Логотип Казан Утлары
Роман

ГАРАСАТ (дәвамы)


Баймурзин:
— Фәрит җепнең очын әллә кайларга бора тагын!.. Мәскәү нишләсен ди хәзер минем белән? Эш узгач... Юк, әлбәттә, бары адвокатның фантазиясе генә уйный. ...Без бүре кавеменнән. Алтайдагы Ашина токымыннан. Ашкынның кайдан килеп чыкканлыгы аңлашыла. Ашыт исә «бүре» дигәнне аңлата. Борынгы монгол теленнән, дигән. Монысына ышанып бетәсе килми. Нишләп Төрки каганат чаклы атаклы дәүләт төзегән бабалар монголлардан ат алсын, ди! Каганатта яшәгән төркиләрнең бер өлеше Казан артына килеп урнаша һәм елгага да үз ыруларының исемен бирәләр. Ашыт-Ашина. Бу хактагы хәбәрне әти «Ревизские сказки»дан тапты. 1834 елда Казан гөбернәсендә Ашыт Тәрҗемән дигән кешенең дә исеме теркәлгән булган. Болар хәзер безнең «Алма музее»нда саклана. Алма Адәм галәйһиссәлам балаларының төп символы булып яшәргә тиеш. Атабыз Адәм белән анабыз Нәва, шул тыелган алмага кызыгулары (Иблис котырткан!) аркасында, без бүген җирдә яшибез!.. Алма безгә гомер буе шул тарихны искә төшереп торырга тиеш. Иблис коткысына бирелүнең тарихын.
Адвокат, бер караганда, дөрес әйтә: соңгы елларда өтермәннән баш чыккан юк анысы... Хәерле булсын. Галәмнән торып Җирне күрмәгән булсам, белмим, бәлкем, мин күптән коры алмагач ботагы кебек сынган булыр идем. Әти әйтә: «Әнә, байлыгы булган кешеләр чит илгә шуып беттеләр, син дә шулай гына итмисеңме, улым?» — ди. Юк, миңа ярамый. Минем «подписка», мине чыгармыйлар. Монысы бер, ләкин бу беренче сәбәп түгел... Беренче, төп сәбәп тә бар әле. Тик әлегә мин моның ни икәнлеген үзем дә аңлап бетермим бугай . Мөгаен , галәмдә күргәннәрдер?
Без бүре токымыннан. Галин безнең як кешесе түгел, димәк, ул безнең бүре нәселеннән түгел, Өфе ягыннан килгән типтәр. Шулай булгач, бүре токымыннан була торып, мин бирешергә тиеш ди мени?!
Бик астында башка әллә нинди уйлар килә. Кайчак, авыша башламагаем тагын дип, шүрләп тә куям... шулай гел үз-үзең белән сөйләшеп йөри торгач, ышанма! Анысы да ерак йөрмәс, Аллам сакласын!
Мин бүре токымыннан!..
Дәвамы. Башы узган санда.
Мин — ата бүре! Ата бүре көчле була ул! Ата бүре үз гаиләсен күз карасы кебек саклый. Минем дә, үземне генә түгел, гаиләмне дә урам этләреннән саклыйсым бар.
Зиннур Хөснияр
5
Гаиләм хәзер бихисап зур: хуҗалыкның файдалана торган җире генә дә җитмеш ике мең гектар! Галин әйтә: сиңа да һаман җитми, ди. Миңа җитә. Ә менә безгә җитми. Без хәзер дүрт авыл урынына ундүрт булдык. Элеккеге районның яртысын диярлек алып торабыз. Үзебезнең яшелчә белән, ит ризыклары һәм башка азык-төлек белән ярты шәһәрне ашатырлык көчебез бар. Галинга гектарлы җирләр, урман-су бер башына кирәк, бер бөртек гаиләсе өчен.
— Дөрес әйтәм бит, Галин? Галәмгә очып кайтырга кирәк сиңа...
— Акыллы булу өчен һәркемгә дә галәмгә чыгарга кирәкме?
— Син миңа сораулар бирмә, Галин, сорауларың булса, әнә, Аңа мөрәҗәгать ит!.. Ул җавап бирер: Аллаһка гыйбадәтләр кылыгыз һәм Аңа һичбер тиң зат эзләмәгез. Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә, ерак күршеләргә, якын аркадашка, юлчыга, боерыгыгызда булганнарга яхшы мөгамәләдә булыгыз. Аллаһ үз-үзенә гашыйк тәкәбберләрне, өзлексез мактанган кешеләрне сөйми. Андый кешеләр саран булалар, башкаларны саран булырга котырталар. Аллаһ биргән нигъмәтләрне алар яшереп тота. Без андый кяферләр өчен чыдый алмаслык җәза хәзерләдек. Моны мыегыңа гына чорнама, Галин, бу хакыйкать синең йөрәгеңдә булсын.
— Син кем әле шул хәтле, миңа акыл сатарга?
— Мин сиңа үз сүзләремне әйтмәдем. Тапшырдым гына.
— Мин үзем дә аңгыра түгел. Аңгыралар әнә минем ишек төбендә басып тора, минем янга теләнергә килгәннәр.
— Синең аңгыра түгел икәнлегеңне беләм.
— Белгәч соң?
— Синең акчаң күп. Галәмгә очып кайт син! Галәм туристы буларак.
— Аллаһка якынаерсың, дисеңме?
— Бәхетеңә нәрсә туры килә инде. Син шуннан торып Җиргә карарсың. Карарсың да шулчак үзеңнең ишәк кебек акылсыз булганлыгыңны аңларсың. Синең күңелең киңәеп, җаның зураер. Адәм баласы эгоист ул: сиңа шул чакта бик рәхәт булыр. Ышан миңа: андый ләззәтне сиңа башка бернәрсә дә бирә алмаячак! Озын ботлы кызларын, да, өч катлы коттеджын, да, андагы җиде миллион торган бәдрәфең дә, унсигез миллионлык түбәңнең ышыгы да, Англия гражданины булган асрамага алган малаең янына кунакка барып кайту да, Грециянең диңгез ярлары да, Англиянең байлар яши торган урамдагы виллаң да, кыйммәтле яхтаң да... Ышан: бик рәхәт ул! Бөтенләй икенче кеше булып кайтачаксың!
— Нәрсә, адәм баласы үзгәрсен өчен, һәммәсен дә галәмгә очырып кайтарырга кирәкмени?
— Юк, һәммәсен дә түгел. Күпләр анда күңелләре белән күптән яши инде, күңелендә иман булганнар...
— Әллүкине мин сиңа барыбер кайтармыйм!
— Суга без хуҗа түгел. Аккан су юлын табар. Аның бер юлы ерак чакрымнар узып, Поянку күленә үк барып тоташкан.
— Поянку?
— Кытайда шундый күл бар, Әллүкинең суы шуңа охшаган ди торган иде безнең кытай Миңҗан.
— Ә Әбелхәят чишмәсен кая олактырдыгыз сез, шул кытаең белән?
— Әбелхәят чишмәсе кире безгә кайтачак...
— Син мине барыбер инандыра алмадың, Баймурзин!
— Мин сине инандыручы көч түгел. Аның өчен дөньялыкта башка көчләр бар, Галин. Син бит элек «Галиев» фамилиясен йөртә идең, татарлыгыңнан
качып, «Галин» дип үзгәрттең! Каныңны гына алыштырасы калды инде. Аннан соң син бөтенләй икенче милләт вәкиле булачаксың!
— Канымны да алыштырам! Күрмисеңмени? Асрамага алган кызымны яһүд банкирына кияүгә бирдем! Зур финансларга бары шул халык кына үтеп керә ала!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
6
— Котлыйм, Галин-Галиев! Оныгың тугач, бәби тәпие юарга чакырырсың. Күрше буларак...
— Бәлки чакырган да булыр идем. Тик киткән җиреңнән тиз генә кире кайта алмассың шул инде син. Ришвәтеңнең суммасы кечкенә түгел. Юллар көтә сине, юллар, Себер юллары! Илгә агач кирәк, аны кисәргә синдәй мокыт фермерлар кирәк... Ә син мине Ходай белән куркытма! Бәлки мин аңа иң якын кешеләрнең берседер әле! Чөнки мин күптән җирдән йөрмим инде, мин вертолётта очам!
— Әллүкине кире кайтарам мин барыбер, Галин!..
Әл-Кадии үзе ярдәм кылсын!..
Дөнья түгәрәк...
Галин фазендасына төш вакытында вертолётта кайтып төште. Пәри чокыры янында кызу эш кайный, әле яңа гына баш калкытып килгән үләннәрне, очлы борынлы түфлие белән изеп-сытып һәм шул хәтфә үлән өстендә үзенең аяк эзләрен калдырып, шулар янына юнәлде. Галинны ерактан ук күреп торган берәү, калганнардан аерылып, алгарак чыкты да аңа каршы атлады. Бу — мондагы төзелеш-төзүләрнең баш прорабы Мишин Валерий Сергеевич дигән какча гәүдәле, озын буйлы, яше илледән узган кызыл йөзле бер кеше иде. Мишин бик башлы гидроинженер, геолог, бораулау остасы һәм тагын әллә нинди һөнәрләргә маһир иде. Бу якларда андый һөнәрләрне белгән кеше юк, ул да, күрәсең, каяндыр читтән килгән һәм Галин кушкан һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде. Кызыл кыяфәте өченме, әллә бу төбәккә хас булмаган әллә нинди һөнәрләр остасы икәнлеген искә алыпмы, «Кызыл балык» дигән кушамат та ябышып өлгерде. Мишин Галин янына килеп җитәр-җитмәс:
— Мәннәви Мансарович! Күл безнеке! — диде.
Байтамак кырыендагы Әллүки күлен, җир астыннан казып барып, Галин утары янындагы Пәри чокырына суыртырга хыялланган иде бит алар! Әйе, бер караганда гына шулай гади хәл иде бу! Күл чаклы күлне, җир астыннан урман аша юл ясап, абзар артыңа китерт әле син! Мишин төркеме ошбу проектны ярты ел буе эшләде. Боларны шәһәргә метро казырга җибәрсәң, Казанда әллә кайчан берничә метро стансасы барлыкка килер иде инде! Бу зур батырлык, Галинның тормышка ашмаслык хыялы булып күренгән, адәм ышанмаслык проектның чынга ашуы иде. Кызганыч, әлеге кешеләрнең түшләренә орден тагып булмый, чөнки Казанда метро юлы казымадылар бит! Орден урынына Галин аларга капчыклап акча бирер.
Кызыл канатның Галинга әйтәсе сүзләре күп, тик аларның һәммәсен күл вакыйгасы томалап китте һәм әлегә хуҗа аның башка сүзен тыңламаячак та иде. Ул ашыга-ашыга күлгә таба атлаган Галинга сукмактан юл бирде.
— Монда асфальт салдырырга кирәк! — диде хуҗа. Кәм аннан соң үз сүзләрен үзе үк төзәтте. — Асфальт түгел инде! Аңлагансыңдыр?
— Брусчатка җәйдерәбез, брусчатка! — диде аның артыннан Кызыл канат. Буе Галинныкыннан шактый озын булса да, читтән карап торган ят кеше боларга күз ташлауга, гәүдәсе белән имән пүләнен хәтерләткән Галинны колга буйлы Мишинга караганда озынрак дип уйлар иде. Өстәвенә Мишин Галин белән янәшә атлаганда, озын буен «бөкләп» куеп, шактый кечерәеп калгандай. Ләкин, аяклары озын булганлыктан, Мишин ике атлауга Галинны узып китә Һәм үзенең хуҗадан алдан барганлыгын искәреп, янә адымнарын акрынайта, бүтән ялгыш узып китмәсен өчен, Галинның артына ук чыгып басмакчы була. Тегесе аны көтеп ала да сүз куша:
— Шул күлме соң ул чынлап та?
— Суына караганда, шул булырга тиеш. Составында көмеш күпкә ошаган. Бик чиста, кояш нурларында елык-елык килеп тора. Суын лабораториягә җибәрдек инде.
— Бу безнең Ябалак урманы күле түгелме икән? Ул бит монда, якында гына!
ГАРАСАТ
7
— Тикшертәбез, Мәннәви Мансарович! Урман күленең пробасын да җибәрдек лабораториягә! Тик аның да суы бик нык кимегән?..
Мәннәви Галин күл янына очып диярлек килеп җитте. Алдында, чынлап та, көмеш сулы күл җәйрәп ята иде! «Чудо бу! Чудо!» — диде ул шатлыгыннан. Хәзер күл яннарында Җәннәт бакчасы булдырырга кирәк иде.
— Брусчатканы чит илдән кайтартыгыз! — дип әмер бирде ул. Аннары Һәрнәрсә буенча аерым-аерым күрсәтмәләр биреп чыкты. Кинәт кенә пәйда булган могҗизаны карарга элеккеге Пәри чокырына байтак кына авыл кешеләре җыелган. Галин алар арасында басып торган мәктәп директорын күреп алды да аны үз янына чакырды. Тегесе, әлбәттә, йөгерә-йөгерә килеп тә җитте, чөнки инде икенче ай үзе дә Галинны каравыллап йөри бит. Мәктәп төзелешенә дип вәгъдә ителгән төзелеш материаллары Һаман юк та юк. Балаларны мәктәпле итәм дигән иде ул яз башында. Инде җәй уртасы җитте, Галинның төзелешкә сыңар кадак та биргәне юк.
— Син кайсы фәннән укытасың? — дип сорады Галин каршысында күзләрен мелт-мелт ачып-йомып торган директордан.
— Физика! Физика укытучысы мин, Мәннәви Мансарович!
— Әйт әле, алайса, миңа, физика укытучысы, буп-буш чокырга мондый күл кайлардан килеп чыгарга мөмкин?
Әлбәттә, ул аның җавабын алдан ук белеп тора: «Байтамактагы Әллүки күле бу!» — диячәге дә сер түгел иде. Физика законнарына туры киләме бу?
Директор бермәл ык-мык килеп торды да Галин Һич көтмәгәнчә җавап бирде:
— Көмешле күл... узган гасыр башында югалган Көмешле күл үзе кире кайтмадымы икән, Мәннәви Мансарович? — диде ул Һәм үз җавабыннан үзе үк куркып калды. Тик җавапның тагын да куркынычрагы алда иде. — Көмешле күл... теге чакта.. егерменче еллар башындамы, соңракмы, бер олау кешеләрне дә йоткан дип сөйлиләр бит, — дип тә өстәде.
— Ә Көмешле күлнең кире кайтуы синең физика законнарыңа туры киләме?
Нәрсә дип тә җавап бирергә белмәгән мәктәп директоры бары иңбашларын гына күтәреп куйды.
Мәннәви аңа кырын гына карап алды да:
— Сиңа физика түгел, химия укытырга кирәк. Күренеп тора: химичишь син, туган! — диде.
— Мин химиядән дә керәм, Мәннәви Мансарович! Мәктәп балалары бу могҗизалы күлне шефлыкка алачаклар, яме? — диде бай абзый янында яхшатланасы килеп бугай.
— Мәктәпне монда салмыйбыз, икенче урынга, авыл башына салабыз!
— диде ул Һәм Кызыл канатка таба борылды:
— Киттек! — дип, аны үз артыннан ияртте. Вертолёттан күз кырые белән үзенең күлдән ерак түгел генә салынып яткан фазенда-утарындагы бер стенаның җимерелгәнен күреп алган иде. Командировкада булып, өч көн монда килә алмады, шул вакыт эчендә аның рөхсәтеннән башка утарда кемдер кирәкмәгән эш майтарган, ниндидер үзгәреш булган!
Күлләре, урман (урман әлегә ахырына чаклы законлаштырылып бетерелмәгән) һәм коттеджы белән бергә әлеге шәхси утар гектарлаган җирне биләп тора. Аның үзеннән башка әлеге биниһая зур хуҗалыкта, дөресрәге, төзелештә хатыны да җитәкчелек итә. Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган Изольда Рафинадовнаның зәвыгы югары дәрәҗәдә, ул һәрнәрсәне үз күрсәтмәләре белән эшләтә. Өстәвенә аңа әнисе Эльза ханым да ярдәм итә. Мәннәвинең үз зәвыгы, булачак утарны үз күзаллавы да бар, шуңа күрә кайчак араларында төрле бәхәсләр дә чыккалап тора. Изольда Рафинадовна инде унынчы көн Англиядә асрамага алган малае янында кунакта, әгәр Мәннәви югында монда үзгәреш булган икән, димәк, бар
ЗИННУР ХӨСНИЯР
8
нәрсәне дә белеп, һәр эшкә койрыгын кыстырырга яраткан каенана килеп киткән дигән сүз. Чынлап та, урам якның кирпеч стенасын төртеп ишкәннәр һәм аның әле җыелып өлгермәгән лимон төсендәге кирпечләре тау булып өелеп тора. Мәннәви аптырап һәм ачу белән Кызыл канатка карады.
— Сез белмисезмени? Эльза Алимовна килеп, яңа күрсәтмәләр биреп китте бит. Киңәштек, диде ул. Сезнең белән дә, Изольда Рафинадовна белән дә!
— Киңәштек?! Минем беләнме?!
— Әйе, Мәннәви Мансарович! Стена сары кирпечтән булырга тиеш түгел, кызгылт кирпеч куегыз, диде!
— Соң!.. Анагызны саткан! Бу бит махсус вагоннар белән чит илдән кайткан иң затлы, иң кыйммәтле кирпеч!
— Эльза Алимовна, мондый төстәге кирпеч белән койма тоту хәзер искелек калдыгы, диде!
Кызыл канат куркуыннан һаман, үзе дә сизмичә, тавышын күтәреп сөйләшә, кайбер сүзләрен кычкырып-кычкырып та әйтеп куя.
— Ул әби патша үзе искелек калдыгы, аңладыңмы син, чешуя?
Кызыл канатны шушы аунап яткан кирпечләр өстенә сугып егып була, кирпеч белән берне башына тондырсаң да, сүз әйтмәячәк, тик «чешуя» дигән кушамат аны суя да сала, тәмам кешелегеннән чыгара, ул кабара, бүртенә һәм шартлар дәрәҗәгә җитә иде. Моны яхшы белгән Мәннәви аның иңбашына сугып куйды:
— Йә, ярар, тынычлан, синең гаеп юк монда. Ну ул әби патшаның иманын өшкермәсәмме?! Исемем Мәннәви булмасын!
Кызыл канат шуннан соң гына тынычланып, җиңел сулап куйды, чөнки ул белә: Мәннәви Мансарович каенанасына кыек сүз әйтү түгел, кырын карарга да курка. Тынычланды Кызыл канат, югыйсә барсына да төкереп, ташлап китәргә җыенган иде. «Чешуя», имеш!
Мондагы кирпечләр генә түгел, һәр такта, хәтта һәр кадак вагонлап чит илдән китертелә. Мәннәви Мансаровичның Балчык базындагы үз кирпеч заводы мондагы халык ихтыяҗы өчен эшли иде. Әле аңа да чират торалар.
