Логотип Казан Утлары
Бәян

Хатирәләрем - хәзинәләрем

...Гомеремнең алтмыш елын могҗиза көтеп, сәнгатькә багышлап, энтузиаст

булуымны яшем сиксәнгә җиткәч аңладым. Хәерлегә булсын.

...Ялган тыйнаклык пәрдәсе бөркәнми әйткәндә, бик күп кирәкле эшләр

эшләнгән, ниятләремнең күбесе гамәлгә ашырылган, тиешле кешесенә җиткезеп

барылган: яшьлектә актёр буларак, аннары радиорежиссёр, соңгы 40 елда

телевидениедә режиссёр һәм сценарист буларак.

Нинди һөнәрче икәнлегемне радио-телевидение фондларында сакланып,

әледән-әле эфирга үткәләгән фильм-спектакльләрне карап-тыңлап белергә була.

Иҗади хезмәтем нәтиҗәләрен көтеп алалар, яратып кабул итәләр, сагынып

сөйлиләр иде. Димәк, мин теләкләренә ирешкән бәхетле иҗатчылар төркеменә

дә керәмдер дип үземне юата алам. Шул юанычка таянып, үзем күргән,

ишеткән, кичергән кайбер хатирәләрем белән уртаклашмакчы булам. Моның

өчен сәбәпләр дә җитәрлек.

...Фильм-спектакльләремне эфирга тәкъдим иткәннән соңгы тамашачылар

белән очрашып сөйләшүләрдә бер үк төрле сораулар бирелер иде: «Булган хәлме

бу?», «Режиссёр кем ул: актёрның тренерымы, фильмның конструкторымы?»,

«Ничек артист булырга?», «Укып талантка ирешеп буламы?» Мин, гадәттә,

әңгәмәне уенга борырга теләп, шаярту белән җаваптан котылырга тырыша

идем: «булмаганнан кино булмый ла», «режиссёр — образның бер канаты,

артист — икенче канаты», «уку — талантлымы, түгелме икәнлегеңне ачыклау

ул», «артист буласың килсә — юри дә артистланмаска кирәк», дигәндәй «бүре

дә тук булсын, сарык та исән калсын» өчен генә җаваплар иде.

Ул чакларда «артистланмаска» дигәндә, ихтимал, ясалмалык чиренә бирешмәскә

кирәк дигәнне күздә тотканмындыр. Кеше булган кешенең актёрлыгы — аның

асылында булу фәлсәфәсенә кереп тормаганмындыр. Ә менә чын актёр, ягъни

актёрлык һөнәрен камил үзләштергән кеше «артистланмый», ягъни уйнамый,

чын актёр рольдә яши; ул вакытлыча башка кеше кабыгында яшәп ала.

Ә яшәү — озакмы, тиз арамы — ул көрәш! Иң элек үзең белән, аннары

башка каршылыклар белән. (Роль, эш шартлары, мохит һ.б.)

«Яшәү — яшьнәү, яшәү — иҗат!» — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Иҗат

бар икән — анда ачыш, алгарыш, үсеш, яңарыш. «Иҗат итте», дибез икән —

иҗатчының яңа фикер әйтүен, яңа төсләр табуын, яңа аваз-тавыш яңгыратуын

таныйбыз дигән сүз.

Хатирәләр язу, истәлекләр барлау иҗатмы? «Иҗат» дияргә — иҗатта хыял-

фантазия төпкә җигелгән ат: ул кая тартса — мичәү аты шунда. Хыялсыз иҗат

булмый, иҗат хыялсыз булмый. Бу — аксиомадыр, мөгаен.

...Әрсезләнеп димме, кыюлыгым җитеп димме, соңлаган бу язмаларым

«Ничек артист булырга?» дигән сорауга җавап рәвешендә яңгыраса, мин бик

шат булачакмын.

...Гомерен иҗатка багышлаган кешенең, әгәр ул ниятләрен гамәлгә

ашыра алган икән, һәркайсының үз юлы, үз алымы, үз мәктәбе. Ул мәктәпне

тормыш, диләр. Дәресләре? Тормыш нинди сынаулар куйса, шулар шәхеснең

максатларына ирешү юлындагы сабак-дәресләре. Алар минем санап бетергесез

күп. Күпчелеген хәтерләп бетерү дә мөмкин түгел. Хәтердә сакланганнары бәлки,

кемнедер «шаккатырырдай» тәэсирле дә түгелдер. Ләкин алар булган хәлләр

һәм шулар җыенысы бергә миннән мине ясаганлыгы белән кыйммәтле.

Хыял катнаштырмый истә калганнар нигезендә генә язылган хатирәләрне,

«иссез», «төссез», «тәмсез» булып чыксалар — «болар иҗат җимеше түгел

ич», дип акланып буламы? Юк — булмый! Чөнки кеше — үзе иҗат җимеше.

Аны замана, кануннар, йолалар, гореф-гадәтләр, дуслары-дошманнары иҗат

иткән. Пародокслар җыелмасы килеп чыгар дип уйламаганнар. Уйламасалар

да, нәтиҗәсе шул: кеше — пародокслар җыентыгы.

Моның шулай икәнен кешенең үзе белмәгәненә башка кешене өйрәтергә

омтылуы гадәтеннән дә сизәргә була.

Бер мәшһүр инглиз язучысының (русчага да тәрҗемә ителгән) «Стремление

человека к своей некомпетентности» дигән китабында ышандырырлык

исбатлана бу фикер.

Кеше заты имчәк сорап елаган беренче авазыннан үлем хәлендәге соңгы

авазына кадәр уйнарга мәҗбүр. Гомере буе уйный кеше шулай, «артистлана».

Имиджсыз, ниндидер битлексез кеше юктыр дөньяда.

Ә ни өчен соң кеше үзенең чын йөзен яшерергә мәҗбүр?

...Бу — аның тормыш — яшәү шартларына яраклашу әмәле.

Үзеннән кача-кача, үзеннән ераклаша-ераклаша, кеше тереклек дөньясының

таҗына ия булган. Ул күтәрелмәс биеклек, ул төшмәс түбәнлек, ул ирешмәс

максат юк дөньяда.

Әнә шундый капма-каршылыклар — пародокслар тупламасы инде без

— адәми зат — кешеләр.

Шушы — үзем тулысынча аңламаганны башкаларга аңлатырга тырышып

язуым да («Стремление к некомпетентности») пародокс түгелме?

«Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә», — дисәләр дә, мин сөйләргә

булдым. Хәер, мондый хата гамәлне мин генә кыламмыни?! Күпләр!

...Кайбер кешеләрдән ишеткәнем бар: имеш, алар үзләре турында ана

карынында чакларыннан ук беләләр.

Кайберәүләр: «Тәпи йөри башлаганнан алып барысын хәтерлим», — ди.

Ай-һай, шулаймы икән? Мин андый «хәтерлелек» белән мактана алмыйм. Күп

аерым фактлар бер-берләренә ялганып искә төшәләр, кайберләренең елларын

хәтерләү мөмкин түгел: картлык. Хәзинәдә ни бар — табынга шул куелыр,

гаепләштән булмасын.

...Мин үземне 6 яшьлек чагымнан күз алдыма китерәм.

...Әнкәй сөйләве буенча, 1941 елның 22 июнь киче була ул. Уртанчы

абыемнан башкалар ындыр күле буендагы кыяр, кабак түтәлләренә су сибә.

Тирес өеме өстендәге түтәлгә сулы чиләк менгезәм дип таеп егылганмын. Суны

кызганудан бигрәк, сыер тизәгенә таеп егылудан өстемнең нык пычрануы

өчендер — әнкәйнең тиргәве хәтердә. Аның ачулануын өй күтәрмәсеннән

карап, күзәтеп утырган әткәйне, каз оясындагы киез өстенә утырган 5 айлык

сеңлемнең үкереп елый башлавын, «үкертмәгез шул баланы!» дип әткәйнең

картыйга җикеренүен, шуның белән игътибарның миннән картыйга күчүен

хәтерлим. (Күрәсең, килен — каенанай мөгамәлә кискен чак булган).

...Шул арада урамнан чапкын кычкырып узуы колагымда: «Немец сугыш

башлаган!»

...Әткәйнең кулындагы сулы чиләген «дөп» иттереп җиргә ташлавын,

әнкәйнең аңа таба баруын, картыйның елаудан туктамаган сеңлемне кулына

алуын һәм «мәгез баланы», дип кычкыруын оныта алмыйм. «Мәгез!» — дигәне

кемгә юнәлгән булгандыр — әткәйнең дә, әнкәйнең дә: «Елатасың килмәсә

чирләтмәскә идең, үзең гаепле, өшкер баланы!» — дип картыйга ташланулары

истә калган.

Минем ул вакыттагы аңлавымча, немецның сугыш башлавы — шул бала

елау аркасында, ә аңа картый гына гаепле, имеш.

...1941 елның 22 июнь киче...

Кош тоткандай шатланып, кулына «Вараксин» гармуны тоткан кече абзый

кайтып керә. «Ишеттегезме?» — ди. Тырма сабына төртелеп сыңар күзен

чыгарган олы абыем: «Нигә аңа шатланасың?» — ди. «Кайгырырга сәбәп юк:

син сукыр, мин әле яшь, әткәй карт!» — ди кече абый. «Картайтырмын мин

сине, биләмче! — ди әткәй, кече абзыйга кизәнеп, — ташла шул гармуныңны!»

«Сиңа тимәсәләр, атаңның яше чыкмаган ич әле», — ди әнкәй, сеңелне кулына

алып.

Сеңел елаудан туктый, арбага утырып әткәй елый башлый. Барыбыз да аның

янына киләбез. Чөнки әткәйнең елаганын күргән юк.

— Елама, әткәй, синең өчен мин китәрмен, бер өйдән ике кешене алмаслар,

— ди кече абзый.

— Авызыңнан җил алсын! Синең яшь җиткәнче сузылыр дисеңме сугышны...

Хәзерге корал белән раз-два вәссәлам... Ә менә мине... алачаклар...

— 46 яшең тулган булсадамы?

...Башта сыңар күзле абыйны алдылар, Свердловск өлкәсенә, торф чыгарырга,

диделәр. Әткәй, ниндидер «тазадегет» дигән дару эчеп, ашказанын боздырды

да Андреевка участок больницасына кереп ятты, шунда күзенә трахома да

йоктырды.

Кайгырасы урында әткәйнең шатланып йөргәне хәтердә: «Ике чир белән

алмыйлар!» — янәсе. Алдылар! «Трудармия» дигәненә. (Китап битен ертып

язылган справкасы миндә әле дә саклана: «Не годный для строевой службы»,

дигән). Чират кече абзыйга да җитте...

...1925 елгы ул. Абыемның гармун уйнап, бик оста биегәне хәтердә. «Избач»

булып эшли, диләр иде. Нинди эш булганлыгын белмим, әмма клуб ачкычы

абыйда иде. Һәр кич шунда «вечер» ясыйлар, без — балаларны кертмиләр иде.

...Кече абый сугышка киткәнче 1941 елның көзендә, урак эшләре төгәлләнүгә,

безнең авылны гына түгел, бөтен районны шаккатырган вакыйга була: күрше

Теләкәй авылы сельмагында күптәннән сатылмый яткан баянны Тәҗәй

авылының Исмәгъдам улы Әүдах ала икән, дигән хәбәр тарала. Ике сыер

хакына!

...Яшәү белән үлем көрәшкәндә, «труддень»га тигән барлык икмәкне ике

«бричка»га төяп, Груздевка заготзерносына тапшыралар да, кәпитәнсәсен

баянга алыштырып, Зариповлар гаиләсе сыерсыз кала! (Шуннан соң абыйның

Дүртөйле, Илеш колхоз-совхоз театрларында эшләп йөргәне хәтердә). Хәзергечә

әйткәндә, сенсация гына булмый бу хәбәр, ә бөтен авылны «шок» хәлендә

калдыра. Күпләр ышанмый, ышанганнар «авызыңны ачсаң, үпкәң күренергә

торганда, шундый кыйммәтле гармун алып, «әртистләнеп» йөрү — ким дигәндә

ахмаклык», дип, бульнистә яткан әткәйне сүгәләр, «җебегән», дип әнкәйне,

«беспутный», дип абыйны гаеплиләр.

Дөресен әйткәндә, ул баянны нинди максатлардан чыгып алуларына мин

бүген дә җавап таба алмыйм: өйлек дип китерелгән 40 данә усак бүрәнә урамда

череп ята, әткәйнең трудармиягә китәргә хәбәр көтеп, кат-кат комиссия узып

дәваланып яткан чагы. Абыйның үзенең дә кыл өстендә генә колга уйнатуы:

кыш булмаса, җәй «Хуш, авылым» көе уйналачагын фронттан килгән хәбәрләр

раслап торганнардыр дип уйлыйм.

Кыскасы, «кулак» дигән кушаматыбызга «дурак» дигәнен өстәргә

авылдашларга сәбәпнең саллысы табыла. «Ыштансыз күткә каеш бау» — безнең

кебекләргә атап әйтелмәдеме икән?!

...Ике мәртәбә «раскулачиваться» ителеп сатылганнан соң яшәп яткан

йортыбыз да «саманный кирпечтән» салынган балчык өй генә. Тирә-юнь

авылларда бүтән андый йорт булмагандыр, күрәсең, урамнан тегермәнгә

узучылар, тукталып, өебезгә карап «тел чертләтеп» торуларын мин әле дә яхшы

хәтерлим.

Тагын шунысы истә: баянлы булып, ике-өч ай узуга, абыебыз шул балчык

өйгә килен төшерү мәсьәләсен кабыргасы белән куя. Бу хәбәр авыл өчен

чираттагы сенсация гына түгел — Базы елгасы төбенә кадәр туңып, тегермәнебез

туктауны да оныттырган ахырзаман сигналы буларак кабул ителә.

«Юньлегә түгел бу», — диләр. Фронттан килгән хәсрәтле хәбәрләр икенчел

планга күчә, чишмәгә суга төшкән хатын-кыз сөйләшә икән:

— Йосыфка Зөләйханы үбү дә насыйп булмаган, диләр. Ә боларның менә-

менә...

— Аерым очрашканнары да сизелмәде, хәтта...

— Аны кем сиздереп эшли? Казлар гына кушылганчы ук дөнья бетереп

каңгылдашалар....

...Өйдә әнкәй сукрана:

— Табынга куярга бер калҗа итең, чәйгә сөтең булмаганда, алты кеше бер

сәкегә көчкә сыешып, бер толыпны тарткалаганда, җиденче кашыкмы? Уф,

Ходаем, сабырлык бир колыңа...

— Безнең икебезгә бер кашык җитә. Ябынырга картыйның туны бар, барыбер

кияргә ярамый.

— Кем соң ул килен дигәнең?

— Кәшифә!

— Көзгегә кара: мыек та чыкмаган үзеңә!

— Йолыкканга!

— 16 яшендә өйләнгән кеше нәселебездә түгел, авылыбызда юк. Оныт!

— Булмаса булыр!

...Китәргә повесткасы кесәсендә булып, трахомадан күзен дәвалаган атлы

булып больницада яткан әткәй әнкәйгә әллә уйнап, әллә уйлап язу язган, имеш:

«Гармун уйнап туенсалар, ясасыннар кызыл туй! Ике тавык чалдырырсың

да Миңнеханны чакыртып никах укытырсың. Бездән бүләк шул булыр!»

(Миңнехан авылның тома сукыр мулласы).

...Пожаркада соңгы хәбәрләр белән уртаклашучы карт-коры, хәрби хезмәткә

яраксыз гарип-гораба «фатиханы» үзенчә бирә икән:

— Ике тавыклык туй буламы?!

— Әүдах Кәшифәгә өйләнә, имеш.

— Кәшифә Әүдахка булмаса?

— Кәшифәсе сиклитар, Әүдахы артист булып качып калмакчыдыр

сугыштан.

— Качарсың гыйфриттән... Җир астындагыны да күрә алар.

— Кәшифәсе көмәнледер, шуңа ашыгалардыр...

— Бала гына ич алар!..

— Баладан да бала туар замана килде, абзый.

— Алла сакласын!!!

...Балчык өйгә килен төшкәч, гайбәтләр тына. Сүз бетә. Хәсрәт арта.

