Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНЫМ — ИДЕЛ-ЙОРТЫМ!

Газаплы уяну

XVI гасыр уртасында бәйсезлеген югалтканнан соңгы еллар татар халкы өчен газаплы хыяллар, әрнүле өметләр дәвере булды. Гасырлар дәвамында дәүләтчелеген торгызу теләген иң татлы хыялы итеп саклап килде. Әлбәттә, моның нигезендә телен, динен, гореф-гадәтләрен, димәк, халык буларак үзен саклау рухы ята иде. Үз дәүләтчелеген торгызу, башка халыклар белән тигез хокукка ирешү теләге халкыбыз күңелендә һәрвакыт ышаныч бөреләре булып яшәп килде һәм үзгәртеп коруның беренче шифалы җилләре исү белән үк ышанычлы шытымнарын бирде. Шунысын да әйтеп китү бик урынлы булыр: халык хәрәкәте беренчеләрдән булып өч Балтыйк буе илләрендә башланган булса, шул ук вакытта Татарстанда татар халкы арасында Татар иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде. Татар иҗтимагый үзәгенең региональ оешмасы беренчеләрдән булып Түбән Камада оешты һәм рәсми рәвештә расланды.
Күпләребезнең хәтерендәдер: 1988 елның сентябрендә Техника йортының кече залына бер төркем тынгысыз җаннар җыелды. Аларның ачынып-ачынып сөйләгән сүзләрендә — динебез бетә, телебез бетә, милләтебез бетү алдында тора, болай яшәп булмый, нәрсәдер эшли башларга кирәк бит, дигән фикер ярылып ята иде. Әмма нишләргә кирәк икәнен, нәрсәдән башларга икәнен ачыклау авыр иде. Шушы нишләргә кирәк дигән сорау көннән-көн күпләрнең күңелен били башлады, җыелып фикер алышулар даими хәрәкәтнең башлангычы булып китте. Барыбызның да теләкләре изге булса да, фикерләр чуарлыгы үзен нык сиздерде. Хәтта кайбер иптәшләрнең хәрәкәттән читләшүенә һәм үз төркемнәрен оештыруына китерде. Әмма ысуллар төрле булса да, теләкләр бер булгач, барыбызның да тырышлыгы уртак максатыбызга юнәлде һәм ахырда хәрәкәтебезнең бердәмлеге саклана алды.
Үткәрелгән оештыру җыелышында Татар иҗтимагый үзәгенең төп юнәлешләре булып түбәндәгеләр билгеләнде: 1. Республикабызның статусын күтәрү. 2. Кама Аланында татар атом электр станциясен төзетмәү һәм республикада экология проблемалары. 3. Бетүгә дучар ителгән динебезне, телебезне, рухи дөньябызны шушы аяныч халәтеннән коткару һәм татар халкын милләт буларак саклап калу.
Әлбәттә, сәяси күзлектән караганда, иң мөһим проблема булып халкыбыз өчен республикабызның статусын күтәрү тора иде. Чөнки бу юл — татар халкының күптәнге хыялы, Октябрь чорыннан соң әрнүле алдануы һәм бик күп сәяси корбаннар биргән юлы. Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев һәм аларның күпмеңләгән тарафдарлары — шушы изге юлның корбаннары.
Республикабызның статусын күтәрү
Табигый ки, үзгәртеп кору еллары башлангач та, беренче бурычыбыз булып республикабызның статусын күтәрү тора иде. Шушы максаттан чыгып, имзалар җыю башланды. Бу гаиләләргә һәм хезмәт коллективларына үтеп керде, шәһәрдә күпмеңләгән халык җыйган митинглар оештырылды. Шәһәребезнең Техника йорты алды мәйданында имзалар буенча Татар иҗтимагый үзәге һәм Азатлык яшьләр оешмасы әгъзаларыннан оештырылган даими штаб эшләде. Сәяси көрәш шулкадәр кискенләште ки, халкыбызның кайбер фидакарь уллары һәм кызлары ачлык игълан иттеләр. Моңарчы безнең тормышта күрелмәгән шушы адымга барган Раиф Сабирҗан, Энҗе Хаҗиева, Якуб Төхфәтулла һәм Рәшит Фәйзрахман кебек милләттәшләребезгә без соклану хисләребезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Алар үзләренең тәвәккәл адымнары белән битараф күңелләрне дә сәясәткә җәлеп итеп, күпләрнең фикерен статусыбызны күтәрүгә юнәлтә алды. Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары башлап җибәргән изге эш милли хисләре сакланган ватандашларыбыз арасына үтеп керде һәм теләктәшлек тапты, үзенә дәвамчылар өстәде һәм нәтиҗәдә шәһәребездә генә дә 50 меңләп имза җыелды.
