Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...


БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Бәхетсез җаннар
1
— Син миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы?
— Чыгам.
— Кайчан?
— Әгәр авылдан китсәң...
Ташландык авыл йортының биек, авыш бусагасына менеп кунаклаган егет һәм кыз авылдан китү-китмәү турында әнә шулай гәп куерталар иде. Таза гәүдәле, нык бәдәнле, җитди һәм кырыс кыяфәтле, тик шул ук вакытта нечкә күңелле, авыл җанлы Нариман кызларның, үсеп җиткәч, авылда калырга теләмәүләрен гакылы белән аңласа да, күңеле белән һич кенә дә кабул итеп бетерә алмый иде. Нәрсә калган аларга читтә, шул таш калада? Бәхетне каядыр читкә китмичә генә, туган җиреңдә генә табып булмый микәнни соң? Инде менә аның яраткан кызы Динә дә (алай дип кенә әйтү аз булыр — башлангычтан бер сыйныфта укып, бер партада утырдылар!), калада училище тәмамлаганнан соң, авылдан китүчеләр төркеменә кушылды. Бу кызый башкалада бер генә ел укып та, егетнең төн йокыларын качырырга өлгерде. Анда аның сөеклесенә гашыйк булырлар да, урлап китәрләр төсле тоелды аңа. Урлавын урламадылар тагын, Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Аңа да Нариманнан башка беркем дә кирәк түгел: ул да аңа табынган, җаны белән аңа береккән. Юк, ул Нариманын беркайчан да, беркемгә дә алыштырмас, ярата ул аны, һәм егет тә шул ук халәттә. Кинодагы сымак, кинәт кенә кабынып китеп мәхәббәт аңлашмасалар да, яшьләр өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык иде: алар тиздән ир белән хатын булачаклар. Өйләнеш кенә! Бернинди дә каршылык юк, ике як та риза...
—Димәк, китәм дисең инде? — Бер мәлгә тын калган егет, көрсенеп,
Ахир (Хәбир ИБРАҺИМ) (1958) - язучы, шагыйрь, драматург; «АҺӘҢ», «Йокыга талган гүзәл», «Газиз ярым» Һ.б. китаплар авторы. Казанда яши авыр сулап куйды, учларын уып, авыл хезмәтеннән тупасланган бармак сөякләрен шыгырдатты. — Китмичә генә ярамыймыни?
—Мина авылда эш юк, — диде Динә. Ул трамвай йөртүчегә укыган иде. Аны хәзер депода өр-яна трамвай көтә. Ялгышмаса, Димитровградтан кайткан, андыйга хәзер яшь комсомолчыларны гына утырталар икән.— Ярый ла синен тракторын бар!
АХИР
87
—Башка эш кенә ярамыймы? Яна ферма ачтылар... Сыер савучылар җитми...
—Менә син гел шулай! — Кыз шундук үпкәләп, борынын салындырды.
— Ачуланма... Шаярдым гына... җә...
— Кит!
—Син мине дә анла: мин гомер авылдан чыккан кеше түгел. Армиягә дә бармадым. Ак билет белән калдым. Син барсын да яхшы беләсен...
— Анлатма, кирәкми...
— Анда киткәч, кайда торырбыз?
— Мина тулай торактан бер бүлмә бирәләр.
— Унбиш квадрат метрмы?!
— Башкалар яши бит әле...
— Әни белән нишлим? Ялгызын калдырыйкмы?
—Юк! Синен белән борчак пешереп булмас, ахры! — Кыз кулын селтәп, урыныннан торды. Нариман аны, кулыннан тартып, кире урынына чүктерде, дәү учын кызнын нечкә биленә шудырып, аны кочагына алды.
— Чыгасынмы?
— Чыгам. Әгәр дә...
— ... авылдан китсәм... ие бит...
Әйе, ул Нариманга чыгарга әзер, ләкин авылдан китү шарты белән. «Чукынып китсен инде! — дип эчтән сызланды егет. — Шулай итеп, китәргә туры килер микәнни сон?»
Шулай! Яратмыйлар кызлар авылда калырга! Укыгач, әзрәк дөнья күргәч, офыклар кинәя, яна мөмкинлекләр ачыла. Иләсләнгән башта яна уйлар, үзгә фикерләр туа. Шуларны тормышка ашырыр өчен авыл җире генә тар булып тоела аларга. Күнелләре белән алар барсы да туган авылларын яраталар, ана тартылалар, әле киткәч тә туган якларын үлеп-китеп сагыналар, еш кайталар. Ләкин шул китү, урнашу бәрабәренә алар ярату, сагыну хисләрен читкә кагарга, ушсызлар вә җансызлар юлына басарга мәҗбүр булалар. Ә ул китүнен иге-чиге юк. Авылдан китеп, шәһәргә барып урнашу хәзер бер модага, тансык гамәлгә әйләнде. Үзләре генә түгел, инде бер-берсен ияртеп алып китәләр. Авылда ачлыктан, хәерчелектән интеккән ата-бабалар кайчандыр Донбасс, Себер якларына юл алганнар, тайгада урман екканнар, шахтада күмер чапканнар. Ләкин бу сәфәр киткән кеше өчен вакытлыча гына булган. Исән калса, ул кире әйләнеп кайткан. Авылда аны гаиләсе, бала-чагасы көтеп торган. Ә хәзер бер киткән кеше кире әйләнеп кайтмый, ничек булса да шул киткән җирендә төпләнеп калырга тырыша. Авылга кунакка кайтуы гына рәхәт. Җир эшен, авыл хезмәтен сөючелер генә сирәк. Хәер, аларны да анларга була. Көз-яз быкырдыкта галуш яисә резин итек киеп, пычрак ерып йөргәнче, чиста һәм шома асфальтта модный ботинка, затлы туфли белән текелдәвен күнеллерәктер шул...
— Күнелсез монда!
—Рәхәт эзләп калага киттен, фермада эшләргә тиешле бер елынны тутырып та бетермәден, — дип орышкан булды аны Нариман.
—Әйе, киттем! — дип кырт кисте Динә. — Китәргә хакым бар: минем дә кешечә яшисе, ял итәсем килә. Ни җүнле эше юк, ни ялы. Ардым мин, беләсенме... туйдым... Син авылга гына кара!
— Ни булган ана?
— Авыл менә шушы ташландык йорт сымак, таралып, картаеп бара...
Нариман, ирексездән, йортка күз төшереп алды. Бу — тирә-якка даны таралган Шәмсегаяннар йорты иде. Колхозда бухгалтер-кассир булып йөргән Шәмсегаяннын дүрт баласы булган. Икесе ир, икесе кыз бала. Җәйләүдә көтү көткән Заһиры белән матур гына яшәп яткан чакта шул хатын авылда су плотинасы төзүче Сәлим атлы берәүгә ияреп, калага китеп бара. Боларнын мәхәббәтләре бик көчле булган дип
АХИР
88
сөйлиләр, бигрәк тә Шәмсегаян ягыннан. Булгандыр да, бәлкем, булмаса, беренче күргән кешесенә ияреп китмәс иде! Тик шунысы аяныч, көтүче Заһир дүрт яшь баласы белән өйдә үзе генә утырып кала. Баштарак түзә мужик, тешен кысып булса да түзә. Ләкин аналары була торып, ятим калган балаларнын һәр көнне: «Әти, кайчан әни кайта, без бик сагындык әнине!» — дип елашуларын вә сыкрануларын ишеткәч, мескен ир, калага барып, азгын хатынын кабат гаиләсенә кайтарырга тырышып карый. Ялына да, ялвара да ул ана. Тик файдасы гына тими. Уйнашчы хатыннын бу оятсыз кыланышларына бик нык ачуы чыккан авыл халкы ана бәддога укый. Аны оялтырга, акылына кертергә теләп, партия ялчылары хәтта җыелышлар җыйнап, аны да шунда чакырып карыйлар. Ләкин ул аларнын берсенә дә кайтмый. Гарьлегеннән үз-үзен кая куярга белмәгән Заһир эчәргә сабыша. Өйдә хатын-кыз хезмәтен унбиш яшьлек Айсылулары алып барган. Балалар үсеп җитеп, кайсы- кая таралышып беткәч, яшәү мәгънәсен югалткан Заһир мунчаларында асылынып үлә. Иртән мунча яккан, ә кичен кереп асылынган. Шәмсегаян ирен күмәргә дә кайтмаган. Хәер, аналарыннан бик нык күнелләре бизгән балалары да аны инде чакырып азапланмаганнар. Анын турында Сәлимнән күптән киткән, хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә җүләрләр йортында да ятып чыга, дигән сүзләр ишетелгәләп торды...
Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты, берсе Мәскәүгә, ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнен берсе юл һәлакәтендә вафат булды, Назыйм исемлесе, берникадәр вакыт кайтып- киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп бу йорт ташландык хәлдә калды.
Заһир абзыйнын йорты яр кырында урнашкан. Ике адым атласан — инеш буена барып чыгасын! Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кыры текә: аскы урында таллар тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шунда сөю анлаша. Анардан да тын, анардан да илаһи урынны авылда каян табасын ди!
Хәзер инде көз. Тик җылы әлегә. Лепелдәшеп сары яфраклар тама. Карангы төшеп килә. Йорт яны — авыл пьесасы уйналган монсу пейзаж, уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык тәрәзәләре (кеше күзләремени!), күнелгә сагыш салып, еламсырап торган төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да тугарылган ат сыман, төрле якка чәчелгән. Арбанын агач тәртәләре череп сынган, коргаксып кыйшайган көпчәкләре кайсы-кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык та пешереп караган. Ләкин анар карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән. Мунчанын карарлыгы да калмаган: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы янтаеп, яр ягына авышкан. Әлеге мунча белән ташландык йорт эчендә Заһирнын өрәге йөри сыман: очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
да шушы куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә генә салынган, йозагы юк, теләсән әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп, шунда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан ташландык йортта анын өрәге йөри һәм ул үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк кенә куркытмый кешене, кеше әнә шул иске, ташландык йортны күреп, күнеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка...
— Авылда яшәмәслек түгел әле, — дигән булды Нариман, — яшәргә була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз... Әгәренки... әти-әниләр белән яшәргә читенрәк булса, дим инде...
—Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, — диде кыз, сүзенә нокта куярга теләп. — Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым бар...
—Хыялын нинди дип сорап тормыйм... билгеле инде... китүдер...
— Юк, ул гына түгел...
— Ә нәрсә тагын?
— Әйе, минем калада яшисем килә, авылда каласым килми! Нишлим!? Мона мин гаепле түгел. Әйтик... менә бер генә мисал... Син беләсен, мин мул итеп, матур итеп киенергә яратам. Әгәр дә мин шулай модный киенеп, авылга кайтсам, авыл халкы мине анламаячак, мина көлеп карыячак. Юк, мин аларга үпкәләмим, чөнки алар аны күрмәгән. Ә калада мин шул киемемдә рәхәтләнеп йөрим, мина беркем дә кырын карый алмый, чөнки кала мине шулай кабул итә. Анладынмы?
— Шулмы бар булган хыялын!?
— Юк, бу бер мисал гына...
— Әгәр хыялын шул гына икән, җаным, буш хыял бу. Кала стилягалары янында син барыбер ала карга булып күренерсен.
—Син мине анламыйсын, анларга да теләмисен! — дип авызын турсайтты Динә һәм, каударланып, торып та басты. — Син егет кеше, ә мин кыз. Сезгә авылда яшәве җинел, сез...
— Кайтырга теләмисен инде?
— Юк.
— Димәк, чыкмыйсын... мина?
— Юк... алай түгел... Мин яратам сине, мина синен белән рәхәт, тыныч. Әйтеп анлаттым бит инде мин сина барсын да... әйттем...
— Нәрсә әйттен!? — дип шаулады Нариман. — Синен әле мина өзеп кенә бер сүз дә әйтмәден!
— Әйттем бит инде... Шәһәргә китеп башта урнаш!
— Ярар, урнаштым ди, шуннан!?
— Менә шуннан сон, мин сина чыгачак!
— Их, Динә, Динә!
— Ачуланма мина, Нариман, шартым ул хәтле үк авыр түгел лә! Әгәр дә син мине чын-чынлап яратсан, әгәр дә мине анларга теләсән, аны гына үтәве әллә ни читен булмас...
Каядыр еракта авыл башында берәү өздереп гармунда уйнады. Авыл көен уйнады ул, озату көен! Кынгыраулы гармун чыннары йөрәкне телгәләп үтте. Каян чыга диген син гади генә бер гармуннан шул хәтле мон, каян?
—Рөстәмне армиягә озаталар, — диде Нариман, — бүген яшьләр барсы да кызмача булачак...
—Безне дә чакырдылар алкага, ә синен шунда барасын килми!?
—Мин аракы эчмим, кеше эчкәнне дә карап утырырга яратмыйм.
—Алкага эчәр өчен генә бармыйлар, күнел ачар өчен баралар. Ә син минем күнелне ачасы урынга, миннән сорау алып утырасын. Әле урыны урын булса иде! Шәмсегаяннар йорты каршында...
4. «К. У.» № 2
Кинәт кенә карангы капты. Ул гел шулай була инде! Инеш ягыннан иләс җил
97
АХИР
90
исеп куйды. Чирәм өстенә коелган яфраклар, шыштырдап, күгәрек йозакка ябылган ватык капка турысына тәгәрәделәр, саташып, багана тирәсендә бөтерелделәр дә, арык тәгәрмәч өстенә килеп өелделәр. Гармун тавышы каядыр еракка китеп югалды, анын көен шыксыз җил һәм җир гүләве алыштырды. Артта кемнендер боегып басып торганы, ишек артында кемнендер сак атлаган аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Кара шәүләне хәтерләткән бер нәмәстә, ябырылып, киртә авызын каплады. Динә, куркып, Нариманга сыенды. Егет (шуны гына көткән сыман!) кызны кочагына кысты...
— Нишләп монда сон без? — дип пышылдады Динә.
— Монда тынычрак булыр дигән идем лә...
— Тапкансын тыныч урын!
— Туйганчы бер кочаклыйм сун үзенне!
— Тукта әле! — дип тынычсызланды Динә. — Анда кемдер йөри кебек...
— Шәмсегаян апайны җирләгәннән бирле, кешеләр бу йортны әйләнеп уза башладылар...
— Нигә?
— Җен-пәриләр йөри, имеш...
— Шаярмале...
— Шаярмыйм бит, дөресе шулай...
