Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗИНӘДӘ ӘЗ ДИМӘ...


Габдулла ТУКАЙ
Өзекләр

Борынгылар әйткәннәр: «Картлар сүзен капчыкка сал», — дип, әмма кайда ташларга? Ансын әйтмәгәннәр.
***
Динле булып күренү бик яхшы бер кәсеп ул.
***
Ахун бу Коръән аятьләрен шул кадәр сындыра, шул кадәр изә иде ки, бөтенләй урмандагы куе корган агачлар арасыннан аю йөргән төсле иде яки Коръән — ярма, хәзрәтнең тешләре тегермән ташлары кеби иде.
Минем шул вакытта вөҗданым: «Һай, бу хәзрәтне болай мәҗлескә китереп сөйләткәнче, Тимерчегә алып барып авызын чүкечләтеп, бераз Коръән укырга, татарча сүз сөйли белергә өйрәтсәң, нинди яхшы булыр иде», — дип тора иде.
***
Без инде моннан элекке өч Думаның өчесендә дә гакыллы кешеләр җибәреп карадык. Барыбер безнең файдага әллә ни эш чыкмады. 4 нче Думага исә без һич тә игътибар итмибез, шуңар күрә без анда, өмидсезлегебезнең ачы бер көлкесе булсын дип, жүри жүләрне, жүри болванны сайладык. Үземезчә: 4 нче Дума үз дәрәҗәсен, үз мәгънәсезлеген сизсен, дидек.
[...] Европа парламентларында йозрык вә алтатар белән депутатлар берберенә золым итсәләр дә, безнең Думада, әлхәмделилла, андый кызулык булганы юк. Марков Икенче җәнабләре берәүнең борынына сукса да вә ул берәү аның күзенә сугып җавап кайтарса да, бу хәлләр (сөммә әлхәмделилла) Дума эчендә түгел, бәлки әллә кайда, әллә кемдә булган исерек мәжлестә генә!
Пуришкевич исә, Дуров вә Бим-Бомнар кадәр үк булдыра алмаса да, Думада клоунлык кына итә. Ул һичкемгә золым итми. Хәтта бер-ике Думадан бирле тамак шеше белән сүздән калган сул депутатларны каһкаһәгә җиткәнче көлдереп, кайчакта шешләрнең тишелүенә вә мәзкүрләрнең сөйләүләренә генә сәбәп була.
Русларда да эш шундый гына булганда, безнең татар депутатларына золым итү кая да, ни кая?


Туфан МИҢНУЛЛИН
Робагыйлар

Сөешүләр чиста иде — ак каенлы,

Оят иде кочу, үбү җанкаеңны.
Ни кызганыч, ни аяныч, ядрәнәмәйт,

Бозык заман килгәч кенә картаелды.
***
Ачуыма чыдый алмый кара янып,

Әтәчкә мин ыргыттым бер таяк алып...

Ничек инде ыргытмыйча түзәсең, ди —

Заразаның берүзенә ничә тавык.


БАТУЛЛА
Партия — савым сыеры

Драматург Шәриф Хөсәен СССР Язучылар союзы әгъзасы булгач, баштагы мәлләрдә партия җыелышына ара-тирә булса да йөргәләгән. Тора-бара ул бөтенләй йөрмәс була. Тиешле взнос акчасын почта аша гына җибәрә икән.
Партоешма секретаре Туфан Миңнуллин бер көнне Шәриф Хөсәенне очраткач:
— Шәриф абый, партия җыелышларына йөрмисез бит! — ди.
— ...тем партиягезне! — дигән драматург. — Мин фатир алдым инде!


Марсель ГАЛИЕВ
Эреләр...

