Татар эстрадасына хөкүмәт ярдәме кирәк!

Журналның 1нче санында чыккан «Җыр өмәсе үткәрик әле!» дигән мәкаләне укыгач туды бу фикерләр.
Бүгенге «татар эстрадасының якты йолдызлары» рәтендә булган «мәшһүр» җырчыларыбыз катнашындагы тамашаларга күптәннән йөрмим инде. Оялам. Берәр танышым күрер дә: «Моның да музыкаль зәвыгы шул чама гына икән», — дип уйлар кебек. Мин җыр-моң яратам, үзем дә җырлаштыргалыйм. Әмма бүген иҗат ителә торган җырлар һәм шул җырларны башкаручылар күңелдә ризасызлык хисләре генә уятырга сәләтле. Безгә башка төрле эстрада кирәк. Соңгы ике дистә елда бу турыда күп сөйлибез, файдасы гына юк әлегә.
Миңа калса, эстрада сәнгате дә, опера, балет, симфоник музыка, театр һәм башка сәнгать төрләре кебек үк, халыкка, беренче чиратта, яшь буынга эстетик тәрбия бирү чарасы ул. Шулай икән, бу эш үз агымына куелмыйча, дәүләт контроленә алынырга тиештер, минемчә. Хөкүмәтебез бит театрларга, симфоник оркестрыбызга, филармониябезгә финанс ярдәме күрсәтә. Нишләп эстраданы читкә кагабыз әле, югыйсә бит халыкның күпчелеге опера-балетны, симфонияне түгел (кызганыч, әлбәттә!), нәкъ менә эстраданы—тәрбияви потенциалы гаҗәеп бай булган сәнгатьне үз итә. Менә дигән талантларыбыз бар, тик аларның бик азы гына үз көче, гадел юл белән югары сәхнәгә күтәрелә ала. Сәхнәбезне акчалы, ләкин талантлары чамалы булган әрсез яшьләр басып ала. Иң аянычы шул: алар югары сәнгатьнең бөтен таләпләренә җавап бирә торган чын җырның нәрсә икәнен дә белмиләр. Сөйләм телебездә «өч ноталы җыр» дигән тәгъбир юктан гына килеп чыкмады ул. Ни юньле эчтәлеге, ни истә калырлык көе булмаган шундый җырлардан хисләнеп, тамаша залында оеп-изрәп утыручылар һаман күбәя бит.
172
Мәкалә авторы Рәфикъ Юнысның һәм шагыйрь Роберт Миңнуллинның республика күләмендә яңа төр җыр бәйгесе үткәрергә кирәк, бу олы бәйгенең игътибар үзәгендә җырчы түгел, ә җыр, аның текстын һәм көен иҗат итүчеләр торырга тиеш дигән фикерләре белән тулысынча килешәм. Аңлашыла ки, әлеге бәйгене хөкүмәт, аерым алганда, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән генә оештырырга мөмкин.
Ярый, хуш, үткәрдек тә ди шундый бәйгене, шәп җырлар да барлыкка килде ди. Шагыйрьләрне, композиторларны да гонорарлар белән ризалаттык ди. Җырлармы соң ул җырларны безнең бүгенге йолдызлар? Радио-телевидение ничек кабул итәр аларны? Бушка пропагандаларлар дисезме шул шәп җырларны? Үтте инде андый заманнар. Димәк, бу өлкәдә дә хөкүмәт ярдәме кирәк булачак.
Өметсез шайтан ди: хөкүмәттә дә җыр сөюче татарлар утыра ич. Миллиардлар кирәк түгел, миллионнар да җитә—сорый белеп сорасаң, булышырлар дип уйлыйм. Башлап йөрүчене табу гына проблема булырга мөмкин. Бар микән ул безнең эстрадада андыйлар?
Фаяз ХУҖИН, тарих фәннәре докторы, профессор


Редакциядән:
Мондый җыр конкурсы үткәрү идеясен Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, җырчыларыбыз Илһам Шакиров белән Салават та хупладылар. Конкурс кайчан һәм ни рәвешле үткәрелергә тиеш — бу хакта укучыларыбыздан, бигрәк тә җыр сәнгате музыка әһелләреннән, тиз арада фикерләр һәм тәгаен тәкъдимнәр көтәбез.

Реклама