Киленле-җиңгәчәйле булу шатлыгын әткәйне озату хәсрәте томалый.

...Ерак җибәрмәсәләр дә, теләгән чакта очрашып күрешүләрдән мәхрүм ителгәч,

әтисез яшәүнең тулы программасын үтәгәнбездер дип беләм. Авыр булды безгә.

Аталары фронтта, хәрәкәттәге армиядә булган балаларга пособие бирелә, бушлай

ашатулар оештырыла. Ә безгә — трудармияче балаларына андый ташлама-хәйрия

бүләкләре юк. Шуңа өстәп безгә кимсетеп караулар, санга санамаулар...

...Өйләнешүләренә тугыз ай дигәндә, ниһаять, кече абыйны да озатабыз...

Аерылышуларын, язмышка буйсынгандай, «ах-ух» килмичә, тиешле бер мәҗбүри

йола үтәгәндәй кабул иттеләр алар. Тын гына күлмәк-ыштан алыштырганда,

абыйның өстеннән салган күлмәкләрен кысып тотып, битенә куеп торганы

күз алдымда. Бәхилләшүе шулай булгандыр, мәрхүмнең. Гадәттә, армиягә

китүчеләр җырлар-елап атка утыргач, урам әйләнәләр иде. Ә безнең абыйлар

кеше күрмәсен, кеше ишетмәсен дигәндәй, тавыш-тынсыз гына урамнарны

әйләнделәр дә пароход пристаненә юнәлделәр. Абый миңа карап: «Баянны

ватма, өйрәнергә тырыш, кайткач тикшерермен», — дип кычкырды... Әнкәй

дә аларны озата китте. Авыл бушап, тынып калды. Ул көнне уеннарыбыз уен

булмады, кулларыбыз әнкәйләр кушып калдырган эшкә бармады. Көн дә көтү

каршылый торган идек. Бу көнне көтү киткәнне дә, кайтканын да хәтерләмим.

Урамда адашкан бәрәннәр бәэлдәвен, савылмаган сыерларның бозауларын

кинәнгәнче имезүләрен хәтерлим. Беркемнең беркемдә эше юк. Авыл җир

тетрәгәч бушап калгандай боек, ямансу, караңгы...

...Әнкәйнең (кич кайткач) мине кочаклап елаганын хәтерлим. Авызында гел

бер сүз иде: «Үтерергә алып киттеләр газиземне. Пароход көткән арада тиз генә

бөрлегән җыеп чыгарга әрәмәгә кергән идем, шуны авыз иттереп бәхилләшергә

дә өлгермәдем, алып киттеләр бәгъремне...» Шушы сүзләрне ул үзе үлгәнче

һәркемгә сөйләр иде дә тавышсыз гына елар иде...

Абый эшләгән яки ясый башлаган һәрнәрсәне бик кадерләп, озак саклады

ул. Әгәр без аларга тия башласак, үпкәләп елый иде.

Абыйның столярный станок итеп ясый башлаган такта эскәмиясе бар иде.

Ул аны белеп, аңлап та ясамаган. Әмма әнкәй өчен ул бер шедевр иде. Шуны

ул мунча алдында кар-яңгыр тидермичә озак саклады.

Аннары кече абыйның «Алкино» дигән җирдән салган бердәнбер хатын

күкрәкчәсендә йөртеп саклавы игътибарга лаек.

«Менә — числосына карагыз, аларны әзерлексез-нисез, килгән көнендә

үк сугышка кертәләр, шул көндә аның җанын кыркыйлар, немецлар түгел

— үзебезнекеләр — явызлар», — дип өзгәләнә иде.

«1943 елның февралендә ярадан үлде», дигән хәбәрен почтальон мәктәптә

үземә бирде. Укуны ташлап (заем откандай!) кайтарып бирдем похоронканы.

Мине күрүче дә, ишетүче дә булмады. Кара хәбәрне өйдәгеләр инде ишеткән,

елый-елый күзләрендәге яшь кипкән, әйтер сүзләре беткән иде.

Ара-тирә әнкәйнең «ичмасам баласы да калмады», «үләрен белеп киткәндер»,

дигән сүзләрен генә аңлап була иде.

Ә җиңгәчәй «бәлки исәндер», дигән өмет белән абыйның «үлде» хәбәрен

алганнан соң да тугыз ай бездә яшәде. Кабат тикшертеп, хәбәрнең чынлыгы

раслангач кына, үз әнисенә күчеп китте.

Балчык өйдә баян саклап Рәмүзә апам, 2 яшьлек сеңлем Дания, әнкәй,

әткәйнең әнкәсе — 86 яшьлек сукырайган картый һәм 8 яшьлек

мин генә торып калдык. Абыйның үлеме турында әткәйгә хатны миннән яздырдылар.

 

...Мәктәптән кайтуга өйдә көтеп торган эшләрнең иң яратмаганы,

картый янына утырып, йон язышу булса, яратканы — баянның батып

кала торган телләрен ремонтлыйм дип, аны сүтү, актарыну һәм яңадан җыю.

Күпчакта кайбер детальләре сыймый артып калса да, тора-бара җитми

башладылар. Ниндидер пружинасы җитмәүдән басмыйча да кычкырып йөдәткән

телләрнең тын чыга торган тишекләренә чүпрәк, мамык тыгарга өйрәндем.

Гаҗәп алгарыш иде бу. Әткәйгә хат язганда, иң элек «баянны үзем төзәтеп уйный башладым», дип яза идем.

Дәрес әзерләү, китап уку дигән мәшәкатьләр, хәзерге кебек, безнең чорда да

булмады. Укытучыбыз авылга каяндыр килгән югары белемле Әсраров Мөбарәк

дигән агранумның марҗа бичәсе Шура апа иде. Сугыш алдыннан гына килеп

урнашканлыктан, Шура апа татарчаны юньләп белми, шуңа күрәдер, дәрес

вакытында без теләсә нәрсә сөйләшеп утыра идек. Ул русча тирги, татарча

сөйләшүне безгә калдыра. Ягъни укытуы дәреслек китабын укытуга кайтып

кала. Бер үк теманы өчәр кат укытканнан соң, күп сөйләнеп утырган укучыдан

эчтәлеген сөйләтә дә тагын укучыларга мөрәҗәгать итә: «Ну, как он рассказал

— дуресме, тюгелме?» — ди. Без, әлбәттә, бер-беребезне сатмый идек: «Дурес»,

— дип акыра идек. Бер тавыштан җитмеш бала кычкыруга Шура апа ничек

түзгәндер — безгә шул кычкыруыбыз кызык иде.

Хәтеремдә юк: укытучылар җитмәүдәнме, җылы бүлмәләр булмагангамы — 1 нче

белән 3 нче сыйныф бер бүлмәдә, 2 нче белән 4 нче сыйныф икенче бер бүлмәдә

утыра идек. Шулай укыганга без шундый «гыйлем ияләре» булып чыкканбыздыр

да инде. Тапкырлау таблицасын мин җиденчедә генә яттан белә башладым.

Яшьтәшләр белән сирәк булса да очрашканда, Шура апаны сагынып искә

алабыз. Ничек түзгән ул? Ире сугышта, үзенең 4 баласы бар, өстендә җәен-

кышын бер соры шинель, аягында ирләр итеге. Туганнары да, дуслары да

юк. ...Без 1935 елда туган малайлар гына да 35 бала идек! Параллель класста

ничәү булганнардыр — хәтерләмим. Һәрхәлдә дүрт сыйныфка 100 укучы

булгандыр.

Мәктәптән котылып, өйгә кайткач, бердәнбер файдалы эш (шул баянның

каешын муенга асып) — «Әпипә» көен чыгарырга тырышу. Бу юаныч әнкәйнең:

«Җәфалама абыеңны!», — дигән әмере белән туктала иде. (Абый түгел — мин

җәфаланам).

Мал-туарыбыз булмагач, ничек көн итүебез, ничек яшәвебез турында төгәл

генә яза алмыйм. Шунысы гына истә: гел ашыйсы килә иде.

Әнкәй, әткәй кәсебен дәвам итеп, авылдашларга үзләре биргән хакка

(катык-сөт, он, утын, керәчин) киез итек (бездә аны «пима», диләр) баса

башлады. 14 яшендәге апабыз мунчада йон тетә. Өйдә ярамый — «чертләгән»

җәя тавышы, урамга ишетелеп, силсәвит кешеләре «сәвиткә каршы эш эшләп»

ятуны фаш итәчәкләр. Шуңа күрә пима басу «җинаяте» кеше ятып беткәч,

керәчин лампалары сүндерелеп, сукыр лампаларга күчкәч кенә эшләнә иде.

Конспирация, янәсе!

Әйтеп узганымча, без 86 яшьлек авыру карчык җитәкчелегендә йонга

«первичный обработка ясыйбыз», ягъни, тетүгә әзерләп, тигәнәкләрдән,

пычранып каткан төеннәреннән аерабыз. (Чынында, картыйга комачаулап

утырабыз.) Шушы шөгылебез «беренчел эшкәртү» дип атала. Ягъни «йон язу»

була. Язылган йонның сыйфаты өчен сукыр картый җаваплы. Әйбәт чыкса

— сүз юк. Әгәр инде төерләр калган булса — ачуланалар. Шул тавышка елый

башлаган сеңлебез мин баян акырта башласам гына тына. Бу ярдәмем өчен

картый хәергә бирелгән сап-сары шикәр кисәген түшәге астыннан алыр иде дә,

чыра пычагы белән учында гына китеп, «нәм-нәм» каптырыр иде. Ничектер,

ул чактагы шикәр татлырак булып, тәме «тел төбендә» әле дә саклана сыман.

Әллә ачыдан да ачы тормыш фонында шулай тоелды гынамы икән?

Язылган йон кәрҗиненә капчыктагы язылмаган йонны өстәп, эшне тизрәк

бетерү хәйләмне сизенсә, картыйның сары шикәре миңа тәтер идеме икән?

Тәтер иде дип уйлыйм. Чөнки, картый миңа ышана гына түгел, тиешсезгә

ярата да, яклый да иде.

...Минем хәзерге аңлавымча, ул дөньялыкта үз өлешенә тигән газапларны

ничектер курыкмыйча, рәнҗеми-сукранмыйча мәгърур кабул иткән, ахирәткә

гөнаһларыннан арынып күчәм, дип инанган әүлия кортка иде. (Хатирәләрем

дога булып ирешсен аңа.)

Шул рәвешле «яшәп», мин һаман «Шахта» көе белән «Әпипә»дән уза

алмыйм. Әнкәй: «Абыең көен өйрән!» — дип, «Сагыну» белән «Кошлар кебек»не

таләп иткәндә, аклану өчен мин баянның басмаган килеш кычкыручы телләрен

гаеплим; хикмәтнең телләрдә түгел — кулларда булуын әлегә үзем дә белмим,

белсәм дә сиздермәс идем.

Бу хәл әткәй трудармиядән котылып кайтканчы, ягъни 1944 елның язына

кадәр сакланды. Әмма әткәй кайтуга, «Әпипә»сез дә биергә мәҗбүр иде: өй

җимерек, ачлык өстенә илдә кан чире, утыртырга бәрәңге орлыгы юк. Булган

байлык — абыйдан калган шул баян шәүләсе. Сатыйм дисәң — аны алучы

табылуга өмет юк. Әткәй белән әнкәй ике сыер хакы түләп алган баянны бер

бозауга алыштыру ихтималы турында гәпләшәләр. Әнкәй: «Мәрхүм улымның

төсе», — дип каршы килсә, әткәй мине гаепли, баяннан ничек тә котылырга

кирәклекне тәкрарлый:

— Өйрәнмәгәч, ник кирәге бар ул хәерче күрегенең?

— Өйрәнер әле!

— Өйрәнсә? Аннан ни файда?

— Файдадамы хикмәт?

— Хикмәт — икмәктә! Исән калырга кирәк!

...Йөри торгач, таба әткәй алучыларны. Җәй үтеп, ниһаять, карлар явып,

күрше Кужбахты авылының Гата белән Вара атлы гармунчылары тана бозауны

түбәсез абзарның баганасына китереп бәйләгәч, «теләгәндә барып уйнарга

каршы килмәү шартында» әнкәйнең дә күңеле сына. Яшьсез-тавышсыз гына

елый-елый котылабыз баяннан.

...Инде телдән дә калып, урыныннан тора алмаган картый бердәнбер көнне

өйдәге шомлы тынлыкны боза:

— Әүдах кая китте соң? Нигә гармунын уйнамый? — ди, кинәт теле

ачылып.

Өйдәгеләрнең һәммәсе аптырашып, бер-берләренә карый: саташамы, әллә

мыскыл итәме? Картыйга җавап бирү миссиясе әткәйгә йөкләнә:

— Әүдахың үлгәнгә ел тула инде...

— Нигә аны миңа әйтми гөнаһлы булдыгыз?

Шулай ди дә картый ябынган тунын өстеннән шудырып төшерә һәм тынып

кала.

— Нинди гөнаһ? — ди әнкәй, әткәйгә карап.

— Нинди гөнаһ? — дип кабатлый әткәй картыйга.

Ничә кабатланса да, картыебыз, «теге дөньяга» киткәнлектән, дәшми,

селкенми. ...Өйдә озын-озакка сузылган тынлык урнаша...

...Картыйны җирләгәч, иркенәеп калгандай тоелган мәгарәбездә нәрсәгә

тотынсаң, шул — йә картыйны, йә абыйны хәтерләтә. Елауны әнкәй башлый да

үзе үк мәрхүмнәр рухына дога кылып тәмамлый. Аңа кушылып без дә, «әппәр»

иткән булып, бит сыйпыйбыз...

...Баштагы мәлләрдә әнкәй баян торган урынга бүтән әйбер куйдырмыйча,

аның «эзен» сакласа, соңрак әткәй дә күрше Кужбахты авылына барып,

баянның хәлен белеп, аны тыңлап кайтырга кысташтыра башлады. Янәсе,

«буявы шул килеш сакланганмы, ремонтлатканмы, әллә бездән киткән көенчә

җәфалыйлармы мескенне»?

Авылларыбыз арасы ерак түгел, зират кына аерып тора, яңа ел каникулларына

чыккач киттем, ерактан гына булса да, баянымны күрергә, күрә алмасам,

тавышын ишетергә.

Бәхетемә, Кужбахты авылы клубында «вечер» бара иде, минем баянда

уйныйлар! Клуб эче тузан, тәмәке төтене һәм суык томан белән тулы.

Шулай булуга карамастан, үкертә бозау хуҗасы баянымны: эченә төтен,

тузан, суык тула дип саклау юк. Әллә нинди мин ишетмәгән «кәркәбияк»

көенә котыралар кужбахтылылар. Баян төзәтелгән, буявы яңартылган, ахры:

ялтырап-ялтырап куя. Биючеләрнең йөзләрендә сагыш булса да, аяклары

көйгә тәңгәл баса, хәрәкәтләре бердәм һәм ниндидер мәгънә аңлаткан кебек.

Аларны тылсымлангандай карап, тыңлап торганда, үземчә карар кылдым: мин

дә шулай уйнатырга, шулай биетергә тиешмен! Әмма аның өчен баян кире

кайтырга тиеш!

...Ничек кайтканымны хәтерләмим. Бөтен игътибарым баянны ничек

җәфалауларын тәэсирлерәк тасвирлауга юнәлгән иде. Теләгемә ирештем бугай:

үзем дә еладым, әнкәйне дә елаттым.

— Ир булсаң, иртәгә үк барып әйт: без аңа мәрхүм улыбызны, мәрхүм

улыбыз истәлеген мәсхәрә итсенгә бирмәдек! — диде әнкәй, күзләреннән

очкын чәчеп.

— Кеше малында безнең ни эшебез бар? — дип каршы килеп маташса да,

әткәйнең 180 градуска борылганлыгын сизеп була иде.

Нәтиҗәдә ике арада катлаулы сөйләшүләр башлана. Таң атуга, әткәй

Кужбахтыга китеп, төш җиткәндә генә кайта. Әлегә баянсыз кайтса да, барган

саен «яктырыбрак» кайта. Апрель җитеп, көтүләр чыгар алдыннан, бозауны

баянга алыштыру шартнамәсе төзелә, силсәвит пичәте басыла, пүнәтәйләр

алдында баян кире кайтарыла, бозау да үз анасы көтүенә озатыла.