Сак булыгыз, мәгърур Гулливерлар! Лилипутлар килә шигырьгә! —
дип язган иде заманында өлкән шагыйребез Шәйхи Маннур. Кыска буйлыларны — Пушкин, Лермонтов, Есенин кебекләрне, үзебезнең Мөдәррис Әгъләмнәрне күздә тоткан булса кирәк.
Равил Фәйзуллин да, киләчәген кайгыртып, сызланып уйланганнан соң, язып куйган әнә:
Ваклар эреләнеп калыр — без киткәч...
Аңа җавап рәвешендә, шул ук Әгъләмнәр буйлыгыннан, Илдус Гыйләҗев болай дип кистереп әйткән:
Вак дигәнең бездер инде...
Язып та куйгансың, вәйт.
...Эре буласы килә бит,
Күпме көтик, шуны әйт!..


И, бу ваклык
Чаллының «Аргамак» журналы редакциясендә бер төркем язучы гәпләшеп утыра икән. Шулвакыт Айдар Хәлим килеп керә. Йөзе шат. Чираттагы кирпеч калынлыгы китабы чыккан көннәре. Фаяз Дунай, чыраен сытып, аңа төбәлә:
— Син, Айдар туган, бик яман эш кылгансың бит. Китабыңда мине адәм рисвае итеп чыккансың. Имеш, мин сәрхушләнеп, мәждес табынын бозганмын, өстәлгә менеп сикергәнмен, савыт-сабаларны челпәрәмә китереп биегәнмен, имеш... Тагын, тагын әллә ниләр. Кешене бу кадәрле дә пычратырга синең ни хакың бар!
Айдар Хәлим башын чайкап тыңлап торган да Фаяз Дунайга бик рәнҗеп:
— И-и, бу татарның ваклыгы-ы.. Язган, беткән бит инде, югыйсә, — дигән.


Куанычтан
Чаллы мәйданнарында митинг кайный. Ул чактагы шәһәр мэры Алтынбаев исеме өскә чөелгән йодрыклар арасыннан каһәрләнеп яңгырый. Бер кырыйда калфак кигән матур гына татар әбисе баш очына «Долой Алтынбаева!» дигән плакат күтәреп тора. Рус корреспонденты килеп әбигә дәшә:
— Чем он не угодил вам? Этот Алтынбаев плохой человек, да, бабушка?
Әби елмаеп җавап бирә:
— Харуши наш Алтынбаев. Уч-чин харуши чилавик.
Учына акча төрткәч, зиһене таралган әби үзе күтәрәсе плакатка күз дә салмаган икән шул...


Халык күрмәсә...
Миргазиян Юныс, «Биектә калу» дигән әсәрен төгәлләгәч, караламасын тәртипкә китереп, төннәр буе каютасында акка күчереп чыга. Материкка кайту белән редакциягә юллыйсы нөсхәне — бер папкага, караламаны икенче папкага таслап куйгач, эшеннән канәгать булып, палубага менә. Эре йолдызлар астында төнге Һинд океаны ухылдап ята. Күңелдә — канәгатьлек. Миргазиян ага нишләп артык кәгазьләр (таможнядагы «бүреләрне» шикләндереп) җыеп ятам әле, дип, каударланып, каютасыннан каралама кәгазьләр тупланган папканы алып чыга да Һинд океанына ыргыта. Кәгазьләр, чәчелеп, дулкын өстендә тирбәлә башлый. Бераздан «Зиләйлүк» көенә сызгырынып, шәп кәеф белән каютасына керә, яңа төгәлләнгән әсәрен тагын бер сыйпап карарга дип, папканы ачса... йөрәге убылып китә. Ялгыш... акка күчерелгән папканы суга ыргыткан лабаса! Йөгереп, ул яңадан палубага чыга. Аста — ваемсыз-бөек дәрья — татар романын йоткан Һинд океаны җәйрәп ята. Өстә — урак ае белән елмайган күк гөмбәзе. Еламас өчен, үкенечле мизгелне йомшартып, Миргазиян ага үз-үзеннән көлеп куя: гади халыкта «халикъ» дигән сүзен алмаштырып кулланыла торган әйтем нәкъ менә шушындый очракка туры киләдер шәт: «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер...»


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.