Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢСУ БЕР ТАРИХ

Хаҗиморат Казаковның тууына 100 ел
Кеше гомере язгы ташкын кебек — бик тиз агып китә. Татарстанның мәшһүр рәссамы Хаҗиморат абый белән танышканга да кырык биш ел үткән икән инде.
Тәтеш районы газетасында эшләгән чак. Газетабызның илле еллык юбилеена әзерләнәбез. Кулыбызда 1919 ел башында чыккан тәүге саны да юк хәтта. Беренче редакторы егерменче гасыр башында Тәтештәге татар мәктәбе директоры булып эшли башлаган, соңыннан республикабызның күренекле дәүләт эшлеклесе булып танылган Исхак Мостафа улы Казаков икәнен белә идек белүен.
Эзләнә торгач, Казанда беренче мөхәрриребезнең бердәнбер улы яшәвен ачыкладык. Рәссамнар берлегенә кереп, адресын алып чыктым да, өен эзләп табып, фатирының ишеген шакыдым.
Үземнең Тәтеш районы газетасы редакторы икәнемне әйткәч, хуҗа бик җанланып китеп:
— Узыгыз, утырыгыз, минем дә балачагым Тәтештә үтте. Киләсе 1969 елда сезнең газетаның юбилее бит, — дип, стена буендагы зур сандыкны ачып (ул әтисенең архивы белән дыңгычлап тутырылган иде), гарәп шрифты белән 1919 елның 1 февралендә басылган дүрт битле «Тәтеш хакыйкате» газетасын миңа сузды.
Чәйләп алган арада кунакчыл хуҗа миңа күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләп өлгерде. Үз нәселләренең Казаков фамилиясе тарихын да, әтисе белән бертуган Өммегөлсем апасының улы Мулланур Вахитовның яшьлек елларын, аның Петроградта психоневрология институтында белем алуын, революцион эшчәнлеген дә, кыскача гына булса да яктыртып алды. Аның туганнан туган мәшһүр абыйсы белән чиксез горурлануы әллә каян күренеп тора иде. Шул арада бер папка ачып, абыйсының төрле портретлары, барельефларының фотокүчермәләрен дә күрсәтте. М. Вахитовның халкыбыз алдындагы онытылмас революцион эшчәнлеге белән бергә төс-кыяфәте, йөзе дә тау бөркетедәй горур, чибәр булганлыгы игътибарны җәлеп итте. ...Пугачёв гаскәрләре 1774 елда Казан тирәсендә фельдмаршал Михельсон армиясе тарафыннан тар-мар ителгәч, татарча да сөйләшә белгән бер Дон казагы, Хаҗиморат абыйның ерак бабасы ягъни, губернаның төньягындагы татар авылларының берсендә тимерче булып урнаша алган. Ислам динен кабул итеп, татар кызына өйләнгән. Исемен алыштырса да, фамилиясе Казаков булып калган. Бер караганда, бу атаманың безнеңчә «Качак» сүзеннән килеп чыгуын аңлау өчен филолог булу да кирәкмидер. Тарихчылар язуынча, Рәсәй патшаларының золым-җәберенә чыдый алмыйча, көньяк Дон тирәләренә килеп яши башлаган татар качаклары янына соңыннан башка халык вәкилләре дә, шул исәптән урыслар да килеп төпләнгән. Шуннан соң аларның барысын бергә казаклар дип йөртә башлаганнар.
Ә теге татар авылына килеп урнашкан мөселман-татар Казаков нәселе, соңыннан Казанга күчеп, тернәкләнеп, зур-зур сәүдәгәрләре белән дан алган. Шуларның берсе, урыслыгыбыз бетсен дип, Яңа Бистәдә кирпеч мәчет салдырган. Соңыннан аны бөтен Казан халкы Казаков мәчете дип йөрткән . Хаҗиморат абый , бервакыт мине шунда алып барып, совет власте елларында җимерелгән әлеге мәчетнең нигезен дә күрсәтте.