Бу урында «эш башланды», дип язарга кирәктер. Чөнки, баянда уйнарга

мин шушы бозау «операциясеннән» соң гына өйрәнә башладым.

Мал азыгы өчен тотылган тагын бер баян алырлык чыгымнар бәрабәренә

кире кайтарылган иске баянны ничегрәк уйнасаң ,әткәй-әнкәйнең тынычлык

табу ихтималын сизенгәнмендер, ахры — «Сагыну» көен дә «Әпипә»не түзәрлек

өйрәндем.

...Тик шунысын тану кирәктер: «кунак сыенда» кышлап, җәйгә чыккач

бозаулаган тана сыерның хуҗасы Вара абзыйны (ничек кенә тырышсам да)

уздыра алмадым. Кечкенәдән баянның каешын муенга асып өйрәнүдән минем

уң кулым гына «эшли», сул кул көй чыгаруда катнашмый иде. Шуңа күрә

көйләр гармониясез, мелодиядә генә яңгырый. Бу исә бию көйләрен бөтенләй

юкка чыгара, темпо-ритмсыз бию көе була алмый бит. Мин бию көе уйнаганда,

клубта кемнәрдер кул чабып торырга яки урындык төбенә суккалап утырырга

тиеш булалар иде.

...Авылыбызда Наип исемле тумыштан сукыр яшьтәшемә әтисе каяндыр

трофей аккордеон алып биргән. «Вечер»ларда икебезне бергә утыртып уйнату

гадәткә кергән иде. Мин мелодияне түзәрлек уйнасам, Наип исә басны

«такылдата».

Әгәр клубка мин килеп җиткәнче уйнарга кыстасалар, Наип әйтә икән:

«Ашыкмагыз, Әхтәм килеп җитсен, аннары күз күрер».

Сукыр Наип күрерлек, чукрак Мәсәй ишетерлек уйнагач, музыкабыз

түзмәслек булмаган, күрәсең. Елаттык та, җырлатып биеттек тә авылны.

«Башмагым» спектакле белән олимпиадаларда беренчелекне алдык хәтта.

...Күп еллардан соң театрда артист булып эшли башлагач, яшьлегемне

сагынып, кулыма баян алганда, мәшһүр баянистыбыз Рәис абый Сафиуллин

уйнавымны тыңлап-карап торыр иде дә: «Җәмәгать, күрегез, махсус өйрәтсәң

дә телләргә шулай җайсыз һәм ялгыш басу мөмкин түгел. Ә ул баса һәм... көе

дә, ни гаҗәп, чын көйгә охшый! Пальцовка түгел, фальшовка ич бу», — дия

иде. Урыны оҗмахта булсын, ихлас сүзенә рәхмәт. Останың бу бәһасенә мин

хурланмый да, үртәлми дә идем.

...16 яшендә өйләнеп, 18 яшендә һәлак булган абыемны күз алдыма китерергә

тырышам: ул ни әйтер иде икән? Мөгаен, ул да канәгать булмас иде. Без

шундыйрак буын булдык: телләргә үзебезчә басып, үзебезнең көйгә биеттек. Ә

менә безнең оныклар нәрсә уйнарлар?! Ничек биетерләр? Бүген аерым бүлмәдә

ике баяным утыра. Ник шуларның берсен оныкларның берәрсе тотып карасын!

Телләренә ялгыш-җайсыз басып булса да дүрт оныкның берәрсе «Әпипә»не

уйнаса, абыемның рухы тынычланыр иде кебек. Бар белгәннәре — компьютер,

уен, интернет, кино. Соңгы вакытларда абый, ачуланып, ике тапкыр төшкә

керде: имеш, мин немец баянында уйныйм, сукыр Наип барабан сугып утыра.

Абыйның кулында мылтык, шуның белән дирижёрлык итә, имеш. Кинәт

уендагы фальшны сизеп, уң кулының ике бармагын өскә күтәрә. Без, уйнаудан

туктап, «икеле» куйдырырга аңа «зачётка»ны бирәбез, абый юкка чыга. Өскә

күтәрелгән ике бармак нәрсәне аңлатуны Наиптән сорыйм, ике бармак латынча

«V» хәрефен хәтерләтә бит, дим. Әллә, «җиңдегез», дип әйтүе булдымы, дим.

Наип көлә, күрмәгәч, аңа ни күрсәтсәң дә барыбер бит! Икенче төнне кабат

шул төш, шул ук җиңү тамгасы. Кемнең нәрсәне җиңүе? Әллә инде яшәү ул

— җиңү тандемы дигәнне аңлатырга тырышуымы? Алай дисәң, яшәү — җиңү

белән җиңелүләрдән генә тормый бит...

Җавап нинди генә булмасын, абый калдырган баян мине олы сәнгать юлына

чыгарды. Озын юл ул. Шул баяннан башланган тормыш сабакларын тагын

кайда һәм ничек алып булыр иде икән?!

Әткәй белән әнкәй яшьли гомере өзелгән улларына булган мәхәббәтне дә,

ышаныч-өметләрен дә миңа багладылар, миңа булыштылар. Үзем аларга аз

гына да ярдәм күрсәтергә өлгерә алмый калдым — мәрхүм булдылар...

...Хисләргә бирелеп, читкә китеп барам, ахры...

Баянны кире кайтару тарихында тукталган идек. Бу 1945 елның язы иде

бит, Җиңү язы!..

...Җиңү көнен ничек уздыруны хәтерлим. Карлы-яңгырлы көн иде.

Урамнардан узарлык түгел — пычрак. Шулай булуга карамастан, мәктәп

җитәкчесе Салиха апа укучыларны демонстрациягә чыгуны оештыра. Флаглар

тотып, барабаннар кагып.

Мине баян тоттырып бәләкәй арбага утырталар. 4-5 малай арба тартып

алдан барырга тиеш, мин уйнарга, калганнар кушылып җырларга тиеш. Көен

һәркем белә, сүзләре:

Алга, дибез, алга, дибез,

Алга таба барабыз.

Алга барырларга кушкан

Безгә Ленин бабабыз...

Бик таныш көй булса да, уйный гына алмыйм бит, каһәрең... Ахырда,

баянның каешын арба төбенә эләктереп, үзебез генә җырлап йөрдек...

...Кич җитеп, халык клубка җыелгач, Салиха апа: «Демонстрациядә мәрхүм

Әүдахның баяны катнашты», — дип сөйләде.

Әлбәттә, бу факт әнкәй белән әткәйгә еларга тагы бер сәбәп өстәде. Еларга

гына түгел — мактанырга! Әйтерсең, баян да сугыштан җиңеп кайткан иде!..

Җиңү елы безгә күзгә күренерлек үзгәрешләр дә китерде. Өйне яңарту

хәстәренә керештек. Үрчетергә дип бер сарык алдык. Иң әһәмиятлесе — әткәй

кайтып эшкә керде. Акчалы эшкә. Хәзер ул Агыйдел пароходчылыгының

Исмаил участогында 119 нчы бакен посты хезмәткәре — маякчы! Аена бер

мәртәбә ярма, он, шикәр, керәчин бирәләр.

Идел буендагы бакен йортында кунып ятарга кирәк булса да, моңа бик

шатландык. Бигрәк тә әнкәй шат. Хезмәт хакы алудан гына түгел, хуҗалык

әсбаплары эшләп, кәсеп итәргә, балык тотарга була, дип сөйләнүләре хәтеремдә

сакланган. Чынлап та, ул җәй балыкка кинәндек, тирә-як авылларны әткәй

ясаган бәләкәй арба «басты».

...Бакенщик малае булгач, абыйлардан калган иске-москыдан үзгәртеп

тегелгән кием белән йөрү килешмәс дип, минем өс-баш киемнәрен яңартырга

булдылар.

...Авылның Тәгъзимә исемле бер апай Казанда яши иде. Пароход белән кайта

да юл чыгымнарын капларга күкәй җыеп китә. Казанда сата икән. Кыйммәт,

ди. Әнкәй мине дә Казанга җибәреп, кием яңартырга ниятләде...

...Күршеләрдән җыеп, 200 күкәйне фанер чемоданга тутырдык та Казанга

пароходның кайчан буласын белергә апаны Әхияр пристанена җибәрдек. Ни өчен

апаны, дигәндә, алар шул төбәк урманына балтырганга барырга килешкәннәр

икән. Иртән иртүк иптәш кызлары белән шунда киттеләр. Кич белән кайткач,

апаның әйткәне: «Казанга пароход көн аралаш була икән, билетны алдан

сатмыйлар, пароход килгәч кенә саталар икән». Бүген булмаган. Димәк, иртәгә

була! Чемоданны бәләкәй арбага салып, әнкәй үзе пристаньга илтеп куйды

да, әткәй янына керергә ниятләп, мине калдырып та китте. Нишлисең, мин

калдым. Черки болыты астында прахут (пароход) көтәм. Янымда башка кеше

юк. Шкипер дигән абзый (аның исеме алай түгеллеген соңыннан белдем): «Куда

тебе?» — дип сорый. Шура апада укыган бит, русчаны беләм. «Казан», — дип

җавап бирдем. Бер сүз белән. «Казань будет только ночью, жди в дебаркадере»,

— диде Шкипер абзый.

Дебаркадер дигәне ярга арканлап куелган, түбәсе ябык олы көймә икән.

Ишеген ачып кердем дә почмактагы урынга барып утырдым. Чемоданны эскәмия астына

этебрәк куйдым: кем кермәс тә, ни булмас?!

Иртүк торып килгәч, арыткан, йокы басты. Утырган килеш кенә «черем» итеп алырга булдым.

Хәер, йокы бит чакырганны көтми, үзе килә. Пароход тавышына гына уяндым. Касса

янында 3-4 кеше чиратка баскан. Мин дә бастым. Кемдер «Молотов», ди, кемдер «Дербышка»,

ди. Чиратым җиткәч, мин дә «Казань», дип акча суздым.

«Этот ещё не Казань, а «Генерал Жереховский», — дип, марҗа апай акчаны

кире бирде дә, — «Казань ночью», — дип өстәде.

Көтәргә булгач, көтәргә, кабат таныш бүлмәгә кердем. Шул арада «Генерал

Жереховский» килеп, пассажирларын утыртты да юлын дәвам итте. Тагы ялгыз калдым.

 

Күпме утырылгандыр, озак йокланылганмы, чамалый алмыйм. Уянып

китсәм, караңгыланган иде. Кемдер, шырпы сызып, фонарь кабызырга маташа,

ике хатынның яше миңа карап: «Исереккә охшамаган ул», — ди. Йокым качып,

күзләрем ачылып китте. «Исереккә охшамаган», дигән сүздән түгел, ә шул сүзне

әйтүченең матурлыгыннан, чибәрлегеннән. Моңа кадәр андый матурларны

очратканым булгандырмы, юкмы, әмма бу кызның гүзәллеге минем һушымны

алды, күкрәкләренең күлмәге аша «чыгам-чыгам» дип селкенеп куюлары

күзләремне камаштырды, телдән яздырды. Авылда да кызлар белән аралашабыз

бит инде. Әйтик, су кергәндә, клуб янында туплы уйнаганда. Алар да ямьсез

түгелләр, күкрәкләре дә бу кызныкыннан ким түгелдер. Әмма бу чибәр әгәр

миннән: «Чемоданыңда ни бар?» — дип сораса, яшереп тормас идем, серемне

әйтер идем. Алай гынамы — чемоданы белән бирер идем! Сорамады гына.

Минем бәхеттән, аларга да «Казан» кирәк икән.

Ниһаять, пароход килә. ...Керүен керсәк тә, утырырга урыннар юк — басып

кына бару мөмкин. Киттек. Урынсызларга өске палубада барырга рөхсәт

иттеләр. Шунда күтәрелдек. Чемоданны рәшәткәгә сөяп куйдым да үзем теге

чибәрне эзлим. Күренми. Алып чыгып качу ихтималы юк — чемоданымны

калдырдым да гармун тавышы ишетелгән койрыкка киттем. Анда да булмады.

Чемоданым янына кире әйләнеп килсәм — ул! Минем чемоданым өстендә утыра!

Үзе! Күземә генә күренәдер дип, янына килмәк булдым. Ә ул... ул, урлашып

тотылгандай куркып, торып басты да... апасына карады.

Ә апасы (мин шулайдыр дип уйладым): «Ну и что?» — диде дә, чемоданга

утырып, чибәркәйне үз алдына утыртты. Бу минутларда миннән бәхетлерәк

кеше бар идеме икән? Булмагандыр.

Тәүлек тулганда... Казанга килеп җиттек... Казанга? Тукта! Ә нигә «Өфе»

дип язганнар дебаркадерларының маңгаена?

Кыскасы, мин «Казан» пароходына утырып Уфа шәһәренә килгәнмен икән...

булып чыкты. Пароходның исеме «Казан» булу аркасында буталганлыгымны әнкәйгә

гомере буе аңлата алмадым. «Ничек инде «аска» белән «өскә» дигәнне бутарга була?

Син «аска» төшәсе урында, «өскә» менеп хаталангансың», — дип, җае чыккан саен,

чыкмаса — чыгарып, шул күкәй сәүдәсен искә төшерер иде... Ә «сәүдә»нең ахыры

бик матур куелган спектакль булганлыгын хәзер генә төшендем.

«Казан» пароходы Уфа пристанендә туктагач, чемодан тотып ялгыз басып

торуымны вокзалдагы эскәмияләрне юеш чүпрәк белән сөрткәләп йөрүче

бер апай искә төшерде: «Монда чемодан белән басып торырга ярамый.

Әйберләреңне камера хранениягә тапшыр да... юлыңда бул!» — диде ул. Нәкъ

безнеңчә. «Минем шушы күкәйдән тыш әйберем юк, миңа базарга барырга

кирәк!» — дидем җавабымда.

Апай җанланды, «үз» булып китте.

— Бу вакытта базар эшләми. Күкәй сатыр өчен базарга менәсе юк, әнә катык

сатучылар янына барып бас та, ычкындыр... күкәйләреңне!..

Мин китә башладым...

— Тукта, ничә тәңкәдән сатасың?

— Белмим. Әнкәй: «Үзеңә күлмәк-ыштанлык булсын», — диде.

— Алайса катык базарына менеп йөрмә. Үзебезнең баракка алып барам,

момент сатып бетерерсең.

«Барак» дигәннәре ерак түгел, алебастр заводын узгач, тимер юл күперен

чыкканчы, уң як тау итәгенә салынган, безнең авыл клубы кебек агач йорт

икән.

...Кайсы иләк, кайсы чиләк тоткан әби-чәби бик тиз җыелды. Һәммәсенә

күкәй кирәк икән.

— Туктагыз, ашыктырмагыз баланы. Ачсын чемоданын, чыгарсын

товарын...

— Товарым юк минем, шул күкәй генә анда, — бәйләгән-чорнаган җепләрен

чишеп, ачып җибәрсәм, ни күзләрем белән күрим — чемодан ярты гына

калган...

— Монда синең чынлап та товар түгел — күкәең дә юк! — шулай диде дә

апаем, кәгазьләргә төргән күкәйләрне «сүтеп» бер кырыйга тезә башлады.

Аларның һәркайсы ватылган яисә чатнаган булып чыкты. Җыелган халыкның

кайсы сүгенеп, кайсы көлеп таралышуы истә калган.

— Ярар, аптырама юкка, ватык булсалар да, тамактан узарлар, кар базыбыз

бар — барысын да үземә алам, түлке чирек хакына, — диде апай, күңелемне

күтәрергә теләп.

Мин чирек хакның ничә сум булуы турында баш ватканда, ул инде барактагы

үз бүлмәсендә чемоданны... бушата иде...

— Мин сиңа акчалата бирә алмыйм. Үземә дип алган кайбер кием-салым

нәрсәләрем бар. Шулардан өлеш чыгарырмын... Утыр, чәй эчәрсең дә килгән

«Казан»ыңа утырып әллүк Уфадан. Ник дәшмисең? Башка керер кешең, адресың

юктыр бит?..