Шунысын да әйтеп китү артык булмас. Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары таләбе белән статусны күтәрү мәсьәләсе Түбән Кама шәһәр Советы сессиясендә һәм партия пленумында да каралды һәм әлеге мәсьәләдә уңай карар кабул ителде. Бу Татарстан коммунистлары оешмаларының статусны күтәрү буенча кабул иткән бердәнбер карар иде. Куанычлы ки, безнең бу омтылыш демократик рухтагы башка милләт вәкилләре: рус, чуваш, башкорт, мари, удмурт, украин һ.б. арасында да зур теләктәшлек тапты.
Сәяси көрәш көннән-көн кыза барды. Ул Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Әлмәт мәйданнарын үтеп, башкалабыз Казанның Азатлык мәйданына барып җитте. Республикабызның дәүләт статусы турында Декларация кабул итү көннәре сәяси көрәшнең кульминациясенә әверелде. Бу көннәрдә Азатлык мәйданында СССРның кайсы гына төбәкләреннән татар вәкилләрен очратмадык. Аларның таләбе бер иде: Татарстанга дәүләт мөстәкыйльлеге статусы! Азатлык мәйданындагы көрәшчеләр сафына Чаллы, Түбән Кама төбәкләреннән фидакарь көрәшчеләрнең дәррәү килеп керүләре, аларның тәвәккәллеге Казан халкында соклану тудырды, көрәш рухы һәм җиңәчәгебезгә ныклы ышаныч уятты. Азатлык мәйданы гөрләде. Ул чын азатлык өчен көрәш кырына әверелде. Анда даими митинг барды, дин әһелләре, язучылар, галимнәр, артистлар, берсен-берсе алыштырып, ялкынлы нотыклар тотты, көрәшкә чакырды, хокук таләпләре куйды.
Бу онытылмас көннәрнең бер мизгелен күз алдыннан үткәрик. Бер төркем «Бүленмәс империя» тарафдарлары, Казан ял паркы каршында митинг үткәреп, Татарстанның Казан губернасы гына булып калуын таләп итеп, Азатлык мәйданына килеп керде. Милли хисләребезне болай мыскыл итү мәйданга җыелган милләттәшләребезнең күңелендә нәфрәт уятты. Бер төркем лачындай егетләребез аларга капма-каршы басты. Шуның белән карагруһчыларның тузынуларына чик куелды. Бу тәвәккәл адымны ясаучы егетләр алдында шәһәрдәшебез, көрәштәшебез, якын дустыбыз, Мамадыш районы Еники чишмәсе авылы егете Әнәс Габделхәй улы Шәмсетдинов булганлыгын без горурланып искә алабыз.
Ниһаять, 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы үзенең сессиясендә Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар иҗтимагый хәрәкәтенең шуннан соңгы этаплары республикабызның мөстәкыйльлеген яклауга һәм ныгытуга юнәлдерелде. Татарстанның үз Президентын сайлау, Россия Президентын сайлаудан баш тарту, дәүләт статусыбызны билгеләү буенча бөтенхалык референдумын үткәрү һәм статусыбызны беркеткән яңа Конституциябезне булдыру этаплары һәм дә шушы юнәлешләрдә уңай нәтиҗәләргә ирешү — халкыбыздан бердәмлек, максатларыбызга бирелгәнлек, көрәшчеләребездән тәвәккәллек таләп итте. Әгәр шушы зур эшләрдә халкыбыз уңай нәтиҗәләргә ирешкән икән, безнең таләпләребез гадел, көрәш юлыбыз дөрес, киләчәккә ышанычыбыз нигезле.
Пичберебез генә дә шикләнмәскә тиеш: татар халкының үз мөстәкыйль дәүләте торгызылыр, дөньяның башка цивилизацияле дәүләтләре, халыклары арасында Татарстан дәүләте, татар халкы үзенең лаеклы урынын алыр. Моның өчен бездән бер генә нәрсә таләп ителә: милли хәрәкәтебезнең уянуы һәм аның милли горурлыкка әверелүе. Горур халык бервакытта да кол булмый һәм ул, тарихның бөтен каһәрле сынауларын уңышлы үтеп, мең еллардан соң да үз дәүләтен торгызуга ирешә. Бу — хакыйкать, моның безнең өчен иң ышанычлы дәлиле булып яһүдләрнең 2 мең елдан соң да үзләренең дәүләтләрен торгызулары тора.