Хаҗиморат Казаков ул чагында ук үзенең бөек Тукаебыз иҗатына багышланган дистәләгән әсәрләре белән республика халкына танылган иде. Безнең газетаның
юбилеенда катнашып, әтисе турындагы гаҗәеп кызыклы истәлекләрен сөйләде. Шуннан башланган дуслык 17 ел буена, аның вафатына (1984 ел) хәтле дәвам итте.
Х.Казаковның кешелек сыйфатларына, гаҗәеп эрудициясенә, Ходай мул итеп биргән күпкырлы талантына, тирән профессиональ белеменә, күпсанлы сәнгать әсәрләренең, бигрәк тә Тукаебызга багышланганнарының, гаҗәеп камил эшләнүләренә сокланмый мөмкин түгел. Уйлап кына карагыз: япь-яшь егет чагында — 1934-1938 елларда — Ленинград сынлы сәнгать һәм архитектура институтында, 1939-1941 елларда Киев сынлы сәнгать институтында укый. Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга хәтле юл үтеп, япон самурайларына каршы көрәшергә дә өлгереп, 1946 елда Казанга кайткач, ике ел буе сынлы сәнгать училищесында укытканнан соң, 1948-1949 елларда Ригада Латвия дәүләт сынлы сәнгать академиясендә белем ала. Өч югары белем! Шуңа күрә ул чорда Татарстанда гына түгел, СССРда да аңардан һөнәри әзерлеклерәк, эрудициялерәк рәссам
ФАРУК НӘФИЕВ
154
булмагандыр.
Иҗатының чәчәк аткан чорында Хаҗиморат абый кечкенәдән үк яраткан шагыйре Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә. Ул аның Печән базарына баруын да, Идел буйлап пароходта Әстерханга сәфәр кылуын да, Казан урамнарында йөрүен, култык астына папкасын кыстырып, Болак күпереннән чыгып килүен дә тасвирлый. Ә шүрәлеләрен: картларын да, бала-чагаларын да урманның нинди генә урынында, нинди генә кыяфәттә сурәтләми! Һаман уйлана торгач, әле бала чагында, мәктәпкә йөргәндә үк шагыйрьнең «Исемдә калганнар»ын укып, Габдуллаҗанны кызганып елавын хәтерли һәм илленче еллар ахырында (1958) «Үксез бала» яки «Бәләкәй Тукай» дип тә халыкка танылган мәшһүр әсәрен иҗат итә.
Сәгъди абзыйлар өендә сәкедә утыручы бәләкәй Тукай сурәтләнгән картинаны күргәч, хәйран каласың. «Балачактан ук калебебезгә кереп урнашкан сабый Тукайның гүзәл образы бит бу!» — дисең. Әйе, авылдагы һәр өйдәге кебек, яран гөл чәчәк атып утырган тәрәзәдән сибелгән кояш нурлары түр почмактагы бик пөхтә итеп җыеп куелган урын-җирне, сәке уртасына утырган баланың кечкенә гәүдәсен, зурларча җитди йөзен, безгә төбәлгән сагыш тулы моңлы, акыл ияләренә генә хас карашын, зур кара күзләрен, кулларына инде аның ничәнче «әнисе» тоттырган ипи телеме белән агач кашыгын, тәлинкәсендәге буы күтәрәлеп торган кайнар бәрәңгесен һәм кәтүкләрдән ясалган уенчык атын яктыртып тора. Менә ул милли рәссамның халык күңеленә хуш килгән милли сәнгать әсәре нинди була! Безгә таныш интерьерда, иртәнге чык тамчысындагы кебек, бер фокуска тупланган кечкенә генә мәйданда, нихәтле тирән эчтәлек, матурлык, хозурлык! Ходай сәләтне, талантны жәлләмичә биргән рәссамның бөтен әсәрләре арасында әлеге шедевр, йөзек кашындагы бриллиант кебек иң уңышлысы, дияр идем. Казандагы һәм Кырлайдагы Тукай музейларына барып кергәч, беренче чиратта, нәкъ менә шушы гүзәл әсәрнең, бөтен игътибарыбызны җәлеп итеп, магнит сыман үзенә тартуы бер дә очраклы түгелдер.