Мәннәви, хәзер яши торган өенең икенче катына менеп, аякларын салмыйча гына киң караватка аркылы сузылып ятты да күзен йомды. Арыган иде ул. Гәүдәсе кыйнап ташлаган шикелле. Вертолётта очканнан соң һәрвакыт шулай була. Моннан берничә ел элек кенә ул Казан артындагы бу фазендасына машинада кайтып йөрде. Тик хәзер эте-бетенә кадәр кредитка машина ала, юлда бөкеләр хасил була башлады. Кырмыска көенә йөрүне яисә ниндидер «корчаңгы жигули» артында светофорда утырырга яратмый ул. Шуңа күрә еш кына монда вертолётта кайта. Вертолёт рәхәт нәрсә булса да, Мәснәви соңгы вакытта биеклектән курка башлады, егылып төшәр кебек иде. Шуңа күрә вертолётка кереп утыруга, киеренкелектән гәүдәсе таш булып ката, әгәр берәр йотым коньяк эчеп куймаса, гәүдәсе мәңге шулай таш булып калыр сыман иде. Җиргә аяк баскач, әлеге киеренкелек бетеп, мускуллары йомшара йомшаруын, тик гәүдәсе көне буе таш ваткан кешенеке кебек тапталган, ә акылы исә эчемлек тәэсиреннән шактый җебегән була. Андый вакытта кайтуын көтеп әзер торган төрек мунчасына керә, кайнар ташларга сузылып беркавым ятканнан соң гына гәүдә кире үз хәленә кайта. Аннан соң массаж да ярдәм итә. Массаж һәм кызлар, әлбәттә. Тик соңгы арада аны акчага эшләүче кызлар туйдыра башлады. Теге юлы ул машинада кайтканда күл буенда бер хатын-кыз кисәген күреп калган иде. Яшь кызый аңа бер күрүдә ошады. Шул вакытта ук «Бурзай» кушаматлы тән сакчысы — хуҗасына тугры Михайлов фамилияле егет ул кыз-хатынның кем, кайдан икәнлеген ачыклап, телефонына чаклы үзенең куен кесәсендәге кенәгәсенә төртеп куйган иде. Ул Михайловны дәшеп алды да теге хатынны табарга кушты. Аның әмерләрен күз карашыннан аңлый торган Бурзай бу юлы нигәдер чыгып чабарга ашыкмады, карават янында басып торуын дәвам итте.
— Ни булды, Савва?
ГАРАСАТ
9
— Шеф... Аның... аның ире бар! Теләсә кайчан чакыртып булмастыр!
— Ире кайда, кем?!
— Шушында яшиләр. Ире бездә эшли, төзүче. Теге хохол малае!
— Украинга кияүгә чыкканмыни?
— Әйе, бездә өч ел эшли инде ул! Бик башлы малай! Төзелеш проектларына сез әйткән үзгәрешләрне шул кертә бит инде. Бабасы татар аның, каяндыр Саба ягыннан диме... Паспортына да «татар» дип язылган.
— Үзе украинмы?
— Әйе...
Галинның исенә төште: ул егет беренче күрүдә үк ошады аңа. Бик башлы малай, Мәннәвинең ни теләгәнен күз карашыннан аңлый һәм төзелеш проектына нәкъ менә ул теләгән үзгәрешне кертеп куя да соңыннан бер кимчелексез шуны прораб буларак тормышка да ашыра. Әйләнәм дигәч, аңа күрше урамнан йорт сатып алып биргән иде Мәннәви. Тик менә егетнең өйләнәсе кызын алдан күрмәвенә генә үкенеп куйды. Югыйсә мең сәбәп табар, кем әйтмешли, аяк чолгауларын алдан ук әзерләп куяр иде.
— Соң... хохолын Казанга стройматериаллар алырга җибәрегез дә инде. Шуны да мин өйрәтергә кирәкме, Савва Васильевич, ә!
Башка кеше булса, болай аптырап басып торганы өчен күптән моннан өреп чыгарган булыр иде, тик Савва Бурзай — аның иң якын, иң ышанычлы тән сакчысы, дөресрәге, адъютанты шикеллерәк. Хуҗасын ничә мәртәбә үлемнән коткарып калды Бурзай. Югыйсә хатыны Изольда ук әллә кайчан атып үтергән булыр иде.
Мәннәви күзен ачып җибәргәндә янында Бурзай юк иде инде. Ул ирен читләре белән генә елмаеп куйды. Түр почмактагы шкафның барыннан коньяк, суыткычтан лимон кисәге алды, өстәлгә стакан куйды һәм коньяк шешәсен кулында тоткан килеш тәрәзә янына килде. Тәрәзәдән күренеп торган манзара искиткеч матур шул! Еракта, күз күреме җирдә, тәбәнәк кенә тау, аны чикләвек урманы каплап алган. Дөнья ямь-яшел. Бу яшеллек һәрвакыт күзне иркәли, җанга тынычлык иңдерә. Тау итәгендә үк сеңеп утырган кечкенә авыл хәзер туган авылы кебек якын, үз аңа. Моннан авыл күз-карашка зур булып күренмәсә дә, авылдагы йортлар һәр җәй саен арта бара, аның кебек моңарчы бу якка аяк та басмаган шәһәрнекеләр ташландык иске йортларны юк бәягә генә сатып алалар да шул нигезләргә икешәр катлы таш-пулатлар салып куялар, кышларын шимбә- якшәмбе, җәйләрен исә гел шунда яшәп, шәһәргә эшкә генә барып йөриләр. Халыкның мөмкинлеге булганы шәһәрдән читләшә, дөресрәге, кача. Нәкъ менә шуның аркасында юлларда моңарчы гомер күрмәгән «бөке»ләр хасил була башлады. Әлбәттә, Мәннәви моны яхшы аңлый. Дөнья тоткасы безнең кулда дип йөрсә дә, ул — аек акыллы, чынбарлыкка хак бәя бирергә сәләтле кеше. Ләкин бу тирәдә аныкыннан да зуррак йорт-пулат-фазенда юк. Булмас та! Әллә нинди программалар уйлап табып, кече, урта эшмәкәрлеккә ярдәм дип көн саен төкерек чәчсәләр дә, бу яктагы һәр авылда ике-өч кенә фермер бар. Алары да көч-хәл белән көн күрүчеләр рәтендә. Шуларның икесенә Мәннәви Мансарович үзе ярдәм итте: берсенә аз процентлы кредит алып бирде, икенчесенә нәселле токымлы сарыклар кайтарттырды. Бер кулың белән хөкүмәтнең «бюджет» дип аталган бик дәү жцлененең имчәгенә ябышмасаң, эш алып бара торган түгел бу илдә. Булдырам дип көн-төн чапкан, тырышкан-тырмашкан кешеләрнең бик авырлык белән көн күргәннәренә Мәннәви Мансаровичның күптән эче поша. Үзенең эшләре уңай булуга карамастан, шуларны күргәннән соң, аңа каз тәннәре чыгып куя: бу илдә иртәгесе көнгә бернинди ышаныч булмавы куркыта, бик куркыта иде аны. Шуңа күрә ул, барысыннан да акыллырак булырга теләп, шул кешегә дәүләт гарантияли алмаган киләчәкне үзе өчен үз куллары белән корырга тырыша. Баймурзинны җаны-тәне белән сөймәсә, күрәлмаса да, күңеле белән аның гамәлләрен хуплыйсы килә, җирдә эшләгән кешеләргә үзе дә ярдәм кулы сузып, аларның эшләренең уң булуын тели иде. Әлбәттә, күбрәк күңеленнән...
Мәннәви, коньяк бөкесен ачып, авызыннан гына уртлап куйды да, шешәне тәрәзә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
10
яктысында тотып, игътибар белән тышындагы язуларны укырга кереште. Ул коньякны турыдан-туры Франциянең үзеннән кайтарта, аны да Париж кибетеннән түгел, әллә кайчан танышкан, ышанычлы бер француз фермеры җибәреп тора иде. Эчемлек мәсьәләсендә бик каты авызы пешкәне бар Мәннәви Мансаровичнын.! Кәй, ничек кенә пеште әле, байлар гына йөри торган «Бәхетле» кибетеннән алган йөз меңлек коньяк белән агуланып, чак кына җан тәслим кылмады. Бер авызы пешкән өреп кабар, ди... Каман да шул алда әйткәнчә инде, үзеңне үзең карамасаң, син зур салымнар түләп торган хөкүмәт идарәсе бер кешене дә якларга сәләтле түгел!
Алгы бүлмәдә Бурзайның ниндидер хатын-кыз белән сөйләшкәнен ишетеп, ул тавышка колак салды. Бурзай хуҗасы теләгән кыз-хатынны алып килгән, димәк. Инструкцияләрен бирә:
— Фокус күрсәтәсе түгел! Сөйләшкәнчә, яме! Кара аны! Ике әйтмим!
Бүлмәгә сак кына басып яшь кыз-хатын килеп керде. Ишектән узуга: «Нишләтергә уйлыйсың мине?» — дигәндәй Мәннәвигә күтәрелеп карады, аннары капылт кына карашын аска яшерде. Аны күргәч, Мәснәви егылып китә язды: бу яшь туташ аңа таныш, бик таныш иде! Беркавым ул сүзен әйтә алмыйча югалып торды, теле, коньяктан соң ни арада кибеп өлгергән, аңкавына ябышты. Тик кем соң әле бу таныш хатын-кыз?! Мәннәви бу сорауга шушы мизгелдә егылып үлсә дә җавап бирә алмас иде. Чөнки ул бу ханымны үз гомерендә беренче тапкыр гына күрә, дөресрәге, теге чакта машинада узып барышлый күл буенда күзенә чалынганнан соң бүтән күргәне юк! Ә нигә таныш тоела соң бу чаклы?! Бәлки әлеге кыз-зат шул рәвешле аның күңеленә хуш килгәннән генәдер? Шулайдыр, нәкъ шулайдыр... Мәннәви Мансарович, әлеге фикере белән дә, күңеле белән дә килешеп, янә бер мәртәбә коньяк йотты да:
— Йә, исемең ничек, чибәркәй? — дип сүз кушты. Чибәркәй беренче карашка гына оялчан күренгән икән, аның соравына каршы чатнатып: «Рәнзилә»! — дип җавап бирде дә тәрәзә янына таба бер-ике адым атлады. Берәр хәл була калса, тәрәзәдән урамга сикерергә әзерләнгән кебек иде ул...
— Сине массажны әйбәт ясыйсың дип ишеттем.
— Бөтенләй ясый белмим! — диде кыз.
— Өйрәнәсең киләме соң?
— Белмим шул, — дип җавап бирде кыз.
Башка чак булса, Мәснәви сөйләштереп тел дә әрәм итеп тормас иде, ләкин кыз-хатын, күзенә күренүгә үзенә әсир итеп, алыштырып куйгандай итте. «Әллә Пәри чокырыннан чыккан җен кызы инде? Исемен дә ишетмәгән кыз-хатынны нигә гомере буе, яшь чактан ук белгән кебек соң? Бәлки, минем хыялымда яшәгән хатын-кыз кыяфәтендәдер бу?» дип уйлады ул ахырда һәм аны өстәл янына дәште. Тик шул вакыт Рәнзиләнең кесә телефоны шалтырады, ул, кабаланып, телефонны кулына алды һәм аның экранына карады, аннан соң, аптырап, Мәннәви Мансаровичка сораулы карашын төбәде.
— Ал, сөйләш! — диде тегесе күндәм генә. Кыз-хатын «юк» дигән мәгънәдә башын чайкады да: «Авария! Ирем авариягә эләккән!» — дип үз-алдына сөйләнә- сөйләнә, янә Мәннәвигә таба күтәрелеп карады.
— Бурзай! — дип кычкырды Мәннәви Мансарович. Ишектән тегесенең башы күренде. — Лично үзең! Машинаңа утыртып Рәнзиләне трассага алып чык! — дип боерды.
«Пәри чокыры зәхмәте!..» Инде байтактан дөньяның артына тибеп яшәргә күнексә дә, Мәннәви гап-гади адәм баласы, кешеләр өчен хас булган гади сыйфатлар аңа да ят түгел. Баймурзин белән сөйләшкәннән соң, аның сүзләренә мәгънә бирергә тырышмаса да, барыбер күңеленең бер түрендә алар урын алган һәм вакыт-вакыт баш та калкытып куялар. Әллә, чыннан да, Кодрәт вә хикмәт иясе үзенең барлыгын сиздерә башлады инде... Өстәвенә, үзе таныш та түгел, икенче караганда, бик якын да булган Рәнзилә атлы кыз-хатын аның җанын кузгалтып өлгерде. Бу тикмәгә генә
ГАРАСАТ
11
түгел... Кодрәт вә хикмәт иясе... Ул кулындагы шешәдән өстәл кырыенда кукраеп утырган тустаганга эчемлек агызды, тик эчеп бетермәде, уртлап кына куйды.
Исенә төшерде Мәннәви әлеге кыз-хатынны: ул аның яшьлегендә кабынып алып, «яндырган», «көйдергән» һәм әле бүгенге көнгә чаклы сүнмәгән- сүрелмәгән бер ут, илаһи ут бит!..
Ул беренче катка, төрек мунчасына төшеп китте. Чишенгәч, калкып чыккан корсагына күзе төшеп, кәефе китеп алды, аннан соң көзге каршысына килеп, башын иде, шулай ук бүселгән икенче ияген кулы белән тотып чеметте дә, көрсенеп, чишенүен дәвам иттерде. Көн саен бассейнда йөзсә дә, күрәсең, аракы эчкәнлектәнме, гәүдәсе ишелгәннән-ишелә бара. Рәнзилә атлы кыз- хатын белән танышканнан соң, ничектер аның кинәт кенә ябыгып, гәүдәсен ыспай итеп күрәсе килеп китте. «Эчүне киметергә, бассейнда күбрәк йөзәргә кирәк!» — дип карар итте ул. Әлбәттә, моңа вакыты калса инде. Чөнки Мәннәви Мансарович чынлыкта эш аты иде.
Мунча алдындагы бүлмәдә массажның ни икәнен дә белмәгән пешекче кыздан гәүдәсен яздырды, аннары шул ук кызны ятакка аударып, беркавым дөньялыктан китеп торганнан соң, кайнар мунча ташларына сузылып ятты. «Мунча да ябыгырга ярдәм итә бит», дип уйлады ул эченнән.
Йа, Ән-Нур! Үзең ярлыка бу бәндәләреңне!..
Фетнә
Илдар Гыймаев Казанга эшкә урнашты, үзе инде күптән кызыгып йөргән бер тарихи журналда урын бушаганын ишетүгә, кызыксынып, шалтыраткан иде, икенче көнне үк документларын алып килергә куштылар. Дөресрәге, аңа бу эшне табарга якташ шагыйрь Гарәфә булышты.
Гыймаев белән беренче әңгәмәне баш мөхәрир урынбасары, матбугатта тарихи хикәятләр авторы буларак билгеле Хәниф Хәким үткәрде. Әлеге журналда Илдарның тарихка багышланган берничә мәкаләсе дөнья күргән иде, аларның һәммәсенең дә мөхәррире әлеге Хәниф Хәким булганлыктан, ул аны бераз белә, шуңа күрә бер дә каушап калмады. Чөнки беренче мәкаләсен тапшыргач, телефоннан шалтыратып, аның котын алган иде инде. «Мәкаләңне карап чыктым. Яңадан эшләргә риза булсаң, килеп чык», — диде ул. Бу сүзләрдән соң тәмам каушап калган булачак тарихчы-язучыбыз курка-курка гына, тукмакның иң зурысын алырга әзерләнгән хәлдә редакциягә барды. Илле яшен яңа гына тутырган юка сары чәчле урынбасар Хәким әүвәл бик озаклап, бик тәмләп, үзе сөйләгән сүзләргә, әйткән фикерләренә үзе үк соклана-соклана, тарих темасына язган язучының нинди булырга тиешлеге хакында сәгать ярымлык нотык укыды. Хәким һәр сүзенең тәмен белеп, әйткән җөмләсенең өтеренә чаклы куеп, хатын-кыз кебек тәфсилләп, бер дә иренмичә күп сөйли, ләкин хатын-кыздан аермалы буларак, аның килеш-кыяфәтеннән кайнар хиссият ургылып тормый, тонык тавышы һәрвакыт бер дулкын-югарылыкта булып, аны тыңлап утыру шактый ялыктыргыч гамәл. Бу юлы да шулай булды. Ул әүвәл аның мәкаләсен кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады, аннары әлеге язмасының чүпкә дә ярамаганлыгына ишарә ясаганнан соң, аның төп хатасын әйтте: бу исем бармый, икенчесе кирәк һәм бер урында Пугач бунтының елы дөрес күрсәтелмәгән икән. Илдар җиңел сулап куйды, хәтта үзе дә сизмәстән елмаеп җибәрде. «Фетнә» исеменнән башка бүтән исем тапмадыңмы? Башка исем сайларга кирәк, Илдар туган! Без сәясәт белән шөгыльләнүче басма түгел! Синең бу исемеңнән сәясәт исе аңкып тора! Күрәсеңме, илдә нинди митинглар бара?! Оппозиционерлар белән дөнья тулды! Кемнең эше юк, шул урамга лозунг күтәреп чыга башлады! Әгәр без синең язмадагы кебек «фетнә» дигән сүзләрне куллана башласак, беләсеңме, нәрсә булырга мөмкин?! Революция!!! Ә безгә башка революция кирәк түгел! Бер генә революциянең дә яхшылыкка илткәне юк. Син тарихчы, моны үзең дә яхшы беләсең булыр. Элек
ЗИННУР ХӨСНИЯР
12
крестьян, бүтән түзәрлек чарасы калмагач, сәнәккә ябышкан. Әгәр без бүген шуңа басым ясап, әлеге четерекле мәсьәләне кирәгеннән артык куерта башласак, беләсеңме, нәрсә булырга мөмкин? Хәкимнең сөйләшү рәвеше шундый: ул үзе сөйләгәндә сорау куя да шул ук соравына үзе җавап бирә иде. Ләкин сорау артыннан һәрвакыт беркавым пауза ясый. Аны белмәгән кеше булса, әлеге сорау үзенә бирелгән дип уйлап, җавап бирергә дә ашыгырга мөмкин иде. Илдар моның шулай икәнлеген белсә дә, соңгы куелган сорауга үзе дә сизмәстән: «Халык, түзәр әмәле калмаган халык, Пугачёв заманындагы кебек, яңадан сәнәккә ябышачак! Чынлап та, башка түзәр чарасы калмады бит инде! Тарих тәгәрмәч кебек ул, әйләнеп, кабатланып тора, формасы төрле, ләкин эчтәлеге шул ук!» — дип әйтеп ычкындырды. Хәким көлемсерәп куйды. Шулчак Илдар сикереп торды да:
— Хәниф абый! Рәхмәт сиңа! — дип, аның кулын кысарга үрелде.
— Мин причём монда? Нигә миңа рәхмәт укыйсың! — диде тегесе аптыраулы карашын егеткә төбәп.
