Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА... (ахыры)

5
Кунаклар кичкә генә җыелып беттеләр. Аңа хәтле Мәхмүтнең кәләше Алсинә килеп, Инсафларның аш ягында матур итеп табын әзерләп китте. Мәхмүт Инсафка анасы ягыннан туган тиешле кеше иде. Алар яшьтән үк, балачактан ук бер-берсенә: «Туганым!» — диеп яшәделәр, кыскасы, бергә уйнап үстеләр. Аларның дуслыгы Инсаф төрмәгә утыргач кына өзелде. Мәхмүт әллә кайларга ыргылмады, армиядән кайтуга ук, райондагы милиция бүлегенә эшкә урнашты. Озак кына өйләнмичә йөргән иде, инде менә үзеннән биш яшькә кечкенә Алсинә белән өйләнешергә булганнар. Кәләш тә тумышы белән шушы яктан, шушы авылдан иде. Инсафның Мәхмүткә әзрәк үпкәсе бар: төрмәгә утыргач ул туганын бөтенләй онытты. Соңрак ул аны үзенең эчке органнарда хезмәт итүе, милициядә тоткыннар белән аралашуны бигүк хуп күрмәүләре белән аңлатырга тырышты. Инсаф бар булган үпкәләрен авылга кайтуга ук онытты, туганы белән кабат дуслашты. Хәер, туганы әллә ни эреп китмәде, шулай да Инсафның чакыруына каршы килә алмады.
Кунакка аның белән бергә укыган яшьтиләре дә килде. Сылу, Хәмдия һәм Хәсти. Алар барсы да авылда яшиләр. Хәсти белән алар бер класста һәм хәтта бер партада утырып укыдылар. Бик тә авыр укыды, дәресләрен дә гел башкалардан гына күчереп яза торган иде. Инсаф отличник ук булмаса да, дүртле һәм бишлегә генә укыды, шуннан түбән төшмәде. Нәселләрендә әбисе (сүз Хәлимә турында бара!) укытучы булгангамы, әллә үзе бик ушлы булып тугангамы, егет мәктәптән яхшы аттестат белән чыкты. Хәстине көч-хәл белән тартып чыгардылар. Шуңа күрә дә ул читкә китәргә ашыкмады, башта комбайн ярдәмчесе булды, аннан, авылга инвесторлар килгәч, фермага терлек караучы булып урнашты. Бүген ул фермада сыерларның асларын чистарта, ат җигеп, тирес чыгара. Холкы белән ул шактый шук, мәзәкчән һәм күңелле кеше иде. Тиктомалдан гына берәр кызык нәрсә сөйләп куя да, көлдерә-көлдерә, артыңа утыртып китә. Ул әле һаман да өйләнмәгән, өйләнергә уенда да юк, күрәсең. Авылдагылар (дөрес булса!) бик яшьли кияүгә чыгып, ике баласы белән тол калган Хәмдия тирәсендә чуала икән дип тә сөйлиләр. Сыер савучы Хәмдия
Ахыры. Башы узган саннарда
Инсафтан бер класска югары укыды, мәктәпне алданрак бетерде. Ул Инсафлар урамында, ике йорт аша гына тора, алар хәзер бер-берсе белән һәркөн диярлек күрешеп, исәнләшеп китә торганнар иде. Хәмдия җор күңелле, сүз эзләп кесәгә керә
Ахир
АХИР
24
торган хатын түгел, әйтсә, сүзен чартлатып әйтә торган иде. Бу яктан алар Хәсти белән бик тә охшашлар, икесе дә бертөрле булгач, бер-берсен төрттереп алып, бәхәсләшергә һәм хәтта ачуланышырга да күп сорап тормыйлар иде. Сылу Инсаф белән яшьтәш булса да, ул авылда түгел, район мәктәбенә йөреп укыды. Бишкүлдән районга биш кенә чакрым, шуңа күрә бик күп бала үзәккә барып укыды. Ләкин Сылу, нихәтле генә яхшы укыса да, калага китәргә ашыкмады, салада калды. Педагоглар тәрбияли торган училищеда экстерн белән генә укып чыкты да, авылга кайтып, балалар бакчасына эшкә урнашты. Башта ул Мостафа атлы авыл егетенә кияүгә чыкты, ләкин ул бик нык эчә һәм сугыша башлагач, аңардан аерылды. Мостафадан бер ир бала да тапты, ләкин ул, чирле булып, озак яшәмәде, өч яшендә үлде. Мостафа Сылу белән аерылышырга теләмәгән, хәтта бер мәлгә эчүен дә ташлап торган, янәдән кушылуны сорап, аңа килеп ялынып та караган, тик хатын барыбер эремәгән. Бер кискән икмәк телеме кире ябышмый, янәсе! Ул Сылуны бик нык мыскыл итеп, каргап ук киткән һәм әнә шуның каргышы яшь балага төшкән, диләр, шуннан соң ул бала озак тормаган, җан тәслим кылган. Дөресме бу, хакмы, ансын тәгаен генә беркем дә белми. Шул хәлдән соң хатынын каргаган ир бөтенләй түбән тәгәрәде, эчеп, исереп, урамнарда, койма буйларында кунып йөрде. Бу хәл әле дә дәвам итә һәм инде кеше кыяфәте калмаган Мостафаны Инсафка берничә мәртәбә урамда һәм клуб буенда очратырга туры килде. Инсаф төрмәдән чыгар алдыннан гына Сылу үзенә яңа пар тапты, Үзбәкстаннан шабашкага дип килгән бер үзбәк егете белән танышты. Авылда алар яңа мәктәп салдылар, ул шунда штукатур эшләре белән шөгыльләнде. Үзбәкнең Ташкент якларында үз гаиләсе, үз балалары бар икән, дип тә сөйлиләр, ләкин бу сүзләрнең ничаклы дөреслеккә туры килүе әлегә берни белән дә расланмаган иде.
Табын аш ягында әзерләнде. Табынның иң кызган вакытында гына Мәхмүт Алсинәне зал ягына алып чыкты.
— Мәхмүт, нишләп син мине монда алып чыктың? — дип сорады аңардан кыз.
— Кысан анда, ә монда иркен! — дип җавап бирде әзрәк кенә аракы кәккән егет һәм ул шундук Алсинәне кочаклап та алды.
— Ялгызың каласың килдемени соң?
— Ансы да бар инде! — Мәхмүт Алсинәне кочып үбә генә башлаган иде, аш ягыннан кинәт кенә Инсаф килеп керде.
— Мәхмүт! Алсинә! Нишләп качтыгыз?! — диде аларга хуҗа егет.
— Менә... Алсинәгә аңлатып торам әле, — дигән булды Мәхмүт.
— Мәхәббәтеңнеме? — дип елмайды Инсаф.
— Юк... бу якта киң дә, иркен дә!
— Соң, әйдә, өстәлне бу якка алып чыгабыз! — дип шар ярды хуҗа. — Кызлар, егетләр! Әйдәгез, өстәлне түр якка алып чыгабыз! Җитте анда сезгә кысылып утырырга!
Үзбәк белән Хәсти, аш-су тулы табынны өстәле белән бергә күтәреп, түр якка алып чыктылар. Хәмдия белән Сылу, өстәлдәге ризыклар идәнгә коелмасын дип, өстәл артыннан ияреп, саклап килделәр. Ниһаять, мөхтәрәм өстәл түр якның уртасына барып урнашты. Барсы да шуның янына тезелешеп утырдылар. Бер Инсаф кына басып калды. Ул башланган яртыдан гади генә рюмкаларга кабат аракы салып чыкты һәм, шуларның берсен кулына алып, болай диде:
— Егетләр, кызлар! Мин бу көннәрне бик озак көттем. Сез минем якын дусларым! Мәхмүт минем туганым, Аллага шөкер, ул инде тиздән башлы-күзле булырга тора. Ходай аларның икесенә дә бәхет өләшсен! Сылу белән инде без гомергә аралашып яшәдек, яхшы дуслар булдык. Егет белән кыз арасында дуслык була алмый, диләр, була, ник булмасын, безнең бу дуслык — шуның бер матур үрнәге. — Сылуның җиңелчә генә иңеннән сыйпап, ул аның янында утырган үзбәккә ишарә ясады. — Гафу ит, иреңнең исемен белмим...
— Шамил! — диде Сылу. — Үзбәкстаннан килде...
— Шамил түгел, Шаман ул! — дип көлде тешсез Хәсти.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
25
— Да... Хасти... дурусайта! — диде Шаман, аз гына да үпкәләмичә.
Аракыны якын дусты итеп күргән Хәсти, Инсафның тост әйткәнен дә көтмичә, гопылдатып эчеп тә куйды. Аның һәр адымын тикшереп торган Хәмдия, ярсуланып, усал гына карап куйды. Шук җүләр шундук телләнә башлады һәм, тамак астына чиртеп, Инсафның тостын тыңларга әзерләнгән үзбәктән:
— Карале, Шаман, сездә бу нәстәне тоталармы, юкмы? — дип сорады. — Хәсти маймыллана: ул аның белән бергә фермада эшли, аның аракы белән дус түгеллеген дә, үзбәк халкының ничек һәм ни күләмдә эчкәнен дә әйбәт белә, бу очракта ул, кызык табып, фәкать публика өчен генә уйный иде...
— Үзем үчмәгәч, низнай, айталмыйм! — диде үзбәк, алдында торган рюмканы читкә этеп.
— Сездә чәйгә салып эчәләр икән аны! Мин шулай дип ишеттем!
— Җитте инде, бүлмә кешене! — дип акырды аңа Хәмдия. — Әйтсен сүзен!
— Хәсти белән без бергә уйнап үстек, бер класста укыдык! —дип дәвам итте Инсаф.
— Тиңдәш, без синең белән гел сугыша идек, име!
— Свулыч, — дип кычкырды ул аңа шаяртып. — Син бит минем битемә агач шәйбе атып, борынымны җимердең. Шуның эзе менә әле дә тора...
— Ә син агач кылычың белән селтәнеп, чак кына күзне чыгармадың... уң күзне... әле дә шул күзем тартышып тора! — дип көлде Хәсти.
— Хәмдия белән сезнең мөнәсәбәтләр ничектер, ансын белмим... — диде Инсаф.
— Өйләнешергә торабыз әле! — диде Хәсти. Әйе, ул шулай әллә кем булып кыланырга ярата иде.
— Да-а-а!
— Ие... арттан йөри, малай, ал мине, дип!
— Кем?! Минме? — Хәмдия чәчрәп торып басты. Кулына тоткан рюмкасын Хәстинең башына чәпәргә дә әзер иде. Ул шуның белән селтәнде дә хәтта, Хәсти, куркып, башын иеп калды. Табындагылар көлештеләр. — И, җаным, син җүләргә кияүгә чыкканчы, мин лучше Чурныш урысына чыгам!
— Ярар, көлештек, аңлаштык, — диде Инсаф бу юлы басынкы, калын тавыш белән. Табын тынып калды. — Мин нәрсә әйтәсем килә. Сез минем кайдан кайтканымны барыгыз да яхшы беләсез. Һәм инде... ни өчен утырганымны да беләсез. Бер гаепсезгә утырдым мин. Ни өчен шулай килеп чыкканын сезгә сөйләп тормыйм, тора-бара барсы да ачыкланыр. Иң мөһиме ул нәрсә түгел. Шунда утырганда, исән-сау гына авылга кайтып җитә алсам, дусларны, туганнарны җыйнап, бер чәйләп утырырбыз дип хыялланган идем. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым. Һәм менә күрешү минутлары да килеп җитте: мин кабат сезнең янда, дусларым, сезнең янда! Мин бу дөньяның әшәкелеген дә, яманлыгын да күп күрдем. Менә шушында, туган авылымда, туган нигеземдә калырга һәм яшәргә дип кайттым. Минем чынлап та авылда каласым, сезнең белән бергә авылда яшисем килә. Әйдәгез, күтәрик шушы бокалларны! Авыл өчен, туган нигез өчен!
— Авылда да хәзер җәннәт түгел! — Сүзгә Мәхмүт кушылды. Ул шулай кайчак акыллы булырга, кирәкмәгән җирдә бака боты кыстырырга ярата иде. — Минем дус авылда агроном булып эшли, инде ярты ел хезмәт хакы күргәне юк. Хәер, дәүләт эшендә дә күп тамызмыйлар. Җитмәсә, өйләнәсе ел! Авылга участковый булып кайтмыйча булмас инде!
— Шаһит итеп туеңа мине чакыр, — дип кысылды Хәсти. — Акча сорамам!
— Син дивана шту ли! — дип кычкырды аңа Хәмдия.
— Ә нәстә! Минем менә дипломым да юк, аттестатым да югалды. Фермада эшлим: көрәп акча алам!
— Алган, ди, бар берәү!
АХИР
26
— Правды... Шаман миннән күбрәк ала. Менә шуны аңламыйм...
— Ышту? — дип сорады аңардан Шаман.
— Синең кебек эчеп йөрми ул, хезмәтен җиренә җиткерә! — диде Хәмдия.
— Егетләр, кызлар! — диде рюмкасын күтәргән Инсаф. — Мин тост әйттем!
— Әйдәгез! Әйдәгез! — диештеләр табындагылар.
— Әйдәгез, күтәрик инде! — дип көлдерде Хәсти. — Кеше арасында күңелле була ул! — Эчкәне эчте, эчмәгәне тукталып торды.
— Инсаф! — Ниһаять, Сылуның да теле ачылды. — Безнең кәләш кая соң әле? Раушания кая соң? Килмәдемени?
Кунаклар, аптырашып, бер-берсенә карашып куйдылар, шуннан соң шаулашырга тотындылар. Бу мәсьәләгә һәркем үз фикерен тыгарга тырышты...
— Зарар юк, — дип бүлде аларны Инсаф. — Мин турысын сөйләргә яратам. Раушания белән безнең бар да тәртип. Прусты... ул шундыйрак инде... Үпкәләмик аңа, яратмый ул шау-шулы кичәләрне, бары тик шул гына. Йөрәге кабул итә алмый...
— Да! Аның йөрәге! — дип искәртте Хәсти. — Әйдәгез, дуслар, Раушания исәнлегенә!
Шулчак урам ягында тәрәзә каккан тавыш ишетелде. Кисәк кенә. Барысы да шым булып калды. Кы-ы-зык! Кем булыр икән бу? Инсаф тиз генә утны сүндерде. Тәрәзәгә капланып, урам ягына күз ташлады. Тик анда беркем дә күренмәде. Кабаланып, ул янә ут кабызды. Ни күрсеннәр — ишек төбендә Ландыш басып тора иде! Барысы да моңа шаккатып, берникадәр вакыт эндәшә алмыйча тордылар. Дөресен әйткәндә, кунакта утыручыларның берсе дә (Инсафтан башка!) Ландышны яратып бетермиләр иде. Бишкүлдә килмешәкләрне болай да бик өнәп бетерми һәм аның әле, җитмәсә, Латыйп хатыны булуы да нәфрәт хисен икеләтә көчәйтә иде. Авыл халкы Латыйпны яратмый, чөнки ул инде ничәмә кешенең башына җитте. Каяндыр күченеп кайтып төшкән Ландышны да халык аның сөеклесе, законлы хәләл җефете итеп түгел, ә Латыйпның кара күләгәсе, койрыгы итеп кабул итте.
Беренче булып урыныннан Хәсти кузгалды, ул кыланчыкланып, тәрәзә буйларын, ишек артларын карап чыкты һәм хәтта кием шкафлары эченә дә башын тыкты...
— Юк...
— Нәрсә эзлисең син анда? — дип сорады аңардан Инсаф.
— Латыйп килмәгән микән дим...
— Нишләп?
— ...хатыны артыннан ияреп...
— Ландыш... — Инсаф үзе дә каушап калган иде. — Кер... әйдә, ишек төбендә торма...
— Исәнмесез! — диде Ландыш, үз-үзен бик тиз кулга алып. Оялу-каушау дигән нәрсә ят иде аңа, әрсезлек, кыюлык җитәрлек иде, күрәсең, үзендә. — Тиктомалдан килеп керүемә исегез китмәсен, мин белеп килдем...
— Нәстәне? — дип сорады Хәсти.
— Аулак өйне...
— Аулак өйгә, между пручим, ирле хатыннар йөрми! — дип төрттерде Хәмдия.
— Ә без нәрсә? — диде Сылу.
— Сезнең никах кына, — диде Хәмдия. — Сез бит әле ЗАГСта язылышмаган.
— Никах — ЗАГСтан җугарырак! — дип фикер йөртте Шаман.
— Дөрес һәм бик дөрес! — дип куәтләде Хәсти аның сүзен.
— Хәсти, бар әле, бутама кешене! — Инсаф Ландыш янына килде һәм аңа кулын сузды. — Ландыш, әйдә, утыр безнең янга! Бергә күңелле булыр...
— Ие... кеше янында! — дип өстәде Хәсти.
— Рәхмәт, — диде хатын.
— Әйдә, табынга утыр! — дип кыстады аны хуҗа.
— Юк, утырмыйм, — дип кырт кисте ул. — Аракы куелган табынга утырмыйм!
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
27
— Ой, ой, каян килгән мулла кызы! — Бусы Мәхмүт иде. Бу аның үзенчә Ландышны кабул итмәве һәм үртәве иде.
— Юк, мин сезнең янда дини кеше булып кыланмыйм, биш мәртәбә намаз да укымыйм! — диде Ландыш. — Шуны гына әйтәм: аракысыз да күңел ачарга була!
— Нишләргә кушасың? — дип сорады Мәхмүт.
— Аулак өй, дисез бит...
— Аулак өй дигәч тә, нәстә, йөзек салыш уйнатмакчы буласыңмы?
— Ә нишләп уйнамаска?! Күңелне табын артында түгел, ә биеп-җырлап, уйнап ачарга да була, шулай бит?!
Табындагылар кабат тын калды. Авылда яшәгәч, Ландышның кайбер сәер гадәтләрен беләләр иде. Башта, килгән шәпкә, ул клубта сәнгать җитәкчесе булып йөрде. Анда бер ел гына эшләде, ире бик каты көнләшкәч, китапханәгә күчте. Ләкин шул бер ел эчендә генә дә ул клубта нинди генә чаралар уздырмады. Кичәләр, дискотекалар, аулак өйләр, театрлар... Йоклап яткан клуб уянды. Клуб ишеген каян ачылганын да оныткан, барсалар да тәртип бозып, инвентарь җимереп йөргән яшьләр кичләрен клубка җыела башлады, яңа клуб мөдире оештырган чараларда бик теләп катнашты. Ландыш теләсә кем белән уртак тел таба белә, сөйләшә белә, ул тырыш һәм актив, Ходай аңа оештыру сәләтен кызганмаган иде. Авыл яшьләре аны яратып, инде үз итеп кенә өлгергәннәр иде, Латыйп, көнләшеп, клубтан чыгарттырды. Бер ярты еллар эшсез утыргач (өйдә утырырга яратмады), китапханәгә урнашты һәм хәтта анда да тик тормады, кичәләр оештыру белән мәшгуль булды...
Инсаф бу очракта әйдаманлыкны үз кулына алырга тиеш иде һәм ул шулай итте дә. Күңел түрендә әле яңа гына җылы хисләр калдырган хатынны уңайсыз хәлгә куярга ярамый иде. Ә нишләп?! Ландыш хаклы! Нигә әле бер җилләнеп алмаска? Кая әле аның якын дусты? Ул сандык өстендә торган тальян гармунын кулына алды, бармак очлары белән аның телләрен сыпырып куйды. Гармун дусты телгә килде. Хәсти Инсафның ниятен бик тиз аңлап алды һәм: «Без бит Бишкүл егетләре, Бишкүл кызлары! Без биергә, җырларга тотынсак, безне, җаннарым, туктатам димә инде!» — дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә гармунчы каршына урындык китереп куйды. Урындык өстен сөлге белән сөрткәндәй итте. Янәсе: «Рәхим ит, утырып уйна, сөекле гармунчыбыз!» Инсаф урындыкка утырып, башына ни килсә, җаны ни теләсә, шуны уйнап, шуны җырлады. Җыр җаннарны актарып атты, күңелләрне җилкенсендерде, чөнки ул җыр чын авыл җыры иде:
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда — яфрак, бездә — сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Күңел ачып, әзрәк кызарга өлгергән яшьләрнең күбесе Инсафка кушылды. Кайсы, урындык алып, аның янына утырды, кайсы идәнгә, келәм өстенә чүкте. Хәсти Ландышка урындык китереп бирде, ләкин ул утырмады, урынында басып калды...
Биек тауның башларында
Җил түгел, давыл бит ул.
Ефәк түгел, җилгә очмый,
Кайгылар авыр бит ул...
