Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕН ТӨЗҮ ЮЛЫНДА

Зур максатлар, якты өметләр белән төзелгән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор Нил Юзиев җитәкчелегеңдәге вакытлы иҗат төркеме Тукай энциклопедиясе төзүгә 1993 елның ахырында керешкән иде. Шуны хәтердә яңартсак, бу фундаменталь фәнни хезмәтне гамәлгә кую юлында беренче адымнар ясалудан соң шактый күп сулар агуы — егерме ел гомер узганы күренер. Димәк, эшнең барышыннан хәбәрдар булмаган затлар аның әле һаман да дөнья күрмәвенә бүген инде ризасызлык та белдерә ала. Кайберәүләр хәтта ки уникаль Лермонтов энциклопедиясен булдыру өчен нибары 18 ел гына сарыф ителүенә төртеп тә күрсәтер...
Күпләргә мәгълүм, Петербургтагы Рус әдәбияты институтында (Пушкин йортында) әзерләнгән һәм 1981 елда басылып чыккан Лермонтов энциклопедиясе бүгенгәчә бу типтагы хезмәтләр арасында иң камиле , иң уңышлысы булып кала (1999 елда кабатлап бастырылды). Билгеле ки, рус әдәбият белемендәге хәл-әхвәлләрне яхшы белгән Нил Юзиевнең Тукай иҗатын өйрәнүчеләрнең сафы лермонтовчы галимнәрнеке белән чагыштырганда күпкә кимлеген, татар галимнәрендә энциклопедияләргә урнаштырырлык мәкаләләр язу тәҗрибәсе дә әлләни зур булмавын белә торып та, Татарстанның үз Фәннәр академиясенең координацион үзәк сыйфатында эш йөртәчәгенә дә өмет баглап, Тукай энциклопедиясе өчен үрнәккә Лермонтов энциклопедиясен сайлап алуы аклана иде. Бөек рус шагыйренең шәхесе һәм иҗаты ни рәвешле, ничек мондый уникаль хезмәттә гәүдәләнешен өйрәнү нәтиҗәсендә, ул күләме 100 табаклы Тукай энциклопедиясендә иңләп алынырга тиешле төп сигез тематик юнәлешне билгеләп чыкты һәм моның өчен 2800 ләп мәкалә һәм белешмә (якынча 2400 бит) язу кирәклегенә төшенде. Башлыча Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре катнашында энциклопедиянең лөгатьлеге («словнигы») әзерләнеп беткәндә, Н.Юзиевнең кинәт вафат булуы (1996) аркасында, ул лөгатьлек бары тик 1998 елда гына кулъязма хокукында күбәйтелеп таратылды; бераздан, Фәннәр академиясенең ул чорда Мансур Хәсәнов җитәкләгән әдәбият белеме буенча фәнни советында фәнни җәмәгатьчелек һәм язучылар хозурында тикшерүгә куелып, бу эшне башларга фатиха да бирелде.
Күрәбез, шуннан бирле дә 16 ел чамасы гомер узган... Алайса инде...
Энциклопедияләр төзү тарихын ачыкларга омтылучылар XVIII гасыр фәненең җимеше булган Чемберс (Англия) һәм Дидро һәм Д,Аламбер (Франция) хезмәтләрен эчтәлек һәм структурасы ягыннан бүгенге көндәге энциклопедияләргә бик якын торуын әйтәләр. Ике-өч гасыр эчендә инде аларның нинди генә төрләре барлыкка килмәгән. Бүгенгебезгә кайтсак, без моны бигрәк тә ачык күрербез. Узган гасыр ахырларында суверенитет алуга ирешкән Татарстаныбызда энциклопедияләр төзү мәсьәләсе бик җитди бурыч сыйфатында алга килеп баскан иде. Фәннәр академиясе җитәкчелеге дә, җәһәтлек күрсәтеп, махсус фәнни структура — Татар энциклопедия институты булдырды. Бүген ул универсаль характерда булган татар һәм рус телләрендәге алты томлы «Татар энциклопедиясе» төзүне тәмамлау алдында
5. «К. У.» № 4 125
тора. Соңгы елларда Татарстанда төбәк (районнар), тармак энциклопедияләре төзүгә дә омтылыш көчәйде...
Энциклопедияләр арасында аеруча мөһим бер юнәлешне исә персональ энциклопедияләр тәшкил итә. 1914 елда андыйларны күренекле галимебез, үзе дә энциклопедиягә тартым хезмәтләр авторы Риза Фәхретдин хосусый энциклопедияләр дип атаган иде. Россиядә, СНГ илләрендә башлыча әдәбиятчылар тарафыннан Шукшин, Шолохов, Пушкин, Бунин, Островский, Нәвои, Абай, Салават Юлаев һ.б. персональ энциклопедияләре тудырылган инде. Башкортстанда Мәҗит Гафуриныкы да әзерләнә дип беләбез.