Хаҗиморат абый Матбугат йортына еш кереп, күп кенә язучылар, журналистлар белән күрешеп, сөйләшеп йөри, төрле газета-журналларда үзенең мәкаләләрен, сәнгать әсәрләрен бастыра. Шулай бервакыт ул фойеда Гариф Ахунов белән Сибгат Хәкимне очрата. Аларның Тукай якташлары икәнлеген яхшы белгәнгә күрә: «Мин сезгә бер сюрприз әзерләдем, фатирыма кереп карамассыз микән?» — дип сүз башлый.
Биш минуттан алар инде урамның каршы ягындагы рәссам фатирына килеп керәләр. Хуҗа кеше «Бәләкәй Тукай»ны матур кысага тарттырып, тәрәзәдән яктылык мул төшә торган урынга элеп, өстен ак ситсы белән каплап куйган була.
— Күзегезне йомыгыз, мин әйткәч ачарсыз, — дип, җәһәт кенә урындыкка менеп, япманы алып төшә дә:
— Ачыгыз! — дип боера.
Кунаклар, күзләрен ачып, игътибарлы карашларын алтын кысадагы картинага юнәлтәләр һәм ун минут чамасы бер сүз дәшмичә селкенми дә басып торалар.
— Егет тә икәнсең, Хаҗиморат дус. Безне мондый «сюрприз»ың белән сөендергәнең өчен сиңа нинди генә рәхмәтләр укысак та, аз булыр. Мин кечкенә Тукайны нәкъ менә шундый итеп күз алдыма китерә идем. Беләсең килсә, син шушы бер әсәрең белән генә дә халкыбызның сынлы сәнгать тарихына алтын хәрефләр
МОҢСУ БЕР ТАРИХ
155
белән язып куелырга лаеклы рәссам, — дип, Гариф Ахунов аның кулын кыса. Сибгат Хәким дә аңа кушыла.
Хаҗиморат абый гамәлләрендә-гадәт- ләрендә әлегә хәтле күзем күрмәгән, колагым ишетмәгән кызыклы-гыйбрәтле нәрсәләргә тап булып хәйран калган чакларым күп. Бервакыт безнең Тәтеш районының Вахитов исемендәге колхоз рәисе Мәсхүт Әхтәмов заказы белән идарә диварына урнаштыру өчен ясалган Мулланур Вахитовның зур гына портретын алып килгәч, гадәтенчә, кунарга безгә керде.
Чәйләп-мәйләп алганнан соң, папкасыннан стандарт ике кәгазь битен чыгарып, ал-дыма салды. Мәктәп укучылары улым Илдар һәм кызым Гөлназның туш һәм төсле кара белән ясалган портретлары иде аларда.
— Иич аңламыйм, Хаҗиморат абый. Синең балаларыма карап рәсем ясап утыр-ганыңны хәтерләмим. Ничек булып чыга соң инде бу?
— Аларның портретларын күңелемдәге кыяфәтләрен күз алдыма китереп, хәтеремнән ясадым.
Гаҗәп хәл. Йөзләренең һәр детале: күз формалары, хәтта аларның төсләре, борын, колак, иякләре, чәчләре — барысы да нәкъ үзләренчә. Үзем дә кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Әмма кешенең рәсем-портретын хәтердән, күз алдына китереп кенә шулкадәр дә төгәл ясап буладыр дип уйлаганым юк иде әле. Чынлап та, кайбер рәссамнарда мондый сәләт бар икән.
Хаҗиморат абый аны гомер буе камилләштереп торган. Гомумән, аңардагы феноменаль хәтергә гаҗәпләнми мөмкин түгел иде. Бервакыт сөйләшеп, әңгәмә корып утырганда, бер бит кәгазь алып, егермеләп тарихи шәхеснең исем- фамилияләрен язып чыкты да аларның туган һәм вафат булган елларын, көннәрен язып куярга кушты. Мондый нәрсә белән махсус шөгыльләнмәгәнгә, үзем, карчыгым һәм балалар да берничә датадан башканы хәтерли алмадык. Җитмәсә, хәтерләгәннәре дә төгәл түгел иде. Безнең ялгышларны төзәткәч, ул калган шәхесләр турындагы мәгълүматларны теркәп куйды. Соңыннан мин аларны энциклопедиядән карап чыктым. Рәссамның бер генә ялгыш та җибәрмәгәнен күрдем.