Һәм тагын:
Сызылып таңнар аткан чакта,
Кош куна тирәгемә.
АХИР
28
Ефәк булып уралдың ла Яшь кенә йөрәгемә...
Ниһаять, гармун тынды, гармун белән җыр да тынды.
— Бигрәк моңсу җыр, прәме үзәкне өзә! — дип такылдады Хәсти.
— Күпме өзәргә була үзәкне! — дип зарланды Мәхмүт. — Күңел ачармын дип килгән идем, булмады!!!
— Әйдәгез, уеннар уйныйк! — Мондый тәкъдимне Ландыш ясады.
— Зинһар, йөзек салыш кына уйнамыйк! Клубта күп уйнадык! Га-а-рык!
— Минемчә, бер әйбәтләп салырга да таралышырга кирәк! — дип өстәде Хәсти Мәхмүтнең сүзләренә.
— Хәсти, җитте сиңа! — дип Хәмдия аның авызын япты.
— Бетте, карчык, бетте!!!
— Карчык! Нинди карчык булыйм ди мин сиңа?!
«Карчык» дигән сүзгә нигәдер ачуы чыккан хатын кинәт кенә Хәстигә ябышты, тегесе, аңардан качып, урынга барып ауды. Хәмдия аның башын җитез генә мендәр белән каплады. Чәчәкле-чуклы мендәр шактый зур, күперенке иде, Хәстинең чак кына тыны капланмады. Ләкин ул, әйләнеп алып, инде өстенә менеп кунаклаган Хәмдияне идәнгә тәгәрәтте. Эчтән җылы ыштан, калын кара колготки кигән Хәмдиянең арт шәрифләре шыр булып ачылып киткәч, кунаклар шырык-шырык килеп көлешергә тотындылар. Ә ялгышын төзәтергә теләгән шук Хәсти Хәмдиясен, җәлт кенә идәннән күтәреп торгызды...
— Егетләр! Кызлар! — дип Ландышның сүзләрен күтәреп алды Инсаф. — Җә! Кем нинди уен белә?!
— Белгәнне уйнарга инде! — диде Сылу.
— Җырлап уйнасак кына инде! — дип кушылды Алсинә.
— Алсинә дөрес әйтә! — диде Ландыш. — Барыбызга да таныш бер уен бар...
— Нинди?
— Аралашып уйнау. Әйдәгез, болай итик...
— Нәстә нитик? — Бусы Хәсти иде.
— Кызлар бер якка, ә егетләр икенче якка бассын!
— Беләбез, безне өйрәтергә кирәкми! — дип кычкырды Хәсти.
Алар бу уенны клубта күп тапкырлар уйнаганнар иде инде. Шуңа күрә беркемгә дә аңлатып, өйрәтеп торырга туры килмәде. Егетләр, кызлар, аерым- аерым, каршы якка басып, сафка тезелделәр.
Ландышның күзе инде күптәннән Инсафта иде, ул, бернигә дә карамыйча, төркем арасыннан Инсафны чыгып алды. Авыл хатыны булса да, Ландышның уч табаннары, бармаклары су кебек йомшак иде. Инсаф менә шуны кулыннан ычкындырырга теләмәде, аның кулын ныгытып тотты. Бу уен әле шактый дәвам иткән булыр иде, ләкин Инсаф белән Ландышның бер-берсенә гашыйк булып, сөешеп карап торганнарын күргән яшьләрнең кинәт кенә уенга күңелләре сүрелде. Хәсти өстәл янына килеп, бер рюмка аракыны каплап салды да идән кырына куелган тальянны кабат Инсафның кулына китереп тоттырды. Инсаф, гармунны алып, урындыкка утырды.
— Их, дуслар, әле дә ярый сез бар! — диде ул, үзенчә хыялланып. — Мин бит сезне сагынып кайттым, сезне! Бар да әйбәт кебек, бар да күңелле. Әйе, без бит яшь әле, без яши генә башладык. Тик менә авыл гына картаеп бара. Әле бер йорт ябыла, әле икенчесе. Кайсы таза, кайсы череп ята... теге авыздагы, казнадагы черек тешләр сыман... Без... яшьләр, без моңа юл куярга тиеш түгел, шулай бит...
— Таш дивар эчендә утырып, тәмам философ булып беткәнсең, туган, — дип бүлдерде аны Мәхмүт. — Яшә әле син башта авылда, аннан әйтерсең. Эш юк, акча юк. Яшьләр хәзер әти-әнисенең, әби-бабасының пенсия акчасына яши. Беләсеңме,
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
29
авылда кемнәр кала?
— Кемнәр?
— Калага китеп урнаша алмаганнар...
— Туктале, дустым! — дип бүлде аны Хәмдия. — Син бөтен кешене дә бер себерке белән себермә, яме!
— Дөресе шул бит! — дип тәкрарлады Мәхмүт. — Бирсеннәр берәрегезгә калада фатир, тапсыннар берәрегезгә офиста яхшы урын, иманым камил, шул ук көнне авылдан китеп барасыз!
— Син үзеңне күреп сөйлисеңме соң?! — дип каршы төшеп маташты аңа Инсаф. Шайтан! Мәхмүтнең сүзләрендә әзрәк хаклык та бар иде кебек.
— Үземне түгел, сине сүлим, — диде район үзәген инде шәһәр итеп күргән милиционер туганы. — Менә синең кебекләр башта авылга мәдхия җырлыйлар, соңыннан чыгып качалар...
— Ие, ие, нәкъ шулай булып чыга да инде! — дип сүзгә кысылды Хәсти. — Күп сайрадылар, сайрый-сайрый, кошлар сымак читкә очып беттеләр... берәм... берәм... ие...
— Мин!? — дип каршы төште Инсаф. — Аллам сакласын! Ходай мине шушы туган йортымнан, туган нигеземнән аермасын...
Һич тә тынып торырга теләмәгән гармун кабат телгә килде, кабат моңсу җыр агылды:
... Аерма мине Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән...
Беренче булып Мәхмүт кузгалды. Ул, Инсафның уйнап бетергәнен дә көтмичә: «Ярый, кызлар, егетләр, аулак өй шуның белән тәмам, таралышыйк по домам!» — дип, Алсинәне култыклаган хәлдә, ишек ягына атылды. Бу үзенчә котырту кебегрәк килеп чыкты. Җитмәсә Алсинәсе дә: «Соңгысыдыр инде бу, башка җыелып булмас!» — дип өстәп куйды.
— Нишләп соңгысы булсын! — дип каршы төште Инсаф. — Әле тагын җыйналырбыз, Аллаһы бирса! Мәхмүт!
— Әү?
— Мин синең милициядә хезмәт итүеңне бер дә хуп күрмим.
— Нигә?
— Мин анда бармас идем, мәсәлән!
— Ә анда сине алмыйлар да, син бит...
«Син бит...» — Болай да төрмә сакчыларын, милицияне күралмаган Инсаф бу сүзне авыр кабул итте. Моннан җиде ел элек җинаять кылган урында бер ул гына түгел, ә Мәхмүт тә бар иде бит. Җиде-сигез авыл егете. Аңа берни дә булмады, ул әнә хәзер әллә кем булып, җинаять эшләрен тикшереп йөри. Ә туганы төрмәдә җиде елын калдырып кайтты...
— Кит син аннан! Ни өчен шундый киңәш биргәнемне син бик тә яхшы беләсең!
— Нәрсә беләм мин... берни дә белмим... әллә кайчан булганны! — дип хафаланды Мәхмүт.
— Бүз дә белик, бүзгә дә кызык! — дип арага кысылды Шаман.
— Тик кенә тор, Шаман! — дип кычкырды аңа Хәсти.
— Авырдыр сиңа анда, — дип дәвам итте ярсуын яшерә алмаган Инсаф.
— Кешене хөкем иткәндә, күз алдыңа килеп басудан курыкмыйсыңмы? Вөҗданың газапламыймы?
— Нәрсә сүлисең? Нинди вөҗдан?
— Хайван сөякләре дыңгычлап тутырылган канлы авыз! — Бар да шым булды. Өйдә шом барлыкка килде. Хәтта һәрбер сүзне мәзәккә әйләндерергә яраткан Хәсти
АХИР
30
дә сөйләү сәләтен югалтып, дәшмичә, өнсез торды. Ике туган арасында көрәш башланырга тора һәм аның яхшылык белән бетмәячәген кунаклар яхшы сизенделәр...
— Син нәрсә, мине шуның өчен чакырдыңмы? — дип төкерекләрен чәчте Мәхмүт. — Шушы сүзләрне әйтер өченме? Җаныма пычрак атар өченме?
— Ничек яшәргә уйлыйсың син... иманыңны?! Син бит Латыйпны өстерүче, шул мескен малайны кыйнатучы син идең бит, син!
Матур гына башланган кичәнең шулай җәнҗалга әйләнүен беркем дә көтмәгән иде, билгеле. Инсаф туганына булган күптәнге үпкәсен бүген дуслары, авылдашлары алдында чыгарды. Ә кирәк булды микән? Ашыкмадымы? Соңыннан үкенерлек булмасмы?
Туганына бик нык ачуы чыккан, аждаһадай кабарынган Мәхмүт кисәк кенә Инсафка ташланды, ләкин Шаман белән Хәсти аны тотып калдылар...
— Мин түгел, ишетәсеңме, мин түгел!
— Тынычлан, — диде Инсаф Мәхмүткә. — Син түгел, син түгел...
— Алла! Нәрсә соң инде бу? Күпме булыштым үзеңә! — дип чәпчеде үзен Мәхмүтнең закунлы хатыны итеп сизә башлаган Алсинә. — Нигә җыйдың безне? Тавыш чыгарыр өченме?
— Юк, нигезне күрсәтер өчен...
6
Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, кичәнең яме кителмәде. Калган кунаклар аңа рәхмәтләрен әйтеп таралышты. Бераздан аулак өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды. Ул, гармунын кулына алып, кабат уйнап та, җырлап та карады, тик нигәдер уен да, җыр да бармады.
— Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? — диде ул Ландышка.
— Куасыңмы?
— Юк, кумыйм... киресенчә... балаң, ирең бар... Көтә торганнардыр...
— Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклый. Каенанам да, улым да, ирем дә. Безнең Латыйп иртә ята, иртә тора...
— Әгәр дә Латыйбың минем янда икәнеңне белсә...
— Нишләтә?
— Муеныңны борып ата.
— Куркып туйдым инде мин! — Ландыш горур гына башын өскә чөйде. Чибәр генә түгел, хәтәр дә хатын икән әле ул! — Минем, беләсеңме, нишлисем килә...
— Нишлисең?
— Үч аласым килә.
— Кемнән?
— Латыйптан.
— Үч? Нинди үч?
— Көчләп өйләнде. Көчләп өенә алып кайтты. Мин аны бервакыт хәтта күрә алмас хәлгә җиттем. Яратмадым! Яратып чыкмадым. Күрәсең, ул аны сизде. Ярты ел да үтмәде, ул югала башлады. Төннең бере, ә Латыйп юк. Авыл ирләре дә йөри икән, дигән сүзгә ышанасым килмәде. Ышандырды! Иреңне яратсаң-яратмасаң да, көнләшү хисе барыбер үзенекен итә икән. Җиткерделәр: авызына аракы керүгә үк, ирем «ГАЗ»игын кабыза да күрше авылга җилдерә икән. Машинасының көпчәге җиргә тисә тия, тимәсә юк. Җен урынына куа. Әйтерсең лә аны анда айдагы Зөһрә кыз йә хатын-кыз җенесендәге гүзәл фәрештә көтеп тора! Юк бит! Фермада дуңгыз караучы Әлфинур исемле бер хатын янына ияләшкән бу. Ире юк, үлгән. Болар ире исән чагында Латыйп белән бик дус булганнар. Ире аның Казанга йөри торган булган, калада бер мәгъшукасы булган, шуның яныннан кайтканда, авариягә эләгеп үлгән. Дусты үлгәч, тол хатынның күңелен кем күрсен дә кем юатсын, ди! Ә Латыйп — тут как тут! Чибәр, матур булса, бер хәл иде, гөберле бакага охшаган бит ул хатын, чат
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
31
гөберле бака!
Инсаф үзен ниндидер бер әкияти дөньяда утырган сыман хис итте. Әйтерсең лә ул хан, бөек хан, ә янында әсире, чибәр хатын Шаһрезадә аңа искиткеч әкият сөйләп утыра. Ул Диюне яманлый, ә шул Дию — Инсафның кан дошманы. «Шаһрезадә» аңардан үч алырга тели, Инсаф та нәкъ шундый ук уйлар белән яна...
— Каладан кунакка каенанамның оныгы кайткан иде. Пачти бандит! Төшеп менде ул Әлфинур янына, тормышның кай тарафка акканын аңлатты ул аңа! Шуннан соң иремне бусагасыннан да атлатмады. Хикмәт! Латыйп беразга тәүфыйклы песигә әйләнде. Хәтта тезләнеп, миннән гафу үтенде...
— Гафу иттеңме соң?
— Мин аны бөтенләй йөрәгемнән сызып аттым. Болай да яратмыйм үзен, инде бу хәлләрдән соң... Нишлисең! Яшәргә кирәк. Бала атасы бит... Ә үч алу теләге калды. Шулчак эчемнән генә: «Ул үрдәгеңә бер каз ясыйм әле мин синең!» — дип үз-үземә сүз бирдем. Беләм... үч алуның икенче ягы да бар... начар ягы да. Үчләнү беркайчан да яхшыга алып бармый, анысын да беләм...
— Ә ничек үч алмакчы буласың?
— Ничек? — Ландыш, назланып, Инсафка карап куйды. — Бүген менә мин дә өйгә кайтмыйм!
— Кая барасың?
— Синдә калам.
— Миндә?!
— Әйе, җаным, синең янда.
— Шулай итеп...
— Үч алу дип кенә әйтә алмыйм мин моны... — Ландыш, төртелеп, башын аска иде. — Яшермим...
— Нәрсә?
— Син ошадың миңа.
— Ошадым?
— Әйе, ошадың...
— Ни өчен?
— Белмим... тик шуны беләм...
— Нәрсә?
— Бу әле ярату түгел, чын ярату түгел...
Ландыш Инсафның иңенә сарылды. Инсаф җилкәсе белән аның тән авырлыгын сизсә дә, чибәр хатынның кагылуыннан чиксез бер тәм һәм ләззәт тапты. Ул хатын-кызга, хатын-кыз назына бик нык сусаган, түзеп булмас дәрәҗәдә сусаган иде! Кемгәдер табынып, ерактан яратып яшәүдән инде туйган, аның бүген үк чын-чынлап, шашып яратасы, яраткан кешесен кочаклап, ирләрчә рәхәтләнеп бер сөясе килә иде. Бу әле теләк кенә, ләкин аны тормышка ашыруы җиңел түгел, чөнки озак еллар ирегеннән мәхрүм ителгәч, ул әлеге мәсьәләдә шактый кыргыйланган һәм андый мөнәсәбәтләрдән бөтенләй читләшкән иде...
— Сине беренче күргәч үк, әллә нишләп киттем! — диде хатын.
— Нишләп?
— Син минем беренче мәхәббәтемә охшагансың.
— Яраттыңмы аны?
— Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны... Минем моңарчы беркайчан да чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни дә туктата алмаячак... ышанасыңмы?
— Синнән теләсә нәрсә көтәргә була...
— Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы?
— Юк, алай дип уйламыйм, — дип төзәтте сүзен егет. — Минем моңарчы ирле
АХИР
32
хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны... бик зур гөнаһ, диләр...
— Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным!
— Бәлкем... шулайдыр да... Ләкин...
— Әйтеп бетер!
— ...минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям бар.
— Яратасыңмы?
— Кемне?
— Раушанияне?
— Яратам...
Шулай диде ул... тик ничектер икеләнебрәк әйтте. Ландыш янында ярәшкән кызын гына түгел, ә үзенең кем икәнлеген дә оныта башлады бугай. Бу чибәр хатын, аңа елан сыман сарылып, акрынлап куенына, куеныннан җанына төшеп бара кебек...
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
2. «К. У.» №4 33
— Алдашма, Инсаф!
— Нишләп алай дисең?
— Күзләреңнән күрәм.
— Нәрсәне?
— Ни кызганыч, син аны яратмыйсың. Яратасың килә, ләкин ярата алмыйсың. Аңлыйм, ул синең өчен якын кешедер дә... Әйбәттер ул. Ул, бәлкем, синең җан дустыңдыр да. Ләкин ярату аның белән генә чикләнми шул. Ярату ул бөтенләй икенче нәрсә. Синоптиклар әйтмешли, аңа прогноз биреп булмый.
— Каян беләсең?
— Күзләреңнән күрдем... Әнә шул күзләрең, төпсез зәңгәр күзләрең әсир иттеләр дә инде мине. Бир, җаным, үбим әле шул күзләреңне бер, бир! — Кунак хатыннан бу хәтле үк шуклык вә әрсезлек көтмәгән Инсаф йөзен читкә алды, ләкин хатын барыбер үзенекен итте, аның зәңгәр күзләреннән үпте...
— Яратам, дисең инде?!
— Әлегә яратам, дип әйтмәдем...
— Ә мине яратырга буламы соң? Син бит беләсең минем армиядән кайтмаганымны!
— Мин барсын да беләм. Ничә ел утырганыңны да беләм. Ләкин безнең мәхәббәткә моның бер катнашы да юк. Минемчә, син үзеңне бер дә кирәкмәгәнгә кимсетәсең кебек. Кимсенмә! Кимсенгән саен кеше үзенә бары начарлык кына ясый, тормышы уңышсыз була. Дөньяның начар ягын гына күрергә ярамый, аның яхшысын да күрә белү кирәк. Позитив булсын, позитив! Син менә дигән егет! Авырлыклар артта калды! Синең киләчәгең якты! Кил әле, качма, кил!
— Кил-дем...
— Кил... — Инсафны кулыннан тартып, Ландыш идәнгә тезләндерде һәм үзе дә аның каршына тезләнде. — Әгәр дә Раушанияң сине минем кебек ярата алса, сиңа якын да килмәс идем, арагызга кермәс идем. Тик ул сине минем күк беркайчан да ярата алмаячак, аңлыйсыңмы?! Әйе, ул сине карар, сиңа балалар табар, тик ярата алмаячак...
— Нишләп шулай дисең?
— Ул синең назга, сөюгә сусаган җаныңны аңламый һәм аңлый да алмаячак. Менә мин аңлыйм! Мин сине аңлыйм!
— Каян беләсең?
— Мин Раушанияне бер генә тапкыр күрдем һәм аның кем икәнен аңладым. Дөресме?
— Әйе, мин әле яшь, минем яратасым килә, — диде егет һәм, башын аска иеп, аның кулыннан алды. Ландыш (Инсафтан яшьрәк булса да), баласын сөйгән шәфкатьле, назлы аналар сымак, егетнең башыннан сыйпады. Бу сабый «бала»га, күз яшьләрен сыгып, инде елыйсы гына калды. — Чынлап та... шулай... ялгыз бит мин. Атам да, анам да юк. Читен миңа аларсыз, белсәң икән, шундый читен! Кайчак үкереп елыйсыларым килә! Шуңа күрә дә тизрәк башлы-күзле буласы иде, өйләнәсе иде. Кемгә булса да, тик ялгызым гына калмаска...
— Мин бар, мин сине ташламам...
— Сүз дә юк, син миңа ошыйсың, бик тә ошыйсың. Дөрес әйттең син, Раушания турында бик дөрес әйттең. Егет белән кыз арасында була торган ярату юк безнең арада, юк. Дуслык бар, ие. Төрмәдә чагымда ул мине ташламады. Ярдәм итте. Көтте. Анда мин гел аның турында гына уйладым...
— Аңлыйсыңмы...
— Ие...
— Төрмә — читлек бит ул, чокыр ул... упкын... Син чокырда яткан, тирән, төпсез упкында яткан... Чокырның, упкынның өске башыннан кем кычкырса да, кем генә ярдәм кулы сузса да, шул кеше сиңа фәрештә булып күренгән. Ә хәзер син иректә. Үз иркеңдә. Сиңа кем кирәклеген аңлар вакыт җитте...
АХИР
34
— Миңа шундый рәхәт синең белән...
— Миңа да...
— Ландыш...
Инсаф аңа тагын нидер әйтмәкче иде, хатын учлары белән егетнең авызын томалады. Әйтәсе сүз әйтелмичә калды, сөю дәрте икесен дә үзенең назлы кочагына тартып алды...
— Инсаф!
— Әү, җаным?!
— Ал мине!
Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты. Бер ун-уникеләп төймә... Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә атты, күлмәк бер урыннан чыртлап ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф, аңын җуйган кешедәй, күкрәгеннән сөт исе аңкып торган тансык хатынның җылы кочагына чумды. Иреннәр иренгә кушылды. Егет, җиңелчә хәрәкәт ясап, хатынны урынга аударды. Ландышның лак сибеп ныгытылган озын кара чәчләре мендәр өсләренә чәчелде, шул ефәк сыман бер тотам чәчне егет, бармаклары белән эләктереп алып, иреннәренә тидерде, шашып үпте. Аннан соң аларны учы белән җыйнап, бер күч саламны җилгә очырган сыман, Ландышның җилкәсенә атты. Үбешү янәдән кабатланды, аның теле Инсафның теле белән унисонга биеде, тәннәр буйлап иксез-чиксез рәхәтлек дулкыны йөгереп узды. Инсафның куллары, назлап, хатынның дәртен, теләген тагын да көчлерәк кузгатып, аның тәнен өйрәнде. Ландыш, әсәрләнеп, башын артка чөйде, егетне кабат үбешергә чакырып, муенын алга сузды. Инсаф аны җиңде, Ландыш аңа үзе теләп бирелде. Ике гашыйк, бер-берсен сөя-сөя, караңгыга убылды һәм алар алдында гаҗәеп мәхәббәт капкасы ачылды кебек. Бары тик ышык почмактан Инсафның колагына ата-анасының: «Улым, улым, нишлисең син, нишлисең?!» — дип эндәшкән җан авазлары гына ишетелеп калды...
7
Инсаф соң гына уянды. Тәнендә нык арыганлык сизсә дә, ул озак кына, урыныннан кузгалырга теләмичә, кулларын иркен сузып, төнлә чит хатын белән кичергән ләззәтнең рәхәтен, тәмен тоеп ятты. Иртәнге дүртләрдә кисәк кенә ашыгып чыгып киткән җанашы әле дә матрац белән ак җәймә җәелгән агач караватта ята кебек тоелды аңа. Ул шуны теләде, шуны уйлап хыялланды. Ләкин бу татлы хыялларын Раушания килеп бозды. Шулай алдан белгертми-нитми килеп керер дип аның башына да килмәде. Ишектән төнге кунагы кереп килә дип уйлады ул башта, әле дә ярый ялгыш: «Ландыш, килдеңме, җаным?!» — дип әйтеп ташламады. Бертөрле генә киенеп йөргән кыз бүген бөтенләй матур итеп киенгән, яңа сатып алган алсу төстәге күлмәк өстеннән үзенә бик нык килешеп торган юка гына джемпер кигән. Ничектер кәефе дә күтәренке, күңеле ачык иде кызның. Раушаниянең килүенә ул артык көенмәде, ләкин артык сөенмәде дә. Инсаф, өйдә эшсез тормас өчен, асрарга дип ике сарык алган иде. Сарыкларны сатып алды, дип әйтсәк, бигүк дөрес булмас, аңа аларны дуслары китерде. Сарыкларын һәркөн иртән торып ашаткан-эчерткән хуҗа кеше бүген вакытында тора алмыйча йоклап калды шул...
— Хәерле иртә! — дип сәлам бирде аңа Раушания. Тавышы чишмә суыдай чылтырап чыкты, ә йөзендә бәхетле елмаю балкыды. Табигатьтән ак чырайлы кызның битләре кызарып, тулышып киткән иде...
— Хәерле... Ёлки... сәгать ничә?
— Унбер. Тор, әйдә!
— Унбер?! Сарыклар...
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
2.* 35
— Йөрмә, мин салдым инде.
— Син...
— Ашарга пешкән... кухняда...
— Мин сине яңа гына килгәнсең дип торам...
— Өйдә тәртип. Урынны гына җыясы бар...
— Рәхмәт, ансын үзем...
— Килүемә шат түгелме?
— Шат... билгеле...
— Син әле һаман да йокыңнан айнып җитмәгәнсең, татлы йокыңнан.
— Ансы шулай! — диде егет, киерелеп.
— Бар, юынып кер!
Раушания урындык башында торган ак сөлгене Инсафка атты. Җәймә астында шәп-шәрә яткан Инсаф карават астына тәгәрәгән трусигын кулы белән капшап табып алды да, кунак кызы анда-монда йөргән арада, аны шыпырт кына киеп тә куйды. Аннан торып, урын җәймәсен рәтләп куйгандай итте. Ләззәт төне узган ятак өстен ул Раушаниядән яшерергә теләде. Ләкин ирләр беркайчан да урынны хатын-кыз кебек пөхтә итеп җыя алмыйлар. Шуңа күрә хуҗа егет юынырга дип аш ягына чыгып китүгә, Раушания урынны яңа баштан җыярга тотынды. Караваттагы ак җәймәләрнең чат-чатларын тартып, мендәр- күпчекләрен күпертеп, кабат урынны җәйгәндә, күзе ятак өстендә яткан сыңар колак алкасына төште. Колак алкасын күреп алгач, кызның йөрәге чәнчеп куйды. Ул арада, муенына сөлгесен урап, юеш чәчен сөртә-сөртә, Инсаф килеп керде. Кыз аңа әнә шул табылдык колак алкасын сузды. Хәер, егет аптырап калмады, үз-үзен бик тиз кулга алып:
— Нәрсә бу? — дип сорады.
— Колак алкасы.
— Кемдер калдырган, күрәсең.
— Караватыңнан таптым...
— Кичә кеше күп иде, — дип акланды егет һәм, колак алкасын кызның учыннан алып, бәллүр савытлар тезелгән иске сервант алдына куйды. — Берәрсе онытып, төшереп калдыргандыр...
— Ашыйсыңмы? Чәй кайнаган! — диде кыз, әлеге табылдыкка артык әһәмият бирмәскә тырышып.
— Аха! — Алар аш ягына чыктылар. Өстәлдә самавыр кайнап тора, кыз ике төрле салат ясаган, табада яңа бәрәңге кыздырган. — Раушания...
— Әү?
— Мин сине танымыйм, ни булды сиңа?
— Утыр!
Инсаф өстәл янына утырды. Кыз аңа чәй ясады. Ләкин аның эчәсе дә, ашыйсы да килмәде, ул кыздан күзен алалмады. Үзгә иде ул бүген, үзгә. Ниһаять, кыз үзе дә табын янына утырды һәм әз генә чәй йотып куйды.
— Беләсеңме, мин бүген төне буе йокламадым, — диде Раушания.
— Нигә?
— Сине уйладым. Сине генә түгел, билгеле, үземне дә. Һәм мин шундый фикергә килдем...
— Нинди, әгәр сер булмаса?
— Мин дөрес яшәмим бугай. Сиңа карата мин дөрес гамәлдә түгелмен. Менә шуны аңладым. Үзем сине яратам, ә үзем сине читкә этәрәм. Кичә кунакка килсәм, ни була инде? Каприз, җүләр каприз! Мин килмәгәннән берни дә булмады: кунакларың килде, аулак өең гөрләде. Шулай бит?
— Шулай! — диде Инсаф, чәй йотып. — Кыстати... Мәхмүт тә... Хәсти дә... э... э... Сылу да... барсы да сине сорадылар. Кая ул, нишләп килмәде, диделәр?!
АХИР
36
— Шулаймы?
— Ә син кая идең соң, бәгърем?
— Синең янда идем...
Беркатлырак иде аның Раушаниясе, самими, саф күңелле, нәрсә әйтсәң дә, шуңа ышана. Менә хәзер дә ул яраткан Инсафының кичәге гөнаһын һәм хыянәтен яшереп, аның алдында уен уйнап утырганын сизми, сизсә дә (хатын- кызлар ул нәрсәгә бик тә сизгер!), беләсе һәм шуңа ышанасы килми. Раушания, чәен ташлап, Инсаф алдына килеп утырды. Ничектер җайсыз килеп чыкты ул: егет тә аны теләмичә генә кочты һәм, ирексездән, сәгатькә карап куйды.
— ...күндем белән, — дип дәвам итте кыз. — Үз-үземә сүз бирдем: мин сине хәзер бер генә минут та ялгызың калдырмаячакмын. Син шуңа ризамы?
— Риза, — дип төксе генә җавап бирде егет һәм тиз генә Раушанияне аягына бастырды. — Соңга калам...
— Ашыгасыңмы?
— Кибет янына бер дус килергә тиеш.
— Кем ул?
— Дус.
— Нишләп ул өйгә килми?
— Андый кешенең монда күренмәве хәерлерәк.
— Яныңа дружокларың кайта башлаган, диләр. Син дөрес юлдамы соң, Инсаф?
— Мин һәрвакыт дөрес юлда, бәгърем! — Монысын ул ничектер ачу белән әйтте.
— Ачуланма... мин бит... болай гына...
— Ярый, мин хәзер кайтам! Китмә, өйдә бул!
— Инсаф! — Раушания инде киенеп китәргә торган егетне кабат туктатты.
— Нәрсә?
— Минем сиңа сөенечле хәбәр җиткерәсем килә...
— Нинди?
— Мин әти-әни белән ныклап сөйләштем.
— Җә?
— Яхшылап сөйләштем!
— Ну?!
— Алар риза.
— Нәрсәгә?
— Оныттыңмыни?
— Юк, онытмадым.
— Алар мине сиңа кияүгә бирергә риза. Ишеттеңме, алар риза! — Раушания, елмаеп-балкып, Инсафның кочагына сарылды. — Син нәрсә, сөенмисеңме?
— Сөенәм! — дип эндәште ул тешен кысып һәм ишекне бик каты итеп ябып чыгып та китте. Кыз бик нык аптырады. Нәрсә булган аңа? Нишләп
ул бер дә сөенмәде? Һәм бары тик шунда гына күңеле белән сизенә һәм нидер аңлый башлады кебек. Капылт кына өстәл янына утырып, суынган чәен яңартты, дулкынланудан рәтләп эчә дә алмады, яртылаш түгеп бетерде. Аннан елады, елап туйгач, зал ягына йөгереп чыкты һәм сервант каршында яткан сыңар колак алкасын кулына алды. Учына салып, каты итеп кысып та карады, ләкин алка ямьшәймәде — яхшы сыйфатлы алтыннан коелган иде булса кирәк...
8
Раушания аның кергәнен сизми калды. Кулына китап тоткан Ландышны күргәч, бу очрашуның яхшылык белән бетмәячәген шундук сизенде. Колак алкасын вакытында яшерергә өлгерде, аны урманда төз наратлар сыман басып торган бәллүр бокаллар арасына шудырды. Өйдә Раушанияне күргәч, Ландышның кәефе кырылды.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
37
Булачак хуҗабикә белән ул бик коры гына күреште.
— Исәнме!
— Исән...месез...
— Хуҗа кая?
— Сез... Инсаф янынамы? Хәзер кайта, ул бер кеше белән күрешергә дип кенә китте.
Кунак хатын аны тыңламады да кебек. Кисәк кенә карават янында тулгана башлады, мендәр һәм җәймә асларын актарды. Сәер, бик тә сәер иде бу...
— Сез кем соң?
— Ландыш мин. Латыйп хатыны. Ишеткәнең бармы?
— Юк, мин бу авылдан түгел. Әлегә күп кешеләрне белмим.
— Мин дә бу авылдан түгел, — диде эзләнүен дәвам иткән хатын. — Син Раушания бит әле?
— Әйе, шулай, — диде кыз һәм аның ирексездән күкрәкләре киерелде.
— Инсафның булачак хатыны. Каян белдегез?
— Инсаф әйтте. Үзем дә бер мәртәбә күреп калдым сине...
— Кайда?
— Китапханәдә.
— Әйе, мин аннан бер мәртәбә китап алган идем.
— Булачак хатын... хе... белмим, ул бит миңа гашыйк... мәхәббәтен аңлатты...
— Инсафмы?! — диде ул, сискәнеп.
— Әйе.
— Кайчан?
— Бүген төнлә. — Кисәк кенә әйтелгән бу авыр сүзләр Раушаниянең йөрәген куырып алды. Имәндә икән чикләвек. Ничек була соң инде бу? Көтеп алган, өзелеп сөйгән егете аңа хыянәт иткән булып чыгамы? Төне буе шушы чит кеше хатыны белән мәхәббәт уйнап ятканмы? Шулай да аның күңеле моңа әле һаман да ышанып бетә алмый иде.
— Бүген төнлә... Аулак өйдәме?
— Әйе, аулак өйдә! — Ландыш, каударланып, ак җәймәне селкеп атты. Раушания инде барсын да күптән аңлаган иде...
— Эзләмәгез!
— Нәрсә эзләмә!
— Сез эзләгән әйбер менә монда. Мәгез, алыгыз!
Ул сервант эченә шудырган табылдыкны алып, Ландышка сузды. Ландыш, исе китмичә генә, колак алкасын кызның кулыннан тартып алды да сул колагына тагып куйды. Уң колагындагысы исән, үз урынында иде һәм алар кабат пар булдылар.
— Рәхмәт!
— Низышты! — дигән булды эчендәге нәфрәт хисләрен яшерә алмаган кыз. Ул тәмам тулышкан, ярсыган иде.
— Әпсәләмовны менә монда калдырам! — диде хатын, китапны күренә торган җиргә, сервант алдына куеп. — Сау бул!
— Туктагыз! — дип чәчрәде кыз.
— Туктадым!
— Сезгә оят түгелме?!
— Оят! Ни өчен?
— Сез кияүдәге хатын, сезнең гаиләгез бар. Нишләп сез егет белән кыз арасына керәсез?
— Дөресен ишетәсең киләме?
Дөресен әйткәндә, Раушаниянең кыбырсуы Ландышның ачуын чыгара башлаган иде. Бу сөйләшүне ул озакка сузып тормаска, дөресен әйтеп, моңа бик тиз нокта куярга теләде. Бу хәлләрдән тәмам сулуы капкан Раушания әйе, дип тә әйтә алмады, фәкать баш кына селекте.
АХИР
38
— Инсаф сине яратмый.
— Без... без... аның белән өйләнешәчәкбез...
— Әйе, ул сиңа өйләнер. Тик беркайчан да сине ярата алмас.
— Ә кемне ярата соң ул?
— Мине.
— Сезне?!
— Әйе. Мин дә аны яратам.
— Ышанмыйм. Инсафның сезне яратуына ышанмыйм!
— Ышанмыйсың?!
— Әйе...
— Әй, кызый! Дөресен әйттерәсең бит инде...
— Әйтегез...
— Әйтимме?!
— ...миңа барыбер...
— Без аның белән бүген төн кундык! — диде бераз тын алганнан соң Ландыш.
Баядан бирле ут йотып, күңеле сызланып торган кыз агарынып китте, хәлен җуеп, урындыкка сөялде. Ничек була соң инде бу? Ул Инсафның җиде ел буе төрмәдән чыкканын көтте. Әти-әнисеннән яшереп, соңгы акчасын җыйнап, качып-посып, аның янына свиданкага йөрде. Раушания үзенең саф, чиста күңеле белән яраткан егетенең бу кыланышын һич кенә дә аңламады. Чөнки (аның уенча) бу башка килерлек хәл түгел. Аны шулай рәнҗетергә Инсафның бернинди дә хакы юк кебек иде. Кеше кайвакыт тау хәтле тау күчерә, тик шуның бер генә игелеген дә күрми. Кемдер җепкә салынган инәне (үзе салмыйча!) бер урыннан икенче урынга гына күчереп куя, ә шуннан тау чаклы игелек, дөнья хәтле файда күрә. Юк, бу болай була алмый, мондый кешелексез гамәлнең ахыры һәрчак начарлык белән бетә. Кыз шулай дип уйлады, ә бит аның шулай дип уйларга хакы бар иде.
— Ә ни файда сезгә моңардан?
— Ялгышасың, — дип кырт кисте Ландыш. — Мин файда эзләмим. Мин сөю эзлим...
— Нишләп соң аны ирегездән эзләмисез?
— Иремнән тапмадым... кызганыч...
— Кызганыч...
Саташумы соң бу? Нишләп соң әле ул аны кызганырга тиеш?! Раушаниянең үз хәле хәл. Ә, юк... ул аны кызгана. Кемгә ышанырга соң аңа? Кемгә? Яраткан кешеңә хыянәт итү берни дә тормаган һәм андый гамәл зур гөнаһка саналмаган заманда ул кемгә ышанырга тиеш соң, кемгә?
— Мин елый да алмыйм, ишетәсезме, минем хәтта күз яшем дә чыкмый!
— диде авырсынып урыннан торган Раушания. — Мин еларга, кычкырып еларга тиеш! Ә мин... мин елый алмыйм... бары тик бер күз яше... коткарса, ул гына... коткара... ала...
Баядан бирле йөзе чиста ак кәгазьдәй агарынган мескенкәй, чайкалып, сөрлегеп китте, аннан йөрәген тотып, идәнгә тезләнде. Мондый ук хәл килеп чыгар дип башына да китермәгән Ландыш, иелеп, кызны кулыннан тотты. Раушания кисәк кенә кулын тартып алды һәм йөрәк тирәсен уа башлады. Аның сөйләшер, хәтта эндәшер хәле дә калмаган, тыны кысыла иде...
— Сумкада...
— Кечкенә... сумкамда... нитра... глиц... ин...
— Аңламадым...
— Сумкада...
Кыз йөрәген тотып чүкте, тынды. Коты очкан Ландыш нишләргә дә белмәде. Нишләргә? Үлә ич бу! Үлә бит бу кыз...
9
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
39
Инсаф бүген беркем белән дә очрашмады. Очрашасы кешесе белән инде күптән очрашты һәм мәсьәләне ачыклады кебек. Бу атасының аянычлы үлеме белән бәйле иде. Ул һәрвакыт, атасы Нариман үз үлеме белән үлмәгән, аңа кемнәрдер булышкан дигән уйда торды. Фактлар күрсәткәнчә, мәсьәлә ачыкланды да кебек, ләкин бу хакта әле соңрак, соңрак тагын бер кат уйларга булыр...
Кибеткә тәмәке алырга гына дип чыккан егетнең йөрәге, нидер сизенгәндәй, өйгә куды. Уйлаганы юш килгән икән. Идәндә аунап яткан Раушанияне һәм аның янында чарасыз буталган Ландышны күреп, Инсаф иң элек тораташ булып катты. Ландыш идәнгә ауган кызны әле һаман да күтәрергә итенә иде...
— Нишлисез сез?!
— Килгән идем... Әпсәләмовны күтәреп! — дип нидер бытылдады хатын.
— Ә ул...
— Кагыл! Торма юлымда! — дип акырды ул Ландышка һәм, аны читкә этәреп, Раушания янына атылды. — Раушания! Раушания!
— Ауды ул...
— Чирле бит ул! Йөрәк чире аңарда! Аңа дулкынланырга да, борчылырга да ярамый. Ярдәм күрсәтмәсәң, китә дә бара! Даруы?
— Ә?!
— Даруы кая? Ул бер сүз дә әйтмәдеме?
— Сумкада, диде...
— Сумка? Ә! Сумка! — Раушаниянең сумкасы залга керә торган ишек катындагы агач элгечкә эленгән иде. Инсаф сумканы «төбе-тамыры» белән элгечтән йолкып алды да, чәчеп, эчендә ни бар, шуның барсын да идәнгә койды. Сумкадан хатын-кыз кирәк-яраклары — пудралар, кершәннәр һәм шулар белән беррәттән төрле зурлыктагы, төрле төстәге кечкенә таблеткалар да коелды. — Менә алар...
Инсаф Раушанияне күтәреп алды да, караватка яткызып, авызына көчләп диярлек дару каптырды. Ландыш стакан белән су китерде, егет кирәкми, дип, суны кире какты. Бераздан Раушания җиңел сулап куйды һәм аңына килде. Инсаф аның башыннан сыйпап, битеннән үпте: «Аллага шөкер!»
— Мин кайда? — дип сорады аңына килгән кыз.
— Бездә... ничек хәлең? — Ул аны кабат кочмакчы булды.
— Ор-рын-ма! — дип эндәште аңа кыз. Ул аны ярсып, кычкырып әйтмәкче иде, ләкин алай ук кычкырып әйтерлек хәле юк иде шул.
— Раушания... Раушаниям... бәгърем! — дип төчеләнгән булды тегесе.
— Кагылма! — Тәмам үлем хәлендә яткан кеше тиз генә торып та басты. Йөрәк авыруы шундый нәрсә шул инде ул: әле генә кеше үлеп ята, бераздан карыйсың, җир җимертеп чабып йөри...
— Син кая?
— Киттем...
— Бу хәлеңдә...
— Хуш!
— Тукта инде!
— Мин сине күралмыйм, ишетәсеңме, күралмыйм!
— Ни өчен?
— Әйтер!!!
