Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ ДӨНЬЯ КАЗАНГА ТӨБӘЛГӘН

Меңъеллык тарихы һәм күпмилләтле уникаль тарихи мирасы булган шөһрәтле Казан каласы ТӨРКСОЙ төрки мәдәнияте халыкара оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары даими советының 2012 елның 7 сентябрендә Уфада узган утызынчы утырышында «2014 елда Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» итеп бертавыштан игълан ителде. Казанны 2014 елда Төрки дөньяның мәдәни башкаласы итү турындагы мәсьәлә ТӨРКСОЙ оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары даими советы көн тәртибенә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 30 маенда ТӨРКСОЙ оешмасында булган вакытта әйткән тәкъдиме нигезендә кертелгән иде.
Астана кебек өр-яңа башкала һәм Искешәһәр кебек бик борынгы каладан соң Казаныбызның «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» титулын кабул итеп алуы бик табигый.
Казан — Европа һәм Азия чигендә урнашып, көнбатыш һәм көнчыгышны очраштырган, ике бөек мәдәни традицияне саклаучы кала. Бу җәһәттән, халыкларны матди яктан гына түгел, сәнгати һәм мәдәни яктан да тоташтырган Бөек ефәк юлын гына искә төшерик. Казан мәһабәт Кремле, борынгы мәчетләре һәм бай мәдәни мирасы белән горурланырлык меңьеллык кала булуы өстенә, Россиянең иң тиз үсүче, яңаручы шәһәрләренең берсе икәнлеген дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Әйтик, Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегендә булса, тарихы ерак гасырларга тоташкан Сөембикә манарасы ханбикәбез символы буларак күңелләребезне нурландырса, Казан ханлыгының легендар мәчете хөрмәтенә торгызылган өр-яңа, мәһабәт Кол Шәриф Европаның иң эре һәм затлы мәчетләреннән берсе санала. Казан туристлар өчен дә кызыклы кала, соңгы елларда Татарстанга туристлар агымы Болгар каласы һәм Свияжск утрау-каласы хисабына тагын да артты.
Татарстан — халыкара оешманы гамәлгә куйган Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстаннан соң, Россиядәге төрки республикалар арасыннан беренчеләрдән булып ТӨРКСОЙ төрки мәдәнияте халыкара оешмасы белән килешүгә кул куйган республика. Хәзер Татарстан Алтай, Башкортстан, Тува, Саха (Якутия), Хакасия республикалары белән бергә халыкара оешмада әгъза-күзәтче булып тора. 2012 елның февралендә ТӨРКСОЙ һәм РФ Мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.
Шунысы игътибарга лаек: төрки телле илләрне берләштерүче ТӨРКСОЙ оешмасының асыл максаты — төрки халыкларның гомуми матди һәм мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыру өчен төрки халыкларның үзара хезмәттәшлек итүенә ирешү.
Әлеге максатка ирешү өчен оешма нинди юнәлештә эш алып бара? Төрки республика буларак, Татарстан аның белән ни дәрәҗәдә хезмәттәшлек итә һәм бу хезмәттәшлек нәтиҗәсендә нәрсәгә дә булса ирешәме? Ирешә аламы?
Билгеле булганча, 2011 ел Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Шунысы куанычлы: ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы да 2011 елны
АЙРАТ СИБАГАТУЛЛИН
6
төрки телле илләрдә Г.Тукай елы дип игълан итте. Татар әдәбияты һәм хәзерге татар теленең чишмә башында торган шагыйрьнең 125 еллыгына багышланган чаралар Россиянең һәм чит илләрнең татарлар яшәгән төбәкләрендә булып узды.