— Юк...

— Билетны үзем алып озатырмын. Миннән булсын игелек!..

Тамаша тәмам.

Апаның «игелеген» гомергә онытасым юк. Ул мине сәүдә итү кәсебеннән

коткаручым буларак хәтеремдә саклана. Өлеш чыгарган нәрсәләреннән «май-

ка» дип биргәне хатын-кызлар өчен эчке күлмәк, «трусик» дигәне ретуз булып

чыкты. Әнкәй көлә: «Баян уйнаганда үзең киярсең», — ди. Ник кими? Кидем!

Баян уйнаганда түгел — кич белән уйнарга чыкканда да кидем.

...Безнең урамда, әти-әниләре үлгәч, җизнәләрендә тәрбияләнүче Зәйнә

исемле бер ятим кыз бар иде. Барлык малай-шалай шул Зәйнәгә гашыйк, шул

кунак кызының күңелен яуларга тырыша. Мин дә бер кичне яңа киемнәрдән

Зәйнәне үземә каратырга өметләнеп чыктым... (Кесәм булмагач, ике прәннек

кепкам эченә яшерелгән). Миңа таба карады кыз каравын... Тик, малайлар

каршында мыскыл итеп: «Күрегез, күр, хатыннар ретузы киеп килгән, әртис

булган»! — дип көлә башлады.

«Әртис» булыр өчен әле күп михнәтләр күрәсе барлыгын каян белсен инде

ул?!

...Инде чынлап та «әртис» булып отпускларга кайткач, күчтәнәчкә йомырка

(хәзер инде «күкәй» дип әйтү не культурно!) тутырганда, әнкәй: «Ватылса да,

өстә берничәсе генә ватылыр, астагыларына берни булмас. Ватык дип ашыгып

ташламагыз. Камырга салырга ярый ул», — дип әйтә торган иде. Ашыгабыз

шул... ашыгу харап итә бәндәне. Аска төшәм дип, өскә менүләрдән әллә ни зур

зыян күрмәсә дә, кеше гомере буена алдыйм дип үзе алдана; өскә менәм дип,

һаман аска төшә, күтәреләм дип, гел түбәнлектә гомер кичерә.

Әйтеп узганымча, җиңү елы безнең гаиләнең дә җиңүләре елы булды. Без

такта түбәле, почмаксыз буралган усак йортта яшибез! Яңа йортта! Оныткан

кардәш-ыруг, туган тиешлеләр кабат безгә сукмакларын яңарттылар. Өй котлап,

сөлге-тастымал кебек җиһаз китерүчеләр дә булды.

Иң әһәмиятлесе — торф чыгарырга яңа эшчеләр вербовать итү сылтавы

белән Аяткадан олы абый кайтып төште. Үзе генә түгел — начальнигы белән.

Яңавыл станциясеннән ат яллап, бер авылдан икенчесенә күчә-күчә, дүрт көн

дигәндә авылыбызда. Дугаларында кыңгырау, чана башында зур сөңге саплы

олы флаг — әләм. (Җиңел машинада безнең авыл белән Яңавыл станциясе

арасын хәзер 40 минутта узалар икән.)

Бу «флаг» дигән Кызыл байрак яхшы эшләгән өчен абыйның үзенә бүләккә

бирелгән булган. (Шәхси милке булганлыктан, абый аны колхозга сатарга да

маташкан иде — алмадылар. Ни өчен икәнен хәтерләмим.)

Абый белән бергә килгән вербовщик урыс та коры чемодан белән кайтмаган:

бераз киелгән костюм-пиджаклар, чалбар, күлмәкләрне тараткач, өстәл, сәке

өсләре тулды. Ул аларны акчага дип тормый, ярмага, бал-майга да алыштыра;

каз түшкәләренә яңа костюм-чалбарларга кадәр ычкындыруы хәтердә. Фатирда

торган өчен дипме, бүләк итепме, миңа да бик матур курткасы белән ике

чалбар эләкте. Күчтәнәчкә бирелгән чәй-шикәр өстәлдән атна буе өзелмәве

истә калган.

...Алар бер атнадан эшләрен уңышлы төгәлләп, Рәмүзә апабызны да ияртеп

киттеләр. Әйе, алар китте. Безнең әткәйләр «баеп» калды. Чөнки зур абзый

бүләккә дип алып кайткан чүпрәк-чапракка өстәп, өй эшләткәндә «баткан

бурычыгыздан котылырсыз», дип акча да биреп калдырды. «Шактый» дип

шактый вакыт абыйны мактап телгә алулары онытылмый. Аның бүләккә алган

Кызыл байрагын Сталин премиясенә, «За трудовую доблесть» медален Орденга

тиңләп, әткәйнең кергән бер кешегә отчёт биреп мактануларын мин отпускларга

кайтканда, авылдашлар гел искә төшерәләр: «Синең һаман шундый булса да

орденың юк мыни?» — дип көләләр. «Металл җитми», — дип аклана идем.

«Абзаңнан калганын булса да тагып йөр!»

...Шулай олы абый китте... Абруе калды: вербовщик!

...Бер килгәч, килә бит ул: кышкы каникулларга чыгар алдыннан, абыйлардан

посылка да килеп төште. 8 килолы! Посылка эчендә «бәбәй күчтәнәчләре» белән

хат: кызлары туган! Роза дип исем кушканнар. «Шулай яраса, Коръән укытып,

шул исемне беркетеп куйдырыгыз», — дигәннәр хатларында.

Коръәнне дә укыттылар, кергән бер кешегә хатны да күрсәттеләр. Дөнья

түгәрәкләнде. Сарык бәрәнләгәнне генә көтәбез.

Тик... «чү... ашыкма», ди тормыш... Көннәрнең бер көнендә безгә ят кунак

килеп керә дә әткәйгә гарәпчә язылган язу суза.

...Олы абзыйның хатыны Зәһинә җиңгәчәйнең әтисе Шакир кода онык

туу уңае белән Ишкарга кунакка чакырган! «Җир астыннан юл булмас, шушы

хатны тапшыручыдан калмый ияреп килегез», — дигән. Бу сүзләрне укыганда,

әткәйнең күзләре яшьләнүе, әнкәйнең ишеттереп елаганы хәтердә.

...Алардан калышып булмый бит инде — мин дә мышкылдаган булдым,

әртисләндем. Әткәй эшне тиз тотты. Үрчетергә дип алган буаз сарыкны суеп,

«кемнеке» дигәндә, «аларныкы» диярлек күчтәнәч әзерләп, әнкәйдән «төш»

(бездә чәкчәкне шулай дип йөртәләр) пешертеп, ике көн буена чакыру китергән

кодачаны яңа суелган сарык ите белән сыйлап, өченче көннең иртәсендә

кунакка киттеләр. Күчтәнәч чанасы әткәйдә, сеңелне утырткан каз оялы чана

әнкәй белән «кодача»да. Миңа наряд шул: беркемне дә кертмәскә; кем какса

да, ишекне ачмаска; ашарга — әнә — калган бәлеш тә, аш та җитәрлек; «без

бер-ике кичтән кайтырбыз»...

...Дүртәүләп юлга кузгалалар, тик алар китү белән, күз ачкысыз буран чыга.

Минем курыкканым: кире генә кайтмасалар иде. Чөнки мин инде аулак өйгә

кемнәрне чакыру, нәрсәләр пешерү мәсьәләсен чишкән идем. Төш җитте.

Димәк, кайтмадылар. Хуш! Болай булгач, урыс абый биргән «яңа» киемнәрне

киям, Зәйнәне чакырам. Ул үзе генә кермәячәк... Шуңа күрә аның иптәш

кызларыннан авыл советы председателе — күршебез Мирзаханов кызы

Ленаны, классташлардан Гөлсинә белән Фәрхиямалны, малайлардан 5 кешене

— куначага!

«Аулак өебез» олыларныкыннан ким түгел — матур гына башланып китте.

Коймак пешерәбез дип күп кенә туңмай яндырсак та, коймагыбыз ашарлык

булмады. Аны посылкада килгән күчтәнәчләр алыштырды. Тора-бара калган

ашлар да, бәлеш катылары да бетте. Посылка белән килгән шикәргә күченеп,

чәйгә утырабыз дигәндә, кинәт капка шыгырдаганы ишетелде. Бераздан ишекне

дә шакыдылар.

— Кем булыр? Нәрсә булыр?

...Сельсоветка илтеп түлисе бурычларны абый кайтканда түләделәр... Башка

сәбәп белән чакырып, дежур килергә — соң... Аннары әткәй белән әнкәйнең

кунакка китүен Мирзаханов абый да, аның хатыны да беләләр ич. Әнкәй

аларга «күз-колак булырсыз», дип әйтеп калдыруын үзем ишеттем, «кодача»

кем беләндер сөйләшергә дип телефонга чыгып киткән иде.

...Ишек шаку көчәюенә, шакучының ачулы тавышы өстәлү мине, куркудан,

елау хәленә җиткерде: бу «кодача» тавышы иде.

— Ишекне ачмасаң, бакча як тәрәзәңне ачып, посылка ящигындагы, анаң

төйнәп куйган төенчекне бир, алар шуны алырга онытканнар. Ярты юлдан

борып мине җибәрделәр. Тиз бул, алар көтәләр!

Шушы сүзләрдән соң дип әйтимме, шушы сүзләр белән бергәме — урам

як тәрәзә форточкасын ачып, Лена кычкыра башлады: «Папа, коткарыгыз,

үтерәләр! Мама!»

...Ленага Гөлсинә, Гөлсинәгә Фәрхиямал һәм башкалар кушылды...

Күрше йорт тәрәзәләрендә ут балкыды. Ә бераздан Ленаның әнисенең

тавышын таныдык.

— Кемне кем үтерә?

— Ишекне ачарга куша, посылка ящигындагы төенне сорый.

— Кем?

— Теге кем... кунакка чакырып килгән апай!.. Әнкәләр җибәрде, көтәләр, ди.

— Кая соң ул үзе?

Капканы ачып керсә, «кодача»ның ындыр артына таба киткән эзен генә

күрә Ленаның әнисе... Ә үзе юк!

...Калганын дип әйтергәме, аңа кадәргесенме, әнкәй сөйләде:

— ...Юлга чыгуга, буран купты. Кужбахтыга җиткәндә, юлны югалттык,

чамалап кына бара башладык. Борылып кайтыйк, дим. Атаң: «Оят бит,

ни сөйләмәсләр», — ди. Кайтмадык. Җитемәккә җиткәндә, Дания елый

башлады, «эчем», ди. Астын алыштырырга күз ачкысыз буран. Нишлик?

Ферма йортына кереп хәл алырга булдык. Кодача: «Сез шушында көтегез,

мин колхоз кәнсәләренә барып, ат сөйләшәм. Җәяү атларлык рәт калмады,

озак көттерсәм үзегез атлый торырсыз. Куып җитәрмен», — ди дә, китә бу. Без

көтәбез. Караңгы төште. Юк теге. Каравылга килгән бабай әйтә: «Бу вакытта

кәнсәләрдә кеше калмый, председатель өенә барып, үзегез сөйләшегез, риза

булса — иртән ферма аты белән үзем илтеп куярмын», — ди. Атаң түзмәде

— китте кәнсәләренә. Бәхетенә, кәнсә миченә утын тутырып маташучы әби анда

икән. Шул әби күргән — икенде-ахшам вакытында бер ят хатын Кужбахты-

Тәҗәй юлына таба «элдерткән», өстендәге сырмасы белән башындагы бүреге

тегенекенә туры килә...

Председательдән рөхсәт язуы алып, иртән Ишкарга илттердек. Үзебезне

генә инде...

Кодаларда кунак кайгысы түгел иде. Икесе дә түшәк өстендә авырып яталар.

Алып килгән күчтәнәчләребез белән үзебез кайнатып чәй эчтек тә китергән

атыбызга утырып кайттык. Хакны кыйммәт алмады алуын, шулай да атаң

гаепле... Мин ышанмадым ул хатынга. Беренче күрүемнән шик басты... Атаң

әйтә: «Күрәчәк», — ди. Сарыкның ике бәрәне чыкты, икесе дә саулык иде.

Еларсың, дип сиңа әйтмәгән идем. Әйдә, ела рәхәтләнеп...

«Күрәчәк», имеш. Бусы «күрмәячәкме»? Гомергә ашыкты, гел алданды. Ә

менә син миңа охшагансың, шикчелсең.

— Шикчел түгел — сакчыл, әнкәй, сагаям мин.

— Анысы да миннән! Ишекне ачмавың өчен атаңа дигән тун тышлыгыннан

сиңа сырма сырдыртам!..

 

«Балык суда бит ул...»

Яшьтәшем Фауканы искә алып, аның белән булган бер «хәл»не язып

узыйм әле.

...Ватан сугышы корбаны — кече абый балыкка йөрергә әвәс булган...

Бер баруында буш кайткач, әнкәйнең: «Көне буе йөреп, бер балык та тота

алмадыңмы?» — дигәненә: «Балык суда бит ул», — дигән, имеш.

Кемгә дә булса абыйның тапкырлыгын, зирәклеген калкурак күрсәтергә

кирәк булганда, әнкәй шушы мисалны китереп, соңыннан аның нинди

балыкларны күпме тотуы турында мактаныр иде.

— Кичә җәен турында сөйләгән идең, бүген «бер корбан», дисең... Кайсы

дөрес, кайсына ышанырга соң бу әкиятнең? — дип әнкәйнең сүзендә ялгыш

тапсак: «Бәлки бөтенләй ят балык булгандыр, аның ничек аталуындамы хикмәт,

суда ни генә йөзмәс», — дияр иде.

Шунысы нык хәтердә: 1944 елның язын әнкәй яңа сөзгеч бәйләтеп

каршыларга ниятли. (Абыйның шундый теләге булган, имеш.) «Иске сөзгечне

ямап кына гамәлгә ярарлык итеп булмый», дигән нәтиҗәгә киләләр.

Ашыгыч рәвештә җитен сүсеннән җеп эрләп, аны тиешле сыйфатына

җиткергәч, тәрәзә яңагындагы кадакка элеп яки үзең белән «кул эше» итеп

алып, корал бәйләү процессы башлана.

Кемнең кулы җитә — сөзгечкә үз өлешен кертә.

Ничек итсә — ителде, сөзгеч бәйләнде, Мокыйм бабайны яллап, сап та

куйдырылды. Корал әзер.

...Яз җитте, елгалардан боз китте. Әмма сөзгечкә тигән кеше юк. Кемдер

сорап керә икән, әнкәйнең җавап катгый: «Әйе шул, мәрхүм улымнан калган

истәлекне ерттырырга бирдем, ди».

...Мин тугызынчыда укыган елның язына кадәр шулай — мунча түбәсенә

сөялгән багор, пумала, янгын баскычлары белән бергә торды балык сөзгеч,

җил-яңгыр, кояш астында...

Каникуллар башланды. Классташым Фаука әйтә: «Тегермән буасы киткән,

сөзгечләре булганнар балыкны умыралар гына... Иске сөзгечеңне биреп торсаң,

мин дә бәхетемне сынап карар идем», — ди.

...Иске сөзгечне Фаукага биреп, үзем яңасын тотып, киттек балыкка. Аякта

абыйдан калган итек, Фаукада — тишек ботинка.

...Базы елгасының тегермән буасы артындагы «ике базы арасы» дигән

болынлыкта «Әйләмә күл» дигән зур күл бар. Шуның тамагының яртысыннан

күлгә су тула да икенче яртысыннан агып та чыга. Бу могҗизаны үз күзләрең

белән күргәндә дә ышануы авыр. Кеше әйткәнне ишеткәч, көлгән генә булыр

идек, йомычкалар ыргытып, тикшереп карагач ышандык: бер үк бугаздан керә

дә су, агып чыга да. Могҗиза дими, ни диярсең?!

— Синең аякта итек, сөзгечең дә зур, син бар — урап, тамакның теге ягына

чык, уылдыкларын чәчеп, күлдән чыгучы балыкларны күпләп тот, миңа күп

кирәкми, ничә баш керсә — шул җитә, мин бу кырыйдан аларны сиңа озатып,

куалап торырмын.

