Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТНЫҢ ЮК БАШЫ, АЗАГЫ


Безнең сүзләр
Таралса да татар кыйтгаларга, Сибелсә дә төрле төбәккә.
Сүзләребез уртак ядкарь булып Уелганнар һәрбер йөрәккә.
Әллә сезме безнең Туган ил һәм Ашкынулы хисләр Ватаны?
Әллә сезме безнен барыр юл һәм Киләчәкнең туар ал таңы?
Тик сез генә безнең чын тарихны Туры юлдан алып барасыз!
Тик сез генә безнең күңелләрдә Якты йолдыз булып янасыз!
Энҗе-мәрҗән булып бизәгәнсез Данлы төрки телнең нигезен!

Ия дигән бер сүзебез иңли Кыйтгаларны, океан-диңгезен!
Ике йөздән артык барлык илнең Һәр дүртенчесенә ия син!

Австралиясеннән башлап, Урагансың Япониясен!
Уйгур, рун, гарәп, латин, кириллда Тирән уелып калган эзләрең!
Кол Галиләр, Тукай, Җәлил булып Балкытасың дөнья йөзләрен!

Көзге гамь
Зәңгәр күзле күк гөмбәзе Сокланып карый көзгә.

Алтын-сары ак каеннар Кулъяулык болгый безгә.
Бар иде минем дә сиңа Сокланып туймас чаклар.

Мәңге сүнмәс кебек иде Без кабызган учаклар.
Биек булса да күк йөзе, Түбәләргә тоташкан.

Көзнең зәңгәр гөмбәзеннән Моң агыла тоташтан.
Саргылт буранга уралып, Мин атлыйм көзгә табан.
Синең яшь җилкенчәк күңел Җәй кочагында һаман.
Җәелсә дә җир өстенә Томанлы көзге салкын,

Җылыта күңелне синең Кулъяулыктагы ялкын.
Зәңгәр күзле күк гөмбәзе Сокланып карый көзгә.
Ак каеннар, җилфердәшеп, Кулъяулык болгый безгә.


Юк
Саргаеп коела яфраклар,

Түшәлеп туган җир өстенә.

Кәүсәгә сарылып, әйтте җил:
— Язмыштан берәр зат өстенме?
Бар белән юк булу арасы,

Һәркемгә шул юлдан барасы.

Килгәнне-киткәнне хәтерли

Туган җир һәм адәм баласы.
Вакытның юк башы, азагы,

Мәңгелек битараф һәркемгә.

Яфракмы, тәлгәшме, кәүсәме,

Язмыштан узмыш юк беркемгә.


Көзге уҗым басулары
... сизелми дә җиткән көз дисең. Үзең әле һаман кырлар буйлап яшеллеген җәйнең, яшеллеген җәйнең эзлисең.
М.Галиев.

Хәтерләтә яшьлектәге язны
Көзнең хәтфә уҗым басулары.
Җилфер-җилфер итеп дулкынлана

Онытылган йөрәк ярсулары!
Зәңгәр күзле туган ягым минем,

Керфекләрең—уҗым басулары!
Сүрелмәслек ялкын салган икән

Язның ярсып аккан кар сулары!
Күзләремне тутырып карыйм сиңа,
Туган ягым уҗым басулары!
Күпме карасам да, үткәндәге

Сөю-сагышларым басылмады!
Көзләр саен язлар булып кайта

Яшел хәтфә уҗым басулары.

Хәтерләтә яшьлектәге язны

Онытылмас йөрәк ярсулары.

Тумыштан
Бу дөньяда мин Ходайдан башка Беркемгә буйсынмыйм.
Кануннар да Коръән сүзе түгел, Һич табынмыйм, сынмыйм.
Минем өчен Канун — Коръәндәге Йөз дә ундүрт сүрә.
Алар Ходай сүзе, кануннардан Өстен шуңа күрә.
Үз бизмәне белән һәрбер хаким Яза үз фәрманын.
Дәүләтенең һәм яраннарының Кушып дәрт-дәрманын.
Тәртип, әдәп өчен кануннарны Үтим фәкать тыштан.
Аятьләргә җаным-тәнем белән Буйсынам тумыштан.


Күңел!
Шигърияттә сүзне авызлыклап, иярләүчеләрдән түгел.
Гөлбостанда кәрәзгә бал җыеп, нечкәләнгәннәрдән күңел.
Аратага куып кертеп сүзне, дагалаучылардан түгел.
Бисмилла әйтеп, сүзгә башны иеп, догалаучылардан күңел.
Шигырьдәге сүзне тартыштырып, дошманлаштыручы түгел.
Берсен-берсе аңлап, зурлап, санлап, туганлаштыручы күңел.
Максатым да язганнарым белән фәкать шаккатыру түгел.
Үзем мактасам да, башкалардан Көтмим, өмет итми күңел.
Сүзләремнең хокукларын кысып, Изеп яшәтүче түгел.
Империя түгел, үзе хуҗа Ирек, хөрлек сөйгән күңел!