Республикада экология проблемалары
Мәскәү империячел даирәләре башка регионнарның мәнфәгате белән беркайчан да
АЗАТ ЗЫЯТДИНОВ
исәпләшмәде. Республикабызның нәкъ уртасында, зур промышленность предприятиеләре урнашкан районда проектсыз-нисез, ышанычсыз җир катламына дәһшәтле атом электр станциясен урнаштыру — шул диктат сәясәтенең ачык дәлиле. Бу башбаштаклык Татарстанда яшәүче күпләрнең күңеленә шөбһә салды һәм зур каршылык хәрәкәте оешуга сәбәпче булды. Әлеге мөһим эшне Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары башлап җибәрде һәм җитәкләде. Иң беренче адымнардан буларак, АЭС җитәкчеләре белән әңгәмә оештырылды. Күпме генә яшерергә теләсәләр дә, АЭСның рөхсәтсез төзелүен, куркыныч булуын һәм ышанычсыз җир катламына утыртылуын инкарь итә алмадылар. АЭС директоры Антоновның:«Куркынычсызлыкны мин гарантиялим!» — дигән сүзләре үзе бер җавапсызлык үрнәге иде. Шушы туып килә торган афәт күпләрнең, нинди милләттән булуына карамастан, АЭСка каршы туплануына китерде.
Шәһәребез тарихында яңалык булган зур-зур митинглар үткәреп, кискен резолюцияләр кабул ителде. ТИҮ әгъзалары, башка регионнар белән берләшеп, АЭС төзүне туктатуны таләп итеп, имзалар җыюны оештырды. Алдан килешенеп, Казан, Уфа, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән АЭСка каршы марш оештырылды. Маршта катнашучылар Түбән Камада һәм Кама Аланында халык күңеленә үтеп керердәй митинглар үткәрде һәм пикетлар оештырды.
Бу эштә бигрәк тә зур хезмәт куючылардан шәһәребез кешеләре Роберт Гыйззәтуллин, Наил Махиянов, Юрий Аносов, Вахит Биктаһиров, Рифкать Гәрәев, Казан физигы Альберт Гарипов булды. Әйтергә кирәк, АЭС төзелешенең Татарстан халкына карата хыянәтчел икәнен фаш итүдә Казан университетының кайбер галимнәре дә фидакарь эш эшләде. Алар фәнни дәлилләр белән халыкта төзелешкә кискен каршылык тудыруга ифрат зур өлеш кертте.
АЭСка каршы көчләрнең берләшүе, аның киң халык массаларында теләктәшлек табуы империячел даирәләрне дә халык мәнфәгате белән исәпләшергә мәҗбүр итте һәм, ниһаять, АЭС төзелеше туктатылды. Бу зур җиңү булды. Шушы хәрәкәтнең тәэсире нәтиҗәсендә, гомумән, шәһәрдә һәм промышленность предприятиеләрендә экология мәсьәләләренә игътибар сизелерлек артты. Әмма әле бу эшнең башы гына. Һич тә онытырга ярамый: безнең эчкән суыбыз, сулаган һавабыз, ашаган ризыкларыбыз тиешле таләпләргә җавап бирми. Аларга игътибарны арттыру — безнең уртак бурычыбыз.
Татар халкын милләт буларак саклап калу
460 ел дәвамында коллык каһәрләренең бөтен ачысын татып, шөкер Ходайга, күп югалтулар белән булса да динебезне дә, телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә, милләт буларак халкыбызны да саклап кала алдык. Бу изге юлда фидакарь изге затларыбыз Кол Шәриф, Габденнасыйр Курсави, Мөхәммәдьяр, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдин, Габдулла һәм Гобәйдулла Буби, Зыя Камали, Хәсәнгата Габәши, Муса Бигиев, Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм башка мулла-зыялыларыбызның халкыбызга күрсәткән хезмәте искиткеч зур булды. Чөнки татарның мәгариф системасы дин белән аерылгысыз бәйләнгән иде.
Совет чорына кадәр татарга мәктәп ачарга һич рөхсәт булмаса да, мәчет- мәдрәсәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар халкы Русия халыклары арасында иң укый-яза белгән халык булып саналды. Әмма совет чорында дин тыелды, шуның белән мәдәни системабыз да бетерелде. Моның аяныч нәтиҗәләрен без бүген бик нык татыйбыз. Миссионер Ильминский тәгълиматларына корылган, ягъни баланы сабый чактан ук гаилә мохитеннән, туган теленнән, гореф-гадәтләреннән, диненнән аерып тәрбияләү һәм укыту системасы иң аяныч хәлгә — милләтебезне юк итү халәтенә китерде.