Раушания кулы белән Ландыш ягына төртеп күрсәтте һәм ул уйлап өлгергәнче, сумкасын җыештырып, өйдән чыгып качты. Инсаф аның артыннан чыгып йөгермәкче булды, тик нигәдер тукталып калды. Йөгерүнең, ялынуның мәгънәсез икәнлеген аңлады ул. Андый горур холыклы, баш бирмәс кеше белән бу хәлләрдән соң сөйләшеп, нидер аңлатып торуның мәгънәсе юклыгын яхшы аңлый иде. Бертуктаусыз бүлмә буенча йөренгән егет тәмәке кабызмакчы булды, ләкин шырпысы яңгыр астында чыланган булып чыкты. Җене кузгалган Инсаф,
АХИР
40
каударланып, тәмәкесен тәрәзәдән атып бәрде.
— Күңелең булдымы инде?
— Аңламадым?
— Сөйләдеңме барсын да?
— Сөйләдем.
— Нигә?
— Ялганлый белмим, — дип турыдан ярды хатын. — Яшереп торганчы, турысын әйтүең яхшырак.
— Йөрәге авырту кызга, шулаймы?!
— Гафу ит, ансын уйламаганмын, мин аның чирле икәнен белмәдем.
— Белсәң, әйтмәс идең инде?
— Белмим, әйтә алмыйм.
— Алай гел дөресен генә сөйли торган кеше булгач, нишләп соң иреңә дә сөйләмисең?! — дип кызып китте Инсаф. — Ирем, иркәем, әйтмичә булдыра алмадым, мин сиңа хыянәт иттем, аулак өйдә, айлы төндә яшь егет кочагында яттым! — дип нишләп соң иреңә кайтып әйтмәдең?
— Борчылма, — дип тынычландырды аны яшь бичә, — тиздән анысы да билгеле булыр, авылда андый хәбәр бик тиз тарала.
— Кая барабыз без? Кая тәгәрибез?! — дип өзгәләнде егет.
— Упкынга, Инсаф, упкынга...
— Упкынга?!
— Әйе. Тик әле соң түгел. Син Раушанияңне кайтара аласың. Минем белән дә, ирем белән дә сиңа кыенлык булмаячак. Әгәр дә...
— Нәрсә?
— Әгәр дә син мине хәзер үк куалап кайтарсаң!
— Куалап? Сине?!
— Ку мине! Ку!!! — Инсаф Ландышны куарга дип талпынгандай булды, тик аңына килеп, шундук артка чигенде. — Слабо, да?!
— Мин сине куа алмыйм, ишетәсеңме?! Син минем бөтен җанымны, бар күңелемне яулап алдың. Тәнемә рәхәт, җаныма сихәт өстәдең. Синнән башка яши алмыйм мин хәзер, ишетәсеңме?
Алар кисәк кенә кочаклаштылар. Аннан Инсаф аны караватка аударып, кочаклады, үпте. Ландыш сискәнеп сикереп торды.
— Нишлисең син?! Безгә сак булырга кирәк!
— Әй, буласы булган... — Ул Ландышны кабат урынга сөйрәде...
— Шулай да! — Ул Инсафның назын кире какты.
— Ә кемнән куркырга тиеш соң без? Иреңнән?! — Инсаф урыннан торып, стаканга салып су эчте. Комсызланып, йотылып эчте. — Беләсең килсә, мин синең Латыйбыңнан грамм да курыкмыйм! Ул миннән курыксын, ул!
— Нишләп алай дисең?
— Ул бурычлы минем алда.
— Ничек?
— М...м... озак аны сөйләргә...
— Шулай да? — Инсаф озак кына бер сүз дәшмичә, бүлмә буенча йөренде. Барсын берьюлы әйтеп, ачып салу җиңел нәрсә түгел. Дөресен әйткәндә, ул аңа бигүк әзер дә түгел иде.
— Төрмәдә мин түгел, ә синең Латыйбың утырырга тиеш иде.
— Ничек?
— Мин аның өчен утырдым.
— Син?! Аның өчен?!
— Кабатлап әйтәм: мин аның өчен утырдым.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
41
— Ә ул ни өчен утырырга тиеш иде?
— Газизне мин үтермәдем, аны синең ирең үтерде.
— Димәк, үтерүче син түгел. Үтерүче — минем ирем. Кызык... Ә Латыйп миңа башкачарак сөйләде. Кайсыгызга ышанырга соң?
— Ансын үзең кара инде...
— Син... кешеләрнең күз алдында бер зәгыйфь, мескен баланы имгәтеп аткансың... Бу — Латыйп сүзләре... Мин моңа алдан ышанган идем, ә менә синең үзеңне күргәч, үзеңне белгәч, шик-шөбһәләрем юкка чыкты...
— Жылы сүзең өчен рәхмәт...
— Димәк, төнлә булды бу хәл...
— Әйе, төнлә клуб бакчасында. Ләкин мин түгел, синең шакалың үтерде аны. Кыйнап үтерде. Бер сүз өчен, ишетәсеңме, бер сүз өчен!
— Нинди?
Сорау катгый һәм ул җавап көтә иде. Инсаф Ландышка менә ниләр сөйләде...
Латыйп шул кичне клубка соңга калып төште. Бик каты эчкән иде ул, ә эчкәч, ни кыланганын да белештерми. Ярсып-ярсып, клуб рәшәткәләрен ватарга тотынды. Авыру чырайлы, нәүмиз җанлы Газиз аңа: «Үзебез яшисе авыл, саклыйк клуб бакчасын!» — дип ялгыш кына әйтеп ташлаган иде, тегесе, дуамалланып, шул мескен егетне кыйнарга да тотынды. Латыйпка кушылып, Газизне башкалары да типкәләделәр. Инсафтан башка! Кызык бит! Мескен кешене аны кем дә таптый! Яшь бит әле алар! Бар да гайрәтле: Мәхмүт тә, башкалар да шунда иде... Иң аянычы шул! Шул нәрсә Инсафның әле һаман да күз алдыннан китми... Бакчада ниндидер шыксыз хайван сөякләре аунап ята иде. Латыйп шуларның берсен Газизнең авызына тыкты. Төя-төя, акырта- акырта тыкты! Газизнең авызындагы бөтен алгы тешләре сынып чыкты, авызы ертылды, аннан шаулап кан акты... Түзеп торышлы гына түгел иде моңа! Егетләр Газизне, Латыйптан тартып алып, урам кырына чыгарып салдылар. Ул анда, ыңгырашып, шактый озак ятты. Шуннан соң йөк машинасына салып, хастаханәгә алып киттеләр. Ләкин табиблар аңа ярдәм итә алмадылар. Ике-өч сәгатьтән ул җан тәслим кылды. Иртән егетләрнең барсын да, машинага төяп, районга, милиция бүлегенә алып киттеләр. Сигез кеше арасыннан Инсафны гына утырттылар. Инсаф үзе шуны теләде, аның гына шуңа көче җитте. Әгәр шул сигез кеше арасыннан берәрсе бу җинаятьне үз өстенә алмаса, барысы да төрмәгә утырачак, тагын да зуррак сроклар алачаклар иде. Шул исәптән Латыйп та. Тикшерүчеләр аларга шул нәрсәне сөрде. Сүз дә юк, курку хисе көчле булды. Һәркемдә! Мескен малайны кыйнаганда, бөтенесе дә герой иде, ә җавап бирә башлагач, барысы да куркуга калып, пошаманга төште. Кыскача гына әйткәндә, барысы да куркак булып чыкты. Каян килеп чыкты соң Инсафта шундый кыюлык? Әле борын астына мыек та чыгарга өлгермәгән яшь егет бу мәгънәсез җинаятьне ничек итеп шулай үз өстенә ала алды соң?! Белми, аңламый аны Инсаф үзе дә. Эшнең зурга киткәнен аңлап алган Латыйпта да кеше төсе калмады, ул да куркып калды. Жүләр егет Латыйп кылган җинаятьне үз өстенә алгач, беренче мәртәбә аның әнә шул курку баскан чыраенда бәхетле елмаю хасил булды. Ә үтерүче ул иде бит! Үтергәнче кыйнады Газизне! Әгәр дә ул чын кеше, чын мужик булса, үз гаебен танып, үзе кылган җинаятьне гаепсез кеше өстенә ташламас иде, шәт! Калганнары анда карап торучылар гына булдылар. Егетләр дә Латыйпка шул турыда әйтеп, аңлатып карадылар. Юк! Курыкты! Төрмә белән буяласы килмәде. Ә менә Инсаф нигәдер курыкмады! Егет әлеге җинаятьне үз өстенә аласын белгәч, ул аның яныннан бер минут та китмәде. Боргаланды, сыргаланды, юмалады һәм аңа ниләр генә вәгъдә итмәде. Инсафның әнисе ул вакытта бик каты авырый иде. Йөрәгенә операция ясар вакыт җиткән. Латыйп аңа да акча табам дип ышандырды, антлар эчте. Аның сүзенә ышансаң, ул барсын да эшләячәк, тик Инсаф кына утырсын, Инсаф кына таш диварда чересен! Тик ул гына, Латыйп
АХИР
42
кына исән калсын да ул гына, корсагын киереп, ашап-эчеп, иректә йөрсен...
— Ирең әнә шулай исән калды, — дип нәтиҗә чыгарды Инсаф. — Чумды бәхеткә...
— Ничек?
— Малае бар, менә дигән чибәр, акыллы хатыны бар...
— Син аны бәхетле кеше дип уйлыйсыңмы?
— Белмим, — диде егет. — Тик шуны гына әйтә алам: биргән вәгъдәсенең ул нуль бөтен уннан берен дә үтәмәде. Әни өчен бер тиен дә бирмәде. Әнкәй үлде. Әтине кыйнаттырды. Минем янга ул бер генә тапкыр да килеп карамады, бер сыңар передача да китермәде. Менә шуннан соң әйт әле, ничек итеп мин шул паганый иреңне хөрмәт итәргә тиеш соң, ә?!
— Әйе, — диде ирексездән уйга калган Ландыш. Ул бу сүзләрне Инсафның җилкәсенә башын куйган килеш, аның күзләренә туры карап әйтте. — Мин әле күп нәрсәне белеп тә, аңлап та бетермим икән. Дура я, наивная дура! Син шуны бел: Латыйпка караганда, мин сиңа күбрәк ышанам. Нигә? Яраткангамы?
— Шуңа күрә Латыйп алдында мин бернинди дә вөҗдан газабы кичермим, — диде хатынны кочагына кысып үпкән Инсаф. — Белсен: мин аның хатынын тартып алмыйм, ул минем ирегемне тартып алды. Мин яратам, беркемнән дә курыкмыйча яратачакмын!
— Мин дә...
— Тагын кайчан киләсең?
— Бүген кич, Алла теләсә!
— Мин сине көтәм.
— Яхшы. Мин сиңа китап алып килгән идем. Әнә, сервант каршына куйдым.
— Рәхмәт, укырмын...
9
Раушания белән аралары бозылуы Инсаф өчен эзсез узмады. Кыз аның хыянәтен кичермәде һәм инде берничек тә кичермәс кебек иде. Бу вакыйгалардан соң бер-ике атна вакыт узды, Инсафның Латыйп хатыны белән иснәшеп өлгергәнен кайбер озын телләр сөйли дә башлаган иде инде. Бу гайбәт сүзләр, ниһаять, аның дәү әнисенә дә барып иреште. Шуңа бик нык хафаланган Кәримә карчык беркөннәре Инсафны өендә эзләп тапты. Керүгә үк, оныгына аты-юлы белән акырырга тотынды:
— Нишлисең син, җаным, ә?!
— Нәрсә булды, дәвәни?
— Нәстә, Латыйп хатыны белән сөйрәлә башладыңмыни инде?!
— Каян белдең?
— Нишләп һаман синең янга йөри ул?
— Китап кертә... укырга!
— Хәзер! Укытам әле мин синең арт сабагыңны! Атаң-анаң урнына калган кеше мин! Оятсыз син! Сабакы! Өтермәдән җүнле нәстәгә үрәнеп кайтмаган икән син! Ү-ү-үтерәм!
Өстәл өстендә яткан агач уклауны эләктереп, ул оныгын куып китте. Дәү әнисеннән мондый ук әрсезлек көтмәгән Инсаф башта аптырап калды, Кәримә апай, Инсафның туктап калуыннан файдаланып, уклавы белән шәп кенә итеп аның аркасына томырды.
— Ай! Төрмәдә конвойлар да бу хәтле каты кыйнамыйлар иде.
— Мә, башың беткере!
— Дәвәни, бәлкем, җитәр!
Кәримә шук, җитез оныгы артыннан артык ыргыла алмады, кирәгеннән артык юанайган карчык, аягы авыртудан зарланып, ухылдап, урындыкка утырды. Инсафның исенә төште: балачагында бик шәп итеп шулай бер кыйнаган иде аны дәү әнисе! Ни өчен кыйнаганын хәзер инде ул хәтерләми, мөгаен, шуклангандыр.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
43
— Нишләп син шулай кеше рәнҗетәсең, ә?! — дип бытылдады сулуы капкан карчык.
— Кемне?
— Раушанияң миңа килде.
— Сиңа?
— Ие. Ике атна күрешмәгәнсез бит инде. Нигә дип рәнҗеттең син аны? Ул шуңа лаек баламыни суң?
— Юк, ул аңа лаек түгел.
— Шулай булгач. Бар, барып монда алып кайт үзен! Гафу үтен үзеннән, ишетәсеңме!
— Нишләп сиңа килде соң ул? Миңа килмәде?
— Җәяү, үз аягы белән менгән. Хәзер йөрәге авыртып тора. Йә авылына төшереп бир, йә үзеңә алып кит. Үтерәсең бит инде син аны! Синең өчен кызым шулай кайгырып үлде. Инде Раушанияне дә үтермәкче буласыңмы? Сине яратып, синең өчен җан атып йөргән кыз бала бит ул! Латыйп хатыны сымак теләсә кемнең муенына асылына торган салам сыйрак түгел! Алып кайт Раушанияңне! Озакка сузмыйсың — үктәберләрдә өйләнәсең. Акча юк дип борчылып йөрмә, табарбыз, кассада әзрәк җыйган акчам бар...
— Дәвәни, тыңлале...
— Тыңлыйсым да килми!
— Син бит әле үзең дә каршы идең. Раушаниягә өйләнмә, дип колак итемне ашадың...
— Ие, шулай. Башта шулай дип уйлаган идем. Сине сау-сәламәт, тап-таза, дөньясын ялт иттереп торган, менә дигән хатынга өйләндерәсем килде. Тик хәзер фикерем үзгәрде. Раушанияне рәнҗетергә ярамый, юк, берничек тә ярамый...
— Дәвәни, әзрәк аякка басмыйча өйләнә алмам, ахрысы!
— Никах белән булса да торып торыгыз!
— Аның ата-анасы никах туена гына риза булмаячак, син әле аларны белмисең...
— Ярар, анысын үзеңә кара! — диде Кәримә. — Тик син хәзер безгә барасың. Раушания янына!
— Яхшы! — диде егет, башына тиз генә кепкасын каплап. — Мин әзер.
— Тукта! — дип кычкырды Инсафның каршысына барып баскан карчык. Кәримә бик тә ярсулы иде бүген, аны бу ярсуыннан туктатыр өчен галәм көчләре кирәк иде. Егет башта берни дә аңламады. — Туктале син... кеше хатыны янына йөрүдән! Атап әйтәм: яхшыга алып бармый бу! Латыйпның кем икәнен беләсең! Бик тә явыз адәм бит ул... нәселләре белән шундый алар...
— Бер Латыйпка гына каршы тора алырбыз ансы!
— Нинди кире кеше син, ә! Атаң да мондый кире кеше түгел иде, җайлы иде. Кабатлап әйтәм: шаярма ут белән. Хәбәре бөтен авылга таралачак, инде таралмаган булса. Кияүне, Нариманны, Латыйп кына харап итте, син моны белеп тор, яме! Белеп тор...
— Беләм, дәвәни, беләм...
Әйе, Латыйпның Нариманны кыйнатканын малае инде күптән белә иде. Ничек булганын барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
Ләкин шул көнне Инсаф Раушания белән күрешеп сөйләшә алмады, аны Кәримәләр йортыннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән район хастаханәсенә озаттылар.
10
Латыйп, Латыйп... Сүз һаман да шул кеше тирәсендә бара. Инсафның кайтканын да белә, югыйсә, ә ул юк, күренми дә, килми дә. Егетнең аның янына баш иеп барасы килмәде һәм ул бармады, бармаячак та!
Ә Латыйп үзе килде, кыш уртасында тиктомалдан килде дә керде. Ул бәлкем
АХИР
44
Инсаф янына килмәгән дә, аңа кермәгән дә булыр иде, әгәренки авыл тирәсендә хатыны төрмәдән кайткан егет белән йөри, дигән гайбәт сүзләр таралмаса. Хәер, хуҗа егет тә аптырап калмады, кунак килүгә, аңа башта концерт куйды, чып- чын концерт. Латыйп кары көрәлгән тар сукмактан атлап өйгә кергәндә Инсаф рәхәтләнеп гармунда уйнап утыра иде. Күрәсең, ул Латыйпның өйгә кергәнен күреп калган һәм гармунны да кулына шуңа махсус алган иде. Латыйпка шулай тоелды. Егет кунакны күз кырые белән генә күзләп алды да, аңа ни кул бирмичә, ни утырырга урын тәкъдим итмичә, җүләр кеше сыман, гармунда уйнавын дәвам итте. «Жүләр»нең гармун уйнаганын тыңлап, карап, Латыйп озак кына ишек төбендә кагаеп торды. Авыл җирендә әле аны берәү дә шулай санга сукмыйча, мыскыл иткән сыман ишек төбендә тотканы булмады! Чырай сытылды, кәеф бозылды. Бераздан түзмәде — тамак ярып акырды ул:
— Карале, тиңдәш, мин бит монда үзешчән сәнгать концерты тыңларга дип килмәдем!
— Нигә килдең? — дип сорады Инсаф, гармунны әкертенрәк уйнап.
— Сөйләшергә, аңлашырга дип килдем!
— Сөйләшеп кенә аңлаша алырбыз микән? Кредит доверия исчерпан, брат!
Шул сүздән соң Инсаф тагын да катырак уйнарга тотынды, уйнап кына калмады, җырлый да башлады. Ул моңлы, мәгънәле җырлар җырларга ярата иде. Бу юлы исә ул әлеге җыры белән чакырылмаган кунакны кечерәйтеп, мыскыл итебрәк җырлады кебек...
Бер тауда ун чишмә,
Унысы ун төстә.
Берсе тиз болгана, Берсе тиз моңлана ком-ташта...
Латыйп инде торып китәргә торганда гына, гармунчы уйнавыннан туктады һәм гармунга өргәләгән булып, аны сак кына сандык өстенә утыртты. Ниһаять, ул Латыйпны бөтен мөчәсе, төсе-кыяфәте белән күрде. Урамда ерактан гына бер-ике мәртәбә күзгә чалынды ул, ләкин анда җүнләп күреп бетерә алмады. Үзгәргән, олылар кыяфәте кергән. Аларның яшь аралары әлләни зур түгел, шулай да Инсаф әле аның янында шактый яшь булып күренә иде. Латыйпка чынлап та олылар төсе, ир-ат кыяфәте кергән иде. Юанайган, корсак чыккан. Карап торышка ул май баскан бурсыкка охшаган, әрсез җан, оятсыз чырай. Холкы да шактый бозык — кызып китеп, һәр сүзгә бәйләнергә генә тора. Элегрәк авылда ата хулиган булып саналса, хәзер ул үзен авылның иң зур, иң бай кешесе итеп хис итә иде. Акчасы бар, чит ил машинасында гына йөри, бригадасы эшләп тора, заказлар җитәрлек. Авылдашлары алдында: «Фәлән хәтле колхозчыга эш урыны ачтым мин!» — дип мактанып йөрергә дә ярата...
— Сөйләшергә дип килдең түгелме соң?
— Килдем, тик...
— Каршы алуым ошамады, шулаймы?! — Латыйп, белмим дигән сыман, җилкәсен җыерды.
— Ә ничек каршы алыйм мин сине? Әгәр җүнле бәндә булсаң, кайтуга ук яныма кергән булыр идең, өеңә чакырып, кунак итәр идең. Юк бит! Җиде ел төрмә шакшысын җыйдым. Аңлыйсыңмы? Ә син миңа нинди игелек кылдың? Әнкәйгә ярдәм итәм дип вәгъдә бирдең дә...
— Сәбәпләре булды, — дип акланды кунак. — Ул чакны мин бу кадәр үк аякка басмаган идем. Бригадам булса да, шабашкыларым юк иде. Ни белән ярдәм итим? Бетем беләнме?!