Фаука — күп балалы гаиләсендә генә түгел, классыбызда да иң ушлы малай,

аның сүзен тыңламый булмый — киттем күл тамаганың теге ягына. Урнаштым.

Сөзгечемне балык күп керерлек итеп тотып ярда торам. Үзем уйланам: савытның

кечкенәсен алып ялгышканмын, абыйдан калган биштәрне аласы калган, күп

эләксә, кая салып, ничек алып кайтырмын?

Мин уйланам, Фаука «чабыр-чобыр» килеп, сөзгеченнән чуртан чыгарып,

кәрҗиненә сала, берәмләп кенә, җай гына сала. ...Берне, өчне, бишне...

сала...

Мин «көтүе» белән керәчәк балыкны һаман көтәм. Туңдырган да сыман,

тирлим дә кебек. Утырырга мәҗбүр булдым. Юешкә утырганмын.

...Фаука һаман «чыпырдата».

Түземем җитми: «Ничәү?» — дип кычкырам. «33», — ди Фаука, миңа

карамый гына.

Кыскасы, миңа бер балык та эләкмәде. Фаука, кәрҗиненә сыймаганнарыннан,

«сөзгеч ялына» дип, өч чуртан бирде.

Аның үзенә калганы әллә 86, әллә 96 баш чуртан иде. Кәрҗингә сыймаган

балыкларын сөзгечкә салып, көч-хәл белән генә күтәреп кайтып җиттек авылга.

...Әнкәйгә өч чуртанны кайтарып биргәч, шатлануын тасвирларга сүзем

җитми. Азлыгына аклану өчен: «Өч балыкка шулай шатланасың, иртәгә

утызөчне алып кайтырмын», — дигәч, әнкәй: «Чү, улым, алай димә, балык

суда бит ул. Булганының кадерен белеп ашарга язсын, уылдыгы гына да бер

пироклык!» — диде.

...Озак еллардан соң ялга кайткач, Фаука белән бер очраштык. Ул хәрби

хезмәттәге кеше, полковник иде. Мин — артист. Г.Камал театрында эшләгән

чак, акчасыз.

— Әйдә, Базы елгасы буена, — ди Фаука. — Яшьлекне искә төшереп, уха

ашап кайтырбыз. Тамак чылатырга да бар!

— Ә балыгын каян алырбыз? Чуртаннар хәзер уылдыкларын чәчәргә

Әйләмә күлгә кермиләр, — дидем мин элеккеләрне хәтерләтү өчен.

— Базы елгасында хәзер буасы да, тегермәне дә, суы да, балыгы да юк

бит, яшьти!

— Уханың консервланганын ашарбыз. Проблема шунда: мин бит теге

чак сиңа бер балык та кермәсен белдем. Закирҗан абзый миңа кайда, ничек

басарга кирәген сер итеп кенә әйтеп, әлегә балыкның күлгә керүен, чыгуы

атна-ун көннәрдән соң гына башлануын аңлаткан иде. Гөнаһлымын. Икеләтә.

Хәтерлисеңме: бер атнадан соң тагын төштек. Син минем урынга, мин синең

урынга бастык. Сиңа бер балык та эләкмәде, миңа тагы бер кәрҗин... корбан

балыгы...

— Өчне миңа да бирдең...

— Нигә мин шулчак белгәнемне сиңа да белгертмәдем икән? Суда балык

күп иде бит... Юкса... Көнчелекме бу? Комсызлыкмы? Саранлыкмы? Этлекме?

Тозсызлыкмы?

— Кешелек бу, кешелек! Бары кеше генә шулай була ала, — дидем мин,

үземне үземнән акыллырак күрсәтергә теләүдән җавапсыз калмас өчен генә.

— Ә мин гомер буе шул сорауларга җавап эзләдем — таба алмадым. Кичер

мине — көчең җитсә.

...Яшьтәшем белән әлеге очрашуга күп вакыт узса да, аның суы корыган

күл буенда гафу үтенеп утыруы бүгенгедәй хәтердә.

Хәзер аны отставкадагы генерал, диләр. Булса да булыр. Көчле кеше иде ул.

Аның көчлелеге сер саклавында да, гафу үтенә белүендә дә чагыла.

...Төрле бәхәсләргә катнашмыйча, агымнарга кушылып акмыйча, үз рәхәтенә

генә яшәүчене «яши белеп яшәүче», диләр. Андыйларның телләрен тешләп

дәшмәскә көчләре җитсә дә, үз вакытында гаепләрен аңлап гафу үтенергә

көчләре җитми.

Бәлки, көчсезлекнең бер төредер бу?

Без үзебез, шәхсән, күлләр корып, балык беткәч, аларның кайчан уылдык

чәчеп, кайчан чыгуларын белсәк тә, бәхетнең кайсы ишектән кереп, каян

чыгуын белә алмадык. Бик тырышсак та.

Фаука кебек алдан белүчеләр белән аралашып яшәсәк тә, алар мине үз

төркемнәренә якын җибәрмәделәр, «балык тоту» серләрен чишмәделәр.

Бәлкем, минем бәхетем шундадыр?!

Мин, сизенгәнсездер, «Ничек артист булырга?» дигән сорауга һөнәр

мәктәбенең иң-иң башлангыч сыйныфларында алган берничә сабагымнан

мисаллар китердем. Алар бик күп һәм бер сабак икенчесенә охшаш түгел

— төрлеләр. Шул сабаклар кешедән һөнәрче ясый, шәхес ясый. Яше үскән

саен, «сабаклары» да катлаулана, арта бара кешенең. Бер көн килеп тормыш

сабаклары гына җитми башлый. Ул сайлаган һөнәрне мәктәбендә белергә

омтыла. Безне язмыш Щепкин исемендәге театр мәктәбендә укытты, татар

академия театрында эшләтте. Гомернең бу чоры турында мин «Шомырт оны»

дигән әсәр язмакчымын. Өлгерсәм, әлбәттә. Хатирәләрем җитәрлек. Әсәргә

кадәр хезмәттәшләрем турында телевизион очерклар төшереп күрсәттем,

иҗатлары турында мәкаләләр язып бастырдым. Инде менә шул мәкаләләрне, шул очеркларның эчтәлеген уйлап, үземә-үзем гаҗәпләнеп утырам: артык мактаганмын түгелме?

Кемгә ни бирә шул мактау дигән тылсым? Әллә сихерме ул?

Барысы да уен, театр, «әртисләнү», әлбәттә.

 

Сәхнә арты мәзәкләре Йөз елдан арткан тарихлы Камал театрында иҗат камытын

артистлар белән бергә тагын бик күп һөнәр ияләре кия. Рәссамнар, музыкантлар,

костюмерлар, чәчтарашлар, бутафория цехы эшчеләре. Тамашачыга үзләре күренмәсә дә,

театрның уңышында аларның роле бик зур. Шул хезмәт ияләре арасында гаять кызыклы

шәхесләр була. Әхмәт абзый белән Солтан абзый дигәннәре аеруча истә калган. Мин бу

язмаларымда 60-70 нче елларда шул кешеләрнең үз авызыннан ишеткәннәрне

генә файдаланам.

Әхмәт Гыйззәтуллин — Казандагы Тегәрҗеп урамында туып-үскән чын татар.

Театр техникумын тәмамлаганнан соң, артист булып та эшләп алган. Кайдадыр

сынатып, холкындамы шунда, һөнәрен алыштырырга мәҗбүр булган.

Солтан абый исә опера театрында хорда солист булган, имеш. Икесе дә,

сүз иярә сүз чыкканда, артист булуларын оныттырмыйлар иде. Янәсе, «бик

нитмәгез, без дә сездән ким түгел!»

Бу «парчалар» бер «капустник» өчен театрның ул вакыттагы директоры

Рәшидә Җиһаншина тәкъдиме белән язып алынган иде. «Капустник»ка дәрт

булса да, дәрман җитмәде, ахрысы. Ният тормышка ашмый калды. Язмада телгә

алынганнар үзләрен «бывший», дисәләр дә, «настоящий» артистлар иде. Ялгышлар

китсә, аларны белгән, хәтерләгән кешеләр төзәтеп укысыннар. Бу исә гаделсезлек

корбаннарына дога булып ирешер. Дөресен әйтергә кирәк, гаделлек учагы булырга

тиешле урында — театрда да гаделсезлеккә мисаллар очрый шул.

 

Гәҗиттәге ит

Камал театрының хуҗалык цехлары бинаның подвалында урнашкан булып,

такта яру һәм ышкылау станоклары эшләгәндә, тавышы сәхнәгә дә ишетелеп

комачаулый.

Шуңа күрә спектакль вакытларында ул цехларда станокларны эшләтү тыела.

Эш сәгате чыккач, гараж ачкычын шофёрга, котельная ачкычын слесарьга бирү

гаеп саналмый.

Проходнойда элеккеге НКВДшник чукрак Хәлфиев дежур торган төн була бу.

Бутафор аннан агач эшкәртү цехының ачкычын сорап ала. Бераздан спектакль

башлана. Тавыш-тын юк. Барысы да тәртиптә шикелле тоела Хәлфиевкә. Черем

итеп алырга була ул. Тик бераздан телефон шалтырый. Озак шалтырый. Нидер

сизенеп, Хәлфиев трубканы ала:

— Проходная слушает.

— Кто там?

— Хәлфиев.

— Хәлфиев икәнеңне беләм. Анда кем шаулый?

— Берәү дә шауламый. Һәркем үз эшендә.

— Всех задержать! Никого не выпускать!

Хәлфиев колакка каты булганга күрә ишетмәгәнме, цехка керсә — Солтан

ниндидер такта башын ышкылап ята. Хәлфиев тиз генә электрны өзеп, Солтанга

чыгарга боера да постына китә.

Анда инде директор үзе басып тора икән. Ә бу кеше элек янгын сүндерү

участогы башлыгы булган үтә дә сизгер «чекист».

— Кем анда?

— Бутафор.

— Фамилиясе шулаймы?

— Һөнәре.

— Кая ул?

— Үз цехына менеп китте. Хәзер үк чыгарга куштым.

Бераз көттереп, Солтан чыга. Култыгына, газетага төреп, нидер кыстырган.

Директор тузына.

— Групповое расхищение госимущества! Ни ул анда синең?

— Сезнең дача өчен эшкәрткән тактадан калган нәрсәләр.

— Ниемә кирәк ул черек такта башлары?

— Ит турарга.

— Ите кая соң аның?

— Ите, әнә, гәҗиттә, — ди Солтан, төргәген сүтә башлап.

— Сүтмә, — ди директор. — Иртәгә бер кубометр эшкәртелгән такта өчен

дип, кассага акча түләрсең.

— Бергә инде, бергә. Групповой булгач, түләвен дә бергә кирәк.

Элегрәк театр ишегалдындагы каеннар ышыгында киң такта башы

беркетелгән агач төбе бар иде. Тәмәке тартырга чыгып утырганны Әхмәт абый

күрсә, гел әйтә иде: «Белегез: Солтанның ит тактасында утырасыз».

Кемдер юри генә: «Ите кая соң аның?» — дип сораган була. Шунда ук

кемдер җавабын да бирә: «Ите, әнә, гәҗиттә», — ди.

Яши Солтан, телләрдә яши.

 

Итек кыйссасы

Камал театрының Опера һәм балет театры белән бер бинада «өйдәш» булып

яшәгән чагы. Кайбер цехлар ике театрныкы бер бүлмәдә.

Опера һәм балет театрының итекчесе Женя Камал театрының бутафория

цехы бүлмәсендә Әхмәт һәм Солтан белән бергә утыра икән.

Евгений Абрамович — сугыш вакытында эвакуацияләнеп, Львовтан килгән

яһүд. Ул бик оста туннар, бүрекләр, итекләр тегүче икән. Заказларны теләсә

кемнән кабул итми, ышанычлы кешеләр аша — «по-блату» гына.

Солтан кемгәдер итек тектереп бирергә ышандырган. Итек «итальянский»,

«офицерский», гомумән, хәтәр итек булырга тиеш икән. 43-45 нче үлчәмле!

— Кемгә соң ул? — дип сорый Женя.

— Үземә!

— Синең аягың 34ле бит?

— Киез итек белән киярмен.

— Калдыр!..

Шулай ята итек тегелмичә. Яһүд Евгенийны татар Солтан ышандыра алмый.

Беркөнне эшкә яланаяк килгән бу. Имеш, кияренә юк. Тик барыбер ышандыра

алмый үҗәт яһүдне.

Ниһаять, Солтанга җай чыга бит. Әлеге дә баягы, кибетләрдә кинәт аракы

бетә. Евгений сукрана. Әрмән ягыннан кунаклары кайтасы икән. Табынга

куярга бернәрсә юк, ди.

Икенче көнне Солтан эшкә бер чүлли аракы кыстырып килмәсенме!

— Каян алдың, Султанчик?

— Горняктан. Анда минем дус грузчик булып эшли.

— Дус итсәң, миңа бер литр ак табып бир!

— Синең дуслыгыңа ышансаң, әнә, ята аунап.

— Бар эшемне ташлап, итегеңә тотынам. Бар, алып бир, зинһар. Мә акчасын.

Солтан китә һәм өч сәгать узгач, буш кул белән кайтып керә.

— Булмадымыни?

— Итек ямау гына түгел бит ул. Караңгылангач килергә куштылар.

— Мә, итегеңне ал да монда утырма. Төзәттем. Кулдан ычкындыруың бар,

акны, дим.

— Дуслык хакына гына барам, барсам да.

Солтан, итеген сумкасына салып, дуслыгын хакларга китә. Шул китүдән

өч көнсез килеп күренми. Гәүдә бәләкәй, буй кыска, ашау юк. Аяк ялына

дигәне тамак юлыннан китеп, башына бәргән, ахры. Кызы килеп, атасының

«больничныен» күрсәтеп китә. «Йөрәге» дип язылган була бюллетеньдә. Атна

узгач кына Солтан үзе күренә.

— Кая аракың?

— Нинди аракы?

— Блат белән алганы, Горняктан...

— Хатын әйтмәдемени? Арестовать итте ич мине. Әйтергә тиеш иде.

— Ничек?

— Шулай: төнлә белән кайтып киләм. Каршыма хатыным килә. «Кая

югалдың? Эзләмәгән морг калмады», — ди.

— Грузчик булып ялландым. Төне буе аракы бушаттык, — дим.

— Бушатканыңны күрәм. Китер монда калганын, — диде дә шешәләремне

алды.

— Үземә түгел, кешегә, дияргә иде.

— Әйттем. Ә ул: «Кем сине эш вакытында аракыга җибәрә? Фамилиясе

кем?» — дип төпченә башлады.

— Әйттеңме?

— Дуслык хакына йөргәнне белә ич ул. Дустым син генә.

— Ничек булып бетте?

— Кая бетсен! Башлана гына әле. Директор үз янына чакырткан. Шунда

барам, дип калды.

— Султанчик, зинһар, минем исемне атамасын, әйт! Мә, сиңа тагын дару-

лык. Җайла-майла, миңа гына тимәсеннәр.

— Юк инде, дустым, без дуслыкны акчага алыштырмыйбыз! — ди Солтан

һәм акчаны алмый.

— Чыннан да шундый хәл булдымы? — дип сорыйм Әхмәттән. — Булды,

— диде Әхмәт. — Женясы да Солтан кебек үк шук иде... Итегенә гуталин сылап,

үкчәсенә резин гына сугып бирүе җитмәгән, «даруга» дигән акчасы да бутафор

гына булып чыккан.

— Үзе бутафор кеше шул ялганны сизмәдеме?

— Бездә дусларны «сату» гадәте юк. Сиздермәде. Элеккеге артист бит. Чиркәү

хорында җырлап, тамагын ярган баритон.

— Солтан баритонмы?

— Җырлавын колакны томаламый тыңларлык түгел иде.

Бутафор Әхмәт ага Гыйззә туллинның үзен тыңлаганда да күздән яшь

чыкканчы көлә торган идек.

— Мине артистлар штатыннан бутафорлыкка күчергән әмергә «Режиссёр

трактовкасын даими бозган өчен» дип язылган иде. Ярый әле күчергәннәр.

Монда рәхәтләнеп трактуем.

Көлдерү өчен әйттеме, үпкә белдерүе идеме? Һаман аңлый алмыйм.