Шулай җәйнең матур бер көнендә Тәтеш пристаненда «Метеор»га утырып Казанга киттек. Алдыбыздагы рәттә утырган ике ир кеше сөйләшеп бара: «Ул Екатерина 11не әйтер идем инде... Бөтен җир асты алтын белән тулган Алясканы Америкага юк бәягә сатып җибәргән бит», — дип көрсенеп куйды берсе. Шунда колагы бик шәп ишетә торган Хаҗиморат абый: «Ялгышасың, иптәш. Екатерина II, үзебезчә-татарча әйткәндә, безнең милләткә дә кайбер яхшылыклар эшләгән Әби патша, ул ярымутрауны беркемгә дә сатмаган. Алясканы Америкага аның оныгы Александр II фәлән елда, фәлән сумга сатып җибәргән», — дип әйтеп куйды. Ә бит әле бүген дә кайберәүләр бу факт турында теге «Метеор»дагы ир кебек уйлый. Талантлы рәссамыбыз күрәләтә ялгыш җибәрүчеләргә, нахакка башкаларны рәнҗетүчеләргә бервакытта да битараф калмады.
Тынгы белмәс яшь рәссам күпне күрергә, күп белергә, «язарына азык эзләп», күп җирләрдә булырга өлгергән. Андагы бай тормышны күпсанлы әсәрләрендә чагылдырган. Ул 1950-1952 елларда Кыргызстанның Фрунзе шәһәрендә, 1952-1954 елларда Баулы, Бөгелмә, Әлмәт кебек нефть районнарында яшәп, бай тормыш тәҗрибәсе туплый. Әгәренки гомер буена җыелган иҗат җимешләреннән күргәзмә оештыра башласаң, алар зур залга да сыеп бетмәс иде. Быел, бер гасырлык юбилей елында, сайланма әсәрләреннән генә булса да саллы күргәзмә оештырасы иде. Моны, әлбәттә, Мәдәният министрлыгы Татарстан Рәссамнар берлеге белән бергәләп башкара алыр иде. Шундый олуг сәнгать әһелен зурлап халкыбыз хозурына чыгарырга бик вакыт.
Бервакыт ул 3кә 1,5 метр күләмендәге полотнода коммунист түрәләрнең, чама чиген югалтып, үз юлбашчыларын зур кодрәт иясенә тиңләп, шәхес культы әвәләүләрен гротеск формада чагылдырган аллегорик әсәр иҗат итте. Анда берничә чакрым биеклектәге гранит токымнардан торган текә таудан 100 метр биеклектәге дәһшәтле сфинксны хәтерләткән Ленин бюстын эшләү күренеше сурәтләнгән иде. Меңләгән кеше кырмыска күчедәй мәш килә, тау итәгенә спираль формасында салынган әйләнмә юллардан йөзләгән КамАЗлар вак таш, җирне башка урыннарга ташый. Дистәләгән гигант экскаваторлар каты тау токымнарын кимерә, зур-зур бульдозерлар артык җирне читкә этә. Ә эчтәрәк,
ФАРУК НӘФИЕВ
156
уртада ак гранитны төрле кораллар белән чокып, кисеп, шомартып коелган, биниһая гигант сфинкс-балбалга охшап, Ленин бюсты калка. Борынгы Мисырда чираттагы фиргавенгә болытларга ашкан пирамида төзиләр, диярсең. Хаҗиморат абый бу полотноны фатирының бер диварына беркетеп күрсәткән иде. Әгәр дә мәгәр рәссам бу әсәрен Мәскәү Кремлендәге берәр зур түрәгә күрсәтсә, бәлки, аның әлеге аллегорик идеясен тормышка ашырырга да күп сорап тормаслар иде. Хаҗиморат абыйга, Ленин идеяләренә шул хәтле бирелгән сәнгать әһеле дип, аның премиясен дә бирерләр иде. Әмма ул торба формасында төрелгән киндер, караңгы чолан киштәсеннән читкә китмичә, еллар буе ята бирде. Гомумән, Хаҗиморат абыйның йөзләгән әсәрләре бүген нинди запасникларда тузан җыеп ята икән? Алар бит, бер уйлаганда, халык мөлкәте. Шул рәвешчә, үзе юкның күзе юк, дип ваемсыз йөри бирикме инде? Халык байлыгын подвалда яткырырга түгел, үзенә кайтарырга, үзенә күрсәтергә вакыт, җәмәгать!