— Юк кына нәрсәдән дә кешенең күңеле була. Синнән әнине больниска илтергә дип машина сорап кергәннәр, ә син машина кабызырга да бензин юк, дип әтине кире
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
45
борып чыгаргансың. Әнине пожарный машинасында алып барганнар. Ике сәгатькә соңга калган. Син бит, авылда булып та, әнине күмәргә дә килмәгәнсең. Әйтерсең лә әни дә юк, мин дә юк...
— Әйтәм бит...
— Әйтмә! Мин бит кайтуга синнән фатир да, иномарка да сорамадым. Игътибар, кешечә игътибар гына кирәк иде...
— Туктале! — дип бүлдерде аны кунак. — Мин синең яныңа бүген акланырга да, якланырга да килмәдем. Мин, беләсең килсә, шул ялгышны төзәтергә дип килдем.
— Кызык. Ничек итеп?
— Ә менә ничек...
— Ничек?
— Буш кул белән дә килмәдем...
Җылы өйдә эсседән эреп тирли башлаган Латыйп башта кара пуховигын салып элде һәм шуның кесәсеннән бер калын гына конверт чыгарды. Конвертны, сөеп-назлагандай, озак кына учында угалап торды, соңыннан шапылдатып өстәлгә китереп салды.
— Нәрсә бу? — дип сорады Инсаф.
— Акча.
— Акча?!
— Ие. Йөз дә илле мең. Элек юк иде миндә андый акчалар. Ә хәзер бар. Хәзер, бр-р-рат, мин дөньяның артына тибеп яшим! Ал, сиңа ул!
Инсаф, кызыксынып, конвертның чатын ачып карады. Конверт эчендә чынлап та таслап төрелгән эре акчалар ята иде.
— Ал! Синеке! Аздыр дип уйламыйм...
— Рәхмәт! — диде егет берникадәр уйнап. Ул кызык өчен хәтта конвертның тышын үбеп, чатын иснәп тә куйды. — Бик вакытлы китердең. Как раз өйләнергә йөрим... Ах! Акчаның исе юк, диләр... Бар икән бит, бар!
— Акчаны аласың. — Латыйпның хәтта тавышы да үзгәрде, хуҗаларча басынкыга әйләнде.
— Әйе...
— Бер шартым бар...
— Нинди шарт?
— Акчаны аласың да, авылдан таясың!
— Син миңа андый шарт куя алмыйсың! — дип кычкырды аңа Инсаф һәм конвертны кире өстәлгә бәрде. — Шартны мин үзем куям, аңладыңмы?! Курыкмыйм, сиңа гына көчем җитәр. Мин синең үзеңне туган авылыңнан куам! Мин түгел, ә син китәчәксең авылдан, ишетәсеңме, син!
— Нәрсә, гаебем зурмыни соң шул тиклем синең алда?!
— Зур.
— Яшьлектә ни генә булмый, кардәш. Син бит үз теләгең белән барып кердең анда. Сине беркем дә көчләмәде. Аласың юк иде үз өстеңә булмаган гаепне, нишләп алдың соң?!
— Мин хет кеше булып калдым. Ә син...
— Нәрсә мин?
— ...опустился.
Латыйп эшнең кая барганын яхшы аңлады. Әйе, Инсаф алдында аның гаебе зур иде. Ул аның җинаятен үз өстенә алды. Ни өчен алганын аңлавы кыен. Чынлап та, ул вакытта Латыйп яшьләр арасында авторитет иде. Ләкин аңардан куркып кына бу саф күңелле егет шундый юлга баргандыр дип тә әйтеп булмый. Моның төбендә Латыйп аңламаган икенче бер нәрсә ята, тик аны һич кенә дә аңларлык түгел. Күрәсең, ул моны аңларлык дәрәҗәдә түгел иде әле...
— Әтине ник үтердең? — Бу гаепләү сүзләре алдагысына караганда да зәһәррәк яңгырады.
АХИР
46
— Нахак сүз. Мин Нариман абыйны үтермәдем. Аллам сакласын! Батып үлде ул!
— Беләм, син аңа бармак белән дә тимәгәнсең.
— Дөрес, мин аңа тимәдем.
— Тик ул шул ук бер нәрсә: син аны кеше аркылы кыйнаттыргансың. Заказал ты его, аңлыйсыңмы?!
— Юк, дөрес түгел бу...
— Ни өчен икәнен дә әйтимме?
— Авыл халкы шулай дип сүли инде. Имеш, мин аңардан арзан бәядән тана сораганмын. Җүләр бу халык, ә! Мин Латыйп башым белән, нәстә, шул хәерче атаңның танасына калганмы?!
— Юк, аның өчен генә түгел. Ярты елга түләнмәгән хезмәт хакын сорап килгән өчен, шуңар эшләүче егетләрне дә котырткан, дип кыйнаткансың син аны. Ул ярты елдан артык синең бригадыңда эшләгән. Кулсыз, гарип кешегә канау казыткансың бит син, мәнсез!
— Казымыйча да булмый... Акча җиңел генә таммый...
— Үзе өчен казымады ул: миңа ярдәм итәр өчен казыды. Яхшы тормыштан түгел. Ә син аны борып җибәрдең, син аңар бер тиен дә түләмәдең!
— Ну... ялгышлар булган инде, нишлисең! — диде ул, конвертка күрсәтеп.
— Шуңар күрә менә...
— Нәрсә?
— Ялгышымны төзәтергә дип килдем.
— Әтине ни өчен рәнҗеткәнеңне яхшы беләм, — дип дәвам итте Инсаф.
— Нәселне корытырга теләдең. Менә шушы йортта, шушы туган нигезебездә беркем дә калмасын дигән мәкерле уй белән, буш хыял белән яндың син. Йорт бушап калгач, нигез чери башлагач, бик каты сөендең. Мине кайчан да булса монда кайтыр дип уйламадың. Ялгыштың, брат! Мин кайттым. Барыбер кайттым. Ка-а-айттым, ишетәсеңме?!
— Яшермим. Мин сине шунда дөмегерсең дип уйлаган идем.
— Туры сүзең өчен рәхмәт! Менә син миңа хәзер ошый башладың...
Ә Латыйпка болай сөйләшү бер дә ошамый иде, билгеле. Төрмәдән чыккан ниндидер бер әтрәк-әләм (әллә кем булганмыни!) Латыйп хәтле Латыйп белән шулай әрсезләнеп, оятсызларча күкрәк киереп сөйләшеп торсын әле! Авылда мондыйларны ул беренче күрә. Ул бит аңа яхшылык белән килде, әзме-күпме акча күтәреп килде. Тукта! Нишләп әле ул Латыйп башы белән шушы маңка малай алдында җебеп төшәргә тиеш, аның җырын җырлап, аның көенә биергә тиеш соң әле?! Юк, болай булмый, дөньялар болай барса, бу төрмә кошы озакламый аның башына да җитәргә мөмкин.
— Менә син Нариман абыйны кыйнаттырдың, дип миңа яла ягасың! — дип кисәк кенә башлады үл сүзен. — Каян чыгып әйтәсең син моны? Кем дә булса күргәнме аны, кем дә булса беләме, әйт?
— Белә.
— Кем?
— Калунны беләсеңме?
— Калун?! — диде Латыйп, белмәгән сыман кыланып. — Кем ул?
— Без аның белән күрештек. Ул кайчандыр синең бригадыңда эшләгән. Син аны кудың. Ул барсын да күреп торган, күзәтеп йөргән. Төнлә кап-караңгы фермада изгәннәр әтине. Сыразы гына бирешмәгән, кәнишне, каршы торып караган. Ләкин бер кул белән генә, бер кулга гарип килеш, өч кешегә, өч подонокка каршы торып була димени?! Үтергәнче үк кыйнамаганнар, билгеле, әле тагын ике ай яшәрлек гомерен калдырганнар...
— Күрәм! — дип үпкәләгән сыман кузгалды кунак. — Синең белән сүләшеп булмый икән!
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
47
— Тукта! — Латыйп кисәк кенә туктарга мәҗбүр булды. — Ал акчаңны!
— Биргәнне кире алмыйлар...
— Төрмәдә утырганда, бер сорау баштан китмәде, — диде Инсаф һәм акчалы трофейны кулына алды. — Нигә дип кыйнадың инде син ул Газизне? Аның сиңа ни зыяны тиде соң? Авызына сөяк тыга-тыга кыйнадың бит син аны, җир бит! Нигә? Ни өчен?
— Яшь вакыт, җүләр вакыт, диләрме әле? — диде тегесе кайгыны уртаклашасы, ялгышын таныйсы урынга ничектер ясалма кыткылдап. — Нәрсә кыланганны да белми идек бит! Хәзерге чагым булса, бармак белән дә тимәс идем. Аннан ул үзе дә гаепле...
— Ни өчен?
— Авызын белеп ачсын иде!
— Ә мин, беләсеңме, хәзер нишләр идем?! — дип кинәт кенә ярсыды егет. — Менә шушы кәгазь конвертны, акчалары белән бергә авызыңа төеп тутырыр идем! А-а-авызыңа, ишетәсеңме?!
— Эш нидә соң? Нәрсә комачаулый? — дип астыртын гына елмайды тегесе. Ләкин ул елмаю тиздән эреп юкка чыкты, аның яхшы ашаудан симергән майлы иякләре алга таба асылынды.
— Хатының...
Латыйп «аңламадым», дип иңен җыергандай итте. Гаҗәп иде бу...
— Әйтимме дөресен?!
— Әйтеп кара инде...
— Аны яшерүдән мәгънә юк. Барыбер билгеле булачак...
— Әйт соң, тыңлап карыйк...
— Мин синең хатының белән йокладым.
Бу сүз аяз көндә яшен суккандай яңгырады. Латыйп, ни әйтергә дә белмичә, тораташ булып шок хәлендә торган арада Инсаф конвертны акчасы белән бергә аның аяк астына ташлады. Гаҗәеп читен һәм уңайсыз хәлдә калган кунак, авыр булса да, иелеп, идәнгә ташланган конвертны күтәрергә мәҗбүр булды. Әйтерсең лә ул акчаны түгел, ә үзенең түбәнсенүен күтәрде. Пуховигының төймәләрен каптырырга да онытып, кунак, һөҗүмнән качкан дошман сыман, өйдән чыгып чапты. Инсаф сандык өстендә торган тальянын алып, ярсып- ярсып уйнарга тотынды:
Бер тауда ун чишмә, Сереңне син чишмә, Сереңне чибәрләр Дөньяга сибәрләр, сибәрләр...
Латыйп чыгып киткәннән соң, ул нигәдер аның турында түгел, ә якты дөнья белән вакытсыз хушлашырга мәҗбүр булган Газиз турында уйланды. Бик яшьли гомере өзелгән, әле бу дөньяны җүнләп аңлый да алмыйча калган яшь егетнең язмышы нишләп шул хәтле ачы булды соң? Инсаф бу җинаятьне үз өстенә алып, үтерүче исемен алгач, Газизнең әнисе Хәмидә аны елый-елый каргаган. Гаепсез кешегә каргыш төшми, диләр, ләкин бу очракта алай дияргә ярамый. Атасы Нариман белән анасы Зөмәрәнең әнә шулай вакытсыз үлүләре дә яшьли үтерелгән бала анасының каргышы белән бәйле түгел микән әле?! Хәмидә апасы әле дә исән, тик ул аның янына барып, аның алдында да, Ходай каршында да үзенең гаепсез түгеллеген исбатларга һаман да базмый иде. Аңламас, куып чыгарыр, бусагасыннан да уздырмас кебек тоела иде. Кеше бит ул ихлас сүзгә, җан кушуына түгел, ә иң элек мәхкәмә чыгарган законлы карарга ышана.
Гармунын кочаклап утырган хәлдә ул барыннан да бигрәк әнә шул изеп, таптап, кыйнап үтерелгән Газизҗанны кызганды. Нишләп соң аны беркем дә яклый һәм шул вәхши кулыннан йолып ала алмады? Инсаф үзе нишләде, кая карады? Димәк,
АХИР
48
Газизнең үлемендә аның да гаебе бар, ул бөтенләй үк гаепсез түгел. Вөҗдан газабы белән газапланган җаны аны шушы дөнья сагышы белән бергә елардай итте. Китми, күз алдыннан һич кенә дә китми ул яшь егет! Авызы каерылган, авызыннан шаулап кан аккан яшь Газизне ул, бу якты дөньяда күзе йомылганчы, гомерендә дә хәтереннән сызып ата алмас шикелле.
11
...Алар иртән таңда килеп керделәр.
Латыйп белән очрашканнан соң әле өч кенә көн вакыт узган иде. Иңенә сөлгесен салган Инсаф, көзге каршына басып, юынып, кырынып тора иде. Башта кулына папка тоткан Мәхмүт килеп керде, бу юлы инде ул милиция киеменнән иде. Аның артыннан ияреп кергән Латыйпны ул башта шәйләмәде, бөтен игътибары өлкән лейтенантка күчкән иде. Мәхмүт, ниһаять, Алсинәгә өйләнде, Инсаф аларның туйларына да чакырулы иде, ләкин ул, юк-бар сәбәп табып, туйга бармады. Аулак өйдән соң аралары шактый салкынайды аларның. Берсе милиционерларны яратмый, икенчесе аңа «төрмә кошы» дип кимсетеп карый иде. Лейтенант үзен бик дәрәҗәле, вәкарь тотты. Әйтерсең, туганының өенә түгел, ә ниндидер җинаятьче качып яткан тәмуг оясына килеп керде.
— Исәнме!
— Исән... Котлыйм! Участковый итеп куйганнар икән үзеңне!
— Куйдылар. Менә хәзер синең эшең килеп чыкты, шуңа протокол тутырырга куштылар.
— Минеке?! — дип гаҗәпләнде егет. — Мин эшемне төрмәдә бетереп чыктым, туган. Так шту — шито-крыто!
— Яңа эш. — Мәхмүт өстәл янына утырды. Ул, өстәл өстендә тулып яткан савыт-сабаларны читкә этеп, кулындагы папкасын ачты. — Гражданка Ландыш Фәтхуллина синең өстән гариза язган.
— Ландыш? Фәтхуллина?
— Әйе, ул! — Шулчак өй эченә Латыйп үтеп керде, утырмакчы булган иде, тик беркем дә аңа урын тәкъдим итмәгәч, кергән урынында басып калды. Тик ул нигәдер бик тынычсыз иде, аның күзе гел ишек ягында булды...
— Ландышның ирен дә чакырдым, — диде Мәхмүт, сытык елмаеп. — Латыйп Фәтхуллин. Ул шаһит буларак кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә тели.
— Нәрсә дип гаепли инде ул мине, гражданка Ландыш Фәтхуллина?
— Менә аның гаризасы. — Лейтенант папкадан бер кәгазь кисәге чыгарып, аны Инсаф кулына тоттырды. — Укы.
Гаризаны чынлап та Ландыш язган иде. Аның кулы, таныш кул. Ул Инсафны үзен кыйнауда гаепли. Шаккаткыч, искиткеч хәл бу! Нәрсә, нәрсә, ләкин үз тормышында мондый текә борылышлар булыр дип уйламаган иде ул. Ничек була соң бу? Сөйгәне аның өстеннән донос яза! Юк, үзе теләп язмаган ул аны! Тик кайчан кыйналган соң ул? Кыйналган килеш күрмәде дә бит ул аны. Гаҗәп иде бу! Инсаф башта кычкырып көлде, шуннан соң Латыйпка текәлде. Бу адәмнең төссез чыраенда ниндидер мәкер ятканын аңлап алган егет шулчак Латыйпка ташланды, юынган сөлгесе белән аның муеныннан чорнап алды...
— Син нәрсә уйлап таптың тагын?! Буам, свулыч!
— Тукта! Син нәрсә! — Мәхмүт (милициядә өйрәткәннәр, күрәсең!) яшен тизлеге белән Инсафның кулыннан борып алып, аны башы белән идәнгә терәде. — Җитте! Тынычлан!
— Яхшы... җибәр...
— Мәхмүт... иптәш лейтенант... моны да пратакулга керт... ул миңа һөҗүм итте! — дип мескенләнде шаһит. Латыйп, явыз Латыйп бу минутларда нигәдер үз-үзенә охшамаган иде. Хәер, аны да аңларга була, ялганчы үзенең кайчан да булса фаш
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
49
ителүен аңлап, андый вакытларда куркакка әйләнә.
— Ә кая соң үзе? — дип сорады егылган җиреннән бик тиз торып баскан гаепләнүче.
— Кем?
— Потерпевшая?
Мәхмүт, бер сүз дә дәшмичә, эре кыяфәт белән кабат өстәл янына килеп утырды, папкасын ачып, кәгазьләрен барларга тотынды.
— Кая ул? Чакыр монда! — дип әмер бирде ул Латыйпка. Милиционер роле Мәхмүткә яхшы бара, ул үзе дә шул рәсмилектән ниндидер тәм таба кебек иде. Әле ул кайчан шулай Латыйпка, бөтен авылны кулда тотып торган Латыйпка, әмер бирә алыр иде икән?! Тегесе дә бер сүз дәшми, Мәхмүт кушканны гына үти. Ул салкын чоланда басып, туңып беткән Ландышны алып керде. Инсаф аның йөзен күрмәде. Ниндидер карачкыга охшаган иде ул, шул кыяфәте белән барсын да сискәндерде. Башына җылы шәлъяулык бөркәнгән, ияк аслары капланган, өстенә гомер кимәгән ниндидер иске яшел пәлтә, ә аягына башлары тишелер хәлгә җитеп, шактый гомер күргән һәм җир төсенә кергән шакшы киез итекләр кигән иде. Йөз кыяфәтләре шешенгән булса кирәк, тик ул аны беркемгә дә күрсәтми, яшереп тота иде.
— Әй, җаным, — дип балаларча беркатлы сөйләнде Латыйп. — Утыр, әйдә, утыр, кара син аны, карарлык җирен дә калдырмаган. Вәхши! Да... зрә генә төрмәгә утыртмыйлар икән!
— Ландыш, ни булды сиңа? — дип тартылды Инсаф хатын ягына. Латыйп, кулын сузып, аның юлына аркылы төште. Ландыш, урынга утырудан баш тартып, түргә каршы аркасы белән борылды...
— Тукта! — дип кычкырды участковый. — Әйт, кыйнадыңмы син Ландыш Фәтхуллинаны? Юкмы?
— Юк, билгеле. Нишләп кыйныйм мин аны, минем башыма тай типмәгән! Ландыш, әйт, кыйнадыммы мин сине, әйт? Нигә дәшмисең?
— Ул сөйләшә алмый, — диде Латыйп, хатыны берни дә эндәшмәгәч.
— Нигә?
— Син бит аның сугып ияген сындыргансың!
— Аның дәшмәскә хакы бар, — дип кысылды лейтенант. — Гаризада барсы да язылган.
— Мин аны үзе язган дип уйламыйм, — дип каршы төште гаепләнүче. — Аңа көчләп яздырганнар. Ландыш, әйт дөресен! Кем кыйнады сине, әйт?!
Латыйп хатынын көчләп диярлек участковый каршына китереп утыртмакчы иде, ләкин Латыйпның бу теләгенә каршы килгән Ландыш өйдән бөтенләй чыгып качты. Инсаф исә аның артыннан: «Күрдегезме инде?!» — дип кычкырып калды.
— Син миңа туган тиешле кеше, мин сиңа начарлык теләмим, — диде Мәхмүт, берникадәр йомшарып. — Ләкин аңла: гариза кергән, без аны тикшерергә, ачыкларга тиешбез.
— Ачыкла, бер сүзем дә юк! Синең икмәгеңә тимим! Минем үземә дә бик кызык булып тоелды әле бу! — дип күңелле генә җавап кайтарды Инсаф.
— Әгәр дә җинаятең ачыклана икән, синең өчен яхшы нәрсә түгел бу, туган!
— дип куркытты ул Инсафны. — Син бит инде бер мәртәбә җәзага тартылдың, икенчесен алу беренчесенә караганда җиңелрәк булыр. Сине тагын җавапка тартырга мөмкиннәр...
— Кемнәр?
— Органнар.
— Тартсыннар! Минем гаебем юк, туганым, минем органнардан куркыр киемнәрем тузган.
— Кыйнадыңмы? Җавап бир!
АХИР
50
— Соравыңа сорау белән җавап бирергә рөхсәт ит, иптәш участковый. Ни өчен соң мин аны кыйнарга тиеш? Әйт, ни өчен?
— Аулак өй харап итте аны, аулак өй! — дип сүзгә кушылды Латыйп.
— Причум монда аулак өй? — диде Мәхмүт. Үзе дә шунда булганга күрә, аның аулак өйләрне искә төшереп утырасы килмәде.