Шушы халәтне аңлау милли мәгариф системасын булдыруның ничек мөһим икәнен ачык күрсәтте. Шуның өчен милли балалар бакчалары ачу, ягъни баланы үз милли мохитендә тәрбияләү, милли мәктәпләрдә баланы туган телендә укытып, үз рухи дөньясында тәрбияләү өчен шартлар булдыру Татар иҗтимагый хәрәкәтенең 162
ТАТАРСТАНЫМ — ИДЕЛ-ЙОРТЫМ!
6* 164
төп бурычларыннан берсе булып тора. Бу искиткеч мөһим һәм авыр юнәлештә Татар иҗтимагый хәрәкәте зур эш башлап җибәрде. Милли мәнфәгатьләрнең зарурлыгын ата- аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга, җитәкчеләргә таныту максатыннан, шәһәрнең барлык бакчаларында, кайбер мәктәпләрендә сораштырулар үткәрдек. Нәтиҗәдә, ата- аналарның милли тәрбия, милли укыту системасына битараф булмауларын күрсәтә алдык. Ачыграк әйткәндә, шәһәрдә 67% ата-ананың милли тәрбия-укыту системасын яклавын билгеләдек. Бу безгә ата-аналарның таләбен алгы планга куярга мөмкинлек бирде. Шушы таләпләргә нигезләп һәм кабул ителгән дәүләт мөстәкыйльлеге Декларациясенә таянып, депутатларыбыз шәһәр Советы сессиясендә милли бакчалар ачу, милли мәктәпләр булдыруны мәгариф системасының планына кертә алдылар.
Бу эш бик авыр бара. Әмма куанычлы нәтиҗәләр дә бар: шәһәребездә 2 татар балалар бакчасы ачылды. 84 балалар бакчасында 132 татар төркеме оештырылды. 2 нче татар гимназиясе, 19 мәктәптә 32 татар классы эшли башлады; мәктәпләрнең күпчелек сыйныфларында татар телен укыту юлга салынды, бер татар музыка мәктәбе хасил булды; милли кадрлар мәсьәләсе хәл ителә башлады; 2 нче татар гимназиясенә, татар музыка мәктәбенә һәм кайбер гомуми белем бирү мәктәпләренә җитәкче урыннарга татар милләте вәкилләре куелды; 18 мәктәптә милли мәгариф буенча директор урынбасарлары булдырылды. «Нефтехим» берләшмәсе социаль үсеш идарәсендә җитәкче кадрлар алыштырылды һәм бу эш уңай нәтиҗәләрен дә күрсәтә башлады. Шушы юнәлештә ТИҮнең шәһәр Советы депутатлары Алмаз Якупов, Илдар Сәйфуллин, Рифгать Гатин, Фәрит Низамов, Равил Сәлахов, Рәшит Фәйзрахиев, Раиф Галиев, Гаян Ягъфәров, Рөстәм Мифтахов, Рәсим Нәфыйков, Сөяр Мусин, Рәшит Шәйхәлиев, Рафаэль Азизов, Ильяс Әхиятдинов башкарган зур эшләрне без зур канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез. Аларның кыю эшчәнлеге дәүләт мөнәсәбәтен милли мәнфәгатебезгә карата уңай якка үзгәртә алды. Бу үзгәрешләр куандыра. Ләкин без милли тәрбия, милли укыту системасы булдырудан ерак әле. Милләттәшләребез арасында аңлату эшен көчәйтергә һәм җитәкче даирәләр алдында таләпләребезне кыюрак куярга кирәк.
Әлбәттә, балалар бакчаларында аерым татар төркемнәре, мәктәпләрдә аерым татар сыйныфлары ачу безне әле һич кенә дә канәгатьләндерми. Моны эшнең башы гына дип карыйбыз. Төп бурыч булып үз тәрбия һәм мәгариф системабызны булдыру тора һәм балаларыбыз шул юлны үтеп үсәргә тиеш. Чөнки башка юл — милләтне бетерү юлы. Ә татарны бетерү сәясәте яңа күренеш түгел. Мәсәлән, Русия империясенең халык мәгарифе министры Д.В.Толстой 1870 елда болай язган: «...Безнең ватаныбыз киңлекләрендә яшәүче инородецларны укытуның төп һәм хәлиткеч бурычы булып аларны урыслаштыру һәм урыс халкы белән кушу тора» (Сөембикә, 1993, № 2, 7 б.).