 

Вобла

1956 ел, Казан, Камал театры. Кибеттә вобла саталар икән, дигән хәбәр

тарала. Тик чираты бик зур, якын килерлек түгел. Артистлар тыз-быз киләләр,

местком рәисен театр исеменнән вәкил итеп җибәрмәкче булалар.

Шул арада бутафор Әхмәт кием цехыннан үзбәк халаты, реквизитчы Сонядан

кара күзлек сорап ала, кәкре башлы таяк тота. Үзе әйтмешли, «для пущей

важности» противогаз сумкасы аса да, Солтаннан җитәкләтеп, Карл Маркс

урамындагы кибеткә китә. Артистлар үтенеч хаты язып, машинистка Җәннәттән

бастырганчы, бер кап вобла алып кайтып та җитә.

30 кг вобланы утызга бүлеп, сатуны да оештырып җибәрә. (Хикәянең бу

урынына җиткәндә: «Килосы 87 тиеннән», — дип кыстырып куя Әхмәт абый.)

Вобла сатылып бетә, кемнәргәдер җитми кала, үпкәләш-тавыш куба. Шуннан

Әхмәт белән Солтан сәүдә сәфәрен кабатламак булып, тагын кибеткә китәләр.

Тик, бу юлы чират алдына килеп бассалар, теге юлы чират ахырындагы

марҗаның чираты килеп җиткән икән. Тавыш куба.

— Тагын килдегезме, артистлар? — ди ул, Солтанны да, Әхмәтне дә танып.

«Сукырлар» көч-хәл белән генә качып котыла. Әмма марҗага үпкәләре юк.

Ул аларны артистлар дип атады бит. Әхмәт абый бу вакыйганы бик тәмләп

сөйли торган иде.

 

Сәйдәш көне

...Элек театрларда репетиция башланганчы, ягъни 9дан 11гә кадәр

политинформация дәресе була торган иде. Аларга йөрү мәҗбүри булмаса да,

керми калсаң, баштан сыйпамыйлар иде. Йә премия биргәндә, йә фатир чиратын

барлаганда искә төшерәләр. Атнага бер мәртәбә бу дәрескә театрның башка

цехларында эшләүчеләр дә чакырыла. Артистлар өчен бер кирәксез чара булып

тоелган нәрсә башкаларга эштән аерылып, ял итеп алу мөмкинлеге иде.

Шундый көннәрнең берсе. Сәгать иртәнге тугызлар. Сәясәт серләрен

төшенергә Татарстанның халык артисты Ибраһим Гафуров та килгән. Аңа ничек

тә килгәнлеген труппа мөдире Мәрьям Чанышевага күрсәтергә кирәк. Шуның

өчен ул расписание укыган булып тора. Чынлыкта укымый, чөнки бүген дә,

иртәгә дә эше юклыгын кичә килүендә үк күреп китте. Аңа Мәрьям апасының

күрүе мөһим. Ниһаять, труппа мөдиренең әмере белән кыңгырау шалтырый

һәм Мәрьям Чанышева Ибраһим Гафуров янына килә.

— Син менмисеңмени, Ибраһим?

— Төштем генә, Мәрьям апа.

— Нигә төштең?

— Кан басымы уйный.

— Төштеме, күтәрелдеме?

— Икесе дә — ашкындыра да, йокы да килә.

— Алайса кайтып йокла. Шимбә көн «Кыз урлау».

— Шулай итми булмас, ахры.

Мәрьям Чанышева китә, Ибраһим янына Солтан килә. Бер кулында

кабартма, икенчесендә чәчәк.

— Сәлам, халык артистына!

— Син нигә дәрескә менмисең, Солтан?

— Менә сине котларга дип төштем әле.

— Нәрсә белән?

— Исем алуың белән.

— Соң аңа биш былтыр бит инде.

— Сүз белән котлауны әйтмим. Теге чакны сыйлый алмый калган идем.

Кәефең булса, буфетка керик...

— Андый уем юк иде дә. Сине үпкәләтмәс өчен, теләгең булса, мин каршы

түгел.

— Алайса бу чәчәк белән закусканы тотып, буфетка бара тор. Сәйдәш бюсты

янында көт.

Китәләр болар икесе ике якка — Ибраһим буфетка, Солтан үзен

«билгеләтергә». Кайда, нәрсәгә, ник «билгеләтергә»? Моны ул чакта түгел,

соңыннан да белә алмый Ибраһим ага. Ярты сәгать, бер сәгать көтә Солтанны.

Теге юк. Буфет ачык. Кулында китап битенә төрелгән кабартма белән чәчәк.

Ул вакытларда кара дәфтәргә фамилияңне язып, әҗәткә аракы бирәләр иде.

Күңеленә корт керә бит абзыйның. Буфетчы марҗа янына килеп баса.

— Что, Абрам Ильич, сухомятка горло дерёт?

— Угадали. Пиши 50 грамм.

— А за прошлые угощения когда рассчитаемся?

— За всё сразу с зарплаты.

Кабартмасын сындырып кабыйм дисә, җен ачулары чыга — катыргы

кабартма икән. Солтанны эзләп, бутафория цехына төшеп китә бу.

Цех ишеге бикле. Күрше ишекләр дә бикле. Аптырагач-йөдәгәч,

янкормага күтәрелә. Анда Солтан берни булмагандай «Экономия должна

быть экономной» дигән доклад тыңлап утыра. Ишеккә аркасын куеп

утырган. Бер ача ишекне Ибраһим, ике ача. Моны күреп, Мәрьям Чанышева

чыга.

— Син кайтып йокларга тиеш идең бит, Ибраһим?!

— Кайтмый гына йокланды шул...

— Алайса кер. Әкият тыңла.

— Юк инде, әкияткә ышанып, шушы хәлгә калдым.

— Нинди хәлгә?

— Солтан миңа катыргы кабартма биргән. Шушы кәгазь чәчәкне тоттырган.

Хурлык!

Озак та үтми лекция бетә. Иң ахырдан Солтан чыга.

— Нигә көтмәдең? Көт дидем бит! — ди ул Ибраһим Гафуровка.

— Көтмәсәм, монда булыр идеммени? Доклад тыңлап утырдың лабаса!

— Бетмәгән доклад булмый. Ә аракыны бетерергә әллә нинди указлар

чыгарсалар да, ул бетми, арта гына бара.

— Әйдә, алайса шул артканын 100 грамм салдыр да бәхиллим. Син — мине,

мин сине күрмәдек.

— Юк инде, бу юлы синең чират бәхилләтергә.

— Көләсең, ә?

— Салгансың ич әнә, шунысы минем исәптән булыр.

— Салу гына түгел, ашадым да. Син биргән катыргы кабартманы!..

— Мин бит аны сиңа тотып торырга дип кенә калдырдым. Чәчәген Салих

абый һәйкәленә куярга идең!

...Җаен табып, Солтан абыйның үзеннән сорыйсы иттем бу мәзәк хәл

турында, шундый шаяру булдымы, дип...

— Шаяру түгел, үч алу иде ул, — диде Солтан абый. — Салих Сәйдәшев

өчен. Аның туган көне иде. Ник берсе искә алсын! Фатирсыз тилмергән

Ибраһим абыйга Салих Сәйдәшев үз өендә урын бирә. Ә ул аның хатынын

урлый, дустына хыянәт итә. Салих абый Ибраһимга ничек рәнҗегәнен гел

безгә кереп сөйли иде.

— Шул да булдымы үч?

— Минем өчен алар икесе дә кадерле иде. Миннән шул җиткән. Калганын

ахирәттә үзләре карасыннар.

Бу хикәятләрдә сүз гел акча, аракы тирәсендә бара сыман. Ә бүген нәрсә

турында сөйләшәбез соң? Сөйләшеп кенә калсак икән.

 

Адашлар

1960 елның июнь башларында «щепкинчылар»ның татар студиясен диплом

спектакле күрсәтергә Мәскәүдән Казанга кайтардылар.

Академия театры артистлары катнашында югары профессиональ әзерлегебезне

Казан тамашачысына һәм язмышыбызны хәл итәчәк төрле оешма вәкилләренә

күрсәтергә тиешбез икән, шунсыз артист булу ихтималы юк, имеш.

Кыскасы: тиешбез! Төп рольләрдә студентлар булса, «ярдәмче» рольләрдә

театрның күренекле артистлары уйнау җаваплылык бермә-бер арту икәнне

СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов шулай аңлатты: «Дүрт ел буе мин

сезнең өчен көрәштем. Бу спектакль белән сез түгел, мин имтихан тотам.

Сынатсагыз — сынып кына калмассыз — кисеп ташланырсыз»...

...Спектаклебез Әхмәт Фәйзинең «Тукай» драмасы буенча кыш буе Мәскәүдә

әзерләнеп, Казанда аңа махсус яңа киемнәр тектерелде, декорацияләр

эшләнде.

Инде менә Казан... И, Казан, моңлы Казан, дәртле Казан...

Безне — студентларны «Дом крестьян»га, элекке «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең

гыйбадәт залы булган 100 кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Хатыным һәм 20

көнлек улым белән мин дә бер койкага кунакладым...

...Тәнен ниндидер сыткылар басудан, улым поездда ук авырый башлаган

иде, «Дом крестьян»га урнашкач, кинәт температурасы да күтәрелде. Ашыгыч

ярдәм чакырып, доктор киңәшләре алгач, шул ачыкланды: монда калу балага

гына түгел, анасына да хәвефле икән...

Юыну, юындыру мөмкинлеге умывальниктагы Идел суы гына. Аерым номер

алып, кунакханәгә күчү өчен дә, фатирга күчәргә дә акчабыз юк. Нишләргә?

Киңәш сорап Хәлил абый Әбҗәлиловка мөрәҗәгать иттем. Аның җавабы:

«Өйләнгәндә миннән сорап тормадың бит! Бала ясарга ашыкмаска идең...

Замдиректорга әйтермен, көтегез, түзегез, шыңшымагыз!..»

Мин түзәр идем — бала түзә алмый, ул елагач, бүлмәдәш 97 кеше,

бимазаланып, холык күрсәтә.

...Репетицияләр көнгә ике мәртәбә: иртәнге уннан, кичкесе — өчтән. «Дом

крестьян»да дежур торучы апай, безнең хәлне аңлап, кызганудан, үзендә яшәп

торырга тәкъдим ясады. «Борисково» бистәсендә. Йөрергә ерак булса да,

йортының иркенлеге безне күндерде бу вариантка.

...Кичке репетициядән соң такси яллап киттек. «Борисково»да яшәргә

урнаштык.

...Йорт хуҗасының чын исеме Нәгыймә икән. «Дом крестьян»да аны «тётя

Нина», дигәннәр иде.

— Әби, дисәгез дә үпкәләмәм, балагызны гына терелтегез...

«Күпме хак сорар икән», дип баш ватканны сизгән кебек, Нәгыймә апай

үзе сүз кузгатты:

— Гомер буе тере артистлар белән аралашу хыялы белән яшәдем.

Ниһаять...

— Без әле артист түгел, фәкыйрь студентлар гына, — дидем мин.

— Борчылмагыз, тарсынмагыз — өегездәге кебек үзегезне иркен

тотыгыз...

— Шулаен шулай да... Ни бит... Тормыш авыр...

— Акча сорар, хак алыр дип хафаланмагыз, алсам да, театрдан гына

алачакмын. Сабый хакына бушлай да ризамын. Театрыгыз түрәләренең

гамьсезлегенә ачуым килгәнгә әйтүем. Әмма бер шартым бар: балагызга атап

Коръән чыгарып, исем куштырасыз! Тәнендәге сыткы-кычулары исемсезлектән

аның, догасызлыктан, пәри ялаганнан...

— Туу турында таныклыгы бар ич аның... Исеме — Айдар!

— Мулла кушкан исеме булырга тиеш баланың! Аның авырулары да,

тәнендәге җәрәхәтләре дә... барысы да шайтан ияләшүдән. Тьфу-тьфу... тәүбә-

тәүбә...

— Авылга кайткач, исем туе ясарбыз дип планлаштырган идек...

— Кайчан кайтасыз авылга?

— Августта. Июльдә минем солдат хезмәтем.

— Күрмисезмени, балагыз көчкә тын ала? Бүген-иртәгәдән калмый,

өшкертмәсәгез... Тәүбә-тәүбә...

— Белгән-күргән таныш мулла булса икән...

— Мулланы мин сезгә үзем табам. Сездән ризалык кына кирәк.

— Күпме сорыйлар соң алар?

— Сорамый торганын табам.

— Сорамаса да, бирми булмас бит?

— Була. Ризамы?

— Ризамын дип мин нишләргә тиеш булам?

— Коръән аятьләре укыганда, «амин-амин» дип утырырсың. Мулла сорау

бирсә — дөрес итеп җавап бирерсең.

— Кайчан оештырылыр бу мероприятие? Премьералардан соң безне озак

тотмаслар... Җибәрерләр...

— Мероприятие түгел, ә мөселман өчен фарыз гамәл бу — дини йола. Кайчан

сиңа уңай — шул көндә ясарбыз.

— Премьерадан соң.

— Ярый.

— Әмма ләкин мин үзем исем кушу мәҗлесенә кайтып җитмәвем ихтимал.

Премьерадан соң сөйләшүләр булыр... Тегесе-бусы... Хатыным Җәмиләгә

барлык хокук-вәкаләтләрне калдыргач, минем катнашу мөһим дә булмастыр,

бәлки?

— Коммунистмы?

— Комсомол...

— Сүздән куркасың?

— Сүздән кем курыкмый?

— Әнә шул мулла абзый курыкмый сүздән.

— Указлыдыр?

— Кайчандыр Коръәнне яттан белгән. Хәзергесен әйтә алмыйм... Син аны

үзең дә беләсеңдер?

— Кем ул?

— Адашың: Зариф хәзрәт...

— Закировмы? Артист Зариф Закировны беләм.

— Язучы! Бәшири, диләр аны.

— Язучы башы белән Коръән укып йөриме?

— Кунак ул. Бик ерактан кайткан, безгә туган тиеш кеше. Без аны тегеләй

дә, болай да чәйгә алырга тиешбез. Күптән кайтканы юк иде. Мәкаме бик

моңлы, Коръән укытырбыз, эшләп ашасын...

...Икенче көнне иртәнге репетицияләргә кадәр радиокомитетка кермәк

булдым. Акча эшләп алу мөмкинлеге юкмы, янәсе. Рокыя Юнусова атлы

редакторга мөрәҗәгать итәргә куштылар; тапса — эшне ул таба, диделәр.

Кердем. Күрдем.

...Рокыя апа калын гына гәүдәле, көләч йөзле, ачык күңелле, иҗат кешеләре

белән ихлас кызыксынучан журналист икән. Тәрҗемәи хәлемне, гаилә

мәшәкатьләре, уку-каникуллар турында җентекләп сорашты да, гозеремне

әйткәнне дә көтмичә, тәкъдим ясады:

— Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Нәкъ син кирәк идең миңа

бүген...

— Мин?

— Премьерагыз турында якшәмбе тапшыруына «страничка» кирәк. Бүген

тотынсаң өлгерәсең...

— «Страничка» ни дигән нәрсә ул?

— Музыкаль тапшырулар редакциясендә Ләбиб Айтуганов атлы егет эшли.

Шагыйрь дә, композитор да, үзе үк режиссёр да. Ул сиңа барысын да аңлатыр.

Аңлатып кына калмас, чыганагыңны алып кайткач, монтажлауда да ярдәм итәр.

Мин техника белән эш итә белмим; әзер булгач, текстны карап чыгармын.

Ләбибтән соң текстка кул тыгасы калмаса да, Фәтхи Фазылҗановичка кадәр

мин дә күз йөртергә тиешмен.

— Фәтхи Фазылҗановичка күрсәтү нигә кирәк?

— Радиотапшыруны күрсәтеп булмый. Ә тыңлатмыйча ярамый. ...Ф.Ф.,

тапшыруны эфирга кадәр тыңлап, барырлыкмы, түгелме икәнен хәл итә.

— Бер кеше генә хәл итә торган эшкә алына алмыйм мин, Рокыя апа,

куркам.