Искәртүебезчә, Тукай энциклопедиясен төзүгә Н.Юзиев җитәкләгән төркем исә нәкъ менә Лермонтов энциклопедиясендә чагылган уңышлы якларны искә алып кереште. Шагыйрь 1908 елларда ук үзен бик хаклы рәвештә Пушкин, Лермонтовлар янәшәсендәге йолдыз итеп хис иткән иде (шигырь 1926 елда гына басыла). Татар милләте яшәгәндә, әдәбиятыбызның чыннан да беренче зурлыктагы йолдызы булып һәрчак балкып торачак Тукайның хосусый энциклопедиясен төзергә алыну һәм моңа кадәр «Татар әдәбияты тарихы»нын алты томлыгын язуда җитәкчелек итеп, зур тәҗрибә туплаган Н.Юзиев инициативасы галим-голяма тарафыннан хуплап каршы алынды. Дөрес, моның кебек зур эшләрне фәнни учреждениеләрнең тикшеренү планнарына кертмичә генә башкару уңайлы юл түгел иде. Әнә, махсус институтыбыз бар ич, диючеләр дә булгандыр. Ләкин 1939 елда татар халкының әдәби һәм сөйләм телен, җиде-сигез гасырлык әдәбият тарихын, халык авыз иҗатын, тарих-этнографиясен тикшерү максатында төзелгән институтның әдәбиятчылары һәм текстологлары ул елларда ХХ гасыр татар әдәбияты тарихын язу һәм дә җитди текстологик эш — Гаяз Исхакыйның унбиш томлы «Әсәрләр»ен төзүгә алынганлыктан, әлеге институт Тукай энциклопедиясен төзүне үз өстенә ала алмады. Хасил булган ситуациядән чыгуның бердәнбер юлы — төрле-төрле фәнни учреждениеләрдә, югары уку йортларында эшләүче аерым галим һәм белгечләрнең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигүдә гәүдәләнде. Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге, аерым алганда, Мансур Хәсәнов һәм Мирфатыйх Зәкиевнең кулларыннан килгәнчә иҗат төркеменә ярдәм итеп торуларын да басым ясап әйтергә кирәк. Бу аеруча 2006 елгача сизелде — Татарстан дәүләтенең Фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык эшләре фондыннан Татарстан Фәннәр академиясенә бүлеп бирелә торган матди чыганаклардан Тукай энциклопедиясен төзүгә дә елның-елында (әлләни зур булмаса да) өлеш чыгарылды. Соңрак «Мирас» программасы буенча да мөмкинлекләр тудырылды... Әлеге чаралар олы максатка ирешү өчен җитәрлек булмаса да (2008 елда ярдәм сорап Татарстан Республикасы Президентына да мөрәҗәгать ителгән иде), бүген инде Тукай энциклопедиясенең «гәүдәсе» — реаль сурәте шәйләнә...
Сүз башында барлык материалның (төрле зурлыктагы мәкалә һәм белешмәләр) энциклопедиядә башлыча сигез тематик юнәлештә тупланачагы искәртелгән иде. Аларның һәрберсе бик мөһим, барысы да Тукай феноменын, Тукай дөньясын ачуга хезмәт итәсе. Алай да иң әһәмиятлесе, иң җитдие — Тукайның һәр әсәренә дә шәрех язу (фәнни-нәзари ноктадан анализлау). Гомуми саны 770 чамасындагы текстларның һәркайсы диярлек бүген шул рәвешле тикшерелеп чыгылган инде. Бу урында мондый төр мәкаләләр авторлары Тукай шигырьләрен, мәкаләләрен бүгенге заман күзлегеннән тикшерергә күп көч куйганлыкларын әйтеп китәргә тиешмен. Хәер, Институт текстологлары, Тукайның тулы академик басмасын әзерләү вакытында, ХХ гасыр татар вакытлы матбугатын җентекләп тикшереп, публицистик эшчәнлегенә караган ике дистәдән артык «яңа» әсәрләрен табып алдылар. Алары турында да фәнни фикер әйтелер.