Шуларның кайберләрен искә төшереп үтик. 2011 елның гыйнвар аенда Анкарада — ТӨРКСОЙның штаб-квартирасында Татарстаннан килгән делегация катнашында Тукай елын тантаналы ачу мәҗлесе үткәрелде. Соңрак Анкарада Тукай бюсты куелды, Тарсуста Тукай бульвары ачылды һәм шәһәрнең бер урамына Тукай исеме бирелде. Истанбулның тарихи районында Габдулла Тукай паркы ачылды. Мәскәүдә Тукайга һәйкәл куелды, ә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә шагыйрьнең бюсты булдырылды. Азәрбайҗанда Тукайның шигырьләр җыентыгы азәрбайҗан телендә дөнья күрде, әдәби-музыкаль кичәләр уздырылды. Уральск, Астана, Алматы, Шымкент шәһәрләрендә күпсанлы бәйрәмнәр үткәрелде. Алар арасыннан Габдулла Тукайның туганнан туган сеңлесе София Гали кызы Зәбирова катнашында әдәби кичә, өлкә казакъ театрында — концерт, волейбол буенча яшьләр турниры, шигъри кичәләрне санап үтәргә була. Ташкентның «Туркестон» сараенда үткәрелгән әдәби кичәдә Татарстаннан килгән сәнгать әһелләре катнашты. Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан кебек төрки илләрдә генә түгел, Финляндия, Польша, Аргентина, Литвада да югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрелде.
2012 елны ТӨРКСОЙ Николай Катанов елы дип игълан итте. Төрки дөньяның танылган тюрколог-галиме Н.Катанов Казан университеты профессоры булганлыктан, бу чаралар да Татарстанның катнашыннан башка үтмәде. Мәсәлән, ТР Милли музеенда күргәзмә ачылды, конференцияләр үткәрелде, галимнәребез Хакасиядә уздырылган фәнни чараларда да актив катнаштылар.
ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 2007 елдан бирле махсус призын тапшыра. Приз «Төрки дөньяның кинематографиясенә үз өлешен кертүе өчен» дип атала. Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре дә ТӨРКСОЙ белән берлектә әзерләнгән чара. Моннан бер ел элек — 2013 елның апрель аенда эшләгән «Серле хәзинә. Классик төрек сәнгате» исемле халыкара күргәзмәне Татарстан өчен шактый киң яңгыраш тапкан вакыйга дияр идем. Бу — Төркия белән Татарстан Парламентлары дәрәҗәсендә алып барылган хезмәттәшлек.
2013 ел дәвамында — бер Нәүрүздән икенчесенә кадәр — Татарстанның фән һәм сәнгать эшлеклеләре, яшь талантлары, журналистлары, рәссамнары, язучылары Төркиянең Искешәһәр провинциясендә «Мәдәни башкала» программасы кысаларында үткәрелгән күпсанлы чараларда актив катнашты. Әлбәттә, бу Казан өчен зур сынау алдыннан тәҗрибә туплау, әзерлек тә булды. Быел — 2014 елда Казан үзе төрки илләр мәдәнияте өлкәсендә кызыклы проектларны тормышка ашыру урынына әйләнәчәк.
Әлеге проектларның кайберләрен санап үтү урынлы булыр.
Мәдәни мирас турында фикер йөртсәк, рухи байлыгыбыз «Түгәрәк уен» фестивале аша күрсәтеләчәк. Фестиваль татарларның аутентик фольклорына багышланган һәм ул халкыбызның төрле этник төркемнәренең иҗат коллективларын бер үзәккә туплау максатын куя. Ул гадәттә татарлар күпләп яши торган Россия төбәкләрендә оештырылып килде. Быел ул Болгарда узачак. Ә инде матди мирас турында сөйләшәбез икән, Болгар форумы хакында да әйтеп узарга кирәктер. Форум кысаларында төрки дөньяда ислам традицияләре буенча конференция, «Төрки дөньяда тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе», «Евразия интеграциясенең нигезе буларак төрки-славян симбиозы» дип аталган семинарлар үткәреләчәк. Мәдәният тарихына килгәндә, «Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюциясе» халыкара фәнни-гамәли конференциясен дә атап узарга кирәктер. Фәнни-гыйльми конференциягә дөньяның төрле почмакларыннан галимнәр килүе көтелә. Шунысы да игътибарга лаек: ТӨРКСОЙ 2014 елны төрки илләрдә төрекмән шагыйре һәм философы Мәхтүмкүли елы дип игълан итте. Мәхтүмкүлинең шигъри мирасы төрекмән милләтенең генә түгел, бөтен төрки халыкларның мәдәни байлыгы дияр идем. Шуңа күрә конференциянең бер секциясе Мәхтүмкүли иҗатына багышланачак. Әлеге фәнни чарага Төрекмәнстаннан да белгечләр киләчәк. Мондый уртак чаралар, һичшиксез, ике тугандаш халыкның бәйләнешләрен ныгыта. Төрек партнёрларыбыз белән берлектә «Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» халыкара симпозиумы узачак. Бу симпозиумда Төркиянең, Азәрбайҗанның, Казакъстанның, Грециянең,