Ә дөресе шул иде. Авылын һәм гаиләсен ташлап, азгын ир артыннан ияреп киткән Шәмсегаян авылга кайтып үлде. Сәлимнән качып, берничә ел җүләрләр йортында ятып чыккан хатын кинәттән генә авылга кайтып төште. Анын кайтканын күрүче дә булмаган, кешеләр сөйләве буенча, ул төнлә белән кайткан. Ташландык йортта ике төн рәттән шәм уты янып торган. Анын янына беркем дә кермәгән. Өченче көнне урамда уйнап йөргән бала-чага анын өенә килеп кергәч (күрәсен, белештермичә!), хуҗабикә: «Әй, балаларым кайтты, сөекле балаларым, әйдәгез, табынга узыгыз!» — дип бала- чаганы чуен мичкәдә пешкән кабыклы бәрәнге белән сыйларга тотынган. Бәрәнгеләрне тәлинкәләргә бүлеп салган. Тәлинкәләре шакшы, китек, өстендә кара тараканнар чабыша. Чал чәчләре тузгыган хатыннын чырае да кешечә булмаган, ул балалар өчен куркыныч булып тоелган. Ялгыш кына адашып кергән балалар, чыр-чу килеп, барысы бергә урамга чыгып йөгергәннәр. Бу хәбәр шундук авылга таралган. Берәр сәгатьтән анын сәер куышына, балта- сәнәкләр күтәреп, авыл мужиклары бәреп керәләр, һәм шунда башын өстәлгә салып, мәрткә китеп утырган хатынны күреп өнсез калалар. Күтәреп карасалар, ул инде үлеп ята. Хәер, боларнын барсы да кеше сөйләве аша гына билгеле. Күбесе монын уйдырма, ялган сүз булырга да мөмкин. Ләкин Шәмсегаяннын авыл зиратында күмелүе хак. Нариман аларын хәтерләми, ул чакта шактый яшь иде әле ул. Мәрхүмәнен кайда күмелүен инде беркем дә хәтерләми, анын кабере дә билгесез. Кабер ташы куелмаган (кем куйсын инде анар!), ә кабер тактасы инде күптән черегән, күрәсен. Әлеге сәер хатын турында дөньялыкта бик күп сүзләр, бик зур гайбәтләр йөри һәм анын сере әлегә тиклем ачылмаган. Сүз дә юк, тора-бара ул сер дә бер ачылыр. Нариман өчен шунысы мәгълүм: Шәмсегаян җансызлыкнын бер корбаны. Җансызлык... җансызлар... бәхетсез җаннар... Каян килеп керде сон бу уй анын башына? Каян һәм кайчан?
2
Алар сонга калып килделәр. Мәҗлеснен кызган чагы гына иде. Бу совет илендә бөтен нәрсә эчүгә һәм юуга корылган. Диплом алсан юу, комсомолга керсән юу, туган көнен җитте икән — юу, ә армиягә китсән,
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
4* 91
анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнен борынгы бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр, авылда булса бер сәрхуш булган, анысы да анын җүләр-җүнке генә. Чөнки дин көчле, әхлак көчле. Большевиклар әнә шул рухи хәзинәне чүп базына чыгарып түктеләр. Хәзер авылда аек кеше табалмыйсын, барысы да эчә, хезмәт бәясе дә аракылата түләнә. Эчүне безгә урыслар такты, һәм ни кызганыч, без дә аларга иярдек. Ә татарга бөтенләй эчәргә ярамый, татар аракы эчеп кырыла. Урыс халкы гомере буе эчкән, ул шунар күнеккән. Алар аракыны тозлаган кыяр һәм кәбестә кабып эчә, ә татарлар гөбәдия белән чөмерә. Тозлаган кыяр, кәбестә кандагы спиртны йота, аны ваклый, ә менә камырдан ясалган гөбәдия тәнгә агу булып ята. Үзгә халыкнын аракыга иммунитеты көчле, әлеге иммунитет аларда гасырлар буена яшәп килә, ә татарнын аракыга каршы торырлык геннары юк, аракы татар өчен агу ул.
Чәчен төбенә тиклем кырдырып аткан Рөстәм, хәлбуки, бүген игътибар үзәгендә иде. Ул Нариманга туган тиешле кеше. Атасы ягыннан. Нариманнын атасы Халик моннан биш ел элек һәлак булды, «К-700» тракторы астында калды. Андый дәү, гигант тракторны кем уйлап тапкандыр, анын бер көпчәге генә дә ике «Жигули» зурлыгында. Авыр, җайсыз, кыр өстен изеп, таптап йөри, икеләтә күп яга. Шул хәшәрәт астына «Урал» мотоциклы белән килеп керде анын атасы. Күкрәген сытып, эчен тишеп, баш миләрен як-якка чәчкән иде хәшәрәт. Атасы бригадир иде анын. Артык кырыс һәм бик тә таләпчән. Таләпчән кешене авыл халкы бигүк яратып та бетерми. Үзе килеп кермәгән, үтергәннәр, дигән сүзләр дә йөрде. Андый дәү трактор кабинасыннан «Урал» мотоциклы да чыпчык булып кына күренгәндер шул. Хәер, тракторчыны гаепли алмадылар. Шуннан бирле күралмый Нариман «К-700» тракторларын! Мәктәпне бетергәч, аны да шунар утыртмакчылар иде, тик ул аяк терәп каршы торды. Соныннан —«Беларусь»ка утырды...
Алкага авылнын бөтен яшьләре дә җыелган. Табын өйдә әзерләнгән, ишегалдында — бию мәйданы. Каяндыр стерео магнитофон табып алып кайтканнар, тимер капканын ике ягында ике зур динамик эленеп тора. Аннан нигәдер татар көе, авыл көе түгел, ә чит ил көе агыла. Җитмәсә, тавышын бар көченә куеп, аны бар көченә акырталар. Яшьләр шул музыкага боргаланып, селкенеп торалар иде. Кем генә юк монда: борын асларына яна гына мыек чыгып килгән, кызлар исен сизенеп килгән тугызынчы һәм унынчы сыйныф малайлары, армиядән кайтып, инде кызлар кочып йөргән җитез егетләр, өлгереп, пешеп җиткән, инде күкрәкләре калкып торган япь-яшь кызлар да җитәрлек иде. Ләкин алар арасында ике чит егет тә күзгә шәйләнә: берсе (музыка янында кайнашканы!) шактый ябык, чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәнгәр джинсы, чуар батник кигән, ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм анын спортчы икәнлеге әллә каян күренеп тора иде.
Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Сонлап йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды, һәм билгеле ки, эчәргә кыстады...
— Әйдәгез, өйгә!
— Беләсен бит инде!
— Нәрсә?
— Эчмәгәнне!
— Ә Динә?!
— Динә дә шул! — дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, шундук өстерәп алып, түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда анын күнел ачарга, биергә яратмаганын барсы да яхшы белә иде. Ул ялгызы гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде анын! Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында бөтерелүче кала егете алып кайткан, күрәсен, аны, авылда андый музыка тынлаучы сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль күчтәнәчкә бик нык сөенешеп, шунар биеп,
АХИР
92
селкенешеп торган булалар. Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр! Клубта бервакыт яшьләр шундый музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып алган иде. Ул магнитофоннын шнурларын өзеп ташлап, тавыш динамигын тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яна алганнар. Клуб мөдире анын тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде. Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, чөнки Нариман авылны кулда тотып тора иде. Күнел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип зарланышкан булалар. Ә ничек булмасын икән!? Нинди генә бию көе юк татарда! Ә юк, татарча бию модный түгел икән хәзер, һәм дә ки, чикерткә сымак, чит ил музыкасына сикерергә кирәк!
Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды. Кул биреп күрештеләр. Егетләрнен берсе Нади, икенчесе Зиннур исемле иде. Нади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур, зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә, һәм әле һаман да җүнләп урнаша алганы юк. Нади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк, Зиннур уртача озынлыкта, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр!), еламыйча бер генә эш тә эшләми, бер пешмәгән, булдыксыз егет кәмәше иде шунда. Нади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә иделәр: Надига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Ләкин алар нигәдер дуслар, аларны авылда Агылый белән Тагылый дип атап йөртәләр иде.
— Бу ике егет кемнәр сон? — дип сорады Нариман алардан.
— Тазасы Хамис, ябыгы Альфред! Икесе дә — Казаннан... — диде Зиннур.
— Кемнәргә кайтканнар?
— Шәкүрләргә. Альфред Шәкүрнен абыйсынын малае.
— Ә тазасы?
— Анысы ана ияреп кайткан. Корешлар...
— Ниндирәк?
— Болай ярыйсы егетләр...
— Масаерга яраталар! — дип сүзгә кушылды Нади. — Бер сүз әйтергә ярамый, шундук кабынып китәләр. Иркәнен энесен шушы җүнсезләр кыйнады бит инде...
— Андый нәрсә бар инде аларда! — дип өстәп куйды Зиннур.
—Туктагыз әле! — дип фикер йөртте Нариман. — Бу манкалар шулай авылга кайтып, безнен егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?
Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына нишләтә ала инде!?
— Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, анлыйсызмы! Казаннарында шулай йөрсеннәр!
Яшьләр сикерешеп, биешеп ардылар. Шуны сизеп алган Альфред тиз генә пластинканы алыштырып куйды. Мәйданда — тын көй, ягъни «медляк» янгырады. Урысча бу биюнен исеме «белый танец» дип атала иде. Мондый биюгә егет түгел, ә кыз егетне чакыра. Динә, үч иткәндәй, Нариман каршына килеп басты. Нариман селкенмәде дә — ачулы күзләре белән Динәне ашады. Кыз, елмаеп, бер Надига, бер Зиннурга карап алды. Янәсе, сез ничек? Тегеләр, юк дип, баш селкеделәр. Нариманның йөргән кызы белән «белый танец» биеп йөрергә җүләр түгел бит инде алар! Ә Динә (кирәк бит әй!), үпкәләп диярлек, шундук теге кала, егете, таза Хамис янына авышты. Ачу чыгарып, әле шуның алдында, тез чүккән була! Егет, карышып-нитеп тормады, Динәне тиз генә эләктереп, түгәрәк эченә алып кереп китте. Нариман, шыгырдатып, йодрыгын кысты. Динәдән мондый ук мәнсезлек көтмәгән иде ул. Бию беткәнче, тыныч кына, басып торалмады. Музыка куючының маңгаен ярып, аппаратурасын пыран-заран китерәсе килде аның! Чак кына тыелып калды. «Медляк» бетүгә үк, ул Альфред каршына барып басты.
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
93
— Ыслушай, бырат!
— Ыслухаю, бырат!? — Аның чыраенда мыскыллы елмаю чагылды.
— Синең башка музыкаң юк мәллә!?
— Ә нәрсә?
— Татарчаң бармы!?
— Татарча!? — дип тел шартлатты диск-жокей. — Татарча — Арча да гына, быр-р-ат!
Нариман чак кына аның яңагына сукмыйча калды. Ләкин арадан берәү шулчак:
— Егетләр, әллә гармунга биеп алыйкмы!? — дип кычкырды. Барсы да каугаланып: «Әхмәт кая, Әхмәт?! « — диештеләр.
Әллә каян гына Әхмәтне табып килделәр. Артсыз урындыкка утыртып, кулына хромка тоттырдылар. Әхмәт дигәннәре кытайга охшаган кысык күзле, хатын-кыз күзе төшмәслек чырайсыз гына бер адәм иде. Инде кырыкка жцтте, әле һаман да өйләнми. Шәп егет, җырга-моңга гашыйк. «Ыслух»ы менә дигән! Нинди генә җыр көйләмә, ул аны шундук уйнап куя. Баягынак авыл башында гармун сыздыручы да ул булгандыр әле, чөнки аныңча оста уйнаучы юк иде авылда. Мәждес яисә концерт кебек нәрсә булса, барсы да ана йөгерә. Карусыз үзе, гармунын күтәреп килә дә җитә. Кайбер «күркүлләр» сымак, акча сорап та интектерми. Аракы эчми, бирсәләр алып кайта. Авылда аракысыз яшәп булмый, трактор чакыртып, бәрәңге жцреңне генә сукалатсаң да, яртысыз котылам, димә.
Әхмәт үтүкләнгән кәчтүм-чалбарына. кызыл төсле аш жәймәсе җәеп, башын кырын ташлап, гармунда уйнарга тотынды. Бию көен су урынына эчә, ара-тирә, дәртләнеп китеп, хәтта импровизация дә ясап алды...
Яшьләр тупырдашып биешкән арада Динә Нариманга килеп елышты. Гаепле кеше сыман, башын аска иеп, нишләргә белмичә егете янында ышкылып торды. Ул аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Нариманның холкын яхшы белә: аныңча эшләмәсәң, бәла киләсен көт тә тор! Кызу канлы: тиргәү генә түгел, сугып егарга да күп сорамый. Әнә хәзер дә аның аңа бик нык ачуы чыккан, котырыныр хәлгә җитеп, тәмам тулышкан. Сөйгәнен ж,айларга теләгән кыз учы белән генә егетнең терсәк кырына ябышып, башын жцлкәсенә салды. Хатын-кыз шул, белә ир-атны кай яктан алырга кирәген! Ачуыннан шартларга жцтешкән Нариман акрынлап кына эреде. Юк, ул Динәне кочакламады да, үпмәде дә, тамагын кыргалаган булып, җиңелчә сулыш алырга тырышты. Кинәт дөнья җиңеләеп киткәндәй булды! Ләкин анысы да вакытлыча гына булган икән...
Әхмәт гармунда уйнап, яшьләрне биетеп туктарга да өлгермәде, теге сакаллы малай, рөхсәтсез-нисез, кабат магнитофонын кушты. «Бони-М», имеш! Нариман, Динәне ташлап, дәү адымнар белән, диск-жокейга таба атлады. Атлау дип кенә әйтеп булмас иде аны, бу чын-чынлап кешегә ташлану, һөжүм итү белән бер иде. Ул музыкага да, магнитофонга да кагылмады (кемгәдер ошый икән, биесеннәр!), ә Альфредны, күлмәк якасыннан эләктереп, җилтерәтеп диярлек, каралты-кура артына алып чыгып китте. Күпләр моны сизми дә калды.
— Син нәрсә тагын шул музыкаңны куйдың?! — дип акырды ул ана.
— Яшьләр сорый...
— Сорый торганнардыр, бер сүзем дә юк, — дип аңлатырга тырышты ул сакал малайга, — әле бит бию көе дә бетмәгән иде, ә син тагын шул шайтан музыкасын китереп тыктын!
— Син нәрсә, бырат, ычкындын мәллә! — дип тыпырчынды Альфред. Ул Нариманның музыка өчен генә түгел, ә гомумән бәйләнәсе килгәнен аңлады. Мондый нәрсәнең яхшылык белән бетмәгәнен сизгән диск-жокей, ярдәм көтеп, тирә-ягына каранды. Кинәт кенә һөҗүмгә күчкән дошманын ул башта исерек дип уйлады, ә исеректән, мәгълүм ки, теләсә нәрсә көтәргә була!
— Сакалың өзәм, ыслушай!
Озак та үтмәде, алар арасына Хамис килеп керде. Альфредтан ике баш югары
АХИР
94
булган бу әзмәвер, күкрәген киереп, дустын дошманнан, биек дивар сымак, каплап куйды...
— О чем базар?!
— А... ф... тум...
Урысча, ягъни калача сөйләшкән кешеләр янында әзрәк каушабрак калырга гадәтләнгән Нариман бу юлы да бер мәлгә югалып калды. Юк, ул курыкмады, өнсез дә калмады, бары тик беразга сүз куәсен югалтты. Шул арада, эшне сизенгәндәй, болар янына авыл егетләре дә йөгереп килделәр. Кала этләреннән бигүк өркемәсә дә, Нади белән Зиннурның якында басып торулары, аңа ниндидер көч өстәде. Аларга Динә дә ияргән иде, тик аны шундук куып җибәрделәр. Ир-атлар арасында була торган бәхәскә хатын- кызны катыштыру кирәк нәрсә түгел иде. Шулчак эшнең зурга киткәнен аңлап алган бер яшь җилкенчәк өйдән Рөстәмне дәшеп чыгарды. Совет армиясенә чакырылган рекрут: «Егетләр, сез барыгыз да минем кунаклар, әйдәгез, тыныч кына ял итик инде!» — дип үтенеп сорагач, бер-берсе белән каты гына бәрелешергә торган ике як та, тынычланып, әкрен генә таралышырга мәҗбүр булды. Ул арада музыка да туктады. Яшьләр, дәррәү килеп, өйгә, табын артына кереп тулдылар. Нариманны ничек кенә кыстасалар да, ул өйгә кермәде, Динәсен җитәкләп, урамга чыгып китте...