— Барыбер рәхмәт, Хәниф абый, шәп идея килде! — Хәниф абый, исемне үзгәртермен анысы. Безнең авылда «Фетнә» кушаматлы бер хатын бар... — дип әйтә башлаган иде, Хәким аны шундук туктатты:
— Сезнең авылда нинди хатыннар барлыгы миңа караңгы. Давай, мин әйткәннәрне төзәтеп китер, — дип саубуллашырга кулын сузды. Үзе күп сөйләшкәч, Илдар аны кеше сөйләгәнне дә тыңларга ярата дип ялгышты, тик Хәниф Хәкимнең вакыты тыгыз, ул озаклап тыңлап утырырга яратмый иде. — Лирик чигенешеңне дә алып ташла, — диде ул соңгы сүзе итеп.
Яңа исем куеп, дата дөресләү кыен түгел, ләкин Илдарга лирик чигенеш бик кызганыч тоелды. Үзенә ошый ул аның. Тик нишлисең, әйткәнне тыңламыйча булмый. Лирик чигенешне файдаланып, берәр тарихи хикәя язар.
Хәер, анысыннан да бигрәк ошбу сөйләшү яңа фикер тудырды: крестьян элек ник сәнәк күтәрергә мәҗбүр булган? Әйе, дөрес, башка чарасы калмагач! Астагылар бүтән болай яшәргә теләми, өстәгеләр идарә дилбегәсен кулдан ычкындырган. Бу — инкыйлабның төп алшарты. Унҗиденче ел инкыйлабында Петербургта сәнәкләр күтәреп чыкмасалар да, барыбер, нигезендә фетнә, бунт ята. Эш кулда сәнәк яки карабин булуда түгел. Гади халык башка болай яши алмый. Ул үләчәк, бетәчәк, сәнәк сугышында кадалып үлдеме, ачтан кырылдымы
— анысы мөһим түгел. Өстәгеләр исә артык маемлаган. Инкыйлабның ахыр нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлануда гына, хәерченең дилбегәне үз кулына алуда да түгел, шул кырылыш вакытында бик күпләгән акыллыбашлар юкка чыгарылды, хөрәсәне, бетлесе идарә итәргә алынды. Әнә нәкъ шул сәбәп җәмгыятьтә катаклизмнар китереп чыгарды. Хәзер дә шулай булмасмы соң? Юк, хәзер алай булмаячак. Чөнки хәзер «өстә» караклар, бандитлар. Аларның берсенең дә аталарыннан калган малы юк, алар урлап баеган. Әгәр теге вакытта да яңа икътисади сәясәт (НЭП) дәвам ителеп, кулакларга тимәгән булсалар, Рәсәй иң алдынгы илләрнең берсе буласы иде. Аннан соң дәүләтне аерым бер милләт исеменнән оештыру да бигүк дөрес булдымы икән? Әлеге милләтнең хезмәт, тырышлык, акыл белән әлләни дан казанганы булмаган бит?! Рәсәй
— күп милләтле ил, бәлки, төп басымны шуңа ясаргадыр?! Ни кызганыч, дөнья
— куласа, әйләнә дә бер баса, дип дөрес әйтәләр, тарих кабатланып тора, аның калып-формасы гына бүтән, ә эчтәлек исә шул килеш...
«Фетнә» исеме аның үзенә ошый иде, тик аны да алыштырмыйча булмас. Фетнә Фәһимәсен аларның төбәгендә белмәгән кеше юктыр. Дөрес, аны авылча үз итеп: «Фетнә Фәймәсе», Ашыт буендагы авылларда исә «Петнә Пәймәсе» дип кенә йөртәләр. Мондый кушамат алырлык бернинди сәбәп булмаса да, тик Озын Хәсәнгә кияүгә чыгуга, исеменә дә туры килеп тора торган әлеге кушамат Фәһимәгә ябышты да калды.
ГАРАСАТ
13
Фәһимә «Петнә Пәймәсе»нә кадәр дә кара тутлы, шомырт кара күзле, курчак кебек бик чибәр бер кыз иде. Анасы Фәгыйләгә охшаган иде Фәһимә. Кыз вакытында Фәгыйләнең чибәрлеге хакындагы дан тирә-як авылларга таралган, буй җиткергәч, аларның капкаларыннан яучылар өзелмәде. Тик Фәгыйлә күрше егете Азаматка гашыйк иде. Шулай була бит ул: кызга бөтен тирә-юнь егетләре гашыйк, ә кызның үз күңеле төшкән егете Азамат аңа яшьтән битараф булды. Ничек итсә итте, Фәгыйлә аны барыбер үзенә каратты һәм кияүгә дә чыгып куйды. Тик бәхетләре генә озакка сузылмады, ул бик матур бер кыз алып кайтуга, Азаматны әфган сугышына алып киттеләр. Әлеге кырылыштан егетебез контузия алып кайтты һәм бердәнбер кызчыгы Фәһимә мәктәпкә китәсе елны вафат булды. Фәгыйлә Фәһимәне ялгыз башы үстерде, күпме генә сорап килсәләр дә, бүтән кияүгә чыкмады, Азаматына тугры булды. Тол калгач, көндез дә, төн уртасында да аларның капкасын шакучылар, яшь, чибәр тол хатын куенында җылынып чыгарга теләүчеләр күп булды. Тик Фәгыйлә исеменә тап төшертмәде.
Фәгыйлә мал врачы булып эшли иде. Беркөнне аңа эшкә йөрергә дип ат бирделәр. Зур, мәһабәт гәүдәле, уйнап торган кара айгыр. Авылда бу айгырга сокланмаган кеше калмады. Ат астында үскән күнних Бәхтияр дә, вакыты булган саен, колхоз атына солы бирү сылтавы белән көнгә бер мәртәбә Гадел абыйларның ишегалдын әйләнә, мавыгып китеп, атның ялларын тарый, чистарта. Гашыйк булмаслык айгыр түгел шул Тарзан! Гаярь, яшь булуы өстенә аның холкы да чорсыз түгел, әйтерсең, колын чагыннан өйрәтелгән: ул карусыз, атландырып та йөртә, тәртә арасына кергәндә дә чыгымчыламый, дилбегәне дә тыңлый. Фәһимә аның белән уртак телне тиз тапты. Кыз нигәдер Тарзанга үзе дә бик тартыла, аңа гади ат дип кенә түгел, дусты, сердәше итеп карый башлады. Әлбәттә, әле ул гына да түгел, бу гаярь ат янәшәсендә булганда, кыз бернидән дә курыкмый кебек иде. Күрәсең, гаиләдә яклаучы, ышанычлы терәк булмау аркасында тартылгандыр аңа яшүсмер кыз! Хәер, тора-бара бу шулай булды да: исерек-улак, ишек дөбердәтеп, бик еш борчый башлагач, күршесе Гадел абыйдан ул Тарзанны үз каралтыларында тугаруын үтенде, үзем карап, тәрбияләп торырмын дип вәгъдәләр иткәч, күрше абзый карышмады, чөнки Фәһимә Тарзанга атланып та йөри башлаган иде инде. Кичтән лапас капкасын ачык калдырып, Тарзанны бәйдән ычкындырырга гадәтләнделәр. Тарзан сыйланасы килгәндә, үзе теләгән чакта, ишегалдына чыгып, арбадагы печәнне чемченә, күңеле булгач, лапаска кире кереп, урынына басарга гадәтләнде. Гадел абыйның Тарзанны берсүзсез алар ишегалдына тугаруының тагын бер сәбәбе бар. Айгырны алып кайткач та, күрше малайларына аны елгага алып төшеп коендырып менәргә кушкан иде. Ләкин атланган бер малай да Тарзан өстендә озак утыра алмады, чыгымчылап, ярсып та түгел, уйнап кына чөйде ул аларны. Хәсән генә җиңә алды атны. Атланды да Ташсу елгасына алып төшеп китте. Тик бераздан айгыр Хәсәнсез генә кайтып керде һәм башын Фәһимәләр капкасына төртте. Хәсән егылып имгәнгәндер дип курыккан Фәһимә Тарзанның сыртына ничек очып кунганын үзе дә сизмәде, айгырны Ташсу буена куалады. Тарзан Хәсәнне, чынлап та, елга буенда төшереп калдырган иде. Шуннан соң Хәсән атка якын бармады. Ә Фәһимәнең дәрәҗәсе исә, тагын берничә башка үсеп, күнних атны аңа тулысынча тапшырды. Шуның белән бергә Фәһимәгә үз гомерендә беренче тапкыр «К...ле Пәймә» дигән кушамат ябышты. Бу айгырны аларның күршесе күнних Гадел абзый карап торырга, җигәргә, тугарырга, мал врачын шуңа утыртып эшкә йөртергә дә тиеш иде. Фәгыйләнең үзенең дилбегәне кулына аласы килмәде, ни дисәң дә хатын-кыз бит.
Ишегалдында гаярь айгыр булгач, капка дөбердәтүче дә, төнлә койма өстеннән төшүчеләр дә бетте. Авылда хәбәр тиз таралучан: имеш, бригадир Ханнан төнлә салган баштан койма аша тол хатын Фәгыйләнең ишегалдына сикергән булган икән, айгыр астына эләгеп, чак исән калган! Төнлә йөргән кунактан ат өркегәнме, әллә Ханнан үзе курыккан инде, кыскасы, бу чаклысын тәгаен генә берәү дә әйтеп бирә алмады. Шунысы мәгълүм ки: тол хатын йорты тынычлыкта калды...
ЗИННУР ХӨСНИЯР
14
Фәһимә айгырның күзләренә гашыйк булды. Бу коңгырт күзләрдә әллә нинди серләр яшеренеп ята кебек. Исән чагында әтисе эшкә колхоз атын җигеп йөргәнлектән, атлардан курыкмый иде кыз. Әтисе аны атланып йөрергә дә өйрәтте.
Кечкенәдән әнисе белән рәттән азгын ир-атларга каршы торырга өйрәнгән һәм айгыр кадәр айгырны авызлыклый алган Фәһимә урам малайлары каршында да сынатмады. Әүвәлрәк аны малайлар кечкенә булганы өчен кыерсытасылары килсә, буй үсә төшкәч, бу матур кызга ничек булса да якынлашырга, орынып алырга теләп каныгалар иде. Алар күрше авылдагы урта мәктәпкә алты кыз, дүрт малай йөреп укыдылар. Баштарак, мәктәптән кайткан чакта, әлбәттә, шаярып кына, өелешеп әүмәкләшсәләр, кызларның күкрәкләре калкып, малайларның тавышлары яшь әтәч тавышына охшый башлаган бер вакытта, юлда үзләре генә булудан файдаланган малайлар сыйныфташ кызларга көтмәгәндә һөҗүм итеп, аларны кочарга, битләреннән үбеп алырга да тайчанмыйлар иде. Шулай чыр-чу килеп атлагач, юл озынлыгы да сизелми кала. Баштарак Фәһимә иптәш кызлары кебек малайларның һөҗүменнән ничек кирәк алай сакланырга тырышса, вакыт үтеп, борыны чак кына ис ала башлагач, үзенә орынырга уйлаган сыйныфташының муенына менеп атлана, егып салып, аны үзе коча, үбә башлый. Моны ук көтмәгән егет-җилән халкы бу юлы инде үзе уңайсызлана. Ничек булса да Фәһимәнең кочагыннан котылырга тырыша, иптәшләре алдында уңайсызланудан кызарып-пешеп чыга иде.
Фәһимә бер генә малайга шулай асылынырга курыкты, ул озын Хәсән иде. Буе озын булганлыктан, «Озын Хәсән», «Колга Хәсән» дигән атны ул яшүсмер вакытта ук эләктерде. Фәһимә исә аңа үзе күңеленнән генә «Бастырык Хәсән» дигән кушамат такты. Фәһимә, буен «үстерергә» теләп, кеше янында аяк башларына басып йөрергә тырышса, Хәсән, киресенчә, озын буен яшерергә теләгән кебек, алгарак бөгелә иде. Фәһимә моны сизә һәм җае туры килгәндә аны әрләп: «Ник сыгыласын, ул чаклы? Патша хәзрәтләренә лакей булып барырга җыенмыйсындыр бит? Бастырыкның бөгелгәнен күргәнең бармы әллә?» — дип төрттереп ала иде. Мондый кисәтүне Хәсәнгә укытучылар да, әти-әнисе дә ясый. Аларның сүзләре бер колагыннан керә, икенчесеннән шундук чыгып китә, ә менә Фәһимә әйткәч, егет атна буе гәүдәсен туры тотып йөрергә тырыша һәм, әлбәттә, кызның әйткәнен шуннан соң тагын оныта иде. Әмма Фәһимә сизгер, ул онытмый, Хәсәннең тагын сыгылганын күреп эче поша. Беркөнне түзмәде, Хәсәннең үзен генә туры китереп: «Әй, бастырык! Тагын бер мәртәбә гәүдәңнең алга таба бөгелгәнен күрсәм, миңа үпкәләмә, яме! Кич белән мәңге озаттырмыйм бүтән!» — дигән кисәтү ясады. Аның бу сүзләреннән Хәсән авызын ачты да калды: ничек озаттырмый?!! Кайчан Фәһимәне озата барганы бар соң аның?! Хәтта бу турыда уйлаганы да, ике ятып бер төшенә дә кергәне юк лабаса!!!
Тик шуннан соң Хәсән гәүдәсен шәм кебек тотып йөртә башлады. Үсә төшкәч, озын, ябык гәүдәсе калынаеп, Хәсәнебез бер дигән матур, зифа егет булып китте.
Соңгы сыйныфта укыганда, кызлар-малайлар парлашып беткән, бер Озын Хәсәннең генә дус кызы юк, ә Фәһимә артыннан берьюлы берничә егет кисәге тагылып йөрде.
Ләкин тормышның болай гына бармаячагы көн кебек ачык, чөнки Хәсән кызның күңелен кытыклап тора, тик әлегә моның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми: аз сүзле, кызлар кебек йомшак холыклы, сыйныфта иң яхшы укучы Хәсәнгә карата дусларча хөрмәт, ихтираммы, аны сыйныфташ буларак якын итү генәдер бәлки?.. Өстәвенә, аның әнисе белән Хәсәннең әнисе Хәлимә апа дуслар, бер-берсенә йөрешәләр, Хәсәннәрнең сыерлары авырып китеп, районнан килгән мал табибы да, берни эшли алмыйм дигәндәй, кулын селтәгәч, Фәгыйлә үзе генә белгән дәва-ысуллар белән икенче көнне үк гаиләнең карап торган бердәнбер сыер хайванын аякка бастырды. Шуннан соң ике күрше хатынның балалары бер яшьтә һәм бер үк сыйныфта укыганнары исләренә төшепме, бәлки, балаларның буй җитүләрен күрептер, бер-берсенә шаярышып «кодагый» дип эндәшә башладылар. Әүвәлрәк бу «кодагыйлыкка» Фәһимәнең эче пошып, әнисенә үпкәләсә дә, тора-бара ияләнде,
ГАРАСАТ
15
«кода-кодагыйлык» турында сүз чыга башлаган икән, димәк, Фәһимә инде җиткән кыз дигән сүз!.. Әлеге хис күңеленә бик ошап тора кызның... Ләкин җиткән кызның мәктәп тәмамлауга ук кияүгә чыгарга һич исәбе юк, ул ветеринария институтына укырга керү турында хыялланды. Бу хыял-теләк янында сыйныфташы Хәсәнгә булган дуслык-якынлык хисләре бернигә тормый, әниләре «кодагыйлар» булып бетсәләр дә, кыз күңелендә гыйшык утының бер сыңар очкыны да юк иде. Хәсән, гәүдәгә ярау булса да, холкы йомшаклыгы аркасында мәктәптә аны иптәшләре бераз кимсеткәлиләр дә кебек. Фәһимә исә андый чакларда күрше егетен якларга тырыша, ни дисәң дә, күрше бит, бергә уйнап үстеләр, Хәсәнне кыерсыттырасы килми. Бары тик шул гына бугай...
Фәһимәнең дөньясы бер кичтә асты өскә килде. Хәсәннәрнең күршеләренә кунак кыз кайтты. Кунак кыз аларның йортыннан бер өй аша гына булган Налия апаның Казанда яшәүче бертуган сеңлесе Наиләнең студент кызы Луиза иде. Налия апа бик уңган хатын, авыл кибетендә сатучы булып эшли. Ул сеңлесен акыллы авыл егете белән таныштырырга дип кунакка махсус чакырган иде. Ә андый егетне ерактан эзлисе юк, ул күршедә генә, ул — яңа гына армия хезмәтен тутырып кайткан күрше Хәсән. Налия апа сеңлесен, Хәсәнгә ияртеп, кич клубка чыгарып җибәрде. Бу вакытта Фәһимә ветеринария институтының беренче курсын тәмамлап, каникулга кайткан чак иде. Хәсән армиядә чакта, аның әнисе үтенгәч, ул аңа берничә мәртәбә хат язып салды. Хәсән дә аның хатларына каршы салкын гына җавап кайтарды. Шуның белән шул. Армиядән кайткач, гадәт буенча дип, Хәсән аларның өйләренә дә керде. Егет танымаслык булып үзгәргән, малайлык чырае юкка чыгып, чын ир-егет кыяфәте кергән, хәтта беренче булып үзе сүз башлады! Аны күргәч, Фәһимәнең теге чакта ук күңеленә кереп калган кытык кымырҗый башлаган кебек булды, хәзер ул сыйныфташына башка күз белән каравын тойды. Ләкин хәл-әхвәл сорашудан ары узмадылар.
Менә шул Хәсәннең, кунак кызын култыклап, клубка таба юнәлгәнен күргәч, Фәһимәнең дөньясы күчәреннән чыкты. Кыз үзенә урын тапмады. Тарзанга ияр салып урманга чыгып чапты, урман аланындагы Әмир чишмәсенә барып җитеп, салкын су эчеп карады, битләрен чылатты, күл буйларын урады. Аннан соң ниндидер катгый карарга килгәндәй, атны өйгә таба борды. Тарзан бүген үзен әллә ничек сәер тота. Элек аның һәр ниятен карусыз тыңлаган айгыр чыгымлап та ала, тезгенне кысуга карамастан, тиктомалдан гына юртып та китә. Әллә Фәһимәнең җанында бураннар кайнаганын Тарзаны да сизәме икән? Менә, капка төбенә килеп җитүгә, Тарзан кинәт кенә туктап, ике аягына торып басты да, яңгыравыклы тавышы белән кешнәп, кирегә борылды һәм җайдак кызны янә күл буена таба алып китте. Баштарак каушап калган Фәһимә, Тарзан җай гына юртырга керешкәч, тынычланды, аның ихтыярына буйсынды. Күл буенда Хәсән кунак кыз белән иде! Җитәкләшкәннәр! Хәсән сөйли, туктаусыз нәрсәдер сөйли!!! Теге, шәһәр кыланчыгы, Налиянең сазаган сеңлесе, монда кияү эзләп кайткан сары карт чыпчыгы, чырык-чырык көлә иде!!!