Кызганыч ки, бу бурыч 1970 елларда, ягъни 100 елдан соң коммунистик идеологиянең тырышлыгы белән үтәлеп бетә язды. Әмма аны ахырынача үтәргә ирек бирмәү, үзебезнең тәрбия-укыту системасын булдыру һәм саклау бүгенге көндә милләтебез алдында торган бурычларның иң мөһиме һәм изгесе булып кала.
Дин ул — кыйбла. Динебезне югалта барып, кызганыч, кыйблабызны да югалта яздык. Шуның аркасында урыслаштыру буенча совет империясе 50 ел эчендә Русия империясе 400 елда да ирешә алмаган уңышларга иреште. Бу мисал динебезнең милләтне саклауда нинди зур роль уйнавын күрсәтә. Шуның өчен үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән үк дингә игътибар арту, мәчетләр сала башлау табигый күренеш иде.
Татар иҗтимагый үзәге бу юнәлешнең мөһимлеген аңлады һәм дин әһелләренә ярдәм итүгә алынды. Шул эшләрнең шатлыклы нәтиҗәсе булып шәһәребезнең үзәгендә, иң матур һәм уңайлы урында, уртак куанычыбыз — җәмигъ мәчетебез ачылды. Тарихи гаделлек өчен бу эшнең каршылыклар белән башлануын да әйтеп үтәргә кирәк. Кызганыч ки, ул вакытта шәһәр җитәкчеләребезнең кайберләре үзгәртеп коруны бу юнәлештә дә алып баруның мөһимлеген аңлап җиткермәде. Бигрәк тә башкарма комитет президиумы әгъзалары Н.Ф.Буханова, А.П.Жуков, Р.Глянц һәм кайбер башкалар бернинди дәлилсез мәчеткә урын бирүгә һәм төзелеш башлауга кискен каршы чыктылар. Күңелләрендәге безнең халыкка булган тискәре карашны яшермичә, ахырынача каршы бардылар.
Шәһәребездә чын күңелдән ярдәм күрсәтүчеләр дә җитәрлек булды. Шушы изге эштә тәвәккәл адым ясаучылар арасында чын күңелләреннән бирелеп йөргән М.Сибгатов, мәрхүм У.Ваһапов, И.Ихсанов, Г.Исмәгыйлев, Р.Галиев, Т.Нәбиуллин, Ф.Ханов һәм
АЗАТ ЗЫЯТДИНОВ
165
башкаларны әйтеп үтмәү мөмкин түгел. Мәчет урынын билгеләүдә һәм матди яктан тәэмин итеп, аны төзи башлауда мәшһүр җитәкчеләребез В.Пучкин, Г.Сәхапов, Н.Зеленов, В.Хәйруллиннар зур ярдәм күрсәтте. Диндарларыбыздан Фатыйх абзый Рәхмәтуллин һәм Кирам ага Кәшафетдинов һ.б. кайберәүләрнең бу эштә бик тырышып йөрүләре дә зур ихтирамга лаек.
Әйе, дин ул — кыйбла. Кыйблабызның дөрес булуы өчен, динебезнең дә саф, гадел, тугры булуы сорала. Үз чиратында, бу диндарларыбыздан фикердә тугрылык, сүздә дөреслек, гамәлдә сафлык таләп итә. Алар вак-төяк низаглардан арынып, шушы юлга бирелеп хезмәт итсеннәр иде! Иншалла, мәчетләребезгә дә яшь буын килер, аларда укымышлы хәлфәләр булыр, мәгариф белән дин янәшә барып, кыйблабыз да ачыкланыр.
Дин ул — шәфкатьлелек тә. Гомер-гомергә шәфкатьлелек кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә, аларның бер-берсенә ярдәмләшеп тормыш итүләрендә зур роль уйнаган. Мөселман диненең төп кануннарыннан берсе — зәгыйфьләргә, ярлыларга ярдәм итү, сабыйларга, картларга булышу. Бүгенге катлаулы заманда шушы кануннарга кайту ифрат дәрәҗәдә кирәк.
Татар иҗтимагый үзәге дә, җәмгыяте-хәйрия, качаклар комитеты, солдат аналары комитеты оештырып, шулар аша бу мөһим эшне җәелдерә башлады. Әмма аларны башкару зур чыгымнар сорый. Барыбыздан да шәфкатьлелек, миһербанлык таләп ителә. Элек бу мәсьәләләрне татар байлары хәл иткән. Бөтен дин, укыту-агарту учреждениеләрен, газета-журналларны, нәшриятларны алар үз акчаларына тоткан. Әлегә байларыбыз юк, әмма икътисади мөмкинлекләре булган җитәкчеләребез игелекле эшләр башкара. Мәсәлән, Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең «Туган як», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарына, «Сөембикә», «Мирас» журналларына, җыр һәм бию ансамбльләренә, «Татаркино» студиясенә матди ярдәм итүләре өчен рәхмәтебезне белдерү урынлы булыр. Башка җитәкчеләребез дә бу эшкә ныграк алынсыннар иде, чөнки рухи дөньябыз миһербанлы булуга, ярдәмгә бик мохтаҗ.