— Нишләп син шундый соң, ә!?
— Нигә!?
— Кешечә генә кыланырга ярыйдыр бит инде...
Нариман: «Кешечә кылану ничегрәк була соң ул?» — дип кайтарып сорарга теләсә дә, бу юлы дәшмичә калды. Йөрәген ашаган шул җүләр көнчелеге, кала этләренә булган чиксез ачуы тиз арада эреп юкка чыкты. Аның хәзер, авыз ачып, аның хакында сөйләшәсе дә, хәтта сүз дә эндәшәсе килмәде. Ул иң элек бер генә нәрсәдән, Динәсен югалтудан курка иде.
— Рөстәм дә китә инде...
— Рөстәм китер дә, кайтыр да! Ул әллә кая китми, армиягә генә китә! — диде Нариман. — Менә син кайтырсың микән... бер киткәч?
—Без синең белән сөйләштек түгелме соң!? — дип моңсу гына елмайды кыз.
— Нәрсә дип?
— Икәү бергә китәбез дип...
— Мин сиңа китәм, дип вәгъдә бирмәдем...
— Димәк, син мине яратмыйсың...
— Яратам...
— Мине түгел, авылны...
— Авылны да, сине дә, Динә...
3
Ана арттан китереп тарттылар. Динәне өенә хәтле озатып, кире кайтырга чыккач булды бу хәл. Урам чатыннан борылган гына иде, муен асты артына шап берне! Карангыда суктылар! Шактый каты эләкте! Дошман кулында йомарланган корыч корал — кастет ук булды, ахрысы, коры кул белән генә шул хәтле каты итеп сугып булмый. Әле ярый анын җуеп егылмады, егылса, типкәләп, имгәтеп үк киткән булырлар иде. Егылмады Нариман, аягында басып калды. Борылып, артына карарга итенгән иде, муены чыртлап куйды һәм, яман каты итеп, авыртырга тотынды. Аптырагач, ул муенын катырып, мөчәсе белән борылды. Каршысында, биш метр гына арада күкрәген киереп кунак егет Хамис, ә анын артында яшеренеп Альфред басып тора иде. Карангыга күз тиз ияләшә, диләр, ул аларны бик тиз танып алды. Кала белән сала арасында буталган Зиннур-Зимагурнын: «Сак бул син ул егетләрдән, перваклар алар!» — дигән сүзләре искә төшкәч, ул, ирексездән, каладагы яман аты чыккан группировкалар турында уйлап куйды. Ләкин бу ике шакалнын берсе дә группировка малайлары түгел иде. Авылга кунакка кайтып, без перваклар, дип дан эстәп йөрүчеләр генә иде алар.
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
95
— Ну, как, колхозник, эләктеме!? — дип мыскыллы елмайды тазасы.
— По ходу, да! — дигән булды ябыгы.
— Авызын ачканчы, уйла башта!
— А может на мировую...
— Әйдәгез сун...
Нариман беренче булып кул сузды. Дошманнар моны көтмәделәр, билгеле, аны, шүрли икән бу, дип уйладылар. Ләкин ялгыштылар. Хамис шуна алданып, ана якынаюга ук, Нариман аягы белән анын тез астына китереп типте. Нидер чыртлап сынды. Тез асты аякнын ин йомшак һәм ин зәгыйфь җире. Бу ысулга ул бригадир атасыннан өйрәнеп калды. Колхозчылар бер генә бригадирны яратмыйлар, аны гел мыскыл итәргә генә торалар. Бервакыт тракторчы Гайфине, җирне сай сукалаганы өчен, трактордан алып бәргәч, өч-дүрт исерек, җыйнаулашып, бригадирны кыйнарга дип килгәч, әтисе Халик аларны ике-өч минут эчендә, барсын да диярлек, җиргә түшәп салды. Тез аслары имгәнгән колхозчылар ай буе чатанлап йөрсәләр дә, бригадир өстеннән шикаять язарга курыктылар. Шуннан бирле аны мыскыл итүчеләр азайды, ә хөрмәт итүчеләр, киресенчә, күбәйде генә. Менә шушы шакалларга да шундый бер шәп сабак укытырга теләде ул. Хамиска шактый каты эләкте, күрәсен, ул, авыртуга түзә алмыйча, башта бик яман каты итеп кычкырды, аннан сон тез башын тотып, җиргә чүкте. Нариман Хамис каршына барып басты, тегесенен (кыйнарга тели дип уйлады, ахрысы!) куркудан күзләре акайды..
— Без егылганны кыйнамыйбыз, бырат, сез генә ул егылганны изәсез! Бар, бүтән бу авылда күренмә! — дип, ул Хамисны тартып торгызды. Шулчак җигүле ат артыннан өреп барган ләнгелдек әнчек сыман:
— Казанга гына кил! Без сине изәчәкбез! — дип Альфреды чәнгелдәргә тотынды.
Нариман озак уйлап тормады, җирдә аунап яткан бер таш кисәген кулына алып, Альфредка томырды. Тегесе чырулап алга томырылды. Төзәмичә генә аткан таш тегенен нәкъ аркасына килеп төште, качкын, әнчек сымак чинап, күрше тыкрыкка кереп югалды. Хамис исә, бер аякка чатанлап, бар көченә сүгенә-сүгенә, әнчеге артыннан иярде...
Нариманны тан белән уяттылар. Мәктәптә гомере буе балалар укыткан, инде хәзер пенсия яшенә җитеп килгән Хәлимә ханым:
—Тор, әйдә, сонга каласын! — дип тәмле йокысыннан изрәп йоклап яткан улын төртеп уятты.
— Кая? Эшкәме?
— Эшкә! Ә кая тагын?
—Рөстәм китә бүген, озатасы бар, әбәткә тиклем зәбкә чыкмыйм...
— Сун... Әбәт җитеп килә бит инде!
— Ай!!!
Нариман, армиядәге солдат сыман, ялт кына сикереп торды һәм ыштан бауларын эләктерә-эләктерә, урамга чыгып йөгерде. Капка төбендә халык җыйналган, шунда «ГАЗ-51» машинасын китереп куйганнар. «Китмәгән әле!». Нариманнын йөрәге җылынып китте. Озату кичәсендә утыра алмады, капка төбеннән генә булса да озатып калырга кирәк егетне! Йоласы шундый: туганмы, туган түгелме, бер-беренне озата белү зарур. Халык шактый күп җыелган. Күбрәк яшьләр, Нариманнын яшьтиләре. Машинага утырыр алдыннан, митинг сыман бер нәрсә үткәреп алдылар. Башлап сүзне парторг абзыйга бирделәр. Карт чырайлы, күзлекле агай, бик тәмләп һәм озак итеп, матур сүзләр сөйләде. Ир-егетнен армиягә баруы, ил алдындагы изге бурычын үтәве анын намус эше булуын анлатты. Абзыйнын тел төбендә әнә шул нәрсә ята иде. Яшьләр аны бигүк тынларга теләмәсәләр дә, йоласы шул булгач, башларын аска иеп басып тордылар һәм хәтта соннан кул да чаптылар. Парторг сөйләп бетергәч, капка төбендә ыгы-зыгы китте. Рөстәм, кочаклашып, берничә кат әти-әнисе, туганнары белән саубуллашты. Нариман белән ул коры гына хушлашты. Күрәсен, кичәге хәлне ул да оныта алмаган. Аннан сон аны яшьтиләре, дуслары сырып алды. Алар Рөстәмне
АХИР
96
күтәреп алып, кузов өстенә чөйделәр. Анын артыннан барсы да машинага менеп төялде. Басып торырга урын да юк иде. Алар инде егетне районга, хәрби комиссариатка хәтле озата барачаклар. Бертуктаусыз җырлашалар, акырышалар. Җырлый белмәгәне җырлый, бии белмәгәне дә биегән булып маташа. Машина кузгалып киткәч кенә, капка яны тынып калды. Китүчеләргә караганда, озатучылар азрак иде. Рөстәмнен сөйгән кызы Җәмилә (ул авылда башлангыч класслар укыта) районга хәтле бармады, исерекләр арасында кысылып барырга яхшысынмады. Ни әйтсән дә, укытучы кеше бит! Ул кулын болгап, машина артыннан берникадәр атлап барды да, бер урында туктап, батып калды. Яшьләр төялгән машина авыл башын узып, кыр юлына кереп күмелгәч, дөньясы җинеләеп калгандай булды. Кәрхәлдә Нариманга шулай тоелды. Ә менә кадерләп үстергән баласын кеше белмәгән, күз күрмәгән җирләргә чыгарып җибәрү ата-анага җинел булды микән? Әйе, әнә шул армиягә китүче һәм аны озатучыларнын:
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар,
Исән булсак, бер кайтырбыз, Сау булыгыз туганнар...
— дип җырлавы әле һаман да аларнын җаннарына мон салып, колакларында янгырап торыр. Тик ин аянычлысы шул: «Ике генә ел бит, туганнар, ике ел нәрсә инде ул!?» — дип сөйләнгән Рөстәмнен, соныннан Әфганга эләгеп, мәете цинк табутта әйләнеп кайтуын алдан белсәләр, анын кырыс ата-анасы да, башлангыч класс укытучысы Җәмилә туташ та Рөстәм белән болай җинел генә хушлашмаган булыр иделәр. Анасы баласын кочаклап елар, сөекле яры исә яшьләр төялгән машина артыннан, кыр юлында күмелгәнче, йөгерер иде кебек. Чын ир кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип тукыган акыллы атасы да, кызыл сүз сөйләп, черек патриотизм чире белән чиләнгән парторг та азрак кына уйланырлар иде, бәлкем!?
Кадерләп, иркәләп үстергән баланны тот та шул тәмуг эченә китереп тык әле! Ә сугыш, ялкын өркеп торган аждаһа авызы сымак, гөнаһсыз бала жаннарын суырып кына тора. Җан кирәк аларга, жан! Властьны, сәясәтне тотып тору өчен кирәк! Ә аны каян алырга? Каян!? Авылдан, билгеле! Инде кайчаннан бирле шул авылнын жанын суыралар, тик әле һаман да суырып бетерә алмыйлар. Ләкин жан «капчыгы» да төпсез һәм жан чишмәсе дә мәнгелек түгел бит, жәмәгать, кайчан да булса бер тишелергә һәм саегырга мөмкин. Беркемгә дә әнә шунын ахырын күрергә язмасын иде...
4
Авылда сыерга, сарыкка кадер зур. Сарыктан әллә ни файда булмаса да, авыл халкы аны асрарга ярата. Хезмәте күп: ашатырга, көтүгә куарга, елга ике тапкыр йонын кыркырга кирәк. Йон кырку үзе бер бәла. Бетле сарыкны үтмәгән, кайралмаган кайчын белән кыркып карале син! Яшьрәк чакта Нариманга бик каты эләкте ул — сарык кырку. Өстәге алгы һәм арткы ике аягын каты итеп бәйләп, астагыларын ирекле калдырып, жиргә яисә такта жәйгән идән өстенә китереп саласын да, башын каерып тотып, мескен сарыкны кыркырга тотынасын. Чыдамый сарык, бар көченә тибенә. «Чыда, чыда!» — дип кычкыра башлагач, хайван, сине анлаган сыман, бер мәлгә тынып та кала һәм үзен кыркырга ирек бирә. Ләкин андый чыдамлык озакка бармый, теге, акыра-бакыра, кабат тибенергә тотына. Атасы сарык асрагач, анасы кая китсен: малае белән бергә ел саен ике мәртәбә сарык йоны кыркый. Шунар күрә дә Нариман сарык яратмый. Атасы үлгәч, ул аны бөтенләй асрамый башлады. Йонын кырку гына бер нәрсә, аны бит суя да белергә кирәк. Элек күршеләрендә генә Хәбибрахман атлы мал суючы яши иде, авылда сыер-сарыкны ул чала иде. Күптән түгел ул да якты дөньядан китеп барды. Өйдән-өйгә мал суеп, кешедән кешегә сыйланып йөргәч, ул инде бөтенләй эчкечегә әйләнде, һәм шулай эчеп үлде дә. Нариман терлек суярга өйрәнә алмады, нигәдер кызгана иде ул шул жан ияләрен...
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
97
Ә менә авылда сыер асрамыйча булмый. Сөте, каймагы, катыгы, эремчеге кирәк тә кирәк. Авылда яшәп тә, сөт сатып алып булмый бит. Сыерсыз тормады алар. Атасы бригадир булганда печәнен, фуражын ат арбасына салып алып кайтса, Нариман аны, үзе хезмәт итә башлагач, трактор арбасында ташыды. Моны авылда урлау дип түгел, ә алып кайту, дип атыйлар. Колхозда азык күп, һәркемгә дә җитә. Мондый ирек, мондый хөррият булганда авылда сыер асрамау гөнаһ эш, билгеле.
Нариман ат ярата иде. Техникага да шул хәтле һәвәс түгел ул, ә менә ат дигәндә, үлеп китә торган иде. Атасы гомер буе ат жикте, улын да ат жигәргә өйрәтте. Укучы бала өчен ат жигү бик жаваплы нәрсә ул, атны аны жигә белмәүчеләр дә шактый. Йокысыннан уянгач: «Олум!» — дип бер генә кычкыра иде атасы, Нариман шундук кәнүшнидән ат жигеп төшә торган иде. Бу бер иртәнге бишләр, алтылар булырга мөмкин. «Олум»нын йокысыннан торасы килми, жылы, йомшак урында әзрәк иркәләнеп ятасы килә. Юк, кая анда иркәләнү — «олум!», и бетте! Кәкре аягын (бу якларда күпләр кәкре аяклы, күрәсен, аларнын ерак бабалары, атта чапканнар!) кәкрәйтеп, кәнүшнигә ат жигәргә йөгерә. Ел буе шулай. Янгырда, карда. Нариман атасына ат жигеп төшү белән генә чикләнми, кәнүшнидә атлар карап, атлар белән «сөйләшеп» йөрергә дә бик мәгъкуль иде. Яшь балага тирес һәм тир исе анкып торган кәнүшни эчендә йөрү, калага барып, милли музей карап йөрү белән бер дәрәжәдә иде. Билгеле, монда халыкара ярышларда, күргәзмәләрдә катнашучы нәселле чабышкы атлар асрамыйлар, аларны инде монда үстереп тә, тәрбияләп тә булмый һәм аларнын монда кирәге дә юк. Монда чын эш атлары, колхоз эшенә яраклы жигүле атлар асрыйлар. Айгырны, рысакны аерым бүлмәдә тоталар, көтүгә сирәк кушалар. Бер биянен тайлаган вакытын күрергә насыйп булды ана, шундый матур колын китерде ул. Үзе кап-кара үзе, ә мангае ап-ак. Ул аны Көмеш мангай дип атады. Һәркөнне кәнүшнигә менеп, шул Көмеш мангайны ашатып төшә торган иде ул. Шундагы ат караучыларны, атларны начар ашатасыз дип, сүгә-сүгә, кырдан аларга күп итеп печән чабып кайта иде. Ин яхшы азык, билгеле ки, Көмеш мангайга!