— Эш монда болай, — дип дәвам итте Латыйп. — Менә бу егет тегеннән кайтуга ук, минем турыда авылда гайбәт сүз таратты. Имеш, ул минем өчен утырган, имеш, минем аркада җәфа чиккән. Ул гына кеше, ә Латыйп — бандит. Ләкин моның дөреслеге әлегә берничек тә расланмаган. Мондый хаксызлыкка, миннән дә бигрәк, хатынның бик нык ачуы чыкты. Миңа берни дә әйтмичә, ул менә шушы бәндә янына килгән. Килде бит?
— Килде... тик...
— Ә ул, күрәсең бит, нервный, сүз күтәрми. Тоткан да минем хатынга суккан! Башта эченә типкән, аннан ияген җимергән...
— Мәхмүт, син шуңа ышанасыңмы? — дип кычкырды Инсаф.
— Мин фәкать фактларга гына ышанам, — дип җавап бирде участковый.
— Эй, туган, син дә шушы бәдбәхетнең җырын җырлагач, белмим инде...
— Эшең харап, туган, адвокат ялларга туры килмәсен сиңа. Харап, харап...
Шулчак өйгә тиктомалдан гына Кәримә килеп керде. Кара бишмәтен кигән, кулына өч литрлы пыяла савыт тоткан. Аның ничек килеп кергәнен беркем дә аңламады. Соңыннан ачыкланды: Инсафның күршеләренә сөткә (үзе сыер асрый алмый) кергән икән, шунда капка төбендә милиция машинасы күргәч, ашыга-ашыга монда кереп җиткән. Капкадан кергәндә аңа әле Ландыш та очраган...
— Ыдвакаты бар аның! — дип бөтен йорт эченә сөрән салды ул.
— Кем? — дип сорады Мәхмүт.
— Мин.
— Чит кешеләргә монда урын юк! — дип такылдады Латыйп.
— Үз өемдә мин чит кеше түгел! Яраткан кызымның, киявемнең нигезе бу! Нәстә, минем улым өстеннән суд ясарга булдыгызмыни?!
— Суд булачак, — диде лейтенант. — Әлегә ачыклау бара. Аннан дело ачарлар, тикшерүчене дә билгеләрләр...
— Тикшерәм әле мин сезгә, тикшерәм! — дип янады Кәримә. Шулчак ул, Мәхмүтнең папкасын тартып алып, аңа кизәнә башлады. Лейтенантның күзләре шар булды. — Нәстә, участковый булдыңмыни?! Мин туган кеше дип тормам, бер сылап җибәрергә дә күп сорамам! Чыгып кит моннан!
— Дәвәни, акрын, ул бит участковый! — дип ялынгандай итте Инсаф.
— Тикшерә бит...
— Участковый! — дип мыскыллы итеп көлде ул. — Аның кебек! Тикшерүче, җаным, син түгел, мин ул!
— Җитәр инде, тугани апа, булды! — диде тәмам кәефе кырылган Мәхмүт.
— Өйгә кергәндә, каршыга хатының килеп чыкты! — дип кычкырды карчык Латыйпка. — Җылый-җылый шешенеп беткән, мескен! Сатты ул сине: син бит аны үзең кыйнаган. Инсафтан көнләшеп. Шул мескен, кыйналган хатыныңнан куркытып гариза яздыргансың. Нинди бәндә соң син, ә?! Кеше кыйныйсың да башкага ябасың. Бар, ычкын моннан, бүтән күземә күренәсе булма!
— Менә нинди була ул тикшерүче! — дип шаяртты Инсаф. — Сиңа, дәвәни, органнарда хезмәт итәргә булган, органнарда!
— Дөресме бу? — дип сорады Мәхмүт Латыйптан. Ул инде аның белән бәйләнгәненә, иртә таңнан туганына килеп, аннан сорау алганына үкенә дә башлаган иде.
— Ялган... Хатынга кул күтәргәнем булмады...
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
51
— Чыгып китегез! Хәзер үк! Икегез дә! — дип кычкырды аларга Кәримә.
— Органнар белән алай тупас сөйләшмиләр, тугани апай! — дип сөйләнде лейтенант өйдән чыгып китәр алдыннан. — Ну, ярар, моны тикшереп бетерергә кирәк! Хәзер Ландыштан дапрус алабыз!
— Аны баштан ук шуннан башлыйлар! — дип кычкырды Кәримә.
— Киттек!
— Ну, дәвәни, бирдең кирәкләрен! — дип, «кара җеннәр» чыгып киткәч шаклар катты оныгы.
— Улым! Сиңа оят түгелме?! Раушанияңне тагын бүлнискә алып киткәннәр, авыр хәлдә ята, ә син монда хатынлы ирләр белән сүз көрәштереп ятасың! — дип рәнҗеде аңа дәү әнисе.
— Ишеттем! — диде Инсаф. — Мин бит бүген районга барырга тора идем! Хәзер, дәвәни, хәзер барам!
— Белмим инде, исән калырмы ул бала, юкмы? Бик каты авырый бит! Мә, акча ал! Буш куллый барма, күчтәнәчсез кермә! — Ул Инсафка, янчыгыннан чыгарып, бишйөз сум акча сузды.
— Ярар инде, дәвәни...
— Ал биргәндә, ал! Синең бит акчаң юк!
— Язга тракторга эшкә урнашам, дәвәни! Инвестырлар белән сүләшенгән.
— Алла бирсә, диген!
— Алла бирсә!
— Улым!
— Әү?
— Бер ике-өч карчык җыйнап, өеңдә укытып алырга кирәк. Әтиең-әниеңнең дә рухлары шат булыр. Абыстайны чакырырбыз.
— Кем ул?
— Кем булсын, мулла хатыны.
— Әнисәме? Без бит аның белән бергә укыган идек. Ул хәзер нәстә, абыстай мыни?
— Абыстай, нинди генә абыстай әле! Мәчет каршында кыз-кыркынга дин сабаклары бирә. Кайчан җыябыз?
— Дәвәни, син үзең кара инде, мин андый нәрсәнең рәтен дә белеп бетермим...
— Әй, улым, шуңар күрә дә тормышыңның рәте-чираты юк бит синең. Гөнаһка баттың, улым, гөнаһка...
Соңгы вакытта, картая, олыгая барганын сизепме, Инсафның әбисе дә дингә бирелде. Көнгә биш мәртәбә намаз укымаса да, кирәк дип тапканда, көндез китаптан сүрәләр укый, кичләрен тәсбихен тарткалый торган иде. Инсаф, киенеп, кышкы карлы-буранлы юлга чыгып киткәч, әбисе аның артыннан дога кылып калды...
12
Раушаниянең авыруы шактый озакка сузылды. Сентябрь урталарында башланган хаста газаплары кыш ахырына хәтле җитте. Хастаханәдә ятып, әзрәк терелгәндәй була да, бераздан аны кабат «скорый» белән шунда озаталар. Операция ясатырга Раушаниянең дә, Инсафның да акчасы җитми. Атасының акчасы юк түгел, ләкин кызның әле тагын ике энесе бар, аларны үстерергә, укытырга да дөнья кадәр акча кирәк. Авыл халкы андый нәрсәгә һәрчак кысмыр булды, бушлай операция ясатуны көтеп, шуны уңай күрде. Инсаф, калага барып, таныш профессоры белән очрашты. Ул аңа бер айдан соң РКБда йөрәккә планлы операция ясау мөмкинлеге булачагын, шуңа тиклем көтәргә кирәк булыр, дип аңлатты. Тик әле ул бер айдан соң гына була, ә операцияне тиз арада ясарга кирәк, чөнки Раушаниянең язмышы кыл өстендә тора иде.
Кыз егетнең хыянәтен бик авыр кичерде. Юк, аны бөтенләй какмады, ләкин үзенә артык якынайтмады да. Бу хәлгә нык аптыраган Инсаф, өметсезләнеп, икенче якка
АХИР
52
ташланды, ягъни Ландыш белән күрешүен туктатмады. Латыйп хатыны, халык сөйләвенә һәм дә иренең кара янып көнләшүенә, аны кагып- сугуына да карамастан, Инсафка чат ябышты. Яратты ул Инсафны, егет тә үзенең яратуын яшермәде. «Нинди заман җитте! Ир хатыны буйдак егет белән зина кыла, совет заманы булса, халык суды ясап, урынына утырталар иде боларны!» — диеште усал телләр. Ләкин бу зина кылуны фәкать мәхәббәт хисләре белән генә акларга булыр иде. Ландыш әйтмешли: «мәхәббәттә гөнаһ юк!». Боларның барысын да белеп, ишетеп торган Раушания кичерә алыр иде микән соң аны? Юк, юк, билгеле. Тора-бара Инсаф аның өчен сөекле кеше булып кына түгел, ә дус булудан да мәхрүм калырга мөмкин иде.
...Буран җиле давыллап юл кырыена кар өя. Район үзәгендә дистәләгән кар җыю тракторы асфальт өстеннән кар көри, ләкин алар да өлгереп җитә алмыйлар. Дәү әнисе биргән акчага Инсаф ни алырга да белмәде. Бер кибеткә керде, икенчесеннән чыкты. Ашарына-эчәренә бар иде кызның. Ул аңа чәчәк алырга булды. Аны районда бер генә җирдә саталар. Ак чәчәкләр алырга теләде. Керде, ләкин анда да — шымытыр. Кыш бит, җәй айлары булса, болыннан гына җыйнап кайтыр иде, Раушания кыр чәчәкләрен ярата. Көч-хәл белән өч чәй розасы җыештырып, шуны үтә күренмәле полиэтиленга төрделәр. Розаларның берсе сулган, көйгән иде инде. Шул букетны кыстырып, Инсаф кыз яткан палатага килеп керде. Ни хикмәт, палатада бүген ул үзе генә калган... Аңа кабат система куйганнар, гәүдәсе капельницалар белән уралган... Палата эче шыксыз, салкынча...
— Исәнме, Раушания! — дип кыюсыз гына эндәште ул.
— Исәнме... — Тыны авыр чыкты кызның. Күрәсең, авыруы көчле иде.
— Болары — сиңа! — Ул букетны таратып, чәчәкләрне ваза хезмәтен үтәгән өч литрлы сулы савыт эченә тыкты.
— Рәхмәт сиңа... Нинди... матур...
— Ак чәчәкләр алырга теләгән идем, сатуда булмады, — дип акланды егет. — Бу Әпсәләмне укый-укый тәмам җенләнеп беттем бугай инде. Алганда бигүк ошап бетмәгән иде. Карап торырга ярыйсы икән...
— Рәхмәт... матур чәчәкләр...
— Җә, хәлең ничек? — диде дә, ул урындыкны этеп, Раушания каршына утырды.
Йөрәк приступларыннан җәфаланган кызның йөзе кәгазь төсле ап-ак булган, күз төпләре каралып чыккан. Ләкин шул хәлендә дә аннан ниндидер сафлык, ихласлык ургылып тора, ул тагын да матурланып, чибәрләнеп киткән кебек тоелды.
— Приступларым үтте... Тик кабатланырга мөмкин. Табиблар шулай ди...
— Бер айдан соң, Раушания, бер айдан соң без сине калага алып китәбез, — дип сөйләнде Инсаф. — Хирург белән сөйләшенгән...
— Юк, юк! — дип өзгәләнде кыз. — Мин беркая да бармыйм! Алып кайтыгыз мине авылга, үлсәм, шунда үлим! Җылыда, үз өемдә, атам-анам янында...
— Раушания, зинһар, сүләмә шул үлем турында! Син әле яшәячәксең! Операция ясагачтын ук без синең белән өйләнешәбез! Матур итеп яшәрбез, балаларыбыз булыр, иншалла...
— Булыр...
— Әйе, җаным...
— ...синең булыр... ә минеке...
— Нишләп алай дисең?
— Үз хәлемне... үзем генә беләм...
— Раушания, кичер мине!
— Ни өчен?
— Йөрәгеңә шундый авыр яра салган өчен. Нишлим, ялгыштым... ничек диләр әле... минутлык хискә исереп, сине, бердәнберемне, якын кешемне рәнҗеттем. Кичер...
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
53
— Акланма... кирәкми...
— Кичерә алмыйсың... димәк...
— Ходай үзе кичерер...
— Ә син?!
— Мин барыбер бәхетле, Инсаф! — диде ул, сүзне икенчегә борып. — Мин синең булуыңа сөенәм, менә син минем янымда... утырасың... Син булмасаң, кем утырыр иде, кем чәчәк күтәреп килер иде... Утыр... китмә... минем яннан... куркыныч... бер үземә... ишетәсеңме...
— Ишетәм...
— Китмә минем яннан! Китмә... яме...
— Монда мин, җаным, борчылма, мин беркая да китәргә җыенмыйм...
— Китәрсең... вакыты җитәр... Үзең үк китәрсең... беркем дә сине тотмас... тик әлегә китмә... Менә хәзер... хәзер син минем янда бит... иел әле... — Инсаф Раушания ягына башын салуга ук, кыз аны кочаклап үпте, аңа сарылды. Ләкин ул көчсез иде әле, аңа артык хәрәкәт ясау да шактый күп көч сорый иде. Үлем белән тарткалашкан, күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган кызның шулай гасабиланып бәргәләнүен күргәч, Инсаф үзе дә, аңа күз яшьләрен күрсәтмичә, эчтән генә сыкранды, еламсырады. — Мин сине беркая да җибәрмим! Юк, җибәрмим!
— Җибәрмә мине, җаным, җибәрмә... — Алар ике бала, ике нәүмиз бала, сабый балалар сыман, кочаклашып еладылар.
— Мин бер генә нәрсәдән куркам, — диде Инсаф, берникадәр вакыт тын торгач.
— Нидән?
— Каргышыңнан.
— Каргышымнан... Ялгышасын.... мин сине каргамадым. Мин кешене каргый белмим. Кеше ялгыша инде ул, ә ялгышкан өчен кешене каргамыйлар...
— Рәнҗисең бит инде барыбер... Рәнҗешеңнән куркам...
— Бәхил бул... Инсаф... Син минем беренче... күрәсең... соңгы мәхәббәтем... Онытма мине...
— Нишләп син һаман минем белән хушлашасың... Хушлашырга кирәкми... яшәргә кирәк...
— Анда... — Раушания хәлсез кулы белән карават янында гына торган кечкенә тумбочкага күрсәтте.
— Нәрсә анда?
— Анда... карарсың...
Инсаф ярты көн аның янында утырды. Шул көнне газизәсенә кабат приступ булды. Каударланып йөгереп кергән шәфкать туташы аны ачуланып куып чыгарды, ә авыруны реанимация бүлмәсенә күчерделәр. Раушанияне шуннан соң вертолёт белән Казан клиникасына алып киттеләр. Аңа, ниһаять, операция ясадылар, тик файдасы гына булмады, ул операция вакытында җан тәслим кылды, пычак астында үлде. Табиблар: «йөрәге түзмәде», — дип акланды. Кыш аеның зәмһәрир суыгында аны туган авылына — Багышка алып кайтып күмделәр. Көннәр бик салкын торуга да карамастан, зират өстендә халык шактый күп җыйналган иде.
Инсаф, хастаханәгә мәрхүмәнең әйберләрен алырга баргач, астын-өскә китереп, палатадагы агач тумбочканы актарды һәм анда бихисап күп дарулар, таблеткалар арасыннан Раушания язып калдырган бер хат кисәген табып алды...
13
Язгы чәчү алдыннан, сөйләшенгәнчә, Инсаф тракторга утырды. Тракторы да андый-мондый гына түгел, чын немец тракторы. Җил-яңгыр, тузан-пычракны үткәрми. Оныгы чәчүгә чыккач, Кәримә дә нигезгә ешрак килә башлады. Егеткә ашарына пешереп торучы кирәк. Менә ул бүген төнге сменадан кайтып төште. Дәү
АХИР
54
әнисе аңа табын әзерләп куйды, тәмле ис чыгып торган тавык шулпасы янына оныгы үлеп яраткан итле пәрәмәчләр пешерде. Чәй эчкәндә, Инсаф кинәт кенә уйга калды, соңгы вакытта аның шулай тиктомалдан моңсуланып, сагышланып ала торган гадәте барлыкка килде.
— Раушания сагындыра, — диде ул. — Ә ул юк. Ул булса, алып чыгып китәр идем хәзер... Яз көне син ул кырларның матурлыгын күрсәң иде, дәвәни!
— Бигрәкләр дә аз гомерле булды, җаным, — дип кызганды аны дәү әнисе. — Анаң гомерен дә бирмәде бит үзенә. Анаң хет кияүгә чыгып, бала табып, бала үстерергә өлгерде. Ә ул... нишлисең, гомере булмаган баланың, гомере...
— Авыр туфрагы җиңел булсын инде...
— Амин, шулай булсын. Яңа хәбәр ишеттеңме?
— Нинди хәбәр? — дип шаккаткан булды ул. — Хәбәрләр ишетергә вакыт та юк!
— Латыйп милиция чакыртып, анасын өйгә җаптырткан.
— Ансы нигә инде?
— Бөтен гаепне анасында күрә хәзер. Янәсе, ул тарата авылга ялган хәбәрне. Анасын өйдән дә чыгармый. Өендәге телефонына яздыру хикмәте куйган, диләр. Кайткач, анасы кем белән сөйләшкәнен тыңлап, тикшереп чыга. Менә сиңа Латыйп!
— Мин аны янган дип ишеттем.
— Ие... Бригадасы таралды. Шабашкалары юк. Хатыны качты. Шул кирәк аңа, шул. Шул адәм актыгы гына синең тормышыңны җимерде, биографияңне бозды. Ходай каргады үзен, каргады!
— Дәвәни, кирәкми, андый нәрсәләр сөйләмә, зинһар! Кешегә начарлык теләмик!
— Әй, син дә тәмам мулла малаена әйләнеп беттең! — дип кул селтәде аңа дәү әнисе. — Аша, әйдә, күп сөйләмә, тәмлеме?
— Тәмле, дәвәни, рәхмәт сиңа, әле дә ярый син бар!
— Ярар, ярар, төчеләнмә, — дип урынына утыртты ул оныгын. — Шуны уйлап торам әле: язы да бетәр, җәе артыннан көзе дә килеп җитәр, кышы да килер... Бу кышны да бик авыр чыктың. Өеңә һаман да газ кермәгән. Газ кертергә иде, атаң Нариман шул газны кертә алмыйча калды.
— Белмим, дәвәни, белмим, — дип сөйләнде егет. — Минем әле башка планнарым да бар.
— Нинди?
— Мин калага китәргә уйладым.
— Урнаштың бит инде, тракторда йөрисең.
— Урнаштым, ие, — диде ул, чәйгә ябышып. — Монда акчаны аз түлиләр. Ә мин яшь. Миңа үсәргә, кешечә яшәргә кирәк. Һаман шул синең пенсия акчаңа өметләнеп яши алмыйм бит инде!
— Бөтен авыл шулай яши инде, нишлисең...
— Ә мин алай теләмим...
— Кайтуың шул китүең белән бетәр дип уйлаган идем инде, ялгышмаганмын икән...
Соңгы вакытта авылдан китү уе Инсаф өчен котылгысыз булып тоелды. Авылда яшәүнең, хезмәт итүнең кызыгы калмады. Элеккеге заманнарда атасы Нариман эшләп йөргән колхоз бетте, миллионер колхоз таралды, авыл да бик нык үзгәрде, яшьләр калмый, карт-коры гына яши. Хәер, йорт сатып алып (йорт бәяләре чагыштырмача бик тә җүн!), авылга кайтучылар да һәм аны дача итеп торучылар да юк түгел. Тик кемнәр кайта соң авылга? Яшьләр кайтмый шул, каладан туйган пенсионерлар, карт-корылар гына кайта. Яшьләр кайтмагач, бала табучы аз, үрчем юк, урамнар буш, мәктәптә класслар тулмый, быел башлангычка бар булганы ике бала килгән...
Колхоз юк. Җир инвесторлар кулында. Алар хуҗа хәзер. Сүз дә юк, алар бай. Аларга дәүләт тә ярдәм итеп тора, ташламалар ясый, төрле программалар бар.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
55
Техникалары да күп. Җирне ашлар өчен ашламалары да җитәрлек. Тик нигәдер артык ышаныч тудырмый алар. Бу турыда ул бик күпләр белән сөйләшкәләп карады, чөнки авылның, җирнең язмышы, шушы якның баласы булгач, аны һаман да борчый иде. Иң истә калганы колхоз ветеринары Хәбетдин абзый белән булды. Пенсиягә чыгарга инде бер елы гына калган, элеккеге колхоз тормышын күргән, әле дә ферма тирәсендә селкенеп йөргән абзый, яңа хуҗалардан шикләнсә дә, туры килгән чагында үз сүзен әйтмичә калмый иде. Заманында югары уку йортын тәмамлаган, бөтен гомерен «ат духтыры» хезмәтенә багышлаган Хәбетдин әзрәк югары тонда, ягъни фәнни сөйләшергә ярата иде...