Фәһимә ачудан атның касыгына төртеп алды. Тарзан бу юлы кайнар күз яшьләре белән елаган хуҗабикә кызга карусыз буйсынды. Фәһимәнең башында зәһәр уйлар кайный иде.
Икенче көнне Налия апа кунак кызын таң белән Казанга озатып җибәрде. Тик моның сәбәбен алардан башка тагын Фәһимә генә белә иде. Чөнки ул теге кичне, өстенә ак җәймә ябынып, кунак кызны Налия апаларның капка эченә яшеренеп көтеп торган һәм авызына нәни фонарь кабып, өрәк кыяфәтенә кергән иде. Коты алынган кунак кыз өрәкнең кеше кебек сөйләшә белүенә дә илтифат итмәде, аны чын өрәккә санап, бик каты курыккан һәм өрәк ни әйтсә, хәзер үк шуны үтәр дәрәҗәгә җитеп шүрләде. Өрәк аны: «Казанына кайтып кит!» — дип куды бит. Төне буе дер калтыранып чыккан кыз таңны көч-хәл белән генә аттырды!..
Налия апаның сеңлесен Байтамак «өрәкләр»е ни өчендер үз итмәделәр...
ЗИННУР ХӨСНИЯР
16
...Фәһимә хәзер «Байтамак» агрофирмасында зоотехник булып эшли. Бу һөнәрне күбрәк ир-ат сайласа да, Фәһимәнең зоотехник булуына гаҗәпләнгән кеше юк. Бу һөнәре кечкенә генә буйлы кап-кара тутлы, бик җитез, хәрәкәтчән яшь хатынга хәтта килешә дә. Ир-атларның артларыннан куып йөри торган ике яшьлек үгезләр Фәһимәне карусыз тыңлыйлар. Усал үгезләр хатын-кызны яратмый икән дип сөйләү әллә юк сүз генә инде, Фәһимәне яратмау гына түгел, ул аларның телләрен белгәнгә күрә, үгез кавеме аннан шүрли һәм нәкъ шул сәбәпле буйсына да инде.
Теге чакта, «өрәк» вакыйгасыннан соң, Хәсән Фәһимәне клубка кич чыгарга чакырды. Ул бертуктаусыз елмайса да, сәбәбен Фәһимәгә әйтмәде. Ләкин Фәһимәдән болай гына котылып булмаслыгын егет белә, шуңа күрә, төп сәбәпне әйтмичә, сүз сөрешен икенчегә бора: «Синең Батыршина фамилияң кайсы бабаңнан килә?» Фәһимәнең исә бу хакта әтисеннән ишеткәне бар, ул шундук җавап бирә: «Әтинең әтисе Батыршаһ исемле булган. Минем әтинең әфгандагы кушаматы да Батырша!» — ди ул. «Теге Батырша синең ерак нәсел түгелме икән? Кызыксынганын, юкмы?» Татар халкының милли герое Батырша хакында, әлбәттә, Фәһимә белми иде. Хәсәннән Батыршаның унсигезенче гасырда патшага каршы зур фетнә күтәргән олуг шәхес икәнлеге хакында аз-маз мәгълүмат алган кыз уйга кала: ул укыган академиядәге профессор нәселдәнлекнең җан ияләре өчен төп урын тоткан күрсәткеч икәнлеге хакында инде беренче курстан бирле әйтеп килә. Бәлки, аның дуамаллыгы, гаярьлеге дә шуннан килә торгандыр? Чү, тукта! Нәселдәнлекнең ни катнашы бар әле монда? Аңа төрттерә түгелме соң бу озын Хәсән?! Фетнәче Батырша, кызның «Батыршина» фамилиясе һәм ахыр чиктә «Фетнә» кушаматы! Фәһимә шактый авыртырлык итеп Хәсәннең касыгына төртте. Хәсән аны шунда ук аңлап, фикерен йомшарта: «Чү, тукта, кызмале! Беләсең килсә, минем әнинең кыз фамилиясе шулай ук «Батыршина» бит». «Әтиең Батыршинага өйләнгән, синең дә Батыршинага өйләнәсең килмиме?» Хәсән: «Укыйсың бит әле син», — дигән булды, тегесе аның әлеге сүзләренә каршы. «Укыса ни! Практика белән укуны бергә бәйләп алып бару отышлырак, ди безнең профессор, бик беләсең килсә! Әнә, тотам да Байтимер абыйның агрофирмасына зоотехник булып эшкә урнашам!»
Уеннан гына башланган әлеге сөйләшүнең ахыры аларның туйлары белән тәмамланды. Тик Хәсән Фәһимәне урлап алып кайтты! Кызның теләге шундый иде: син мине урлыйсың! «Ничек?» — диде тегесе аптырап. «Ничек булсын, элек кыз урлаганнар бит әле! Шуның кебек!» «Мин сине ничек урлыйм ди? Күршедә генә бит син! Кызны аны күрше авылдан урлап кайтканнар! Моңа барыбер кеше ышанмаячак! Мин бит сине койма аша да алып чыга алам!» «Ә син мин Казаннан кайтканны райүзәктәге стансыда көтеп торасың да!..» «Машина беләнме, ат беләнме?» — ди кызның сөйләшүе җитди икәнлеген аңлаган Хәсән. «Әлбәттә, ат белән! Тарзанны тарантаска җигәсең дә!..»
Әлеге сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, Хәсән күрше кызы Фәһимәне райүзәктәге стансыдан урлап алып кайтты... Өйләнешүләренә бер ел тулар-тулмас аларның бик матур малайлары туды һәм аңа Батыр дигән исем куштылар.
Әлбәттә, Илдар Гыймаев мәкаләсенең боларга бернинди дә катнашы юк. Бер караганда, кушамат-исемнәр дә очраклы рәвештә генә туры килде. Хәер, очраклы гына микән? Эш шунда ки: «фетнә»-«петнә» сүзен авылга Фәһимәнең әтисе «Әфган» Азамат армиядән алып кайтты. Ике сүзнең берсендә «петнә», «петнә бу», «петнә күтәрергә кирәк моңа каршы» дип әйтергә ярата иде әфганчы. Әлбәттә, ошбу сүзләр берәр төрле вакыйга-хәлгә бәя биргәндә яисә мөнәсәбәт белдергәндә кулланыла торган иде. Чөнки борын асларына мыек кына төртеп килгән яшь егетләрне ул вакытта Әфганстанга «дошманнар» фетнәсен бастырырга дип җибәргәннәр иде. Әфган хөкүмәтенең булдыксызлыгына каршы, аннан бигрәк, янкиларның илдәге хәлләргә кысылып, «кырмыска оясына» бертуктаусыз таяк тыгып торуларына каршы
ГАРАСАТ
17
чыккан халыкны Совет пропагандасы «фетнәче дошман» дип атады. Акылларына ошбу фикер сеңдерелгән егетләр анда төрлесен күрделәр: крестьянны җирдән аерып, китмән урынына мылтык тоттырып кайтты алар. Тегеләренә дә китмәнгә караганда мылтык күбрәк ошап китте. Совет гаскәрләре аннан чыгарылгач та алар, мылтыкларын ташлап, кулларына кабат китмән алырга теләмәделәр инде!.. Ләкин Азамат шуны күреп кайтты: алар фетнәче булсалар да, ләкин «дошман» түгел, алар хөкүмәт тарафыннан мескенлеккә, хәерчелеккә төшерелгән һәм чит илләр коткысы белән наркотик сөременә уралган бер гөнаһсыз гап- гади халык иде. «Дошман», Азамат уенча, булдыксыз хөкүмәт үзе иде. Үз халкының дошманы иде алар... Сатлык дошманнар, ягъни туган халыкларын чит илләргә — янкиларга саткан бер мәхлүк җаннар иде. Халык, беренче чираттта, әнә шуларга каршы фетнә күтәрде! Һәм әлеге сүз Азамат уенча бары яхшы мәгънәсендә генә кулланылырга тиеш иде. Кыскасы, хөкүмәт дигән бер тылсымлы агачның башына ук кунган «түрә кавемнәрен» ул агач башыннан бары тик фетнә белән генә кагып төшереп булачак! Армиядән кайткач та, Азамат әлеге сүзне бары түрәләргә каршы сөйләшкәндә телгә ала торган булып китте, ахыр чиктә ошбу сүз егетнең сөйләм-лексиконында ныклы урын алып, үзенә дә «фетнә» кушаматы тагылып калды. Әлбәттә, Азамат өйләнеп, баласы тугач, кушаматның гомере дәвам ителергә тиеш иде — ул аның кызы Фәһимәгә ябышты: җитмәсә, рифмага да туры килеп тора — «Фетнә Фәһимә, Фетнә Фәймә, Петнә Пәймә!»
Әнә шул рәвешле юктан гына башланган фикер йомгагы якын тарих сукмакларына таба тәгәрәп китеп, фетнәче Пугач, Батыршалар чорына алып барып чыкты Илдар Гыймаевны. Болотников, Степан Разин, Пугачёв фетнәләре хакында бик тырышып сөйләде мәктәп дәреслекләре. Тик, ни сәбәпледер, Батырша күтәрелеше хакында ләм-мим иде!..
Фәһимә исә, үз чиратында, әтисеннән калган әлеге кушамат-исемгә «лаеклы булырга тырышты», колхоздагы һәр җитешсезлек, склад мөдиреннән башлап агроном, ферма мөдиренә чаклы булган түрәләрнең гамәлләренә каршы бары тик фетнә белән генә каршы торып була дип уйлады. Соңра, кияүгә чыгып алгач, аның артык активлыгы, хуҗалыктагы һәр кыек эшне күпертеп, шуңа каршы чәчрәп чыгуы ире Хәсәнгә бигүк ошамый башлагач дип әйтсәң дә була, Фәһимә бераз «басыла» төште, ләкин аңа карап кына яшь хатынның активлыгы сүрелмәде, ул булган көч-гаярен авыр аяклы Хәсәнне «кузгатырга» юнәлтте.
Илдар Гыймаевның «Фетнә» исеме белән аталган мәкаләсендә Фәһимә турында бер авыз сүз әйтелмәсә дә, журнал мөхәррире белән сөйләшкәндә, никтер, капылт кына тел очына шул хатын килде бит: безнең авылда шундый кушаматлы хатын бар, имеш! Нинди мәгънәсез чагыштыру иде бу канә! Илдар моны үзе дә аңлады, тик телен тешләргә соң иде, ул каушап калды һәм шуның аркасында язмасындагы лирик чигенешне дә сызып атарга мәҗбүр булды. Юкса... алда әйтелгәнчә, үзенә ошый ул егетнең.
Вәли ашыгып ишегалдына чыкты да лапас буеннан кичтән үк әзерләп куйган өч җәпле сәнәген кулына алды. Карындык тәрәзә аша ишетелгән бала елавы һаман йөрәк маен сызып тора. Сәнәкне кулына алгач, аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Өч көн буе бер тәгам ризык күрмәгән сабыйларның инде еларлык хәлләре дә бетеп бара. Иң кечкенәсе ара-тирә әнисенең сөтсез имиләрен суырганлыктан, әле анысында чак кына шыңшырлык көч калган.
Гаҗәп: сәнәкне кулына алуга, Вәлигә көч кереп киткән кебек булды! Ул, читән аша сузылып, күршеләре ягына карады. Гали дә ишегалдында иде инде, аның кулында дүрт җәпле сәнәк. Кичә сөйләшкәнчә, алар, авылның барлык мескен крестьяннары, бүген төбәктә башланган сәнәк бунтына кушылырга тиешләр иде... Авыл кешесенең, крестьянның башка әмәле калмаганга сәнәккә ябышырга уйлады алар!..
ЗИННУР ХӨСНИЯР
18
Батырша атлы мулла артыннан күтәрелүчеләрнең исә максатлары тамак кайгысы гына түгел иде: аларның иманына — диннәренә кизәнә кара көчләр! Ул кара көчләрне юк итәргә кирәк! Бу — Ходай әмере!..
Әнә шул рәвешле Илдар Гыймаевның каләме Батырша язмышына барып чыкты да инде...
Йа, Ән-Нәфигъ, саклый күрче гаделлек хакына көрәшергә уйлаган беренче пәйгамбәрең булган Адәмнең балаларын!..
Адәм балалары хикәяте
...Җиһанны су басты. Су елга булып та акты, үзәннәрдән инеш булып та йөгерде, каяндыр җиде кат җир астыннан чишмә булып та челтерәп чыкты, гел бушап торган коеларның суын да берөзлексез тутырып торуын дәвам итте. Менә шуларның һәммәсе бергә туктаусыз парга әйләнеп тора, күк берөзлексез су эчүен дәвам итә һәм шул рәвешле җиһан гел судан гына тора. Инде килеп болар янына Борисның биш минут саен эчеп торган суын да өстәсәң, хикәят, әлбәттә, тагын да тулырак булыр кебек. Тик кебек кенә шул. Ошбу хикәятнең вакыйгасы уртасында булачак Әллүки күлен нәкъ шушы урында искә алып, аны игътибар үзәгеннән калдырабыз икән, гомумән, бернинди дә хикәят тумаячак иде... Әллүки чынлап торып «үпкәләячәк» һәм үзенең моңарчы берәү дә белмәгән илаһи серләрен ачмаячак иде. Ә Әллүкидә сер исә бихисап! Алай гынамы соң! Әллүкидәге сернең чик-күләмен бернинди үлчәүләр белән дә исәпкә алып бетерә торган түгел. Серле булмаска ни: Әллүки, һәрбер күл кебек үк, тоташ судан гына тора иде шул! Суда исә миллион, хәтта миллиардлаган еллык мәгълүмат бар...
Мәктәптә укыган Адәм балаларына аның Н2О (Аш 2 О) икәнлеген тәгаен аңлаттылар. Составында водород бар икәнлеген дә беләбез. Теге чакта Борһанның туганнан туган энесе Илһамның балык тотам дип исерек баштан Әллүкигә чумып та исән-имин кире чыкканлыгын су да хәтерли, байтамаклар да яхшы белә. Шул көнне Илһам — исерекбашның, кабымлыкка лапас буендагы тавык тагарагыннан бәрәңге алырга иелгәндә, сөртенеп китеп, шуның янәшәсендәге арканнан кайткан бозауга эчәргә әзерләп куелган чиләкле суга башы белән кереп, тончыгып үлгәнен дә беләләр. Әллүки дә белә бу хакта! Кайданмы? Чөнки ул көнне чиләкләп койган яңгыр суы әлеге хәбәрне аңа түкми-чәчми җиткергән иде! Адәм баласының баш мие күзәнәкләренә нинди сер булса, су молекулаларындагы мәгълүмати хәтер дә нәкъ шуның кебек сер.
Икенче көнне көндәлек алып баруны үзенең гадәтенә керткән хезмәт укытучысы (ул рәсми булмаган рәвештә химия, тарих һәм әхлак дәресләре буенча факультатив та алып бара иде) «тигәнәк» кушаматлы Камалетдин Батыршин тышы кислота белән ашалып беткән дәфтәренә болай дип теркәп куйды: «Кичә Илһам исемле җүнсез авылдаш чиләктәге Н2О га батып үлде».
Әллүки күле кинәт юкка чыккач, Байтамак авылының бүгенге тарихын Су хикәяте дәвам иттерде. Меңәрләгән еллар боҗрасы хәтерендәге вакыйгалар Сәхабның бүгенгедәй күз алдында тора иде.
— Әти, су эч! — диде малай, аңа бер тустаган саф чишмә суы биреп.
— Су?
— Су! Су, әти!
— Зәмзәм суы түгел инде бу?!
— Зәмзәм суы түгел, әти, гап-гади чишмә суы әлегә. Узар заманалар, бу чишмә сихәтле Әбелхәят суына әйләнер дә синең оныкларыңның оныкларына һәм дә тагын да арырак туачак Адәм балаларына безнең турыда сөйләр. Озын- озак хикәят итеп сөйләр...
— Улым, син дөнья күргән бала кебек сөйләшәсең?
— Күрдем дөньяны, күрәсең, шунда чаклы гына булгандыр. Туачак таңнар,
ГАРАСАТ
19
киләчәк еллар аша да күрәм мин аны! Иблис фәрештә — мәлгуньнең кызыл авызлы җәһәннәм уты — хөсетлек уты аша да күрәм! Без дөньяны дөрес башлап җибәрмәдек, тереклек тарихы хөсетлектән башланды, әти! Син су эч, әти!
— Кабилнең гамәлләре хакында әйтәсеңдер?
— Кайбер фәрештәләрнең гамәлләре хакында да... Су эч, су, әти!..
— Мин кан тамырлары аша эчкә үтеп керәм, — диде кыек күзле, сирәк, җирәнгеч сакаллы карт кыяфәтендәге Иблис. Аның каны булып ага башлыйм. Син беләсең бит: минем җитмеш мең балам бар. Аларның һәркайсы төрле урыннарда күзәтүче булып тора. Аларның һәрберсе янында тагын җитмеш мең шайтан бар! Мин аларның бер өлешен өлкән ир-атлар янына җибәрдем, күпчелек өлешен хатыннар арасына куйдым. Ә яшьләр белән исә эшләү җиңелрәк, алар, гадәттә, минем сүзне карусыз тыңлаучан! Яшь хатын-кызга исә минем бер сулышым җитә, алар шундук мин өйрәткәнчә эшли башлый. Җир йөзендә мин уртак тел табарлык адәмнәр, беләсеңме, никадәрле?!
Кыек күзле, сирәк, җирәнгеч сакаллы карт кыяфәтенә кергән әлеге мәлгунь кинәт юк булды да гасырлар аша бүгенге якты көнгә килеп җитте. Җир шарында аның тарафдарлары артканнан-арта бара. Мөхәммәд (с.г.в) өммәтеннән булганнар да, барысы да, аның кара ниятләренә каршы көрәшүләрен дәвам итәләр. Хәлбуки, Иблис хәзер үзен тагын да көчлерәк сизә. Ул адәмнәр белән адәмнәрне әрләштерә, диннәр белән диннәрне чәкәләштерә, берәүләрдән икенче милләтләрнең телләрен кисәргә котырта, илләр белән илләрне сугыштыра, Иблиснең яман нияте адәм балаларының күңелләренә үтеп керә...