Тукай иҗатын әдәбият белеме, татар иҗтимагый фикере һ.б. тарафлардан якын килеп тәфтишләү ахыр чиктә яңа татар әдәбиятының ХХ гасырда һәм хәзерге вакытта үсеше-үзгәреше турысында дәлиллерәк сүз йөртергә мөмкинлек бирә. Ачыграк әйткәндә, Тукайның дөньяга карашларын, сәнгатьчә фикерләү хасиятләрен аның лирикасы, сатирасы, иҗат ысулы һәм алымнары, дини- әхлакый, халыкчанлык, миллилек кебек мәсьәләләргә нисбәттә дә ачарга кирәк. Билгеле ки, моңа тик тоталитар режим вакытларында алга сөрелгән идеологик таләпләрдән арынып, соңгы вакытларда шактый дәрәҗәдә катлауланып киткән әдәбият нәзариясенә нигезләнеп, фәлсәфи-эстетик
ЗӨФӘР РӘМИЕВ
126
карашлар белән коралланып кына ирешергә мөмкин булачак.
Өченче тематик юнәлештәге мәкаләләр хәтта ки гади укучының мәнфәгатьләренә дә туры килә торган мәгълүматларны үзендә туплар. Ни өчен аларны язу планлаштырылды? Чөнки без әле бүген дә Тукайның туганнары, якын дуслары, замандашлары белән ике яклы (вакыт-вакыт катлаулы да) мөнәсәбәтләренә караган истәлекләрне, төрле хәбәрләрне бер тирәдә туплап бирә алганыбыз юк. Нәкъ менә хосусый энциклопедия жанры бу турыда объективрак сүз алып барырга мөмкинлек бирәчәк дип уйлыйбыз. Бер гасыр элек булып узган вакыйгаларга таянганда, аларны бүген инде бөтен нечкәлекләре белән тасвирлау кулдан да килмәс. Ьәрхәлдә Тукайны гаепләргә дә, акларга да кирәкми. Төрле имеш-мимешләрне, гайбәтләрне читкә куеп, бары тик басма чыганакларда чагылганны гына искә алып язылсын иде ул мәкаләләр.
Фәнни әдәбиятта хосусый энциклопедияләр теге яки бу тарихи шәхес (персонаж) турында моңа кадәр булган эзләнү-тикшеренүләрнең гомумиләштерелгән йомгагы булып тора дигән фикер өстенлек итә. Бу дөрестер дә. Әмма, чынлыкта, эш барышында яңа фактлар чыгып тора, чыганаклар табыла. Мәкалә язарга алынгансың икән, элегрәк әйтелгән фикерләрне тәнкыйть аша уздырырга тиеш буласың.
Тукай кайбер язмаларында элгәреге заман шагыйрьләре бакчасына таш ыргыткаласа да, аның бөек шигърияте — күп гасыр дәвамында татар әдәбиятында һәм бөтендөнья сүз сәнгатендә җыйналып, тупланып килгән потенциаль егәрне теге яки бу дәрәҗәдә иҗади үзләштерү нәтиҗәсе дә. Ьәм бу шигъриятнең бәрәкәтле тәэсирен әдипнең үзеннән соңгы әдәбият мәйданына килгән, аның үсешенә хәл кадәри өлеш керткән татар язучылары һәрчак тоеп яшәделәр, аның шәхесенә, әсәрләренә мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Тукай тудырган образ-сурәтләргә нигезләнеп, күпсанлы шигырь, поэма, хикәя, повесть, драмалар иҗат ителде. Шунлыктан энциклопедиядә «Тукай һәм татар әдәбияты» дигән олуг теманың чагылышы да бик урынлы. Әдипнең татар вакытлы матбугаты, «Фикер», «Уклар», «Әлгасрелҗәдид», «Яшен», «Ялт-йолт», шулай ук «Чүкеч», «Бәянел-хак», «Дин вә мәгыйшәт», «Шура», «Вакыт» кебек газета һәм журналлар белән бәйләнешен дә игътибар илә өйрәнеп язу сорала.
Жуковский, Пушкин, Лермонтовлар кебек, Тукай да башка әдәбиятлар хәзинәсеннән файдаланган, әсәрләренә ияреп язган, иҗади тәрҗемәләрен бастырган. Хәтта Касыйм Уралец дигән берәү гаять тенденциоз мәкаләсендә аны тәрҗемәче генә дип кимсетеп тә караган. З.Бәшири дә «Мөтәрҗим шагыйрь» исемле шигырь бастырып үчләшкән. «Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма», дигән иде шагыйрь бервакыт. Юк, татар халкы аның яхшысына күз йоммады, кайнар уй- хисләрен кемгә караганда да күңеленә урнашырлык рәвештә өйрәтеп биргән чын лирик шагыйрь итеп таныды. Әсәрләре дә күп телләргә тәрҗемә ителде. Билгеле ки, төрле вакытларда, төрле алымнар белән, төрле дәрәҗәдәге сәнгати эшләнештә. Йөздән артык шагыйрь-тәрҗемәче бу гаять үзенчәлекле иҗат өлкәсендә үзләренең сәләтләрен чарладылар.