Зур проблема булып качаклар мәсьәләсе килеп баса. Язмыш безне какты-сукты, куды-таратты. Иксез-чиксез сөргеннәре, вербовкалары татарны Магаданга, Якутиягә, Сахалинга, Байкал-Амурга, Кузбасс-Донбаска, Магниткаларга, Днепрогэсларга, Төмәннәргә китереп тутырды. Җәһәннәм читендәге Камчаткада гына да 10 мең татар яши! Мескен татар һаман тормышы рәтләнүенә өмет тотты. Күпмегә баегандыр, анысы билгесез, әмма туган илен югалтты, ахыр чиктә үзен-үзе дә югалта язды.
Таралганбыз, әмма җыелырга вакыт җитте! Ә җыелышу таралуга караганда күп тапкыр авыр. Шөкер, безнең җыелырга туган җиребез, Татарстаныбыз, Идел- Уралыбыз бар!
Милли уяну
Без үз мәнфәгатебезгә шулкадәр битараф булып беткән идек ки, һәйкәл түгел, урам исемнәрен дә үзебезчә атарга курка идек. Шәһәребезне генә алып карыйк: аның бернинди милли йөзе юк иде, әйтерсең лә ул Новгород өлкәсендә төзелгән шәһәр! Ә бит гомер-гомергә татар кешеләре шәһәр җитәкчеләре булды, кем соң аларга татар атамаларын кулланырга рөхсәт бирмәде? Гаепне читтән эзләмик, үзебезнең битарафлык, мескенлегебез чиктән ашкан. Милли горурлыгыбыз булса, тыкрыкка Тукай исеме биреп, проспект кебек киң урамнарны Гагарин, Мурадьян, Бызов исемнәре белән атар идекмени?! Шәһәребездә ничәмә-ничә дискоклублар булып, аның берсе дә татар яшьләренә хезмәт итмәде. Әйтерсең лә аларның рухи ихтыяҗлары юк иде! Милли хисебез булса, безнең шәһәребезнең бөтен җәмәгать урыннары «Кама», «Космос», «Восход» һәм башка шундый безгә ят исемнәр белән тулыр идемени?! Без хәтта шәһәребездә бер ресторанны да «Татар халык ашлары» дип атаудан курыктык. Бу мәсьәләләр бик күпләребезнең милли тойгыларын түбәнсеткән кебек, иҗтимагый үзәк игътибарыннан да читтә калмады.
Ниһаять, катгый таләпләрдән соң, меңләгән имзалар җыеп, матбугат битләрендә күпләгән мәкаләләр басылгач, Бакый Урманче исемендәге матур гына урам барлыкка
ТАТАРСТАНЫМ — ИДЕЛ-ЙОРТЫМ!
166
килде, Тукаебыз исемен йөрткән урам да урынын үзгәртте һәм күңелләргә шатлык өстәп, шул урамдагы бакчада һәйкәл куелды. (Һәйкәлне бөек рәссамыбыз Бакый Урманче иҗат итте.) Шушы эшне башкаруда тырышлыкларын куйган Ф.Котдусовка, Р.Миңнуллинга, М.Сибгатовка, Ф.Хановка рәхмәтебезне белдерәбез.
Күп эшләрнең башкарылуы тынгысыз йөрәкләрнең булуыннан, аларның тәвәккәл, конкрет эшләргә алынуыннан тора. «Газель» кече предприятиесе җитәкчесе Алмаз Якуповның инициативасы һәм матди ярдәмендә, шулай ук тынгысыз җан Кадрия Ярмиева тырышлыгы аркасында, ниһаять, шәһәребездә беренче татар музыка мәктәбе булдырылды. Нинди зәвык белән бизәлүен барып карагыз, үзегез күреп куаныгыз, анда күпме күңел җылысы салынган! Шушы кече предприятиенең укытучылар хезмәт хакына өстәп түләве — үзе нинди матур күренеш!