Без белгәннәрдән, мәсәлән, Байтимерне ул икенче мәртәбә өтермәнгә тыкмакчы булды, Борисны үтертте, аның малае Варисның түбә-кыйбласын кыйшайтты, Мәннәви атлы элек ыштансыз һәм хәерче булган бер адәмне әле һаман үз тозагында тота. Алтын Бәртәскә, инде таралып бетә язган элеккеге урыс авылына, Байтимергә каршы көрәшү өчен урыс Кириллны алып кайтып утыртты, аннан поп ясады, чөнки бу якларда Байтимер ихтыяры белән ислам дине көчәя башлаган иде. Ул аларны чәкәләштерергә уйлады һәм аның иң күркәм эшләренең берсе, Алтын Бәртәстәге Хөллиев Абректан калган коттеджны үз теләгән кешеләргә бирдереп, хәзер анда секталар җыены үткәрә башладылар. Иң-иң күркәм эшләренең тагын берсе исә Иблис абзаң христианнарның пәйгамбәре, Нәзарәттән чыккан, Мәрьямнең баласы булган Иса-Гайсә-Иисус Христос һәм кайбер яһүди катлауларының төп асыллары турында шәп хикәятләр уйлап чыгарды, кешеләрне җирдән аерырга теләп, меңләгән авылны юкка чыгарды!.. Уйдырма мәзәкләр табып, аларны халыклар арасына таратты һәм шуның белән яңа фетнә-низаглар кабызырга уйлады. Иҗат эшенә таланты зур иде Иблиснең. Менә төштәге кебек кенә уйдырмаларның берсе: имеш, попны Газраил фәрештә күк катына алып менеп киткән дә фәрештәләр моннан сорау алырга керешкәннәр. Ләкин теге бик тәкәббер, ди, мине Аллаһ янына кертегез әүвәл дип даулый башлаган, ди.
— Юк, — дигәннәр аңа, — әүвәл без синнән сорау алабыз. Шуннан соң гына Аллаһ катына барырсың.
— Не имеете права! — дип җикеренгән поп. — Мин — Ходайның җирдәге урынбасары! Мине ишек төбендә тотарга хакыгыз юк! — дип дулаган.
— Тынычлан, зинһар, без әүвәл кирәкле процедураларны үткәрергә тиеш. Синең кем икәнлегеңне үзебез ачыкларга тиешбез! — дигәннәр фәрештәләр.
— Не имеете права! — дип тагын кычкырган поп агай. — Мин — Ходайның җирдәге заместителе ! Тотарга хакыгыз юк! Кертегез хәзер үк! — дип тавышланган.
— Соң!.. Агайне! Исемлектә юк бит син, юк! — ди фәрештәләр тегеңә.
— Ничек исемлектә юк инде мин? Кирилл атакай мин! Поп Кирилл!
— Кайсы авылдан син, Кирилл атакай? — дип сорыйлар фәрештәләр, аптырагач.
— Алтын Бәртәстән! Казан артында шундый бер авыл бар!
Өлкән фәрештә исемлекне тагын җентекләп карарга керешә, тик тапмый:
ЗИННУР ХӨСНИЯР
20
— Алтын Бәртәсне таптык! Тик анда чиркәү юк! Менә, менә, Алтын Бәртәс... Хөллиев дигән бәндәнең коттеджы гына теркәлгән!
Кирилл атакай, аптырап, өлкән фәрештәгә карый:
— Хөллиев?!
— Әйе, Хөллиев! Тик ул Хөллиев үзе күптән тәмугта яна инде. Ходай Тәгалә әмере белән аны туп-туры шунда озаттык.
— Нинди Ходай?! Бернинди Ходайны да белмим мин! Бог! Богның заместителе мин! Аңладыгызмы? Кертегез хәзер үк! Бог! Христос!!!
— Ходай белән Бог икесе бер инде алар, Кирилл әфәнде! Заместитель башың белән шуны да белмәгәч!
Фәрештәләр, аптырагач, бу хакта Ходайның үзенә хәбәр итәләр. Аллаһ, белешергә дип, Христосны җибәрә. Беркавымнан Гайсә-Иисус кире әйләнеп килә.
— Йә, кем бар анда? — дип сорый Аллаһ.
Христос эчен тотып көлә: ике мең ел элек җирдә, эч пошканнан гына үз исемемдә балыкчылар әртиле оештырып калдырган идем. Шул әртил һаман исән икән әле. Җитәкчесе килгән!..
Кирилл атакай әлеге төш тәмам булганчы ук куркып уянып китте. Байтак вакыт ис-аңына килә алмыйча ятты, теге фәрештәләр һаман күз алдыннан китми иде, аны капкадан кертмәделәр. Ни булды соң бу, дип уйланды Кирилл атакай. Аннары: «Һә, нәгъләт, төш кенә икән ләбаса!» — дип куанып җибәрде. «Төше дә әллә нинди! Буталчык, аклы-каралы, чуар төш! Әртил, имеш! Һе, бу кичәге хәерсез хәлләрнең дәвамы булгандыр инде! Шулайдыр. Нигә дип кайттым, ниемә дип калдым соң әле монда? Шайтан коткысына бирелдем, ахры?..» Почмактагы чиләктә су чапырдап куйды. «Үлмәгән! Үлмәгәннәр!» — дип аптырап уйлады Кирилл атакай, ләкин урыныннан һаман кузгаласы килмәде. Кичә елга буенда шактый күп йөрелгән, җитмәсә, дәү балык артыннан суга да чумып чыкты. Шуңа күрә бүген гәүдәсен дә җыя алмый торгандыр.
Балыкларны чистартып, иртәнге ашка кыздырса да яхшы булыр иде булуын. Кирилл атакай шундый уйлар белән үзенең яшьтәше — тимер сиртмәле караваттан төшеп, буяусыз идәнгә басты. «Кәтеринә дә тиз генә кермәстер әле. Мәчеттән кайтып җитмәгәннәрдер», — дип уйлады Кирилл атакай һәм чиләктәге балыкларны агач җамаякка аударды. «Үлмәгәннәр һаман!»
Елга балыгы тәмле иде. Артыннан куе чәй дә эчеп куйгач, Кирилл атакайның кәефе күтәрелеп китте. Ул тәрәзәдән урамга карады. Күрше йортның биек коймалары аша үз ишегалдыннан башка берни күренми. Күршенең коймасы өтермән дивары кебек! Бай, комсыз адәм булгандыр хуҗасы!» — дип уйлап куйды Кирилл атакай. Хәзер әнә барыбер этләргә калган!» ...Кирилл атакайның «этләр» дигәне сектантлар иде. «Әл-Рахим-Иуди» дигән исем дә тапкан ул ләгънәтләр! Бикләнгәннәр дә берәүне дә кертмиләр һәм чыгармыйлар да!
Кирилл атакай да, ничек итсә итте, аларны авыл чиркәвенә керттермәде! Христосны мыскыл итеп йөрүчеләр! Әтрәк-әләмнәр! Тагын? Тагын әллә кемнәр, Иблис ялчылары һәм башкалар, һәм башкалар...
Кирилл атакай моннан берничә көн элек әлеге биек койманың астын казый башлаган иде. Әлегә бу эшеннән туктап тора. Ул көрәк тотып чокына башлауга, биек койманың теге ягыннан эт өрә башлый. «Нинди авыл соң бу? Кая эләктем мин?» — дип аптырап уйланулары ешаеп китте Кирилл атакайның. Кичә балыктан кайтканда, сектаның бер әнчеге артыннан: «Поп-рыбак! Поп- рыбак!» — дип кычкырып калды. Әле тагын авылда сихер белән шөгыльләнүче кеше дә бар дип сөйлиләр. Хәер, Кирилл атакай беркөнне аны үзе дә күрде. Бит-башын чуар француз яулыгы белән чорнаган, озын бала итәкле Матрёна, балыктан кайтып килгән попның каршысына төшеп: «Кирилл атакай, синең капкаң һәркемгә ачыкмы? Бер сүзем бар иде!» — диде. «Чиркәүгә кил!» — диде поп җавап итеп һәм яныннан ук кызу-кызу атлап узып китте.
Матрёнаның үз капкасыннан кеше өзелми. Беркөн Кәтеринә дә сөйләп тора иде:
ГАРАСАТ
21
«Матрёнадан ул кешеләр синең янга нигә килә, байлык сорап киләләрдер инде?» — дип сораган идем, теге: «Юк, байлык та, саулык та сорап килмиләр! Кайсысы миндәге авыруны күршемә дә бир, ди, кайсыберләре фәлән-фәлән танышым да минем кебек хәерчелеккә төшсен иде! Ярдәм ит. Сихерлә шуларны дип сорарга киләләр», — дигән.
Алтын Бәртәс элеккеге урыс авылы булган. Халкы шәһәргә күчеп беткәч, авылда ишегенә йозак эленгән таш чиркәү белән тагын өч-дүрт карт-коры гына яшәп калган. Озакламый монда күршедәге татар авылындагы халыкны күчереп утыртасылар, ди. «Ахырзаман якынлашуымы, татарлар тагын урман, елга буйларында яшәргә омтылалар!» — дип эченнән генә уйлап куйды Кирилл атакай. Күршедәге Путанай чиркәве янында да өч-дүрт йорт сакланып калган, андагы кешеләрне дә монда күчереп утыртасы иде канә дип хыялланды поп. Җәй буе бала-чагалары кайтып тора, бәлкем, шул рәвешле элеккеге урыс авылына үз кавеме яңадан әйләнеп кайтып, яши башлар. Менә хәзер поплары да бар. Алтын Бәртәстәге дүрт урыс хатыны ул килгәнче үк күршедәге Байтамак мәчетенә йөри башлаганнар!!! Аның өен карап торган Кәтеринә көне буе мәчет юлында. «Гарәп хәрефләре өйрәнә башладык, шуңа күрә вакытыбыз бик тыгыз», — дип сөйләнеп торган була, хәчтерүш!..
Алтын Бәртәскә поп итеп билгеләнгән Кирилл атакай, чиркәүгә килүче булмаганлыктан, күп вакытын елга буенда балык тотып үткәрә башлады... Бәлкем, төшендә Христосның әлеге гамәлләре өчен аны ачулануы булгандыр?!
Тик аның бу хакта җентекләп уйлыйсы килми, Кирилл атакайның христианлыгы галәмәт көчле, ул бары чарасызлыктан гына вакытын балык тотып сарыф итәргә мәҗбүр бер бәндә иде.
Башкаладагы дөньякүләм зур тантана уңаеннан Казанга Рәсәйнең төрле төбәкләреннән төзелеш эшенә «гастарбайтерлар» килеп тулды. Шуларның бер ишесе хезмәт хакы ала алмыйча интегә, ач-ялангач калган иде. Җанына Христос оеткысы салынган Кирилл поп боларны бик кызганды (алар да шәһәрдә торырлар иде, өе, эше булса да) һәм аларны төягән автобуска утырды. Бу юксыллар янында да Хода илчесе булырга тиештер бит дип фикер йөртте Кирилл. Хәер, уй-фикерләре күп катлы иде попның: бәлки, аралаша торгач, болар арасыннан берничә урыс милләттәшен иманга китерә алыр?..
Полиция автобусы «шәһәр кунакларын» нәкъ урман ышыгында, үзәннәргә җәелеп аккан ямьле бер елга буенда утырган ташландык авыл янына алып килеп бушатты да үзе янә Казан ягына борылды.
Тик Кирилл атакайның изге теләкләре тормышка ашарга язмаган икән: урман буендагы үләнгә сузылып ятып ял иткәндә, күзен ялгыш йокы басты, шуннан файдаланып, аның көмеш тәресен һәм кесәсендәге бар акчасын урладылар.
Шулчактагы хәлләр исенә төшсә, Кирилл атакай һаман авыр итеп көрсенеп куя, тик каракларны әрләми, ул аларны күптән гафу итте.
Кәтеринә, мәчеттән кайтуга, Кирилл атакайның ишеген шакыды. Кириллның аны бер атнадан артык күргәне юк инде. Элек күлмәк-яулыгы асылынып-салынып торган, карап торышка алтмыш яшьне бирерлек хатынны ул әүвәл танымый торды. Үзеннән дә бигрәк Кәтеринәнең кызын хәтерләтә иде ул. Йөз-кыяфәте яшәреп кенә түгел, якты ай кебек ачылып киткән, бөтенләй нур кунган дисәң дә була торгандыр! Чәч артына төенләп бәйләгән яулыгы да үзенә бик килешле, хатынны яшәртә иде. Күзләре көләч, карашы аеруча мөлаем иде Кәтеринәнең.
— Берәр яшь татар малаена кияүгә чыгып кайттыңмы әллә син? — диде Кирилл атакай ул ишектән килеп керүгә.
— Нинди кияү, Кирилл атакай! Бу яшьтә әзерләгәннәр ди сиңа! Быел кырык биш тула бит инде миңа!
Кирилл атакай өнсез калды: «Кырык биш? Бары кырык биш кенәме? Миннән сигез яшькә генә кече икән бит!»
— Екатерина, балакай, син бик сагындырып кына йөрисең? — дигән булды, аның
ЗИННУР ХӨСНИЯР
22
төс-кыяфәтенең шулай үзгәрүенә генә түгел, чын яшен ишетеп тагын да күбрәк шаккаткан Кирилл атакай. Екатерина матур итеп елмайды: «Эш күп булды!» — дип акланмакчы иде ул әүвәл, әмма, Кирилл атакай янында үзенең атна буе гарәп имлясын өйрәнүе белән мактануны килештермичә, дәшми калды. Бары тагын бер кат елмаеп кына куйды.
Кирилл атакай әле үзе дә бөкшәйгән карт түгел, киресенчә, ир-атның янә бер кат чәчәк аткан гаярь яшьтә иде. Тик кара киемнәре, сирәк, ләкин озын саргылт сакалы гына аны шактый картайтып күрсәтә. Муенына аскан тәресе утырып торган бүлтәйгән корсагы да атакайның егетлеге файдасына сөйләмидер кебек. Соргылт кашлары арасыннан ялтыраган зәңгәр күзләре генә Кирилл атакайга картаерга ирек бирмиләр шикелле. Кинәт кенә таҗы ачылып киткән чәчәк кебек балкыган Кәтеринәне биленнән кочып аласы килде атакайның. Екатерина каршы да килмәстер... Ире юклыкка да күптән ди бит инде. Тик Кирилл атакайның үз эчендә бер кату утырып тора: ул Кәтеринәнең мәчеткә йөрүенә җаны-тәне белән каршы, монда элегрәк кайтып төпләнгән булса, ул моңа бер дә ирек куймаган булыр иде, әлбәттә. Аның уен сизгән Кәтеринә, котыртып алырга теләгәндәй:
— Бу Җәмил хәзрәт шундый матур итеп сөйли. Тавышы да гаҗәп, үзенә тартып тора! — дип куйды. Мулланы мактап торганы өчен атакайдан җылы сүз ишетмәсен белгән хатын, Кириллның дәшмәвен күреп, аңа таба борылды. Тегесе ике кулы белән чигәләрен уа иде.
— Җәмил хәзрәт дисеңме?
— Җәмил хәзрәт. Ие, — диде Кәтеринә ягымлы тавышы белән.
— Не... бик кызык булырга охшап тора бит әле бу... Кәтеринә әйт әле, тегендә, урман артында да тагын авыллар бардыр бит? Булса, нинди авыллар, исемнәрен беләсеңме? — дип сорады.
— Бааа-а-аар! — дип сузды чылтыраган саф чишмә кебек яңгыравыклы тавышлы Кәтеринә. — Шөмлән дигән авыл анда... Шумляны.
Әгәр өстәлгә таянып тормаган булса, Кирилл атакай тәгаен артына авып китәр кебек иде, ул бик аптыраулы тавыш белән:
— Шумляны? — дип кайтарып сорады.
— Әйе, Шумляны, Шумляны...
Таныш иде бу авыл Кирилл атакайга. Һәм ничек кенә таныш әле? Ул хәзер бары урманның икенче ягында һәм шуңа күрә дә үзенең кайда эләккәнлеген баштук чамалап бетермәгән иде. Җәмил хәзрәт белән алар авыл хуҗалыгы институтында бергә укыдылар. Аларны практикага да бер үк төбәккә җибәрделәр, Казан артына. Берсе урманның бирге, икенчесе аргы ягында, колхозлары да төрле иде. Кирилл белән Җәмил укыган вакытта ук якыннан аралашты, чөнки икесе дә дин ягына тартылган егетләр иде. Хәтерли, яшь, гаярь чакта алар диннәрнең мәсләге, тоткан роле хакында, йә булмаса, гомумән, диннәр хакында дустанә дә, якалаша-якалаша да күпме кичләрне сөйләшеп тә, бәхәсләшеп тә үткәрделәр! Ни әйтсәң дә, яшьлек, кайнарлык! Тик Кирилл шунысын анык хәтерли: араларында нинди генә бәхәс килеп чыкмасын, алар бер-берсенең якасына ябышмады. Ул вакытта ике дин дә кысылган, тыелган булу сәбәпле, сүзләре күбрәк шул киртәләр хакында иде. Дөрес, сабакташы Җәмил Фазыловның үз туган төбәгендә эшкә калуы аның өчен яңалык түгел, ә менә шушы төбәктә имам булып торуын ишеткәне булмаган икән!.. Ярый, хәерлегә булсын... Тик менә бу Кәтеринә исламнан да бигрәк Җәмилнең үзенә гашыйк булмадымы икән, ә?
Кирилл Кәтеринәнең биленә кул салды. Тегесе чәбәләнә башласа, ул, поп тоткан җир тәмугта янмый дип, шаяртып котыла ала, ә хатын каршы сүз әйтмәсә нишләргә? Кирилл атакай кулын кире алды. Аның күңелендә бер яшерен ният кузгалды: Кәтеринәне үзенеке итәргә! Үзенеке үк итмәсә дә, араларны тагын да якынайтырга,
ГАРАСАТ
23
аларның берсе ир-ат, икенчесе хатын-кыз бит әле, ни әйтсәң дә! Кирилл атакай шул рәвешле икеләнеп уйланып торганда, Кәтеринә әйтеп куйды:
— Кирилл атакай, моннан соң өй эшләрендә сиңа Марфа булышыр инде, яме!
— Нишләп Марфа әле?
— Минем вакыт юк, — дип кенә котылмакчы иде Кәтеринә әлеге сораудан. Тик Кирилл кабат кулын хатынның биленә куйды:
— Мин... мин... миңа синнән башка булышчы кирәк түгел, Екатерина, — дип салпы якка салам кыстырды.
— Минем вакытым булмас шул, Кирилл атакай, — дип кабатлады хатын ягымлы гына.
«Ммм, да! — дип көрсенде Кирилл, — бер атна эчендә ничек үзгәргән бу бәндәң! Дин — опиум ул, дип юкка гына әйтмиләр шул. Аның белән бик сак кыланырга кирәк! Иң яхшысы — кыланмавың хәерлерәк...» — дип фикер йөртте Кирилл атакай үзалдына. Ләкин Кириллның бирешергә исәбе юк иде, ул капылт кына кузгалып, мич аралыгына кереп китте, андагы шкатулкасында беркавым казынганнан соң, Кәтеринә янына кире чыкты һәм хатынның нәфис бармагына алтын йөзек киертте, икенче кулында артык зур булмаган тәре иде. Ул аны учында килеш алга таба сузды:
— Менә бу чиста алтыннан гына, — диде серле пышылдап. — Кушылмаган монда башка бернәрсә дә...
Хатын аңа сораулы карашы белән төбәлде:
— Шулчаклы күпме? Алтыны күпме шулкадәр? Бик зур ич бу?!
— Күп түгел, барысы да гел алтын гына дидем бит!