Ходай Хаҗиморат абыйга төрле талант-сәләтләрне бер дә кызганмый, колачлап биргән икән. Аңардагы дистәләгән патент-сертификат алырлык дәрәҗәдә инженер, галим белемен күреп соклануларым аз булмады. Бервакыт ул зал уртасына раскладушка китереп куйды да аңа ятып, түшәмгә карарга кушты. Шунда ниндидер сихри матур көй яңгырап китүгә, үзе ясаган калейдоскоптан түшәмнең зур мәйданында әлегә чаклы гомеремдә күрмәгән гөлләр-чәчкәләр алмашынып тора башлады. Могҗизага балаларның ничек куанганын күрсәгез иде! «Мин бу калейдоскопны кызым йөри торган балалар бакчасына илтәм әле», — дип куйды ул соңыннан. Бер бүлмәле коммуналь фатирының дүрт метр биеклектәге өч диварын үзе такта-рейкалардан җайлап ясаган стеллаж-китап киштәләре биләп торганы хәтердә. Аларда әтисеннән калган, гомере буе үзе җыйган әдәби, тарихи, гыйльми, сәнгатьнең күп өлкәләренә караган меңләгән том интеллектуаль-мәдәни байлык тупланган иде. Шуннан кыргыз халкының «Манас», үзебезнең «Идегәй» дастаннарын, дөньяның бөек рәссамнары Леонардо да Винчи, Рафаэль Санти, Рембрандт ван Рейн, Эжен Делакруа, тарихчылардан Геродот, Плутарх, Николай Карамзин, Михаил Худяков, Шиһабетдин Мәрҗани, Газиз Гобәйдуллин, Нади Атласи, борынгы философлардан Аристотель, Платон, Сократ әсәрләрен һәм алар турындагы китаплар алып укуым исемдә калган. Минем күз алдымда университет профессоры Рафикъ Измайлович Нәфигов, мәшһүр рәссамнардан Бакый Урманче, Тавил Хаҗиәхмәтов, Хаҗиморат абый белән байтак сөйләшеп, фикер алышып утырганнан соң, аның китапханәсеннән укып торырга төрле китаплар, альбомнар алып китте. Әнә шулай дөнья мәдәни мирасын даими өйрәнеп, туплаган энциклопедик гыйлемен һәм китапларын үзендә бикләп яткырмый, дус-ишләре белән дә юмарт уртаклаша-бүлешә иде ул.
Тукай әйткәнчә, бу дөньяда бер кеше дә буш булмый төрле көнчедән, куштаннан һәм дошманнан. Бервакыт Хаҗиморат абый да күршесеннән зарланып алды:
— Караватым безнең уртак стена янында. Кычкырып сөйләшкән бер-беребезгә яхшы ишетелә. Салырга яратучы күрше адәм, тавышын бар көченә куеп, төнге сәгать берләргә кадәр телевизор карый. Берничә тапкыр яхшылап аңлатып, кисәтеп тә карадым. Файдасыз. Туктале, мәйтәм, мин бит физикадан хәбәрдар, электрониканы, электротехниканы да азмы-күпме өйрәнгән кеше. Бу тупас сәрхушкә берәр төрле адекват чара эзләп карыйм әле. Һәм таптым да. Теге телевизорын
МОҢСУ БЕР ТАРИХ
6. «К. У.» № 4 157
кабызуга, кулымдагы реле-җайланма кнопкасына басам да күрше бүлмәдә тулы тынлык урнаша. Теге ни уйларга да белми, аптырап кала. Аннары өенә чакырылган телемастер моңа эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргән. Шуннан соң гына күрше телевизорын нормаль тавышка куеп карый башлады...
