебезне мәңгелеккә дип кабул итүебезгә дә 1100 ел тулу көннәренә берничә генә ел калып килә.
Шөкер, шагыйрь әйткәнчә — тарихта эзлебез!
Меңенче саны басылып чыкканнан соң узган сигез ел ярым вакыт аткан уктай узып китте, шул күз ачып йомган арада никадәрле үзгәрешләр, яңалыклар булды. Республикабызның илнең социаль-икътисади үсешендәге урыны тагын да ныгыды, киңәйде. Татарстанны дөнья базарында гына түгел, ә мәдәни казанышлары белән дә таныйлар хәзер.
Казан шәһәренең Россиянең спорт башкаласы дигән даны таралган булса, инде быел аңа дөньяның төрки мәдәниятләр башкаласы таҗы кидерелде... Болар барысы да милли йөзебезне саклап калу һәм үстерү өчен кайгыртучанлык күрелгән шартларда алып барыла... Татарстанда дәүләт телләрен үстерү программасы кабул ителү һәм аңа моңарчы күрелмәгән күләмдә финанс чыгымнары бүленеп бирелү — болар барысы да ана телебезне, милли мәдәниятебезне, милли мәгарифебезне үстерүгә яңа мөмкинлекләр ача.
«Казан утлары» — милли әдәбиятыбызның үсеш процессын айдан-айга чагылдырып торучы көзге! Ни кызганыч, соңгы ун елда фанилыктан бакыйлыкка күчкән олы әдипләребез, шагыйрьләребезнең иҗатлары белән укучыларыбыз инде мирас буларак кына таныша алачаклар... Бу да олы хәзинә, олы рухи байлык! Иң мөһиме: әдәбиятыбызга өр-яңа буын килде! Бүген авторларыбызның иҗат активлыгы кайчандагыга караганда да югары. Редакциябездә авторларыбыз юллаган ике дистәдән артык повесть-романнар, шагыйрьләребезнең йөзләрчә тезмә әсәрләре үз чиратын көтә. Укучыларыбызга киләчәктә төрки телле кардәш әдәбиятлар, рус һәм дөнья әдәбиятының тәрҗемәдәге үрнәкләрен дә тәкъдим итәчәкбез.
«Казан утлары» журналының редакция коллективы барлык авторларыбыз һәм укучыларыбызны үзенең 1100нче саны басылып чыгу уңаеннан тәбрик итә, киләчәктә дә бергә булырбыз дигән ышанычын белдерә!