— Нәрсәсеннән куркасың? Премьерага кадәр 3-4 тамашачыдан «Тукай»

спектакленнән ни көтүләре турында сорыйсың да премьерадан соң шулардан

ук канәгать калганнармы, юкмы сорауларына (мактатыбрак) җавап аласың.

Тәнкыйтьтән качарга тырыш. Безнең театр тәнкыйтьне кабул итә алмый.

— Бу бит... безнең диплом спектакле, театрныкы түгел...

— Сәхнәдән күрсәткәч, тамашачы өчен һәрнәрсә театрныкы була.

Отышлырак ике-өч эпизодны алдан ук яздырып куй. Сайлап алу мөмкинлегең

булыр. Калганын Ләбиб аңлатыр...

— Акчасын кайчан бирәләр?

— Эфирда яңгырап, бер айлап вакыт узгач...

— Миңа хәзер үк кирәк иде шул... Гаиләне авылга озатасы бар, яшәп тору

өчен дә... Шулар өстенә фатир хуҗам Нәгыймә апа малайга исем туе үткәрүне

уйлап чыгарды.

— Метрикасы юкмыни улыңның?

— Баланың авыруы мулла кушкан исеме булмаудан, ди.

— Гонорар алгач кайтарырсың. Менә сиңа пока яшәп торырлык акча...

Санап ал. Хәергә түгел — әҗәткә. Мулла бушка исем кушмас.

— Нәгыймә апа акча «кирәкмәс», дигән иде. Муллага.

— Ай-һай, кайсы мулла бушка исем кушар икән?

— Ул ерактан кунакка кайткан язучы, диде. Зариф атлы. Миңа адаш була.

— Бәшириме әллә? Аны кайткан, дигәннәр иде... Әгәр ул булса — аны

обязательно яздыр! Бу безнең олы табышыбыз булыр.

— Кем соң ул? «Нәфисә»нең авторы Бәшировмы? — дидем мин, татар

әдәбиятыннан һәм язучыларыннан хәбәрдар булуымны күрсәтергә теләп.

— Мин аның «Нәфисә» дигән әсәрен белмим. «Әнисә»сен укыган идем.

— Анысын мин белмим.

— Сезнең буынга эләкмәгәндер шул. Чуваш кызы турында ул. Аның

турында венгр галиме Мессораш заманында мактап язып чыккан иде. Нигәдер,

күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә сабыштылар, йомдылар. Хәер, безгә анысы кирәк

түгел. Син аннан Тукай турында күбрәк сөйләтергә тырыш... Тукайны яхшы

белә ул.

...Ләбиб Айтуганов мине күптәнге танышы кебек ачык йөз һәм... мөлдерәмә

тулы «стакан» белән каршы алды. Мин репетициядә чакта Рокыя апа аңа минем

турыда да, миннән нәрсә көтүе турында да сөйләгән булып чыкты.

— Мин синең белән теге кайтуыгызда ук танышкан идем. Хәтерләмисеңме?

Син Минзәлә театрында эшләп киткән кеше, ә мин Минзәләдә укып, про-

фессор булдым...

— Профессор?

— Профессор булмасаң, монда эшләп булмый.

...Шуннан соң ул миңа Бәширигә нинди сораулар бирергә, үземне ниче-

грәк тотарга кирәген — барысын-барысын остазларча аңлатты да уңыш теләп

озатып калды.

Мин Борисковога кайткач, Зариф абыйга бирерсең дип, Нәгыймә апайга

чакыру билетын калдырдым.

...Исем кушу мәҗлесен безнең спектакльне комиссиягә күрсәткән көнгә

— сәгать кичке бишкә билгеләдек.

«Сдача» — имтиханны да, имтиханнан соңгы сөйләшүне дә зыянсыз гына

уздырып, кичке сәгать алтылар тирәсенә Борисковага кайттым. Табигый, исем

туе мәҗлесенә өлгермәдем. Нәгыймә апаның «туй»га чакырган кунаклары

киткән, таралышкан, Зариф мулла гына мине көтеп калган иде.

«Бәшири», «Бәшири», дисәләр дә, минем өчен ул очраклы бер таныш кына

бит. Миндә Батулла зирәклеге дә, Фәрваз Миңнуллиндай алдан күрүчәнлек

сәләте дә юк — радио өчен кирәк, димәсәләр, бу карт белән сөйләшеп утыру

ихтыяҗы да булмас иде. Түзәргә булдым. Сүз башлаганчы, магнитофонымны

җайга салырга керештем. Җайладым, «запись» дигән кнопкасына бастым...

— ...Әллә ялланып та өлгердең?

— Кемгә?

— КГБга булмый кемгә булсын...

— Радиотапшыру өчен сездән интервью алырга ялландым. Радиога.

— Алар җаен таба белә... Әйдә, тапсыннар, яздыр.

— Ә сез җайсыз кешеме?

— Миндә тәкәбберлек юк.

— Анысы ни була?

— «Гордыня», ди урыслар.

— Сезнең кебек әдәбият аксакалыннан интервью алу белән горурланам

икән — бу гордынямы?

— Алты яшьлек кунак килсә, алтмыш яшьлек кунак ит, — ди китап. Син

килешкән, сөйләшкән вакытка кайтмадың. Бу китапча да түгел, заманча да түгел.

— Кайсы китапча түгел?

— Ә син кайсы китапларны беләсең?

— Үзем укыганнарны.

— Алар арасында Коръән бармы?

— Коръән безнең библиотекада юк шул.

— Күңелләрдә булырга тиеш китап ул.

— Безнең күңелләрдә әлегә дөнья гыйлеменә ирешү теләге... Имтиханнар,

диплом спектакльләре... тамак, гаилә...

— Бер-берләренә комачауламый ич алар.

— Аларга комачаулау күп төрле.

— Ничегрәк җиңәсез соң?

— Тукайча инде: «Җырлап торам, торган җирем тар булса да. Курыкмыйм,

сөйгән халкым бу татар булса да; күкрәк киереп каршы торам, миңа милләт

хәзерге көн мылтык — ук атар булса да»...

— Бүген Тукайга ук атучы юк. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә мактау да, табыну

гына. Тукай бүген яңа пәйгамбәр. Аңа табынмаучыны гаепләп, дошман ясау

гадәти бер алым... Әйе... нишлисең, заманның яман чире.

— Аңа тиң шагыйрь юк бит.

— Берәүнең бугазына басып, икенчене күтәрүне күрсә, мәрхүм Габдулла

үзе түзә алмас иде.

— Бу кемгә кагылышлы?

— Иҗат дөньясындагы һәркемгә. «Не сотвори себе кумира», дигән бер даһи.

Чөнки — «иң яхшы» бәһасе — яхшылыкка омтылуның дошманы ул.

— Тукай дошманнарын бик тиз таный алган. Аларның күбесе дус кыяфәтендә

булгач, тану авыр бит...

— Мәрхүм яза: «...юк изге эш ятканда да, торганда да; эш кушарга каршыма

һәрдәмдә шайтаным килә. Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем? Уйласам:

алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә. Җырлыймын, ләкин җырымнан

файда бармы халкыма? Бер мәләктән яки шайтаннанмы илһамым килә?»

Шагыйрь хаклы: аның бер шигыре мәләктән булса, икенчесе — шайтаннан.

Спектаклегезнең умыртка сөяге шушы каршылыкны исәпкә алып төзелергә

тиеш иде. Ә сез аннан социалист ясарга тырышкансыз.

— Аның коммунистлар үз итәрлек шигырьләре дә күп.

— Юк! Габдулланың тормыш театрындагы уйнаган рольләрен яхшы беләм

мин. Мәхдүмнән коммунист ясарга тырышу коммунистлар шөгыле генә.

— Ә ни җитми аңа коммунист булырга?

— «Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем, күр, ни рәвешле

тулган иман берлә Коръән күкрәгемә», — ди Габдулла үзе турында үзе... Ягъни

шигыренең берсендә. Шунысы игътибарга лаек: ничә шигырь язган булса,

аларның һәркайсының үз Габдулласы.

— Мәсләксезлек түгелме бу?

— Мәсләкләр төрлелеге! Аларга ирешү өчен, бер шәхескә биш кеше гомере

бирелсә дә җитмәс иде.

— Шагыйрь Габдулла Тукай белән гражданин Тукаев Габдулла «ике сыңар

бер кием»ме?

— Ул «сыя алмый андый шартлар, фани дөнья вакытына, башын бөксә

— зур җинаятьләр олуг җан хаккына»...

— Ишеткәнем дә, укыганым да бар.

— Боларны сезгә кемнәр ишеттерә инде? Яһүдиләрме?

— Күбесе шулардан...

— Татар әртистләрен Мәскәү яһүдләре укытсын, диген, ә, вәт заманнар...

— Чын яһүди түгел алар...

— Яһүдилек куркыныч түгел, милләтен яшергәннән саклан, ди китап.

— Алар үзләре безне саклый.

— Чөнки сез аларга кирәк, алар сезгә түгел.

— Алар безне генә укытмый, безнең белән янәшә төрле милләт студияләре

белем ала.

— Ничек өйрәтә инде алар сезне мөнбәр теленә?

— Сәхнә мөнбәр түгел.

— Ә менә Мөхтәр абзаң «сәхнә — мөнбәрнең энесе», ди торган иде.

— Мөхтәр? Кем ул?

— «Галия» шәкерте Мутин. Әмин Зөбәеров, Фәттах Латыйпов белән алар

Өфедә башкорт театрын оештырдылар. Мәскәүдә укымасалар да, гаҗәп

артистлар иде, гыйлем ияләре иде.

— «Үлгән сыер сөтле була»... Хәзерге театрда да мәсәлче Шамуков кебек

талантлар бар.

— Тагы кемнәрне атый аласың?

— Хәлил әкә Әбҗәлиловны. Гаҗәеп актёр диләр.

— Аларга ияреп, син дә шулай дисеңме?

— Мин генә түгел — барыбыз да әйтә.

— Аның гаҗәплеге нидә?

— «Король Лир»да Корольне уйный...

— Татар тамашачысына бүген «Король Лир» бик кирәк идеме?

— Аның «Хуҗа»сы, «Биктимер»е дә бар ич.

— Ит юкта гөмбәләр, дисәңче...

— Безнең «Тукай»да ул авыл крестьяны, күргәнсездер...

— Шәһәр крестьяны да буламыни?

— Ул якларын тикшермәдек без.

— Кай ягын тикшердегез?

— Дусларын, дошманнарын.

— Аның иң якын дусты — Фатих Әмирхан. Ул сезнең спектакльдә юк. Аның

урынына Галиәсгар абзыйны кертәсез. Ялган бит! Ул чакта Галиәсгар абзый

Казанда да юк иде. Габдулла башта миңа килде, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә.

Шәһәрне белми. Адреслары буенча мин йөрттем аны. Күчтәнәчләр таратты.

— Күрәсең, авторга андый фактлар кирәк булмагандыр.

— Спектакльдәге бер күренеш тә чынбарлыкка таянмый. Барсы да автор

хыялыннан. Хакимият заказы буенча.

— Пьесаның авторы Тукайның шигырьләренә таяна, шулардан импульс ала.

— Анасының кабер ташын йомшак дигән Тукай солдатка каралу өчен авылга

кайткач (Каенсарга): «Күз яшең дә кипмичә, егълап вафат булган әни! Гаиләсенә

җиһанның ник китердең ят кеше?!» — дип язган Тукай, мөмкинлеге була торып,

Соснага, анасының каберен зыярат кылырга бармый. Гаҗәп түгелме? Ул чакта

әле Шакир хәзрәт исән, Мәмдүдә турында күп нәрсә сөйләгән булыр иде ул

шагыйрьгә. Юк инде — шагыйрь үзе бер дөнья, тормыш бөтенләй башка шигырь.

Тукай кебек талантлар турында язганда, ялгансыз да материал җитәрлек. Аның

Камил Мотыйгый белән мөгамәләсе үзе генә дә бер драмалык.

— Камил Мотыйгый аның дошманымы?

— Кем шагыйрьнең дошманы, кем дусты булганны бездә обком хәл итә.

Әгәр Камил аның дошманы икән — нигә спектакльдә ул юк соң? Билгесез

Мәхмүдидән дошман ясап маташканчы, минем белән булган конфликтны

кулланса да, отышлырак булыр иде. Кулланмый. Чөнки бәхәснең асылын

белми. Белгәнен белдерергә курка.

— Спектакльдә бер җыелма шагыйрь образы булу җиткән, дигәндер.

— Кем ул җыелма образ?

— Бикчәнтәй. Батуллин уйнады ул рольне.

— Андый шагыйрьне тарих белми.

— Галимҗан Ибраһимовны күздә тотып язылган образ, диделәр.

— Галимҗан — Габдулланың дусты. Дошманы дигән ялган хәбәрне

дошманнары тарата!

— Ә Мәхмүди? Шәрәфләрнең берәрсеме?

— Бәлки Хөсәенов яисә Кәримовларның берәрседер? Сезгә аны Әхмәт

Фәйзинең үзеннән сорасагыз да әйтә алмас иде. Чөнки Тукайга караш

матбагачылар тарафыннан гел җылы булды.

— Сезнеңчә, Тукай әйбәт тормыш, мул тормыш кичергәннән, яшьли үлеп

киткән булып чыга.

— Әйбәт тормышта яшәү ул — узганнарга һәм киләчәккә таянып, бүгенге

тормышны төзү мөмкинлегендә. Тукайның андый мөмкинлеге бар идеме? Бар

иде. Ләкин Габдулланың бөтен көче, таланты булганны җимерүгә юнәлгән иде.

Кеше үзенең кайдалыгын һәм кая таба баруын белсен өчен, каян килүен дә

яхшы белергә тиеш. Киләчәк узганнарсыз һәм хәзергесез була алмый. Тукайда

киләчәк юк иде. Шигъриятендә аның бунт та, кире кагу, сүгү.

— Аның шигърияте белән рухланып, без киләчәкне төзибез.

— Ниндиен?

— Коммунизм дигәнен.

— Шәһәр карап йөргәндә, сабын фабрикасы янындагы ашханәгә кереп

чәй эчмәкче идем. Гардеробта торган ханым клиентларның киемнәрен ала

да, номер бирми генә, кая эләксә, шунда ташлый. Мин номер таләп иттем.

Бирмәгәч, мөдирне чакырттым. Бу хәлнең шәхестән көлү, аны мәсхәрәләү

икәнен аңлатмакчы идем. Мөдир әйтә: «Югалган стаканнар өчен кем түли?»

— ди. Имеш, кесәләренә яшереп стакан урлыйлар икән! Көлке! ...Урамдагы

мичкәдән сыра саталар. Чираты — бер тыкрыктан икенчесенә кадәр. Шулар

белән коммунизм төзү турында сүз алып барудан ни мәгънә?

Тоталитар җәмгыятьнең череп таркалуы мисалы бу. Таркалсын! Үзенә күрә

мәслихәт күренеш! Әмма дә ләкин сез сүтәргә тиеш җәмгыятьнең баганалары

бик нык, бик тирән казып утыртылган. Ә үзегез төзи торганына нинди багана

кирәген дә белмисез. Сезнең «Тукаегыз» «беләбез», дип сөйләнү генә ул,

үпкәләшмик, улым.

— «Тукай» — тарихи әсәр.

— Тарихны сәхнәдән күрсәтеп булмый. Шул чорның әхлакый проблемаларын

бәрелештереп, чын көрәшне күрсәтергә кирәк. Көрәштә генә холыклар

ачыла.

— Һәр көрәштә җиңеп чыгучысы була. Җиңүчене «герой», диләр. Тукай

җиңүче бит?

— Тукай герой түгел — шагыйрь, чын шагыйрь. Эчендәге — тышында.

— Аның геройлыгы шигырьләрендә.

— Ә пьеса авторының геройлыгы нәрсәдә?

— Вакыйгаларның чынбарлыкка тәңгәллегендәдер.

— Спектакльдә чынбарлыктан качылган шул.

— Персонажны тулырак ачар өчен, аннан ерагаерга кирәк, диләр бит.

— Ерагаю — аны бөтенләй югалту түгел... Театрның шигъри тамырлары

корудан бу. Тычкан койрыгына тубал тагып, мәчене куркытырга маташудан.