— Инвестырларга бит аңар синең җирең дә, авылың да, халкын, да кирәк түгел, — дигән фикердә иде ул. — Аңар иң элек табыш алу кирәк. Авылның инфр... инфра... структурасына аларның бернинди дә катнашы юк, алар авылны үстерү, юлларны яңарту, халыкның тормышын яхшырту кебек изге хыяллар белән янып яшәмиләр. Табыш, табыш һәм янә табыш! Тугыз-ун кеше эшли техникада, ә калганнарга эш юк, калганнары бармак суыра. Табыш ала алмагач, банкротка чыгып, авылдан, җирдән качучы инвестырларыбыз да юк түгел. Хәзер банкрот сүзе бик модада, берәр нәрсә килеп чыкты исә, эш барып чыкмады исә, шундук банкрот ясыйлар да куялар. Элек безнең колхозның исеме «Башак» иде. Аннан аны ОО «Фәһимов» иттеләр. Өч елдан банкрот ясадылар. Инвестыр качты. Аның урынына яңасы килде. Хәзер тагын ОО «Башак»ка әйләнде. «Башак» кына булмады инде бу чистый... ашак булды! Элеккеге колхоздан берни дә калмады. Фермалар җимерелде, машина-трактор паркын куе чүп үләне басты. Авыл хәзер реана... реанимация хәлендә, дуслар, ни үлми, ни терелми...
«Ә авыл киләчәктә ничек яшәр соң? Шул турыда ни әйтә аласың?» — дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
— Авылның киләчәген колхозларда гына күрәм, ә аның өчен кабат колхоз системасын торгызырга кирәк. Халык кулында булмаса да, ул дәүләт кулында булсын иде. Районда бүгенге көндә ун-унбиш үк булмаса да, бер биш-алты яхшы колхоз эшләп торырга тиеш. Хөкүмәт ярдәме белән, кәнишне! Колхозны сүгүдән файда юк, колхозны аны, чын хезмәт кешеләрен, ягъни кулакларны куып, Сталин заманында ук төземәскә кирәк булган да бит. Кызганыч, ул инде төзелгән, авыл тормышы, начармы-яманмы, колхоз системасына көйләнгән, халык та шуңа ияләшкән, бүгенге көндә колхоздан баш тарту — ул зур ахмаклык! Фермерлар килде, дигән булдык! Ә кая соң ул фермерлар? Алары да бармак белән генә санарлык, берән-сәрән, алар да җәелеп китеп хезмәт итә алмыйлар, кул көчләре җитми, хөкүмәт аларны: салам биреп түгел, ә салым салдырып изә. Бусы җумор гына, кәнишне! Чынында исә менә шулай, дусларым... Шуны онытмыйк: авыл хуҗалыгында тир түкмичә генә беркайчан да чиста табыш алып булмый, запчастең икеләтә, ягулыгың өчләтә кыйбат булганда, сөтең-маең минераль судан да арзан булганда, җитештергән итеңнән бернинди файда күрмәгәндә, иккән икмәгеңне юк бәягә дә сата алмаганда, амбарыңда, складыңда череп ятканда, нинди табыш турында уйларга була?! Җә, әйтегез, кем хаклы? Минме, әллә...
Хәбетдин белән, билгеле ки, килешергә дә, килешмәскә дә була. Инсафның уе буенча авылның киләчәге колхозда гына түгел, ә аның җанындадыр. Авылны акыл белән генә аңлап булмый, авылның җанын тоеп яшәү мәгъкульдер. Үлгән кешенең иң элек җаны чыгып оча, беткән авыл да, нәкъ үлгән кеше сыман, җансыз кала. Авыл, авыру карчык сыман, тырыша да, тырмаша да, үзенчә шулай яшәгәндәй итә. Әйе, авылдан китәм дисәң, китәр сәбәпләр күп һәм алар шактый. Ләкин Инсаф өчен авылдан китүнең тагын башка бер сәбәбе дә бар иде шул...
— Сәбәбе ул гына түгел, дәвәни, мин прусты авылда кала алмыйм, — диде оныгы. — Миңа монда тормыш булмаячак, дәвәни, бул-ма-а-ячак!
— Латыйп хатыны аркасындамы?!
— Латыйп хатыны түгел ул хәзер. Юллары аерылды аларның...
АХИР
56
— Аерылса да, ул барыбер Латыйп хатыны!
— Тиздән минеке булыр.
— И Аллам, яшь башың белән ирдән аерылган хатынга өйләнмәсәң ярамыймы?! Баласы белән, җитмәсә! Бернәрсә әйтимме?
— Әйт.
— Балалы хатынга иң әүвәл баласы якын була, шуны онытма. Мин сиңа моны хатын-кыз буларак әйтәм. Син аңа артын каплар өчен генә кирәк...
— Ашыкма, ул бер дә миңа чыгарга атлыгып тормый, башын бирмәс тай сымак, тәртәгә тибәргә генә тора.
— Әйт әле, нигә кирәк ул сиңа?
— Ничек аңлатыйм икән сиңа, дәвәни?! — Инсаф, чынаягын өстәлгә каплап, урыныннан торды. — Ошый ул миңа, ошый. Тарта, аңлыйсыңмы?! Та-а-арта! Аны болай гына әйтеп тә, аңлатып та булмый. Менә Раушания белән алай булмады. Мин аны хөрмәт итсәм дә, Ландышны яраткан кебек ярата алмадым. Ә ул башка. Тора алмыйм мин ансыз, аңлыйсыңмы? Минеке ул Ландыш, минеке, ул алдан ук минеке булырга тиеш булган, тик ялгышып Латыйпка эләккән, ялгышып, аңлыйсыңмы... Икебез дә бер-беребезне бик каты яратабыз. Нишлик соң инде?! Белмим, мәхәббәтме ул, әллә башка нәрсәме, сүз белән генә аңлата алмыйм мин сиңа аны, дәвәни...
— Аңладым. Яшь чакта үзем дә шул нәрсәгә тап булдым. Әһрулла бабаңны хәтерлисеңме?!
— Хәтерлим, билгеле. Бала чакта ул мине балыкка алып бара иде. Кармак ясый, җим сала...
— Гомере генә озын булмады. Карап торырга бер ямьсез генә кеше иде шунда. Мин үзем ярыйсы идем. Артымнан кемнәр генә чапмады. Колхоз рәисләре, парторглар. Барсы да кәчтүм-чалбар киеп, галстук тагып кына йөриләр. Бар да матур чырайлы, кыяфәтле. Ә бабаңның кыяфәте дә әллә ни түгел: тукмак борын, кәкре аяк. Фермада тирес түкте. Ысвиданиягә дә ат тизәге каткан иске пиджәген киеп килә иде. Авызыннан аракы, абау да яман сасы тәмәке исе килә үзенең! Тәки шулай йөри-йөри, үзенә каратты бит, заразы! Хәер, үкенмим! Эчү белән бик кыланмады, чит хатыннарга карамады. Ул заманда йөрү дигән нәрсә юк иде бит, хәзер генә ул... Әнә, парторг хатыннары талашып, аерылышып, кәмәхуа килеп беттеләр. Шуңа күрә дә аңлыйм мин сине, улым, аңлыйм. Үзеңә кара инде! Аллага тапшырган. Йә, әйдә, бер дога...
14
Утырып, тыныч кына дога кылырга язмаган икән шул. Кәримә дога кылырга гына тотынганда, ишектән Ландыш килеп керде. Өстенә чәчәкле юка күлмәк кигән, һәм иң гаҗәбе шул: Ландыш кулына ландыш чәчәкләре тоткан иде. Ул аларны бүген урманнан җыеп кайткан икән. Кәефе күтәренке иде, ләкин Кәримәне күргәч, әзрәк сүрелде. Карчык, билгеле ки, аңа артык сөенмәде, бүленгән догасын кызганып, урыныннан күтәрелде.
— Исәнмесез, вакытсыз йөрим, ахрысы! — диде хатын, читенсенеп.
— Әпсәләмне алырга кергән, — дип акланды оныгы.
— Әпсәләмне алырга түгел, сине күрергә дип кергән ул, — дип төрттерде карчык. — Кер, әйдә, кызым, кер, тартынма! Сез бит инде бала-чага түгел. Син кияүдә булган хатын, Инсаф өйләнер яшькә җиткән егет. Уртак фикергә килергә вакыт җиткәндер инде сезгә. Ярар, комачау итмим, сау булып торыгыз!
Кәримә чыгып киткәч, Инсаф белән Ландыш бер-берсенә карашып алдылар да кисәк кенә кочаклаштылар. Күрешмәгәнгә ике-өч көн вакыт узган, шактый сагынышканнар, бу кочаклашу, күрешү татлы булды.
— Сагындыңмы? — дип сорады егет.
— Сагындым. Эзләп тә килмәдең...
— Кая килим? Телефоның ватык. Китапханәгә кергән идем, Әпсәләмне тапшырырмын, дип. Син анда да юк...
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
57
— Мин ял иттем.
— Латыйп янына килеп керә алмыйм бит инде...
Ландыш инде күптәннән Латыйптан китеп, вакытлыча клуб мөдире Әкълимәләрдә тора иде. Әнисе белән икәүләшеп аның җанын талаган йортта ул, билгеле, хәзер яши алмады. Аның ире бөтенләй кешелеген югалтты. Юк, ул аны кыйный алмый, аңа кул күтәрергә курка. Милиция белән ясаган кыйналу комедиясе дә барып чыкмады. Ул хатынын сүз белән үтерде, авыр, нахак сүз белән. Бригадасы таралгач, өйдә яткач, ул көннәр буе хатынының нервысында уйнады. Шуңа күрә дә Ландыш түзмәде, китте.
— Латыйптан китеп, дөрес иттең, — диде Инсаф.
— Дөресме, юкмы икәнен бер Ходай гына белә.
— Син үзеңне гаепле сизәсең кебек?!
— Әйе, гаепле.
— Нишләп алай дисең?
— Мин гөнаһ кылдым. Иремә хыянәт иттем.
— Кем әйтте әле миңа?!
— Нәрсә дип?
— Мәхәббәттә гөнаһ юк дип? Син түгелме?!
— Син шуны онытма: минем балам бар. Мин баламны авыр хәлдә калдырдым.
— Ничек?
— Латыйп баланы миңа бирми. Аның әйтүенчә, мин йөремсәк, азгын хатын, шуңа күрә минем бала тәрбияләргә хакым юк.
— Малай аңарда, димәк?
— Анда. Ул аны миңа бирмәячәк.
— Бирмичә, кая барсын, бала ана янында калырга тиеш.
— Ансы шулай. Ләкин ул аны суд аркылы хәл итәчәк. Аннан... кем соң мин? Анам исерек, атам җүләрләр йортында! Торырга урыным да, йортым да юк...
— Миндә торырсың.
— Мондамы?
— Никах укытырбыз.
— Тәкъдим ясавыңмы бу?
— Син каршымы?
— Юк, каршы түгел. Моңа Латыйп каршы булачак.
— Булсын! Ул хәзер синең ирең түгел! Аерылышырга дип гаризаңны яздың. Җаны чыксын! Мин аңардан курыкмыйм, ул миннән курыксын!
— Яшәтмәячәк ул безне бергә, аңлыйсыңмы?! Аның акылында да бар кебек, әзрәк алышына башлады. Төннәр буе йокламыйча чыга, саташа, ыңгыраша. Бер ята, бер чыгып китә. Мендәре астына пычак тыгып йоклый. Чарын акыртып, балта кайрый. Ул мине шулай итеп куркытты...
Шунда Инсаф үзенең калага китәргә теләге барлыгын әйтте. Хәер, калага китеп, аның атасы Нариман да әллә ни бәхетле була алмаган, каланы, беренче хатыны Динәсен ташлап аннан кире кайткан. Атасы һәрвакыт: «Син авыл баласы, улым, синең бәхетең шушында, бәхетсезлегең — читтә», — дип әйтә торган иде. Әйе, атасы, бәлкем, хаклыдыр да, ләкин тормыш шактый катлаулы нәрсә, дөнья беркайчан да син теләгәнчә генә бармый. Ул үзе белән Ландышны да алып китәргә тели. Дөньялар тынычлангач, тормышлар түгәрәкләнгәч, алар әле монда әйләнеп кайтырлар, бөтен авыл халкын көнләштереп, шат һәм бәхетле яшәрләр!
— Юк, — диде Ландыш, — мин баламны калдырып беркая да китмим.
— Соң... ал балаңны үзең белән!
— Бирми!
— Урнашкач, соңыннан кайтып алырбыз!
АХИР
58
— Юк, алай булмый... Син... кит... миңа карама!
— Нишләргә уйлыйсың? Һаман да шул завклуб хатында ятмакчы буласыңмы? Чит кешенең ачык чырае өч көнгә генә бара, шуны да онытма...
— Мин, бәлкем... — Ландыш башын аска иде. Ул үзе теләп ясаган кискен адымыннан, Инсафка булган ирекле мәхәббәтеннән инде шикләнә һәм икеләнә дә башлаган иде.
— Нәрсә булды?
— Кире иремә дә кайтырмын әле.
— Анысы ни өчен тагын?
— Бала өчен, бала хакы өчен.
— Дәвәни хаклы булган икән... Димәк, бала безнең сөюдән дә югарырак булып чыгамыни инде? Баланы безнең арага куярга кирәкми. Бала ул — бала, ә мин ул — мин. Аңлыйсыңмы?
— Аңлыйм.
— Димәк... бала... шулаймы?
— Әйе... бала. — Әйе, Ландыш озак уйлап тормады, җавабын бик тиз тотты. Инсафның җен ачулары кузгалды, үзен чак-чак кына тыеп торды.
— Алайса бар, кайт! Кайт, сөекле ирең янына! Мәңге кыйналып, сүгелеп яшә!
— Син миңа шуны телисеңме?
— Теләмим, син үзең шуны әйттерәсең!
— Ярсыма, Инсаф. Аңла, мин барсын да уйларга, төптән уйларга тиеш. Бу бит, башыңны юләргә салып, кияүгә чыгу гына түгел, бу бит бар булган тормышыңны җимереп, яңа тормыш кору, яңа язмыш язу дигән сүз...
— Кайтасыңмыни?
— Кайтам...
15
Латыйп инде ничә ай үз-үзенә урын табалмый. Әле бар да әйбәт иде кебек, гөл кебек иде. Ә хәзер нәрсә? Бригада таралды, гаилә таркалды. Катмыш авылында йортның түбә башын япканда, аның бер эшчесе икенче каттан егылып төште һәм аягын сындырып, ике ай хастаханәдә ятып чыкты. Эшкә чыкмагач, хуҗасы аңа бер тиен дә түләмәде. Ә ул мәхлук (берәрсе котырткан, мөгаен!) шул ике ай өчен аңардан компенсация акчасы сорый башлады. «Мин сине екмадым, син үзең гаепле, үзең егылып төштең!» — дип, Латыйп аның белән сөйләшмәде дә. Эш мәхкәмәгә хәтле барып җитте. Ләкин аңа хәтле үк Латыйпның саранлыгыннан, кансызлыгыннан туйган эшчеләр аңардан әкренләп китеп беттеләр. Ул аларның (яхшы осталар булсалар да!) берсен дә тотмады, яңа бригада җыйнарга уйлады. Латыйп осталарын күрше авылдан икенче бер кеше үзенә алды, ул тагын да көчәйде һәм аның заказлары артты. Авылда яхшы осталар табуы җиңел нәрсә түгел, ә Латыйп бригадасына, үч иткәндәй, җыен әтрәк-әләм җыйналды. Бер акчалы объектны алганнар гына иде, эшен җиренә җиткереп башкара алмагач, Латыйпның бөтен бригадасын куып кайтардылар. Үзара талаш-кычкырыш, бер-берсен гаепләүләр китте. Шуннан бригада да үлде. Латыйп заказсыз, акчасыз калды. Әлегә ул алдан җыйнаган байлыгы белән генә яшәп ята иде.
Аның өчен бу бәхетсезлекләр авылга Инсаф кайтып төшкәннән соң башланды. Әлеге бәхетсезлекләрнең башында шул төрмә кошы торганын ул яхшы аңлады. Әле шуның өстенә Латыйпның хатынына ябышуын, Ландышны тәмам үзенә каратып, аның белән йоклавын Латыйп кичерә алмады, билгеле. Хурлык бит бу, чын хурлык! Начармы-яманмы, ул хатынын яратты, аңа яратып өйләнде. Әгәр Ландыш аңа яратмыйча кияүгә чыккан икән, ул барыбер ирен шулхәтле хурлыкка калдырырга тиеш түгел иде кебек. Шулай бит ир хатыны, аның моңа хакы да юк. Шулай дип уйлады Латыйп һәм шулай дип фикер йөртте. Ярар, өйләнгәннән соң, ул мәрхүм
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
59
дустының хатыны янына берничә мәртәбә төшеп тә менде, ди, әйтик, Ландышына хыянәт тә итте, ди, ләкин ул бит вакытында туктады, хыянәт итүнең гөнаһ икәнлеген аңлап туктады. Анда да бит хатыны белән талашкан вакытта гына, хатыны кәҗәләнгән чакта гына читкә йөрде. Шуңа үч итеп йөрде. Ә болар юк, болар туктарга уйламыйлар да! Хатыны, баласын, ирен ташлап, өйдән чыгып китте, инде аерылышырга дип гариза да язган. Хәзер шул себерке аркасында бөтен авыл, бөтен дөнья аңардан көлә сыман. Моңа ничек чыдап, түзеп булсын, ди! Латыйп та тимер түгел, менә ул да эчә башлады, ә аңа эчәргә ярамый, ул «запойный» иде.
Ике-өч көн бер дә айнымыйча эчкән, соңгы төнен өенә кайтып җитә алмыйча, бер танышының караңгы сараенда уздырган Латыйпның чыраена карарлык та калмаган иде. Май айлары булып, тышта җылы көннәр торса да, ни өчендәр калын кара куртка кигән, ул куртканың җиңсәләре ертылган, якалары таланган. Кырынмаган битендә пычрак эзләре калган, аңа таш булып балчык валчыклары каткан. Авызын аран гына ачкан, әйткән сүзләрен авырлык белән генә ирештергән Латыйп, Инсаф белән Ландышны бергә күргәч, шаярткандай булды: «Сез һаман бергә икән, сез һаман бергә икән, сез...» Бу аның үзенчә җырларга маташуы иде. Ләкин ул көчен чамалап җиткерә алмады, аягы мич белән дивар арасына тартылган яшел чаршауга чорналып, бушлыкка ауды. Инсаф аны көч-хәл белән генә күтәреп торгызды. Шуннан соң ул кухня ягында торган иске кәнәфи өстенә барып егылды. Кабат торырга теләде, кулларын бутап акырды, ләкин ничек кенә көчәнсә дә, ауган урыныннан торып китә алмады.
— Латыйп, ни булды сиңа? — дип дәште аңа Ландыш. Иренең хәле өчен борчылып түгел, билгеле, сүзсез калмас өчен генә дәште.
— Ә нәстә...
— Эт таламагандыр ич үзеңне!?
— Юк... эт таламады... Сез... сез... икәү таладыгыз мине... Сез минем җанымны таладыгыз... Ну... ярый... шул кирәк миңа, бүгенге көндә... мин шуңар лаек... Шулай бит... әйеме...
— Курткаңны харап иткәнсең, Латыйп! — диде хатын.
— Әй... булсын ла... яңасын алырмын... вакланма... Әнкәйнең пенсиясе артты... Хәзер бөтен авыл ялкавы әнкәйләр, әткәйләр, әбиләр, бабайлар пенсиясенә яши... Менә мин дә хәзер шулар армиясеннән...
— Латыйп, ни кирәк сиңа, бездән ни кирәк? — дип сорады аңардан Ландыш.
— Берни дә...
— Нәрсә булса да уйлап килгәнсең бит инде син монда?
— Дөрес, нәкъ өстенә бастың, — дип елмайды ул. — Килүем дә шул... Мин үз гаебемне... танырга дип килдем. Менә бу егет минем аркада газап чиккән... Мин гаебемне таныйм... Теге югым җанны... кем әле... Газизҗанны... чыннан да ул кыйнамады, аны мин үтердем, мин... Миңа каршы бер кыек... сүз әйткәне өчен... бер бөртек... сүз әйткәне өчен, мин аны тормышыннан мәхрүм иттем. Үкенәмме мин, үкенмимме... ансы сезнең өчен караңгы... Главный... мин үземнең гаебемне танырга әзер. Хәзер үк... Чакырыгыз милицияне... полицияне... Кая Мәхмүт? Чакырыгыз Мәхмүтне!.. Алып китсен мине өтермәгә... Минем утырасым килә... Хет менә шушы җаным... шунда тыныч булыр иде...