ТӨРКИ ДӨНЬЯ КАЗАНГА ТӨБӘЛГӘН
7
Кыргызстанның, Үзбәкстанның абруйлы галимнәре, дәүләт һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак, алар үзләре белән бай материал да алып киләчәк. Эрсой һәм Тукай иҗатын өйрәнүчеләр дә үз фикерләре белән уртаклашачак. Алар үзләре үк бай материал да алып киләчәк. Симпозиум уңаеннан зур күргәзмә дә оештырырга ниятлибез. Монда татар мәгърифәтчеләренең XX гасыр башында Төркиядә басылып, хәзер Төркия Республикасы фондларында сакланучы хезмәтләре урын алачак. «Уртак тел — билге» дип аталган күргәзмә дә, ТӨРКСОЙ скульпторларының халыкара симпозиумы да, «Төрки дөньяда каюлы күн» сәнгате фестивале дә, «Төрки дөнья» музыка фестивале дә төрки кунакларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Мәсәлән, «Уртак тел — билге» күргәзмә проекты төрки халыкларның көнкүреш үзенчәлекләрен сурәтләгән «Традицион костюм», «Йорт», «Бала тәрбияләү», «Һөнәр һәм кәсеп», «Ышанулар» дип аталган тематик комплексларны берләштерә. 250дән артык экспонат Россия этнографик музееннан кайтартылачак. Музей эшчәнлегенә килсәк, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында зур күргәзмә ачылачак. Монда традицион мәдәниятнең барлык юнәлешләре дә чагылыш табачак. Ягъни төрки халыклар турында бай мәгълүматлы экспозиция булачак.
Төрки дөнья белән багланышлар турында сүз барганда, милли театрның күренекле шәхесләре — Марсель Сәлимҗанов һәм Шамил Закиров тарафыннан торгызылган һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән Казанга беркетелгән Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивален искә алмый мөмкин түгел. Фестиваль төрки телле театрлар арасында мәдәни багланышлар булдырырга ярдәм итә, аның гаять әһәмиятле театраль мәйданчык вазифасын башкаруы бәхәссез. Милли республикалардагы төрки телле театрларның күбесе шактый авыр чор кичергәндә, кайберләре хәтта телләрен югалту алдында торганда, кыйблаларын табалмаганда, татар театрының алар өчен лидерга әверелүе, үзенчәлекле локомотив роленә керүе дә табигый. Әлеге фестиваль Татарстанда киң колач белән ике елга бер мәртәбә уздырыла. «Нәүрүз»нең төрки театрлар арасында ни дәрәҗәдә популярлыгын һәм әһәмиятен күреп, без фестиваль белән чикләнмәскә булдык — ике фестиваль арасында театраль форум үткәрелә башлады. Быел «Казан — Төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» программасы кысаларында нәкъ менә «Нәүрүз» театраль-агарту форумы үтәчәк. Форум кысаларында төрки драма театрларының халыкара киңәшмәсе әзерләнә. «Нәүрүз» театраль-агарту форумының быел да театрлар арасында элемтәне ныгытучы, артистларга үзара аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирүче, спектакльләрнең эстетик югарылыгына уңай тәэсир итүче, яңа формаларны булдыручы, милли драматургияне популярлаштыручы иҗади мәйданчык булачагына иманым камил.
2014 ел азагында — ноябрь аенда ТӨРКСОЙ әгъзасы булган илләрнең министрлары советының чираттагы XXXI утырышы көтелә.
«Казан — 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы безгә нәрсә бирәчәк?» — дип сорарга ярата журналистлар.
Беренчедән, «Россиянең өченче башкаласы» титулын йөрткән Казан быелгы «мәдәни башкала» статусы аша Россияне төрки телдә сөйләшә торган гаять зур төрки дөнья белән бәйли. «Казан — 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасының милли һәм мәдәни үзенчәлекләребезне саклауга юнәлтелгән булуы да зур кыйммәткә ия. Ниһаять, Казан — дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татарларның уртак йорты, кыйбласы. Бар татарлар өчен кадерле булган башкаланың төрки дөньяның мәдәни үзәгенә әверелүе һәр татар өчен горурлык.