Шигъри җанлы сәхнә геройлары юк бүген театрларда.

— Сезнеңчә ничек: безнең спектакльгә тамашачы йөрерме?

— Спектакльнең эчтәлеге аны караучыга бәйле. Сәясәттән чыккан эчтәлектә

могҗиза булмый. Кеше тамашадан могҗиза көтә. ...Явызлык кулланып, игелек

кылып булмый. Сәхнәдән халыкны бер кешенең икенчесен үтерүенә кул чабарга

өйрәттеләр. Тукай авырып үлә, революция юк...

— Әйе, «Тукай»да революция юк, ә нинди көчле алкышлар яңгырады! Бу

могҗиза түгелмени?

— Әгәр сезгә шундый могҗизалар кирәк икән — алар күп булсын, еш булсын,

спектаклегез озак барсын! Миннән теләк шул.

— Безнең әле тагы бер ел укыйсы бар. Маяковскийның «Мунча»сын,

Коләхмәтовның «Ике фикер»ен әзерлибез.

— Кем кушуы буенча?

— «Мунча»сын укытучылар сайласа, «Ике фикер»не Йосыпов абый.

— Анысы кем тагы?

— Режиссёр.

— Андый режиссёрны белмим. Габдулла Кариевны беләм...

— Йосыпов абый да Габдулла.

— Кариев Коръәнне яттан белә иде.

— Артистның төп эше шул ятлау инде.

— Ялгышасың. Һәр иҗат әһеленең максаты — иҗатында яңа сүз әйтү. Тутый

кош булу түгел.

— Тутый кош кеше әйткәнне кабатлый, ә артист автор язганны, үзенчә

аңлата.

— Дүрт ел уку дәверендә күп ятладыңмы кеше язганны?

— Укырга кергәндә, Фатих Кәримне ятлап сөйләгән идем, инде менә Әхмәт

Фәйзине...

— Фатих Кәримине яттан белүең бик мәслихәт. Аның исемен мәктәпләрдә

телгә алалар идемени?

— Телгә алмасалар, кулга бирмәсләр иде. Аның «Разведчик язмалары»н

укымаган малай калмагандыр авылда.

— «Салих бабайның өйләнүе», «Шәкерт белән студент» дигән әсәрләрен

укымадыңмы?

— Шәкертләр тормышын каян белсен ул? Андый әсәргә ышанмыйм мин.

— Ник?

— Соң ул бит 15 яшеннән комсомол! Педагогия, җир төзелеше техникумнары

студенты. «Азат хатын», «Атака» журналларының җаваплы секретаре! 1933 елдан

Татгосиздат редакторы, Язучылар союзы әгъзасы, 1941 елдан җиңү язына кадәр

хәрәкәттәге Армиядә! Фронтовик шагыйрь!

— Фатих Кәримиме?

— Әйе!

— Синең Фатих Кәрим турында шулай тәфсилле белүең, аны яклавың

мактауга лаек. Әмма аннан да олы шәхес Фатих Кәримине белмәвең булачак

сәхнә әһелен бизәми, улым. Сине генә түгел — буыныгызны төссез итә.

Фатих Кәрими Истанбул дарелфөнүнен татарлардан беренче булып бетереп

кайтканда, Фатих Кәрим әле тумаган да. Фатих Кәрими — беренче татар

матбагасын оештыручылардан ул. Аның редакциясендә «Вакыт» газетасы,

«Шура» журналлары чыга. Шул чордагы Оренбургның барлык милли газета-

журналлары аның матбагасында басыла. Ә сезнең Фатихыгыз үз вакытының

хакимият сандугачы булса, безнең Фатих — милләт хәдиме.

— Тукай көлеп язган Кәримиме ул? «Чүкеч» редакторы Тимершәех

Саллавийның бабасы?

— Тукайга ияреп, үзең белмәгәннән көлү — наданлык.

Хәер, сезне гаепләү гөнаһ булыр. Сез — мөстәкыйль фикерләү сәләтен

югалткан, көтү булып яшәргә, көтүегезчә уйлап, көтүегезчә сөйләргә күндерелгән буын. Үзең өчен булмаса, нәселең өчен һәрнәрсәгә үз фикереңне, үз карашыңны әйтеп калдырырга тырыш.

 

Кемгәдер ияреп, башканы хурлама да, мактама да.

Тәнкыйтьлисең икән — ышандырырлык нигезлә. Көнчел сүзе дияргә урын

калдырма. Дөрес сүзгә дуслык терәк түгел, ә ялганга дуслык кирәк түгел.

Сез — гомум ялган чорында иҗат итәргә тиешле буын. Алла ярдәм бирсен

үзегезгә.

— Дөреслек юл таба башлады ич. Хаксызга хөкем ителгәннәр котылып

кайта, элек тыелган әсәрләр кабат басыла...

— Зуррак ялганга күзне томалап, халыктагы сизгерлекне зәгыйфьләтү өчен

генә кылынган гамәлләр алар.

— Әгәр сезгә ышансаң, дөньяда яшәүдән ни рәхәт, ни файда?

— Ә син файда өчен дип яшәмә, дөреслек өчен яшә!

— Ничек?

— Тукайча! Тукай — дөреслек өчен гомерен биргән шагыйрь! Үз дөреслеге

өчен.

— Минем дөреслек өчен гомер бирәсем килми. Дөреслек өчен яшисем,

иҗат итәсем килә!

— Амин, шулай булсын!..

...Менә бу текст Зариф Бәшири белән булган әңгәмәнең магнитофон

тасмасыннан кәгазьгә күчерелгән караламасы нигезендә язылды. Монтажлыйм

дип күп нәрсәне җуйдыруым, югалтуым хәтеремдә.

Әдипкә 72 яшь, миңа 25 яшь булган. Хәзер миңа 79 яшь тулып килә. Ярты

гасыр элек язылып, могҗиза белән генә сакланып калган текстны бүген

редакцияләүнең дә, «менә» дип күтәреп чыгуның да әһәмияте юк. Бу — бер

хатирә.

...Тапшыруның эфир вариантын бераз кыскартырга Ләбиб әфәндегә

калдырдым да үзем хәрби бурычымны үтәргә киттем.

Китәр алдыннан Рокыя апа телефон аша: «Эфирга кайчан баруын Ләбибкә

шалтыратып белерсең, спектакльне күкләргә чөйгән булсагыз да, Ф.Ф.гә ошады,

заман идеологиясенә җавап бирә», — диде.

...Без — щепкинчы егетләр Вышний Волочек шәһәрендә бер айлык хәрби

хезмәт узып ятабыз. Көн дә диярлек шалтырата торгач, тапшыруның кайчан

барасын, ниһаять, белдем. Инде кайда, ничек тыңлау проблемасын гына чишәсе

калды. Анысына командир-полковник Рябовал ярдәм итте. Хәрби шәһәрчектә

яшәүче капитан Козловның радиоалгычы Казанны гына түгел — Лондонны да

«тота», ди. Ниһаять, бәхет миңа да елмаячак: тапшыруым яңгыраячак!

Тапшыру барырга тиеш көннең тиешле сәгатендә, алдан сөйләшенгән

офицер фатирына радио тыңларга киләм.

...Офицерның хатыны радио кабызды да тәрәзә пәрдәләрен алыштыра

башлады. Өен бизи, янәсе!

...Алюминийдан ясалган баскычка басып, күтәрелә дә бу, тимер элмәкләрен

бауга эләктерә. Еш кына йә элмәге кулыннан идәнгә төшеп китә, йә пәрдәсе.

Ханым шунда миңа: «Помоги, пожалуйста», — ди. Мин баскычка таба карарга

да тартынам. Чөнки ханымның өстендә халат кына, ә халаты каптырмаларына

каптырылмаган — ачылып-ачылып китә дә, бөтен дөньясы ачыла...

...Мин, гөнаһлы хискә бирелүдән бигрәк, офицер абзый кайтып керүдән

куркып, «шым» гына утырам. Ханым һаман нәрсәсендер кулыннан ычкындыра

да һаман: «Пожалуйста, смелее», — ди. Шулай утыра торгач, тапшыру

вакытының 7 минуты үткән булып чыкты... Ә эфирда безнең тапшыру вакытында

Тукай монологы урынына Хрущёв сөйли иде. (Соңыннан ачыклануынча, бу

— Никитаның совнаркомнар оештырырга кирәклеген мактаган 4 сәгатьлек

нотыгы булган икән. Аны Советлар Союзының барлык радиостанцияләре

буенча иртә-кич ике көн тапшырдылар. Шул чор программаларын архивтан

табып тикшерергә була.)

...Никитаны мин шушы хәлдән соң гомерлеккә дошман күрдем. Беренчедән,

ул минем «егетләнү» карьерама кара таракан булса, икенчедән, журналист

буларак беренче эшемне эфирга «уздырмады».

...Бер айлык хәрби хезмәтемне уздыргач, Казанга кайттым. Гонорарымны

да алырмын, тапшыруны да тыңлармын дип өметләнгән идем.

«Бармаган тапшыруга гонорар бирелми!» — диделәр. Тапшыру яздырылган

магнит тасмасы икенче бер тапшыру өчен җуйдырылган, Ләбиб ялга киткән,

текстлар сакланмаган — ташланган булып чыкты.

Барысы өчен дә Хрущёв җаваплы, жалобаңны аңа язып җибәр! — дигән

көлешүгә, үземә дә кушылырга туры килде. Хәерлегә булсын, диештек тә

оныттык.

...Үтте еллар. Артист булып кайттык. Режиссёр булып радиода да,

телевидениедә дә эшләдем. Минем өчен Тукай шәхесе һаман чишелеп бетмәгән

объект булып кала бирде.

Телевидениедә Тукай турында 4 спектакль куйдым, күп серияле 2 фильм

төшердем. Байтак чыганакларга таянырга туры килде. Арада Зариф Бәширинең

«Замандашларым белән очрашулар» дигән китабы да бар. Ул аерым игътибарга

лаек.

...Мин аны минем белән очрашуы турында язмаганмы дип комсызланып

укыдым. Әлбәттә, язмаган иде.

...Теге чакта (1960 ел) «Тукай» спектакленә кагылышлы интервьюны

яздырып, магнитофонны сумкасына салып бикләгәч, гөбәдия ашый-ашый

сөйләшеп чәй эчтек. Шунда ул китабын бастырырга кайтуы турында әйтүе

хәтердә. Ә мин — мәнсез бер студент — кызыксынмаганмын. Ә ул «бабай»,

ничектер, богаулардан ычкынган, ниндидер тоткыннан котылган кешедәй

тоелды. Сизәм: нәрсәдер әйтәсе килә, нигәдер кыенсына шикелле.

Шунда мин, кыюлыгымны җыеп, сорыйсы иттем:

— Зариф абый, шулай да Тукай белән дошманлашуыгызның сәбәбе нидә?

— Берничә сәбәбе бар инде аның. Иң элек ул Тукайның холкына бәйле.

Кешене хакәрәт итү, кимсетү аңа берни дә тормый иде. Шунда ук, онытылып,

ул сине мактый да башлый иде. Бу төпле ата-ана тәрбиясе алмаудан булгандыр,

дим. Аңа «чү!» диюче юклыктан. Аннары безнең һәммәбезнең дә хезмәт иткән

эш урыныбыз, хуҗабыз бар бит. Хуҗалар бер-берләре белән көндәшләр.

Без Тукай белән үзара яхшы мөгамәләдә идек. Мин Фатих Кәриминең

кияве Тимерша Саллавийга (Соловьёвка) эшкә күчкәч, килеп чыккан әдәби

каршылыклар шәхес каршылыкларына әверелде. Бәйләнешләр киселде, дуслык

өзелде, тәнкыйтьләшү башланды. Ләкин бу дошманлашуга сәбәп түгел иде.

Нишлисең, без яшьләр, бер яңакка сукканда, икенчесен куеп булмый, җиңеләсе

килми, каһәрең.

...«Шура» журналының әдәби бүлегендә эшләгәндә, миңа Дәрдмәнд, үзе

чакырып, «Вакыт» газетасын тоттырды. Анда: «Иң алдынгы шагыйрьләр кем?»

— дигән сорауга Габдрахман Сәгъдинең җавабы басылган икән. Ул: «Тукай

белән Бәшири», — дигән җавап биргән.

— Моңа ничек карыйсың? — ди Дәрдмәнд миңа.

— Сәгъдинең җавабынамы, куелган сораугамы? — дип сорауга каршы сорау

белән җавап бирдем мин.

— Сорауга, — дигәч, мин аңа:

— Тукай белән Дәрдмәнд, — дидем.

Әмма мине Дәрдмәнднең җавап сүзе һаман уйландыра. Ул: «Сәгыйть Рәми»,

— диде. Тукай урынына куеп әйттеме ул Сәгыйтьне, үз урынынамы? Зариф

урынынамы? Шуңа әлегә кадәр җавап таба алмыйм. Һәркемнең үзеннән зуррак

булып күренергә теләвенә бер мисал гына булса да бу — беләсе килә, каһәрең,

күңелне корт кимерә һаман...

...Мин шунда, акыллы булырга тырышып: «Дәрдмәнд, Зариф, Тукай»

— димәкче идем, соңгы сүзне Зариф абый үзе әйтте: «Дәрдмәнднең Габдрахман

Сәгъдигә каршы барасы килмәгәндер, мөгаен, һәр чәчәкнең үз исе, үз төсе

булуын Габдрахман абзый ышандырырлык язган». Бу эпизод аның истәлекләр

китабында да бар. Икенчерәк төрле язылса да — бар. Шуны Зариф Бәширинең

үз авызыннан да ишетүем белән горурланам бүген.

...Бу очрашуларга инде ярты гасырдан артык гомер узган. Кулымда

Бәширинең шул истәлекләр китабы. Анда ул кемнәр белән ничек очрашуы

турында яза. Бик кирәкле, кадерле мәгълүматлардан тыш, берьяклылары да,

субъектив карашлардан чыгып язылганнары да бардыр, әлбәттә. Әмма алар

— тарих, алар булган, алар кирәк, алар кадерле.

Нинди кеше белән очрашып та, мин аңа кызыклы сораулар бирә белмәгәнмен!

Наданлык! Әгәр хәзер очратсам, «ни сөйләшер идек икән?» — дигәнгә җавабым:

«Син хаклы, адаш абый», — дияр идем. Кая карама, кемне тыңлама — ялган

мактау, мактану, макталу. Тукай дөреслекне «суга баткан», дисә, без исә, ул

төшенчәнең хәзер су төбендә дә, күктә дә юклыгын күрәбез. Эшебез шул.

Ышанасыңмы, Зариф абый, бүген «дөрес» дигән сүз кулланыла икән, ул

«ялган»ны аңлата. Шулай булса да яшәү — яшәүдән әйбәтрәк. Артистлыкка

уку дәвам итә. Бусы чын дөреслек, дияр идем.

...Милләтебезнең мәдәни тормышында нинди генә шәхесләр яшәп

мәңгелеккә күчмәгән?! Алар турында без күп белмибез. Мәсәлән, Тукай сүгеп,

көлеп язган Ишми ишан чынында нинди булган? Буби мәктәбенең укытучы-

мөгаллимнәре аны нигә кунакка чакырып сыйлаганнар?

«Ишморатовлар чәе» дип аталырлык булгач, нинди чәй булган ул чәй? Ә

үз замандашларыбыз турында ни беләбез? Мәсәлән, Рөстәм Яхин турында

романслар авторы буларак кына беләбез түгелме? Ә бит ул — фаҗигале

тормышта яшәп, фаҗигале үлемгә дучар булган шәхес.

Талантлы шәхесләребез бик күп. Һәр тарихи бинаның кирпече гади үзле

балчыктан сугылып, мичтә кыздырыла. Шул кирпечләрдән шедевр биналар

төзелә; киләчәк буыннарга үзле балчыкның каян алынуы да, кирпечне

кемнәр сугып, нинди мичтә яндырылуы да, бинаны кемнәрнең ничек төзүе

дә кызыклы.

Артист буласы килгән кеше өчен бер мәгълүмат та артык түгел. Ә сүзнең

озынга китүе һәр һөнәр иясе өчен артык. Бигайбә.