Тик Кәтеринә тәрегә сузган кулын кинәт кире тартып алды:
— Ә синдә күпме... мондыйлар? — диде ул, пышылдап.
— Күп... Бик күп! — диде Кирилл һәм хатынны үзенә таба тартты. Инде ничәмә-ничә еллар ир-ат кулын тоймаган хатын-кыз канындагы дәрт-дәрман котырып кузгалды, дәрт-хис ташкынына Христос та, Мөхәммәд тә бу вакытта бары ир, ир-ат буларак кына якын иде... Хәер, бу минутларда Кирилл атакайның үзенең дә миссионерлык кимәлендәге күңел халәтенә караганда, хис ташкыны куәтлерәк иде.
— Ул алтынны сатып, акчага әйләндерсәң ярыймы соң? — дип сорады мич янындагы агач сәке-ятакны тәртипкә китерү белән мәшгуль булган беркатлы хатын. Кирилл атакай җавап бирмәде. Ләкин Кәтеринәдән инде яңадан Екатеринага әйләнә барган хатын соравын янә кабатлады. Кирилл атакай бу юлы да җавап бирмәде. Ул, дәрте тынычлануга карамастан, һаман Кәтеринәнең сылу гәүдәсенә карап сокланып тора иде. «Мәчет дип йөрүең шунда кадәр генә булдымы?» — дип көлемсерәп куйды ул. Әлбәттә, бу сүзләрне Кәтеринәгә әйтмәде, күңелендә яшереп калдырды. Хатынны үпкәләтүдән бернинди файда юк иде.
— Җәмил Фазлые нишләп йөри анда? Без аның белән күптәнге танышлар, институтта бергә укыган идек, — диде Кирилл атакай. Бу яңалыкка Кәтеринә әллә ни аптырамады. Әлеге мизгелләрдә хатынны ике нәрсә уйландырды: тәренең чынлап та чын алтыннан коелганлыгы һәм Кирилл атакайның да гап- гади ир-ат булып чыгуы.
— Ә син ишеттеңме, Кирилл атакай, Байтамактагы Әллүки дигән күл җир астына төшеп киткән!..
— Ничек? Ничек җир астына? Күл хәтле күл юкка чыкканмыни?
— Юкка чыккан шул...
— Кызык, — диде Кирилл атакай, үзалдына сөйләнеп. — Кайчан булган әле бу хәл?
— Әле күптән түгел. Тәгаен генә белмим. Без барганда, халык шаулаша иде инде.
— Нәрсә сөйли авыл халкы?
— Сөйли инде. Бар кеше Җәмил хәзрәт янында.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
24
— Нәрсә, Ходай исләренә төшкәнмени?
— Исләренә төшкән дип... алар болай да динле халык. Яше-карты мәчеттә.
— Җәмил хәзрәт тырыша торгандыр. Әнә, сезне дә кодалаган булган бит?
— Ул дадыр инде. Аннан соң Баймурзиннары мәчет салдыра да мәчет салдыра. Ярдәм дә итеп тора, ди.
— Анысы кем тагын? Колхоз председателеме?
— Юк, агрофирма инде.
— Аңлашылды, — дип куйды Кирилл атакай.
Ләкин Кәтеринәнең сөйләр яңалыклары моның белән генә бетмәгән икән әле:
— Ябалак урманын да берәү сатып алган, дип сөйлиләр.
— Ябалак урманын?
— Ие, без чикләвеккә йөрибез анда. Аргы ягында зур күле дә бар. Ул күл урынында элек дәү чокыр гына булган, ди. Хәзер су тулган. Әллүки күле шунда киткән, дип сөйлиләр.
— Ничек киткән?
Екатерина ирексездән почмактагы иконага төртеп күрсәтте дә аннары:
— Мин белмим, — диде.
— Ә теге берәү дигәнең кем соң ул?
— Исемен белмим. Фамилиясе — Галин, ди бугай. Ул шунда коттеджлар салган булган. Бу сала тора, хатыны килеп иштерә тора икән, ди.
— Бәлкем, хатынына проект ошамый торгандыр?
— Белмим. Каенанасы да бик усал, дип сөйлиләр. Үзе нинди бай кеше, үзе каенанасыннан куркып тора, име. Кызык бит!
— Кызык, — диде Кирилл атакай аны җөпләп. — Бар халык та... яше дә, карты да динне хөрмәт итә, дисеңме?
— Ие. Ул авылда хәтта аракы да сатмыйлар.
— Ә халык нәрсә эчә? Самогон куалардыр әле?
— Кумыйлар. Просто эчмиләр. Ярамый. Степан хәзер исән булса, без дә торырга шул авылга гына күченеп киткән булыр идек. Урыс гаиләләре дә бар анда.
— Алары кайдан килеп чыккан инде?
— Эш эзләп киләләр.
— Шулай эш тә бармы анда кешегә?
— Ба-ар. Сукаламаган, сөрелмәгән бер уч җир дә юк анда. Шул Баймурзин аэродром салдырган.
— Халык баш күтәрә башласа, тиз генә чыгып таяргадыр исәбе!
— Белмим, — диде Кәтеринә. — Май заводы да үзләрендә аларның. Ат заводлары да бар. Һәр йортта җиңел машина да, йөк машиналары да бар.
— Ә синең Степан ничек үлде соң? — дип, Кирилл атакай сүзне икенчегә борды.
— Эчте шул...
— Әһә, алай икән. Менә без дә чиркәүне матурайтмакчы булабыз. Монда урын яхшы бит. Кешеләр күченеп кайтырлар.
— Белмим инде. Татарлар кайтса гына...
— Нигә алай дисең әле?
— Безнең халык шәһәргә таеп бетте бит!
— Менә син калгансың бит әле!
— Ә мин кая барыйм?! Байтамакка күченеп китәргә исәп бар иде барын, бәлкем әле йөреп кенә эшләрмен. Монда халыкка эш юк бит.
— Ә җирдә?
— Җир эшен минем җенем сөйми. Кыртлаган тавык кебек балчыкта казынырга, ди!
— Алай икән...
ГАРАСАТ
25
Әлбәттә, Кирилл атакай шулай дию белән генә чикләнде.
— Йа, Әд-Дәрр, үзең сакла яман гөнаһлардан!..
Яралыш фәлсәфәсе
Атабыз Адәм пәйгамбәрнең шәҗәрә агачы ботагында шимпанзелар утырып тора торганы юк. Ул ботакларга кибеп саргайган яфраклар кеби бары маймыл фәлсәфәсе генә эленгәндер... Бабабыз Адәм галәйһиссәламнең шәҗәрә агачындагы кавемнәр җирдәге төрле-төрле туфрак-балчыклардан килә торгандыр. Төрки нәселләр дала туфрагыннан, мәгърур тау башларыннан Илаһы әмере белән Газраил фәрештә чокып алган балчык-комнардан әвәләнгәндер... Саз пычрагыннан изелгән кавемнәр дә юк түгелдер. Аларның тереклеге нәкъ менә шул сәбәпле саз, сазларны уратып алган катнаш, сирәк урманнар хозурында уза торгандыр. Дала туфрагыннан яратылганнар җирнең яртысында хуҗа булганнарын инде хәтерләмиләр дә, мөгаен. Ни аяныч! Хәтерләмиләр! Хәтерләренең нәкъ шул сырларын гасырлар диңгезе юып алып, бүген үзләренең ни сәбәпле җиргә тартылганнарына бик аптырыйлардыр шикелле. Югыйсә әлеге гамәлнең фәлсәфәсе гади генә: адәм балалары тарихы хәтер тузаны булып очса да, нәсел-кавемнең хәтерен берни юып төшерә алмый, ул меңнәрчә йөз еллар буе канны тәшкил иткән күзәнәкләрдә, шул күзәнәкләр эченә яшеренгән атом-молекулаларда бакый сакланып килә!
Дала уртасында мәрмәр, гранит ташлардан кала салган кавемнең төп асылы бүген безнең кан күзәнәкләрендәдер... Иксез-чиксез киңлекләр, караш чикләренә генә түгел, баш мие үлчәменә дә чак кына сыя алган җир-биләмәләрнең асыл мәгънәсе берзаман каннарда уяныр да тамырларыбыз дулаган канның ыргымыннан киңәер, шул тамырлар буйлап баш миенә таба хәтер чишмәләре агар: без кабат, әле туфрак булып беткәнче үк, ошбу җир өстен гөлчәчәккә күмәрбез, балаларыбыз шул җимеш чәчәкле куакларда былбыл булып сайрарлар, кыз-хатыннарыбыз, үз теләкләре белән сазлык хозурына дучар булмаган хатыннарыбыз, ошбу җимеш агачларыннан сый-тәгам җыеп сыйланырлар.
Сазлык ләменнән яратылган булгач, ошбу Илнең фәлсәфәсе дә һаман саз пычрагында. Син бүген катлы-катлы зур өйләрдә гомер кичерү дәрәҗәсенә ирешсәң дә, ата-бабаларың капка-коймасыз алачыкларда яшәп көн итү сәбәпле, ул таш пулат йортыңда үзеңне барыбер бер саз бакасы кебек кенә тоясыңдыр...
Ул сазлыкка Адәмне юлдан яздырырга алынган Иблис фәрештә дә керергә батырчылык итмәгәндер. Иблис фәрештәгә дә дала хозуры кирәк булган. Илаһы тарафыннан ләгънәтләнгән Иблис мөртәтнең кара ниятләре кылганнар күләгәсендә үрчегән. Хөсетлек вә кара көнчелек утының ялкынны дала күкрәгендә, Урда-кала уртасында янган Иблис учагыннан алып тора торгандыр...
Кара уй, Иблис коткысы кара уй кебек, кан булып оешып, адәмнең үзе сыман зур гәүдәле Кабил баласының олы җанны да сыйдыра алган күкрәк куышлыгына кара тап булып кереп урнашты.
Ике бертуган арасындагы, дөресрәге, бер туганның моңарчы бик саф булган күңеленә икенчесенә карата шайтан коткысы белән кергән хөсетлек, Кабилнең мең елларга сузылган шәҗәрә агачындагы, инде кавем-милләт, халыкларга әйләнеп тормыш-тереклек иткән бәндәләр җанына чаклы барып җитәр. Кабил җанын биләп алган Иблис хөсетлеге милләт-халыклар арасындагы ызгыш-талашның, үтерү-кырылышның төп сәбәпчесе булу өстенә, бер үк ата балаларының талашына да, бер кавем арасындагы низагларга, күралмаучылыкка, кара көнчелеккә әйләнеп яшәвен дәвам итәр. Иблис — үлемсез! Аның чәчкән кара орлыклары җир өстендә һаман шытып торырлар, Иблис үзе дә коткысыннан туктамаячак.
Хөсетлек тудырган ызгыш-талаш дәүләт тоткан халыкларны кол хәленә калдырды!.. Егерме беренче гасыр бусагасын атлаганда да телен кисеп торалар
ЗИННУР ХӨСНИЯР
26
аның...
Соңгы вакытларда халык яңа туган малайларына Батыр, Батырша, Батыргали кебек исемнәрне еш куштырса да, бу гамәлләр Батырша тарихын яхшы белүдән түгел иде. Степан Разин, Пугачёв, Болотников кебек фетнәчеләрнең тарихы бик ныклап өйрәнелгән, хәтта Пушкин да Пугачёв хакында әсәр язу өчен материаллар җыю максатыннан Казанга килгән, ә Батыршаны рус тарихы «оныткан» иде. Моның сәбәбен белгән Җәмил хәзрәт доганы Батырша угылларның рухына да багышлый иде.
Шундый догаларның берсен ике гөнаһсыз җанга — ана һәм сабый җаннарына багышларга туры килде Җәмил хәзрәткә... Адәм баласы кайчакларда шатлыкны да күтәрә алмый!.. Байтимер кулга алынган дигән ачы хәбәр Нурбикәне бер мәртәбә аяктан екса, Ходай рәхмәте белән газиз ире гаепсез дип табылып, ишектә Байтимер күренгәч, Нурбикә бу юлы шатлыгыннан һуштан язды... Шуннан соң башка аңына килә алмады инде Байтимер Баймурзинның яшь хатыны... Табиблар сигез айлык баланы да коткарып кала алмадылар... Ата кеше малаена милләтпәрвәр Батырша истәлегенә Батыршаһ дигән матур исем кушам дип канатланып-очып йөргән матур көннәр иде бу...
Әлеге фаҗига Байтимерне бәреп еккандай итсә дә, тәмам сындыра алмады. Аны чолгап алган дөнья Аллаһы Тәгаләнең нурлары белән тулган иде. Шулар аңа сыгылып төшәргә ирек бирмәделәр. Ул, күршесе Камайны ияртеп (дөресрәге, Камай аны үзе әйдәде), бик еш Җәмил хәзрәт катына йә мәчеткә бара торган булып китте. Җәмил хәзрәт моңлы, матур тавышы белән вәгазь сөйләдеме, аның телгәләнгән җанын юатырга тырыштымы, анысы әһәмиятле түгел иде. Андый вакытларда ул, күзләрен йомып, хатыны Нурбикә белән бергә очты, иксез-чиксез, нурлар белән тулган күк катында хозурлык кичеп йөрделәр. Яннарында Батыршаһ атлы сабый да бар иде. Җәмил хәзрәт исә матур аһәң белән сөйләде дә сөйләде.
«Җаннарны Аллаһ дөньяны бар иткән чагында ук яралткан иде. Ерак бабаларыбызның да, әле җир йөзенә тумаган сабыйларның да җаннары инде яралтылган иде. Аларны бар иткәч, Аллаһ барлык җаннардан да сорады: «Мин сезне барлыкка китерүче Раббыгыз түгелмени?» Барча җаннар берьюлы: «Син безнең Раббыбыз вә бар итүчебез. Барча гамәләтне дә Син барлыкка китерүче вә ризыкландыручыдыр, Аллаһыбыз», — диделәр. Әл-мисак вакыты иде бу. Аллаһтан вакытлары җиткәнчегә кадәр җаннар аның хозурында булалар. Сынау вакыты килгәч, алар имтихан тота. Ошбу җан Әл-мислакта биргән вәгъдәсендә торырмы, гамәлләре капылт кына үзгәреп китмәсме? Әлбәттә, Аллаһка монда бернинди сер юк, ул җаннарның ни уйлаганнарын да белеп тора. Ошбу сынау исә — җаннарның алда нинди гамәлдә булырга теләүләрен, ният-теләкләрен бары үз ихтыярларына гына кую. Ана карынындагы балага дүрт ай да ун көн булды дигәндә, фәрештәләр иңдерә җанны. Америка галимнәре рентген нурлары, компьютерлар ярдәмендә кешенең уң як үпкәсе өстенә нечкә кан тамырлары юллары белән язылган «Ләәә иләәһә илләллааһ» кәлимәсен укып, үзләре дә акылдан язмый калдылар. Хирург табиблар кешенең йөрәк өстенә язылган «Аллаһ» дигән сүзне күреп таң калдылар, исләре-акыллары китте! Болар инде иманлы икәнлегебезгә зур дәлил булып тора. Һәр кешенең җаны да әл- мисакта чакта китерелгән вәгъдә-иманына тугрылыклы кала алырмы икән?
Аллаһ Раббыбыз җаныбызны Адәм баласы белән бергә фани дөньяга җибәрә. Сынап карар өчен. Төрле кеше үзен төрлечә тота, яши, гомер итә дисәк тә була. Кайберләребез бар булган куәтен тән ләззәтенә багышлап, нәфес артыннан куып, үзен соңыннан мәңгелек газапка дучар итә. Кайберләребез генә Аллаһка биргән антына тугрылыклы кала. Әл-мисакта Аллаһны танып, Аңа вәгъдә биргәнбез икән, аны фани дөньяда да үтәү зарур. Өстәвенә: «Җан юк ул, бар нәрсә матди, тереклек җирдә генә», — дип, күңелләребезне каралтабыз да Илаһны инкарь итмәк булабыз. Алайса
ГАРАСАТ
27
шундый сорауга җавап бирегез: «Нәрсә ул намус, аның үлчәве нинди, хаклык-гаделлек кайларда? Мин чәчәкләр үстереп йөргәндә, берәүсе: «Болар нигә кирәк, аларны ашап булмый бит?» — диде. Әйе шул, матдилекне беренчел итеп тану бар нәрсәне корсак ихтыяҗы белән үлчәргә өйрәтә. Бер галим әйткән: «Җаннар саф булган саен, кешелек бөеклеккә ирешә барган саен, гыйбадәткә, чәчәкләргә, китапларга ихтыяҗ артачак кына».
Аллаһның җанны тәнгә урнаштыруы хакындагы фикергә тукталыйк. Кешегә чын кеше булып җитеп өлгерү өчен уналты-унсигез ел гомер кирәк. Акылны баету, җанны сафландыру өчен күпме кирәк? Аллаһ гомерне юкка гына бирми. «Адәм» атлы хайван булу өчен уналты-унсигез ел гомер кирәк түгел. «Если подлеца приобщить к науке, то получится гениальный подлец», — дигән бер әдибебез.
Аллаһны танып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгән җаннар рәхәттә булырлар. Алар иркен, якты, рәхәт урында җәннәт көтеп яталар. Балалары, якыннары кылган догалар, биргән садакалары, сөенечкә әверелеп, аларга барып ирешә. Төзегән күперләреннән кешеләр йөргән саен, өлеше кергән мәчетләрдә намаз, Коръән укылган саен, утыртып калдырган агачларыннан кешеләр җимеш өзгән саен, аларга шул ук сөенеч бара. Пәнҗешәмбе кояш баегач, җомга кояш баеганчы, җаннар Җир йөзенә дога өмет итеп кайталар. Гает һәм дини бәйрәмнәрдә дә шул хәл була.
Аллаһка ышанмыйча яшәп, имансыз үткәннәргә ни үкенеч! Аларның җаннары караңгы, тынчу урында газапта булырлар һәм бу халәтләре үзгәртелмәс. Балалары, оныклары күпме генә дога кылып, зур садакалар бирсәләр дә, намусны сатып алып булмаган кеби, имансызлар өчен җәннәтне дә сатып алып булмый. Андыйларга садака әҗерләре дә барып ирешми. Җир йөзенә догага җибәрелмиләр. Чөнки алар ахирәт көнгә ышанмыйча, үлеп терелүгә инанмыйча, дөньялык белән араны өзеп китәләр. Ахирәттә булачак рәхәтлекне дөнья уенчыкларына алыштыралар. Тәнен генә кайгырткан кеше бәхетле була алмый. Күңел тынычлыгын бернинди малга да алыштырып булмый канә! Борчылган җан тынычлык таба алмый, үлгәннән соң да шул ук газапны кичерә, кабат кубарылып, җаны тән белән кавышкач, урыны тәмугта була. Керсез хатыннарның, баладан үлгән сөекле хатыннарыбызның һәм алар карынында шулай ук җан биргән сабыйларыбызның ул җаннары Аллаһ хозурына күтәрелер. Тәннәренә кабер туфрагы җиңел булыр, җаннары җәннәт сараенда урын алыр. Язганнан узып булмый. Ходай Тәгалә язганнан... Ризалашырга кирәк. Бу хаклык аның бердәнбер фәлсәфәсе, ягъни кодрәте булыр...