Татар яшьләренә ял итәргә урын юк дип зарланып йөрүчеләр дә күп булды. Ә дустыбыз Нәкыйп Ганиев аны шәһәр мәйданнарыннан тапты һәм ничә ел инде яшьләребез мәйданда җырлый, бии, күңел ача, ял итә. Алай гына да түгел, «Чулман» кече предприятиесе җитәкчеләре Раиф Галиев һәм Ильяс Хәбибуллин «Нефтехим» берләшмәсе ярдәмендә «Аулак өй» татар яшьләре мәдәният үзәге булдырды. Килегез, рәхәтләнеп ял итегез! Бөтен шартлар тудырылган монда. Күренә: боз кузгалды. Ә күпме урамнар, мәйданнар, иҗтимагый биналар милли җан өрүне көтә. Онытмыйк: бу бит үзебездән, бигрәк тә җитәкчеләрдән тора.
Әлбәттә, теләк булганда, үзгәрешләр ясап була, әмма аның өчен фидаи җаннар кирәк. Әйтик, хәтер көннәрен үткәрү. Милли әләмнәрне күтәреп, урамга чыгып, үз таләпләреңне белдерү яки изге нигезебез булган Болгарга сәяхәт оештыру. Йорттан-йортка, гаиләдән-гаиләгә йөреп, җыелышлар җыеп, кешеләргә сайлауның мөһимлеген, балаларыбызны үзебезнең мохиттә тәрбияләп, үз ана телебездә укытуның кирәклеген ата-аналарга аңлатырга тырышу зур үҗәтлек, милли хәрәкәткә бирелгәнлек таләп итә бит. Шунысы куанычлы: бу башкарылган эшләр барысы да бер изге максатка — халкыбызның милли аңын үстерүгә хезмәт итә.
Гаилә ул — дәүләтчелекнең мөстәкыйль күзәнәге. Гаилә нинди — җәмгыяте дә, дәүләте дә шундый. Нинди соң ул безнең гаилә? Элек ана, йорт җылылыгын саклап, бала тәрбияләү белән шөгыльләнгән булса, хәзер ул инде баласын ят тәрбиягә тапшырып, үзе хезмәткә җигелде. Ир-ат элек гаиләнең матди тоткасы һәм хуҗасы булса, хәзер ул да бу вазифаларын күпкә югалтты. Нәтиҗәдә, гаилә үзенең тәрбияви асылын җуйды. Бу югалтуның безнең өчен иң куркыныч ягы булып баланың ят телдә, ят мохиттә тәрбияләнүе тора. Бала, ана назыннан, туган теленнән, гореф- гадәтләреннән, милли моңнардан аерылып, үз халкыннан читләшүгә дучар ителә. Әле әти-әнисе бер милләттән булып, тирә-юньдә милли мохит булса, балада милли хис бөтенләй үк югалмый. Ә инде гаилә катнаш булган очракта нәтиҗәләр күпкә аянычлы. Кагыйдә буларак, аларда татар балалары үсми, кызганыч ки, үз милләтенә каршы рухта тәрбияләнгәннәре дә җитәрлек була. Кызларыбызның — 44, егетләребезнең 42 проценты катнаш гаилә корганын исәпкә алсак, бу күренешнең никадәр куркыныч икәнен аңларбыз. Уйланыйк, дуслар, уйланыйк, сөекле кызларыбыз, хөрмәтле егетләребез, гаилә корганда уйланыгыз! Безне катнаш гаиләләр куркытмый, безне катнаш гаиләләрнең милләтебезне бетерүгә китерүе куркыта.
Бүгенге тәрбия системасы асылда урыслаштыруга корылган. Шушы афәттән котылу өчен, безгә аналарыбызны башта мөмкин кадәр эштән азат итеп, йорт учагын саклау, бала тәрбияләүгә юнәлтергә кирәк. Балалар бакчалары булган сурәттә дә, баланың теле ана телендә ачылырга тиеш, ул башлангыч белемне ана телендә генә алырга, үз халкының гореф-гадәтләрен, үз мәдәниятен үзләштереп, үз рухи дөньясында үсәргә тиеш. Шуңа ирешкәч, аңа башка телләрне, башка культураны үзләштерү җиңелрәк һәм аның карашы да киңрәк, рухи дөньясы да баерак булыр. Моның өчен аталарның җаваплылыгы артуы зарур. Аңларга вакыт: безнең халыкка килгән иң зур фаҗигаләрнең берсе — аракы! Шушы яман чирдән котылу — милләтебез алдында торган иң җитди бурычларның берсе, ул котылу, һичшиксез, гаилә ныгуга, балаларның дөрес тәрбияләнүенә, аларның рухи яктан бай булып, физик яктан чыныгып, таза булып үсүенә һәм, ахыр чиктә, милләтебезнең рухи яңаруына китерәчәк.