Күп нәрсәләр белән кызыксынучы, киң мәнфәгатьләр белән яшәүче, гаҗәеп тирән белемле, кешелек ирешкән мәдәни-рухи байлыкларны тирәнтен өйрәнергә тырышучы олы иҗади шәхес иде ул.
Бу җәһәттән Хаҗиморат абыйның астрономия белән фанатларча мавыгуын әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Казандагы мәшһүр астрономнар арасында да дуслары бар иде. Алар белән аралашып, даими фикер алышып тора. Ул чагында СССРның кайсы гына урынында Ай, Кояш тотылудан берничә көн элек бу вакыйга иң әйбәт күзәтеләчәк Самаркандка, Бакуга, Новосибирскига һ.б. шәһәрләргә поезд яки самолёт белән барып җитә иде. Аннан кайткач, күзәтүләре турында мавыгып, дәртләнеп бөтен бер лекция сөйли. Үзенең кызына Афелия дип исем кушуы да очраклы түгел. Кояш тирәсендә әйләнеп торучы планеталар орбиталарының иң ерактагы ноктасы дигән сүз икән ул. Кайчак кайбер таныш-белешләре сәерсенеп:
— Сез кызыгызга ялгыш кына Афелия дип дәшәсезме соң? Әдәбиятта, сәнгатьтә Офелия дигән исем генә мәгълүм ләбаса, — дигәч, ул аларга эшнең нәрсәдә икәнлеген тәфсилләп, бик кызык итеп аңлатып бирә иде.
Халкыбызның 50-60 нчы еллардагы шахмат һәм шашка буенча бөтен илгә танылган мәшһүр остасы Рәшит Нәҗметдинов белән дә дустанә аралашып, лекцияләрен тыңлап, сеансларында катнашып тора Хаҗиморат Исхак улы. Үзем спортның бу төре буенча мастерлыкка кандидат булсам да, аны оту бер дә җиңел түгел иде.
Гомумән, без Архимед кебек борынгы заман яки Леонардо да Винчи кебек урта гасырның күпкырлы талант ияләре — галимнәре, инженерлары, даһи сәнгать әһелләре турында язарга, авыз суларыбызны корытып сөйләргә яратабыз. Ә бит андый асыл затлар безнең халыкта да булган һәм бүген дә бар. Әмма, Тукай әйткәнчә, үлеп аңлатмый торып, кадерләрен генә белмибез шул.
Инде вафатыннан соң утыз ел үтеп китсә дә, олуг дустымның якты образы һаман күз алдымда. Нык ихтыяры, максатына ирешү өчен бөтен көчен, сәләтен җигә белүе, һәрнәрсәгә үз карашы, фикере булу белән сокландыра иде ул. Шәхес иреге, какшамас иманы аның өчен гел беренче урында булды. Шуңа күрә күпме генә кыстасалар да, коммунистлар партиясенә керми. Аның бөек кешеләргә хас янә бер күркәм гадәте бар иде: үзе инанган хакыйкатьне теләсә кем алдында Джордано Бруно кебек, гомерен куркыныч астына куеп булса да яклап чыга. Өлкә комитеты секретаремы, министрмы, эшендәге берәр түрәме, таныш профессормы, дусты яки хезмәттәшеме — барыбер, күзләренә туры карап, аларның эш-гамәле, ялгышлары турында үз фикерен ярып салыр иде. Туры әйткән — туганына ярамаган, дигәндәй, ул әлеге гадәте белән үзенә дуслар арттырмый иде, билгеле.
Бер гыйбрәтле очракны искә алып үтәсем килә. Бервакыт ул, Рәссамнар берлеге рәисе Харис Якупов кабинетына кергәч, аның күзенә туры карап: «Харис Абдрахманович, сезнең сюжетлы жанр картиналарыгызда күп хатын-кыз образларының йөзе хатыныгыз йөзенә охшаган, һәр кешенең үзенә генә хас буй-сыны, йөз-кыяфәте була бит инде. Сез моны махсус эшлисезме соң? Һич аңламыйм!» — дигән соравына каршы кабинет хуҗасы бик усал карап кую белән генә чикләнә.