...Якынын, газиз кешеләрен югалтканның йөрәгенә кырык шырпы кадалыр, ди. Һәм мәрхүмнәрнең кырыгына кадәр Ходай Тәгалә аларны берәмләп алып торыр, ләкин ул шырпыларның берсе гомер буе йөрәккә кадалган килеш калыр. Байтимер йөрәгендә Нурбикә белән якты дөньяга туа да алмаган сабыеның вафатларына кырык көн тулганнан соң да өч шырпы калыр әле: әнисе, Нурбикә һәм сабый җан, исенә төшеп, шул урыннардан гел кан саркып торачак... Җәмил хәзрәт әйтмешли, исәннәр яшәргә тиеш. Ләкин ничек яшәргә? Менә бу сорауга беркем дә җавап бирә алмастыр кебек...
Байтимер, мәчеткә садака биреп кайтышлый, алма бакчасына сугылды. Әтисе юк иде. Әлеге хәсрәттән карт урын өстенә үк егылды. Каравылчы Сәхаби бусагада утыра. Ул, капкада Байтимер күренгәч, аягына торып басты. Әйтерсең, Байтимернең киләсен белеп, аны көтеп утыра иде. Сәхаби, кесәсеннән алма алып, Байтимергә сузды:
— Менә шуны бер генә булса да тешләп карачы!
Байтимер, син дә эч пошырма әле дигәндәй, кул гына селтәмәкче иде, ләкин Сәхабинең йөзенә күтәрелеп карагач, каршы сүз әйтергә батырчылык итмәде, алманы кулына алып, кесәсенә шудырды.
Камай, килеп керешкә, Сәхабидән су сорап алды. Өйалдыңда торган су савытыннан бер чүмеч тутырып алды да әүвәл үзе йотып куйды, аннары Байтимергә сузды:
— Су эч! — диде ул боерган тонда. Байтимер янә карышмады, чүмечне кулына
ЗИННУР ХӨСНИЯР
28
алды.
— Су эч син, Байтимер абый! Су эч! — диде Камай. — Кайгы килгәндә дә су эч! Шатлыгың булса да, су эч! Сүгенәсең килсә дә, су эч! Җырлап җибәрер алдыннан да су эч! Су эчегез! Су!
Баскычтагы табакта алма өелеп торса да, Сәхаби Камайга алма тәкъдим итмәгән иде, аның әлеге сүзләреннән соң кулына ике алма алды һәм аны Камайга сузды:
— Алма аша! Тәмле! — диде ул, Камайның йөзенә туры карап. Башкалар күрешкәндә яисә йөзенә текәлеп сөйләшсәң, башларын боралар, карашларын яшерәләр, Камай исә туп-туры сиңа төбәлеп тора. Сәхаби бу килгәндә аның шул гадәтенә игътибар итте һәм моңа бик тә күңеле булды.
— Су — бөек әйбер! — дип куйды Сәхаби һәм аларның икесен дә алма бакчасы буйлап алып китте. Ул боермады, әйдәп чакырмады, Сәхаби артыннан ихтыярсыз иярделәр. Байтимер, кесәсендәге алма исенә төшеп, аны алып капты. Шулчак кинәт бар гәүдәсенә каз тәне чыккан кебек булды, аннан соң тәне кызыша башлады, әлеге халәт артыннан ук йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгардай булып тибеп алды да беркавымнан ул, тынычланып, җанына ниндидер җиңеллек килде. Якыннары вафатыннан соң Байтимер беренче тапкыр ирен читләре белән генә булса да елмаеп куйды, хәтта шаяртасы да килде. Үзеннән чак кына алда атлаган Камайның аркасына орынып: «Алма аша син, Камай, алма аша! Судан да яхшырак!» — диде. Сәхаби аның сүзләрен ишетте һәм үзалдына сөйләнгән кебек кенә: «Су — бөек әйбер!» — дип кабатлады.
Алар алма бакчасының аргы ягына ук килеп җиттеләр, Байтимер әле игътибар итте: бу баштагы рәшәткә күчерелеп, анда берничә кишәрлек буш җир хасил булган. Ул сораулы карашын Сәхабигә төбәде.
— Барыбер әрәм ята бит! Камай, мин сиңа шәп үсентеләр бирәм! Көз көне икәү монда яшь алмагачлар утыртабызмы? — диде ул, Камайга таба борылып.
— Син утыртырсың! Мин су сибәргә яратам! — диде Камай.
— Су — бөек әйбер! — дип кабатлады Сәхаби. Һәм ул, иң кырыйдагы алмагачның иң аскы ботагыннан алма өзеп, аны янә Байтимергә сузды:
— Синең мондый алма ашап караганың юк! — диде. Байтимер аның теләгенә берсүзсез буйсынды, алманы учы белән генә сөрткәндәй итте дә авызына капты. Кинәт дөнья яктысы сүнде! Алдында бары бер көлтә нур гына иде, әлеге нурны күз карашы үз эченә йотты, ул бар күзәнәкләре аша таралып, аңа моңарчы татып карамаган нидидер рәхәт җылылык биреп тора башлады. Менә дөнья уты яңадан кабынды.
— Ут — мәңгелек ул. Бер кабына, бер сүнә. Барыбер мәңгелек, — диде Сәхаби. Һәм шуннан соң алар өчесе дә, фани дөньяга яңа кире әйләнеп кайткандай, алма бакчасы, быел котырып уңган җимеш, алманы ничек, кая урнаштыру хакында сөйләшергә керештеләр.
— Тиздән үзебезнең алмадан сулар, соклар чыгара торган заводыбыз аякка басачак, — диде Байтимер. Шулчак Камайның башына агачтан бер алма өзелеп төште. Камай әүвәл моңа үзе дә аптырап китте. Үләнгә тәгәрәгән эре кызыл алманы күргәч кенә көлеп җибәрде:
— Минем башка алмалар ява башлады монда! Байтимер абый, шуның өчен ул заводның директоры итеп мине куярсың әле, яме? — диде.
— Син — завод директоры, алайса алдан ук чимал ягын кайгырта башла. Күрше-тирәләрдән. Ә мондагы алмаларны кибеткә куябыз. Халык шул килеш ашасын, — дип куйды Сәхаби һәм Байтимергә карады. — Бу алмаларны күбрәк балаларга ашатырга кирәк, — дип өстәде. Байтимер аңа җавап кайтармады, кулындагы алманы тагын бер тешләп алды да капка ягына таба борылды.
Алма бакчасында чакта фанилыктан чак кына аерылып торган Байтимер, капканы ябуга, Камайның кулыннан алды да:
— Бакча каравылчысы Сәхаби сиңа ошыймы, Камай? — дип сорады. Камай әүвәл
ГАРАСАТ
29
иңбашларын сикертеп куйды, беркавым дәшми торганнан соң:
— Сәер ул, әллә нинди. Шәп кеше үзе! — дип куйды. Байтимер, Камайның әлеге сүзләреннән пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен, учы белән авызын каплады. Күзеннән яшь атылып чыкты. Аның бу халәтен сизгән Камай аптырап аңа карады:
— Нишләп? Дөрес әйтмимме әллә, Байтимер абый?
— Дөрес әйтәсең, Камай, дөрес, — диде Байтимер, әмма бу юлы көлүен яшерә алмады. Камай үзе дә көлеп җибәрде һәм:
— Әй, Байтимер абый, синең кәеф кенә әйбәт булсын! Мин үземне дә дурак дип атарга риза, — диде куанып. Байтимер сак кына аның җилкәсенә орынып алды:
— Кем сиңа алай дип әйтә соң әле, Камай?! Юк сүз сөйләмә, яме!
Камай кинәт җитдиләнеп китте. Аннары бераз дәшми генә атлаганнан соң, Байтимергә күтәрелеп карады да:
— Беләм мин, Байтимер абый! Элек авылда сине дә «Байбулат җүләре» дип әйтә торганнар иде. Хәзер әйтмиләр бит. Берәү дә әйтми. Син хәзер Байтимер Байбулатович! Аптырама син, Байтимер абый, үзләре җүләр алар!
— Кемнәр?
— Әүвәл сиңа, хәзер миңа җүләр дигәннәр, — дип сүзне очлап куйды Камай. Байтимер аның фикерен куәтләп бер сүз дә әйтмәде. Камайны авылда чынлап та «тиле»гә санаганнарын ул яхшы белә иде. Бары көрсенеп кенә куйды агрофирма директоры Байтимер Баймурзин.
Камай аңа бер кызык сөйлим дип авызын ачкан иде, юлда каршыларына килүче машина күренде. Байтимер шофёрын ерактан танып, утырмыйбыз дигәндәй, кул ишарәсе ясады. Исәбе янәшәдәге фермага кереп чыгу иде.
— Мин кермим фермага. Киттем, кайтам! — диде Камай һәм авыл ягына таба борылды. Аның бу сүзләреннән Байтимер янә көлемсерәп куйды. Чөнки соңгы очрашуда Камай ферма турында: «Сыер тизәге белән болыннарны, су буйларын пычратып ятасыз шунда! Тагын алма бакчасы гына үстерсәң инде шунда! — дигән иде белдеклеләнеп. «Алла бәндәсе», — дип уйлады Байтимер, авыл ягына таба җиңел-җиңел атлап барган Камай ягына карап. — Их, бу сәерлеге дә булмаса! Нинди акыллы егет үзе».
Камай, үзе әйткәнчә, бер дә җүләр түгел, киресенчә бик акыллы, талантлы егет иде. Ходай Тәгалә аңа яшьтән төрле яклап сәләт биргән. Мәктәптә укыганда ук ул, кайда туры килә шуннан тимер-томыр җыеп, машина ясап чыкты. Машина гынамы әле, Камайның бу тәгәрмәчле арбасы суда да йөзә ала иде. Беркавымнан ул, техникага кул селтәп, атлар белән җенләнә башлады. Моңа сәбәп тә бар иде: Ябалак урманының аргы ягында кемдер ат заводы салып куеп, нәселле атлар кайтарттырды, Камай да шунда ияләште. Камайның әтисе тирә-якта даны чыккан атаклы умартачы иде. Җамали абый башкаларның умарталары оя-оя үлеп-кырылып беткәндә дә, җәен-көзен мул итеп бал аерта, аның балын сатып алырга әле дә чиратка язылалар.
Мәктәпне тәмамлагач, Камай университетның биология факультетына укырга барып керде. Тик өченче курстан соң ташлап китте. Камайны армиягә алдылар. Армиядән кайтуга, егет, беркем белән дә киңәш итеп тормастан, Мәскәү университетының философия һәм политология бүлегенә укырга керде. Берничә елдан Камайны университеттан куганнар икән дигән хәбәр чыкты. Чынлыкта исә Камайны университеттан укый алмаганы өчен түгел, «Татарский вахабизм или основная беда России» дигән темага лекция укыган вакытында бер яһүд профессорына авторучка аткан өчен кудылар. Авыл халкы низагның эченә кереп тормады, чөнки барыбер аңлап җиткермәсләр иде.
Әлбәттә, Камайга «тигәнәк» кушаматы бүтән вакыйгадан соң тагылды. Аларның авылы шәһәргә терәлеп үк торганлыктан, Әллүки күленә каладан ял итәргә кайтучылар күп иде. Яшьләр еш кына палаткалар корып ята. Үз артларыннан чүпләрен дә җыя белмәгән тавышлы кунакларны авыл халкы, әлбәттә, бер дә ошатмый, ләкин каршы төшеп сүз әйтергә дә куркалар иде. Чөнки ул кала яшьләре
ЗИННУР ХӨСНИЯР
30
кичләрен ниндидер кыргый һәм дорфа музыка акыртып кына калмыйча, мылтыклардан атып та күңел ачарга яраталар.
Мәгълүм ки, Әбелхәят чишмәсенең суын айга бер мәртәбә күл суы кимегәндә генә авыз итәргә була. Күлнең көньяк ярында исә, берсеннән-берсе чиратлашып, вертикаль буенча урнашкан тагын өч чишмә чыга, аларның да һәрберсенең аерым исеме бар. Иң астагы чишмә суы күкертле водородка бай, шуңа күрә исеме дә «Сихәт» суы, аннан чак кына өскәрәк менеп челтерәгән чишмәне халык «Көмеш чишмә» дип атый, чөнки андагы су составында көмеш барлыгы ачыкланды. Иң югарыдагысы исә тегеләре кебек бертуктаусыз агып тормый, югалып тора да, нәкъ ай тулган вакытта бер атна тирәсе кешеләрне суы белән сыйлый иде, шул сәбәпле монысы халык телендә «Ай чишмәсе» буларак йөри. Күл тирәсендә мондый җеннәр туе башлангач, кинәт кенә «Сихәт» чишмәсенең суы качты. Кешеләр белән бергә маллар да бик яратып эчә торган әлеге чишмә кипкәч, сыерлар бозауларын ташлый башлады, атларны ябага басты, сарык-кәҗәләрнең йон-мамыклары коелырга кереште. Чөнки әлеге чишмәләр кыш буе да катмый, халык үзе дә суны шуннан эчә, малларны да әлеге чишмә сулары белән сыйлый торган иде. Күрше авыллар байтамаклар хакында шаяртып та, чак кына көнләшеп тә бугай: «Тау башындагыларның (Байтамакның халык телендәге икенче исеме «Тау башы» иде) бозаулары да чишмә суы гына эчә» — дип төрттерергә яраталар. Арттыралар, әлбәттә, көнчелек тә көчле: «Сихәт» чишмәсенең суын яңа туган бозау аякка басып килгәндә генә эчертәләр, атлар белән кәҗә-сарыклар исә көтүдән кайтышлый шул чишмәләр агып торган күл суы белән сыйланырга яраталар иде.
Бу хакта күл янына килеп туктаган яңа бер яшьләр төркеменә әйтеп, моннан китүләрен үтенгәч, арада чак кына сугыш чыкмады. Икенче тапкыр шундый төркемгә фермадан эштән кайтып килешли зоотехник Фәһимә шелтә белдерде. Үгез чаклы бер егет аңа аты-юлы белән сүгенеп кенә җавап кайтарды. Фермада эшләсә дә, сүгенү сүзен ишетмәгән Фәһимә әүвәл аптырап калды, аннары урысчалатып «Чү сказал! Чү?! Чү?!» — дия-дия, машинасы янында кайнашкан әлеге шәрә егет кисәге янына таба китте. «Что слышала, коза!» — дип теге тагын дорфарак җавап биргәч, Фәһимә, җирдән бер агач түмәрен иелеп алып, егеткә томырды. Черек түмәр тегенең күкрәгенә килеп бәрелде дә, рикошет ясап, машинаның ачык тәрәзәсе аша салонга кереп китте, анда нәрсәнеңдер чылтырап ватылганы ишетелде. Тавышка ярымшәрә тәнле бер кыз сәләмәсе килеп җитте. Бу егеткә исә көч кенә өстәде бугай , ул Фәһимә янына атылды һәм көтмәгәндә гөрселдәп ком өстенә ауды. Фәһимә тегенең җан җиренә тибеп өлгергән иде. Тавышка калганнары да йөгереп килделәр һәм, комда бөгәрләнеп яткан иптәшләрен күреп, аптырашта калдылар. Моны карап торган нечкә сыйраклы кыз зәңгәр тавышы белән чәрелдәргә кереште: «Это она! Это она! Камень бросила!» — дип алдашты ул. Төркемдәге ике салмыш егет үзенең бу кыюлыгыннан аптырап басып торган Фәһимә янына таба атладылар. Нәкъ шул чакта күл буенда Фәһимәнең ире Хәсәннең пәйда булуын күрегез әле сез! Хәсән «ә» дигәнче тегеләрнең икесен ике якка сугып очырды да, бу гына ачуын басмагач, янәшәдә торган җиңел машинаны күлгә тәгәрәтеп төшерергә ниятләп, күтәреп кырынайтты, тик соңыннан кире уйлады, күл суын пычратасы килмәде бугай. Машина кырын килеш торып калды.
Әлеге вакыйгадан соң өч көн узды дигәндә, төнлә ут чыгып, Хәсәннәрнең мунчалары янып бетте. Өйне саклап калдылар. Авыл халкы пошаманга төште. Күл буена ял итәргә килүчеләр дә туктап торды торуын. Тик озакка түгел, атна-ун көн дигәндә башка төркемнәр күренә башлады.
Бу вакытта Камай урманда иде. Әтисенең умарталарына бер аю ияләнде. Җамали абыйның автомат-винтовкасы өстенә Калашников автоматы да бар. Әлбәттә, ул умарта тоткан Аю урманында законсыз «калаш» белән дә иркен йөреп була, ләкин аны барыбер, кирәге чыга калса дип, бик ерак яшереп саклый. Җамали агай беркатлы кеше түгел, аюны атып кына мәсьәләне хәл итеп булмаслыгын аңлый. Турыдан-туры һөҗүм булмаса, әлбәттә, ул яшереп куйган җиреннән «калаш»ны кулына алмаячак та.
ГАРАСАТ
31
Әмма Камай башкача уйлый иде. Автоматны әтисенә үзе алып кайтып биргәнлектән, карап торганда Калашников автоматы икәнлеген танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәртте. Һәм әтисенең ярты умартасын харап итеп киткән юньсез аюны ауларга чыкканда, аю капкыны белән бергә әлеге «калаш»ны да алды. Дөрестән дә, урманда аннан берәү дә (умартачы малае икәнлеген беләләр бит) нинди автомат-мылтык асып йөрисең дип, лицензия таләп итмәячәк. (Татар бүресен дә, урыс аюын да котырта күрмәгез; халыкта корал бар! Алар хәзер элеккеге вакыттагы кебек сәнәккә ябышмаячаклар, фәкыйрьлектән түзәр әмәлләре калмаган очракта шул яшерен коралларын табып алырга мөмкиннәр!) Аннан соң, ни дисәң дә, бу якларда төрле яктан даны чыккан, дөресрәге, атаклы Камай бит әле ул! Шуңа күрә Камай аюга барганда үзе белән «калаш»ны алуны кулайрак күрде. Аның белән һәртөрле ерткычка, шул исәптән аюга да берүзең каршы торып була. Дан дигәннән, Җамали агай малаена «Тигәнәк» дигән кушамат ябышып калса да, Камай аның өчен дөньядагы иң акыллы, иң яхшы, иң-иң зирәк бала иде. Шуңа күрә ул Камайның автомат асып йөрүенә каршы килмәде. Тик автомат саклык чарасы буларак кына кирәк Камайга. Аның исәбе әлеге карак аюны капкынга эләктерү бит. Капкынны ул үзе
ГАРАСАТ
2. «К. У.» №6 32
ясады. Башкалар кебек анын капкыны ерткычка зыян салу өчен көйләнмәгән, башын имгәтә торган да, аягын өзеп ала торган да түгел, ошбу капкын ярдәмендә ул җанварны ат кебек «йөгәнләргә» тиеш иде.