Нариманга үз гомерендә авылда атларнын бетеп, ат утарларынын ябылуын күрергә дә туры килде. Кәнүшни ябылыр алдыннан мескен атларнын тирескә әйләнеп барган черек саламнарны, каткан тизәк арасында чемченеп йөргәннәрен күргәч, анын шунар ничек итеп йөрәге әрнегәнен ул үзе генә белә иде. Тик ат җене кагылган Нариман дүрт аяклы дусларына гомере буена тугры калды...
5
Динә калага дүшәмбе көн китте.
Атнага өч мәртәбә станциягә йөрүче иске автобус ватылган булып чыкты. Нариман Динәсен «Беларусь» тракторында илтте. Дамба (өелгән юл) шул тиклем тетелгән ки, чокыр-чакырдан сикертеп барасы килмичә, ул тракторын кыр аша гына куды. Турыдан юл якын — унар километрга кыскара. Авылны чыккач ук, Сикәлтә башы дигән таулы җир бар, башта әнә шуны, шул тауны менәргә кирәк. Сикәлтәне узгач ук, гаҗәеп күренеш башлана: күз алдында зур тау асты җәйрәп ята. Кин кырлар, түгәрәк күлләр, тасмадай сузылган инешләр, күлләр, йортлар. Көзнен дә бит әле нинди матур чагы: әбиләр чуагы. Күнелләрне җилкендереп талгын гына җылы җил исә, кыр өсләрендә тезелгән салам чүмәләләре кояш нурларында, алтын сымак, җемелдәп, ялтырап китә. Бу хозурлык һәм бу матурлык калага китеп баручы кызга да: «Кал, Динә, йөрмә әллә кая!» — дигән тылсымлы сүзләр белән эндәшә сыман иде...
Тракторнын тәрәзәсе ачык, кыр ягыннан җанны кытыклап җил исә. Менә ул анын сөеклесе, өзелеп сөйгән якын кешесе, күлмәк итәкләрен җилфердәттереп, терәлеп диярлек, анын янәшәсендә генә, янында утырып бара. Кая бара бу кыз, кая ашыга? «Нариман, бор тракторынны, әйдә кире кайтыйк!» — дип кенә әйтәсе иде дә бит! Юк, кызнын башында әллә нинди иләс-миләс уйлар җилкенә. Ул каядыр ашкына, уыга, әйтерсен лә шәһәр җирендә ул бик кирәк, аны анда көтеп торалар, ана анда барсын да
АХИР
98
әзерләп куйганнар. Юк, ана тизрәк китәргә кирәк, ул авылда калу турында уйламый да! Ул бар көченә үкереп барган тракторны да, аны дуамал йөрткән Нариманны да эченнән генә сүгеп бара. Ә инде җинел машиналарга утырган, аларны узып киткән кешеләрдән исә көнләшеп кала иде.
Нариман станциягә хәтле барып җитә алмады. Олы юлга, трассага чыккач, Динә трактордан төшеп, бер «Жигули» машинасына күчеп утырды. Поездга сонга калырга курыккан кызнын теләгенә каршы килеп булмый иде. Ә каршы килергә анын хакы бармы сон? Хушлашканда кыз аны кочмады, һәм хәтта кул да бирмәде, хат язарга, шалтыратырга вәгъдә итеп, тиз генә китеп барды. Тау астында, кызу җәй айларында шактый саеккан һәм актык тамчы суларын җыйнап, Идел ягына аккан инеш кырында ул бер ялгызы гына басып калды...
Ул Динәне бик нык юксынды. Эштә вакытта ул аны әзрәк оныткалап торса да, кичен өенә кайтып яткач, Динәсен уйлап бертуктаусыз газаплана торган иде. Әле дә ярый өендә телефон бар, авылда күп кешедә ул юк, атасы бригадир булып эшләгәч, телефонны районнан килеп куйганнар иде. Динә башта һәр көнне шалтыратты, аны уйлап сагышлануын, сагынуын җиткерде. Ләкин телефон аша ул егетнен сагынуын баса алмады, киресенчә, ул анын сагышын көчәйтте генә. Ярты ай вакыт узгач, Динә инде һәр көнне түгел, атнага ике, йә бер мәртәбә генә шалтырата башлады. Сәбәпләре дә табылды. Беренчедән, ул эшли башлаган, беренче сменада, икенчедән, һәркөнне сөйләшү пунктына төшеп, анда чират көтеп утырудан да туйгандыр, күрәсен. «Үзен кил, килгәч күрерсен!» — дия торган иде ул. Динәнен шулай өздереп әйтеп куя торган гадәтен тракторчы егет яхшы белә иде.
Улынын газапланганын күреп сагышланган анасы бер көннәре Нариман белән бик ныклап сөйләшергә булды. Уку елы әле башланган гына, мәктәптә физика укыткан Хәлимә ханымнын эше алай бигүк тыгыз түгел иде. Пенсия яшенә якынлашып килгән, күзгә күренеп олыгая башлаган укытучы хатын һәрвакытта да улынын бердәнбер якын кешесе, кинәшчесе булды. Юк, ул әле дә үзенен сылулыгын югалтмаган, чөнки ул беркайчан да калынаймады, юанаймады, гел шулай чандыр булып, ябык торды. Анын мөчәсе дә, фигурасы әле дә яшь кызларныкы кебек, ләкин йөзе, бите бик нык җыерчыкланган, йөзендә исә ниндидер арыганлык, тирән монсулык сизелә иде. Олыгаюын да ул сонгы ике- өч елда гына олыгайды. Нариманнын атасы үлгәннән сон, анасы бик нык бетереште дисәк, бигүк дөреслеккә туры килмәс. Әйе, Халик бик нык аянычлы, фаҗигале үлемгә дучар булды. Хәлимә иренен үлемен шактый авыр кичерде, ул бик нык кызганды мәрхүмне, төннәрен йоклый алмыйча, утырып, елап чыккан вакытлары да еш булгалады. Шулай да ул ирен бигүк яратып яшәмәде кебек. Сөйләүләре буенча, анын атасы әнисе артыннан җиде ел йөргән. Атасы бик артык матур кеше түгел иде анын, кыска буйлы, кызыл чырайлы, тукмак борынлы, холкы да ташка үлчим генә. Әнисе анын алдында патша кызы булып күренә иде. Атасы аны бик каты яратты, ә анасы анар бик исе китмәде кебек. Кәрхәлдә Нариманга шулай булып тоелды. Өйдә тавышлар да чыккалады. Бик тә ярсыган, дуамалланган чакларында атасынын: «Яратмыйсын инде син мине, хатын, яратмыйсын!» — дип өзгәләнгән чакларын яхшы хәтерли әле улы. Хатынынын җанына төшеп, канына тоз коя торган гадәте дә юк түгел иде анын. Халик, әле үлгәчтен дә, Хәлимәнен төшенә кереп интектерде. Каберенә таш куйганнан сон, Нариман колхоз пилорамында агач рәшәткәләр кайтарган иде. Шулар белән ул атасынын каберен тотып алырга уйлады. Әллә Нариманнын эше күп булды, әллә башка сәбәпләр табылды, бу рәшәткәләр, урынына куелмыйча, озак кына өй кырында яттылар.Тик менә шуннан сон фаҗигаи төстә якты дөньядан киткән Халик: «Нишләп куймыйсыз шул рәшәткәләрне, шунар җаным сызлана!» — дип, төннәрен Хәлимәнен төшенә кереп йөдәтә башлады. Күп тапкырлар керде. Ире гел өй янында йөри икән, шыгыр-шыгыр килеп, һаман да рәшәткәләр актара. Атасынын каберен шул рәшәткәләр белән тотып, аны яшел төскә буяп чыккач кына анын рухы беразга тынычланган кебек булды. Ләкин монысы да озакка бармады: бераздан ул кабат
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
99
Хәлимәнен төшенә керде. Боз каткан елгада яланаяк йөгереп йөри, имеш. Хәлимә, аптырагач, парткомга сиздермичә генә, әбиләр җыеп Корьән укытты, укучы әбиләргә дәү-дәү калын башмаклар, җылы оекбашлар таратты. Аннан мәрхүмнен каберенә барып: «Халик, бу синен мәнгелек йортын, бүтән минем төшемә кереп борчыма!» — дип ялварып үтенгәч, ул инде анын бүтән төшенә кереп йөдәтмәде...
— Улым, — дип сак кына башлады ул сүзен. — Синен газапланганынны күреп торам бит, Динәне яратканынны да беләм, яшен инде җиткән, сина башлы-күзле булырга вакыт җиткәндер, дип уйлыйм?!
— Вакыт җиткәнен үзем дә яхшы беләм, әни, тик чагышмаган әйберләр бар шул! — диде ана Нариман җавабында.
— Нәрсә, Динә каршымы?
— Юк, ул каршы түгел.
— Ә нәрсә тагын?
— Дөньясы каршы...
— Нәрсә булган дөньяга?
— Берни дә булмаган, әни, ләкин өйләнергә, туйлар уздырырга безнен көчебез җитәр микән сон дим?
— Туйлык кына акча бар бездә, җыйган акчабыз бар...
— Кайда сон ул?
— Саклык кассасында.
— Күпме?
— Бер мен.
— Каян килеп?
— Сон... атаннан күпме калды, аннан атан үлгәч, төрле пособиеләр алдык, мин дә ярты хезмәт хакымны шунда салып бардым. Синеке ашауга, киемгә китте... Сон син үзен дә моны яхшы беләсен!
— Беләм...
— Шулай булгач!?
— Тик шул хәтле акчабыз бар дип уйламаган идем...
Нариман аш ягында әнисе белән чәй эчеп утыра иде. Әнисе сыек итеп ясаган чәйне, ул куертып, каралтып куйды. Ул чәйне шулай каралтып, куе итеп эчәргә ярата иде. Эчте, ләкин чәйнен тәмен тоймады. Ул, тынычсызланып, чыраен сытты.
— Нәрсә, шикәре әзме әллә? — дип борчылды анасы.
— Шикәре җитәрлек, үземә нидер җитми! — дип кыбырсынды егет.
— Нәрсәдер җитмәгәнен мин дә күреп торам, тик менә һаман да анлап кына бетерә алмыйм, улым!?
— Анлыйсы юк монда, әни, эш бит әле акчада гына да, туйда гына да түгел, эш Динәдә!
— Ни булган ана?
— Берни дә булмаган...
— Шулай да?
— Анын авылда каласы килми.
Хәлимә, шулайдыр дип уйлаган идем, дигәндәй, аны анлап, баш какты. Ул берни дә дәшмәде, суынып өлгергән чәйнекне, шапылдатып, газ плитәсенә китереп утыртты да, башын аска иеп, уйга калды. Хәлнен кискенлеген анасы яхшы анлый иде. Улы да дәшми, анасыннан җавап көтә кебек...
— Динәнен авылга кайтмаячагын беләм, — диде Хәлимә, — ләкин син ир кеше, хатынын артыннан ияреп йөрмәссен дип уйлыйм!
— Ә нишлим?
— Ә өйләнергә кирәк, — дип сүзне башкага борды анасы. — Кызлар услувие куя башлагач, уртак тормыш була алмый инде ул, улым. Ир кая, хатын шунда яшәргә тиеш!
—Син дә әтине җиде ел буе чаптыргансын бит әле! — дип төрттерде Нариман.
АХИР
100
Усаллык җитәрлек иде егеттә, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, ни әйтсән дә, укытучы белән бригадир малае бит! Анасы анын сүзләренә үпкәләмәде, улына үпкәләүдән узган иде инде ул.
— Безнен башкачарак булды, улым, — диде анасы...
— Әни, әйт әле, ә син әтигә яратып чыктынмы?
— Атанны хөрмәт итмәсәм, мин авылга кайтмас идем. Мин бит институтны бетергәч үк, калада калдым. Артымнан нинди генә егетләр йөрмәде, кулымны сораучылар күп булды, тик мин аларнын барсын да кире кактым...
— Ни өчен?
— Атан хакына.
— Хөрмәт иткәнсен, ә яратмагансын!?
— Хөрмәт итү — яратудан өстенрәк. Син әле яшь, дөньяны бигүк анлап бетермисен, олыгайгач, бер искә төшерерсен әле сүзләремне...
— Минем анын артыннан иярәсем килми, әни, ләкин нишлим сон, яратам бит...
— Нишләргә уйлыйсын?
— Өйләнсәм әгәр...
— Нәрсә?
— ... китәргә туры киләчәк...
— Киткәч китәсен инде, улым...
— Ә син?
— Ә мина ни булган?
— Ялгыз калудан курыкмыйсынмы?
— Юк, курыкмыйм...
Бу сүзләрен ул улына әзрәк үпкәләбрәк әйтте кебек. Үзен, янәсе, авылны яратам, дисен, ә үзен кемгәдер ияреп китәргә генә торасын!
— Әни, әгәр дә син каршы булсан, мин Динәгә өйләнмәячәкмен! — дип сөйләнде Нариман.
— Юк, юк, син нәрсә, мин синен бәхетенә каршы килә алмыйм, улым, өйлән...
***
Туйлар бик матур узды. Бер генә як та балаларнын бәхетенә каршы килә алмады. Динә тулы гаиләдә үскән: атасы Салих атлы, анасы Сафия исемле иде. Атасы колхозда бухгалтер (авылда андыйларны «считавут» диләр!), анасы колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Динәнен әле бер абыйсы да бар, Сәлихҗан атлы, анысы марҗага өйләнеп, Владивосток якларында яшәп ята. Ул туйга кайтып тормады, яшьләрне туйлары белән котлап, телеграмма гына сукты. Туйны, өйдә кысан булыр дип, район ресторанында ясадылар. Туй кыйбатка төшәр дип, анасыннан яхшысынмыйча йөргән Нариман ялгышты: ресторанда узган мәҗлес арзанга төште, һәм ин мөһиме, ул мәшәкатьсез узды. Хәтта балдакка да акча түләнмәде: партиянен яна чыгарган указы нигезендә балдаклар яшь өйләнешүчеләргә бушлай тапшырылды. Нариман балдакны бушлай алудан баш тартып, сатып алырга талпынып караса да, Динәнен исәп-хисапны яхшы тоткан «считавут» атасы булачак киявен бу җүләрлектән бик тиз туктатты. Туй күлмәге белән генә әзрәк читенлек килеп чыкты, аны ике мәртәбә тектерергә туры килде. Башта размеры ярамады, аннан фасоны килешмәде. Төрле гайбәт, хорафатларга ышанучылар, туй күлмәге белән булган хәлне яхшыга түгел бу, дип юрарга тырышсалар да, кияү кеше боларнын берсенә дә ышанмады, чөнки ул, ниһаять, яраткан кешесенә өйләнде һәм үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп сизде. Ул Динә артыннан озак йөрде, ләкин ана кагылмады, минутлы хисләргә исереп, башын югалтмады — Динәне кияүгә кыз килеш, саф килеш алды. Өйләнәчәк кешесенә туйга тиклем тимәү ул кыз кешене хөрмәтләү дип санады. Ләкин туйдан сон әзрәк конфуз да чыгып алды. Зөфаф киченнән сон, урын өстенә җәелгән ак җәймәне иртән берәү, әллә уйнап, әллә кирәк дип табып, кер бавына чыгарып элгән. Анын урта бер җирендә алсу кан таплары беленеп тора иде...
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
101
6
Нариман авыл белән авыр хушлашты.
Калага төпләнеп урнашканчы, ул аннан тугыз-ун мәртәбә әйләнеп кайтты. Колхоздан китәргә дип гариза язганнан сон, ул озак кына, тракторын тапшыра алмыйча интекте. Яраткан техникасын начар кулга калдырасы килмәде анын. Яхшы тракторга ике-өч кеше дәгъва кылды, нәтиҗәдә, ул күрше егете Василга эләкте. Васил ана хәтле иске ДТ тракторында йөреп маташкан, ләкин анын моторы шакылдаган иде. Нариманнын «Беларус»ын эләктергәч, ул үзен кош тоткандай сизде, бик нык сөенде, күршесенә рәхмәтләр укыды. «Кара аны, эчкән килеш тракторга утырасы булма!»
— дип бик каты кисәтеп китте ул аны...
Станциягә хәтле попуткага утырып барды. Авылны чыккач ук, кыр буйлап, өелешеп, чабышып йөргән иясез этләрне күргәч, анын йөрәге кысылып куйды. Авылда иясез этләр күбәйгәч, махсус ялланган аучылар килеп, тан алдыннан урамнарда шул мескеннәрне атып йөргәннәр. Исән калганнары исә, гомерлек курку алып, бүтән авылга борылып кайтмаслык булып, кырга чыгып качканнар. Чырт иткән тавышка да сискәнгән мескенкәйләр, инде хәзер кая барырга, кая китеп олагырга да белмичә, койрыкларын кысып, зират тирәсендә бер чарасызга тулганып йөриләр иде. «Бәхетсез җаннар!» — дип эчтән генә сызланды егет, һәм нигәдер үзе турында да ул нәкъ шулай уйлап куйды...
Хезмәт кенәгәсен кыстырып, калага килеп төшкәч тә, ул җанына тынгылык табалмады. Дөресен әйткәндә, яратмады ул каланы, күнеле белән аны кабул итмәде. Ят җир, ят кешеләр, ят шәһәр, ят урам. Белмәгән урысчанны, ватып-җимереп, гел урысча гына такылдарга кирәк. Тимер юл вокзалына килеп төшкәч, утырып елардай булды. Казанны белми, каланы анламый. Кемгәдер ияреп калага бару әле бер нәрсә, анысы җинел, ә менә шаулап торган кала урамында таныш кешесез бер үзен генә басып калу бигүк күнелле хәл түгел икән. Дулкынланудан анын хәтта, каты итеп, эче бора башлады. Кая барырга, кая барып утырырга да анлашмый торгач, ул вокзал чатында таксига охшаган «шашка»лы бер иске «Волга» машинасын туктатты. Машина йөртүчегә нинди адрес белән кая барырга кирәклеген анлатып биргәч, тегесе әллә ни каршы килеп маташмады, юлчысын «Волга»сына утыртты. Такси йөртүче татар егете булып чыкты. Шактый озак кайттылар. Динә үзе яшәгән тулай торакны тимер юл вокзалыннан әллә ни ерак түгел, якында гына дигән иде ләбаса. Соныннан ачыкланды: вокзалдан хатыны яшәгән йортка трамвай белән ике генә тукталыш барасы икән, такси йөртүче, Нариманнын мокытлыгыннан файдаланып, акча күбрәк каерыр өчен, аны ике-өч мәртәбә шул вокзал тирәсеннән әйләндереп, уратып узган икән. Шулай итеп, өч тиенлек юл өч зур берлеккә әйләнде.
Динәгә тулай торактан бүлмә биргәннәр иде. Ике бүлмәле. Берсе зур
— урам ягына кин тәрәзә чыгып тора, икенчесе кечкенә — «глухой» як, анысынын тәрәзәсе дә, мәйданы да юк. Анысын инде склад итеп тотсан гына, ул башка нәрсәгә ярамый. Кухня, ягъни аш ягы коридор башында, ул берничә гаиләгә исәпләнгән, ә менә бәдрәф бүлмәсе үзендә үк, аерым ясалган иде. Динә башта шушы кечкенә бүлмәгә дә сөенеп туя алмады, тик Нариман гына әллә ни зур сөенеч кичермәде. Бүлмәнен тарлыгыннан түгел, дөньянын тарлыгыннан читенсенде ул. Авылда өе генә түгел, дөньясы да кин, иркен кебек тоела иде ана. Шунын өстенә капкан да биек, киртән дә тирә-якны томалап тора, син кеше күзеннән дә читтә. Ә монда, кая гына барма, адым саен кеше, һәр адымын санап, һәр сүзенне үлчәп сөйләргә кирәк. Аннан ул әзрәк кыргый да иде, кеше белән бик авыр таныша, аралаша торган адәм иде. Табигате белән ул бик күп сөйләшергә яратмый, кирәк чагында анын авызыннан сүз дә тартып алалмыйсын. Казанга килеп урнашкач та, ул әле озак кына эш табалмыйча интекте. Ваканцияләр юк түгел, бар, теләсән әнә заводта, теләсән төзелештә хезмәт ит. Игълан буенча да барып карады. Бер үзе генә түгел, билгеле, ә Динә белән бергә барды. Хатыны бер тәүлеген эшләсә, өч тәүлеген ял итә иде. Хатынынын ни өчен трамвай йөртергә кергәнен ул һич кенә дә анламады. Транспорт йөртү, ни генә әйтсән
АХИР
102
дә, хатын-кыз һөнәре түгел бит инде. Бу турыда ул анардан күп белеште, күп сорашты. Җавабында хатыны: «Мин укырга теләмәдем, мина югары белем кирәк түгел, калага беренче мәртәбә килеп төшкәч үк, урамда игълан күрдем. Ярты гына ел укыйсы, торырга урын бирәләр, стипендия түлиләр. Ә нигә бармаска, бардым!» — диде. Бер-ике мәртәбә ул хатыны йөрткән трамвайда утырып йөрде, көне буе йөрде. Таныш булмаган урамнар аша йөрү үзе бер күнелле, үзе бер зур яналык булды. Ләкин соннан анысынннан да туйды, хатынына бүтән ияреп йөрмәскә тырышты. Динә өйдә булганда бар да әйбәт, бар да рәхәт. Ул назлы, ул ягымлы, иртән торып, тәмле итеп ашарга пешереп куя, аннан аны бергә утырып ашыйлар, телевизор карыйлар, серләшәләр, урамга, кибеткә чыгып керәләр. Ә менә Динәсе сменага чыгып киткәч үк, анын җанын чиксез бер сагыш биләп ала. Ул үз-үзен кая куярга белмичә, көннәр буе тинтерәп йөри, бер чыга, бер керә, вахтер хатыннын нервысында уйнап, гел «вертушка» тирәсендә кайнаша. Менә, ниһаять, төн уртасында Динә кайтып керә, ул инде арган, талчыккан була, ашыгып бер чәшкә чәй каба да, ишелеп урынга ава. Көне буе хатынын көткән ир ана елыша, анын башыннан, чәчләреннән сыйпап, кочагына кыса, аны иркәләгәндәй итә, ләкин көннәр буе трамвай штурвалын тоткан, хатын-кызга хас булмаган каты, нык куллар, аны бу изге теләгеннән кырыс кына туктатырга мүҗбүр булалар. «Иртәгә, җаным, иртәгә, яме!» — дип эндәшә Динәнен кура җиләге сыман пешкән алсу иреннәре...
Нариманнын эшсез утыруы анын үзен генә түгел, инде Динәне дә туйдыра башлады. Ниһаять, бер белгән кеше аркылы аны сөт комбинатына эшкә урнаштырдылар. Нариман үзе дә каршы килмәде, һаман да хатын - кыз җилкәсендә утырып булмый бит инде. Эше җинел түгел, билгеле, иртәдән кичкә хәтле конвейер каршында басып торырга кирәк. Хәер, мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда ат җигеп, фермада тирес түккән, комбикорма ташыган егет бервакытта да авыр хезмәттән курыкмады. Сөт заводын ул колхоз фермасы кебегрәк кабул итте. Сыер савучы апаларнын сөт бидоннарын шактый күп ташыды инде ул. Монда да шул: бер литрлы сөт шешәләре унлап-унлап тимер ящикларга тутырылган һәм шулар конвейердагы транспортир буйлап бер цехтан икенче цехка күчәләр. Шуларны үз вакытында берсеннән икенчесенә күчерә барырга кирәк. Билгеле, ул зур кул көче сорый, ялкауларны, сыек куллы хөрәсәннәрне яратмый. Өендә һәркөн диярлек, берәр потлы гер күтәреп уйнаган Нариман монда да үзен сынатмады, конвейер буйлап йөзгән сөт шешәләрен, бер-бер артлы икенче якка чөя торды. Егетне күзәтеп торган цех бригадиры да анын эшеннән бик нык канәгать калды. «Маладис, сынауны әйбәт уздын, егет, кал бездә, китмә!» — дип ул тырыш авыл баласын аркасыннан сөеп мактады. Әлеге урынга җүнле кеше табуы да бик авыр икән. Кем генә килеп, кем генә китмәгән моннан! Түзә алмыйлар! Акча эшлибез дигән булып, монда хәтта студент яшьләр дә килгәләгән. Әле яна гына берсе килеп, шушы конвейерга басып караган булган, ләкин имгәнеп, чак кына ящик астында калмаган. Ящиклар бер-берсе өстенә килеп өелешкәч, конвейр туктап калган. Шуннан сон бу җебекне (үпкәләмәсен дип!) җинелрәк урынга, каймак цехына күчергәннәр.
Хезмәт авыр булса да, Нариман заводка эшкә урнашканына сөенеп туя алмады. Бер ай узгач, ана беренче хезмәт хакын бирделәр. Динә мул итеп табын әзерләде, ире, үзе эчмәсә дә, хатынын сыйлау йөзеннән шампан шәрабы алып кайтты. Икәү генә утырдылар, башка беркемне дә чакырмадылар. Үзләренчә беренче хезмәт хакын юулары булды бу. Төнлә йокыга китә алмыйча, озак кына сөйләшеп яттылар...
— Нариман, синен нинди дә булса хыялын бармы?
— Хыял? — дип шаккатты ир. — Нәстә сон ул?
— Хыял! Теләк!
— Бар!
— Нинди?
— Минем машина аласым килә.
— Шулмы хыялын?
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
103
— Минем өчен бу зур хыял. Нәрсә, ошамыймы?
— Ошый, бик тә ошый. Машина алу зур бәхет ул, җаным...
— Янаны алып булмас, искене алсан да ярар. Янасына акчан җитсә дә, талон кирәк шул, блат кирәк.
— Мин менә шунар аптырыйм...
— Нәрсәгә?
— Нишләп машиналарны бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгармыйлар икән? Күпме кеше акчасын учлап тотып, яна машина ала алмыйча йөри.
— Бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгарсан, бөтен дөнья машина белән тулыр иде, — дип фикер йөртте Нариман. — Йөрергә урын, суларга һава калмас иде. Менә шунар күрә дә артыгын чыгармыйлар, чамалап кына чыгаралар. Сөтне дә заводта кирәк хәтле генә тутырабыз, артыгы әчи генә...
— Син дә инде! — дип көлде Динә. — Чагыштырдын сөт белән машинаны!
— Сөт тә кирәк нәрсә, сөтсез торып булмый...
— Ну, яхшы, — дип төпченгән булды хатын, — алдын ди ул машинанны... Ни өчен? Нигә кирәк ул сина?
— Авылга кайтып йөрер өчен!
— Синен уенда гел шул авыл да, авыл инде. Ә мин башкача җавап ишетермен дип уйлаган идем...
— Нинди?
— Мине йөртерсен дип...
— Син дә йөрисен инде...
— Ничек?
— Минем белән авылга утырып кайтасын.
— Мине сәяхәт иттерерсен, кибетләргә йөртерсен, шулай бит!?
— Әйе... шулай...
Яшь парлар беразга тын калдылар. Алар озак кына түр башында эленгән стена сәгатенен текелдәвенә колак салып яттылар. Мәскәү кремле төшерелгән бу дәү, кыйммәтле сәгатьне аларга туйга бүләк иткәннәр иде.
— Ә син нишләп сорамыйсын? — диде бераздан ана Динә. — Минем хыялым турында?
— Ә... әйе... сөйлә...
— Беләсенме...
— Белмим!
— Минем шә-ә-әп итеп киенәсем килә!!!
— Шулай дип уйлаган идем инде...
— Минем шәп итеп киенеп, барсын да аяктан егасым килә! Ха-ха!
— Нигә? Син мина болай да ошыйсын!
— Бу дөньяда бер син генә түгел, җаным, мин башкаларга да ошарга тиеш!
— Ирләргәме!? — дип көнләшкәндәй әйтте ир.
— Ирләргә дә, хатын-кызларга да!
— Киенеп кая барырга уйлыйсын?
— Кая да булса ресторанга, мәҗлескә...
— Кем белән?
— Синен белән!
— Минем ресторанга йөрмәгәнемне беләсен ич.
— Яхшы, син бармассын!
—Нәрсә, миннән башка гына бармакчы буласынмы? — Бусын ул ачуланып әйтте.
—Яхшы, ресторанга бармабыз! Бауманга чыгарбыз, кинога барырбыз!
— Менә әле бусы ярый...
— Тик мин шәп итеп киенергә тиеш!
— Киен инде, акчан бар бит! — диде Нариман, бик теләмичә.
— Монда матур кием табып булмый, анын өчен Мәскәүгә барырга кирәк!
АХИР
104
— Мәскәүгә!?
— Мин бармыйм, иптәш кызым бара!
— Ыспекулян мәллә?
— Юк, ул ай саен Мәскәүгә барып, кием җыйнап кайта. Мин ана заказ бирдем, ул иртәгә китә... «Татарстан» поездына билет алган...
— Нинди заказ?
— Джинсыга.
— Джин... ысы?
— Джинсы, чалбар, таСе jn USA...
— Күпме тора?
— Йөз илле сум.
— Инәнне!!! — Нариман анар күзләрен акайтып акырды. Динә, кулын алга сузып, учы белән иренен авызын каплады. Иренен тупас, ахмак тавышы анын ачуын гына чыгарды. Хәер, Нариманны да анларга була, ул шул йөз илле сумга ай буе конвейер каршында басып торды бит!
— Нигә акырасын!? Синнән акча сораучы юк!
— Җаным, бигрәк кыйбат бит! Ун тәнкәгә дә менә дигән чалбар алырга була!
— Каян?
— «Детский мир»дан...
— Ун тәнкәлесен, җаным, син алып ки инде, яме!
— Киермен ярар! —дип мыгырданды ир. —Ләкин джинсы алуны мин зур хыялга санамыйм.
— Сүзен дөрес: бу әлегә минем кечкенә хыялым...
— Ә зурысы нинди сон?
— Зурысы алда әле, җаным...
Нариман йокыга киткәннән сон да, Динә әле озак кына йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Тиздән анын шул кечкенә генә хыялы тормышка ашачак, джинсыга дигән, берәмтекләп җыйган акчасын ул инде күптән Катюшага (чын исеме Кадрия) биреп куйган иде.
Нариман анын турында онытты. Тик бер атнадан сон, Динә өйгә зәнгәр төстәге фирменный джинсы белән фирменный футболка киеп кайткач, хатынынын юкка гына сөйләнеп йөрмәгәнен ул бик тиз анлап алды. Нариман авыл мужигы һәм ул болай акча сарыф итүне күнеле белән кабул итмәде һәм шунар күрә артык сөенә дә алмады. Чыраен сытып, борынын салындырып торган мокыт иренә сәерсенеп караган Динә дә үзенен кем белән торганына тагын бер кат инанды булса кирәк. Әйе, алар тормышта икесе ике төрле кеше иде. Авылга булган мәхәббәтен, сагынуын йөрәк түрендә йөрткән, төшләрендә сары башаклы иген кырларын, көмеш мангайлы колыннарын күреп уянган Нариман бу сәер кала сәясәтен берничек тә кабул итә алмады. Чит кеше иде ул бу калада һәм шулай чит булып калды да. Шунысы кызык, калада яшәгән саен, ана тизрәк ияләшәсе урынга, ул ни өчендер анардан читләшә генә барды. Ә Динә бөтенләй икенче кеше иде. Әйе, ул да ире кебек үк, авыл кешесе, авыл баласы иде. Ләкин анардан аермалы буларак, ул бөтен җаны-тәне белән кала кешесе булырга омтылды, җанында бурсык булып оялаган авылчанлыгы һәм оялчанлыгыннан тизрәк котылырга теләде. Ләкин бер көндә генә үзгәреп бетеп булмаганын ул акылы белән анламаса да, җаны белән сизә иде. Шунар күрә дә ул аны көнлекләп, тамчылап бетерергә булды. Ләкин ул әле яшь иде, ул шуны анламады: авылга булган мәхәббәт җанда гына түгел, ул бит канга да күчкән. Ә бик күпләр шуны анламыйча үзләрен упкынга китереп тыктылар, төрле фаҗигаләргә юлыктылар. Авыллыгыннан котылырга теләү ул үз-үзенне үтерү белән бер, күрәсен.
Нариман хатынына каршы бер сүз дә әйтә алмады. Динә өчен әле бу бер кечкенә генә җинү иде. Ирен шулай әкренләп җинәргә һәм үз ягына аударырга уйлаган хатынны әле алда тагын да зур җинүләр көтә иде. Ләкин алар берсе дә җинел генә бирелмәс, анын өчен анар гел көрәшергә туры киләчәк. Гаилә, дөресен генә әйткәндә,
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
105
ике ярны, ике капма-каршы җенесне берләштерер вә сөештерер өчен генә түгел, ә аларны көрәштерер һәм хәтта талаштырыр өчен дә төзелә торгандыр, мөгаен!?
Чынлап та, бу әле бәланен башы гына булган икән. Язлар җитеп, ташулар аккан чак иде. Депога белешмә алырга дип киткән Динә (ул сменада түгел иде) төнлә белән генә кайтып керде. Бүлмәгә атылып керде дә, урынга капланып ятты. Нариман ана тегеләй дә, болай да эндәшеп карады. Хатын озак кына, эндәшмичә ятты. Анар авыр иде, күрәсен, анын күз төпләре каты елаудан шешенеп, кызарып чыккан...
— Мин эштән киттем!
— Нигә? Ни булды?
— Берни дә булмады... киттем... бетте...
— Эшенне бик ярата иден бит...
— Романтика... очты... Мин сина әйтмәдем...
— Нәстә?
— Кичә чак кына кеше таптатмадым.
— Ничек?
— Карт әби... Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин ана сигнал бирдем. Юлдан чыгып бетәр дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә, артына утырды. Сумкасы, кулыннан ычкынып, рельс кырына килеп төште, әбинен кибеттән сатып алган ризыклары трамвай юлына чәчелде. Кисәк кенә тормозга бастым, трамвай чинап әби каршына килеп туктады. Бераз гына! И...
— Нәрсә?
—... әби трамвай астында кала иде. Салондагы пассажирлар кабинам артына килеп өелделәр: кайсы кулын имгәткән, кайсы кашын ярган...
— Үлүчеләр?
—Юк, травмалар җинелчә генә... Ләкин ике-өч кеше директорга жалыбы язып кергән. Мине бүген директор чакыртты, ярты көн шунын каршында утырдым.
— Синен гаебен юк монда, әби үзе гаепле...
— Беләм...
— Белгәч!?
— Эштән киттем...
— Ишеттем...
Ләкин Динәнен эштән китүе дөрес хәл булып чыкмады. Ул кызып кына, артык хискә бирелеп язган гаризасын кире алды һәм кабат шул «өченче» трамваенда калды.
7
Шул арада Нариман бер кызык хәлгә юлыкты: ул авылга кайтып үлгән Шәмсыяган апайнын улы Назыймны очратты. Авылдашлар булсалар да, алар бер-берсен бик начар беләләр. Назыйм авылдан иртә чыгып киткән. Атасы асылынган, анасы калага китеп адашкан. Ә ин гаҗәбе шунда, шул мужик Нариманнар яшәгән тулай торакта ялгызы гына көн күреп ята икән. Депода монтер булып эшли. Аерылган. Кайчандыр ике балалы хатынга йортка кергән булган, хәзер шул хатыннан китеп, тулай торакка кире әйләнеп кайткан. Әйе, хатыннарыннан аерылган ирләрне совет заманында бары тик бер генә юл көтә, ул яшәгән фатирын бушатып, тулай торакка кайтырга мәҗбүр. Буш квадрат метрлар булган очракта, билгеле. Закон бу очракта һәрвакыт хатын-кызны яклый һәм ул дөрестәдер — балалар күп очракта гүзәл затлар тәрбиясендә кала.
Назыйм нигәдер Нариманны үз итте. Авылдаш булганы өчен генә түгел, ә ничектер үзара уртак тел таптылар алар. Алар икесе дә авылда туып, авылдан чыккан кешеләр, икесе дә тормышны үзләренчә анлыйлар һәм шулай ук үзләренчә бәхетсез дә иде. Назыйм, калага китеп, монда әллә ни зур бәхет таба алмады. Ул ялгышып, балалы кала хатынына өйләнде, ана йортка керде. Кала хатыны аны баштарак үзенә ияләштерергә тырышса да, сонрак, балалары үсә башлагач, аны бик нык мыскыл итәргә тотынды. Кала хатыны анардан бала да табарга теләмәде. Сонгы вакытларда
АХИР
106
ул ана хәтта исеме белән дә эндәшми башлады: «Колхозник!»
— бар әйткән сүзе шул булды. Бераздан барсы да ачыкланды: беркая да эшләмәгән хатын базарда өрек сатучы кара халык белән дуслашып, туганлашып киткән. Назыймнын азлап кына алган чыпчык хәтле хезмәт хакыннан канәгатьсез калган хатын Ленин башлы егерме бишлекләрне куен кесәсенә тутырып йөргән үзбәк егетен иреннән өстенрәк күрде. Яшереп кенә йөрсәләр дә бер хәл, инде ачыктан-ачык йөри башлагач, Назыйм бу хурлыкка түзеп тора алмады, вак-төяк әйберләрен җыйнап, бер көнне тулай торакка күчте...
— Хатыннан унмасан юк икән инде ул! — дип көрсенде Назыйм.
— Бәхетен генә түгел, тормышын да унмый...
Нариман буш вакытында анын янына кереп, авылдашы белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ләкин анын белән сөйләшүе җинел түгел, чынында исә, ул авыр кеше иде. Кара чырайлы, калын кашлы, яше әле кырыктан узмаса да, мангаен тоташ сыр баскан Назыйм шактый сәер холыклы, үзенчә бер кыргый кеше иде. Шул ягы белән ул әзрәк Нариманга да охшаган. Кызып-кызып сөйләшкән арада ул кайчак кинәт кенә үз эченә китеп, үз эченә бикләнеп, кем белән сөйләшкәнен дә оныта торган иде. Ул вакытта анын болай да карангы чырае тагын да карангылана, болытлана, мангай өстен каплаган калын җыерчыклар, бер-берсенә өелешеп, тирән буразна хасил итәләр иде. Назыйм гади эшче, институтлар бетермәгән, ләкин үзгә акылы, фикерләве белән әле ул бик күп диплом ияләрен бәреп егарлык гали зат иде. Ул бик күп укый һәм күп нәрсә белән кызыксына иде...
—Юк, дустым, мин үземнен бәхетсезлегемдә хатынымны гына гаепләмим, мин бит аны үзем таптым! — дип сөйләгәнен хәтерли әле ул анын Ә сөйләгәндә ул, аудиториядә дәрес алып барган профессорлар кебек, саллы итеп, үтемле итеп, басынкы, калын тавыш белән сөйләргә ярата иде. — Минем бәхетсезлегем безнен нәселдән килә, безнен геннардан, ягъни... Син кара, анам, дүрт баласын ташлап, шул оятсыз, шакшы адәмгә ияреп, калага китте, ә инде шул хурлыкка түзә алмаган атам асылынды. Нәселебезнен борынгы шәҗәрәсенә күз салсак, анда бик кызыклы мисалларга тап буласын. Анамнын бабасы калада милиция начальнигы булып хезмәт иткән, бик яман, авыр холыклы адәм булган. Ул начальник булганда ике-өч кешенен башына җиткәннәр, аларны ерак түгел, шул ук милиция бүлегендә кыйнап үтергәннәр. Өч хатын аерган, сонгысын (яшен) үзе үк асып үтергән. Хатыны үз-үзенә кул салган, дигән ялган уйдырма чыгарып, абзый төрмәдән качып калган. Ләкин кылган явызлыклары, бумеранг булып, барыбер кире үзенә әйләнеп кайткан: абзый җүләрләнеп үлгән. Күп алар безнен нәселдә, сина барсын да сүләп тормыйм. Ерак китәсе юк: әни белән ни булып бетте. Әнинен ниндидер мужикка ияреп, тиктомалдан калага китеп баруы ин элек безне, балаларны акылдан екты. Без башта берни дә анламадык, без шулай кирәктер дип уйладык. Әти, әниегез тиздән кайта, балалар, чынлап әйтәм, кайтачак, дип әйтеп, сүләп торгач, дөньяда ин кадерле кешебезнен, әниебезнен кайтуына без бер дә шикләнмәдек. Олы апабыз Айсылу барсын да белә иде, ул безне тынычландырган була, ләкин анын бездән нидер яшергәнен, нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнен без сонлап кына булса да сизендек. Әйе, кечкенә балалардан күп нәрсәне яшерергә була, тик вакыт дигән нәрсә бар һәм ул барсын да үз урынына куя. Әни юк та юк, кайтмый да кайтмый. Әти һаман да безне өметләндерә, тик өметләр генә акланмый. Еллар узгач, уйлыйм-уйлыйм да, әтине анларга тырышам. Күрәсен, ул анын кайтуына актыккача ышанган, көткән, мондый хурлыкны коточкыч яман төш итеп кенә кабул иткән. Билгеле, бу нәкъ шулайдыр дип тәгаен гына кистереп әйтә алмыйм, ләкин безнен хәлебез авыр, бик тә авыр иде. Юк, без начар яшәмәдек, ач тормадык, колхозда эш җитәрлек, ярдәм булмады түгел, шактый күп булды. Ләкин... мораль яктан... ничек диләр әле... рухи яктан читен иде. Исән әниебезне югалту авыр булды, алай гына да түгел, обидно иде, до слез обидно... Без бик горур нәсел, без монар нык хурландык. Урамда да, мәктәптә дә... Ух... шул вакытларны искә аласым
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
107
да килми! Төпчегебез Мөһипнен: «Әнине сагындым, әни кайтсын!» — дип әтине кочаклап елаулары әле дә күз алдымнан китми. Ни булды сон безгә? Кемнен шулай каргышы төште? Бервакытны хәтта... — Назыйм бер мәлгә сүзсез калып, күз яшенә буылды...
— Әйе!? — дип йомшак кына дәште Нариман, дустынын күнелен яраламаска тырышып.
—... әти үзе дә түзмәде, йомшап китеп, безнен алда күз яшьләрен күрсәтте... Елый... бахыр... үкереп елый... анар кушылып без дә елыйбыз... өелешеп... чатта...
Ә ул кайтты, берничә мәртәбә кайтты. Без әнине күрмәдек, без анын барлыгын сиздек. Дөресрәге, безгә аны күрсәтмәделәр. Ә без аны олы апаманын шатлыклы йөзендә, әтинен сагышлы күзләрендә күрдек...
Назыйм теләсә кемгә ачылмый. Ә менә Нариманны нигәдер үз итте, дус итте . Кем беләндер үзеннен бар булган кайгынны, шатлыгынны уртаклашырга да кирәк бит инде, бу дөньяда гел йомылып кына да яшәп булмый.
—Авылга нишләп бер дә кайтмыйсын? — дип сорады ул бервакыт Назыймнан.
— Ә нишлим анда кайтып?! Йорт җимерелде, нигез таралды...
— Иске булса да, йортын тора бит, нигезен тора. Анын янында хәзер яшь парлар очраша. Тыныч анда. Без дә Динә белән берничә мәртәбә шунда очраштык...
— Ишегалды ничек? — дип кызыксынды Назыйм.
— Элеккечә...
— Элеккечә булалмый инде...
— Әзрәк коймаларыгыз ишелгән, билгеле.
— Ат арбасы торамы?
— Тора.
— Әти күрше авылдагы Вилдан абыйга заказ биреп ясаткан иде ул арбаны. Алтын куллы кеше иде әти, үлгәнче хуҗалыкта ат асрады. Аннан менә шул камыт бавына асылынып үлде дә инде мескен...
— Ат яратам, ат асраучы кешеләрне дә хөрмәт итәм...
— Әллә шул хөрмәткә чыгып керәсенме, ә?! Әче су аласынмы?! — диде Назыйм. Анын күзләрендә яшь җемелдәде, бүлмәне чиксез сагыш биләп алды...
— Эчмәгәнне беләсен бит инде! — дип җилкәсен җыерды Нариман.
— Ә... оныттым, гафу ит...
— Теләсән, алып керәм!
— Кирәкми! Шул хәтле тинтәк түгел әле мин, бер үзем аракы эчеп утырырга...
Салган килеш ул аны берничә мәртәбә урамда күрде. Аягында чак кына басып тора. Нариманны күргәч, тиз генә ларекка кереп качмакчы иде, булдыра алмады, абынып егылды. Нариман аны тулай торакка хәтле өстерәп кайтты. Ана шелтә белдерүче дә, хәтта сүз әйтүче дә булмады. Комендант та дәшмәде. Чөнки Назыйм шушы тулай торакнын бөтен эшен башкарып тора иде. Ут янмаса да, краннан су акмаса да комендант, беренче булып, Назыймны эзләп килә. Ә ул шундый карусыз, бервакытта да каршы килми һәм, җанынны интектереп, акча да сорамый. Авыл егете чөнки, ул шулай тәрбияләнгән.
8
«Мәскәүләрне торак мәсьәләсе бозды!» — дигән әйтем, гыйбарә Казан халкын да читләтеп үтмәде. Әле ничек кенә! Калада фатир алу — авыл кешесенен ин зур хыялы. Ә совет илендә фатир алу җинел нәрсә түгел, чөнки аны теләсә кемгә бирмиләр. Дөресрәге, аны теләсә кем алырга да мөмкин (ничек бәхет елмая бит!), тик теләгән кеше генә вакытында ала алмый. Әйе, фатирны бушлай бирәләр, ләкин ул барыбер бушка тәтеми. Анын өчен кайсы да булса оешмага эшкә урнашырга һәм шунда чиратка басарга кирәк. Чиратын килеп җиткәнче, сират күперен узасын. Менә шулвакыт дуслар, танышлар, югарыда утыручы зур абзыйлар белән танышлык кирәк була, ә шунсыз бәхеткә ия булам, димә. «Блат» дигән төшенчә нәкъ менә шул чакта
АХИР
108
туды һәм шул чорнын яман билгесе булып калды.
Динәнен: «Минем хыялым — шәп итеп киенү!» — дип сөйләнүләре дөреслеккә туры килсә дә, чынында исә ул калада яхшы фатир алырга хыяллана иде. Тулай торакта, башкалар сымак, таракан куып йөрисе килми иде анын. Трамвайдан ул бүген үк китәр иде, ләкин монда тиз арада фатир алу мөмкинлеге бар. Ул кооперативка чиратка басты. Әйе, ул бөтенләйгә бушлай бирелми, ана күпмедер акча түләргә кирәк, ләкин бу тиз фатир алунын бердәнбер унышлы юлы иде. Динәнен калада зур дуслары да, танышлары да һәм, билгеле ки, блаты да юк. Фатирлы булу өчен тиз һәм якын арада зур суммада акча кертергә кирәк. Эшләп алган акча бар, ләкин ул гына аз, анысына яшисе, киенәсе дә бар. Динә әлеге акчаны колхозда баш бухгалтер булып эшләгән саран атасыннан сорап карарга булды, ул шунар өметләнде, шунар хәтта бернигә дә ышанмаган ирен дә ышандырды. Ләкин Салих абзый анын өметен акламады, җавабын да бик кыска тотты. « Кызым, синен ирен бар, ул хәзер баш, ул хуҗа, әгәр дә ул акчаны мин бирсәм, ирен йортка кергән кебек була!» — диде. Кызы исә атасынын холкын яхшы белә: бер әйттеме — бетте! Чынлап та, саран кеше иде шул анын атасы. Анын кысмырлыгы турында авылда легендалар йөри иде. Анын шундый сыйфатына түзә алмаган малае Сәлихҗан да, атасыннан туеп, авылдан чыгып качты, Себер якларына китеп, Камчаткага тиклем барып җитте. Салих абзыйнын бер яраткан сүзе бар, ул — бир, дигәнне ишетмим, мә, дигәнне генә ишетәм, дигән сүз иде. Абзый гомере буе акча җыю чире белән чирләде. Банкта берничә кенәгә ачкан «считавут» үзен күктән төшкәндәй хис итеп яшәде. Анын банкта ачкан һәрбер кенәгәсендә җидешәр мен сум совет акчасы яткан. Динә шуны соныннан гына белде. Шунын бер кенәгәсен бирсә дә, яшьләрнен торак мәсьәләсе хәл ителер иде. Ләкин бирмәде абзый, күрәсен, саранлык көчле булган.
Ярдәм һич көтмәгән җирдән килде. Акчаны Динәнен каенанасы Хәлимә ханым тапты. Ул очраклы рәвештә атасынын банк кенәгәсен табып алды. Атасы ара-тирә акчасын шунда салгалаган булган һәм тора-бара ул шактый зур күләмдә җыелган. Хәлимә банкка барып, ул акчаларны үз исеменә күчертте. Нариман белән Динә бервакыт авылга кунакка кайткач, ул шул акчаларны аларнын алларына чыгарып салды һәм: «Мәгез, балалар, алыгыз, кирәкле җирегезгә салыгыз!» — диде...
Ләкин акча кертеп кенә дә фатир алып булмый икән. Анын өчен ин элек өстәгеләрне җайларга кирәк. Динә бу йөкләмәне үз өстенә алырга булды. Фатир профком аркылы бирелсә дә, күрсәтмәне ин элек җитәкчелек бирә. Директор катлаулы кеше, теләсә кемне кабул итми. Анын Гаврилин исемле урынбасары бар, күп кеше фатир мәсьәләсен шунын аркылы хәл итә торган иде. Михаил Иванович (милләте белән керәшен) яше кырыкта булган, матур, ыспай киенергә яраткан, чит хатын-кызларга шактый битараф булмаган бер ир заты иде. Директор аны хөрмәт итә, анын сүзен сүз итә. Гаврилин: «Була!» — дисә, булдырмыйча калмый, чөнки ул сүзендә тора белә. Анын шундый чуар гадәтен яхшы белгәнгә күрә, йомыш белән ана күбрәк хатын-кызлар йөри иде. Билгеле, бу үзенә бер төрле уен гына иде, күп очракта андый уеннар җитди җенси мөнәсәбәтләргә барып җитә дә алмый иде. Шуны анлаган Динә дә мут җанлы урынбасар белән әзрәк уйнап карарга булды. Нәм бер көнне...
Ә бер көнне гүзәллек салонына (ин кыйбатлысына!) барган Динә танымаслык булып үзгәреп кайтты. Башын-күзен буяткан, чәчен кистереп, химия ясаткан һәм сонгы мода белән киенгән хатынын күргәчтен, Нариман чак кына егылмады.
— Нишләден син!?
— Ошыймы сина!? — Динә ире каршында шома гына боргаланып, бөтерелеп алды. Сүз дә юк, хатыны чибәр иде анын. Ләкин шул тиклем чибәрлек, матурлык кирәк иде микән сон ана!?
— Ошый... тик...
— Ни булды?!
— Бу курчак уены ниемә?
— Мин әле уйнамыйм, уен башлана гына!
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
109
— Нинди уен?
— Иртәгә мин бер кеше янына барам...
— Кем ул?
— Гаврилин.
— Шаяртасыңмы?
— Юк, чын.
— Нигә?
— Фатир сорарга.
— Ә нишләп анардан?
— Фатир мәсьәләсен фәкать ул гына хәл итә!
—Ә нигә шулай киендең сон, ясандың?!
— Ничек?
— Обизиян кебек!
— Аны шулай гына алып була!
— Кемне?
— Гаврилинны...
Нариман бу сүздән шартлардай булды. Авылдан киткәненә инде ничә мәртәбә үкенергә мәҗбүр булган мужикка кабат шул авыр хисләрне татырга туры килде. Динәдә барган тискәре үзгәрешләр аны инде куркыта һәм ул аңардан читләшә дә башлаган иде. Инде шуңар хәзер көнчелек хисе дә килеп кушылды. Динәсен көн саен, сәгать саен югалта барганын сизгән ир өчен тиздән читен вакытлар җитәчәге ап-ачык иде. Ул әле хатынын һаман да ярата, бик тә ярата һәм аны чит ятлар белән бүлешү уе акылдан шаштыра иде...
— Ба-а-армыйсың!!!
Нариман хатынына шундый каты итеп акырды, тегесе сискәнеп, баскан җиреннән урынга иңде. Иренең аңа кычкырганы булгалады, ләкин бу хәтле үк каты итеп кычкырганы булмады. Дөньялар болай барса, тиздән ире аңа кул күтәрергә дә мөмкин!
— Барам!
— Бармыйсың!
— Яхшы! — Динә, кәҗәләнеп, өстенә матурлап кигән киемнәрен салып бәрде дә, урын өстенә барып ауды. — Үзең бар алайса!
— Ә нишләп мин?
— Сиңа фатир кирәкмимени?
— Юк, кирәкми!
— Кирәкми!? — Динәнең болай да нечкә тавышы бу юлы чәрелдәп чыкты. Аңарда истерика башланды. — Нишләп сиңа берни дә кирәкми? Нишләп соң миңа гына кирәк!? Нәрсә, гомерең буе шушында, шкаф хәтле бүлмәдә яшәргә уйлыйсыңмы?
— Юк, уйламыйм.
— Ә нәрсә уйлыйсың?
— Кайтып китәргә!
— Кая?
— Авылга, кая!
—Во, во! — дип үртәнде хатын. — Синең башка әйтер сүзең дә юк, һаман шул, авыл да авыл! К чурту!
— Ие... авыл...
— Алайса, бар, кайт та кит!
— Яхшы, кайтам! Хәзер үкме?
— Хәзер үк...
— Ә бәлкем...
—Юк! — Динә, демонстратив рәвештә, арты белән борылып ятты. Нариман төнлә аңа кагылмады, идәнгә матрас җәеп, шунда йоклады. Иртән ул, хушлашмыйча-
АХИР
110
нитмичә, авылына кайтып китте. Шимбә-ял ул болай да эшләми. Хәер, аның бу беренче генә кайтуы түгел иде. Динә аны туктатмады һәм үзе дә ана иярмәде.
Ә менә Динә Гаврилин янына барыбер барган. Ире аны соңыннан гына белде.
9
Кала белән бөтенләйгә саубуллашу түгел иде бу, Нариман ике көннән соң кабат Казанга килде. Динә өйдә юк, ул сменада булып чыкты. Эчендәге сагышын кая куярга белмәгән ир Назыйм янына керде. Авылдашы бик нык дулкынланган иде. Ул әнисен авылдан алып киткән җирбитне — Сәлимне эзләп тапкан икән. Ул әле һаман да исән. Зур урында (органнарда) хезмәт иткән, инвалидлыкка ялган белешмәләр ясатып, яшеннән элек алдан пенсиягә чыккан, хәзерге көндә персональ пенсионер дәрәҗәсен алып, тыныч кына яшәп ята...
— Мин аны эчеп, юкка чыккан бер бәндә дип уйлаган идем, — дип башлады ул сүзен. — Ялгышканмын. Аңа үз яшен биреп булмый, шактый яшь күренә...
— Ниндирәк кеше соң ул? — дип кызыксынды Нариман.
— Нинди дип әйтим икән... Ул инженер да, партия хезмәткәре дә түгел, ул кантур күсесенә охшаган. Озын буйлы, калын гәүдәле, кара чырайлы... Маңгаенда, гаҗәп бит, ник бер сыр, җыерчык булсын! Үзен гел карап, көйләп кенә тора, күрәсең...
— Хатыны юкмыни?
—Юк, үзе генә яши. Бер хатын һәркөн килеп ашарына пешерә, өен җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә зал, икенчесендә йокы бүлмәсе, өченчесендә китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том... әйтсәм-әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган прусты... коллекционер...
— Ничек таныштың?
— Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый, кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый торган идем. Әтинең сүләве буенча инде. Ул берничә мәртәбә баргалаган да әни янына. Әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм!» — дигән. Ләкин әни кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады. Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне танытасым килмәде. Икенче көн тагын килдем. Күрәм, тегенең эче поша, кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым. Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган! Биргән хәтлесен генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен, безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен бугазына басып аласы калган ла хайванның!
Назыйм... Миңназыйм... гади бер авыл мужигы. Үзенең тормыш бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән мужик аның турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул фәйләсуфка әверелде...
— Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, — диде ул, — мин ул бәндәне шушы шакшы, ушсыз калага охшатам! Ие, нәкъ шулай! Кала безне — саф күңелле авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып, бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга бу иблис кала! Ана да бит тере җан, тере кан кирәк, аңлыйсынмы, ансыз ул яши алмый, ансыз ул үлә, таш калага әверелә. Иң аянычы шул, шул таш кала безнең җаннарыбызны тартып ала да, файдалангач, таш урамга чыгарып ата. Навасы чыгып торган резин тупны, яисә машина көпчәген күргәнең бармы? Күрсәң, без дә нәкъ шул бушаган туп, бушаган машина көпчәгенә охшаганбыз. Без бөтенләй буш калып, бетеп, сынып авылга, туган нигезгә кайтып егылабыз. Менә шуннан барлыкка килә дә инде алкоголизм, депрессия, менә шуннан килеп чыга төрле фаҗигале хәлләр! Гасырлар буена шушы
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
111
таш кала, үзен яшәтер, үзен көйләтер өчен якты өметләр баглап килгән авыл кешесенең җанын суыра. Ә хәзер инде ул бөтенләй рәхәтләнеп, сөенеп кинәнә! Ни өчен дисеңме? Чөнки бөтен халык, ахмак сарык сыман, шушы таш калага агыла. Ә анда аларны шундый Сәлим кебек кара аждаһалар, монстрлар көтеп кенә тора! Иманым камил, алар иблис тарафыннан куелган махсус ялчылар — корбаннарын саклап кына торалар... корбаннарын...
— Син һаман авыл халкы турында гына сөйлисең, ә кала халкын кая куясың? Аларның саны безгә караганда күбрәк түгелме соң?
— Кала халкының җаны юк бит аның! Алар бер тиен өчен җанын сатырга да әзер! Ниемә аларга җан, вөҗдан? Андый мөһим сыйфатлар, киресенчә, аларга яшәргә генә комачаулый...
— Әйттеңме Сәлим абзыйга үзеңнең кем икәнлегеңне? — дип сорады Нариман, түземсезләнеп. Назыймның бу фәлсәфи нотыгыннан бигрәк, аңа бу минутта шул нәрсәне белү ләзем иде.
— Әйттем, аңлаттым, — диде ул, — башта берни дә аңламыйча торды. Мине иң җенләндергән нәрсә шул булды: ул озак кына әниемне искә төшерә алмыйча интекте.
— Шул хәтле күп булганмыни хатыннары?!
— Күп. Бик күп. Закунлы рәвештә генә дә бер биш тапкыр өйләнгән. Әле болай... килеп-китеп йөрүчеләре күпме булгандыр. Ул беркем белән дә бер елдан артык яшәмәгән. Бик тә хәйләкәр, астыртын кешегә охшаган. Ләкин хатын-кызны алдый белеп алдаган. Мас-тер! Аңлавымча, ул минем әни белән ярты гына ел яшәгән. Бик тиз киткән аңардан әни...
— Кая?
— Башта ул апаларга күчкән. Аннан соң эш тапкан. Тулай торакта торган. Соңгы елларда фатир снимать иткән. Бишбалта ягында булса кирәк. Бер кечкенә бүлмә инде шунда, чолан кебегрәк нәмәстә... Аннан... әнинең акылына бик нык зәгыйфьлек килгән, ул өч ел психбольницада ятып чыккан. Шизофрения...
— Нәстә соң ул?
— Мания сымак бер нәрсә...
— Маниясе нәстә?
— Мания нәрсә... синдром... психоз...
Ул кисәк кенә Нариманга карап куйды. Әнисенең авыруын китап укырга яратмаган авылдашына үтемле итеп аңлату өчен гади сүзләр табалмаган Назыймга акылын тагын да тырышыбрак җигәргә туры килде:
— Болай ул, дустым... ниндидер сәбәпләр аркасында кешедә акылсызлык чире башлана, кеше акрынлап акылын җуя. Әни мисалында мин сиңа шуны гына әйтә алам, аның иң элек авылга кайтып, безнең белән, гаиләсе белән кушыласы килгән. Бу теләк аңарда көннән-көн, елдан-ел көчәя барган. Ләкин хыялы тормышка ашмагач, аның җанына чир йоккан. Аның башында да, җанында да авыл, бары тик авыл гына булган. Безне күрәсе, безне, ягъни мәсәлән балаларын бер кочып-сөясе килгән аның! Дөресен әйтим, күчтәнәчләр кайткалый иде авылга! Хәлвәдер, прәннектер, конфеттыр килә торган иде. Аларнын тәме, ышанасынмы-юкмы, әле дә менә авызда тора. Безгә аны, каладан тәти апагыз җибәрде, дип бирә торганнар иде. Хәзер анлыйм, ул күчтәнәчләрне безгә каладан әни җибәреп яткан... әни...
— Ә нигә кайтмаган?
— Әти кайтармаган.
— Нигә?
— Ул аны кичерә алмаган. Баштарак ул әнигә бик нык ялынган, анын кайтуын теләгән, тик соныннан үзе үк аны кайтармаган...
— Ни өчен?
— Хурлыгы ни тора, дустым, хурлыгы...
— Ә кем гаепле?
— Нәсел, дустым, нәсел. Нәсел дигәннән, мин күптән түгел генә үзем өчен бер
АХИР
112
ачыш ясадым. Моны мина кайчандыр Казандагы тәти апа сөйләгән иде. Ул безгә әни ягыннан туган. Минем әнинен әтисеннән ишеткән ул аны. Әнинен Сираҗи атлы бер ерак бабасы булган. Бабай яшь чагында Хәерниса исемле бер хатынга өйләнә. Шул хатын анардан ике бала таба: берсе ир бала (анамнын әтисе), икенчесе кыз. Кызга Гайникамал дип кушалар. Менә шул Сираҗи бабай, Хәернисага өйләнгәчтен, Самар губернасы алпавытында хезмәт итеп йөргән. Баштарак бабай, ел саен кайткалап, гаиләсенә ярдәм итеп киткән. Шуннан сон ул бөтенләй кайтмый башлаган. Шул чорда миссионерлар дин мәсьәләсендә бик зур пропаганда алып барганнар. Бабайга бер марҗа димләгәннәр. Бабай, кахәр суккыры, ислам динен ташлап, христиан диненә күчкән. Әлеге кара хәбәрне хәтта вулыстан килеп, рәсми төстә игълан да иткәннәр. Әби, бу хурлыклы хәбәрне ишетеп, бик каты елаган, кара күз яшьләре белән елаган. Гомер кеше каргамаган әби денен алыштырган хыянәтче ирен генә түгел, ә шул Сираҗинын бөтен нәселен, ыруын каргаган. Тормышлар бик авыр, кулда ике бала. Шуннан сон Хәерниса әби Кече Пәтрәк авылынын бер картына кияүгә чыга һәм үзе белән Гайникамалны да алып китә. Бабай (горур булган, күрәсен!) әнисенә иярми, аны бер туганы үзенә асрамага алып кала...
— Син монын белән ни әйтмәкче буласын?
—Әнә шул Хәерниса әбинен каргышы төшмәгән микән, дим безнен нәселгә. Кешене каргау начар гамәл, тик әбине дә анларга була. Хәер, мин үзем бу юрауларга бигүк ышанып та бетмим...
10
Буласы булган икән: Нариман Динәне Гаврилин белән тотты. Хыянәт өстендә түгел, билгеле, ә урамда, Бауман урамында. Алар кичкырын, култыклашып, «Татарстан» кинотеатрыннан чыгып баралар иде. Аларнын ял көне кинога барачакларын ана тулай торакта яшәүче бер таныш егет җиткерде. Ул да депода эшли икән. Ул аны, начар уй белән түгел, ә ялгышып, белештермичә генә ычкындырды. Нариман мона башта ышанмады. Ышанырлык та түгел шул. Газиз хатынын тик торганнан, рөхсәтсез-нисез, чит кеше белән кинога барсын әле! Егет аларнын кинога барачакларын эштә үк ишетеп кайткан. «Татарстан»да бик тә тансык бер фильм бара, аншлаг, чөнки билетлар инде ике ай элек алдан сатылып беткән. Гаврилинга кемдер билетлар китереп биргән, тегесе коллективка: «Үзем генә бармыйм, бер кеше белән барам!» — дип мактанып алган. Шундагы хатын-кызлар Гаврилиннын хәтта кем белән кинога барасын белеп, исәпләп тә чыгарганнар. Ул Динә булып чыккан.
Динә ял көне иртән уянды. Көзге каршына барып, ясанырга, бизәнергә кереште. «Ял көне — сменан юк бит!» — диде ана ире. «Апайларга барам!» — дип җавап кайтарды ул ана. Каушамады, ярсымады. Нариман: «Мин дә барыйммы?» — дип сорагач, ул: «Юк, апай бу юлы үземне генә чакырды!» — дип кырт кисте. Нариманның йөрәге жу итеп китте, җанны кабат шул ачы, кахәр көнчелек хисе телеп алды...
Кинотеатр каршында басып торган ирен күреп алгач та, Динә ин элек үз-үзен кулга алырга тырышты. Гаврилин (тиз генә анлады булса кирәк!), Нариман тарафына җинелчә генә баш какты да, Динәгә кул болгап, каядыр китеп тә югалды. Алар, бер-берсенә карашып, кинотеатр каршында басып калдылар. Нариман хатыныннан, дөресрәге чибәр хатыныннан күзен ала алмады: чынлап та, читләрнен күзе төшәрлек булып чибәрләнгән анын җан кисәге! Ни өчендер хатынын гаеплисе урынга, бу юлы ул үзен гаепле итеп сизде.
— Динә, анлат, нәстә бу?
— Нәстә түгел, ә нәрсә!
— Нәрсә бу?
— Син бөтен эшне боздын! — дип гаеп атты ул иренә. — Нигә килден монда? Өйдә генә утырсан, яхшырак булган булыр иде... чүп җыеп...
— Нинди чүп!? — Нариман берни дә анламады. Соныннан башына барып җитте:
ТАШ КАЛАДА — БАШ КАЛА...
113
Динә аны кешегә дә санамый башлаган икән ич! Кеше түгел икән ул, ә мәми! — Ыслушай, бер китереп сугам хәзер, тучны асфальтка сенәсен!!!
Нариманнын күнелендә ярсу инстинкт уянды, йомшак холыклы хатын-кыздан өстенлек иткән кыргый көч, табигый рәвештә, тышка бәреп чыкты. Динә бу очракта иренә каршы дәшмәүне артыграк күрде. Нариманны үз кулына алып, аны курчак урынына йөртергә хыялланса да, ул барыбер иреннән шикләнә, анардан курка иде. Бауман урамы буйлап озак кына сөйләшмичә бардылар. Кара-каршы бастырылган агач эскәмияләр каршында туктап калгач, икесе дә, ирексездән, шунда чүмәлделәр. Ачуын яшерә алмаган Нариман Динәдән җавап көтте.
— Кичер мине! — дип башлады сүзен хатыны. — Сина әйтмичә, чит кеше белән кинога барганым өчен, кичер...
— Син ялганладын мина, туганнарына барам, диден...
— Мин башка юл тапмадым...
— Курыктынмы миннән?
— Юк, син мине анламассын дип курыктым. Син әле хәзер дә мине анламыйсын кебек. Анла, мин анын белән күнел ачар өчен, йә ятып йоклар өчен бармадым...
— Нәрсә өчен бардын сон?
— Анламаган булып кыланма, зинһар!
— Фатир өченме?
— Әйе, фатир өчен. Чиратсыз фатир алыр өчен. Анла, бу кешедән бик күп нәрсә тора. Ул бездә бик зур кеше. Анын бер сүзе бөтен вапрусны хәл итә дә куя, анлыйсынмы?
— Юк, анламыйм, анларга да теләмим!
— Хәзер белмим инде, — дип көрсенде Динә, — ничек булып бетәр...
— Нәстә! — Нариман, явыз чыраен җыерып, челт итеп, асфальтка төкерде. — Эшегезне боздыммыни?!
Динә дәшмәде. Башын аска иеп утырган җиреннән, кинәт, «шын-шын» килеп, еларга тотынды. Хатыннарнын күз яшенә каршы торалмаганын анлаган Нариман аны кисәк кенә, инбашыннан кочып алды. Динә, сырпаланып, ана елышты һәм пышылдап:
— Мина синнән башка беркем дә кирәк түгел, җүләрем! — дип эндәште һәм почык борынын иренен муен астына төртеп, аны назлап үпте. Урамнан узган кешеләр аларга гаҗәпләнеп карап киттеләр, аларны әле яна гына өйләнешкән бәхетле парлар итеп кабул иттеләр...
— Сина бала табарга кирәк!
— Бала!? — Динә өчен бу яна борылыш иде. Ләкин яна сүз түгел, бу турыда инде Нариман шактый ук анын колак итен ашарга өлгергән иде.
— Табасын!
— Юк!
— Мин бала телим! Ир бала!
— Булыр...
— Кайчан?
— Фатир алгач... яме...
Сүз һаман да шул фатирга барып терәлә. Тулай торакта өчәр бала белән яшәүче гаиләләр дә бар. Аннан, бала тапкач, хатыны авылга кайтып торыр, шул арада ул да колхозда йөреп алыр, әзрәк авыл һавасын сулап калыр дип хыяллана иде Нариман. Бер мәртәбә балага узган иде инде анын хатыны, тик нигәдер, киреләнеп, баласын төшерде. Җүнсез хатын! Әгәр дә ул кабат балага узалмаса, гомер кичерәчәк түгел ул хатынын, гомер!
11
Назыймны ул урамнан эзләп тапты. Ничәмә айлар аек йөргән мужик, әле яна гына салу ягына ычкынган иде. Анын ул салуы, шул салмыштан кыланмышлары, әгәр дә вакытында туктатмасан, айлар буена да сузылырга мөмкин.
АХИР
114
Назыйм аны, өстерәп диярлек, сасы пивнушкага алып керде. Ресторан булса бер хәл, анда хет ашау ягы да шәп, интерьеры да башка, кешечә, ә монда — дөньянын ин ямьсез урыны кайда дип сорасалар, шушы сыраханәдер дип әйтер буласын! Анда кемнәр генә юк: дөньянын бөтен шакшысы шушында җыелган диярсен. Монда беркая да эшләргә теләмәгән сәер язмышлы сукбайлардан алып, төрмәдән башы чыкмаган криминаль шәхесләргә хәтле очратырга була. Шакшы тәмуг казанын хәтерләткән һәм тулы антисанитария хөкем сөргән бу сыраханәдә Нариман үзен шактый унайсыз хис итте. Сыраны баскан килеш кенә чөмерәләр. Кырылган, куптарылган түгәрәк өстәлләр өстендә балык башлары, ипи валчыклары аунап ята. Аларны, җыеп алып, чистартучылар да күренми. Җәйнен эссе вакытларында сыра эчүчеләрнен саны тагын да күбрәк, сыраханәдә зур-зур чиратлар барлыкка килә. Тынчу, авыр һава, бөтен җирдә тәмәке төтене, өстәл өсләрендә, түшәмнәрдә кап-кара чебеннәр очып йөри. Сыраны дәү пыяла кружкаларга салып бирәләр. Озак агызалар, чөнки сыра яратучылар моны үзләре үк шулай таләп итә. Сыраны тиз генә салдырып, шундук эчәргә тотынсан, кружкадагы эчемлек яртылаш кына кала, ә шунын яртысы исә күбеккә чыгып бетә. Сыра яхшы күбекләнсә, эчүчеләр дә сөенә, димәк, эчемлек яхшы, яна. Кеше сөйләве буенча, яхшылап күбекләнсен өчен, сырага, дөрес булса, чебен, таракан үтерә торган дихлофос та кушалар икән. Чебенне дихлофос белән бер сиптерүдә үк үтерергә була, ә менә бер кружка сыра өчен җанын бирергә дә әзер торучы сәрхушләрне берни белән дә алып булмый...
— Ү-ү-үтерәм мин аны!
— Кемне?
— Сәлимне...
Сыраханәгә кергәнче үк шактый капкан, монда кергәч инде бөтенләй эреп киткән Назыйм кружкадан берничә йотым сыра кабып куйды да, йодрыгы белән каты итеп өстәлгә сукты. Төкерекләрен чәчеп, селәгәен агызып акырган авылдашы гайрәтен чигерсә дә, Нариман үз-үзен кулга алырга, аны ахыргача тынлап бетерергә булды.
— Нигә?
— Ул кабахәт бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!
— Нишләргә тиеш?
— Аңлыйсынмы, кебени!
— Сүгенмә!
— Җаным сыкрый, аңлыйсыңмы, юкмы! Кабатлап әйтәм: ул кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел! Беркайчан да! Аңлыйсың...
—Аңлыйм... Тик гаепне бары тик ул кешедән генә эзләргә ярамый. Монда бит синең анаң да гаепле! Ул сезне ташлап киткән! Ул шуңар, шул кабахәткә ияреп киткән! Балаларын ташлап...
—Әй, син, маңка! — дип үкерде Назыйм. — Ни сүлисең син! Орынма син әнигә, яме! Әни ялгышкан... ие... Ләкин ул кире безнең янга кайтырга теләгән, тик әти аны кичерә алмаган, кире кайтармаган! Авыл... авыл аны кичерә алмаган! Ул бит безне сагынып, зар-интизар булып яшәгән, безне күрер өчен, Чичи башына кайтып, төннәр кунып чыккан. Орынма, әнигә яме! Орынасың икән...
— Ни була?
— Маңка!!!
Исерекнең эчкәч эчендәге тышында була, диләр. Аек баштан әйтә алмаганны ул салмыш хәлендә чыгарып бетерә. Әйе, Назыйм аңа абый тиешле кеше, ул аңа энекәше кебек, ләкин үзен кечерәйтеп, түбәнсетеп сөйләшкәннәрен кем генә ошатсын икән! Баядан бирле күкрәк кагып, чүп иләп торган Назыйм тирләп чыккан шакшы куллары белән энекәшнең якасына ябышты. Юкка, билгеле, абзый ни эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми иде. Нариманның гер күтәреп ныгыган таза куллары аны бик тиз бөгеп салды. Нидер чыртлап, сынган кебек тә булды. Авыртудан бик каты итеп чыраен сыткан абзый кулын кире тартып алды һәм бер мәлгә каршысында кем басып
торганын да, кем белән сөйләшкәнен дә онытып, комсызланып, калын кружкасыннан, кызу-кызу сыра чөмерде. Бер генә атна элек аек акыл белән эш иткән, яшәгән бүлмәсен, кызлар кебек, пөхтә һәм чиста итеп тоткан, вәгазь көйләп, фәйләсуф булып йөргән кеше бүген бер мизгелдә әнә шундый шакшы убырга әйләнгән иде. Нариман аның яныннан тиз генә таю ягын карады...
— Кая!? — дип сөйләнде исерек аның артыннан.
— Синең белән утыра алмыйм монда!
— Кайда?
— Бу тәмуг оясында!
— Ә мин аны барыбер ү-ү-үтерәм! Ха-ха-ха! Әле аның... краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул... су... менә күрерсең... кып-кызыл... су... ха... ха... ха...
Дәвамы киләсе саннарда