— Латыйп, җитәр сиңа, маймылланма! — диде Ландыш. Ә Инсафның йөзендә исә: «Синең дә җаның бармыни?!» — дигән мыскыллы күз карашы чагылып китте.
— Кит! Кит син дә! — дип акырды аңа урыныннан торырга маташкан ир. — Син барыбер минеке түгел! Син бит баштан ук минеке түгел идең! Дөресе шул... син бит миңа яратып чыкмадың... аптыраганнан чыктың... Ә беләсеңме... ни өчен чыктың син миңа? Әйтимме? Белсен яраткан кешең дә! Әйтимме?!
— Әйт!
— Барыр юлың... ябык иде синең чибәрем... чигенер юлың... Атаң кырык яшеннән психбольниста ята, анаң эчеп йөри... Синең яктан туйда утырырлык җүнле
АХИР
60
туганың да юк иде бит... Куйма син үзеңне әллә кемгә, ишетәсеңме, куйма! Чибәр генә булсаң да, әллә кем түгел! Чибәрлек ул бер көнлек, ә исәрлек... гомерлек... мин... мин кеше иттем сине, ул түгел, ә мин! Аңа карама... су... ка... миңа кара... мин... мин сине упкыннан тартып чыгардым, мин... Анаң сине бер яртыга чит мужикларга сатырга әзер иде бит... бер шешә аракыга... ха-ха... кая... бармы яртыгыз... Эчәсем килә... үтереп эчәсем килә... Биш... биш ел бер грамм аракы капмыйча яшәдем... биш ел... Теләсә кем булдыра алмый аны... Ә Латыйп булдыра... Латыйфулла... мин инде ул... барсын да булдыра... Әйбәт кеше ул чөнки... Латыйп... ие... җүләр үзен мактый, ди... Кая? Бармы?
— Юк, мин монда кала алмыйм! — дип ярсыды хатын.
— Кит! Ләкин мин малайны сиңа бирмим! Үлсәм үләм, ләкин Кирамны сиңа бирмим!
— Ансын суд хәл итәр...
— Суд та минем яклы: азу алган ананы... бер генә суд та якламаячак... ха... ха... ха...
Бала сүзе Ландышны чыгырыннан чыгарды. Нәрсә, нәрсә, ә баланы ул гомердә дә ирендә калдырачак түгел! Ландыш, кулын уйнатып, Латыйпка ташланды. Үзендә әзмәверләр көче тапкан мужик, күкрәген киереп, кәнәфидән күтәрелде һәм һөжүм итүче, диварга бәрелеп кире атылган борчак сыман, артка атылды.
— Бар! Кит! — дип кычкырды Латыйп. — Ирләр сүләшкәндә, хатын-кыз кысылмасын иде!
Инсаф Ландышка кит дип кулы белән ишарә ясады. Ландыш озак кына чыгып китә алмыйча, моңсуланып Инсафка карап торды. Әйтерсең лә ул Инсаф белән мәңгегә хушлаша, аны соңгы мәртәбә күрә иде. Күрәсең, ул күңеле белән нидер сизенгән, фажңга килеп чыгасын сизгән, ләкин менә шуны тоткарлый алмавын аңлау аның күңеленә чиксез моңсулык иңдергән. Хатынын озаткач, Латыйп та үзгәрде, ул айнып киткәндәй булды, исерек булып кыланулары да азайды...
— Да, брат, мин сине котлыйм!
— Нәрсә белән?
— Син жңңдең, ә мин жңңелдем, — диде ул, кәнәфидән өстәл ягына күчеп.
— Мин бөтен нәрсәмне дә югалттым, ә син менә, киресенчә, таптың. Котлыйм, син жңңдең! Белмисез хәлемне, белмисез... Ә бит сез гаепле моңа, сез! Сез минем авылда яшәрлегемне дә калдырмадыгыз. Бөтен авыл көлә миннән хәзер! Нәрсәдән дисеңме? Мөгеземнән көлә минем, менә шушы мөгеземнән!
— Латыйп баш очында кул бармакларын атландырып, болан мөгезе ясап күрсәтте. — Мөгезле мин... ха... ха... ха... мөгезле эре терлек... тармакланып тора менә, күрәсеңме... һәрберсе, бармак төртеп, миңа таба күрсәтә кебек. «Әнә, әнә, күрәсезме, Латыйп килә, хатыны аңа мөгез куйган!» Урамнан барган детсад малае исәнләшеп узса да, сискәнеп, калтыранып куям, әйтерсең, ул минем белән исәнләшми, ә миннән, «мөгез»ең исәнме, абый, дип сорый кебек... Авыл жирендә булмаган хәл бит бу — ирле хатынның буйдак егет белән йөрүе... булмаган хәл... Менә шушындый хәлдә мин авылда ничек яшәргә тиеш? Мин хәзер бер генә нәрсәгә үкенәм, ишетәсеңме, бер генә нәрсәгә...
— Нәрсәгә?
— Моннан җиде ел элек миңа барсын да үз өстемә аласы калган. Үлмәс идем әле, ничек тә чыккан булыр идем. Менә син чыктың бит әле! Тормышның кадерен белеп, аңлап чыктың...
— Нишләп утырмадың соң?
— Курыктым. Курку хисе көчлерәк булып чыкты. Ә хәзер мин курыкмыйм, миңа барыбер!
— Син курыктың, ә нишләп мин курыкмадым?! — дип кычкырды Инсаф аңа ачу
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
61
белән.
— Батырайма, син герой түгел! — дип үчекләде аны Латыйп. — Сарык бәрәне бит син! Сарык бәрәне кебек, син үзең караңгы киртәгә барып кердең! Кермә идең! Кем сиңа кушты?
— Син! Син сүзеңне чамалап сөйлә, яме! Юкса!!! — Инсаф кесәсеннән шәп итеп үткенләгән юка гына пәке тартып чыгарды һәм, Латыйпның чырае каршында уйнатып, бар көченә агач өстәл өстенә кадады. Бераз шүрләп калган кунак шул пәкегә ябышты. Тик никадәр генә көчәнеп тартса да, аны кадалган җирдән тартып чыгара алмады.
— Нәрсә бу?
— Заточка.
— Заточка?!
— Ие... Пәке! Тегеннән алып чыктым. — Латыйп өстәл яныннан китеп, почмак чатына барып басты. — Син кая?
— Хәлем начар... Бу хәлдә әни янына кайта алмыйм. Тагын койма буенда ятасы килми... Хатын юк... яхшы беләсең... Беләсеңме, ә мин сине гаепләмим, гаеп хатынның үзендә... әгәр ул теләмәсә...
— Нәрсә теләмәсә?
— Ну... шулай бит инде?!
— Беттеме сүзең?! Сиңа тагын ни кирәк?
— Берни дә... ятып торыйм синдә бер-ике сәгать... Тегендә... залда... Аннан китәрмен яме... үз юлым белән...
— Теләсәң нишлә...
16
Көндәшен һәм дошманын үз түшәгенә яткызып, үз өендә, үз нигезендә калдырган Инсаф урындыкка сөялгән килеш кинәт кенә уйга калды. Раушаниясе үлгәннән бирле, ул кирәгеннән артык моңсулана, уйчанлана башлады кебек. Авылда, шаулап-гөрләп, чәчү эшләре баруга да карамастан, Инсаф (бәйрәм көннәрендә), зиратка менеп, ата-анасының кабер яннарын карап төшәргә вакыт тапты. Каберләре янәшә генә аларның, икесенә бер таш куелган. Акча җыйнап, әлеге кабер ташын дәү әнисе куйдырткан булган. Үзе белән себерке, тырма алып менгән Инсаф башта кабер өстен бер кат чистартып чыкты, кыш буе череп яткан каен яфракларын тырмалап алып, бер зур капчыкка тутырды, тузан, пычрак кунган кабер ташын чишмә суы белән юды. Шулчакны ул зират эчендә, якында гына басып, кагаебрак торган бер ханымны шәйләп алды. Ханым да аны танып алды булса кирәк, әкрен, салмак адымнар белән егет янына килде. Ул Динә ханым булып чыкты. Атасының беренче хатыны. Көннәр җылы торуга да карамастан, өстенә сары плащ кигән, башына калын яулык бәйләгән ханым Инсафка шактый ябык булып күренде. Ул аны алданрак та күргәләде, тик ул элек бөтенләй икенче иде. Яшь иде әле, чәчәк кебек матур иде. Яңа ирен ата-анасына күрсәтергә кайтканда күреп калган иде ул аны. Клубка ниндидер концерт карарга төшкәннәр иде алар. Күпне белгән авыл яшьләре: «Менә бу — Динә апа! Атаңның беренче хатыны!» — дип Инсафның колак итен ашаганнар иде. Динә ханым шактый үзгәргән, бик нык ябыккан, суырылган, коры сөяккә калган иде. Аның атасы Салих абый да шуннан ерак түгел генә җирләнгән, ә әнисе Сафия апа, олы яшьтә булса да, әле һаман да исән, авылда яши, Динә, вакыты булганда, аның янына кайткалап йөри иде.
— Син Нариман малае бит, әйеме? — дип сорады ул чардуган каршында басып торган егеттән.
— Әйе, — диде Инсаф. — Ә сез Динә апа, шулай бит?!
— Әйе, мин Динә апаң булам...
АХИР
— Безгә кунакка керегез, — дигән булды ул, — сөйләшеп утырырбыз, өйдәге сүзне зиратта сөйләшергә ярамый...
— Мин синең дәү әниең янында булдым, бер сүз дә әйтмәдемени?
— Юк, әйтмәде.
— Нишләп икән?
— Хәтере начарайды...
— Синең җиде ел төрмәдә утырганыңны белдем, гафу ит, мин сиңа ярдәм итә алмадым...
— Ә ни өчен сез миңа ярдәм итәргә тиеш?
— Акчам юклыктан түгел, төрмә тирәсендә йөрүдән курыктым...
— Ихтыярыгыз...
— Инсаф!
— Әйе!
— Бәлкем, бу безнең соңгы күрешү булыр, дөнья хәлен белеп булмый, энем, минем сиңа бер киңәшем бар, шуны әйтмичә булдыра алмыйм. Китмә авылдан, ташлама туган нигезеңне! Атаң кыска гомерле булды, тик барыбер үз бәхетен авылда тапты. Атаңнан соң мин ике мәртәбә кияүгә чыктым, ләкин берсеннән дә бала таба алмадым. Ходай мине кичермәде, авылдан китүемне кичермәде, мине бәхетсез итте... Ялгышлар күп булды. Атаңны, Нариманны гомерем буе яраттым, аны яраткан кебек мин башка беркемне дә ярата алмадым...
— Нишләп алай дисез?
— Исеңдә тот, үскәнем: хатын-кыз үз гомерендә бер генә мәртәбә ярата, бер генә ир-егетне, ә калганнары аның мавыгулар гына, мәхәббәткә охшаш мавыгулар...
— Сез әле һаман да калада яшисезме?
— Юк, кала һавасы миңа килешмәде, без ирем белән фатирны сатып, Казаннан утыз гына чакрым ераклыкта йорт сатып алдык. Авыл инде ул. Хәзер шунда яшәп ятабыз. Әнине дә үзебез янына алырга дип кайткан идек, каршы килде. «Үлсәм, кызым, шушы нигеземдә генә үләм!» — диде. Хәер, ул хаклы. Ә үзем монда кайтып тора алмыйм, авылга кайтарырлык көч табалмыйм үземдә. Авылдан бер чыгып киткәч, кайтыр юллар бик тә урау, шактый урау була икән шул...
— Бүген китәсезме?
— Әйе, китәм, — диде бик нык моңсуланган хатын. — Сине өйләнергә йөри икән дип ишеттем, өйләнгәндә акча күп кирәк була. Мин сиңа ярдәм итәргә булдым, — почта аркылы акча салдым...
— Юк! Миңа сездән акча кирәкми! — дип кычкырды Инсаф.
— Кирәк! Борчылма, аның җае бар. Мин бит атаң белән бергә сатып алган фатирны саттым. Анда атаңның да өлеше бар... Ал, өйлән, сезгә әз генә булса да ярдәмем булыр, ә миңа хәзер берни дә кирәкми инде...
Акча чыннан да килде. Почтальон хатын аның кулына извещение китереп тоттыргач, егетнең күзләре шар булды. Динә апасы аңа йөз мең сум акча җибәргән. Алмыйча да булмый, почта шуны таләп итә. Инсаф акчаны алып, шуның бер тиененә дә кагылмыйча, банкта үз исеменә салып куйды. Әнә шул акчаны хәзер барып алырга да Ландыш белән чыгып китәргә берәр җиргә, берәр ерак илгә! Тик юк шул: бала, бала комачаулый, баласыз аның сөйгәне беркая да китмәячәк...
«Беренче хатыным күңелле тормыш яратты, мине аңламады, чит ирләрне үз итте!» — дип әйткән иде Динә турында бервакыт атасы. Ләкин бу хатынны хәзер начар кеше, вакытын бушка аударучы җүнсез хатын дип берничек тә әйтеп 64
булмый. Ул үзгә. Аңа акыл кергән. Динә апасының: «Китмә авылдан, ташлама нигезеңне!» — дип эчкерсез әйткән сүзләре күңеленә нык кына сеңеп калды. Нәрсә соң бу? Бер чын хакыйкатьме? Әллә матур сүзләр генәме? Ташлама, дип әйтүе генә җиңел, ә чынында исә...
«Әй... нигез... туган нигез! — дип сыкранды Инсаф. — Мине иркәләп үстергән, бишеккә салып тирбәткән, шушы якты дөньяга күзем ачкан, күңелемдә мәхәббәт хисләрен уяткан туган нигезем, ни булды соң сиңа? Нишләп соң барсы да сине
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
ташлый, барсы да синнән кача? Капка-ишегеңне тауда чана шуып кайткан сабый балалар, көянтә-чиләк күтәреп, чишмә суы ташучы апалар, кызлар түгел, ә җилләр, әче җилләр генә каерып ачалар...
Туган йортым, туган нигезем! Мин бит синең балаң, кадерле, сөекле балаң. Минем синдә каласым, синең кочагыңда иркәләнәсем, сиңа сыенасым, синдә яшәп, гомер итәсем килә. Үз сүземә тугры булырмынмы, үз-үземә хыянәт итмәмме, ачы язмыш җилләре мине синең җылы кочагыңнан тартып алганда, синең түр ягыңда йә бусагаңда булса да басып кала алырмынмы? Ансы Ходай иркендә! Бәхет-шатлыкларым синдә артса, кайгы-газапларым синдә кимесә һәм соңгы сулышым шушында өзелсә, мин ничек бәхетле булыр идем! Җил-давыллардан, тормыш гарасатларыннан исән-имин чыккан, хәзергә тиклем имәндәй нык торган туган йортым, туган нигезем, инде мин сине югалтам кебек. Юк, юк, мин бит бөтенләйгә, мәңгегә түгел, бары тик вакытлыча гына китәм. Мин сиңа кайтачакмын, ышан, барыбер бер әйләнеп кайтачакмын...»
Өй эчендә шомлы тынлык урнашты. Хәтта түрдә түнеп яткан Латыйпның да гырылдаган тавышы тынды. Инсафның колагына шул куркыныч тынлык аша бөтенләй икенче төрле тавышлар, башка төрле авазлар килеп керде. Бу авазлар әти-әнисенең иңрәп пышылдаулары, эндәшүләре аша яңгырады:
— Улым, улым, китәсеңмени?
— Китәм, әткәй, китәм...
— Безне ташлап... китәсеңмени, улым?
— Китәм, әнкәй, нишлим, китәм!
— Сау бул, улым, сау бул... сак бул... онытма безне... Туган нигезеңне, туган өеңне онытма, улым! Кайт, кире кайт... улым... нигезең көтә сине... нигезең...
— Кайтырмын, әткәй, кайтырмын, әнкәй, һичшиксез, кайтырмын...
«Юк... алдашам! — дип уйланды егет. Ул елады, күз яше чыгармыйча гына елады, чөнки күңеле, җаны елый иде аның. — Үз-үземә ялганлап утырам: беләм, мин монда бүтән беркайчан да кайтмаячакмын, әйе, әйе, беркайчан да әйләнеп кайтмаячакмын! Ул өй туйлары, ул күңелле мәҗлесләр, ул аулак өйләр башка беркайчан да кабатланмас! Авылдашлар, туганнар мине онытырлар... барсы да... онытыр...»
Инсаф, тәмам онытылып, тәрәзәдән урамга күз салды. Урам ягында кинәт кенә күңелле көй яңгырагандай булды. Яшьләрнең җыйнаулашып җырлаулары, күңел ачканнары ишетелде. Әлеге җыр тавышы өйгә бәреп керде:
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле бишне дә, Сез дуслар җыелган җирдә Җырламый килешми дә...
Инсаф, урыныннан торып, әнә шул тарафка юнәлде, илһамланып, кызарып баеган кояш нурлары төшеп торган тәбәнәк тәрәзәгә кулларын сузды. Ә юк!
3. «К. У.» № 4
65
АХИР
64
Җыр ничек колакка килеп керсә, шулай тиз генә тынды да. Карале, чын нәрсә түгел икән бит бу, аның күзенә генә күренә икән! Күзенә генә...
Ул кабат өстәл янына килеп утырды. Куен кесәсеннән икегә бөгәрләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды, аны ачып, укый башлады. Бу палатадагы тумбочка эченнән табып алган Раушания хаты, тормышының иң авыр, иң кискен минутларында ул аны кат-кат ачып укый торган иде. Хат әллә ни искитәрлек түгел, ашыгып язылган, ләкин анда Инсафны тетрәндергән бер җөмлә, бер сүз бар һәм ул хат аңа шул сүзе белән якын иде...
Кадерлем Инсаф!
Сиңа дип язган соңгы хатым булыр. Китәсемне сизеп, аңлап ятам... Ни аяныч... кыска гомерле булдым. Ләкин шушы кыска гына гомеремне дә мин бәхетле яши алдым, сине яратып яшәдем. Язмышым үкенечледер... әйтмим... Син генә түгел, мин үзем дә гаепле. Кем белә, әгәр дә син чакырган көнне аулак өйгә килгән булсам, бәлкем, безнең тормыш бөтенләй икенче төрле юлдан кереп киткән һәм инде бу ямьсезлекләр килеп тә чыкмаган булыр иде. Минем җанда синең хыянәтең, синең өстеңдә көндәшеңнең яман кылычы эленеп тормас иде. Курыкма, кыю атла... Мин бирә алмаган бәхетне син китапханәче ханымнан ала алырсың дип ышанам һәм бу якты дөньядан мин тыныч күңел белән китәм... Бәхетле булыгыз! Раушанияң...
...Пәке (заточка) аның аркасын ярып керде. Көндәше аңа арттан килеп кадады. Ул авыртуны сизми дә калды, чөнки шундук аңын җуйды...
— Инсаф, мин китәм! Мин синең белән китәм! — Атылып диярлек өйгә килеп кергән Ландыш, идәндә, кан эчендә яткан Инсафын күреп, өнсез калды. Башын өстәл аягына терәгән, беләге, куллары канга баткан Латыйпның кулыннан Инсафның пәкесе төшеп китте. Ул җүләрләнеп көләргә тотынды һәм озак кына шул җүләрләрчә көлүеннән туктый алмады...
Ландыш белән алар ике айдан соң өйләнештеләр. Инсаф бер ай хастаханәдә ятып чыкты, табиблар аны теге дөньядан көч-хәл белән тартып чыгардылар. Мәрхүм Динә апасы (Инсаф савыккан арада аны авыл зиратына кайтарып күмгәннәр!) биргән йөз мең сум акча туй чыгымнарын тулысынча каплый алды, әзрәк яшәрләренә дә калды. «Төрмәгә, төрмәгә озатыгыз мине!» — дип тилергән Латыйпны нигәдер, мәхкәмә булганчы, төрмәгә түгел, ә җүләрләр йортына озаттылар. Себер ягыннан бик зур акча белән кайткан Шәмсегаян апайның улы Миңназыйм, өмә җыйнап, иске нигез урынында өр-яңа нарат бура күтәртте.
Инсаф Ландышны малае белән бергә туган нигезенә алып кайтты. Бер елдан соң аларның кызлары туды. Аңа Динә дип исем куштылар.
2012-2013 еллар