Бу чорда бөек Тукаебызга багышланган дистәләгән әсәрләр циклы һәм аеруча «Ятим бала» яки «Бәләкәй Тукай» дип атала торган гүзәл иҗади казанышы белән киң җәмәгатьчелеккә, гомумән, халкыбызга танылган рәссам төрле авылларга, колхозларга йөреп, идарәләр, мәдәният йортларын бизәп — «шабашка эшләп» көн күрү хәлендә кала.
Бөтен иҗаты турында тулаем әйтеп тормастан, газиз шагыйребезнең ятим бала чагын сурәтләгән энҗе-мәрҗәннәргә тиң әсәре өчен генә дә ул Тукай бүләгенә лаек иде дә бит?..
Немец фашистларына, Япон самурайларына каршы көрәштә чыныккан, күкрәге орден-медальләр белән тулган талантлы иҗат әһеле барыбер горур кеше, оптимист булып калды, соңгы сулышына кадәр газиз халкына хезмәт итте.
Аңа бүләкләр дә, ялтыравык титуллар да, «атка атландырылган» исемнәр дә бирүче
ФАРУК НӘФИЕВ
158
булмады. Әйе, горур, беркем алдында баш имәс талант ияләренә яшәү җиңел түгел шул.
Кайчак Хаҗиморат абыйдан әлегә хәтле беркайда укымаган, беркемнән ишетмәгән мәгълүматлар белеп гаҗәпкә кала идем. Мәсәлән, Мирсәет Солтангалиевнең егет чагында, 1913-1917 елларда кызлар гимназиясендә укытканда, Бакуда революцион яшьләр белән аралашып торган елларда ук, төрле оешмалар, байларны талап һәм банклар басып йөргән банда башлыгы Иосиф Джугашвили белән танышлыгы турында башкача каян белер идем. Һәркемнең үз юлы, мәсләге дип, Мирсәет хәтта аның белән дустанә мөнәсәбәттә булган чорда бер төркем азәриләрнең Иосифны эләктереп, нефть сосып ала торган бик тирән кое янына сөйрәп алып килүләрен күреп, алар катына ашыга, һәм банда башлыгын, аяк-кулларыннан эләктереп, коега ташларга җыенганда көчле тавышы белән азәрбайҗан телендә:
— Туктагыз әле, егетләр, ул бит сезгә дә, безгә дә зарар итүче түгел, ул бит буржуй-байларны гына талый, банклар баса. Кирәк икән, ул сезгә акча белән дә булыша ала! — дигәч, тегеләр туктап кала. Шулай үзен котылгысыз үлемнән саклап калган Мирсәеткә Джугашвили «друг Мирсай», ә татар егете тегеңә «Юси» дип эндәшә торган булган. Баш әйләнгеч метаморфозалар кичереп, төрле куркыныч тау сукмакларын исән-аман үтеп, 1917 елгы революциядән соң язмыш дигән бөек, серле көч бу ике «дусны» Мәскәү Кремлендә очраштыра һәм көрәштәшләр-хезмәттәшләр шәкелендә эшкә җигә. Мулланур Вахитов фаҗигасеннән соң, 1918 елда, Хаҗиморатның әтисен Үзәк мөселман комиссариатының баш коллегиясе әгъзасы итеп куялар. Исхак Казаковка милләтләр эше буенча халык комиссары Сталин һәм Хөкүмәт җитәкчесе Ленин белән дә даими очрашып торырга туры килә. Бергә, бер Казанда кайнап мәш килүче Галимҗан Ибраһимов, Мирсәет Солтангалиев белән дә тыгыз аралашалар. Солтангалиев аңа революциягә хәтле Бакудагы вакыйгалар, сер итеп кенә, банда башлыгы Джугашвилине котылгысыз үлемнән алып калуы турында да сөйли. Ленинның вафатына хәтле барысы да, үзара талашмыйча, зур конфликтларга керми генә, дустанә эшлиләр. Ә 1924 елдан соң партиядә һәм хөкүмәттә дилбегәне үз кулларына алган Сталинга зур мөмкинлекләр ачыла. Хәзер инде аның өчен дус та, иптәш тә юк, бары тик һәр өлкәдә үзенә берсүзсез буйсынган чиновниклар, зур дәүләт машинасының «винтик» лары гына, Англия империализмына хас булганча, олы интерес-мәнфәгатьләр генә бар. Милләтләрнең үзбилгеләнүе, татар халкына да союздаш республика хокукы зарурлыгы турында аның белән аяк терәп бәхәсләшүче, үзен бәйсез, горур тотучы «Мирсай» корыч куллы диктаторга ошамый. Ул аны, «милләтче, троцкийчы» һ.