Умарталыкка аю, гадәттә, тан белән килә. Шуна күрә Камай ауга иртүк чыгып китә. Капкынны исә умарталыктан арырак алдан ук әзерләп куйды. Ничек иртәрәк барырга тырышса да, беркөнне ул барыбер сонарды, чөнки аюнын. капкынга эләккәнен үз күзләре белән күрми калды. Камайнын урманда аю белән очрашканы бар иде инде. Кура җиләге өлгергән матур вакыт иде ул. Аланлыкта Камай ерактан ук җиләк белән сыйланган аюны күреп алды. Аюнын холкын белми түгел иде Камай. Шуна күрә әүвәл баскан урынында катып калды, сулыш алырга да курыкты. Аю да аны күрде. Аюнын күзенә туры карарга ярамый. Ул аны көч сынашырга чакыру дип кабул итәчәк. Урман хуҗасы белән кемнен көч сынашасы килсен ди! Камайнын үзе белән бернинди коралы юк иде. Шуна күрә ул бер урында тынсыз басып торуын дәвам итте. Кире якка йөгерсән дә, файдасы юк. Аю кешегә караганда тизрәк йөгерә, агач башына менеп китү хакында уйларга да ярамый, ул агачка үрмәләү буенча мәчедән кимен куймый. Камай аюга яны беләнрәк басарга тырышты, ялгыш күзенә карармын дип курыкты. Бәхетенә күрә, җиләккә дип авыл хатыннары да килгән иде. Алар, аюны күрүгә, шырылдап кычкыра башладылар, тавышка аю гына түгел, хәтта юан-юан наратлар да сискәнеп, тирбәнеп алдылар. Аю качып китте. Камайнын коты ботында иде бу вакытта. Аю киткәч, янында кешеләр дә булгач, кот әкренләп үз урынына кайтты. Тик шулчак артына борылып караса, теге аюмы, әллә башкасымы нәкъ агач янында ана карап басып тора иде. Әгәр аю арткы аякларына басып, куркыныч тавышлар чыгарырга керешсә, бары куркытырга гына уйлый дигән сүз. Андый чакта качып та котылырга мөмкин. Ләкин бу тик ана карап тора. Камайнын аяк буыннары хәлсезләнеп, ул акрын гына җиргә чүгәләде һәм, йөзтүбән җиргә сузылып ятып, башын куллары белән тотты. Бу аю тыныч түгел иде, ул, мышный-мышный, җиргә сузылып яткан кеше янына килде һәм, киеменнән эләктереп алып читкә өстери башлады. Дәү гәүдәле соры аюга адәм баласынын гәүдәсе генә бер дә авыр түгел иде. Камай үзе белән ни булганын анык кына хәтерләми дә. Аю аны каядыр алып китеп, әүвәл ачыклыкта котырып үскән тигәнәк өстендә тәгәрәтте, бу «әбәт»кә анын үзеннән башка ерткыч җанвар орынырлык булмасын диптер, бәлки? Шуннан сон яфраклар, ылыс белән һәйбәтләп күмеп куйды. Яфрак, тигәнәккә ябышып, ул бу вакытта, Шүрәлене, дөресрәге, әллә ниткән сәер җанварны, «кар кешесе»н хәтерләтә иде. Аю яныннан киткәч тә, бик озак тынсыз ятты әле ул. Күрәсен, урман хуҗасы ач түгел иде. Ул тигәнәккә төренгән Камайны кичке ашка яшереп куйды булса кирәк. «Тигәнәк» дигән кушамат шуннан сон куптарып алып булмаслык итеп ябышты егеткә. Җүләр дә, тиле дә түгел, нәкъ менә «тигәнәк». «Тиле тигәнәк буе сикерер», дигән әйтемне дә әлеге кушаматны уйлап тапкан халык иҗат иткән иде шул. Өстәвенә, аюдан курку егетнен психикасына да бәрде, ул вакыт-вакыт ялгыш сүзләр ычкындыргалый иде. Шул рәвешле «тиле» дигәне дә егеткә туры килеп тора сыман иде. Ләкин авылда Камайны яраталар, шуна күрә аны берәүнен дә «тиле» дип кимсетергә теле бармады. Хәер, «Тиле тигәнәк буе сикерер»нен «тигәнәге» барысын да анлата иде бу очракта... Аннан сон авылда ин акыллы, укымышлы кеше дә түгелме сон әле умартачы Җамалетдин малае Камалетдин?.. Бу илдә артык күп белгән, туры сүзле, кыю һәм бик акыллы кешегә сәер күзлек аша караганнарын да онытып җибәрмик...
Капкынга эләккән аю, күрәсен, ычкынырга тырышып караган, ләкин барып чыкмагач, хәлдән таеп, тынып калган иде. Каршында кеше күргәч, ул тагын ярсый башлады. Камай әүвәл автоматны көйләп куйды, аннары, акрын-акрын, тозактагы җанварга таба бара башлады. Анын ике аягы да калын чылбыр белән богауланган (Камайның махсус җайланмасы), өстәвенә борынына йөгән киертелеп, муенында юан аркан иде. Камай арканның агачка бәйләнгән очын чишеп алды да, нишләтергә инде сине дигәндәй, ярсып үкергән аюга карап басып тора башлады. Җиләк кайгысы
ГАРАСАТ
2.* 33
качкан хатыннар, кызу-кызу, авыл ягына таба йөгерергә тотындылар да аннары, тозактагы аю янында басып торган авылдашлары Камайны күреп, туктап калдылар. Тик озак тормадылар, янә, кырын карый-карый, юлларын дәвам иттеләр. «Курыкмагыз! Йөгәнләдем мин аны! Хәзер атланып авылга кайтам!» — дип кычкырып калды Камай артларыннан. Шулай дип шаяртса да, үзе аюны нишләтәсен һаман белми әле. Шулчак аның башына аю янында автоматтан атарга кирәк дигән фикер килде. Автомат тавышын ишеткәчме, бәлки, дары исеннәндер, куркыныч аю юашланып калды, бәргәләнми, чылбырны өзәргә тырышып тартылмый башлады. Камай, кулындагы автоматын атарга әзер тотып, аюга тагын да якынрак килде, дәһшәтле ерткычның күзләренә карады. Тегесе чарасызлыктан аптырап калганмы, әллә Камайга гына шулай тоелдымы, аю башын читкә борды. Аның бу мәлдә нинди халәттә икәнлеген чамалап булмый, чөнки аюларның йөзләрендә бер генә җыерчык та кыймылдамаячагын ул белә. Бу җанварның кардәшләре белән аралашу өчен кирәкле мимикасы юк, чөнки ул урманда ялгыз башы яши. Менә аның күзләре Камайга мөлдерәп караган кебек булды. Бу чаклы да дәһшәтле, көчле-куәтле һәм куркыныч җанварның мондый карашын күргәч, ул бик аптырады, аны шулчак ниндидер таныш булмаган тойгы биләп алды: әйтерсең, каршында урман ерткычы түгел, ә аркандагы бер мүкләк сыер басып тора!.. Бу тойгы Камайга ниндидер яңа көч бирде, ул хәтта, тагын да якынрак килеп, аюның башыннан да сыйпарга уйлаган иде, әмма курыкты, барыбер шикләнде. Камай аюның борыны янына автоматын якын ук китерде, аннары агачка үрелеп, андагы җайланманың озын ефәк җебен кулына алды. Янында үзе белән алып килгән бер агач савыт тулы бал бар иде. Савытның махсус бәйләнгән бавын, мылтык көпшәсенә киертеп, аюның муенына элде. Ерткыч сискәнеп китте: дары исеннән соң борынына килеп сыланган тәмле бал исе аны бу мәлдә бик аптырашта калдырды. «Чыбыркы һәм прәннек», — дип пышылдады Камай үзалдына. Бу гамәл дә алдан ук уйланылды, Камай аны тагын кабатлады: автомат, тимер, дары һәм бал исе. Аларның исе ерткычның борынына чиратлашып та, берьюлы да киләләр иде. Камай, кулындагы бауны тотып, артка чигенә барды һәм, аюдан күз күреме ара киткәч, автоматтан һавага ата башлады, шул арада каты итеп кулындагы бавын да тартып җибәрде. Аюның муены, шуның белән бергә аяклары да, тозактан ычкындылар, тик борынындагы богау гына шул килеш калды. Үзен иректә сизгән аю автоматтан аткан тавыш астында урман ешлыгына кереп югалды. Бу вакытта аның сизгер борыны муенына асылган бал тәмен дә тоярлык түгел иде, ул чабуын белде. Беравыктан, агач кәүсәсенә ышкынып, ул борынындагы богаудан да котылачак һәм, инде тәмам тынычланып җиткәч кенә, муенына асылынган агач чиләкне, алгы аяклары белән ипләп кенә салдырып, тәмләп балдан авыз итәчәк иде. Күпмедер вакыттан соң үзенең нинди хәлдә калганын да онытачак, үч алу өчен Камай исе килгән адәмне дә эзәрлекләмәячәк, чөнки ул аны җәберләмәде, кыйнамады, тик дары һәм тимер катнаш бал исе аның сизгер борыны төбендә гомерлеккә сакланачак иде. Камай монысын биолог буларак тәгаен белә...
Шулчак ул артта ботак сынган тавышлар ишетте. Борылып караса — зоотехник Фәһимә! Ул куркынган күзләрен мөлдерәтеп, шаклар катып, Камайга текәлгән. Беркавымнан яшь хатын телгә килде:
— Камай, Камай дим... Үзеңә генә куркынычтыр? Ярдәмгә Хәсәнне җибәримме? — диде ул һәм җавап та көтеп тормастан: «Мин хәзер, хәзер!» — дип авыл ягына борылды. Тик шундук йөгереп китмәде, Камай янына кабат килде дә, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, көтмәгәндә аның битеннән үбеп алды: «Рәхмәт, Камай, ярдәмгә Хәсәнне чакырырга уйлаганың өчен!» Беркавымнан бу матур яшь хатыннан җилләр искән иде инде. Аның кыланмышын ничек бәяләргә дә белмичә аптырап басып торган Камай шулай ук үзалдына: «Аюга каршы Хәсәнең белән түгел, синең белән барыр идем мин!» — дип куйды.
Аю тотуы турындагы хәбәр авылга Камайның үзеннән алдарак кайтып җитте. Хәтта кайбер беркатлыраклар аны аюга атланып кайтыр дип тә көттеләр. Тик бу юлы
ЗИННУР ХӨСНИЯР
34
Камай аюсыз гына, ялгыз башы кайтып керде һәм: «Агачка бәйләп калдырдым! Каешым черек булып чыкты. Яхшырак йөгән кирәк!» — дигән хәбәр салды. Авыл халкы моңа ышанды. Чөнки җиләк җыючы хатын-кызлар агачка бәйләнгән ерткычны үз күзләре белән күрделәр ләбаса! Шуның өстенә Фәһимә кыюсыз гына: «Ышанмасагыз, Хәсәннән сорагыз!» — дип тә әйткәләде. Тик ни өчен нәкъ менә Хәсәннән сорарга? Анда Хәсән дә булган дип әйтми бит Фәһимә, Хәсәннән сорагыз гына, ди. Әллә аю тотканда, Камай янында Хәсән дә булганмы икән? Мондый мәгълүматны бирми хатын. Ә батырчылык итеп Фәһимәнең үзеннән төпченеп сорау яхшы түгел, авылдашлар бары, шулаймыни дигән кыяфәт чыгарып, башларын гына кагып куялар.
Камай әйткән сүзендә тора торганнардан иде. Ул шундук Байтимер янына китте һәм, аннан акча алып, Казанга ук юл тотты. Өч көн уздымы икән, Камай авылга тагын әйләнеп кайтты, тик бу юлы ул аю белән бергә иде. Аны күл буена алып төшеп, агачка бәйләп куйдылар. Бар халык җыелды. Тигәнәк Камайның күл буенда аю биеткәнен бар халык кул чаба-чаба тамаша итте. Аңа бик теләп озын Хәсән дә булышып йөрде. Әлеге ерткычның цирк аюы икәнлеген Камай үзе һәм авылда тагын бер кеше генә белде.
Шушы вакыйгадан соң күл буенда шалаш-чатырлар корып, төн куна-куна ял итәргә җөрьәт итүчеләр бетте. Хәбәр тиз һәм бик еракларга таралучан шул!.. Сихәт чишмәсе янында акырып-бакырып җыр җырлаулар, ямьсез музыка уйнату түгел, тавышыңны күтәреп сөйләшергә дә ярамый. Чишмә агуыннан шып туктаячак иде. Хәтта кайберәүләр Сихәт чишмәсе үзе янына кара уйлы кешенең килгәнен дә сизә икән, дип сөйли! Менә бит, Алла рәхмәте!..
Исламда исә суның файдалы якларына гына түгел, аның эчке мәгънәсе хакында да әйтелгән. Шәригать сүзе дә мәгънәсе ягыннан суны аңлата. Борынгы гарәп сүзлекләрендә шәригать — суга илтә торган урын, дигән төшенчәне белдерә. Ул икегә бүленә: шифа һәм ширәб. Шифалы су ярдәмендә сусауны басарга мөмкин булса, ширәб исә суның үсемлекләрне сугару мәгънәсе хакында сөйли. Кайнап пар бәреп торган болганчык су исә кяферләр өчен җәза. «Ул көнне аларга эчәргә кап-кайнар су биреләчәк. «Көферлек итеп, (Аллаһны) инкарь иткәннәре өчен, аларга кайнар су вә хәтәр газап булачак». Гөнаһтан сакланганнарга вәгъдә ителгән хак динне ихлас тотучы (мөселман) белән яман эшләре үзенә яхшы булып күренгән һәм нәфес һәвәслегенә дучар булган (кяфер) бертигез булырмы? Гөнаһтан сакланганнарга вәгъдә ителгән җәннәтнең сыйфаты шулдыр ки: анда төсе, исе-тәме, асылы бозылмаган сулар агып торучы чишмәләр; әчеми торган сөт елгалары, күңел күтәрүче, ләззәтле ширбәт арыклары, сыек бал ага торган ермаклар булыр. Теләгән кешегә — төрле- төрле җимешләр. Раббыдан ярлыкау булыр. Болар (оҗмахтагылар) мәңгелек утта калган һәм эчәкләрен, ашказаннарын телгәләүче кайнар су эчүчеләр белән бертигез булырмы? «Муеннарына тимер богаулар һәм чылбырлар белән уралган хәлдә, алар кап-кайнар суга кертеләчәк. Шул рәвешле су берәүләргә ләззәт булса, кяферләргә газаплар да китерәчәк. Берәүләргә су — татлы ләззәт, икенче берәүләргә газап. Кяфер булмаганнар өчен ул татлы ширбәт кебек булса, калганнар өчен ачы һәм тозлы булыр».
«Су, яшеллек һәм яктылык Җәннәтнең төп билгеләре булыр», диелә хәдисләрдә.
Хәер, Коръән тәфсирләрендә әйтелгәнчә, кеше үзе дә бер тамчы судан яратылган лабаса! «Адәмне туфрактан халикъ кылды, соңра нәселегезне үрчетер өчен, сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан кан кылды, соңра төзеп бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр.»
Су җирдәге тормышның бишеге кебек, чөнки аның өчтән бер өлеше су белән капланган. Иң гади амёбалардан башлап адәм баласына кадәр җитмеш- сиксән процент судан тора. Ана карынында чакта ук бала суда ята, тугач та аның организмында җитмеш биш процентка хәтле су була. Өлкәннәрдә ул алтмыш-алтмыш биш процент, баш миенең сиксән биш-туксан процентын алып тора, канда
ГАРАСАТ
2.* 35
исә — сиксән дүрт процент. Галимнәр исәпләвенчә, суда бик күп мәгълүмат саклана, ул аны әүвәл үзенә яза, сеңдерә, саклый һәм организмның төрле өлешләренә төрле формада тапшыра ала.
Бала организмындагы суны тәшкил иткән молекула-кисәкчәләрнең төзелеше, димәк, сыйфаты, иң камил хәлдә. Еллар узу һәм төрле авыруларга тару белән, ул үзгәрә. Шуңа күрә дә кешенең сәламәтлеге организмда суның төзелеш-структурасы нинди булудан тора.
Су хакында бу кадәресен генә һәм әле боларга өстәп Библия буенча да яхшы белгән Кирилл атакайны да якын-тирәдә чишмәләр типмәве бик борчый иде. Хәер, сөйләүләренә караганда, чиркәү астындагы елгада элек берничә чишмә булган булуын. Тик шуннан арырак дуңгыз фермасы торганлыктан, әүвәл әлеге инеш-елга сазлыкка әйләнсә, шуның белән бергә чишмәләр бөтенләй үк юкка чыккан. Кирилл атакай күршедәге Баймурзиннан көнләште. Алар суның кадерен беләләр...
Байтимер Баймурзин, күрәсең, беренче эш-адымын юкка гына Әллүкидәге чишмәләрне тазартудан башламагандыр. Ул хезмәт иткән космодромнан ерак түгел, Манҗыла-Ата дигән изге тау һәм үзәнлек урын бар (Кыргызстан территориясенә керә). Байтимер анда дуслары белән берничә мәртәбә барды. Бу хәл галәмнән кайткач булды һәм нәкъ менә шуннан соң үзләренең Байтамактагы Әллүки чишмәләре бик еш төшенә керә башлады!.. Туган ягыңның җир-су кадерен тагын да яхшырак аңлау, белү өчен, күрәсең, Туган яктан гына түгел, Җирнең үзеннән дә аерылып торырга кирәк булгандыр!.. Манҗыла-Ата үзәнлегендә һәм тавында тугыз сихәтле, изге чишмә бар. Кайберәүләр ике дистәдән артык дип сөйли. Шуларның тау башындагысы тагын да шифалырак санала. Чишмәләрнең тау итәгендәгесенең суы тонык-болганчык кебек. Аның суы эчке органнарны чистарта, диләр һәм ул кыш көннәрендә дә бозга әйләнми. Икенчесе, суыннан тимер тәме килеп торганы, салкын һәм ул матдәләр алмашуын көйли, нерв авыруларын дәвалый икән. Шунысы кызык: әлеге чишмә суы наркоманнар өчен дә дәва булып тора, башка яман гадәтләрне дә юып кына төшерә, ди! Бер чишмәнең суы белән баш-битеңне, күзләреңне юсаң, күз күрүе яхшыра, чукраклар исә ишетә башлый дип тә сөйлиләр. Көч-куәт бирә торган тагын бер чишмә бар Манҗыла-Ата тавында. Анда яңа туган балаларны алып киләләр. «Илем» дип аталган чишмә исә иҗат кешеләренә илһам өсти икән! Әлбәттә, боларның берсе дә хорафат түгел, чишмәләрнең мондый тәэсир көче бик әүвәл заманнардан килә инде!..
Барысы да синең кодрәт илә, йа Әл-Мәнигъ!..


Дәвамы киләсе санда