Тукай әсәрләре белән генә түгел, сәнгатьтә дә яши. Аның образы, иҗат җимешләре театрда, сынлы сәнгатьтә, музыкада һич саекмас илһам чыганагы булып хезмәт итә. Шушы зур байлыкны шагыйрь энциклопедиясендә дә чагылдырырга иде бит. Шөкер, сәнгать белгечләре моны аңлыйлар, эзләнәләр.
Хезмәттә Тукай тормышы һәм дә иҗаты белән бәйле урыннар, аларның Тукай әсәрләрендә чагылышы, шулай ук Тукай кулланган псевдонимнар (аларның саны 65 чамасында) турында да сүз булачак.
Тукай вафатыннан соң узган йөз ел гомер эчендә шагыйрь хакында, шигъри, һөҗүви (сатирик), публицистик мирасы турында бик күп хезмәтләр язылды, әсәрләрен шәрехләгәндә, каршылыклы фикерләр дә әйтелде, бәхәсләр дә булды.
5* 127
ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕН ТӨЗҮ ЮЛЫНДА
Чынында, без — татарларда Тукай фәне бар. Аны яшәтүгә, үстерүгә өлеш керткән гыйлем әһелләре (күпләре инде вафат) хакын да хакларга, ягъни аларның фәнни ачыш дип саналырлык хезмәтләренә объектив бәя бирергә иде.
Сүзне озынга сузмыйча гына әйткәндә... Югарыда китерелгән мәгълүматлар укучыга Тукай энциклопедиясенең эчтәлеген, структурасын, шулай ук эшнең барышын күзаллауга җитә яза дип уйлыйм. Кыскасы, әлеге 2800 мәкаләнең 2100е редакцияләүгә әзер. Озакка сузмыйча, калганнарын да язып чыгасы иде.
2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулачак. Бу вакытларга әсәрләренең алты томлы академик басмасы инде укучылар кулына барып ирешкән булыр. Олы юбилейга, моннан егерме еллар әүвәлдә уйланылган рәвешен алып, Тукай энциклопедиясе дә басылып чыкса икән. Әмма күптән көтелгән бу 100 табаклы саллы хезмәтне дөньяга чыгарганчы башкарасы эшләр әле бик күп...
2013 елның көзеннән башлап фәнни мөхәррирләр Тукай әсәрләренә язылган мәкаләләрне редакцияләү белән шөгыльләнә. Әмма алар әлегә гомуми күләмнең 2025 процентын гына тәшкил итә. Иң элек тагын 700 ләп мәкаләне язардай авторлар табасы һәм яздырасы бар. Ьәм барысын да редакцияләү, энциклопедиягә кертерлек рәвешкә китерү бурычы тора.
Моңа кадәр язылган мәкаләләргә объектив бәяне аларны редакцияләүгә алынган мөхәррирләр бирер. Хәер, хөрмәтле галим-авторларыбыз язганнары белән канәгатьләнеп тормаслар, кайчак үзләре үк яңадан кулларына алып, аларны тулыландырырга, камилләштерергә теләрләр шикелле. Бер ише мәкаләләр шактый күптән, хәтта ки узган гасыр ахырында ук язылып, безләргә тапшырылган иде бит. Яшерен-батырын түгел, бу юлларның авторы үзен энциклопедик хезмәтләр тудыруга бик актив катнашкан, бай тәҗрибә туплаган затлардан санамый. Шуңа да карамастан, мин авторларның кайчакларда факт-мәгълүматларны урынсыз куллануларын әйтми кала алмыйм. Энциклопедиядә барлык төр мәгълүмат, уй-фикер, бәя, аңлатма- шәрехләмәләр бары тик Тукай шәхесенә, иҗатына бәйлелектә генә бирелергә хаклы. Әйтик, сүз берәр кеше турында бара икән, нигә инде аның кайда туганлыгы, нинди җирләрдә яшәгәнлеге, нинди уку йортларында белем алганлыгы, ә инде орден-медальләре, мактаулы исемнәре турында язып китү бөтенләй урынсыз (Тукай бүләге иясе булуы гына әйтелә). Кайбер мәкаләләр библиографик күрсәткечләр рәвешен ала, гомумиләштереп анализлау җитми. Дөресен генә әйткәндә, һәр мәкалә алынган темага караган барлык төр чыганакларны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә генә туарга тиеш.
Заһир Бигиев турында «...Милләт яшәдекчә яшәр / Милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар», дип язган Тукай заманында. Бу сүзләр аның үзенә аеруча туры килә. Энциклопедиясе төзелеп басылу исә моны тагын да ныграк исбатлар. Уртак көчебез белән аны бөек шагыйребезнең тууына 130 ел тулу вакытына өлгертсәк иде!