б. шуның ише тузга язмаган гаепләр тагып, кулга алдыра, атарга хөкем иттерә. Чынлап та, «Фәлән- фәлән гаепләре өчен Мирсәет Солтангалиев соңыннан атып үтерелде», дип игълан ителә. Әмма шунысы кызык: кайчандыр кеше талап, банклар басып йөргән банда башлыгы күңелендә үзен үлемнән коткарган «дустына» карата «мәрхәмәт» хисе уяна, күрәсең. Ул, яшерен рәвештә, бөтен куркынычсызлык хезмәтләре сер итеп саклау шарты белән, аны атып үтертмичә, зур сак астында төрмәдә тотарга боера. Фашистлар Германиясе белән сугыш башланудан берничә ай элек, 1941 елда, Сталин үзенең «дусты Мирсай»ны исенә төшерә. Махсус машинада аны Сталин янына Кремльгә китерәләр. Һәрвакыттагыча ыспай киенгән, хром итекләре көзге кебек ялтырап торган кабинет хуҗасы чәче җитен кебек агарган, әмма әле гәүдәсен һаман төз, горур тотучы «дустына» байтак карап торганнан соң, утырырга куша. Берничә сәгатькә сузылган әңгәмә барышында Солтангалиев, совет диктаторына әйләнгән адәмнән бернинди мәрхәмәт көтмичә, аның үзе оештырган халыкларның коммуналь квартирасы — совет империясе булуы, биредә яшәүчеләрнең күңелсез киләчәге турындагы уйларын ачык итеп әйтеп бирә. Шунда «халыклар атасы», урыныннан торып:
— Прощай, Мирсай, это твой выбор! — ди.
Исхак абзый күп нәрсәләр турында улына сөйләп калдыра. Әмма ул үзе дә
халык дошманы дип кулга алынып, 1939 елда атып үтерелгәнгә, Солтангалиевнең 1941 елга хәтле яшәвен белә алмаган. Бу турыда Хаҗиморатка әтисенең бергә зур урыннарда эшләгән дуслары, көрәштәшләре һәм бик күп нәрсәләрдән хәбәрдар профессор Рафикъ Нәфигов әйтә.
«Казан утлары»нда (2006 ел, №3) журналның баш мөхәррире Р.Фәйзуллинның ул чордагы Президентыбыз М.Шәймиев белән бай эчтәлекле әңгәмәсе басылган иде.
МОҢСУ БЕР ТАРИХ
6* 159
Минтимер әфәнде анда болай ди: «Иҗат кешеләре, чыннан да, Аллаһы кешеләре. Аллаһы Тәгалә безне яхшы якка үзгәртер өчен, игелеклерәк, камилрәк итәр өчен, аларны җибәрә... Ә вөҗданлыларга, бигрәк тә нечкә күңеллеләргә, беркайчан да җиңел булмаган. Төптәнрәк уйлап карасаң, халыкның вөҗданы инде алар. Халыкка киң танылу бәһаләнүгә керәме? Әлбәттә, төп бәһаләүче — халык үзе». Ошбу сүзләр чын талант иясе Хаҗиморат абыйга да турыдан-туры кагыла. Шуңа күрә ул — төрле түрәләрнең аны әйләнеп үтүләренә, нинди генә кыен шартларда яшәвенә карамастан, халкы тарафыннан танылуы, югары бәһаләнүе белән бәхетле сәнгать әһеле. Үзебезнең Фәннәр академиясе әзерләп чыгарган энциклопедик сүзлектә (1999 ел) Хаҗиморат абый республикабызның танылган дәүләт эшлеклесе Исхак Казаков белән янәшә куелган. Алма агачыннан ерак төшми ул.