Безнең милләт уңган, акыллы, эшчән һәм булдыклы. Кайсы гына өлкәдә аның мәшһүр шәхесләре юк?! Без шуның белән горурланып, уңай сыйфатларыбызны саклап, үзебезнең
167
алга тагы да зуррак таләпләр куярга тиешбез. Башка халыклар алдында үзебезнең тырышлыгыбыз, уңганлыгыбыз, тәвәккәллегебез белән аерылып торырга тиешбез. Без әйбәтрәк эшлик, балаларыбыз әйбәтрәк укысын, гаиләләребез татурак булсын, без матуррак ял итә белик — милли танылуга, хөрмәткә юл шушы гына.
Үткәннәрдән гыйбрәт һәм киләчәккә бурычлар
1. Дәүләтебезне югалтуның төп сәбәбе — бердәмлек булмау. Бу — сабакларның иң ачысы.
2. Чита морзалардан, Шаһгалиләрдән башланган чит патшаларга сыену, аларга ярарга тырышып, илен дә, динен дә, телен дә алмаштыру күренеше зур фаҗигаләргә китерде. Кичәге җитәкчеләребезнең дәүләтебезне торгызуга каршы чыгуы, аны Татарстан дип тә әйтәселәре килмәве шул ук сатылу күренешләренең дәвам итүен күрсәтә. Милли горурлыгыбызны югалтып барабыз — бу сабакларның иң куркынычы.
3. Рәсәйнең тышкы һәм эчке сәясәтен артык хуплап, диваналарча шуны тормышка ашырырга алыну күп күңелсезлекләргә, югалтуларга, аянычлы нәтиҗәләргә китерде. Монда татар улларының, Урта Азиядә урыс революциясе ясап йөреп, андагы төрки кардәшләребезнең нәфрәтен алуны да, Әфганстанда артык «тырышып», андагы мөселман кардәшләребезнең каргышын татуны да һич онытырга ярамый. Ә инде Мәскәү сәясәтен хуплап, үзебез үк мәчет-мәдрәсәләребезне җимереп, мулла-мөгаллимнәребезне җәберләп, изге китапларыбызны юк итеп, күпме гөнаһ алдык. Ялгыштык. Без бөтен крестьяннарны каһәрләп колхозларга керткәндә дә, уңганнарны кулак дип сөргеннәргә сөргәндә дә бик тырыштык. Кабат ялгыштык. Оялабыз да, әмма соң инде. Ә каһәрләү органнарының күзе, колагы, җинаятьчел кулы булып НКВД юлларында күпме шымчылык кылдык, күпме язмышларны сындыруда турыдан-туры катнаштык. Гөнаһларын ничек юарбыз?
Шушы гыйбрәтләрне үзләштергән хәлдә, милләт буларак халкыбызны саклап калу, дәүләтебезне торгызу буенча бурычларыбыз:
1. Безгә үз акылыбыз белән, үз кануннарыбыз буенча яшәп, мөстәкыйль сәясәт алып барырга кирәк. Рәсәйнең шикле сәясәтенә аек акыл белән карарга өйрәник!
2. Теләсә нинди авантюристларга ышанудан туктап, сыналган үз кешеләребезгә ышаныйк. Аларга таләпләребезне дә куйыйк, булышыйк та.
3. Сакланасыбыз килсә, без таркалмыйк, үзебезнең Идел-Уралыбызга җыелыйк.
4. Хөрмәт яулыйсыбыз килсә, безгә сатылу, алдану, эчү, ялкаулык, җинаятьчелек кебек сыйфатлардан арынып, сафлыкка, хезмәткә, белемгә бирелеп, сүздә тору кебек асыл сыйфатны үзләштерергә кирәк.
5. Коллык, мескенлек психологиясеннән арынып, рухыбыз бөеклеген саклап, гадел, зур максатлар белән яшик!
6. Милләт буларак халкыбызны саклап калу өчен иң кирәкле сыйфат — милли горурлык. Телебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә кайтып, милли хисләребезне яңартыйк, милли горурлыгыбызны саклыйк! Горур халык бервакытта да кол булмас.
7. Дәүләт торгызуның иң мөһим таләбе — ул бердәмлек. Бердәм булыйк! Фикердә, сүздә, гамәлдә бер булыйк, дуслар!
Азат ЗЫЯТДИНОВ
1993-2013
Редакциядән:
Күптән түгел күренекле галимебез үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны бу бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез!