Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗ

Миркасыйм Госмановның тууына 80 ел

Май айлары җитте исә, күңелдә бер моңсулык хисе туа: остазым Миркасыйм абыйны
юксыну хисе ул. Май аенда аның туган көне, исән булса, быел 80 яше тулыр иде. Җаны якты
иде, туң бәгырьләрне җылытырлык күңел җылысы бар иде, сагынырлык, юксынырлык
шәхес, чын татар, татарның да егет солтаны иде Миркасыйм абый.
Туган халкыңа фидакарь хезмәт итүнең матур бер үрнәген бирегез, дисәләр, мин зур
галим Миркасыйм
Габделәхәт улы Госмановның (1934-2010) тормышын һәм күпкырлы эшчәнлеген күрсәтер
идем. Тарих һәм әдәбият галиме, археограф һәм тюрколог, талантлы педагог һәм фәнни -
иҗтимагый лидер, гомерен татарлыкка, төркилеккә багышлаган, шул ук вакытта башка
милләтләргә дә хөрмәт хисе белән караган, фикер офыгы гаять киң булган олпат акыл иясе
иде ул. Илле еллык фәнни эшчәнлеге чорында М.Госманов Алтын Урда тарихы белән бәйле
дөньякүләм әһәмиятле хезмәтләр язды, хан ярлыклары, «Дәфтәре Чыңгызнамә» кебек тарихи
чыганакларны анализлап бастырды, Пугач явы кебек конкрет тарихи вакыйга һәм
күренешләргә объектив бәя бирде, рухи мирасыбызның әһәмиятле проблемалары турында
уйлануларга нигезләнгән кыйммәтле публицистик әсәрләр иҗат итте. Тематик һәм
хронологик яктан галимнең диапозоны XIII гасырдан үз чорыбызга кадәрге вакыйгаларны
биләде. Татар фәненең тулы бер юнәлеше аның исеме белән бәйле: Миркасыйм абый Казан
дәүләт университетында археографик экспедицияләр оештырып, киң Рәсәй төбәкләреннән
иске язмаларны җыю, лабораториядә өйрәнү эшен озак еллар алып барды. Бу
экспедицияләрдә бихисап кулъязма әсәр һәм иске китап тупланып, мәдәни мирасыбызны
баетты, XVII-XIX гасырларга караган халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм әдәбиятыбызның аз
билгеле язма материаллары халкыбызга кайтарылды. Онытылган-оныттырылган татар
зыялыларының, дин һәм мәдәният әһелләренең, мәгърифәтчеләренең исемен һәм мирасын
яңадан халыкка җиткерү эшендә Миркасыйм абый башлап йөрүче булды.
Ул, татар әдәбиятының беренчел чыганакларына мөрәҗәгать итеп, текстология фәненә
үзеннән зур өлеш кертте, Мифтахетдин Акмулла, Габделҗаббар Кандалый кебек
шагыйрьләребезнең кулъязма мирасын барлап бастырды. Х.Фәезхановка багышланган
монографиясе бу күренекле шәхеснең беренче гыйльми биографиясе булып фәнгә кереп
калды. 1980-1990 елларда язылган хезмәтләрендә Мөхәммәдьяр, Г.Утыз-Имәни, Г.Кандалый,
Х.Фәезханов, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, С.Вахиди, И.Атласи, Җ.Вәлиди, Г.Исхакый, М.Худяков,
К.Фукс һ.б. хакында фәндә яңа фикерләр әйтелде. Татар зыялылары вәкилләренең тормыш
юлларына багышланган
132
әлеге хезмәтләре белән XXI гасыр башындагы милли күтәрелеш чорында уникаль бер
проектка ныклы нигез салды: татар мәдәниятен үстерү максатын күз уңында тоткан «Җыен»
фондының идарә рәисе Миркасыйм абый «Шәхесләребез» сериясендә халкыбызның атаклы
затларына багышланган җыентыклар чыгаруны оештырды, ике дистәгә якын китапны үзе
исән чагында татар җәмәгатьчелегенә һәм Рәсәй галимнәренә тәкъдим итү бәхетенә иреште.
Ике телдә хәзерләнгән бу тарихи-документаль жанрдагы җыентыклар билгеле бер шәхес
хакында биографик характердагы мәкаләләр, архив документлары, мемуарлар,
хезмәтләренең библиографиясе һәм сөземтәләре, иллюстрация һәм фотоматериаллардан
тора. М.Госмановның зур һәм катлаулы коллектив эшен оста итеп оештыра белүе,
таләпчәнлеге, гыйльми өслүбне саклап калырга омтылуы «Шәхесләребез» сериясендәге
китапларның югары сыйфатлы, бердәм рухлы булып чыгуын тәэмин итте. Миркасыйм абый
бу проектның фәнни җитәкчесе генә булып калмады, вакытлы матбугат һәм радио-
телевидениедә аның асыл концепциясен аңлату, серия кысаларында чыккан китап-
җыентыкларны халыкка танытуда да зур эш башкарды. Иншалла, Миркасыйм абыйдан
калган бу игелекле эш алга таба да дәвам итәр һәм бик якында аның үзенә багышланган
җыентык та дөнья күрер дип өметләнергә кирәк.
Миркасыйм Госманов кебек олуг остазның гап-гади бер шәкерте булу бәхете без
фәкыйрегезгә дә тәтеде, бу — тәкъдирнең изге бүләге иде, әлбәттә. Ике өлкәдә — тарих һәм
татар әдәбияты буенча тигез дәрәҗәдә кыйммәтле хезмәтләр калдырган галим булса да,
шәкертләр тәрбияләү өлкәсендә ул күбрәк тарихчы иде, миңа кадәр аның әдәбият буенча
аспирантлар алганы булмаган, шуңа күрә 1987 елда тарих фәннәре докторының әдәбият
буенча аспирант алырга карар бирүе үзенә күрә бер яңалык, хәтта бер эксперимент булды
дияргә мөмкин. Миркасыйм абыйның шәкерте булып, кандидатлык һәм докторлык
диссертацияләремне аның җитәкчелегендә язсам да, аның белән һәркөн очрашып, иңгә-иң
бергә эшләгән дусларыннан, хезмәттәшләреннән, экспедицияләргә йөргән укучыларыннан
мин «читтән килгән» булуым белән аерылып тордым. Студентлык елларым Казан
университетында узмады, Миркасыйм абый лекцияләрен тулысы белән тыңларга туры
килмәде. Тик көн саен күрешеп торган кешенең кыйммәте кайвакыт сизелми бит ул, ә менә
минем кебек, сирәк кенә күрешү бәхетенә ирешкәннәр, Миркасыйм абыйның кадерен ныграк
белә идек бугай. Җитмәсә, аспирантурада укыган елларым Миркасыйм абыйның университет
проректоры булып эшләгән чорына туры килде: шулкадәр зур уку йортында никадәр хәл
ителәсе мәсьәлә һәм көндәлек эш йөри иде аның башында! Мин боларны ике-өч атнага бер
проректор кабинетының ишек төбендә аңа керергә чират торганда, секретареның
телефоннан сөйләшүләреннән һәм алдында өелеп торган тау хәтле кәгазь эшләреннән генә
чамалый идем. Ничектер татар галимнәре арасында шул вакытта бер сүз ишеткәнем булды:
«Миркасыймны, фәндә артык алга китмәсен өчен, махсус шундый җаваплы идарә эшенә
куйдылар». Монда күпмедер күләмдә хаклык булгандыр, күрәсең, танышларым арасында
аның фәнни эзләнүләренең тукталуыннан куркып уфтанучылар юк түгел иде. Чынлап та,
Алтын Урда тарихы буенча язган хезмәтләре дөньякүләм танылган бер дәвердә, гыйльми
фикерләвенең иң югары ноктасына ирешкән, көче-куәте ташып торган чорда ул идарә
эшләренә шактый күп вакытын сарыф итте. Ләкин шул ук вакытта, нәкъ менә Миркасыйм
абый проректор булып торганда, Казан университетының татар бүлегенә, татар галимнәренә
һәм студентларына карата фикер уңай якка үзгәрде, татар фән белгечләре өчен шактый күп
мөмкинлекләр туды, күп кенә ябык ишекләр ачылды, моны да инкарь итеп булмый.
Проректорлык эшеннән киткәннән соң да, «татарлык проблемалары» белән аңа килү гомере
буе дәвам итте. Вакытының гаять тыгыз булуына карамастан, һәр кеше белән ашыкмыйча
сөйләшеп, мәсьәләнең нигезенә төшенеп, бөтенләй көтелмәгән яссылыкта, тирәнлектә-
киңлектә үз фикерен белдерә иде. Милли хәрәкәтнең, Татар иҗтимагый үзәгенең искиткеч
актив чорында да ул үзенең саллы сүзе белән кайбер кайнар башларны «суыта», акыл белән
эш йөртергә чакыра белә иде. Миркасыйм абыйны беркөнлек уңышлар, баш әйләндергеч дан-
шөһрәтләр кызыксындырмас, ялагайлыкны, елаклыкны җене сөймәс иде. Мәскәү һәм
Казанның күп академиклары, зур түрәләре белән якыннан дус-таныш, тик бу танышлыкны үз
мәнфәгате өчен куллану аның холкына хас нәрсә түгел иде.
Миркасыйм абыйның җор һәм үткен, кайвакыт усал, «чәнечкеле» телле булуын аның
белән бер күрешеп сөйләшүдә аңлап була иде. Ул һәр сүзен үлчәп-уйлап куллана белде. 1980
еллар азагында Казанга килгән бер төркем төрек галиме каршында ясаган чыгышын тыңлап
ӘЛФИНӘ СИБГАТУЛЛИНА
133
хәйран калган идем. Ул вакытта төрек телен белүче аз, Миркасыйм абый да төрек телендә
сөйләмәде, ләкин гомумтөрки телнең бөтен мөмкинлекләрен искиткеч оста кулланып, бар
төрек аңларлык итеп, бер кәлимә русча кушмыйча, су кебек агызып, гаять тә шома итеп, саф
татар телендә сөйләде, минем бүтән беркемнән дә мондый «татарчаны» ишеткәнем булмады:
монда Исмәгыйль Гаспралының, «Тәрҗеман» гәҗитенең, чыгтайчаның аһәңнәре дә
ишетелеп-ишетелеп киткәндәй булды. Гомумән, татар телен аның кадәр мөкаммәл
кулланучы башка бер язучыны белмим, моны инкарь итәргә теләүче булса, аның «Үткәннән
— киләчәккә» (1990), «Гасырдан — гасырга» (2004) исемле фәнни-публицистик
җыентыкларын укып баксын! Фикернең тирәнлеге белән сүз осталыгын камил дәрәҗәдә
бергә берләштерә белүнең иң югары үрнәкләре булып тарихта калачак әсәрләр болар,
минемчә.
Гыйлем дәрьясына керергә ният итүчеләрнең сәләтен, мөмкинлеген үлчәп белер, шуңа
карап һәрберсенә аерым таләп куяр иде. Тулай торакта торганда күрә идем: башка
аспирантлар һәр атна фәнни җитәкчеләре янына консультациягә йөриләр, сәгатьләр буе
сөйләшеп-киңәшеп утыралар, хәтта өйләренә баралар иде. Миркасыйм абый исә шәкертләре
белән бик демократик эш йөртә, аларны артык «борчымый», проректорлык һәм кафедра
мөдирлеге вазифаларын башкару чиктән тыш күп көчен һәм вакытын алса да, гыйльми
эзләнүләрен дә актив рәвештә дәвам иттерергә тырыша иде. Аннан соң, шәкерт үзе эзләп
йөрергә тиеш остазны, бу да бер хакыйкать. Үзконтролең булмаса, аның ягыннан шәкертләргә
контроль юк иде дияргә була. Шуңа күрә Миркасыйм абый белән киңәшәсе сүзем булганда,
иртәдән проректор кабинетына чират алып, ул көндезге ашка яки берәр җыелышка киткәнче,
бер ун минутка кереп, сөйләшеп чыга идем. Миркасыйм абый игътибар белән тыңлый, миңа
бирелгән тема аның өчен дә яңа һәм кызыклы иде булса кирәк. Гел тарихчы еге тләр белән
җитәкчелек иткән остаз беренче хатын-кыз (җитмәсә, әдәбиятчы!) аспирантына искәрмә
ясамады: үземчә тырышам, эзләнәм, ләкин мактау сүзен ишетеп булмый. Тора-бара
Миркасыйм абыйның кырыс холкына мин дә өйрәндем: «кызый» диюе — яратып эндәшүе,
«марҗа» диюе русча яхшы гына «сукалавым» өчен икәнен аңлый башладым. Мактавының иң
югары ноктасы булган: «Кызый! Чыбыркыласаң, син әйбәт эшлисең икән!» — дигән җөмләсе
гомер буена үз-үземне «чыбыркылап» эшләргә өйрәтте. Миркасыйм абый шул сирәк кенә
күрешкән чакларда да фәнни эштә бик әһәмиятле моментларга игътибар итәргә күнектерде:
күпсанлы гарәп алынмаларында, аеруча исемнәрдә унификация мәсьәләсе, текстны кабат-
кабат редакцияләүдә иренмәү, хезмәткә исем сайлаганда, уннан да ким булмаган вариант
тәкъдим итеп, бер фикергә килү һ.б. Шәкертләренең дә бу мәсьәләдә фикере бер иде: юк-бар
нәрсә язып кына диссертация яклап булмаячак, шуңа күрә җиңел юл белән карьера ясарга
теләүчеләр Миркасыйм абый кафедрасы тупсасын бик таптамадылар. Бәлки шул сәбәпле,
профессор М.Госмановның укучылары арасыннан чыккан фән кандидаты яки докторлар саны
дистәләп санарлык түгел. Шулай да Миркасыйм абый үзен бәхетле остаз саный иде,
юбилейларында берничә тапкыр әйткәне булды: шәкертләрем арасында төрле язмышлы,
фәндә төрле дәрәҗәдә уңышка ирешүчеләр бар, ләкин мин бер нәрсәдә тулысынча
тынычмын, алар арасыннан явыз, ялганчы, начар кешеләр чыкмады. Бу чынлап та шулай: ул
тәрбияләгән тарихчы егетләргә мин гел сокланып һәм хөрмәт белән карыйм, әдәбиятчы
134
булсам да, алар белән арабызда ниндидер туганлык хисе тоям: без бит бер «ата балалары»,
дип горурланам.
Бөтен авырлыкларга карамый, татар әдәбияты кафедрасыннан М.Госманов
җитәкчелегендә XIX йөз татар шигърияте буенча кандидатлык диссертациямне 1990 елда
уңышлы яклап, Алабугага кайтып киттем. Берничә елдан соң Миркасыйм абыйның өстәленә
өр-яңа темага язылган бер китап кулъязмасы куйгач, ул аптырап калды. Суфичылык темасы
әле ул вакытта «модага кермәгән» иде. Миркасыйм абый язмама күз йөртеп чыкканнан соң,
кереш сүз язарга теләвен белдерде. Моны ишеткәч, мин үземне җиде кат күктә хис иттем,
Миркасыйм абый минем китабыма кереш сүз язачак! Димәк, эшем начар түгел, дөрес юлдан
барганмын! «Суфичылык серләре» (Казан, 1998) китабыма остазымның язган кереш сүзе
миңа «аванс» булуын аңлый идем, хәер, ул бу турыда үзе дә турыдан-туры әйтә: «...татар
җирлегендә суфичылык тәгълиматының үзенчәлекләрен ныклап өйрәнү таләп ителә. Бу олы
бурычны башкару юлында мин Ә.Сибгатуллина үзе дә тырышлык, эзлеклелек күрсәтер дип
өметләнәм. Дөресен әйткәндә, бу китап автор тарафыннан төгәлләнәчәк зур хезмәтнең
беренче өлеше генә». Мин ул өметне акларга тырыштым: 1999 елда докторлык
диссертациямне, кем әйтмешли, өстәленә салдым. КДУның әдәбият кафедрасында эшемне
тикшерү вакытында Миркасыйм абый: «Турысын әйтергә кирәк, шундый зур темага
тотынгач, Әлфинә бу чиксез диңгездән йөзеп чыга алырмы икән дип шикләнеп торган идем,
тәки ерып чыкты бит», — диде. Моннан да зуррак мактау сүзе минем өчен була алмас иде!
Алабугада яшәгәнгә, Миркасыйм абыйны сирәк күрә идем, Казанга эш белән килгән
чакларымда янына керсәм, «Ә-ә-ә, килдеңме, кызый, ни хәлләр?» — дип, якты чырай белән
каршылый, кабинетында хәл-әхвәл сораша, яңа чыккан китаплар булса, биреп җибәрә торган
иде. Мин аны юк-бар белән борчымаска тырыштым, ләкин бик четерекле вакыйгалар килеп
чыгып, җитди карар бирергә кирәк булганда, аның киңәше минем өчен гаять әһәмиятле иде.
Мәсәлән, 2005 елда гаиләм белән Мәскәүгә күчәргә уйлагач, иң элек аның хәер-фатыйхасын
алырга бардым. Өендә Салисә апаның җимеш салынган чәен эчә-эчә озак кына сөйләшеп
утырдык һәм ул вакытны Миркасыйм абый биргән киңәш һәм ул күрсәткән юл минем
Мәскәүдәге тормышымда ифрат файдалы һәм кыйммәтле булды. Моның өчен үземне аның
каршында гомер буе бурычлы саныйм. Мәскәүдә язган беренче китабыма Миркасыйм абый
уңай рецензия бирде, бу инде аның миңа тулысынча ышануы иде. Кызганыч ки, хезмәтнең
китап булып басылып чыкканын гына күрә алмады...
Ун елга якын инде Рәсәй Фәннәр академиясенең Шәрыкны өйрәнү институтында әйдәп
баручы фәнни хезмәткәр булып эшлим. Еш кына Мәскәү д әүләт университетының Азия,
Африка илләрен өйрәнү институтында төрек әдәбияты буенча диссертация яклауларда рәсми
оппонент булып катнашырга туры килә. МДУны бетергән галимнәрнең психологиясе
үзенчәлекле: алар Рәсәй гыйлем дөньясындагы кешеләрне икегә генә аерып карыйлар:
МДУны тәмамлаганнар һәм башкалар. Бу ике төркем арасында, аларга күрә, зур аерма бар:
икенче төркемгә караган күпчелек — йомшак һәм «җитлекмәгән» галимнәр. Беренче тапкыр
оппонент булып чыгыш ясаганнан соң, яклау төгәлләнгәч, диссовет рәисе миннән болай дип
сорады: «Сез МДУны кайчан тәмамладыгыз?» Бу сорау мин фәкыйрегезне «үзләренеке» итеп
кабул итәргә теләүнең бер билгесе иде. Мин исә, горурланып: «Юк, мин МДУда түгел,
Татарстанда укыдым», — дип җавап биргәч, гаҗәпләнү катыш кәефсезләнү хисе йөзенә бәреп
чыкты. «Чыгышыгыз буенча мин сезне бездән дип уйлаган идем», — диде. Әлбәттә, гыйлем
иясенең кайда белем алуы, нинди шартларда җитлегүе бик мөһим, ләкин кешенең үз
тырышлыгы һәм аны тәрбияләгән остазларының да роле кире кагып булмастай әһәмиятле
факторлардан, минемчә. МДУның дәрәҗәле факультетында укып та галимлеккә ирешеп бетә
алмаучылар булган кебек, провинциаль вузны тәмамлап та, уңышка ирешкәннәр аз түгел бу
дөньяда. Мин дә Алабугада һәм Казанда белем алуым, академик Миркасыйм Госмановның
укучысы булуым белән горурланып яшим.
Миркасыйм абыйның үлемен татарлык хәятендә олуг бер чинар агачының үлеме белән
тиңләр идем. Үз әтрафына никадәр шәкерт һәм фикер иясен туплаган, җил-яңгырлардан
саклаган тагын шундый «чинарлар» бар микән? Татарны дөньяга танытырдай аның
дәрәҗәсендәге зыялы галимнәр бездә күпме? Ул бөек булырга омтылып яшәмәде, ләкин бөек
булып кала белде. Миркасыйм абыйның әйткән сүзләреннән берсе гел истә калган: «Китә
белеп китәргә кирәк». Татар тарихы кафедрасы мөдирлегеннән үз теләге белән киткән чорда
әйткән иде ул аны. Тик бу якты дөньядан гына иртәрәк китте: аның фикерләренә, киңәшенә,
135
карашларына ихтыяҗыбыз зур. Икенче яктан, хатыны Салисә апа әйткән сүзләрдә дә хаклык
юк түгел: «Казан университетында соңгы елларда барган авыр үзгәрешләр, аеруча ул ачкан
татар факультетының ябылуы кебек ямьсез хәлләрне күргән булса, бәлки Миркасыйм инде
биш тапкыр «үлгән» булыр иде». 2012 елда Миркасыйм Госмановка Татарстан
Җөмһүриятенең фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясен бирү, үлгәннән соң булса да,
аның милләтебез каршында куйган зур хезмәтен тану булды. Бүген Татарстан Фәннәр
академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда тарихын һәм
мәдәниятен өйрәнү үзәге М.Г.Госманов исемен йөртә. Татарлыкның, Татарстан
тюркологиясенең, алтынурдачылыкның, татар тарихының, әдәбиятының әйдәп баручысы,
башлыгы, алыштыргысыз җитәкчесе булуын күпләребез соңлап аңлады. Фәндә һәркемнең үз
урыны бар, тик менә Миркасыйм абыйның юклыгыннан пәйда булган бушлыкны тутыру бик
авыр...